МИҢЛЕБИКӘ КОДАГЫЙНЫҢ КАЙГЫСЫ
1
Урамнар буш. Өстә кар кибәннәрен күтәреп болытлар өелгән. Йортларның түбәләренә, стеналарына ябышкан кырау елтыры йомшак кына итеп күзне кытыклый. Урамнарны аркылы-торкылы кисеп озайган тимерчыбыклар ап-ак кабык белән капланган.
Иртәнге сәгать җиделәр булгандыр. Чиркәү каршындагы сары буяулы, дүрт катлы таш йорт алдына халык җыела башлады. Күбесе авылныкылар. Корымсаладан да байтак булырга охшый. Хатын-кызлар да бар. Кайберәүләрнен кулларында ямаулы капчыклар, тырыслар, төеннәр күренгәли. Барысы да нәрсәдер көтәләр. Ишегалдындагы агачлар артында тагын ниндидер йортлар бар. Ул йортларнын тирән кое төбеннән бәрелгән күләгә төсле салкын тәрәзәләре, бер ягына будка куелган җиз рәшәткәле ишеге крестьяннарнын башларында әллә нинди шикләр, әллә нинди авыр уйлар тудыралар. Аларнын язмышларын, үлем куркынычы белән каплап, кулына учлаган суд бүген шунда булачак.
1905 елда алпавыт урманыннан рөхсәтсез агач кисүләрнең, Тәүгилдиев усадьбасына кул сузуларнын үчен бүген шунда кайтарырга уйлыйлар. Кое төбендәге карангы салкынлык кебек тәрәзәләр артында, әнә шул будкалы ишектән кереп китә торган урында, бүген, йөзләрчә аналарны тилмертеп, йөрәкләрне тетрәтеп, суд карары чыгарачаклар.
Бүген кояш яктысы күзгә күренмәс булыр.
Бүген ап-ак кар өсләрендә биегән кояш нурлары инәгә әверелеп, йөрәкләрне үтәдән-үтәгә чәнчеп, иләк төсле ясап чыгарлар.
Бүген — авыр көн.
Бүген — 1907 елнын 13 декабре...
Йөз алтмыш чакрымлык җирдән өстерәлеп бирегә килгән, сакалына, мыегына боз
токмачлары каткан әнә шул карттан сорагыз. Атасы, бабасы кыйналган, үзе кыйналган, эттән алынып эткә салынган һәм бүген суд залына китереләчәк ике улыннан да аерылачагын алдан белгән бу карт күпне белә...
2
Кайчандыр, бу йорт артындагы бакчада граммофоннар уйнатып, самавырга лимон кабыклары салып, шау-шу белән, уен-көлке белән кичәләр уздырганнар...
Япон сугышы вакытында йортка лазарет урнашкан. Тирә-якка ачы исле дару сөреме тараткан бу йорт бишенче елларда бөтенләй бушап кала. Көннәр берсе берсен элеккечә алыштыра баралар. Эшчеләрнең кузгалышы зур бер катылык белән бастырыла. Уку йортларында тынычлык урнашкандай була.
Алпавытларның, морзаларның дачалары тирәсендә ялкыннар сүрелгәч, кисәүләре күмергә ташылып, көлләрен җил тараткач, авыллар, шәһәрләр буйлап «акылга, утырту», «тынычлык урнаштыру» көннәре килде. Буш калган таш йортка явыз көче һичбер нәрсә белән чикләнмәгән суд урнашты.
Көндез әллә нинди кайгыларны, әллә никадәр әрнүләрне, очы-кырые булмаган катылыкны суырган бу тәрәзәләрдән кич белән эчпошыргыч ут шәүләсе сузыла. Узучылар ул шәүләгә карамаска тырышалар. Кыраулы агач ботаклары арасыннан урамга текәлгән бу шәүлә әллә нинди ачы тойгы булып күзгә төртелә. «Тагын үтерәләр... Тагын киләчәктәге язлардан, шул язларга бәйләнгән өметләреннән кемнәрнедер мәңгелеккә аералар...» дигән авыр уй ми эчендә яна башлый.
Менә шуңа күрә капка төбендәге крестьяннар, хатын-кызлар кайгылы, карлыккан тавыш белән: — Тизме китерерләр икән?..
— Ничек итеп китерерләр икән?.. — дип сораштыралар. Кемдер аларга сузып кына җавап кайтара:
— Китермәсләр дә, күрсәтмәсләр дә.
Тик бу сүзләрнең авырлыгы йөрәкләргә утлы күмер булып төшкәнче, чиркәү янындагы тыкрыктан атлы конвоирлар килеп чыктылар. Башларына саргылт бүрек, өсләренә кап-кара шинель кигән солдатлардан берсе алданрак чабып килде дә:
— Артка чиген!.. Артка!.. Урамның аръягына, мар-р-ш! — дип, тупас җикеренеп, халыкны куа башлады.
Крестьяннар чиркәү алдынарак елыштылар, һәркем, куллары, аяклары богауланган тоткыннарга текәлеп, үз кешесен табарга тырыша, тик казаклар гына тыгызлыйлар. Рәтләп күрер хәл юк.
Капка ачылды. Керделәр... Ябылды. Капканың бирге ягына озын мыеклы, кызыл борынлы стражник чыгып басты.
— Якын килмәгез!
— Ярар, ваш висбарут...
— Барыгызның да паспортлары әзерме?
— Әзер, ваш висбарут...
— Урыныгыздан кузгалмагыз, кайчан керәсен үзем әйтермен...
— Була, ваш висбарут...
— Ә син, мәчет карты, нәрсәгә монда килдең?
— Ике улым, ваш висбарут...
— Улым, имеш, сукыр чирмеш! Улың булса, тәүфыйклы тоталар аны... Хәзер инде менә нәрсә... Багана бар. Баганада дилбегә. Дилбегәне муенга... һәм ка-пут!..
Бу сүздән хатын-кызларның йөрәкләренә тигәнәк кадалгандай була. Алар һичбер чара белән төзәлмәслек төпсез кайгы эченә чумганнар да авыр итеп сулыйлар, авыр итеп уйлыйлар.
— Ирләребезнең төрмәләрдән төрмәләргә йөрүләренә елдан артык... Хәзер инде үлем куркынычы һичбер кайчан булмагандай якын... Бүгенме, иртәгәме аларны асарлар. Ә өйдә... бала-чага авыру. Азык кыш уртасына кадәрле генә... Имана түлим дисәң бөтенләй ач-ялангач калырга туры килә... Бу уйларның тезмәсен капка артыннан шалтыраган чылбыр тавышы өзде.
3
Йокымсырап торган стражник сискәндергеч тавыш белән кычкырды:
— Әй, кем анда, халыкны үз тирәңә җыйнап торма... Хәзер кертә башлыйм... Туган тиешле кешеләрне генә кертәм!..
Халык, бу сүздән шатланып, капкага ябырылды. Ләкин бердән кереп китә алмады. Стражник берәм-берәм генә, паспортларын, документларын тикшереп кертә. Гомердә үз кулына кәгазь тотмаган хатын-кыз тагын тышта калды. Аларнын күбесе шуңа гарьләнеп, шулкадәр ерактан килеп тә кертмәүләренә аптырап ялварырга, күз яшьләре белән еларга тотындылар. Стражник алардан көлә генә:
— Их, каргалар, чәүкәләр... Их, мин сиңа әйтим, ачык авызлар, ни пычагыма дип бире килдегез... Нәрсә инде күзеңнән сарымсак суы сыккан буласың. Үзең болай карап торырга чибәр генә күренәсең. Кияү табылмас дип кайгырырлык түгел... Ә монда эләккәннәрне барыбер җибәрмиләр. Аларга дигән мунчала бавы бер атна элек ишеп куелган...
Крестьяннар, озын таш баскычлар буенча атлап, үзләренең якын кешеләрен күреп калу өчен суд йорты коридорына кергәндә, судьялар киңәшергә чыкканнар, гаепләнүчеләр дә күренмиләр иде. Бер сәгать чамасы вакыт узганмыдыр, юкмыдыр — кизүдәге комендантның тавышы яңгырады:
— Гаепләнүчеләрне скамьяга! Шагом марш! — Сакчы солдатларның үткен йөзле кылычлары артына ияреп, авыр богаулар сөйрәп, алар уздылар... Бик күпләрнең йөрәкләре бердән кысылып китте. Озын коридор эчендәге һава җитмәстәй булды. Кайберәүләрнең бугазларыннан ирекле-ирексез:
— Улым, бәгърем... Нишләдең син?.. Шулай ук безне ялгыз калдырасыңмыни? — дигән тавышлар яңгырап, сулкылдау, үксү өннәренә күмелде.
Солдат киемендәге берәү:
— Тыныч кына торыгыз, суд килә! — дип кычкырды да түреңдә яшел сукнолы өстәл күренеп торган зал ишеген ачты. Аннан күкрәк турыларына ялтыравыклы билгеләр тегелгән суд членнары керделәр. Уң як кырыйдан дүртенче — бу судта шаһит булып катнашучы алпавыт Тәүгилдиев иде.
Хәзер алтын - көмеш бизәкләр белән түшен каплап, төннәрен рестораннарда, көннәрен суд залларында уздыручы салмак гәүдәле, куе кашлы, калын иренле бу морзаның халыктан талап җыйган байлыгы хисапсыз зур.
Корымсала авылыннан уналты чакрымдагы Зәңгәр күл буйлап Тәүгил- диевнең бакчалары, умарталыклары, ташпулатлары, иген складлары тезелеп киткән. Бу җирләр аның бабасына Пугачёв явына каршы көрәше өчен Әби патша тарафыннан бүләк ителгән диләр. Шул җирләрдә Тәүгилдиевнең өч буыны рәхәтләнеп гомер уздырган. Ә дүртенче буынның тынычлыгын бер яктан Корымсала, икенче яктан Куликовка крестьяннары бозганнар.
...Төн иде, төне — караңгы, болытлы. Болытлар, ерткыч кошлар төсле, бер-беренә канатларын бәреп агалар. Болытлы төн Зәңгәр күл ярына сузылган таш юлны җилкәләренә нәрсәдер күтәргән кешеләр белән бергә күмде. Чирек сәгать үтмәгәндер, Тәүгилдиев утары өстенә ялкын күтәрелде. Ут яктысында йөзләрчә крестьяннарның ачулы йөзләре, кулларына тоткан балталары, сәнәкләре, өч ат җигелгән повозкада Тәүгилдиевнең иске күпер өстеннән ни бар көчкә чабып үтүе, тагын әллә кемнәрнең әллә ни эшләүләре, тоташ күләгәгә әверелеп, бер-бер артлы биеп уздылар.
Бүген менә шуның үчен кайтаралар.
4
Бүген суд членнары арасында утырган баш шаһит Тәүгилдиев — «мәңгелек тынычлык урнаштыру», «патшага буйсыну», «законны һәрбер хәрефе белән үтәргә тырышу», «гаеплеләргә җәзаның иң катысын сайлау» турыңда шулхәтле кызып сөйләде ки, прокурор үзе таң калды.
Судьянын кулында ниндидер кәгазь күренә. Крестьяннар, тыннарын да
чыгармыйча, шул кәгазьгә төбәлделәр...
Менә хәзер бер ел буенча көткән өметләренен нәрсә булып чыкканы күренәчәк. Менә хәзер йөзләрчә аналарнын йөрәк сиртмәләрен сузып килгән көчнен сонгы тартуы булачак. Бу тартудан бик күпләрнен, бәлки, барысынын да өметләре, теләкләре, ышанычлары җилгә очачак.
...Шомлы кәгазь өстендәге хәрефләр, тавышка әверелеп, суд залы буенча дуылдый башладылар.
Менә ул — озак айлар буенча көтелеп, төрмә стеналары арасында суккаланган ашкынунын сонгы чиге!
Менә ул — ми эчендә игәүләнеп, ата-аналарны акылдан яздырган кайнар тойгыларнын төпләнер җире!
Үз артындагы таянычнын көчле булуына ышанган тавыш белән, баш судья төрле күренешләрне тезеп узды.
— Менә авыллар... Крестьяннары патша язган законга буйсынмаганнар: фәлән алпавытны талаганнар. Фәлән урманны ташыганнар, Тәүгилдиевнен утарын яндырганнар. Стражникларны кыйнаганнар... Законнын ... нче һәм ... нче статьялары буенча...
Крестьяннарнын колак төпләрендә таныш исемнәр төркеме тезелеп китте. Бердәнбер, якыннан-якын, сөйкемледән-сөйкемле исемнәр...
Тагын статьялар, тагын гаепләр... Тагын исемнәр...
Адәм йөрәге күтәрмәслек куркыныч сүзләр җыентыгы бугаз кимерчәкләрен көйдерә башлады. Ә судья элекке салкынлыгы, элекке килбәте белән укый бирә, тезә бирә. Тик тойгыларнын алмашынып торуын да, «җәза» дигән сүзнен куркынычлы билгесен дә тоткыннарнын күзләреннән очратып булмый. Куликовка авылынын озын Даниласы белән Корымсала Хисамие бик әтәчләнеп әйтелгән сүзләрне дә елмаю катыш уздыралар. Уралдагы Чусовой заводында эшләп, япон сугышында яраланып авылга кайткач, крестьяннар хәрәкәтенә катнашкан Хисами, үзенен судка хәтле үк үлемгә хөкем ителүен белгәнмедер, әллә башка берәр сәбәп беләнме, судьяларга бер дә исе китми. Төрмә түрәләре дә аны асар өчен суд узганны гына көтәләр. Ләкин ул, көчле каравыл уртасына алынган килеш, төрмәдән чыгып, суд залына килгән чагында да үзенен ярсып көрәшергә көче барлыгын сиздерде. Чигә тамырларынын бүртүеннән, йөрәктәге ялкыннын күз аркылы сибелеп торуыннан — ниндидер кискен адымга әзерләнүен, тоткыннарча тормыш ярыннан батырларча үлем ярына таба бөтен халыкка күренерлек күпер сузарга теләвен төрмә башлыгы, бәлки, тоймагандыр. Ләкин ул нәрсә юлда бик ачык күренде. Тик сакчыларнын чамадан тыш тыгыз елышулары гына бу омтылуга чик куйды... Менә бүген төн уртасында багана төбенә урындык куячак палач белән окружной суд мулласы гына анын үлем алдындагы карашларын үзләренә төбәлдереп китәрләр... Тик бу үлемнен бушка югалмаячагына, анын турында пышылдашып кына булса да сөйләүләренә ул ышана. Шул ышаныч белән ул үлем карарын тынлый.
...Үлем карарын укыган тавыш, сонга таба тагын да салмаклана төшеп, исемнәрне, фамилияләрне суза-суза тезде дә азаккы юлларны очлы кадаклар белән суккан төсле янгыратып бетерде.
— Җир биләүчеләргә һәм хөкүмәткә килгән зарарларны Корымсала, Мукловка, Куликовка, Юкәле авылларыннан түләтергә, суд расходларын гаепләнүчеләрнен семьяларыннан түләтергә... Нибарысы алтмыш бер гаепләнүче... Шулардан унҗидесе каторгага, утыз икесе төрмәгә... Калганнарын...
Багана бар... Баганада бау кисәге... Аны менә болай итеп элмәклиләр дә муенга кидертәләр...
... Суд 13 декабрьдә булды. 15ендә төрмәдәгелөрдән беренче төркемне астылар.
Караңгыда палач белән кемдер сөйләште:
— Утларны сүндер, киемнәрен үзенә ал!
Шул ук көнне калганнарын Себергә озаттылар.
Ләкин алар арасында Хисами юк иде. Ул, каторгага хөкем ителеп, судтан төрмәгә
кайтышлый, карангы тыкрыктан борылган чакта, капкасы бикле ниндидер ишегалдына сикереп төште. Анын артыннан күпме атсалар да тидерә алмадылар. Бу ишегалды Кабан күленә чыга икән. Әллә шунда ташланган, әллә бүтән бер якка йөгергән. Суга чумган төсле югалды...
Уналтысында Корымсала крестьяннары, чаналарга төялеп, юлга чыктылар. Кар бураннары артында аларны салам түбәле кыйшык өйләр, елаудан күзләре шешенеп беткән балалар, нәрсә белән чикләнүе билгесез авыр тормыш көтә. Чана табаннарының юл өстендәге карларны шыгырдатып чыжлауларына кайсынындыр кыю тавышлы җыры аралашты:
— Сөрсә сөрсеннәр Себергә!..
Тик ана җырлап бетерергә ирек бирмәделәр. Төрле яктан әллә ничә тавыш берьюлы Тәүгилдиевнен тау астындагы яшел мәчетле имениесенә таба йодрыкларын төеп кизәнделәр:
— Сөреп бетерә алмассын безне!
5
Кышкы давыл, тәбәнәк өйләрне кар көртләренә күмеп, авыл буенча бөтен авырлыгын салып атлаганда, ул кайтты.
Төрмәдән качып, полиция күзеннән яшеренеп йөргән улы, крестьяннар белән бергәләп җир өчен, ирек өчен көрәшкән Хисами кайтты. Исәнләшеп чыгарга гына дип кайткан Хисамины күргәч, куркудан, сагыштан мие тонып беткән Минлебикәнен башы боз астында калгандай булды. Хисами:
— Әнкәй! Хәернисаны уятма, йоклый бирсен. Мин бары бер генә кич кунам. Тышта бүген бәйдәге эт тә тормас, шундый салкын... Менә бу төргәкне эчендәге хаты белән Юкәтау тегермәнендә эшләүче Васильев дигән егеткә тапшырырсын, иртәгә үк тапшырырсын... Кемнән, дисә, Хәсәннән, диген. Хәзер минем исемем шулай йөри, әнкәй. Моны үзен генә бел!.. Ә менә бусы сина кәшимир яулык. Сагынганда төсем итеп ябынырсын. Бусы Хәернисага чәч бавы. Берәр заводка кереп эшкә тотынсам, зуррак бүләкләр дә җибәрермен. Сезне дә үз яныма алырмын. Ә хәзергә бер дә кайгырмагыз. Мин бераз ятып йоклап алыйм. Бер атнадан бирле йокы күргәнем юк. Берүк тан атканчы уята күр... Мукловкага җәяүләтә, аннан ат белән стансага,—диде дә җылы мич башына менеп ятты.
Минлебикә, илдәге авырлыклар турында, үзенен кайгысы турында сөйләп, Хисаминын ничек качуын, тотсалар ни эшләтәчәкләрен сораштырып, Хисами йокыга киткәнче әллә никадәрле хәбәрләр тезде...
Хисами йоклый. Авыр итеп, саташып, мыгырданып йоклый. Ә карчык төннен төн буе сагалап чыкты. Ул бу төнне, төрмә стеналарынын эзе басылган ач янакларга, колак артына бөдрәләнеп төшкән кара чәчләргә текәлеп, алтмышлап язнын килүен-китүен күргән күзләрен улыннан ала алмый уздырды. Чикерткә тавышыннан да, кырдагы бураннын тәрәзәләргә китереп сипкән кар бөртекләреннән дә шикләнеп, улынын яныннан китмәде...
Әле күптән түгел генә шундый тигез, шундый тулы шатлык белән бу өйдә йоклаган Хисаминын бүгенге йокысы ярым саташу эчендә үтә. Әле күптән түгел генә Корымсаланын ин матур кызы булган Әтүк (Гайшә) белән яратышып, тиздән туйлары көтелгән таза егет бөтенләй сулып, көзге чәчкә кебек шинеп йоклый.
Миңлебикә тан атуын зарыгып көтмәде. Ул бу төннең, бердәнбер төннең, мөмкин кадәрле озаккарак сузылуын, Хисаминың уянмавын теләде... Таң ата башлагач та уятмады. Иртәнге яктылык билгеләре җиргә сибелгән солы төсле, тәрәзә аркылы идәнгә таралгач кына, таң шәүләсе, кайгылы тойгы булып, сәке өсләренә, мич алларына яткач кына, Миңлебикә, улына юынырга дип, комганга җылы су салды... Менә тагын бер генә чүмеч... Тагын бер генә чүмеч... Җылы су белән мичнең арткы кырыенда утырган чуенга гына сузыласы... Аннан соң комган да тулыр... Аннан соң...
Нәрсә эшләргә икәнен уйлап бетерә алмады, терсәк буыны катып калгандый
булды. Чүмеч идәнгә төшеп, Хисамины уятты. Комган мич алдына авып, читкә өелгән көлләрне камырга әверде... Ә тәрәзә төбендә, тышкы ишек янында, ачулы аяклар тупылдап, кар шыгырдады:
— Ачыгыз!.. Ишетәсезме, юкмы... Сезгә әйтәләр бит. Канальялар, көттермәгез!..
Бу тавышлардан Миңлебикәнең теле сакауланды, йөрәге тибүдән туктагандай булды... Айнырга өлгергәнче, ишекнең элмәге төбеннән үк каерылып, урядник белән тагын кемнәрнеңдер күзләре чекрәйде. Миңлебикә боларның һәрберсен аерым итеп күрә дә алмады. Алар белән бер авыз сүз сөйли дә алмады. Аның күзенә аларның барысы да тоташ коелган зур бер куркыныч машина кебек тоелды. Шул арада урядник килеп Хисаминың якасына да ябышты.
— Эләктеңме, крамола! Патша дошманы! Төш әйдә... Ягез, егетләр, нәрсә карап торасыз? Бәйләгез үзен! Кулларын арткарак каер!.. Менә шулай. Кесәсен кара! Бер-бер әйбер юкмы? Ә син, карчык, монда тыгызлап йөрмә. Урыныңда утыр!
Урядникның бу сүзләрендә әллә нинди җирәнеч мактану да, чирканыч масаю да бар иде. Әллә нинди куркынычлы төшләр күреп шабыр тиргә баткан Хәерниса да бу тавышлардан сискәнеп уянды:
— Абый, җаным, — дип, Хисамига ташланды.
Ләкин аны тупас куллар бик тиз артка этәреп сәкегә утырттылар.
...Миңлебикәнең уйлары яңадан элекке эзләренә төшә башлады. Соңгы айлар эчендә уйларга да кыймаган күренешләр тезмәсе, бердәнбер улының тууыннан алып бүгенге хәленә кадәр булган күренешләр күз алдында куышып үттеләр. Курку да, кызгану да, Хисами өчен ялварып йөрүләр дә...
— Тагын төрмә...
— Тагын тоткынлык... — дигән сүзнең ми буенча сызылып үткән утлы җебенә уралдылар.
Элекке аптыраулар, куркулар урынына, ниндидер тынычлык белән үзен- үзе кулга алып, улын киендерә башлады:
— Ашыкма, бәгърем! Менә бу шәлне муеныңа ура, менә бу ипине кесәңә сал.
Ләкин урядник, җикеренеп, аларның арасына басты.
— Күп телеңә салышып торма, карт дурман! Әйтәләр сиңа, улың патша дошманы, дип... Аңларга кирәк.
Хисамига шәлне урарга да ирек бирмәделәр. Чикмәненең төймәләрен дә каптыра алмады. Билбавын да онытты. Шул килеш аны, кораллы солдатлар арасына алып, чанага салдылар. Миңлебикә чана артына ябышырга теләгән иде, аягына мылтык сабы белән бәреп, карга ектылар. Ул шунда авып, сыкрана-сыкрана, кемнәргәдер йодрык күрсәтеп калды. Хәерниса, аягына тишек киез ката эләктереп, өстенә атасыннан калган кыска тунны бөркәнеп чыкканда, Хисами да, атлы солдатлар да басу капкасыннан чыгып баралар иде инде.
6
...1910 елнын кышы үтеп, яз җитте. Эссе көннәр башланды. Хисамидан һаман хәбәр юк. Минлебикәнен тормышы ут эчендә, куркыныч төшләр уртасында уза. Көннәрдән бер көнне ул старостага бара, кинәшеп карый. Староста бер генә юанычлы сүз дә әйтмәгәч, писарь Сәйдәшевкә бер каз илтеп:
— Шәһәргә бар! — дигән кинәшне алып кайта.
Минлебикә үзенен яшь чакларын шәһәрдә уздырганга күрә, бу кинәш анын күнеленә бердән кереп утыра. Ләкин элек, кыш көне төргәк илтеп биргән Юкәтау Васильевына барып, анарга да үзенен уен әйтмәкче була. Эзли, эзли, таба алмый. Юкәтаудагы фельдшер очрап, Васильевнын полициядән качып йөрүен, бик шикле кеше икәнлеген сөйли дә:
— Үзен карчык кеше... Үзен фетнәчеләр артыннан йөрисен. Әгәр дә сау башынны авыру ясыйсын килмәсә, аны эзләмә. Алар яхшылыкка илтмәсләр, — ди.
Шуннан сон гына, авылга кайтып, Хәерниса янында өй сакларга дип ахирәтен, Хәйрибә исемле тол карчыкны калдыра да шәһәргә юнәлә.
Шәһәр ерак. Шәһәр зур.
...Бик күп бусагаларны, бик озын урамнарны таптый торгач, Минлебикә әби окружной суд йортына барып керде. Көя ашап бетергән шәленен бер почмагын бөтәрли-бөтәрли, үзе белән бергә алып барган тылмач шәкерт аркылы шундагы адвокатларнын берсенә үтенечен сөйләп бирде. Башта Минлебикәнен күзенә бик ягымлы күренгән бу адвокат көмеш савытыннан кыйбатлы папиросын чыгарып, авызына капты да төтенен Минлебикә өстенә җибәрде:
— Хәлегез җитәрмедер, юкмыдыр, монда эш биш йөз тәнкәсез барып чыкмас, — диде.
Шәһәргә алып килгән бөтен акчасы биш тәнкәдән артмаган Минлебикә өчен мондый сумманы ишетү таяк белән башка суккандай булды.
— Кайда инде ул безнен ише хәерчеләргә биш йөз тәнкә! Андый акчалар кулда булса, Хисами да төрмәгә эләкмәс иде.
Адвокат, әбидән эш чыкмаслыгын сиздемедер шунда, күршедәге бүлмәләрнен берсенә кереп югалды. Шул арада тагын берәү күренде. Бусы алтын төймәле мундирдан. Тылмач итеп яллаган шәкертнен: «Сез окружной судта эшләмисезме?» — диюенә каршы: — «Әйе, ни йомыш?..» — диде. Йомышнын нәрсәдә икәнен әйткәч, башын гына чайкады. Булмаса, төрмәгә барып Хисами белән күрешергә рөхсәт кәгазе бирелсә икән, дип ялваргач:
— Бирелмәс! — диде дә, шул арада ишектән кергән яшь кенә бер кызга башын иеп, култыклап алды, һәм алар чыркылдаша-чыркылдаша югарыга менеп киттеләр.
Минлебикә шул сыны белән катып калды. Анын башында төрле сукмакларга бүленеп йөгергән уйлар төркеме үзара тинләшеп, көчләрен чагыштырып уздылар.
— Төрмә үзенен серләрен читкә чыгарырга яратмый торгандыр шул. Төрмә йөз еллар буенча үз эченә җыелган шомлы күренешләрне, канлы хәбәрләрне ныклап сакларга күптән өйрәнгәндер шул...
— Шулай да... кайсы вакытны сораучысына карап яки юатырга, яки кырт кисеп «үтерелде» дип әйтергә, яки «чит шәһәргә күчерелде» дип алдарга мөмкин бит. Нигә менә хәзер шулай итмәскә? Минлебикә өч җавапнын өчесенә дә риза, чыгарга да әйтергә иде:
— Син, карчык, кайгырма! Улынны чыгарырлар. Патшанын баласы туса икән, дип теләктә тор. Анын баласы тугач ук манифест чыга. Шуннан сон патша Хисамины төрмәдән чыгарырга кушар. Ә хәзер авылына кайт та өенне җыештыр!
— Син, карчык, монда йөрмә дә, сорама да. Улынны үткән атнада ук астылар.
— Улын бу төрмәдә түгел шул. Аны фәлән шәһәргә күчерделәр, барсан, бәлки, очратырсын...
Минлебикә бу өч төрле җавапнын кайсын булса да алып китәргә тели. Тик бер генә минутка Хисамины күрәсе иде. Ишеккә юнәлгән бер яшь кенә егеттән дә шул турыда сорады. Анысы да шул ук җавапны әйтте:
— Рөхсәт юк! Не полагается!
Шуннан сон гына аптыраунын сонгы чигенә җиткән Минлебикә әлеге тылмач шәкерткә:
— Мә инде, булмаса, улымнын рухына ясин укырсын, — дип, егерме ике тиен акча бирде дә соныннан шулай диюенә үкенә-үкенә урамга чыкты.
Тагын анын алдыннан шоп-шома юргалар, чуар киемнәр, күп маллы кибетләр, чуар киемле кешеләрне төягән трамвай вагоннары агарга тотынды. Бу тизлектән, бу өзлексез йөрешләрдән анын уйлары бөтенләй чыгырыннан чыктылар. Юлда клиндер сатучы бер хатын очрап, бәйләменә ун тиен сорады. Минлебикә, һичбер исәпләмичә-нитмичә, нәрсә эшләгәнен үзе дә анламыйча, клиндерне алды. Бугаз төбенә төйнәлгән төеннәрнен катылыгыннан, күздән тамган яшьләрнен ачылыгыннан арчыла алмыйча, елау аралаш юл буенча клиндер кимереп барды да капка төбендәге эскәмиягә утырды. Күз алдына атасынын кайчандыр шушы шәһәрдә күн заводында эшләвен, ярминкәгә барып, таш курчак алуларын тезеп уздыргач, тагын кузгалды.
Кешенен башы бер әйләнсә әйләнә икән. Ничбер нәрсәнен рәтен- чиратын табар хәл юк. Минлебикә белән дә шулай. Йөри-йөри дә йә вокзалга, йә базарга барып чыга.
Базардагы ниндидер бер карт белән сөйләшә башлагач, монда якында гына, Мещанский урамда окружной суд мулласынын барлыгы беленде. Мулла үзе төрмәдәге агай-эне халкына көлимәишәһадәт укыта икән. Бу хәбәрне ишеткән төнне Минлебикә йоклый алмады. Йөрәге яртылаш тынычланса да, шул мулланы тизрәк күрергә теләү тойгысы бөтен гәүдәгә китте.
— Әгәр дә ул табылса...
— Әгәр дә анын абыстаен күрсән... Мин бит ул абыстайнын аяк астында туфрак булырга да риза... — дигән уйлар, бәхет кошы эзләгәндәге ашкыну бөтен ми ятьмәләрен урап чыктылар.
Абыстай белән ничек күрешү, күпме садака бирү, ничек итеп сөйләшү, хәзрәтнен үзенә шул хәлләрне анлатып кәгазь яздыргач, ул кәгазьне шәлнен кайсы почмагына төенләү, улы Хисами белән кочаклашып күрешү турында төн буенча план корды да шул планнын кинлегенә, барып чыгардай булуына куана-куана тан аттырды. Иртә белән:
— Намазга торганнардыр инде. Хәзер үк кузгалганда да ярар. Хәзрәт үзе сәгать җиделәрдә мәчеттән кайтса, таман гына була, үзенә тапшырдым, Ходаем... — дип, урамга чыкты.
7
Урамнарда рәтләп кеше йөргәне күренми. Тик дворниклар гына, бөтен тирә-якны тузанга батырып, капка алларын себерәләр. Яхшы фаэтоннарнын да, трамвайларнын да тавышы ишетелми.
Минлебикә озак барды, көтелгән күрешүдән йөрәге ярылырдай булды.
Менә яшел түбәле, ике этажлы таш йорт. Әллә нинди ялтыравык челтәр белән бизәлгән сары капканын ун ягында — әлеге карт әйткән матур ишек... Әнә шул ишеккә беркетелгән ап-ак сөяк төймә... «Бисмилла» әйтеп, баш бармак белән басарга да, аннан тәнгә таза гына, көр генә, ачык чырайлы гына абыстай килеп чыгар. Кулында тәсбих булыр, аягында чәмчәле, бизәкле читек. Башында кәшимир яулык. Үзе бик йомшак тел белән, вәкарь белән генә сөйләшер. Садаканы алгач, озак кына итеп Хуҗа Әхмәт Ясәвигә багышлап дога кылыр һәм:
— Бик исән-сау гына йөрисенме? Бала-чагаларын бик сәламәт кенәме? Кичә әле мулла, Корымсала Минлебикәсенен улын япканнар икән, дип сөйләшкәч, шулхәтле кызгандым инде. Шулхәтле ялындым инде. Әйтмәгән сүзем калмады. Син бер дә кайгырма. Кая эле бишмәтенне салып утыр. Тиздән үзе дә кайтыр. Хәзер аш хәстәрлим. Ачыккансындыр. Шуннан бергәләп Хисами янына китәрбез, — дип әйтер төсле тоелды.
Минлебикә әнә шулай уйлады. Шулай уйлап, өч мәртәбә «бисмилла» әйтеп, түгәрәк кнопканы ун кулынын баш бармагы белән әкрен генә басты. Йөрәге тагын да ныграк тибәргә тотынды. Ләкин җавап юк. Бер ярты сәгать үткәнмедер, юкмыдыр, әллә теге янлыш әйтте микән, дип шиккә калса да, тагын кнопканы басты. Тагын җавап юк.
— Әллә басарга түгел микән?.. Туктале, тартып карарга кирәк әҗәткананы! — дип, тырнагынын очын кертеп, тартмакчы булды. Тартылмады. Шуннан сон бер-бер артлы ишекнен үзен дөбердәтергә тотынгач кына, югарыда ишек ачылганы ишетелеп, кемдер йокы аралаш ачулы тавыш белән мыгырданып кычкырды:
— Хту там? Нәмәстә кирәк? Мулла спит...
— Мин бу... әйе... Хәзрәт абзый мәчеттән кайтмады микән, дигән идем.
— Юк, юк. Барганы да юк... Кайтканы да юк, — дип, бик нык шакылдатып ишекне япты.
Минлебикә көтәргә дип баскыч төбенә утырды. Утырды да:
— Болар коткармаса, кем коткарыр... Хисами өчен елап-елап гафу сорармын башта. Аннары садака бирермен. Яки элек садака биреп, аннары гафу сорармын. Боларда гына инде өметем... — дип уйга батты.
Эченнән бөтен белгән догаларын кабатлады. Менә бервакытны зур капканы
ачтылар да, бик яхшы экипажга җигелгән ат тотып, кучер чыкты. Парадный ишек төбенә туктады. Озакламыйча югарыда тагын ишек шыгырдап, берәү, тамагын кыра-кыра, баскычтан төшә башлады. Минлебикә урыныннан торып:
— Бу кем булыр икән? — дип, бохар чапаны кигән, башына чалма чорнаган, кулында таяк, аягында читек-кәвеш булган хәзрәтне күз алдына китереп бастырды...
Парадный ишек зынгылдап ачылды. Ләкин аннан: «Ишекне бикләргә онытма! Жулик бик күбәйгән ди, ишеттенме... Жуликлар бик күбәйгән ди... Газизәне уятма, йокласын. Ул болай да кичәге танца вечереннан сәгать дүрттә генә кайтты», — дип, куян тизлеге белән шыгырт-шыгырт килеп чыгып та китте.
...Шулай итеп, сонгы өмет тә җимерелде. Муллага, түрәләргә текәлгән сонгы ышаныч та җыерчыклы бит буйлап тәгәрәүче ачы күз яшьләре белән бергә йотылды...
1926