Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВӨҖҮДЕНДӘ ДАЛА ҖӘЙРӘП ЯТКАН...


Аять
Адәм балчыктан яралгач,

Коела комы гына.
Аллаһның улы булмыйдыр,

Буладыр колы гына.


БДИ
Ничә гасыр бер имтихан бара,

Ничә гасыр бер үк сынаулар.

Соравы да шул ук — Үз телеңдә
Җавап табалмастай сораулар.
Бу җиһанда кай кавемнәр яши

Ил-телләтә ясак түләп тә.
Ничә гасыр бер үк сынау бара

«Бүленмәс һәм бердәм» дәүләттә.


Петербурда, Тукай һәйкәле эргәсендә
Басып тора юллар чатында ул,

Мәңге дымык җилләр иркендә.

Безне хәзер шәһри Питерга да

Тукай үзе дәшеп китерә.
Бер җанына җылы табалмыйча,

Илдә йөдәп йөргән чагында,

Ул үзе дә килеп чыккан, әнә,

Урыс пайтәхете ягына.
Бер җанына дәва эзләп килеп,

Тынсыз иткән тынчу һавасы.

Җир читенә барып юансаң да,

Табылмастыр инде дәвасы.
Иң зур илдә сулар һава җитми,

Иң зур илнең кысан читлеге.

Сыктый-сыктый сыза бара

Вакыт, Читлектәге былбыл шикелле. 

Иң зур илдә мыскал ирегең юк,

Иң зур илдә мыскал хаккың юк.

Каган бабаң кебек, Дала буйлап

Бер җилдерер идең, атың юк.
Дала түгел — каласында менә

Качар җай юк тынчу һавадан...

Гасыр узган юкса...
Ә илләрдә
Ютәл өянәге һаман да.
Басып тора юллар чатында ул,

Мәңге дымык җилләр иркендә.

Ел да аңа апрель иртәсендә

Агъәбиләр чәчкә китерә.
 

Шамакай
Казнаның ул күз-колагы иде

(Ә ханныкы иде заманы),

Хәрәмләшү белмәс халык сүзен

Ул Хакныкы диеп санады.
Хак сүзне ул әйтте ханга гына,

Ханлыктагы хәлләр хакында.

Ул бердәнбер иде...
Ә үзенең
Юк иде чын исем-аты да.
Ул бердәнбер иде — хак сүз өчен

Башы киселмәгән дивана.
Ә ул әйтә иде: «Син хан чакта

Бу ил, ахры, килмәс иманга».
Ә ул әйтә иде: «Яраннарың

Койрык болгап йөреп тирәңдә,

Казна алтыннарын каза итеп,

Хан сарае корып кинәнә.
Вәзирләрең азгын алаша күк —

Җарияләр генә уенда.

Казыйларың бурдан бәк әвәләп,

Бәкләр табыныннан туена.
Имамнарың кайсы имансыздыр,

Монафикътыр кайсы, томана...
Халкың хәзер мәзәк тыңлап, әнә,

Ат кәмите карап юана.
Оят качты илдән...
Бар өммәтең
Шәрәлекнең җитте чигенә.
Азау ярган вәзир-яраннарың

Шәрә калдырмасмы сине дә?

Шәрә калдырмасмы?!»
Ә хан аны оеп тыңлый иде,

Гелән сүрелгәнче чырагы.
Уйлый иде үзе: «Ни сөйләмәс

Бу тилемсә, исәр сыңары.
Тинтәк белән, әнә, дөнья тулган,

Шамакайга шаның ни аңа?
Шайтан кәлимәсен сөйләп йөри,

Үзе өнди, имеш, иманга».
...Ә шулай да ул бердәнбер иде —

Башы киселмәгән дивана.


Сәхнә арты
Монда гел башка тамаша,

Монда гел бүтән хәлләр —

Мәйләүдән чәйләүгә күчкән

Әҗәл белән Әлмәндәр.
Хәлил белән Исмәгыйльнең

Эшләре көйле шуңа —
Шәраб уртлый-уртлый алар

Бер почмакта кәрт суга.
Көзге каршында ясканып
Утыра, әнә, Булат.
Ул да беркая качмаган

Мәйсәрәсен урлап.
Сәрвәр белән Мәхдүм инде

Олыгайган чак кына.
Алар, әнә, гәп куерта

Оныклары хакында.
Гел үз сүзе белән сөйли

Монда сәхнә халкы да.
Чын тамаша дигәне дә
Бәлки, сәхнә артындадыр,

Бәлки, сәхнә артында...


Сүз әйттеңме...
Җавап тотар көн килер ул,

Сүз әйттеңме кыеп...
Шигырь язу — бер шөгыльдер,

Шагыйрь булу кыен.


Арыслан
Лев Гумилев рухына
Хакның фатихасы кирәктер ул

Хакны әйтер өчен халыкка...
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,

Көн итсә дә үзе тарлыкта.
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,

Чорлар буйлап җилгән туратта.

Бөек, диеп, кушаматын хәтта

Каторжаннар кушкан ГУЛАГта.
Бөек шагыйрьләрнең бөек улы,

Гаҗиз калып ялган, мәкердән,

Тимер читлектә дә, яшеренеп,

Хак тарихны язган хәтердән.
Язган —
кыйтгалардан кыйтгаларга
Кубарылып илләр күчкәнен.
Һуннар хакын хаклап, берьялгызы

Әйләндергән тарих көпчәген.
Дала хакын, Алла хакын хаклап,

Аралаган безне яладан.
Әлмисакта түрк һәм тереклек

Бер тамырдан гүя яралган.
Бер тамырдан гүя яралганбыз,

Таралганбыз җиһан буйлата.
Мәрткә киткән Дала балбалларын

Хәтер үзе килеп уята.
Мәңге тынмас Сак-Сок иңрәүләре

Сеңеп калгандыр күк ташларга.
Мәшригендә һәр бирмеш көн, әнә,

Татар бугазыннан башлана.
Мәгърибендә һәр бирмеш көн, әнә,

Алып тауга кайтып сыгына.
Сак-сок иңрәүләре әверелгән

Кыйтгаларның уртак җырына.
Бөек шагыйрьләрнең бөек улы,

Арыслан да үзе, алып та...
Вөҗүдендә Дала җәйрәп яткан,

Көн итсә дә кимлек-тарлыкта.


1910 ел, 7 ноябрь
Ил агасы ерак юлга чыккан,

Яшьлегендә узган таныш юлга.
Каф тау тарафына китеп барган,

Догалы күк белән кавышырга.
Фәрештәсе качкан үз илендә

Ишеткән ул чаңнар каргышын да...

Үз-үзенә кайтып барган чакта

Бер Раббысы белән кавышырга

Күкләр өненең ул аһәңен дә

Ишеткәндер азан тавышында...
Лев Толстой хәзрәтләре кебек

Сәфәрләрдә язсын кавышырга.


Хөрмәтле Чыңгыз әкә ядкәре
Ике мең дә сигезенче сәнә

Язын озаткан бер заманда:

«Чыңгыз әкә Кукмарага кайта», —

Дигән хәбәр килде Казанга.
Чыңгыз Кукмарага кайта икән,

Кукмарага — Күк Тау иленә.

Бабалары гомер иткән нигез

Көтә икән аны биредә.
Чыңгыз әкә Кукмарага кайта —

Гомер күрмәстәй бер тамаша.

Ул — Нәгыймә абыстайның улы —

Минем якташ икән ләбаса.
Ул да, әйдә, үзе ачып керсен

Идел-йортның ырыс капкасын.

Язу язарга да ярыйдыр, дим,

Чыңгыз әкә булса якташың.
Ул да, әйдә, кочып еласын бер

Безнең шәҗәрәи талларны...

Идел-йортка чаклы кайтты Чыңгыз,

Кайтып кына җитә алмады.
Кайтып җитәсе лә иде юкса,

Сәфәренә чыкса иртәрәк.

Төп нигезгә юллар, һай, урау шул,

Ул гел ерак, һәрчак читтәрәк.
Йөз чакрымнар гына иде юкса,

Казан белән Күк Тау арасы.

Төп нигезгә кайтып баш орырга

Гел кичегә адәм баласы.
Бер атлам юл калган иде юкса,

Шуны узу язсын кемгә дә.

Кукмарага кайтып бара

Чыңгыз Гасырдан да озын көннәрдә.