СЕБЕР ЮЛЫ СЕРЛӘРЕ ЯКИ ТАРИХИ ТАБЫШЛАР
Һәр төбәк үзенең танылган кешеләре белән дан тота. Балтач районы Карадуган авылында гомер кичергән, якын араларда гына сиксән яшен тутырган Бакый Шәймулла улы Зыятдинов — кайберәүләр уены-чыны белән әйткәнчә, «халык академигы» — әнә шундый шәхесләрнең берсе. 1950 елдан башлап кырык дүрт ел буе укытучы, шуның утыз биш елын мәктәп директоры булып эшләгәннән соң, ул үзенә шундый ук тынгысыз шөгыль таба: авылда үзе үк оештырган ике музейга җитәкчелек итүгә алына. Байдан калган борынгы таш һәм кирпеч бинаның беренче катын «Муса Җәлил», икенче катын «Себер юлы тарихы» музейлары били. Сон.гысын ачканда ул чактагы район башлыгы Марат Әхмәтов: «Бу музей эшли торган музей булсын иде», — дигән иде. Бакый абыйсына — әтисенең күптәнге якын дустына һәм хезмәттәшенә карата мондый сүзләрне әйтмәсәң дә ярый, билгеле, чөнки аның эзләнүчән холкын, барлы-юклы музей экспонаты саклап гамьсез генә көн үткәрмәячәген район башлыгы гына түгел, бик
күпләр яхшы белә. Шулай да Бакый Зыятдинов эзләнүләренең яңа бер юнәлеш алуы — бу төбәк һәм авыллар тарихы турында китаплар язып бастырырга тотынуы — көтелмәгәндәрәк килеп чыга.
Егерменче гасырның азаклары иде бу. Татарстанның Милли музее җитәкчелеге, урыннардагы филиалларына чыгып, ел саен бер эшлеклесен хөрмәтләү һәм эшен киңрәк даирәгә таныту гамәлен башлап җибәргән икән. Чираттагы кичәне Карадуганда үткәрергә булалар. Аңа әзерлек йөзеннән, гадәт буенча, әлеге музей эшлеклесе үз хезмәтләре турында бәләкәй генә булса да бер китап язып чыгарырга тиеш икән. Бакый Зыятдиновның «Себер юлы серләре» исемле беренче тәҗрибә китабы әнә шулай туды. Язмаларның байтагы әзер, бер тапкыр район газетасында чыккан иде инде. Шундагы мәкалә исемнәре үк авторның киң карашлы булуын, «кеше булган кешенең һәрнәрсәдә эше бар» икәнлеген дәлилләп тора: «Күмәк милек яки Такташның «бергәлек аты», «Хаҗ сәфәреннән кайткач», «Бабаларыңны беләсеңме?», «Татар конгрессы: фикерләр, уйлар», «Табышлар һәм әрнүләр». Ә инде «Себер юлы» исемле мәкаләсе исә бу китап өчен махсус языла. Язмада «Әби патша юлы» салыну тарихы татар халкының фаҗигале үткәненә тыгыз бәйләп бәян ителә һәм бу үзенчәлек Бакый Зыятдиновның алдарак дөнья күрәчәк китапларының да үзәгендә ята.
«Явыз Иван гаскәре Казан ханлыгын басып алгач, — дип яза китап авторы, — аңа Себерне яулау өчен мөмкинлек туа. Рус байларын Уралның, Себернең иксез-чиксез байлыклары кызыктыра. Себерне колонизацияләү юллардан башка мөмкин булмый. Уралда руда чыгару, металл кою эшләре башлана, ә аны үстерү өчен Уралны һәм Себерне Санкт-Петербург, Мәскәү һәм үзәктәге башка шәһәрләр белән тоташтырган ышанычлы юллар кирәк».
Казан тирәләре, ягъни, элекке татар биләмәләре рус дәүләте өчен тынычсыз, хәтәр саналганга (чөнки Казан ханлыгы туздырылса да, буйсынырга теләмәгән халык төркемнәре үзләрен сиздереп торганнар әле), әүвәлге Себер юлы, бу якларны урап узып, әйләнгечтән салынган була, ул Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгородтан соң Яранск, Котельнич, Хлынов (Вятка), Соликамск, Туринск аша гына Екатеринбургка бара. Әлеге юл, урау һәм озын булуы өстенә, урманнар һәм сазлыклар аша уза. 1735 елда Себер рудниклары идарәчесе В.Н.Татищев юлны Казан (бу шәһәр инде тәмам руслашып «тынычланган» була) аша үткәрү
кирәклеген, аннан үтсә, 409 чакрымга кыскарачагын һәм уңайлырак җирләрдән
узачагын белдереп, Сенатка хат яза. Билгеле, Татищев мондый фикерендә ялгыз булмый.
1762 елда патшалык итә башлаган Екатерина II бу ниятне гамәлгә ашыра. Петербургтан
Казан-Арча-Карадуган аша уза торган Себер тракты ул заманда «Беренче категорияле
башкала юлы» дип аталган һәм Россиядә иң әһәмиятлеләрдән саналган. Шул юл
буендагы Карадуган авылында эшли торган музей да — үз төрендә илдә бердәнбер.
Тагын дистә елдан якыннары каршында «әдип» булып китәчәк Бакый
Зыятдиновның (2010 елдан ул Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы) бу
беренче китабы, һич уйламаганда, шактый җиңел туа. Аның шундый хыялын белүгә,
Түнтәр мәктәбендәге дусты һәм һөнәрдәше (икесе дә физика-математика укытучылары,
икесе дә төбәк тарихы белән бик кызыксына), ул чакта районның компьютер белән
эшләү остасы Рәфхәт Зарипов язмаларны җыеп биткә салуны үз өстенә ала. Авторның
якташы һәм дусты, тарих фәннәре докторы Равил
Фәхретдинов китапның рецензенты булырга бик теләп
ризалаша. Ниятенә чынлап керешкәч, матди ягы да хәл ителә.
Шул уңыш Бакый агада үзе яшәгән төбәкнең үткәнен,
авыллар тарихын тирәнтенрәк өйрәнеп, зуррак әзерлек
белән, аерым-аерым китаплар чыгару теләге уята. Шөкер,
илнең төрле-төрле архивларыннан эзләтеп кайтартылган,
«төньяк башкала»га чаклы үзе барып алып кайткан бик күп
борынгы документлар моңа шактый мөмкинлек бирә иде
инде. Дөрес, берни дә җиңел табылмый анысы, авылларның
аерым еллардагы халык санын алу документлары гына да
төрле-төрле архивларда сакланган була. Аларның
күчермәләрен эшләп җибәргән өчен генә түгел, эзләткән
өчен дә азмы-күпме акча түлисе. Мондый чакларда инде
Бакый Зыятдиновның, мәктәптә эшләгән елларында ук формалашкан, эзләгәнен
тапмый, сораганын алмый калмый торган холкы ярдәмгә килә.
«Мәгърифәтле Таузар иле» дип исемләнгән икенче китабын автор үзенең туып-
үскән авылына багышлый, мөхәррире — тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов.
Китапның башында ук Бакый ага, күп кенә тарихчыларның хезмәтләренә таянып,
«Таузар», «Таузар иле» атамасының килеп чыгышын тикшерә. Монда «Таулар» сүзенең,
аваз күчешләре аркасында, Таузар атамасына әверелү ихтималы үзәккә куеп карала.
Болай гоманларга нигез дә бар: авыл, чыннан да, үрләр чолганышында утыра. Шул ук
вакытта авыл исемен «таулар»га бәйләү бик ышандырмый да. Беренчедән,табылган һәм
китапта бирелгән иң беренче мәгълүматтан бирле авыл исеме Таузар, Тоузар шәкелендә
генә язылып килгән. Димәк, «Таулар» исеме белән кайчан гына яшәгән икән соң бу,
дигән сорау туа. Икенчедән, 1678 елгы документтан да, Иван Болтин төзегән «Казан
өязенең 1602-1603 елгы язу кенәгәсе»ннән дә күренгәнчә, бу якларда Товзаров
фамилияле кешеләр дә яшәгән. Бәлки авыл атамасы Товзар исемле кешедән киләдер?
Китапта язылганча, авыл янында Кирәмәт тавы дигән урын бар икән. Кем белә, Таузар
исеме дә, бәлки, әнә шул кирәмәтле токымнан, борынгы чирмешләрдән калгандыр? Әйе,
бик кечкенә тоелган гамәл — авыл исемен аңларга һәм аңлатырга омтылу гына да тарих
өйрәнүчедән галәмәт зур тырышлык, эзләнү, фикерләү сорый икән. Шуңа күрә бу эшкә
теләсә кем алынмый да.
Бакый Зыятдинов бәянында авылның исеме бәхәслерәк калса да, аның кешеләре, ул
кешеләрнең мәгърифәтлелеге тулысынча ачылып беткән дияргә була. Монда да
авылның һәр кешесе язмышы ил, халык тормышына бәйләп, бүтән сала һәм кала
кешеләренең дә зиһенен баетырлык итеп языла. «Ленинград блокадасын өзү өчен сугыш
1125 тәүлек буе бара, — диелә китапның «Исәнме, бабай...» дигән гыйбрәтле очеркында.
— Бу сугышта 2 миллион 700 мең кеше һәлак була. Таузар егете Ганиев Хаҗи —
шуларның берсе». Аннары Хаҗиның кыз оныгының бабасы сугышкан якларга, аның
каберен эзләп баруы, күңеленнән бабасы белән сөйләшүе, аңа хисап бирүе бәян ителә.
Оныкның сугыш кырларында ятып калган бабасын эзләп баруы, мөгаен, тирә-якта
бердәнбер очрактыр һәм бу вакыйга да Таузарларның үзгәлеген күрсәтәдер. Сүз
уңаеннан әйткәндә, сугыш каһарманнарына һәм шәһитләренә искиткеч ихтирам белән
каравы, аларга мөнәсәбәтенең һичкайчан үзгәрмәячәге Бакый аганың һәр китабында
ярылып ята.
Таузарны бу якларда күптәннән «Укытучылар авылы» дип йөртәләр. Санаганнар:
кечерәк кенә авыл илгә алтмыштан артык укытучы биргән. Шуларның икесе —
педагогика фәне докторы, тагын икесе — Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-
әгъзалары. Таузарлылардан ике кешегә Россиянең, берничәсенә Татарстанның
атказанган укытучысы исеме бирелде. Китап авторы Бакый Шәймулла улы Зыятдинов
бу исемнәрнең икесенә дә ия, орден-медальләр белән дә бүләкләнә. Төрле-төрле
гыйльми дәрәҗә алган Таузар балалары һәм оныклары дистәләр белән исәпләнә. Шулар
арасында КФУ проректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Марат Сафиуллин да
бар.
Биредә беркайчан башлангыч мәктәптән югарырак уку йорты булмаса да, Таузар
халкы элек-электән ерак авылларга йөреп булса да урта белем алган, мәгърифәткә,
яктыга омтылган (кечкенә генә инешләренә тирә-якта беренче электр станциясе корып
эшләтүләре дә яктыга омтылудандыр). Көчле омтылыш ияләренең берсе
— Хөсәен кызы Мәчтүрә үрнәген җылы итеп сурәтләүгә китапның берничә бите
багышланган. Мәчтүрә, тирә-якта беренче булып, 1937 елда ук Казан дәүләт
университетын тәмамлый. Хөсәеннекеләрнең шуннан соңгы югары белемлеләрен, алар
кылган игелекле гамәлләрне санап бетерерлек түгел. Карадуганга мәһабәт мәчет
салдырып, аны үз акчаларына эшләтүләре генә дә ни тора! Зыятдинныкылар токымы да
авылда иң зыялылар, дистәләгән кешесе — академиктан башлап фән кандидатына
кадәр гыйлем ияләре. Китапта үзе бер ил булып яшәрлек бу ишле нәселнең бик куе
«ябалдашлы» шәҗәрә агачы бар. Борынгы бабалары Айбулаттан (аннан элеккерәк ике
буын да табылды инде) башлап, Бакый улы Булатка кадәр унбер буын! Хәзер Булат белән
Фирая гаиләсендә биш бала үсә. Ходай кушса, бу гаиләгә «Ана даны» медале киләсе
көннәр дә ерак түгелдер. Таузарның бер кызы Татарстан Президентының үз кулыннан
шундый бүләк алган иде инде.
Нәүбәттәге китабында Бакый Зыятдинов күршедәге Хәсәншәех авылын, аның
хезмәт яратучан кешеләрен якын һәм үз күреп сурәтли («Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех!» Казан,
«Идел-Пресс». 2006, 432 б.). Авыл зур, тарихы бай, китаптан-китапка тәҗрибәсе дә арта
барган тарихчыбыз колачларын киң салып йөзепме-йөзә генә. Бу авылның үзгәлеге
китапның бүлек исемнәреннән үк аңлашылып тора: «Хөрмәтле гаиләләр», «Каһарман
авылдашлар», «Мәшһүр авылдашлар» һ.б. Хәсәншәехка хөрмәт белән карау өчен
шушылар гына да җитеп ашкан булыр иде, бәлки, ләкин китапта бу авылдан чыккан 53
укытучының һәм төрле университетлар, академияләр тәмамлап югары белем алган 57
кешенең дә исем-фамилияләре бар. Берәмтекләп эзләгәннәр һәм тапканнар, чөнки тарих
булып киләчәккә каласы китап өчен берсе дә артык түгел. Тагын бу авыл җырчы-педагог
Люция Хәсәнованы, көенечебезгә, арабыздан бик иртә киткән искиткеч талантлы актер
Әдһәм Хаҗиәхмәтовны (Марат Әхмәтов белән бер үк шәҗәрә «яфрагы») биргән,
күренекле дәүләт эшлеклесе Камил Исхаковның әнисе Илһамия ханым да Хәсәншәех
кызы. Боларны санап чыгу җиңел булса да, эзләп табу һәм китап каһарманы булырлык
мәгълүмат туплап язуның кыенлыгын аны эшләп караган кеше генә аңлыйдыр.
Мәшһүрлекнең дә тамырларын тирәннән казып ачасы бит. Бакый ага Татарстан
Премьер-министры урынбасары
— авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны нәкъ шулай «ача». Илгә
игелекле, кешегә мәрхәмәтле бу зур шәхеснең күп күркәм сыйфатлары аның әби-
бабаларына, бигрәк тә гомерләре буе укыту-тәрбия тармагында эшләгән әти- әнисе
Готыф абый белән Сара апага нык бәйләнгән. Марат әфәнденең абыйлары, апасы һәм
сеңлесе дә шундый ук эшлекле һәм кешелекле булу бер дә юктан түгел, димәк. Готыф
абыйның 1950 елларда, Карадуганда колхоз рәисе вакытында, бердәнбер җиңел
машинасын бер авыру белән сырхауханәгә җибәреп, уттай урак өстендә кыр буйлап
комбайннан-комбайнга җәяү йөргәнен хәтерлим әле һәм шуннан соң башка бер генә
рәиснең дә мондый гадилек-галилек күренешен кабатламаганын беләм.
Камил Исхаковның әнисе ягыннан нәсел тамырларына «сәяхәт» тә кызыклы һәм
гыйбрәтле тарих ача. Менә 1854 елның җәе. Мулла Габдулла улы Мөхәммәтгариф,
Түнтәрнең данлы Гали ишан мәдрәсәсендә белем эстәп һәм егерме яшендә указ алып,
Хәсәншәехның икенче мәхәллә мәчетенә имам итеп билгеләнә. Аның Газиз атлы улы
1922 елда Югары Кенә мулласы Борһанетдин хәзрәтнең Нәкыя исемле кызы белән
никахлаша. Әмма, дөньялар болгангач, яшь гаилә авылдан китәргә мәҗбүр була һәм
Казан тирәсенә урнаша. Ләкин татарның зыялы, мәгърифәтле катламына ул чорда
килгән коточкыч фаҗига Газизне дә читләтеп узмый — мулла улы булганы өчен генә
аны 1937 елда кулга алалар һәм атып үтерәләр. Умарталар асрап һәм бүтән кәсепләр
белән үз көнен үзе күргән хөр фикерле һәм тирән белемле Борһанетдин бабаларын да
утызынчы еллар башында кулак хуҗалыклары исемлегенә кертеп каһәрлиләр. Газизнең
Илһамия, Сәйдәш һәм Рауза исемле балалары кала. «Әти-әнием миңа һәм энемә исемне
Салих Сәйдәшев киңәше белән куштырганнар», — дип искә ала Илһамия апа, чөнки
затлы токым баласы, үзе дә бик зыялы Газиз Абдуллин композитор белән дә, бүтән
күренекле шәхесләр белән дә дустанә аралашып яшәгән була.
Бакый ага Кенәбаш авылы тарихын хатыны, шул авыл кызы Мәдинә Зыятдинова
белән бергәләп яза («Тау башына салынгандыр...». Казан, «Идел-Пресс», 2009, 272 б.).
Дөрес, Мәдинә ханым аның бүтән китапларында да берәр-икешәр язма белән катнашып
килде, истәлекләр табышты, шулай да исем-фамилиясенең китап тышлыгында
күренгәне юк иде әле. Китапның чыгымнарын да аз-азлап шушы авыл кешеләре күтәрде.
Кенәбаш тарихын өйрәнә башлаганда авылдашларыннан берәү Бакый агага:
— Хәсәншәехтагы кебек күренекле шәхесләре дә юк, бу авыл турында ни генә
язарсың икән инде, — дигән иде. Бакый Зыятдинов «язарына азык» тапмыймы соң?
Аннары бер нәрсәгә күптән инанган иде инде: авыл тарихы — танылган шәхесләр
тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы, бу тарихта һәркем кадерле.
Шәҗәрәсеннән өзелгән бүгенге буын өчен бигрәк тә мөһим бу. Арабызда беренче буын
бабаларыннан ары беркемне белмәүчеләр һәм шул хәлләреннән бик канәгатьләр
никадәр! Шуңа күрә Бакый Зыятдинов һәр китабына 1716 елдан башлап халык санын
алу мәгълүматларын һәм мулла метрикәсе күчермәләрен кертә, шулардан файдаланып
шәҗәрәңне ничек төзергә икәнен мисаллар белән аңлата. Халкы бераз уянсын да
уйлансын гына. Көенечебезгә, әле күп меңнәрчә авылның мондый әзер мөмкинлектән
мәхрүм икәнен дә истә тотарга кирәк.
Ә күренекле дип зурланырлык һәм киләчәк буыннар да укыйсы язма тарихка кереп
калырлык кешеләр, һәр авылдагы кебек, Кенәбашта да байтак. Менә Бакый ага үзе дә
«Асыл нәсел» исемле очеркын «Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-
буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләре була» дип башлый. Аннары и кинәнә
язып... Сүзе Сәйфетдинов Хәйретдин токымы хакында аның. Укыган саен хәйран кала
барасың: мәшһүр Строгановлар кебек (аларны да татар токымыннан диләр), бу нәсел
турында күп серияле нәфис фильм төшерерлек ләбаса. Урман хуҗалыгында эшләүләре
генә дә 200 елга якын. Әле нинди уңышлы эшләр! Хәйретдин бабай утыртып үстергән,
күбрәге затлы нарат агачыннан торган урманнар ике мең гектарга җиткән. 1937 елда ул
питомникта бер гектардан 2 мең үсенте алу планын 10 мең итеп үти. Тәҗрибәсен бөтен
республика өйрәнә. Урманчыларның I Бөтентатар корылтае аңа «Хезмәт Герое» исеме
бирүне югары дәүләт органнарыннан сорарга дигән карарга килә. Бу тәкъдим,
Татарстанның бөтен җитәкчелек баскычларында хупланып, Мәскәүгә җибәрелгәч кенә
«сүндерелә», чөнки Хәйретдин, динемнән аерылмыйм дип, фиркагә кермәгән була.
Китапта Сәйфетдиновлар гаиләсенең 1926 елгы фоторәсеме бар. Хәйретдин белән
Фәхриҗамалны дүрт якларыннан дүрт баласы — бер кызы һәм өч улы урап алган.
Әтиләре үрнәгендә илгә-халыкка никадәр игелек кыла алырлар иде болар! Әмма
егетләрнең өчесе дә фронтка китеп һәлак була, кызлары Зәйнәпнең дә канаты каерыла:
ирен, Югары Кенәнең тырыш нәселеннән булган Икрам Ганиевны (аның әтисе Ибраһим
Балтачта - ярлылар комитеты, Арчада кантон җитәкчесе, Оренбургта татар театрын
оештыручыларның берсе була) Фәйзулла Туишев кебек һөнәрдәшләрендә зур өметләр
уяткан атказанган гармунчыны сугыш алдыннан гына тиран Сталин «тегермәненә»
салалар. Зәйнәп белән Икрамның кызлары Гөләндәм, аның ире Марс
Һәм уллары Марат Мәскәүлең спортчы-альпинистлары арасында танылган гаилә. Ә
Хәйретдиннең Галәветдин исемле шәһит улының улы Риф танылган галим, тарих
фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт университетында кафедра мөдире була. Риф
кызы Диләрә шунда ук доцент, тарих фәннәре кандидаты.
Буыннан-буынга урманчылыкта тырышып эшләгән Гыйльметдиннең дә
(Хәйретдиннең бертуган энесе) ике улы сугышта һәлак була. Яшь чагында аттан егылып
имгәнгәнлектән сугышка алынмыйча, хезмәт армиясе белән чикләнгән һәм исән калган
Гарәфетдине гомер буе ата-бабасының урманчы һөнәрен дәвам иттерә. Хәзер
Гыйльметдиннең нәсел дәвамчылары арасында филология фәннәре кандидаты да,
хөкүмәтнең 100 мең сумлык бүләгенә ия булган укытучылар да, Татарстанның Муса
Җәлил исемендәге бүләген алган актриса да бар.
Хәйретдин бабай токымы, әле генә телгә алынган альпинист Марс аша, шушы
авылның гаҗәеп язмышлы мөхәммәтгалимнекеләр белән дә кушыла. Галим бабай үзе
ватандашлар сугышы барган ачлык елларында, хатыны һәм ике улы белән ризык эзләп
киткән җиреннән, Харьков вокзалында үлеп кала. Аның
үсмер Мөхибулласы, йөри торгач, Мәскәүгә кадәр кайтып,
заводка урнаша, тырыш хезмәте белән таныла, Кенәбаш
кызына өйләнә, 1934 елда уллары Марс туа. Әтисе сугышта
һәлак булган, әнисе төрмәгә утыртылган Марсның күргән-
кичергәннәре, тома ятимлек тә сындыра алмаган көчле рухы
үзе бер роман язарлык. Мәскәү политехника институтын
тәмамлаган вакытта ул альпинист та булып өлгерә.
Кенәбашка кайтып, Хәйретдин бабай оныгы Гөләндәмгә
өйләнгәч — икәүләп, уллары Марат тугач — гаилә белән
разрядлы альпинистка әвереләләр. Җир шарында Марат
яуламаган тау түбәләре юк дияргә була. 1996 елда өч
кешедән торган Россия командасы (Марат — Абрамов
Черный) Көньяк Америкадагы Акокагуа тавының 6960
метрлы иң югары урынына иң кыска вакытта — җиде
тәүлектә күтәрелеп, дөньяны шаулата.
Әтиләре ачлыктан егылып үлгәндә Харьковта калган үсмерләрнең икенчесе
Мөхәммәтвәли дә, йөри торгач, Мәскәүгә килеп, төзелештә эшли, аннары сугышта
катнашып, сержант дәрәҗәсендә батырларча һәлак була. Аның бердәнбер кызы Галимә
кече яшьтән очучы булырга хыяллана, Калугада махсус мәктәп тәмамлап, МИ-1
вертолетында һавага күтәрелә. Бераздан МИ-8дә оча башлый, ә 1969 елда еракка очу
буенча дөнья рекорды куя. Алар Төмәннең төньягында нефтьчеләргә йөк ташыйлар,
югары көчәнешле электр баганалары урнаштыралар. Шулай 1988 елга кадәр эшләп,
Галимә һавада очу вакытын 9 мең 200 сәгатькә җиткерә. 1970 елда «Советская
женщина», 1971 елда «Азат хатын» журналлары тышлыгында кем дисәгез — очучы
киемендә Кенәбаш оныгы Галимә Галимова балкып утыра.Әйе, тәвәккәллеге, эштә
уңганлыгы белән генә түгел, чибәрлеге белән дә заманында җирне-күкне бизәгәндер бу
кыз. Әнисе шушы авылныкы булган Казан кызы, унсигез яшьлек Гөлназ Сәләхова да
1991 елда халыкара «Нәүрүз чибәре» конкурсында беренчелеккә чыгып, Австралия
белән Америка кыйтгалары арасындагы татар егетләрен әсир иткән иде. Хәзер ул
гаиләсе белән АКШта яши. Китапта Гөлназның әнисе Нурисәнең бертуганнары белән
төшкән фоторәсеме бар. Бер оя балалары гына булсалар да, бөтен Татарстаннан
чибәрлек бәйгесенә җыелган кызлар дип уйларлык аларны.
Кенәбаш тарихыннан соң Бакый Зыятдиновның «Классташлар» исемле китабы
басылды, аның артыннан ук Карадуган һәм Арбаш авыллары тарихыннан «Себер юлы
буйлап: Карадуган Арбаш авылы тарихыннан сәхифәләр» китабы дөнья күрде.
«Классташлар»ны авторның 1948 елда Балтач урта мәктәбен бергә тәмамлаган 29
сабакташына мәдхиясе дияргә була. Китап бу мәктәпнең төзелү, ачылу тарихын да эченә
ала, анда сугыштан соңгы авыр елларда эшләгән укытучылар турында да мәгълүмат
бирелә, 29 кешенең тормыш юлы аша нык ихтыярлы, якты карашлы, максатчан бер
буынның бик мәгънәле яшәеше күз алдына килә. Үзәктә — Балтач кешеләре арасыннан
беренче профессор, бердәнбер СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Ракета-
артиллерия фәннәре академиясе мөхбир-әгъзасы Габделфәрт Вәлиев. Аның янәшәсендә
(алар хәтта бер үк Казан химия продуктлары фәнни-тикшерү институтында шактый
вакыт бергә эшләгәннәр) илнең зур химия төзелешләрендә җуелмас эзе калган
инженер-җитәкче, профессор, Халыкара информатика академиясе академигы Габделбәр
Гарифҗанов. Сыйныфташлар арасыннан тагын берничә мәктәп директоры, күренекле
укытучылар (икесе РСФСРның атказанган укытучылары) үсеп чыккан. Китапның соңгы
битен япкач, классташларның зур-зур хезмәтләре белән танышудан тыш, Габделфәрт
Вәлиев ирешкән бәхетле язмышның тагын бер күркәм ягы турында уйланмый
калмыйсың: аның хатыны Әнисә ханым һәм улы Рахман, мәрхүмнең истәлеген яд итеп
һәм сабакташларын хөрмәтләп, менә шушындый китап яздыру ниятенә киләләр.
Китапның барлык чыгымнарын Рахман үз өстенә ала.
Бакый Зыятдиновка Карадуганның үткәнен бик озак эзләнеп язарга туры килә,
чөнки аның тарихын тирә-якта иң катлаулылардан дияргә мөмкин. Авылның берничә
елгы халык санын алу мәгълүматлары бөтенләй табылмады. «Казан өязенең 1602-1603
елгы язу кенәгәсе»ндә бу авыл турында «Кородованская пустошь» дип кенә телгә алына,
димәк, Явыз Иван патшаның басып алу, буйсындыру сугышларыннан соң Карадуганның
исеме һәм буш җирләре генә калган була. Бүтәннәрдән дә ныграк туздырылуының
сәбәбе ачык билгеле түгел. Бәлки моңа авылның юл өстендә булуы сәбәпчедер. Борынгы
рәсми документларда — 1782 елгы дүртенче һәм 1795 елгы бишенче сан алу
мәгълүматларында — Карадугандагы йомышлы татарларның элекке морзалар
нәселеннән булуы әйтелә. Бәлки алар үзләрен рус түрәләрнең ачуын китерерлек бәйсез
тотканнардыр? Авыл халкына кырын карашның соңгы гасырларга кадәр дәвам
иттерелүе дә болай уйларга җирлек бирә.
«Язу кенәгәсе»ннән күренгәнчә, авылның буш җирләрендә яңа керәшеннәрдән тол
хатын Пелагея Денисовна һәм аның ике улы белән Шабулат Шанчюрин хуҗалык иткән,
төгәлрәге, алар Шушма елгасының ике ягыннан, Ширә инеше буеннан һәм Чәткәнә
үзәненнән 550шәр чүмәлә печән чабып алганнар. Ул печәнне, мөгаен, Казанбаштагы һәм
Түбән Мәтәскәдәге хуҗалыкларына ташыганнардыр, чөнки Карадуганда каралты тотып
терлек асраулары хакында берни әйтелми. Пелагеяның бу авыл тарихындагы роле
шунда, ул Карадуган исеме белән янәшә иң борынгы язма истәлеккә кереп, авылның
керәшенле чорын башлап җибәргән. Монда ике диндәге татарларның бергә яшәве 1881
елга кадәр барган. «Карадуган кешеләре чукынмаган, бирегә керәшеннәрне читтән
китереп утыртканнар», — дип сөйләгән иде бервакыт авылга килгән мәгълүм тарихчы
Габделбәр Фәйзерахманов. Шулайдыр, чөнки әле генә телгә алынган халык санын алу
мәгълүматларында мондагы керәшеннәрне «ясаклылар» дип язганнар. Димәк, алар
биредәге морза нәселле йомышлы татарлар белән бер тамырдан булмаганнар. Чит дин
кешеләре белән мәҗбүри катнаштыру да авылны җәзалауның бер алымы булгандыр,
күрәсең.
Карадуганның тарихтагы үзгәлеге аның гомер-гомергә зур корбаннар авылы
булуында. Октябрь түнтәрелешеннән соң бөтен таза тормышлылары таланып, йорт-
җирләре туздырылып бетерелгәч тә, Яңа икътисади сәясәт азмы-күпме
тернәкләндергән җиде гаилә башлыгын 1932 елның 9 маенда Татарстан АССРның ОГПУ
өчлеге «контрреволюцион төркемдә катнашкан, дини коткы тараткан өчен» хөкем итә.
Аларның бишесен өчәр, берсен биш елга концлагерьга, берсен ике елга хезмәт белән
төзәтү лагерена озаталар. Концлагерьга хөкем ителгәннәр арасында авылның соңгы
мулласы Билал Хәсәнов белән күптән түгел оешкан «Мәгариф» колхозының иң беренче
рәисе Закир Габсәламов та була. Билал хәзрәттән элегрәк эшләгән мулла Минһаҗетдин
Йосыпов, авылдан китеп барганлыктан, ул вакытта исән-имин калса да, советка яла
ягуда гаепләнеп, 1937 елның 5 августында кулга алына һәм атып үтерелә. Ике гаиләдән
— Сәмигулланыкылардан һәм Шәрифнекеләрдән — бишәр улның Бөек Ватан
сугышында һәлак булуы белән дә бу авыл тирә-якта бердәнбер. Шәрифнекеләр — бер үк
көнне концлагерьга озатылган Закир (төркемдә иң яше) һәм Фатих Гыйззәтуллин (иң
олысы) белән бер үк шәҗәрәдән. Фатихның да ике улы, бер энесе сугышта башларын
салган.
«Себер юлы буйлап...» китабында дин галиме, педагог Габдулла Бубиның «Буби
мәдрәсәсенең кыскача тарихы» дигән хезмәтеннән бер өзек китерелә. «Бубига
мөселманнардан иң элек күчеп килгән адәмнәр Казан губернасы Кара Дуван авылыннан
Сөләйман һәм Габдулла исемендә ике кеше булмыштыр. Боларның туган һәм үлгән
вакытлары һәм Бубига тәгаен генә кайчан килүләре мәгълүм булмаса да, Бубига килеп
утырулары 1730 елларда булырга кирәк», — диелә анда. Галимә А.Х.Мәхмүтова аларның
Бубига килү сәбәпләрен «көчләп чукындырудан качу булгандыр яки сәүдә белән килеп,
төпләнеп калганнардыр», — дип фаразлый.
Чынлап та, ирексезләп чукындыру хәвефе, керәшенлек Карадуган өстендә берничә
йөз еллар эленеп торган, боларга тагын җирләрен тартып алу, егерменче гасырда сөрелү
афәтләре дә өстәлгән. «Себер юлы тарихы» музее «төньяк башкала»дан авылның 1795
елда Казан межа конторасы эшләгән бик сыйфатлы харитасын кайтартты. Уналтынчы
гасырдан ук (бәлки тагын да электәндер) Карадуганныкы саналган Чәткәнә үзәне белән
ике арадагы бөтен җирләр бу харитада авылның икенче ягындагы Түбән Ядегәр белән
Югары Ядегәрнеке дип ап-ачык язылган. Карадуганның башка урында җирләре юк,
димәк, ниндидер гаебе өчен ул берара бөтенләй җирсез калдырылган булган. Ә бит
вәзгыять кабатланып тора. Ун-егерме еллар элек бөтен район төзелешенә таш,
кырларына известь чыгару өчен карьер кирәк булгач, аны ачарга болай да аз җирле
Карадуган кырыннан башка урын тапмадылар. Карьер һаман җәелеп, авыл басуын
аркылыга иңли бара. Аннары ташын чыгарып, «пустошь»ка калдырылган ялан чит бер
фермерның зур гына дуңгыз фермасын урнаштырырга «уңай» дип табылды. Таузар
авылының җирен кисеп чит хуҗалыкка бирү дә үзәге Карадуганда булган «Игенче»
кооперативының алдагы тормышына каты сукты.
Властьларның авылны христианлаштыру өчен ачыктан-ачык көрәше XIX гасыр
азакларында гына сүрелә. 1881 елның 23 июлендә керәшен авылы Апазның христиан
динчесе Александр Миропольский, Казан губерна идарәсенә рапорт язып, Балтач
волосте Карадуган авылы крестьяны Тихон Григорьевның, татарча Мостафа исеме
белән, диндәшләрен мөселманлыкка кайтырга өндәп йөрүе турында хәбәр итә. «Мин
баш коткычы Григорьевны каты җавапка тартуыгызны сорыйм», — дип яза ул. Юкса,
янәсе, Казан һәм башка губерналарның керәшеннәре мөселманга күчеп бетәчәк, шулай
итеп, христианнарның һәм Россия хөкүмәтенең дошманнары көчәячәк, Мөхәммәт
өммәтендәгеләр күптәннән моңа омтылалар икән. Мөселманнарның Рус хөкүмәтенә
буйсынуы, рус башлыкларына хөрмәте дә вакытлы, мәҗбүри гамәл генә, беренче җай
чыгу белән каршы күтәреләчәкләр, дип кисәтә Миропольский.
Нәкъ шул чорда Казан Дини консисториясе дә губерна идарәсенә хат язып,
Карадуганда яшәгән ун керәшен хуҗалыгының мөселманлыкка кайтуын хәбәр итә,
моның сәбәпләре итеп, беренчедән, христиан диненнән баш тарткан өчен кулга алынган
Әзәк авылы кешеләренең иреккә чыгарылуы, икенчедән, Карадуганда законсыз төстә
мәчет салынуы күрсәтелә. Консистория губерна идарәсеннән әлеге мәчетне тиз арада юк
итү турында боерык бирүен сорый. Бу гаугалы эшкә тора-бара Казан хөкем палатасы,
губернаның жандарм идарәсе һәм дәүләт полиция департаменты катнашып китә. Әмма
Казан өязенең полиция идарәсе кушуы буенча Карадуганга килеп тикшерү уздырган
пристав бу авылдагы җәмигъ мәчетенең инде күптәннән эшләп килүен, хәзерге мәчет
бинасының, тузган элеккесе урынында, 1865 елда ук салынуын, мулла Мифтахетдин
Хәсән улы Йосыповның (Сталин җәлладлары аттырган Минһаҗетдин хәзрәтнең әтисе)
1857 елдан бирле шушы вазифаны башкаруын, монда мөселманнарның Миропольский
язганнан шактый күбрәк булуын ачыклый. Эчке эшләр министрлыгының Казан губерна
идарәсе, шушы тикшерү нәтиҗәсенә таянып, күп еллар эшләгән мәчетне ябу мәгъкуль
булмас, бу эшнең мөселманнар арасында рәнҗү һәм чуалышлар чыгаруы бар, дигән уңай
карарга килә.
Бакый Зыятдинов китабында Карадуганның фаҗигале үткәне гасырлар буе
кысылуда, хокуксызлыкта яшәп тә йөзен югалтмаган бөтен татар халкы тарихына
тыгыз бәйләнештә бәян ителә. Кечкенә генә җай чыгып, язмыш кояшы азга гына
елмайса да, бу халык зур эшләре, рухи җегәре белән таныла алган. Ә Бакый ага һаман
эзләнүдә...