Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ТОРМЫШНЫ ӨЗЕЛЕП ЯРАТАМ


***
Сынар өчен яраткандыр Ходай,

Җиргә килгән һәрбер баласын.

Каш белән күз якынлыгы иткән

Яшәү белән үлем арасын.
Ялгышлар да булган, кем генә соң,

Хаталардан хали булалган.
Адәм белән Һаваны да Ходай

Җәннәт бакчасында сынаган.
Бу дөньяның барлык моң-зарларын,

Җыя-җыя йөрәк түренә,

Сындырмыйча сабыр канатымны

Менеп киләм гомер үремә.


Сыналу
Ирегеңне әгәр чикләсәләр,

Бәйләсәләр аяк-кулыңны,

Йөрәк белән хисләр көрәшүе

Бикләп куя барыр юлыңны.
Кызган табага да утырганны,

Кайчакларда сизми каласың.

Кырыс тормыш сыный чыдамлыкка

Очар өчен туган баласын.


Китмә...
Синең җан мәңгелек сусауда,

Минеке мәңгелек сәфәрдә.

Сусавың басарлык наз булып,

Уралыр идем мин җаныңа,

Иртәрәк очрашсак әгәр дә.
Мин соңлап туганмы, әллә син

Килдеңме бу җиргә иртәрәк?!

Күңелем тартыла тик сиңа,

Син кабул итмисең бит, димә,

Китмә син янымнан үпкәләп.


Хәтер дулкыны
Хәтер елгасында,

Әнкәй, кат-кат

Чайкадыңмы ап-ак биләвемне?..
Әлфия Ситдыйкова


... Көз сулышын сизгәч кенә кызың

Аңлады шул олы йөрәгеңне.
...Мин дә бүген, Әнкәй, синең хәлдә -

Хәтер елгасының бер дулкыны.
Оныкларның биләүләрен чайкыйм,

Чыныктырыр өчен холкымны.
* * *
Бәхет нидә?! Әгәр кояш -

Балкып чыкса һәрбер таңда.

Сандугачлар гомер буе,

Сайрап тора икән җанда.
Үз аягың белән ныклап,

Басып йөрсәң туган җирдә.
Сөйләр сүзең үз илеңдә,

Сөйли алсаң үз телеңдә.
Балаларың кызартмаса,

Ил алдында синең йөзне.

Бәхетеңне саргайталмас,

Гомереңнең алтын көзе.
Ак хыяллар тулы дөньяң,
Капламаса кара болыт,

Яшәп була гомер буе,

Иң бәхетле Кеше булып.


Эз
Туа кеше, әкрен генә

Офыкка таба бара.

Нәни генә йөрәгенә

Сыйдыра меңәр яра.
Уза гомер, сизелми дә,

Су кебек китә агып.
Күңел яшь килеш калса да,

Барыбер килә картлык.
Шагыйрь яши янып-көеп,

Киткәндә кала сүзе.
...Тагын Бер йолдыз атылды,

Сызылып калды эзе.


Мин яшәргә килдем
Төртеп аудардылар, сикереп тордым, Бирешмәдем дошман сүзенә.
- Мин яшәргә килдем! - диеп дәштем Туры карап язмыш күзенә.
Сындырырга теләп ничәмә кат, Сугып екты язмыш аяктан.
- Мин яшәргә килдем!.. Катгый сүзем Яңгырады кабат-кабаттан.
- Мин яшәргә килдем! Шушы сүзем Яңгырап тора бөтен тарафтан.
Ишет язмыш! Ничек кыйнасаң да, Мин тормышны өзелеп яратам!


***
Кашкарыйлар сулып ята, Ак кыраулар куенында.

Кем җиңелә, кемнәр җиңә Яшәү - көрәш уенында.
Кемдер чишмә булып ага, Тау-ташлардан басылса да.

Кемдер ава башын тотып, Әз генә җил кагылса да.
Битарафлык тамыр җәя, Яшәү - көрәш уенында.
Кашкарыйлар сулып ята Ак кыраулар куенында.


Теләк
Җәбергә, золымга юлыктым

Тормышның катлаулы юлында.

Тик һәрчак өметем кабызган,

Ялкынлап янучы шәм булды

Аруны белмәгән кулымда.
Татыдым хыянәт ачысын,

Алдандым ничә кат тормышта.

Ышаныч җуймыйча, барыбер

Соң тиен акчамны кайчакта

Суздым мин дусларга бурычка.
Игелек орлыгы туфракка

Күмелсә шыта ул гөл булып.

Китсәм дә, бу җирдә яшәгән

Гомерем саклансын хәтердә,

Мәңгегә өзелмәс җыр булып.