Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЛГӘННӘРНЕ БҮЛДЕРМӘ

Зариф картның мыгырдавы
Зариф карт ялгызы гына яшәгән. Хәтерем ялгышмаса, аның кайчандыр хатыны белән алты кызы булган. Хатыны яшьләй күзен йомган, ә кызлары бер-бер артлы кияүгә чыгып, кайсы-кая таралышкан. Шуннан бирле Зариф картның аларны күргәне булмаган.
Беләсездер, бездә, өлкән яшьтәгеләргә, гадәттә, хөрмәт белән карыйлар, тик Зариф карт кына андый хөрмәттән мәхрүм. Авыл җирендә һәркемнең тормышы-көнкүреше уч төбендәге кебек. Кемдер ихтирамга лаек, кемдер юк, Зариф карт соңгысына карый иде, ахры.
Карт үзен сәер тотканга, аны «ычкынган»га санадылар. Берәүгә дә бәйләнми, комачау итми, үзенчә яшәп ятса да, үз-үзенә сөйләнеп йөри торган гадәте булганга «шөребе бушаган» дигәннәрдер инде. Урам буйлап кычкыра-кычкыра сөйләнеп килгән картны, чыннан да, саташкан дип уйларлык. Вакыт-вакыт ул, таягына таянып, туктап тора, аннары тагын кузгалып китә.
Ә без, бала-чага, картның чыкканын гына көтеп торабыз, өлкәннәрдән берәү күреп куып җибәргәнчегә кадәр аның артыннан калмыйча, үртәп җанын алабыз. Картның исә бездә эше юк шикелле, баруын белә, безгә күз дә салмыйча, сөйләнә-сөйләнә, өенә кереп китә.
Ышанасыңмы-юкмы, мин гомерем буе сиптереп аккан суның, сызгырып искән җилнең телен аңлап була, дип уйладым.
Комдагы кошлар эзен теләгән очракта укып була дип санадым.
Күктә ялтыраган яшенне әфсен көче дип ышандым.
Әле дә мин агачтагы сызыклар, таштагы ярыклар , су өстендәге түгәрәкләр, биттәге җыерчыклар, — гомумән, бу дөнья тарафыннан тудырылган шундый могҗизалар турында гел уйланып йөрим.
Шулай да бер сорау гел башымда бөтерелә. Кеше шартлы кыскартылма — кодлар, мәсәлән, Морзе әлифбасын алыйк яисә яшерен язу өчен шартлы билгеләр — шифрлар, формулалар, сигнал, символлар булдырган. Ә нигә Аллаһы Тәгалә шуның ишеләрне элегрәк булдырмаган икән?
Кешенең саташуы да — бу дөньяның серлелеге барлыкка китергән нәрсә. Ә «түбәләре кыйшайганнар»ның мыгырдаулары икеләтә кызыклы.
Әмма Зариф карт заманында мин әле кечкенә, мондый кызыксынулар
Ахыры. Башы узган санда. уяныр яшьтә түгел идем. Башка малайларга ияреп, мин дә картны үчекләүдән тәм таптым. Бервакыт малайлар белән, бу өендә нишли икән дип, тәрәзәсенә күз салырга булдык. Карт урамда нинди — өендә дә шундый икән:
башта, сөйләнә-сөйләнә, озаклап чәй эчте, аннары намазга кереште.
Кайсыдыр малайнын абыйсыннан:
— Ул нигә үз-үзе белән сөйләшә икән? — дип сорадым.
— Үзе белән гәпләшерлек акыллы кеше юк дип саныйдыр, — дип җавап бирде ул әллә чын, әллә юри.
Еллар узды, мин дә үсмерлек чорына аяк бастым. Абый әйтмешли, теләсә кая борын тыгар яшькә җиттем. Әмма сер капчыгы — Зариф картка карата битараф калалмадым. Бервакыт шулай карт, гадәтенчә, борын астыннан мыгырданып, капка төбендәге эскәмиядә язгы кояшта җылынып утыра. Яныннан үтеп барганда, картнын сүзләре колакка чалына:
— Сәламәт бул, кадерлем, авырма.
Әллә нишләп киттем. Бабай бу сүзләрне мина әйтте ахры дип, борылып карадым. Юк: күзләрен әллә кая төбәп, үз-үзенә сөйләнүе икән. Шунда кылт итеп искә төште: кичә моннан узып барганда, карт бик каты итеп төчкергән иде түгелме? Әйе-әйе, хәтта янында чемченеп йөргән тавык та, бу нихәл дигәндәй, пырылдап читкә очты бит. Баш шәрифләремне эшләтә башладым: бу ике вакыйга арасында берәр бәйләнеш юкмы, янәсе. Кинәт әллә нинди чит-ят җил исеп, тәнем эсселе-суыклы булып киткәндәй тоелды. Сон бер тапкыр мәчеткә юнәлгән карт авызыннан:
— Мәккәгә бара торган юл 212 авыл һәм 12 шәһәр аша уза, — дигән җөмләсен ишетеп, аптырап торган идем.
Ә икенче көнне:
— Каһирәдәнме, әллә Истанбул ашамы баруына, карап, — дигәне шул җөмләнен дәвамы түгелме сон?
Шикләрем куера баргач, түзмәдем, кулыма кәгазь-каләм алып, ике көн рәттән карт артыннан калмый ияреп йөрдем.
Беренче көнне язып алганнарны кичен укып чыктым. «...быел нәрсә яхшырак булыр дип исәплисен, хөрмәтлем? ...әлбәттә...төнгә дисән, эш башка, ә иртән? ...Бохарада булсан, анын суын һәм исен оныта алмыйсын ... кайчак хәтта су белән җил дә килешә алмый... һәм шуна охшаш өзек- төтек җөмләләр.
Икенче көн дә уныш китермәде. Кәгазь битендә язылганнарны аркылыга- буйга укысам да берни анламадым.
Булмаган эш артыннан йөрмим әле дип, өченче көнне картны тынычлыкта калдырдым. Әмма дәфтәр битләрендәге теге язмалар магнит кебек үзенә тартып тордылар. Түзмәдем, кояш офык артына качарга әзерләнгәндә, битләрне уен карталары кебек өстәлгә җәеп салдым. Ничектер кулымда икесе ике көндә язылган ике бит эләгеп калды. Кызык өчен, икесен янәшә куеп укый башладым һәм үзем дә сизмәстән, кулыма каләм алып сүз һәм сүзтезмәләрдән җөмләләр төзергә тотындым. Шулкадәр бирелеп, саташкан картны, авыл, гомумән бар дөньямны онытып, сүзләргә качкан мәгънәне анларга тырыштым. Ниһаять, сер чишелде. Беренче көндәге мыгырдаулар белән икенче көнгеләре диалог булып чыкты бит. Менә тынлагыз:
— Быел нәрсә яхшырак булыр дип исәплисен, хөрмәтлем?
— Чәйне күз алдында тотасындыр, дип уйлыйм.
— Әлбәттә.
— «Мен дә бер кичә», кадерлем, кичке намаздан сон мин шуны эчәм.
— Төнгә дисән, эш башка. Ә иртән?
— Бохаранын яшел чәен. Аннан яхшыракны эчкәнен юкмы?
— Әгәр Бохарада булсан, анын суы һәм исен оныта алмыйсын.
— Гаҗәп, гадәттә син минем белән бик сирәк килешәсең.
— Кайчак хәтта су белән җил дә килешә алмый.
Ниһаять, кайчаннан бирле баш ватып эзләгәнемне таптым. Ләкин бу
— математика фәне дәрәҗәсендә, җаваплары үзгәрүчән, ягъни билгеләр рәвешендә. Мина исә бу билгеләр артына яшеренгән вакыйгаларны табарга кирәк.
Тик моны аңлаганчы, берничә еллар үтте. Карт исә мыгырдавында булды. Ул,
кәефенә карап, әле үзенен бүгенге «мин»е, әле кичәге «мин»е белән сөйләшә бирде.
Зариф картнын үлеме дә үзенчәлекле булды.
Карт, гадәтенчә, капка төбендәге эскәмиядә сөйләнеп утыра.
— Зариф, син «Аждаһа коесы» сортына ничек карыйсын? Беләм, син бу чәйдән Көнчыгыш Төркестанда авыз иттен. Зариф, нигә эндәшмисен? Нигә җавап бирмисен?, йоклыйсын мәллә? Шунын кадәр озак йоклап була дип уйламаган идем. Зариф, мине ишетәсенме?
Карт берара тынып калды. Аннары, торып, өенә кереп китте, җеназа өчен кирәкле бар нәрсәне хәстәрләде, бер малайны, иртәгә ясин чыгарга килсен дип, муллага йөгертте.
Кичен исә Зариф карт өстенә үзенен өй түбәсеннән зур боз кантары төште. Соныннан, шуны сизмәскә сон дип, үз-үземне озак битәрләдем. Үлем шулай үкенечле була инде, нишлисен.
Исламбәк Топчибаш сөйләгәннәрнен бик аз өлеше генә болар. Күп нәрсәне анлап җиткермәсәм дә, үземнен карашымны белдерергә хакым бар дип санавым аркасында, безнен арада бәхәсләр дә кабынып ала. Анлау дигәннән, бу турыда Мәхмүт Топчибашнын үз фикере булган. Улы Исламбәк авызыннан ничек ишеттем, шулай китерәм:
«Чын-чынлап анлау анлашу нәтиҗәсендә килми. Ул үзеннән-үзе туа. Мәсәлән, шушы диалогны күз алдына китерегез:
— Ник кайчаннан бирле кулынны кушырып утырасын?
— Чәч үстерәм.
Дөрес, мәгънәсез тоела. Ә мин диалогны менә болайрак анлатам. Үсә сүзен, әлбәттә, чәчкә карата кулланып була. Чәч әкрен генә үсә-үсә дә, ниһаять, син теләгән озынлыкка җитә. Анлый алмаганда да ашыкмаска кирәк. Көннәрдән бер көнне, чәчнен үскәнен күргән шикелле, анламаган нәрсәннен серенә төшенерсен».
Исламбәк Топчибаш өендә башланган әнгәмәләр, бәхәсләр кайчакларда конторда, йә булмаса юл унаендагы кәһвәханәләрдә дә дәвам итте.
— Зариф карт ул — персонаж, анын кебекләрне тиз генә анлап булмый,
— ди ул, тәрәзәдән Галат күпере аша агылган халык ташкынына карап.
— Әти дә, мин дә аны кызыклы шәхес дип санадык. Ни өчен икәнен беләсенме?
Ул безнен тирәдә бөтерелгән официантка кәһвә китерергә кушты да сүзен дәвам итте.
— Чөнки Зариф карт, әйтерсен кулыннан эләктерә дә шундый урынга илтә, син анда үзеннен киләчәген һәм үткәнен белән сөйләшә аласын. Әтинен мона исе китә иде. Хәтерлисенме, анын хикәясендә чит-ят җил бар иде? Вакытлар узу белән, әти Зариф картнын табигыйлыгына ышана барды. Инде картлык бусагасын атлагач, болай дигән иде: «Мисал өчен, бүлмәгә кереп булмый, ди. Киләчәк тә сина шулай тоелыр. Тик анлап кына бетермисен: тырышсан, барыбер үтә аласын. Әйтик, сәгатьне уятыр өчен иртәнге җидегә куясын. Бу — син иртәнге көнен белән бәйләнешкә керден, дигән сүз. Яки чәй пешерәсен. Башта чәйнекне кайнар су белән әйбәтләп чайкыйсын, аннары озаклап чәй сайлыйсын, кашык белән үлчәп саласын. Бөтен торышын белән шуңа йотыласын һәм үз-үзенне тотуыннан ярарга тырышуын күренеп тора. Кемгә? Үзеңнең киләчәгенә — берничә минуттан бу чәйне эчәргә тиешле кешегә — сина.
Моннан тыш, таныш булмаган киләчәк белән дә үзара бәйләнеш булырга мөмкин. Берничә көннән генә (яки атнадан, айдан — кая язасын) укыячагын белгән хәлдә, дустына хат язасын. Әмма шунын кадәрле вакыт күчеше көтелсә дә, хат аласы кеше сине тынлап торган шикелле, ана хисләренне бушатасын. Тагын шуны әйтим, язучы да кәгазьгә уй- фикерләрен төшергәндә киләчәк белән сөйләшә, чөнки ул үзенен әсәрен ун, хәтта йөз елдан сон да укыячакларына ышана.
Мыегына чорна: киләчәк белән бәхәстә — отасын, чөнки әле ул булмаган; ә үткән белән бәхәстә — оттырасын, ул безне үз иркенә буйсындыра. Сонгы сүз минеке дип
уйлыйсын, әмма ул тиешле кешесенә барып җитә алмый һавада эленеп калырга да мөмкин. Леонардога кычкырып маташасын — ул дәшми. Ибн Рөшдигә яисә Габденнасыйр Курсавига мөрәҗәгать итәсен
— тик алар синен белән сөйләшергә дә теләми. Киләчәк белән диалогларын алар:
— Мин инде әйтәсен әйттем, кабатларга теләмим, — дип кырт кисәләр.
Мавыгып киттем, ахры, — Исламбәк Топчибаш туктап, тын алды.
— Әтинен бар фикерләрен әйтеп бетерү мөмкин түгел. Кызганыч, язып куя торган гадәте булмады.Үзенчә, һәр әйткән сүз ташка чокып язылган кебек, һавада да язылып калыр, дип уйлый иде. Әтием, төшенгәнсендер, башкалардан аерылып торган шәхес, аны Истанбулда, Иске Шәһәрдә һәм, гомумән, үзе булган җирләрдә әле дә хәтерлиләр.
Без кәһвәханәдә кечкенә чәшкәләрдән кәһвә йоткалап утырабыз. Кемнәрдер кальян тарта, залда зәнгәрсу төтен эленеп тора. Әкренләп тәрәзә артында карангылык канат җәя. Килүчеләр дә артканнан-арта бара. Исламбәк Топчибаш аларнын сәламнәренә, елмаеп, җавап кайтара.
— Беләсенме, әти дә, картайгач, Зариф карт кебек үзалдына сөйләнә башлады. Күпләр «түбәсе китте Мәхмүтнен» дип санады. Әмма мин анын үзенен кичәгесе һәм үзенен иртәгесе белән сөйләшкәнен анлый идем. Менә, диалогын кесә дәфтәремә теркәп бардым, — дип, куен кесәсенә тыгылды. Тынла:
— Мәхмүт, ишетәсенме, мин сина шуны әйтергә телим?
— Әйе, кадерлем.
— Мина синен тавышын ошамый.
— Киләчәкнен үз тавышы, Мәхмүт, әле аерырга өйрәнмәденмени?
— Мин сина шуны әйтергә телим.
— Әйт.
— Бервакыт безнен милләт үзенен киләчәгенә мөрәҗәгать итәчәк, әмма җавап ишетмәячәк.
— Син нәрсә сөйлисен, Мәхмүт?
— Күзләренне ач, Мәхмүт.
Исламбәк дәфтәрен япты да кесәсенә шудырды.
— Сүзен сүзгә язып бардым.
Бертын сүзсез утырдык. Тирә-яктагылар нард, шахмат уйныйлар. Безнен янга официант килде:
— Исламбәк бәй, шахмат китеримме?
— Кирәкми, бүген бездә башка уй-ният, — диде ул, мина күз салып. Бу уеннарнын берсе дә мина таныш түгеллеген чамалагандыр дип беләм.
— Менә кәһвәдан баш тартмабыз.
Кәһвә китерделәр.
— Мин сине монда тикмәгә генә алып килмәдем. Игътибар иткәнсеңдер, Истанбулда кәһвәханәләр бик күп, чөнки мондагылар кәһвәсыз тора алмый.
— Дөресен әйткәндә, бу эчемлекне аңлап бетерә алмадым, — дидем мин.
— Мөхәммәд пәйгамбәр бик каты авырып киткәч, аның янына Җәбраил фәрештә килеп, Кәгъбә ташы шикелле кара бер эчемлек эчергән, ди. Шуннан пәйгамбәр савыккан һәм көче артуын сизгән.
Исламбәк Топчибаш, сүзләрне шуннан тартып чыгаргандай, чынаяк төбендәге кәһвә куесына карап сөйләде..
— Бу эчемлекнең асылын аңламадым, дисең инде. Тирә-ягыңа кара әле.
Кәһвәханәдә бер буш урын да калмаган. Һәркем үзен өендәге кебек хис итә: сөйләшәләр, көлешәләр, кыскасы — шау-гөр киләләр.
— Йә әйт, тагын кайсы эчемлек шуның кадәр кеше җыя ала?
Тирә-юньдәгеләргә күз салгач, башка бер фикер килде: урманда агачлар бергә чайкалган кебек, мондагыларның чырайларында да ниндидер уртаклык сизелә.
— Беренче кәһвәханә 1554 елда Константинопольдә төзелгән. Аннары инде
киткән... Ләкин...
Исламбәк Топчибаш сүзен бүләргә мәҗбүр булды. Якында гына шахмат уйнап утырган икәү нәрсәдәндер эләгешеп китеп, шактый зур гауга куптардылар. Тегеләр тынычлана төшкәч, ул җөмләсен дәвам итте.
— Кәһвәханәләрнең төтенле бүлмәләрендә җыелган халыкта гомуми фикерләр туарга мөмкин. Тәртипсезлек, чуалышлардан котлары очкан хөкүмәт башлыкларына мондый хәлләр ошамый, әлбәттә. Мәсәлән, солтан Мәхмүт Дүртенченең кәһвәханә тотучыларны һәм анда йөрергә яратучы ике йөзләп кешене җәзага тартырга кушуы билгеле. Икенче көнне үк шәһәрдәге бар кәһвәханәләрнең ишегенә йозак эленгән. Бу хәл исә кәһвәга мөкиббәннәрнең чынлап та баш күтәрүләренә китерергә мөмкин. Моны аңлаган киңәшчеләре һәм вәзирләре хакимнең фикерен үзгәртә алганнар. Ярый әле теге үз кул астындагыларның сүзен җиргә салып таптамаган.
— Шулай, безнең монда килүебез тикмәгә генә түгел, — диде ул. — Чөнки сүз тагын әтием Мәхмүт Топчибаш турында барачак. Миңа калса, аның тормышыннан алынган вакыйгалар сиңа да кызыклы тоелыр.
Истанбулга килеп чыкканда Мәхмүт Топчибашка 26 яшь була. Аның бу Бөек шәһәргә килүенең сәбәбен хәзер тәгаен генә әйтеп биралмыйм. Бәлки игенчеләр белән бергә базарга килгәндер, эш эзләп килүе дә ихтимал, чөнки татар качакларына Анталия җирендә тормыш итү җиңел булмаган. Өстәвенә, гаиләсендә өч баласы бар. Мин иң олысы, ул вакытта сигез яшьтә булганмын.
Аның кесәсендәге акчасы кунакханәдә төн кунып чыгарга гына җитәрлек булган. Кичен кунакханәдә урнашкан кәһвәханәгә төшкән. Кеше шулкадәр күп, утырырга урын да калмаган. Нәкъ мондагы кебек, анда да шахмат уйнаганнар. Мәхмүт Топчибашның аңарчы шахмат фигураларын, алар белән ничек йөреш ясаганнарын күргәне булмаган. Үзең дә аңлагансыңдыр, әти бик дулкынланган. Агачтагы сызыклар, акылы авышканнарның мыгырдаулары белән иләсләнгән кеше шахмат уены белән кызыксынмый каламы? «Өстәвенә, — диде әти соңыннан, — яхшы уенчы һәрвакыт мөмкин булган йөрешләрне алдан уйлап, киләчәк белән аралаша. Шахмат ул — символлар белән эш иткән математика фәненә тартым. Әмма кешеләр бу символларның табигый нигезе турында бөтенләй онытканнар. Ә бу табигый нигезнең үзендә киләчәккә күз салу мөмкинлеге бар».
Мәхмүт Топчибаш берничә көн рәттән кәһвәханәдән чыкмый уенчыларны күзәткән. Көтмәгәндә, кайсыдыр ана уйнарга тәкъдим иткән. Ул риза булган һәм, уенда җинеп чыккач, үзе дә шаккаткан. Аннары уен артыннан уен киткән, һәм аларнын барысы да җинү китергән. Кесәсенә акча керә башлагач, ул авылга кайту уеннан ваз кичкән.
Бервакыт уен барышында Мәхмүт Топчибаш үзендә кемнендер карашын тоя һәм як-ягына карана. Тәрәзә янындагы өстәл артында утырган әфәнде икән ул. Икенче көнне дә бу әфәнде шул ук урында кәһвә йоткалап утыра. Шулай берничә көн үткәннән сон, официант Мәхмүт Топчибаш янына килеп:
— Гаяз бәй сезнен белән сөйләшергә тели, рәхим итеп, анын өстәле янына барсагыз иде, — ди.
Бу шул — аны күзәтеп утырган әфәнде була. Әти үзенә тәкъдим ителгән урынга утыра.
— Гадәттә мин Бишекташта — өем янындагы кәһвәханәгә йөрим. Сонгы арада аягым никтер монда тарта, — дип сүз башлый Гаяз бәй. — Шәп уйныйсын. Күрәм: синдә тоемлау көче бар. Иртәгә иртән минем конторга сугыл әле, — ди.
Ул вакытта бу кеше турында бер ымы белән аккан елганы кире якка бора, кичке ашка тау йота, дингезне эчә ала, дип сөйләгәннәр. Тагын көнгә берничә тапкыр киемен алыштырып, шуна ярашлы иттереп исемен дә үзгәртә, — дигән сүзләр дә йөргән. Кәһвәханәгә һәрвакыт йөрүче берәү, Гаяз бәй ишек артындагы кешенен үзе кергәнче үк кем икәнлеген әйтеп бирә ала, дип әйткән, имеш.
Гаяз бәй — акчалы кеше. Әтием фикеренчә, мондыйлар өч төркемгә бүленә.
Беренчесе — ин кин таралганы. Ана акчанын ни икәнен анлаган кешеләр керә. Икенчеләр теләкне акчадан алда куялар, ин сирәк очрый торган өченче төркем — теләктән алда нәрсә торганын анлаучылар. Гаяз бәй сонгы төркемгә карый. Шулай итеп, ул Мәхмүт Топчибашнын үзенә кирәкле кеше икәнен бер күрүдә сизә. Шуна ярым надан авыл егете булуына карамастан, ул аны канаты астына сыендыра һәм фирмасында шактый җитди урын тәкъдим итә. Гаяз бәй ялгышмый: Мәхмүт Топчибаш бу эшне тиз арада үзләп, фирманын табышын икеләтә арттыра. Гаяз бәй кысмыр булмаган, яхшы хезмәткәрләре өчен акчасын жәлләмәгән. Берникадәр вакыттан Мәхмүт Топчибаш та баеп киткән, йорт сатып алган һәм Анталиядә калган гаиләсен алып килгән. Шулай итеп, без Истанбулда төпләнгәнбез. Тормышыбыз кискен үзгәрде — матур киенү, тәмле ашау мөмкинлеге туды. Фәкыйрьлеккә ияләшкән кебек, яхшыга да бик тиз ияләштек.
Гаяз бәй белән әтием шактый якынаеп, кичләрен Бишекташ кәһвәханәләренен берсендә шахмат уйнап үткәрделәр. Мин аларнын уеннарын күзәтергә ярата идем. Башка уенчыларнын күзләреннән бөркелеп торган хәйлә, мәкер дигән нәрсә аларда бөтенләй дә булмады. Читтәгеләргә алар уеннан битәр тыныч кына әнгәмә корып утыралар кебек күренгәндер.
— Әти Гаяз бәйне зур хөрмәт белән искә ала иде, — диде Исламбәк Топчибаш һәм чираттагы кыйссаны тәкъдим итте. Мин ана үземчә «Гаяз бәй сандыгы» дип исем бирдем.
Гаяз бәй сандыгы
Мин беркайчан да Гаяз бәйне ахыргача белеп бетерә алмадым.
Бервакыт ул мине өенә чакырды. Эш буенча аларда берничә тапкыр булганым бар иде, монысында да сөйләшү өчен чакыргандыр дип уйладым, чөнки сәбәпсез генә килер дәрәҗәдә якынаймаган идек әле.
Ул мине чәй эчү сылтавы белән кунак бүлмәсенә дәште. Ишектән керүгә, күзем стена буенда бастырып куелган Солтан Әхмәт мәчетенә охшатып ясалган кеше ярым биеклегендәге зур сәгатькә төште. Икешәр касә чәй эчәргә өлгердек микән, сәгать дүртне сукты. Хәер, сукты дип әйтү дөрес булмас, бик матур көй янгырады. Хуҗа сәгать эченнән ишетелгән бу көйне борынгы марш дип анлатты.
— Алтын Урда язмышы хәл ителәчәк Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы каты сугышта шушы марш янгыраган, — дип өстәде ул.
— Музыкантлар барысы да кырылып беткән, әмма Туктамышнын исән калган бер сугышчысы бу көйне отып алган. Ул, атына атланып, бу көйгә сызгыра-сызгыра, кыпчак далалары буйлап чапкан һәм балаларына тапшырган. Берничә гасыр буе далалар буйлап күчеп йөри торгач, көй Кемердагы сәгать остасына килеп ирешкән.
— Игътибар белән тынлале, — диде ул. — Вакыт сынаулары да баса алмаган җинү тавышларын ишетәсенме?
— Әйе, ана дала җиле белән сызгырган тавыш та өстәлгән димме.
— Синен булган егет икәненне белә идем. — Гаяз бәй канәгать елмайды. — Әйдә, мин сина бер сандык күрсәтәм, — дип, ул мине үзе белән барырга әйдәде. Өйдә исә адаша торган: бер бүлмә аша икенчесенә, аннары өченчесенә һәм башкасына үтәсе, ул арада бер-берсеннән тигез ераклыкта тәвә кошы йомыркалары яткан ике яклап ишекләр тезелеп киткән коридорга килеп чыгасын. Йомыркаларга аптырап каравымны сизеп, хуҗа, алары төрле хәшәрәтләрне, үрмәкүчләрне куркытыр өчен, дип анлатты.
Ниһаять, ин ахыргы бүлмәгә кердек. Ул мине почмакта торган тимерләнгән бик зур сандык янына алып килде.
— Аксарай базарында сатып алган идем. Күрәсенме, ничек матур эшләнгән?
Чынлап та, сандык искиткеч матур бизәкләр белән каплап алынган. Бераз сокланып торгач, хуҗа капкачын ачты. Анын буш икәнен күреп, Гаяз бәйгә
аптыраулы караш ташладым.
— Менә кара, монда икенче төп бар. Аннары өченчесе, дүртенчесе китә.
— Барысы ничәү инде?
— Күпме булуы синен өчен мөһим түгел.
Өйгә китәр алдыннан:
— Шушы сандыкны күрсәтү өчен генә чакырган идегезмени? — дип сорадым.
Ул шаккатты:
— Нәрсә, бу азмыни?
Әгәр бер төшем белән бәйле булмаса, бу сандык вакыйгасы әллә кайчан башымнан очкан булыр иде инде. Гомерен буе төш күрәсен, әмма шулар арасыннан берничәсе (бәлки берседер?) генә хәтердә уелып кала. Бу төш тә бик озак вакытлар күнелемнән китми азаплады.
Гаяз бәй өендә йөрим икән. Кунак бүлмәсендәге Солтан Әхмәт мәчетенә охшатып ясалган теге сәгать янына килеп басканмын.Үзем дә сизмичә, андагы манараларны санарга керешкәнмен, имеш. Саныйм-саныйм
— һич исәбенә чыга алмыйм икән. Ул да түгел, сәгатьтәге манаралар саны чынлыктагыга туры килми, имеш. Уянгач, хикмәтенә төшенергә маташтым. Сонрак анладым: мәчет рәвешендәге сәгать чынбарлыктагынын күчермәсе, төш — шулай ук, димәк, күчермәдән күчермә булганда, ялгышлык китәргә мөмкин икән.
Шулай итеп, Гаяз бәйнен өендә күпме йөргәнмендер, төштә вакытны чамалап булмый, ин сонгы бүлмәгә килеп терәлдем. Тик урынымнан кузгала алмыйм, башыма кереп оялаган нәрсәнедер күрми калдым дигән уй артка борылырга куша. Нишлим, әмергә буйсынып, әкрен генә кирегә киттем. Бүлмәләрнең берсендә стена кырыенда, ниһаять, башта искәрми үткән карангы чокырны күреп алдым. Якынрак килдем һәм аска таба төшеп киткән баскычны шәйләдем. Басмалар буйлап төшә башладым, монарчы Гаяз бәй телгә алмаган аскы катка җиттем. Ишекләр тезелеп киткән озын коридор буйлап атлый торгач, икенче башына барып чыктым һәм шундый ук карангы чокырга тап булдым. Баскыч буйлап тагын да аскарак төштем. Шулай берничә тапкыр дәвам итте: коридор буйлап барам да аска төшәм икән. Ниһаять, сонгы басманы атлауга, гаҗәпләнүдән катып калдым — кабат баштагы урынга килеп чыкканмын.
Кунакханә бүлмәсендә Гаяз бәйне очраттым.
— Аста ничә кат бар сон сезнен? — дип сорадым.
— Анысы синен өчен мөһим түгел, — дип җавап кайтарды ул.
Төшем шул урында өзелде. Нишлисен, әдәби әсәрдә тәмамлау булса, театрда пәрдә төшсә, кино беткәч, титрлар чыкса — төштә бу мәҗбүри түгел.
Ярар, төшләр турында күпкәрәк китте, ахры. Монысын да Гаяз бәйгә бәйләнешле булганга гына сөйләдем.
Истанбулда төпләнеп, Гаяз бәй фирмасында эшли башлагач, төштә генә күреп була дип уйлаган дөнья рәхәтенә чумдым. Миннән көнләшкәннәр: «Анар җеннәре дә булыша», — дип сөйләгәннәр. Әйдә, сөйләсеннәр. Минем исә көннәрем эш белән үтте: сөйләшүләр, килешүләр, очрашуларда сүз акча турында барды, табышлар саналды, һәр килер бүленде. Мин баш күтәрми эшләдем. Акча ару-талуны оныттырды. Мина Анталиядән алып килгән гаиләмне — хатыным, өч баламны һәм туачак өч нарасыемны киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Сон, өчәү җитмәгәнмени, диярсез. Килешәм. Әмма каныбызда борынгыдан килгән, ыруын бетәргә тиеш түгел, дигән канун һаман үз көчендә иде әле.
Бар нәрсәм җитеш: өем, мине туендырган менә дигән эшем, балаларыма белем бирер мөмкинчелегем бар. Иртәгеге көнем өметле. Тик көннән-көн мине тынгысызлык били бара. Әйтерсен, бүлмәдән бүлмәгә нишләргә белмичә тинтерәп йөрим. Төшләремнен дә рәте китте, нигәдер үземне гел бәхетсез итеп күрәм. Көннәрен гел бертөрле үтә, шунадыр, диярсен. Билгеле бер вакыттан сон мал-мөлкәт, байлык канәгатьләнү китерми башлый, аны даими яшәү мохите итеп кабул итәсен
икән. Аннары үз-үзенә ачынып сорау бирәсен: шушы идемени инде бар теләгем?
Ул елларда, ничектер, Сәетбәк ишан белән аралаша башладым. Ул мина бер гыйбрәтле кыйсса, сөйләде. Дөньяда бер адәм яшәгән. Бай булганга, җаны ни теләгән — шуны эшләгән. Төрле җирләргә сәяхәт кылган, кыйммәтле әйберләр, матур-матур хатыннарнын мәхәббәтен, фәкыйрьләрнен төшенә дә кермәгән нәрсәләрне сатып алган. Әмма бервакыт тормышында кара полоса башланган, хәтта дөньядан туеп, үз-үзенә кул салыр дәрәҗәгә җиткән. Тора-бара бар мөлкәтеннән колак каккан: янгын чыгып, йорт- җире көлгә әйләнгән, байлыгы һәм җирләре сатлык адвокатынын хәйләсе белән башка берәү кулына күчкән. Бер сүз белән әйткәндә, бар байлыгы җилгә очкан, һәм ул көч-хәл белән очын очка ялгап яшәргә мәҗбүр булган. Уйлана торгач, Аллаһы Тәгалә әүвәл борчу-хәсрәт биреп, шул юл белән үзен үлемнән коткаруына, тормыш өчен көрәшкәндә генә анын кадере булуына төшенгән.
Кыйссадагы каһарман урынына үземне куеп карадым. Бар малымны югалту — мина файдага булыр идеме? Җанымны сыкратып торган тынгысызлыктан коткарыр идеме? Бу чагыштыру урынсыз икәнен беләм, чөнки мин булганыннан канәгать. Мин әле — беренче буын баймын. Тырнак астыннан элеккеге тормышымнын пычрагы да чыгып бетмәгән. Юк, күктәгеләр ихтыяры белән бүләк ителгән тук, җитеш тормышымда түгел канәгать булмавымның сәбәбе.
Шулай аптырап йөргән көннәремнең берсендә, Җамалетдин исемле күренекле бер әфәнде төшке ашка чакырды. Аның белән мине сәүдә эшләре бәйли иде. Өстәл янында безнең даирәдән тагын берничә кеше утыра. Үзенең өстенлеген күрсәтү өчен, хуҗа күркәдән ким кабарынмады. Сүз дә юк, арабызда иң бай, иң атаклы Җамалетдин бәйнең моңа хакы бар, тик болай кылануы аны көлке кыяфәттә күрсәтә. Мин дә уенга кушылып, акчам һәм урын-дәрәҗәмне күздә тотып, мөмкинлекләрем турында шапырынырга тотындым. Аннары саф һавага чыгып, Босфор дулкыннары, акчарлакларны күзәтеп торганда гына, үземнең нинди мыскыл хәлдә калуымны абайладым.
Кичерешләремне Сәетбәк бәй белән уртаклашкач, ул мине җитәкләп диярлек өенә алып китте. Кулыма иске-москы тоттырды да:
— Ки! — дип боерды.
Хәерче киемнәренә төренеп, ишан кушуы буенча Эдирне-Капи зиратының капкасы төбендә утырган башка фәкыйрьләр янына чүмәштем.
— Тәкәбберләнмә, — диде Сәетбәк, — һәр үткән-барганнан хәер сораш.
Миләрне кайнатырлык эссе көн. Кулымдагы бакыр савытка чылтырап төшкән акча тавышына башымны күтәреп карыйм. Алдымда — бөтенләй икенче дөнья, астан өскә караганда кешеләр башка икән.
Хәер өстәп утырганда, үз алдымнан нинди генә йөзләр үтмәде: араларында хәлгә кереп җәлләүчесе, ярдәм итәргә теләүчесе белән рәттән җирәнеп караучысы, бурычын гына үтәүчесе дә, бернәрсә аңлатмаучы җансыз чырайлысы да бар иде.
Көн азагында яныма бер кеше килде дә сыртыма камчы белән сыдырды. Авыртуга тешемне кысып түздем, чөнки бу адәмне Сәетбәк җибәрүенә шикләнми идем.
Бу хәлләрне башта ук уен кебегрәк кабул иттем, әмма никадәр генә кызык тоелмасын, ул да тормышымны үзгәртә алмады.
Берничә көн үземне тынычлангандай хис иттем, ишанның бу сабагы урынлы кебек тоелды. Тик танышларым белән очрашу, кеше арасына чыгу — мине янә элекке халәтемә кайтарды.
Нәрсә телим соң мин? дигән сорауга җавабым ап-ачык: миңа — тагын да күбрәк акча, дан һәм хөрмәт кирәк. Миңа карап башкаларның күзләре януын телим. Башкалардан өстен булу кирәк миңа. Шуннан ни? дип сорыйм үз-үземнән. Меңләгән кеше нәкъ шуны тели.Тик эш башкада: андый теләкләрнең чынга ашмасын беләм, әмма, запойга киткән эчкече кебек, барыбер шул турыда гына уйлыйм.
Берзаман шуңа барып җиттем: зуррак уңышка ирешкән саен, шуның кадәрле үк бушлык тоя башладым. Түзмәдем — Гаяз бәй янына килдем:
— Мин Анталияга кайтырга булдым.
Ул кунак бүлмәсендә, кәнәфидә утыра. Солтан мәчетенә охшатып ясалган сәгать ике туларга унбиш минутны күрсәтә.
— Нәрсә, башлаган эшеңне ташларгамыни исәбең? — дип сорады Гаяз бәй.
— Әйе.
— Юкка. Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан тайпылырга ярамый.
— Кайчак дөрес юлдан баруыбызга ышанып бетмибез бит, — дидем мин, карулашып.
Гаяз бәй урыныннан торып, бүлмә буйлап әйләнеп килде. Сүзне Истанбул кәһвәханәләренә, кальян тартуга борды. Миңа таныш булмаган кальян тартучыларның исемнәрен атады.
Ике тулганын искәртеп, сәгать эченнән көй агылды.
— Сәгать җидегә Рәхим кәһвәханәсенә кил әле, — диде Гаяз бәй.
Инде анын яклавына мохтаҗ булмасам да, чакыруын аяк астына саласым килмәде.
Кояш офык артына тәгәри. Шәһәрдә ут алганнар. Шул утлар яктысында күккә ашкан манараларга сокланып, Рәхим кәһвәханәсенә атлыйм. Ишектән керүгә, хезмәтче малай каршы алып, мине Гаяз бәй утырган өстәл янына озатып куйды. Кеше азлыкка гаҗәпләнеп, карана-карана, күрсәтелгән урынга утырдым.
Гаяз бәй, төтенгә уралып, ашыкмый гына кальян тарта. Үземнен ниятләрем турында әйтә башлауга, кулы белән ишарәләп туктатты да, мина мундштук сузды.
Монарчы татып карамаган төтенне эчкә суырдым. Ул арада яныбызга кәһвәханә хуҗасы Рәхим килеп җитте. Бу кешегә карап, гомерен кояш яктысы күрми шушы дүрт стена арасында үткәрә, ахры, дип әйтерлек. Тән тиресе, төтен эченнән саркылган шәм ялкынына охшап, саргылтым төстә, ә кыркылган башы кипкән кабакны хәтерләтә, күзләре без кебек, сине үтәли тишеп карыйлар.
— Кальян ничек, шәпме? — дип сорады ул.
Җавапны Гаяз бәй бирде:
— Бүген төтене искиткеч.
— Кадерле кунакларым өчен генә тотам, күмердән тыш кипкән дөя тизәге өстим, — диде Рәхим. — Әтидән өйрәнеп калдым, ул анын остасы иде, чөнки анарга солтаннын үзе өчен әзерләргә туры килгән.
Без дәшми-нитми тартуыбызда булдык, Рәхим безне игътибар күрсәтелергә тиешле кешеләр санап, сөйләвен дәвам итте.
— Беренче карашка дөя тизәгенен искитәрлек берние юк сыман, әмма барысы да анын кайдан җыелган булуына бәйле. Әти әйтүенчә, ин шәп урын — Дәмәникъ белән Алеппо кәрван юлы уртасында. Елга бер тапкыр мин дә үз хезмәткәрләремне шунда җибәрәм. Шул алып кайткан җитә, чөнки кальянны чын-чынлап тарта белүчеләр әллә ни күп түгел. Менә, Гаяз әфәнде, сезнекенә, үтенечегез буенча, төелгән энҗе белән хуш исле үлән өстәдем.
Гаяз бәй, рәхмәтен белдереп, башын селкеде.
— Нәрсәсе белән шәп сон ул дөя тизәге? — дип сорадым мин.
Рәхим болай дип җавап бирде:
— Әкрен һәм озаклап черүе белән. Тынлагыз әле, хөрмәтлем. Кеше гомерен мин йөгереш белән тинләр идем. Йөгерәсен-йөгерәсен дә берзаман хәлен бетеп, атлар-атламас хәлгә киләсен, йә бөтенләй туктап каласын. Дөя тизәгенен черүе дә шуна охшаш. Менә шуна андый кальянны тартканда, дөянен салмак адымнарын тоясын, ди торган иде әти.
Рәхим, сүзен тәмамлап, хезмәтегезгә һәрвакыт әзермен, дип, китеп барды.
Берникадәр вакыт сүзсез генә кальян тарттык. Каршымда утырган Гаяз бәйнен төтен эченнән күренгән йөзе, Рәхим әйткәндәй, салмак кына селкенгән кебек тоелды.
Кәһвәханәгә әкренләп кеше җыелды, шау-шу да арта төште. Бар да дулкынланган, ни турындадыр сөйләшәләр.
— Хөрмәтлем, нәрсә булган? — дип сорадым күрше өстәлдәге ир- аттан.
Анын әйтүенчә, озакламый монда империянен ин оста шахматчысы Гассан Мәмәт юл унаенда кереп чыгачак икән. Бу хәбәрне ишетүгә, йөрәгем каты-каты тибәргә тотынды. «Әллә уйнап караргамы?» — дигән уй килде башыма. Тирә-ягымдагылар исә оста каршына кемне утыртырга дип бәхәсләшәләр. Берсе: «Мәхмүт Топчибашны!» — дип кычкыруга, бар да мина борылды. Әгәр Гассан Мәмәт каршы килмәсә дип, ризалыгымны сиздердем.
Бөек шахматчы ике кеше озатуында килеп керде һәм тәкъдим ителгән урынга утырды. Бер чынаяк кәһвәсын да эчәргә өлгермәде, аны ир-атлар уратып алдылар һәм, кызып-кызып, ни турындадыр сөйләргә тотындылар. Уйнарга кыстадылар, ахры. «Мәхмүт Топчибаш...иртәге көн белән...» дигән сүзләре генә ишетелеп калды. Гассан Мәмәт минем якка борылып карады. Бер генә секундка карашларыбыз кисеште. Анын кешеләре килеп, мэтрнын минем белән уйнарга риза булуын белдерделәр.
Кара-каршы утырып, уенны башлап җибәрдек. Безне сырып алган ир- атлар тын да алмый уенны күзәтәләр. Колагымда Гаяз бәй өендәге сәгать чыгарган марш янгырагандай булды. Кайчандыр ул Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы хәлиткеч сугыш алдыннан янгыраган булса, бу юлы сугыш кыры шахмат тактасы белән алышынды.
Читтәрәк, ике кулын күкрәгенә кушырып, Рәхим басып тора. Ирен читенә эләгеп калган елмаюыннан, анын нәрсәдер белүе сизелеп тора.
Уен билгеләнгән вакытта тәмамланды. Мин оттым. Бу хәл һич көтмәгәндә булды: Гассан Мәмәт белән тамашачылар гына түгел, үзем дә шаккаттым. Тирә-якны шатлыклы тавышлар күмде. Оста, җинелүен танып, кулымны кысты. Мина мактау арты мактау яуды. Мин — җинүче, сөенечемнән бер баш югары күтәрелдем, күктәгеләр исә минем хөрмәткә җинү маршын уйнадылар. Дулкынланган тамашачылар кулларына күтәрделәр, йөзләгән, менләгән куллар мине күккә чөйделәр. Дулкынланудан җир белән күкне аермас хәлгә җиттем. Аннары барысы бергә төтенгә әйләнде. Төтен эченнән Гаяз бәйнен йөзе күренде. Ул элеккечә минем каршымда утыра һәм ашыкмый гына кальян тарта.
Мин, аптырап:
— Гассан Мәмәт кайда? — дип сорадым.
— Кем сон ул? Беренче тапкыр ишетәм, — диде ул, гаҗәпләнеп.
Тирә-ягыма каранам. Бар да, тыныч кына гәпләшеп, кәһвә эчәләр. Мина игътибар итүче дә юк.
— Бүгенгә җитәр, — дип, урынымнан тордым да Гаяз бәй белән саубуллаштым.
— Кая ашыгасын, — диде ул, гаҗәпләнеп. — Иртә бит әле.
Урамга чыккач, күкрәгемне тутырып, дингез һавасы суладым. Кояш инде баткан, куе карангылык эченнән манаралар чак-чак кына шәйләнә. Йөрәгем тынычланып җитмәгәнгә, извозчик яллап тормадым, җәяү генә атларга булдым.
— Кирәк бит, ә, үзенә-үзен зыян салу аркасында нинди генә хәлләргә юлыкмыйсын!
Янымнан үтеп баручынын сүзләрен ишетеп:
— Сез нәрсәне күз алдында тотасыз? — дип сорарга мәҗбүр булдым.
— Нигә чит кеше сөйләшкәндә тыгыласыз? — диде ачулы тавыш. Борылып карасам, анын янында иптәше бар икән. Гафу үтенергә туры килде.
Салкынайтып җибәрде. Йөзләрчә тапкыр үтелгән юл, тизрәк өйгә кайтыр өчен адымнарымны кызулатам.
Артымда кемнендер мышнаганы ишетелде.
— Туктагыз! — дигән тавышка артыма борылдым. Тыны кысылган берәү мине куа килә иде.
— Мәхмүт әфәнде! — диде ул, көчкә сулышын алып. — Без сезне инде көне буе эзлибез. Әле генә Рәхим кәһвәханәсеннән өйгә кайтып китүегез турында әйттеләр. Сез хәзер үк солтан сараена барырга тиешсез.
Ул арада яныма югары даирә кешеләре генә утырып йөри торган экипаж килеп туктады.
Тәкъдим ителгән урынга утырдым. Яныма әлеге адәм урнашты.
— Кузгал! — дип боерды ул кучерга.
Экипаж алга ыргылды.
— Вакытыгыз бик аз, — дип аңлатты озатучым. — Белмим, ничек шулай килеп чыккандыр, сезгә вакытында хәбәр итә алмаганнар. Гафу сорыйм.
Яңа гына тынычлана төшкән йөрәгем кабат урыныннан купты. Тирә- якка карангалап, кая таба баруыбызны чамаларга тырышам. Элек якынына да килү тыелган җирләрдән бара торгач, каравыл каланчасы янына җиттек. Сакчылар, берсүзсез, солтан сарае урнашкан территориягә үткәреп җибәрделәр. Аны-моны абайлап өлгергәнче, экипаж матур итеп уелган биек ишекнең зиннәтле баскычы янына килеп тә туктады.
Каршы алырга чыккан хезмәтчеләр шунда ук безгә ташландылар. Берсен- берсе бүлдереп:
— Тизрәк! Хәзер сезне чакырачаклар, бер генә секундка да соңларга ярамый! — диештеләр.
Мине, ашыктырып, зур залга алып керделәр. Зал уртасында рәтләргә тезелеп, таныш түгел кешеләр басып тора.
— Урыныгыз менә монда, — дип, бер хезмәтче мине сафның иң башына китереп бастырды.
Нәкъ шул вакытта минем исем яңгырады:
— Мәхмүт Топчибаш!
Каршыма империянең югары хәрби дәрәҗәсе — генерал формасы кигән берәү килеп басты.
— Солтан хәзрәтләре әмере буенча, — диде ул, — сез «Ватан алдындагы хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнәсез.
Көчле алкышлар астында, аяк астындагы җир авышкандай тоелды. «Ниһаять, теләгем кабул булды, барысы да хаклы рәвештә», — дип сөендем мин, күкрәгемә таккан орденны сыйпап.
Оркестр тантаналы марш уйнап җибәрде. Шулвакыт залның ерак почмагында ике кулын күкрәгенә кушырып торган Рәхимгә күзем төште. Гадәттәгечә, аның ирен кырыйларында саран гына елмаю ябышып калган. Маршны игътибар белән тыңлыйм, анысы Гаяз бәй өендәге теге зур сәгать эченнән чыккан көй икән. Ул да түгел, бар да төтенгә әверелде, һәм каршымда кабат Гаяз бәйнең йөзе калкып чыкты. Мин әле һаман да аның белән Рәхим кәһвәханәсендә кальян тартып утырам икән.
Исемә килеп, күкрәгемә таккан орденга кулымны сузам — ә анда берни юк. Гаяз бәй барысын да аңлагандай елмайды.
— Җитәр! — дидем дә, саубуллашып, кәһвәханәдән чыгып киттем.
Шәһәрне караңгылык чорнап алган. «Кемгә саный ул мине, — дидем мин урам буйлап барганда, Гаяз бәйгә үпкәләп. — Минем белән шаярырга сабый бала дип белдеме әллә?»
Солтан сараена алып киткән юл буенча барырга теләмичә, чаттан борылып икенче урамга төштем. Озакламый тынычлана төштем. «Нәкъ самавыр кайнап чыкканда өйдә булам», — дип уйладым. Сәгать тугыз тулып килә иде.
Юлымда Җамалетдин конторы калкып чыкты. «Дөрес, ул шушы урамда урнашкан». Ишек төбендә исә, кемнедер көткәндәй, хуҗа үзе басып тора. Ул:
— Рәхим итегез, үтегез, — дип керергә кыстады.
Үзем дә сизмәстән риза булдым. Конторда ике хезмәткәр, хуҗаларының әмеренә әзер кыяфәттә эш өстәле артында утыралар.
Җамалетдин миңа:
— Менә хәзер саныйбыз. Кайсыбызның акчасы күбрәк икән, — диде.
— Синең бу тәкъдимең миңа ошамый, — дип, аңар каршы төштем.
— Нәрсәгә бер-беребезне алдарга? Икебез дә чит кесәдәге табышны санап, төннәрен йоклый алмый ятабыз бит. Әйдә, акчаларны саныйк та, шунда нокта куйыйк.
Санарга тотындык. Безгә ике хезмәткәр ярдәмгә килде. Берсе сөяктән ясалган хисап төймәләрен чалт-чолт китерсә, икенчесе кәгазьдә нәтиҗәне билгеләп бара.
Җамалетдин белән шулкадәр кызып киткәнбез, әйтерсең лә сүз кеше гомере турында бара. Банктагы счетлар, акцияләр, күчемсез милек, кыйммәтле әйберләр, кулда булган акча һәм башкалар — берсен дә күз уңыннан төшереп калдырмаска тырышабыз. Әмма боларны тикшереп карау мөмкин түгел, чөнки яныбызда банк күчермәләре дә, күчемсез милек исемлеге, кулдагы акчаны раслаучы бернинди документ булмау сәбәпле, без аларны хәтердән генә әйтәбез.
Барып чыкмас эшкә тотынуыбызны абайлап:
— Җамалетдин, болар бар да — юкны бушка аудару, — дидем. — Мин бит саннарны кубайтып, сине алдый да алам.
— Юк, син алай эшли алмыйсың. Беләсеңме нигә? Синең миннән баерак икәнеңне исбатлыйсың килә. Әмма миңа түгел — үзеңә. Шуңа алдавыңның мәгънәсен күрмим.
Аның белән килешми чарам юк, һәм без эшебезне дәвам иттек. Күпмегә сузылгандыр, тәгаен генә әйтә алмыйм, тик барыбер очына чыктык. Хезмәткәрләр нәтиҗәләрне чагыштырып, җиңүчене игълан иттеләр.
Тагын мин оттым. Бу шулкадәр көтмәгәндә булды ки, йөрәгем күкрәгемнән сикереп чыгар хәлгә җитте. Күңеле төшкән Җамалетдинны юатырга кирәклеген аңлыйм, әмма шатлыклы хисләр күзләремне томалады, куанычымның иге-чиге юк, сөенеч диңгезендә йөзәм һәм шунда контор ишеге төбендә кулларын күкрәгенә кушырып басып торган Рәхимне күреп алам. Караңгы булса да ирен читенә кунган елмаюын да сизәм.
— Рәхим, син монда нишлисең? — дип соравыма, бар дөнья төтенгә күмелде, һәм үземнең кабат Рәхим кәһвәханәсендә утыруымны абайладым. Каршымда исә — Гаяз бәй.
Бу юлы инде кәһвәханәдән саубуллашмый-нитми генә чыгып киттем. Гаяз бәй, синме соң бу дигәндәй, гаҗәпләнеп карап калды. Урам буйлап барганда башыма килгән беренче уй: «Әгәр ул бернәрсә дә белмәсә?» булды.
Юл сайлап-нитеп тормый өй ягына карап атладым. Бераз баргач, адашканымны аңладым. Бар урамнар күптән инде аркылыга-буйга гизеп чыгылган, шуңа бу хәлгә аптырадым. Карана торгач, сәбәбенә төшендем: моңарчы аяк басмаган ишегалдына кергәнмен икән. «Борчылырга урын юк, — дип уйладым. — Менә стенадагы арка аша чыгам да өйгә кайта торган таныш юлга басам».
Арка аша үтәргә теләп алга атладым, әмма күпме генә барсам да аның очы-кырые күренмәде, таш тишеп салынган туннельдән барган кебек атлыйм да атлыйм. Адым саен караңгылык та куерганнан-куера бара.
Бераздан алда тонык кына ут яктысы күренде, тавышлар да ишетелгәндәй тоелды. «Әһә, урамга чыгам икән», — дидем мин, куанып. Яктылыкка таба йөгерә-атлый киттем. Гаҗәпләнүемә, арка мине урамга түгел, ә кеше җыелган ниндидер бер зур бинага чыгарды. Халык җыелыштагы кебек рәт-рәт утырган
3. «К. У.» № 8 да карашын сөйләүчегә төбәгән. Беренче рәттә буш урындык күреп, кыяр- кыймас кына барып утырдым. Як-ягыма каранам: залда руханилардан тыш, европалыларга хас киенгәннәр белән рәттән мөселман киемендәгеләр дә бар, димәк, минем уйлавымча, монда укымышлы халык җыелган.
65
Тынычланып, сүзләренә колак салам: залда ниндидер аз санлы халык һәм анын хокуклары турында бәхәс бара икән. Тегеннән дә, моннан да кычкыралар, кайберләре урыннарыннан сикереп торып, үз фикерләрен белдерәләр. Берзаман шау-шу күтәрелеп, берни ишетелмәс булды. Шулвакыт кемдер:
— Ә сез ни әйтерсез, Мәхмүт Топчибаш? Без мондыйларны төп халык дип саный алабызмы? — диде.
Зал кинәт тынып калды. Бар да, кызыксынып, минем җавабымны көтте. Мин әкрен генә торып бастым да болай дидем:
— Авызда тешләр төп хуҗа булган кебек, бу дөньяда теләсә кайсы халык төп халык була ала.
Кинәт тынлыкны көчле алкышлар өзде, хуплау сүзләре янгырады.
Зал өстеннән күз йөртеп чыктым да үземнен билгеле бер шәһәр оешмасынын утырышына эләккәнемне анладым һәм сүземне дәвам иттем. Залда утырган сәнгать әһелләре, язучылар, философлар һәм башкалар һәр сүземне игътибар белән тынладылар.
Шулвакыт залнын ерак почмагында сизелер-сизелмәс елмаеп һәм кулларын кушырып Рәхим басып торганын күрдем.
Мине алкышлаган тавышлар әкренләп төтен эчендә эреп югалды, инде анлагансыздыр, мин элеккечә, Гаяз бәй белән Рәхим кәһвәханәсендә утыруымны дәвам итәм икән.
Янәдән кәһвәханәдән чыгып киттем һәм чираттагы маҗарага юлыктым. Бу юлы мине ишек артында көтеп торганнар диярсен. Гаяз бәйнен өенә килеп эләккәнмен. Әле өске катка менәм, әле аскысына төшәм. Ул арада кайсы каттадыр колагыма сәгать чыгарган көй чалынып кала. Белмим, катлар арасында күпме йөргәнмендер, сизелер-сизелмәс елмаеп, шул ук кыяфәттә басып торган Рәхимне ничә тапкыр очратканмындыр — әмма бу тозактан котылыр әмәл таба алмадым. Ул арада мине теге сандыкка салдылар, анын исә төбе артыннан төбе алышып тора икән. Тинтерәп беткәч кенә башымда: «Теге чактагы кебек ин аска төшәргә кирәк, аннары ишектән чыгуга, өске катка эләгәм бит», — дигән уй килде. Килде һәм шунда ук онытылды да.
Газап чигүләрем дәвам итте. Юлым әле бер, әле икенче җиргә килеп чыкты: берсендә алкышлар эләксә, икенчесендә көнләшеп үзәгемә үттеләр. Ахыр чиктә чынбарлыкка бөтенләй ышанычым калмады. Артымда алкышлар ишеткәч, Рәхим янына килгәнем генә истә калган.
— Болар — бар да ялган, шулаймы? — дип сорадым кебек.
Җавапка ул башын селкеде.
Тагын каршымда Гаяз бәйнен йөзе пәйда булуы истә. Аннары кайда чынлык, кайда юк икәнен тикшерерлек хәлем калмаганга, саубуллашырга уйладым.
— Сау бул, кадерлем, — диде ул. — Онытма, иртәгә иртән көтәм.
— Әгәр «иртәгә» һәм «иртән» булса, тугыз да утызда килермен, — дип, кәһвәханәдән чыктым да өйгә юнәлдем.
Дөм карангы, өстәвенә вак янгыр сибәли. Кулчатырым кәһвәханәдә онытылып калган, әмма кире борыласыи килмәде.
Ниһаять, өемә кайтым җиттем. Гаиләм һәм туган-тумача ишегалдына чыгып каршы алды. Мине күрүгә, алар, ниндидер сер яшергәндәй, чыш- пыш килделәр.
— Син югында шәһәр ратушасы курьеры хат китерде, — диделәр.
— Нинди хат тагын? — Бертуганымның улыннан хатны кычкырып укуын сорадым.
Үсмер конвертны ачты да шәһәр советы җибәргән язуны укыды. Анда мин, ягъни Мәхмүт Топчибаш, җәмгыять файдасына игелекле хезмәтем өчен — хезмәтләрем санап кителгән — исемле медаль белән бүләкләнәм, шулай ук мина шәһәрнең мактаулы кешесе дигән исем бирелә, диелгән. Моннан тыш, солтан сараенда булачак тантаналы мәҗлескә чакырылам. Тирә-ягымда ишетелгән кул чабуларга һәм мактау сүзләренә битараф калдым. Лач итеп бер төкердем дә артыма борылдым: кайдандыр Гаяз бәй сәгате чыгарган марш яңгырады. Игътибар белән тынлап торганнан сон, көйнен билгеле бер урыннан ишетелүенә төшендем, димәк, анын башлангыч ноктасы бар. «Дөньяда бар нәрсәнен башлангыч ноктасы була», — дип, сөйләнә-сөйләнә, көй ишетелгән якка атладым һәм өемә килеп кердем. Кунак бүлмәсенен почмагында Солтан Әхмәт мәчетенә охшатып ясалган Гаяз бәйнекеннән бераз кечерәк сәгать басып тора — көй шуннан чыга икән.
Өйдәгеләрнен кайсыдыр сәгатьне көндез Гаяз бәй бүләк итеп китергәнен әйтте. Бүлмәләр буйлап әйләндем дә, якыннарымны хафага төшереп, ишегалдына чыктым. Нәрсәдер җитми сыман. Бераздан анладым: Рәхимне эзләп йөрүем икән.
Күкрәгемне тутырып, дингез һавасы суладым һәм чынлыкта, өске катка тин түбәндәге катта икәнемне анладым.
Исламбәк Топчибаш кыйссасын тәмамлады да, әле генә сөйләгәннәрен хәтер иләге аша уздыргандай, алдына карап, бермәлгә сүзсез калды.
— Бу хәлләрдән сон, әтием сүзләренә караганда, анын тормышы үзгәргән һәм ул тынычланып калган. «Ин мөһиме — Аллаһы Тәгалә бастырган тормыш юлындагы хакыйкатьне табу», — диде ул мина. Бераздан ул үз бизнесын булдыра. Гаяз бәй ана каршы килми, киресенчә, бик нык булыша.
Әти мина үзенә үтәргә туры килгән катлар турында менә нәрсә диде: «Катлар күпме кирәк — шунын кадәрле булды: без бер дә кирәкмәгән нәрсәләргә зур әһәмият бирәбез. Әмма бар нәрсәгә күз йому — шулай ук дөрес түгел. Килеш тә, башынны селке. Нәм бервакытта да шуны онытма: өске катка тин түбән кат бар. Нәкъ менә шунысында күзләрен барысын да күрә, колакларын ишетә».
IV бүлек
Хикәямне өзеп торырга мәҗбүр булдым, чөнки, кадерле укучым, буталып, югалып калуыннан куркам — сөйләүчеләр күбәеп китте дә, кайчакта кем кемгә ни сөйләгәнен анлап булмый башлады.
Барысын да үз урыннарына куярга телим. Менә сезнен алдыгызда — төп сөйләүче. Кулымда — магнитофон, анын тасмасына юлдашым профессор Сарман Биги сөйләгәннәр язып барыла. Ул мина үз тормышында булган хәлләрне башка вакыйгалар белән аралаштырып бирә. Атап әйткәндә, монда Исламбәк Топчибаш килеп керә. Ул әтисе Мәхмүт Топчибаш турында, ә әтисе үз чиратында серле, ахыргача анлашылмас Гаяз бәй турында сөйли.
Кадерле укучым, сине кабат башлангыч ноктага кайтарам. Тәрәзә аша Россиянен урта полосасы басу-кырлары, агачлыклары күренеп кала. Ә мин бар дикъкатемне Истанбул һавасын суларга өлгергән юлдашыма күчерәм.
— Вакытлар узу белән кайбер нәрсәләрне анладым, — дип дәвам итте ул. — Әйткәнемчә, безнен тормыштагы төп геройлар ниндидер геометрик фигура, төгәлрәге — күппочмаклык тәшкил итә. Бер күзәтүем белән уртаклашасым килә. Әгәр алдыбызда максаты булган кеше икән, димәк, анын күппочмагы — дөрес һәм тәртиптә. Тагын шунысын да әйтим: бу күппочмакның кайбер биеклекләре тормышындагы персонажлар булмаска мөмкин, шулай да алар ана ачыклык һәм төгәллек бирәләр. Минем өчен ул биеклек Мәхмүт Топчибаш булды. Анын турындагы вакыйгаларның халык күңелендә калып, телдән телгә күчә баруы нык
тәэсир итте.
Мәхмүт Топчибаш бу вакыйгаларны улы Исламбәккә сөйләгән, ә ул, үз чиратында — мина. Исламбәк Топчибаш — минем укытучым, остазым, ә тәрбиянең ин яхшы ысулы — сабак алырлык кыска гыйбрәтле хикәяләр.
Әле әйтергә өлгермәдем, хуҗамнын өч кызы бар иде. Көннәрдән бер көнне шуларнын берсен мина хатынлыкка тәкъдим итте. Бу вакытта инде безнен дуслыгыбыз нык, мөнәсәбәтләребез ата белән улны хәтерләтә иде. Риза булдым һәм Фатыймага охшаган кызын сайладым.
Фатыйманы әле дә булса төшләремдә күрәм. Ул һәрвакыттагыча өермә арасыннан килеп чыга да куеныма елыша. Кочаклашкан килеш озак басып торабыз, ә усал җил безгә комачауламый әйләнеп уза.
Бу адымым ана хыянәт итү булгандырмы-юкмы — анысын күктәгеләр генә әйтә ала — һәрхәлдә, Фатыйма мине кичергәндер дип уйлыйм.
Сез тормышымда яна сәхифә ачыласын кызыксынып көтәсездер. Гомер иткән хатыным турында тизрәк ишетәсегез киләдер. Әмма күнелегез төшәсен белсәм дә, ул хакта сөйләмәскә булдым, чөнки алдагы бүлекләрдә Фатыйма күп телгә алынды. Ир-атнын гомерендә бер генә хатын-кыз була дип исбатларга теләүдән түгел — юк. Мин ялгыз түгел — шунысын гына әйтә алам.
Шулай итеп Исламбәк Топчибаш белән туганлаштым.
— Мин һәрвакыт малаем булуын теләдем, — диде ул гәпләшеп утырганда. — Аллаһы Тәгалә мина өч кыз бирде. Менә инде уллы да булдым. Әгәр чынлап теләсән, теләген күктәге исемлеккә теркәлә дә иртәме-сонмы үтәлә икән.
Анын бу сүзләре уйга салды. Ә мин нәрсә телим сон? Минлебай Атнагуловны үле килеш күрергә телим. Тагын? Туган илемә кайтырга!
Уемны укыгандай, хуҗам:
— Никадәр генә еракта булса да, дошманынны очратмый калмыйсын. Юлларыгыз барыбер кисешә. Туган иленә дә кайтачаксын. Күзләрен тулы сагыш күктәгеләрне битараф калдырмас.
Хәзер, ярты гасырдан сон, сүзләренен дөреслегенә ышандым. Чыннан да, Минлебай Атнагулов белән күзгә-күз очраштык, әмма бу турыда аз гына сонрак. Ә Туган илгә килгәндә... Хәзерге минутларда мин өемә кайтып киләм. Поезд туган ягым белән кавыштырыр өчен, ашыга- ашыга, чакрымнар саный. Тиздән төшләремә кереп йөдәткән авылымны күрәчәкмен, инде анын хуш исле саф һавасын сизәм, өрәкләр аланындагы тавышларны ишетәм.
Кайда калдым әле? Әйе, шулай итеп, күчмә тормышыма нокта куелды, Истанбулда төпләндем. Өйләнүем турында беләсез, балаларым туды. Мин бу шәһәр кешесенә әйләндем, үпкәләрем көндез Кара дингездән, кичен Ак дингездән җил алып килгән һаваны сулады.
Чит йортка урнаштым, ә ул мине туганы кебек кабул итте. Тормышым җайга салынды, янымда һәрвакыт бер үк кешеләр, бер үк әйберләр. Әмма мондый рәхәтлекнен дә кыен чаклары була икән. Мәхмүт Топчибаш белән дә шундый хәл булган, хәтерлисездер? Яшермим, минем дә җанымны кая куяр урын табалмаган көннәрем булды.
Кунак бүлмәсеннән Гаяз бәй бүләк иткән сәгатьнен сукканы ишетелә. Каман бер көй, дөресрәге, марш янгырый. Күпме еллар узган, әмма вакыт тузаны марштагы кеше һәм җил сызгарган тавышны күмә алмаган.
Мин тәрбиягә тиз бирелә торган кеше, чит тәҗрибә, сүз һәм ишеткән гыйбрәтле кыйссалар, һичшиксез, күңелемә кереп урнаша. Шуңадыр, яңа тормышыма тиз күндем, аны ничек бар — шулай кабул иттем. Табышны тагын да арттыру турында баш ватканда, хуҗам:
— Әтием Мәхмүт Топчибаш башлы булган, әмма белем алырга туры килмәгән. Мине укытырга тырышты, тик уку мине канәгатьләндермәде, чөнки фәннәр өйрәнүгә
вакыт аз калды, күбрәк Корьән ятладык. Хәзер укыту башка. Синдәге омтылышны күрәм, укы, белем ал! — дип, мине университетка керергә күндерде. Аның миңа, киләчәгемә битараф булмавын сизәм. Югыйсә, ул — акча кешесе, ә андыйлар, гадәттә, эшен дәвам итәсе кешесенең белемлеме-юкмы икәненә төкереп тә бирмиләр. Хәзер аның белемле итәргә теләвен искә алам да ниндидер закончалык күрәм. Хуҗам белән очрашу, кызына өйләнү, аннары Университет — бу чылбыр ахырда мине дошманыма алып киләчәк, аннары — Туган илемә.
Исламбәк Топчибаш белән очрашу — язмыш бүләге. Ул башкаларга караганда алдан күрә белүче кеше буларак, миңа кирәкле юлны күрсәтә белде.
Шулай итеп студент эскәмиясенә утырдым, төгәлрәк әйткәндә, Истанбул университетының тарих һәм хокук факультеты студенты булдым. Баштарак уку авыр бирелде, чөнки күпме вакытым юлларда үтте, баш исән калу турында уйлаганда, башка мәшәкатьләргә урын калмый икән. Әмма кеше бер тотынса — чытырдатып ябыша; ничек итсә итә — максатына ирешә. Әйткәнемчә, мин тәрбиягә җиңел бирелүчеләрдән. Бер язучының мондый сүзләре бар. «Бар парадокс шунда: тәрбиягә мохтаҗ булмаганнар тәрбиягә җиңел бирелә». Мин, чыннан да, язучы әйткәнчә, тәрбиягә мохтаҗ түгелмен: сөйләгәнгә, чит тәҗрибәгә сизгер, үземне җитлеккән шәхес дип әйтә алам. Өстәвенә, әле минем дистәләгән төгәл фәннәр өйрәнәсем, йөзләгән фикерләр ишетәсем, меңләгән китаплар укып чыгасым бар.
Ул вакытта Истанбул университетында ватандашым профессор Садри Максуди дәресләр бирә иде. Россия думасының элеккеге депутаты, барып чыга алмаган татар республикасына нигез салучы, большевиклар тарафыннан эзәрлекләнгән милләтче Максудига Россиядән чыгып качмый чара калмаган. Берничә ел каңгырап йөргәннән соң, ул Франциягә килеп чыга. Озакламый аңа Сорбоннада кафедра тәкъдим итәләр. Бәлки профессор Максуди үзенең гомерен тыныч, ипле кабинеты тәрәзәсеннән Монмартр өстендә уйнаклаган күгәрченнәрне карап үткәргән булыр иде дә — тиздән аны Ататөрек үзе Төркиягә чакыра. Яшь республикага Максуди кебек шәхесләр сулар һава кебек кирәк вакытлар, тиз арада ул, фәнни тикшеренүен җәмгыятькә хезмәт итү белән берләштереп, төрек парламентының иң актив депутатларыннан берсе булып таныла.
Фәнни хезмәтләренә килгәндә, аның төрек тарихы буенча китаплары, шулай ук лингвистика һәм хокук дәресләре буенча Төркиядә билгеле дәреслекләрен әйтә алам.
Шулай итеп, чираттагы укытучым — ватандашым Садри Максуди булды. Без бер-беребезгә тартылдык, безне үткәнебез, диңгез артында калган Ватаныбыз бәйләде. Ә диңгезнең бу ягы — кайчандыр яхшы тормыш эзләп килгән һәм мәңгегә биредә ятып калган качакларныкы.
«Мәңгегә» дигән сүз безгә бик авыр тәэсир итә. Кайчан да булса туган якка кайтырбыз дигән уй белән янсак та, бу турыда кычкырып әйткәнебез юк. Профессор Садри Максудига исә туган илне күрү насыйп булмады. 50нче елларда аның Босфор ярының иң биек җиренә басып, өе ягына кузгалган карабларны озатып калуы әле дә хәтеремдә. Соңгы көннәре якынлашуын сизенгән ватандашымның күзләре тулы моң, яшьләре түгеләм- түгеләм дип тора — һәм ул моны яшерүне кирәксенми дә иде.
Ярның ни өчен ин биеген сайлавын аңлыйм. Исегездәме, хикәямнең I бүлегендә өрәкләр аланы турында сөйләгән идем. Каракучкыл су алып киткән авылдаш ир-атларның рухлары шунда кайтып урнаша, дидем.
Безнең һәркайсыбызның үз «өрәкләр аланы» бар, дип уйлыйм һәм ул, әлбәттә, бары тик Туган илдә генә була ала. Садри Максудиның рухы да андый алан барлыгын белә, иртәме-соңмы шунда кайтып урнашасын исәпкә алып, кайтыр юлны кыскарту өчен иң биек ноктаны сайлаганын аңладыгызмы инде? Ул көн килде: профессорның рухы диңгез өсләтеп туган якка очып китте, ә төрек байрагына төрелгән гәүдәсен (бу илдә аеруча хөрмәт итүне аңлата) саубуллашыр өчен Сөләйман мәчетенә алып килделәр.
Бу күңелсез вакыйгалардан профессорның көче ташып торган чагына әйләнеп кайтасым килә. Ул мине Сорбоннада хокук курслары узарга күндерде. Әйтергә кирәк, Садри Максуди бик чуар йөрәкле кеше, күп җирләрне күргән, педагоглык талантына ия буларак, укучыларына белем бирүдән тыш, үз карашларын да сеңдерергә тырышты.
Алга таба әлеге дә баягы Максуди таләбе буенча фәнни карьерамны инде Берлин университетында дәвам иттем. Башка бик күпләр шикелле, озак вакытлар Берлин белән Истанбул арасында киләп сарып йөрдем.
Берлинда яшәгәндә, ничектер, картиналар галереясына кердем. Галерея бинасы мин еш була торган Гете институты бинасына тоташкан булгангамы, әллә институтның бер залында картиналар күргәзмәсе оештырылган идеме — төгәл генә хәтеремдә калмаган. Хәер, анысы мөһим түгел. Шулай карап йөргәндә, бер картина янында тораташтай катып калдым. Мин анда туган авылым Айны күрдем. Хатын-кыз күкрәген хәтерләткән ике калкулык, калкулыкта урнашкан авыл. Ялгышу һич мөмкин түгел, мин һәрбер өйне, аның хуҗасын биш бармагым шикелле беләм. Менә монысы — Солтанәхмәт Сакаев йорты, тегесе — Гайнан Яушевныкы, астарак елга, әнә, офыкка барып тоташкан Кара урман. Сулышым кысылып:
— Картинаның авторы кем? — дип сорадым хезмәт күрсәтүчедән.
— Уң якта түбән почмакны карагыз әле, — диде ул. — Анда исем- фамилиясенең баш хәрефләре куелган бугай.
Ашыга-ашыга шул почмакка текәләм, анда бары ике хәреф — I. Y. Тукта, бу бит безнең авыл алманы Иоахим Вернер түгелме соң?— дим. Аны эзләп табу кыен булмады. Икенче көнне без Фридрих-штрассе урамындагы кафеда чәй эчеп утыра идек инде.
Аннан соң еш кына очраша башладык. Авыл кешеләрен, Солтанәхмәт Сакаевны, Гыйльметдин мулланы искә алдык, гомумән, иркенләп аралаштык. Авылда чакта, бердән, яшь аермасы зур булганга, икенчедән, укытучым булгангамы, алай артык якынлашканыбыз булмады. Монда без тиң, иш идек, әйткәнемчә, кешеләрне еллар гына түгел, ә үтелгән чакрымнар да тигезли.
Сүз куешкандай, икебез дә Миңлебай Атнагуловка кагылмаска тырыштык. Телдән әйтмәсәк тә, күңелебез белән, әгәр сүз аңа күчә-нитә калса, үзенең мыскыллы елмаюы белән берәр почмактан килеп чыгар төсле тойдык.
Вернер:
— Язмышымда Ай авылы кебек башка тукталыш очрамас инде, — дип куйды.
Кайчакларда ул мине үзенең остаханәсенә дәшә һәм яңа эшләрен күрсәтә. Ул күбрәк табигать күренешләрен төшерергә ярата. Картиналарының берсендә Вафа бабай үз куллары белән ясаган көймәне күреп аптырап киттем. Ул ярдагы казыкка бәйләп куелган. Кем өчендер ул гап-гади бер каек булып күренер. Ә тарихын белүчеләргә — үтә кадерле истәлек! Вернер ул картинасын, мөгаен, минем котылу тарихын тыңлаганнан сон ясагандыр. Икенче бер картинасында Су анасы суга иелгән тал ботагында утыра. Кулына көзгесен тоткан, күзләре исә каядыр читкә төбәлгән. Чит кеше монысын да аңламас, бер гап-гади хатын-кыз дип уйлар иде. Тагын бер кергәч, Вернер миңа чираттагы табигать күренешен күрсәтте. Ул урын да миңа таныш, якын һәм бик кадерле — анда Кара урманга илтә торган юл сурәтләнгән. Тик ул гади күренеш кенә түгел, анда мин өрәкләр аланын күрдем, аларның җырларын ишеткәндәй булдым. Ә башка берәү бу рәсемдә иртәнге томан йә кичке эңгер-меңгерне генә күрер иде.
Вернер белән очрашкан вакытларны искә төшергәндә, шуны уйлыйм: иҗатының кирәклеген тою аның җанын җылыткандыр, илһамына дәрт өстәгәндер. Мин аның бердәнбер рәхмәтле тамашачысы булдым, картиналарының язылу тарихын белгәнгә, андагы вакыйгалар безне үзара бәйләде. Хәер, Вернерның эшләре сәнгать әсәрләре буларак, әллә кем булмагандыр дип уйлыйм, чөнки аларны күбесенчә хуҗабикәләр
белән кибетчеләр генә сатып ала иде.
Очрашуларның берсендә алман миңа яңа гына тәмамлаган «Җәзалаудан соң» картинасын күрсәтте. Аның эчтәлеге турында алдарак сөйләгән идем, кабатлап тормыйм. Картинаны карагач, теләсәк-теләмәсәк тә сүз Миңлебай Атнагуловка күчте.
— Әгәр шуннан үч алмасам, минем бәям — сукыр бер тиен! — дидем.
Вернер бераз сүзсез торды да, болай дип куйды:
— Зыялы кеше һәм үч — бергә сыеша алмый торган төшенчәләр.
Ул вакытта профессор буларак, мине чыннан да зыялы кеше дип санарга булгандыр. Мин ярсып киттем:
— Сез зыялы кеше дисез? Мине күз алдында тотасыз? Беләсезме, бер танышым зыялы кешегә менә нинди билгеләмә бирде: ул шундый кеше, һәрвакыт икенче берәүгә уңайсызлык тудырам дип борчыла; аның җаны беркайчан да үз урынында булмый. Ә башкаларга кыенлык китергән, атап әйткәндә, аларны үлемгә дучар иткән бәндәгә ничек яшәргә? Ул нинди хисләр кичерә икән? Димәк, мин өчләтә зыялы кеше булып чыгам. Юк, бу очракта өч дип әйтү дөрес булмас, мин йөзенче, өч йөзенче дәрәҗәдәге зыялы. Бу дәрәҗәләр вакыт-вакыт өметсезлекнең соңгы чиге булалар, җаныңны кая куярга белми бәргәләнәсең, хәтта төшләр дә җиңеллек китерми.
Ярсулы монологымны Вернер бүлдерми генә тыңлап бетерде. Аннары:
— Әгәр күктәгеләр теләсә, юлларыгыз кисешер, — дип куйды.
Бервакыт төшемдә лунатик бүрене күрдем. Ул Фридрих-штрассены нәкъ Вильгельм Яулап алучы манарасы яныннан кисеп чыкты.
Икенче вакыт Су анасы керде. Куркуымны җиңеп, кулындагы көзгесенә күз салдым: анда очы-кырые күренмәгән болганчык суда аермачык булып ир-атларның рухларын күрдем. Аннары ерактан бер тавыш ишетелде. Кемдер дәшә — мин җавап бирәм. Әмма су тавышы безгә сөйләшергә комачаулый. Минем, күрергә теләгән кешемне очратаммы, дигән соравыма ул, әйе, юлларыгыз бер-берегезгә таба килә, дип җавап бирде.
Сугыш башлангач, Вернерны Гитлерның төп идеологы Альфред Розенберг җитәкчелегендәге оккупацияләнгән көнчыгыш территория ведомствосына эшкә алдылар. Аңа сайлау мөмкинчелеге калдырмадылар. Вернер аларга урыс теле буенча белгеч буларак кирәк булды.
Без элеккечә Фридрих-штрасседагы яраткан кафебызда очрашабыз. Вернерның тышкы кыяфәте үзгәрде, йөзендә ниндидер бурычка катнашы барлык, шуның аркасында һәлакәткә дучарлык сизелде. Гаҗәп түгел, рәссамнарга алдан күрүчәнлек хәрбиләргә караганда күбрәк бирелгән бит.
— Көт, синен дә нәүбәтен җитәр, — диде ул. Минем аптыраулы карашымны күреп, анлатуны кирәк тапты: анын ведомствосында күптәннән инде төрки халыклар белән үзара бәйләнеш булдыру программасы төзелгән, һәм алар, вакыты җиткәч, өченче рейх составына керергә тиешләр икән. Германиядә яшәүче элеккеге эмигрантларнын кайберләре белән үз эшләренә тарту максатында сөйләшүләр бара икән инде.
— Андый сөйләшүләрдә беркайчан да катнашмаячакмын! — дидем мин, кырт өзеп.
— Ант итәргә ашыкма, — диде Вернер.
— Бәлки Сезне мине күндерергә җибәргәннәрдер, ә? — Мин мыскыллы елмайдым.
— Әлегә юк.
Сугыш дәвам итте. Тарихтан кайбер фактларны искә төшерәсем килә. Сугыш хәрәкәтләре СССР территориясенә күчкәч, бик күп сандагы совет әсирләрен нишләтергә, дигән сорау герман хәрби җитәкчелеген көтелмәгән хәлгә куйды. Көнчыгыш ведомствосында көнчыгыш легионнар төзү планы туа. Сугыш башында
Гитлер корал йөртү алманнарга гына рөхсәт ителә дисә дә, тора-бара Кавказ, Кырым, Әрмән, Идел-Урал (Идел буе халыкларыннан, шул исәптән татарлар да керә) легионнар төзелә.
Лагерьлардагы әсирләрне милләтләргә аера башлыйлар. Монын өчен даими эшли торган комиссияләр төзелә. Вернерга нәкъ шундый комиссияләрнен берсендә эшләргә туры килә.
— Сәер процедура, — дип сөйләде ул, беренче сәфәреннән кайткач. — Берәүләрне бер якка, икенчеләрен икенче якка...
Комиссияләр эшли башлаганчы, әсирләрнен кайсын үтергәннәр, кайсын калдырганнар, аеруча яһүдләрне эзәрлекләгәннәр.
— Әгәр сами эзләре күрәләр икән — исән калу өмете бөтенләй юк. Кайчакта йөзенә карап милләтен аерып булмый. Документлары югалган. Тәннәре кала инде. Тәннән нәрсә белеп була, дисенме? Була икән. Дөресрәге, җенси әгъзалары «сата». Яһүдләрне кечкенәдән үк сөннәткә утырталар бит. Менә шулай. Әсирләрне рәткә тезделәр дә ыштаннарын төшерергә куштылар. Сөннәтлеләрне читкә алып китеп аттылар. Әмма сөннәткә утырту йоласы мөселманнарга да хас икән бит. Алманнар, билгеле, моны белмиләр. Гомумән, алар өчен әсирләр дә, хайваннар да бер дәрәҗәдә. Менә шунда без — комиссия килеп төштек. Арабызда галимнәр, этнологлар, тарихчылар, тел белгечләре бар. Без ялгышмыйбыз: үзбәкне татардан, грузинны азәрбайҗаннан аера беләбез.
Ашыкмый гына кичке Фридрих-штрассе урамы буйлап атлыйбыз. Карангылык эченнән тузан сирпелә.
— Нинди тузан булды сон бу? — Битемне сыпырам.
— Бу — крематорийдан чыккан көл, — дип анлатты Вернер. Гади алманнар белеп бетермәгән нәрсәләрдән шактый хәбәрдар иде ул.
Кафедагы сөйләшү бик озак уемнан китмәде. Җенси әгъзана карап, яшәргә тиешме кеше, юкмы дип, арала, имеш. Вернер сөйләгәннәр төшемә кереп интектерде. 1943 елнын көзендә Берлинда Плетцензее төрмәсендә әсирләрне күпләп юк иткәннәр. (1944 нче елда шушында ук Муса Җәлил һәм анын көрәштәшләренен башлары гильотинада киселә). Монысы турында да мин Вернердан ишеттем. Төнлә Берлин күгендә бомбага тоту башлангач, ашыгыч рәвештә төрмәдәге әсирләрне җәзаларга керешәләр. Гильотина ул төнне туктамыйча эшли. Шул матавыкта иртән иреккә чыгарыласы пианиночы бельгияле Карл Роберт Крейтеннын да гомере өзелә.
Күпчелек лагерьлар Польша территориясендә урнашканга, Вернернын сәфәрләре шактый озакка сузыла. Әйләнеп кайткач, без очрашмый калмыйбыз һәм ул һәр сәфәреннән нинди дә булса яналык алып кайта. «Берсендә әсир татарларны Едлино тимер юлы станциясендәге лагерьга туплаулары турында ишеттем. Комиссия алманлар ягына чыгарга риза булучыларны ачыкларга тиеш. Әсирләрнен хәле ничек, диярсен. Коточкыч, яшәү шартлары түзә алмаслык, күбесе ачлыктан, чирдән үлемгә дучар ителгән.» Вернер сүзләренә караганда, боларнын күбесе — бер авыз урысча белмәүче авыл ир-атлары. Ул мина төрмәдә карандаш белән сызгалаган рәсемнәрен суза, үзе, борылып, тәрәзә аша Фридрих-штрассе урамы буйлап тегендә-монда чабулаган җәяүлеләрне күзәтә. Теге вакытта йөрәгемә уелып калган кадерле урыннар төшерелгән картиналарын караганда да, ул мине истәлекләрем белән бергә-бер калдырып, остаханәсеннән чыгып киткән иде.
Рәсемнәрдә ватандашларымны күрдем. Аларны җир тырнап яшәгәнгә агач тамырларына охшап калган куллары, гомерләрен ат өстендә үткәргән ата- бабаларыбыздан мирас булып күчкән камыт аяклары, әрекмәнне хәтерләтеп, үлгәннәрнен дә тавышын ишетергә сәләтле тырпайган колакларыннан таныдым. Монарчы үзләрен күргәнем булмаса да, һәрберсенен йөзе таныш, үзәк өзгеч дәрәҗәдә якын тоелды. Аларнын күзләрендә үзләрен йотарга әзер коточкыч ялкын шәүләсе катып калган. Рәсемнәрдән күзем алалмый, шактый басып тордым. Вернернын
тавышы кабат бу дөньяга кайтарды: ул мина комиссияләрнен берсендә эшләргә тәкъдим итте. Сонрак анын бу тәкъдиме исемә төшкән саен, күнелемне төрле шик-шөбһәләр кимерде. Вернер баштан ук мине Көнчыгыш ведомствосына эшкә тартуны максат итеп куйган һәм әкрен-әкрен генә шуна әзерләгән кебек тоелды. Тик хәзер өлкән дустымнын исәбе риясыз, эчкерсез икәнен анладым. Үткәнемнен бер өлеше булган авыл ирләренә ярдәм итәсе килгән анын һәм, дөресен әйткәндә, минем дә шунда катнашуымны теләгән. Ә мине күндерер өчен, яшермичә — ничек бар, шулай сөйләргә булган.
Чираттагы юлыннан әйләнеп кайткач, ул мина лагерьларнын берсендә булган хәлне сөйләде. Әсирләрне тезеп, гадәттәгечә, ыштаннарын төшерергә кушканнар. Исегездәдер, шул юл белән яһүдләрне ачыклаганнар. Сөннәткә утыртылганнарын аерым рәткә тезә барганнар, аларны алда ни көткәне билгеле инде.
Нәүбәттәге әсиргә рәттән чыгарга боерганнар, ул исә:
— Мин бит татар, — дип каршы килеп маташкан.
Алманнар анар ышанмаган. Нигәме? «Монын берничә сәбәбе бар дип уйлыйм, — диде Вернер. — Беренчедән, әсир татарга охшамаган булырга мөмкин, татарнын йөз —кыяфәте төрлечә бит — монгол чырайлыдан башлап зәнгәр күзле норвег дигәненә кадәр татар булып чыга. Икенчедән, бердәнбер котылу юлы санаганга, яһүдләр еш кына үзләрен мөселман итеп күрсәтергә тырышкан. (Мәсәлән, нәкъ шулай итеп әсирлектән исән-сау котылып кайткан яһүдләр белән шәхсән үземнен очрашканым бар).
«Өметсезлеккә төшкән күзләре белән тирә-якны айкаганнан сон, әсир җырлап җибәрде, — диде ул. — Әйе-әйе, нәкъ шулай. Ни өчен җырладымы? Чыннан да татар икәнен расларга теләгәндер, бәлки кыл өстендә калган гомере белән саубуллашуы булгандыр — кем белсен.
Борынгы татар халык җыры «Иске карурман»ны сузды ул. Лагерьдагылар, дөньяларын онытып, катып калдылар. Үлгәннәрнен һәркайсынын үз аланына очарга әзерләнгән рухлары, туктап, җырга кушылдылар. Башкалар да күтәреп алдылар. Үз көенне җырлап китү — өенә кайтып үлү белән бер бит. Лагерь өстендә татар җыры хакимлек итте. Әсирләрнен кибеп саргайган битләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Әмма берсе дә күз яше күрсәтүдән оялмады».
— Хәлил, — дип кычкырдым мин Вернер сүзен тәмамлауга, — бу — ул!
— Мин исемлекне тикшердем, — диде Вернер сабыр гына. Лагерьда андый исемне очратмадым.
Билгеле, Хәлилнен күптән бу дөнья кешесе түгеллеген беләм, әмма вакыйга мөмкин булмаганча ышандырырлык тәэсир итте.
Без озак сөйләшеп утырдык. Кабат-кабат әлеге вакыйгага әйләнеп кайттык. Һәр авылнын үз Хәлиле бар, һәм ул җырдан башка таяныр терәк калмаган урында килеп чыга, диештек.
Шушы көннән шик-шөбһәләрем таралды, һәм мин әсир татарлар белән эшләү комиссиясенә алуларын сорадым. Көнчыгыш ведомствода сүзе үткән Вернер теләгемне тормышка ашырырга ярдәм итте.
Җәһәннәмгә тин командировкалар башланды. Мина йөзләгән кешеләр белән аралашырга туры килде. Татарларнын кайларда яшәгәннәре белән генә очрашмадым. Минем бурычым — аларны легионнарга тарту. Бу алар өчен бердәнбер котылу юлы икәнен инде анладым.
Алгарак китеп, тарихтан берничә фактны искә төшерик әле. Татар һәм Идел буе халыкларыннан төзелгән «Идел-Урал» легионы Кызыл Армия ягына чыга. Билгеле, фашист киеме татар кешесенә ятышмавы күзгә бәрелеп тора. Каска астыннан тырпайган колаклар, азиатлыларга хас янаклар, битараф карашлар — вермахт өчен хурлык, әлбәттә. Тик алар, Гитлернын әйтүе буенча, «алман канын саклап калу өчен» кирәк булган.
Шул чакларда комиссиядә эшләвем исемә төшкәндә, үземне унайсыз хис итәм, әмма ничек кенә боргалансан да, барыбер шул режим белән хезмәттәшлек ителгән һәм кемнендер күзлеге аша караганда мона бернинди аклану була алмый.Тик, кабатлап әйтәм, башкача эшләү мөмкин түгел иде. Намусымны, кайчандыр мине саклап гомерләрен биргән авылдашларымнын рухы борчып торганда, моны эшләргә тиеш идем. Лагерьда исә андый ирләрнен исәбе-саны юк. Әгәр шул чакта аларга ярдәм кулы сузмаган булсам — үземне бервакытта да гафу итә алмас идем.
Шунысын да әйтергә кирәк, Көнчыгыш ведомствода шундый ният белән берничә ватандашым — татар качаклары минем белән кулга-кул тотынып эшләде. Без еш кына милләт язмышы турында бәхәсләштек, алардан хәйран төпле фикерләр ишеттем. Сүз дә юк, төрлебездә төрле караш, әмма фикерләребез кисешкән нәрсә — әсирлеккә эләккән ватандашларыбызны йолу теләге.
— Ходаем, без монда нишлибез? — дип кычкырып җибәрде берсендә профессор Корбан Шәфи. — Нинди шайтан безне монда китереп тыкты?
Анын кебек нечкә хисле кешеләр белән андый хәлләр еш була. Корбан Шәфинен дә нервлары биреште.
— Менә син, — дип бәйләнде ул мина, — син ник монда?
Янымда берничә кеше булса да, ул нәкъ менә мина каныкты..
— Нигә икәне мәгълүм, — дип җавап бирдем. — Үзен дә беләсен.
— Үзебезнекеләргә булышу өчен дисен. Шулаймы?
Ул канатланып китте һәм тарихка экскурс ясап, зәһәрле ачу белән сөйләргә тотынды:
— Менә ничек икән. Бәладә калганнарга ярдәм итмәкче булабыз. Мактауга лаеклы теләк. Без нинди олы җанлы, мәрхәмәтле, намуслы икәнбез. Тик мин сина шуны әйтмәкче булам — татарлар алар бик үзенчәлекле халык. Без бервакытта да бер-беребезне якламыйбыз. Ярдәм итү мәсьәләсендә әйтеп торасы да юк. Без көнчел, вак җанлы; арабыздан берәү өскә күтәрелә башласа, аны тизрәк батырырга тырышабыз. Ни өчен Алтын Урда таркалды, ә? Чөнки ханнар хакимиятне бүлешә алмады. Казан ханлыгы ник юкка чыкты? Тагын шул ук сәбәп, өстәвенә үзара берләшү булмады. Сталин репрессияләрен алыгыз, күпме зыялынын, анын да ин күренеклеләренең җаны кыелды. Генофондны бетердек, дибез. Кем? Үзләре бетерде. Әгәр НКВД тикшерүчеләренен исемлегенә күз салсагыз — күпчелек татар фамилияле. Бу эшне башлап җибәрүчеләр безнен халыкнын үз-үзен юк итәргә сәләтле икәнен бик яхшы белгән. Йә Ходай! Яһүдләрне яисә әзәрбайҗаннарны карагыз. Алар бит берсе өчен берсе тау булып калка, берсе өскә күтәрелсә, артыннан икенчесен өстери. Ә безнен үзара шикләнүдән башыбыз чыкмый. Безгә бервакытта да бөек милләт булырга язмаган!..
— Туктагыз хәзер үк. Бу нинди сафсата! — диде Галимҗан Идриси.
— Без монда нәрсә өчен? Булышыр өчен түгелмени?
— Әйе, ярдәм итәбез, — Корбан Шәфинен тынычланыр исәбе күренми,
— әгәр үзебезгә куркыныч янамаса. Без бит аларнын бары хәлләренә генә керәбез.
Кемдер:
— Сез алманнар белән бергә бөекләр була алабыз дип саныйсызмы?
— дип сорады.
Корбан Шәфи дәшмәде. Ул бик шәп галим, сүзнен кай якка борылганын яхшы анлады. Татарлар, алманнарга елышсак, өченче рейх составында милли республика төзү мөмкинлеге бирерләр, дип ышаналар. Тик герман җитәкчелеге милли хәрәкәтне алдап йөртүен дәвам итә, андый республика төзү турындагы уй аларнын башларына да кереп чыкмый.
Корбан Шәфи бу сорауга җавап бирергә кыенсынды, чөнки арабыздан беребезнен үзен сатуыннан курыкты.
Ул арада әнгәмәгә башкалар да кушылды. Галимҗан Идрисинен, мәсәлән, күнеле
төшенке түгел, әле ул безне төшебезгә дә кермәгән рухи күтәрелешләр көтүенә ышана.
Бу кеше турында да бер-ике авыз сүз әйтеп китәргә кирәктер. Сугыш тәмамланып, берничә еллар узгач, шундый ук күтәренке өметләр белән ул Мисырда татар республикасы төзергә маташа, хәтта корольдән рөхсәт алуга ирешә. Әмма анын тырышып йөрүе бушка чыга. Тагын 45нче елда, Гитлер җинелгәч, татар әсирләренә булышуы мәгълүм. Америка зонасында калган совет хәрби әсирләрен Ялта конференциясендә Сталин, Черчилл һәм Рузвельт арасындагы килешү буенча совет ягына бирергә тиешләр. Илләренә кайтсалар да бу әсирләрне төрмәләр, бу юлы — сталин төрмәләре көтүе берәүгә дә сер түгел. Идриси татар әсирләре өчен, алардан Төркия гражданины ясап, ялган паспортлар рәсмиләштерә. Теләгән кеше бу мөмкинлектән файдалана, тик андыйларга туган иленә кайтыр юл мәнгегә ябыла. Мин аларнын кайберләре белән таныш.
Берсен Босфор ярында очраттым. Ул Садри Максуди шикелле, еракка юл тоткан карабларны озатып кала иде. Икенчесен Аризон штатында биек тау башында күрдем. Чал чәчләрен җил иркенә куеп, анысы карашын каядыр еракка төбәгән дә, тораташтай катып калган. Тагын берсе күптән түгел Франция Альпында, тауда очрады. Ул инвалид арбасында утыра, тирәсендә балалары, оныклары, туганнары. «Ул бездән сонгы көнендә шушында алып килүебезне үтенә», — диделәр алар. Мин аны анлыйм. Анын рухы үз аланына юл эзли.
Кабат комиссиядә эшләгән чагыма кайтыйм әле. Шулай итеп, әсирләрне легионга язылырга өндим. Җаным өчен шулкадәр авыр, газаплы эшнен нәтиҗәсен беләсегез киләдер. Кемнедер ышандыра алдым, кемнедер — юк. Әсирләр арасыннан берсе, сүзсез генә тынлап торды да, лач итеп битемә төкерде. Теләсә нинди хәлдә дә алманнарга хезмәт итмәячәген ул шулай белдерде. Мин битемне сөрттем дә, борылып, китеп бардым.
Лагерьлар, алманнар белән хезмәттәшлек — болар, мөгаен, истәлекләрем арасында ин күнелсезләредер. Мона охшаш хәлләр аша узганнар бу турыда онытырга тырыша, сүзне икенчегә бора, яисә дәшми калуны өстен күрә.
Хикәямдә кабат Хәлил шәүләсе чагылып үтте. Беренче бүлектә, язмышымда Хәлил ни өчендер һәрвакыт икенче берәү белән янәшә килеп чыга, дигән идем. Шул икенче берәүнен шәүләсе инде офыкта шәйләнә, һәм юллар аны менә-менә мина китерер шикелле тоела.
Беркөнне Вернер мина бер хәбәр ирештерде. Анын кулына Кызыл Хач әзерләгән исемлек килеп эләккән. Исегезгә төшерим, бу оешма баштарак совет хәрби әсирләренен хәлен җинеләйтергә тырышып күп мәртәбәләр совет ягына мөрәҗәгать итеп карады. Алар да әсирләрнен язмышына битараф түгелләрдер, дип уйлады. Тик Сталиннын фикере һәркемгә мәгълүм: «бездә әсирләр юк». Шунын белән шул, алар турында кабат сугыш беткәч кенә, анда да хөкем итеп янәдән җәһәннәмгә илтеп тыгу өчен искә төшерделәр.
Кызыл Хач исемлегендә Вернер Минлебай Атнагулов исемен күргән, аны Польшадагы Хорол лагеренда ябып тоталар икән. Ниһаять, көткәнем чынга ашачак, ничек итеп — анысын күз алдыма китерә алмадым. Йөземдәге үзгәрешне күрептер, Вернер:
— Ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ярамый, — дип үгетләргә тотынды. — Бәлки бөтенләй икенче кешедер. Беткәнмени андый исем-фамилияләр.
— Кичекмәстәк шул лагерьга барырга тиешмен, — дидем мин, каударланып.
— Нәрсә кылмакчы буласын? Үтермәкче?
— Кабатлап әйтәм, мин анда барырга тиешмен, һәм сез ярдәм итәрсез дип ышанам.
Хорол лагере, нишләптер, Көнчыгыш ведомство белгечләре күзеннән төшеп калган, шуна Кызыл Хач исемлегеннән башка кулда бернинди мәгълүмат юк.
Вернер кулыннан килгәнне эшләде: лагерьга комиссия җибәртүгә иреште. Мин дә, комиссия әгъзасы буларак, барырга тиеш булдым. Ниһаять, юлга кузгалдык. Дөрес, анда барып җиткәнче, берничә күрше лагерьда эшләргә туры киләчәк — ләкин анысы монын белән чагыштырганда вак мәсьәлә.
Язмыш күпме еллардан сон дошманымнан үч алу мөмкинлеге бирәчәк. Әгәр ул кеше чыннан да Минлебай Атнагулов булып чыкса, ничек итеп үч алырга кирәклеген белермен. Әсир буларак, анын бернинди хокукы да юк, димәк, бер аягы белән болай да теге дөньянын читендә басып тора дигән сүз, мина аны этеп җибәрәсе генә кала.
Көзнен сонгы көннәре. Ачы җил сызгыра. Мин чираттагы командировкага кузгалдым. Вагон тәрәзәсенә инә кебек очлы вак кар бөртекләре килеп кадала. Алда рельслар әле килеп кушылалар, әле аерылып китәләр. Мондый сәфәрләргә ияләшеп килсәм дә, йөрәгем үз урынында түгел. Җилнен ачы улап, тәрәзәгә бәрелүе, болай да тынычлыгын югалткан җаныма шом сала. Варшава шәһәре әкрен генә артка таба шуышты. Кая барам? Нишләп йөрим? Бу карангылыкта нием калган? Үз-үземне шундый сораулар белән битәрлим.
Лагерьда тикшерүләр тәмамлангач та, Минлебайны эзләү эшен башлап җибәрдем. Дистәләгән әсирдән сораштырсам да, аны белүче-күрүче табылмады. Гаҗәп түгел, чөнки монда әсирләрнен саны меннәр белән исәпләнә. Әмма карарым нык, әсирләрнен һәрберсен сораштырып чыксам чыгам — тапмыйча калмыйм. Әле минем төп вазыйфамны да үтисем бар: әсирләрне легионга язылырга өндәүне дәвам итәм. Эзләү эшләрен артык сузарга да ярамый, ни өчен дисән, көн саен диярлек әсирләрне башка лагерьларга озатып торалар, шулай итеп Минлебай Атнагулов кулдан ычкынырга да бик мөмкин.
Өч тәүлек узуга карамастан, дошманымнын эзенә төшә алмавыма борчыла башладым. Аптырагач, лагерь сакчыларына сүз кушарга булдым.
— Минлебай Атнагулов? — дип кабатлап сорады сакчыларнын берсе.
— Ул бүген иртән үлде.
— Гәүдәсен булса да күрергә мөмкинме?
— Ихтыярыгыз.
Ин ахыргы барак артына килеп чыктым. Мәетләрне теләсә ничек ташлап барганнар. Мина йөзләгән гәүдәне әйләндерергә туры килде. Чираттагы мәет белән матавыкланганда, арттан тавыш ишетелде:
— Иртән үлгәннәрне алып киттеләр. — Мин, сискәнеп, артыма борылдым.
Каршымда гимнастерка белән галифе кигән карт басып тора. Бәлки карт дип әйтү дөрес үк булмас, тик җыерчык баскан йөзе, җансыз күз карашы бу адәмнен күпне күргәнен дәлилләп тора.
— Синен күзенә караганчы, үлемнекенә каравын яхшырак, карт, — дидем мин.
Ул көлемсерәде:
— Мина әле 44 кенә, сина да шуннан ким түгелдер.
— Сина кем дип дәшим?
— Җамалый Рәсүлев булырмын мин. Син эзләгән кеше монда юк. Аларны көндез җир куенына салдылар.
— Алар арасында Минлебай Атнагулов бар идеме?
— Нәрсәгә ул сина?
— Без бер авылдан.
Җамалый Рәсүлев бераз уйланып торды да:
— Киттек, анын янына барабыз, — диде.
Ул борылды да, кулын кесәсенә тыккан килеш, җайлап кына бараклар ягына атлады, мина да анын артыннан иярми чара калмады. Бараклар янында утырган әсирләр, җирдә яткан яралылар өметләре сүнгән күзләре белән безне озатып калдылар.
Баракларны үтеп, читтәге бушлыкта такталардан корыштырган корылмаларга
таба юнәлдек. Күнелне кинәт шом басты. Әллә үтерергә тели инде, дигән шик туды. Нигә, сәбәбе дә бар: беренчедән, алманнар белән хезмәттәшлек иткән өчен үч алырга менә дигән җай. Икенчедән, бәлки бу адәм Минлебай Атнагулов кешеседер, тегесе үзе белән кызыксынуларын белгәндер дә капкынга төшерергә уйлагандыр. Түзмәдем:
— Мине кая алып барасын? — дип сорадым.
— Эзләгән кешен янына, — диде ул, алдына караган килеш.
Хәер, мин барысына да әзер идем. Әгәр алманнар ялчысы дип саныйлар икән — дөресе шул, ул юлга үз теләгем белән бастым. Дошманым анда көтеп тора икән — коралсыз, ялгызым туп-туры кулына килеп эләгәм түгелме? Минлебай җен белән бер — хәйләкәр, ул мине, һәрхәлдә, үз кулы белән үтермәс, болай да безнен кебекләрне өзгәләргә әзер әсирләрне генә өстерер. Язганы ни, шул булыр дип, юлымны дәвам иттем. Шулай да кирәге-ние чыгар дип, кулыма юлда аунап яткан тимер кисәге алдым да артыма яшердем.
— Нәрсәгә ул? — диде Җамалый, артына борылып тормастан. — Син бит авылдашынны күрергә теләден?
Коралымны ташладым. Мин күрәсен кеше күрмәс. Ачуым шулкадәр көчле, дошманымны кулларым белән буармын шикелле. Барак сыман бер корылманы узып, складка охшаган бинага кердек. Стена буенда безгә арты белән бер адәм басып тора. Җаным упкын өстендә эленеп калган кебек тоелды. Хәзер инде ничә еллар буе эзәрлекләгән кешемнен чыраен күрәм, дигән уйдан башым әйләнеп китте.
— Минлебай! — дип дәштем тегенә.
Ул борылды. Каршымда тырпайган чал чәчле, газап тулы чырайлы, әсәрләнгән карашлы таныш түгел адәм пәйда булды. Ул нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай мангаен җыерып торды да көтмәгәндә хахылдап көләргә тотынды.
— Көлүегез сәер, — дидем мин.
— Ул җиде төрле итеп көлә белә иде, — дип анлатма бирде Җамалый.
— Тик хәзер берсе генә — өметсезлек белдергәне генә калды.
Теге адәм, шүрәле кытыклаган сыман, туктый алмый шаркылдый. Анын хахылдавында ниндидер билге яшеренгән кебек. Мин аны анладым — бу язмышымнын миннән шулай көлүе иде.
— Акылдан язганнан сон, без аны шушында яшереп асрыйбыз. Югыйсә, алманнар андыйларны бер минут та тотмый.
— Юк, бу мин эзләгән кеше түгел. Ә исем-фамилиясе, чынлап та, Минлебай Атнагуловмы?
— Әйе. Без анын белән бер взводта сугыштык. Авыр сынаулар аша үтеп, туганнар кебек якынайдык. Анлагансыздыр: аны ничек ташлыйсын инде. Монда күргәнне беркемгә дә сөйләмәссез дип ышанам.
Мин анар сүз бирдем. Язмыш Атнагулов белән очраштырмаса да, анын кайдадыр якында гына икәненә, кайчан да булса кулыма төшәсенә иманым камил иде.
Комиссиядәге эшемне тәмамлар өчен, Хорол лагеренда тагын берничә көн тоткарланырга туры килде. Тагын бер тапкыр Җамалый Рәсүлев белән күрештек, дөресрәге, ул үзе яныма килде.
— Анлавымча, син эзләгән кеше, чыннан да, бик явыз адәм, ахрысы?
— Аны тәмуг уты көтә! — дидем мин.
Шуннан сон Җамалый мина менә нәрсәләр сөйләде.
Башта ул Ромны лагеренда булган икән. Шунда бер адәмне очраткан. Алманчаны шәп белүе аркасында, ул фашистларга якыная алган.
— Шулай тезелеп торабыз, — дип сөйләп китте Җамалый Рәсүлев, — янымда кече лейтенант — Борис Штильман. Ыштаннарыбызны төшерергә боеруга, сөннәтлеләрне эзләүләрен төшенеп алдым. Бориска әйттем: безне хәзер читкә чыгарачаклар, исендә калдыр: син — татар, исемен Әхмәт, фамилиян Заһидуллин. Онытма, шулай диген. Безгә «Юде!» — дип, аерым рәткә бастырдылар. «Мин —
татар» дидем, Борис та минем арттан кабатлады.
Алманнар безгә ышанды дип торганда, алар арасыннан теге әсир чыгып, безне әйбәтләп тикшерергә тотынды. Мина артыгын бәйләнәсе итмәде, чөнки татарлыгым болай да күренеп тора. Борис янына килеп, ана татарча эндәште. Билгеле инде, бер авыз татарча белмәве аны сатты. Түзә алмадым, теге кабахәтнен күзләренә батырып карадым да: «Киләчәктә тыныч йоклармын дип уйлыйсынмы?» — дидем. Ул мина: «Киләчәгем пуля сызгыруына тин. Ә аны куып җиткән кеше юк әле», — дип җавап кайтарды.
— Бу — ул! — дип кычкырып җибәрдем. — Мин эзләгән кеше!
Җамалый Рәсүлев мина карап алды да:
— Борисны башка яһүдләр белән аттылар. Ату — лагерьда һәр көн кабатлана торган хәл. Әмма монысында алманнар янында басып торган теге адәм үзгәреш керткән, диделәр. Бу вакыйганы күргәннәр атыш дәвамында көй уйнап торды, дип сөйләделәр. Теге адәм патефон җибәреп, музыканы репродуктор аша тапшырырга тәкъдим иткән икән. Алманнарга бу идея шулкадәр ошаган ки, аннан сонгы атулар көй астында башкарыла башлады. Алар моннан үзләренә тәм тапсалар, без исә патефонны борып җибәрүгә, ни буласын күз алдына китерә идек.
— Бернинди шигем юк, хәтта исемен дә сорап тормыйм, — дидем мин.
— Исемен әйткән иден, шуна сөйләргә булдым.
Димәк, ничек кенә булса да Ромны лагерена барырга кирәк. Мин шунда ук Вернер белән элемтәгә кердем. Әмма, Вернер сүзләренә караганда, ул лагерьда күптән түгел генә комиссия булып кайткан икән. Шулай да ул ничек булса да ярдәм итәренә ышандырды.
Берничә көннән мин Ромны лагеренда идем инде. Ни кызганыч: хәрби әсир Минлебай Атнагулов өч ай элек Германия ягыннан торып сугышырга әзер татарлар җыела торган пунктка — Сельдце А лагерена күчерелгән булып чыкты. Анда исә андыйларны озак тотмыйлар, хәрби берләшмәләр төзелә торган Едлинога озаталар.
Сонга калуымны анладым. Берлинга кайткач, Вернердан сораштым. «Ромны лагеренда Минлебай Атнагуловны кулыбыздан ычкындырганбыз, — диде ул. — Комиссия эшләгән вакытта, ул Көнчыгыш ведомство исемлегенә берничек тә керми калалмый. Минлебайнын ничек итеп эз югалтуын бер шайтан гына белә. Хәер, без бит аны Хорол лагеренда дип уйладык. Икебез дә, — дип өстәде Вернер, — исемен ишетүгә кармакка капканбыз».
— Вернер, — дидем мин чын күнелдән, — картиналарыгызны гына ясап ятсагыз иде!
Барысы өчен дә аны гаепле санадым. Сүзләремә хәтере калса да, ул сиздермәскә тырышты. Билгеле, Вернернын монда бер гаебе дә юк, язмышка шулай язылган булгандыр, күктәгеләр язганны безнен үзгәртергә хакыбыз юк.
Болары мин Берлинга кайткач сөйләшүебез. Ә анарчы теге каһәр төшкән командировкадан көч-хәл белән кайтып егылдым. Юлым Варшава аша иде. Анда, үч иткәндәй, эшелоннар артык күп җыелганга, берничә тәүлек вокзал саклап ятарга туры килде. Вокзал шыплап тулган, баш төртер урын юк, өстәвенә вермахт формасы кигәннәр үтеп-сүтеп тора. Җүнле йокы күрмәгәнгә, болар бар да төштә күргән кебек тоела башлады. Дүртенче тәүлеккә киткәндә, вокзал алды мәйданына чыктым. Кайсы якка карама — анда кеше. Төн канатын җәйгәнгә, тирә-як дөм карангы. Көтмәгәндә шул карангылык эченнән тавыш ишетелгәндәй булды. Бу — минем киләчәктән дәшкән үз тавышым иде, ул озакламый дошманым белән йөзгә-йөз очрашасымны хәбәр итте.
Иртән, ниһаять, Берлинга кайта торган поездларнын берсенә эләгә алдым. Купеда кысан, кем беләндер танышу, сөйләшү теләгем юк. Поезд кузгалуга, коридорга чыгып, тәрәзә каршына килеп бастым. Йөрешен кызулата, барган поезд капма-каршы якка юнәлгән состав белән очрашты.
Кинәт касыгыма кемдер китереп төрткәндәй, өнсез калдым. Җанымны тәмуг уты көйдереп алгандай булды. Ни булды дисезме?
Мин Минлебай Атнагуловны күрдем. Анын чырае каршыга килгән поезд тәрәзәсендә чагылып алды да шунда ук юкка чыкты.
Әмма хәтерем анын сурәтен сендеререп өлгерде. Күзләрем алдашмый: чигәләренә чал йөгергән, авыр карашлы, мангае җыерчыклы адәм — ул иде. Анын өстендә вермахт офицеры формасы. Дәрәҗәсен төгәл генә әйтә алмыйм, җилкәсендәге погонннарын күреп өлгермәдем. Хәер, күрсәм дә берни үзгәрмәс иде, чөнки хәрби дәрәҗәләрне барыбер аермый идем.
Кеше хәтеренә тан калырлык. Тормышта шундый мизгел эчендә булып алган хәлләр җитәрлек. Хәтер, алдан сизенгән кебек, анын вак-төягенә кадәр үзендә саклап калдыра. Андый хәлләр минем белән элегрәк тә булгалаган иде. Хәтерегездәме, кунакханәдә тәрәзәм аша ундүртенче каттан ташланган адәмне күреп калдым, авылда ә дигәнче Хәлил каршына котырган үгез килеп басты. Бу юлы да шулай булды. Минлебай Атнагуловнын портреты хәтеремдә ап-ачык булып уелып калды.
Мине дә күргәндер дип уйлыйм. Күз ачып йомган арада булган хәл анын өчен дә көтелмәгән булгангадыр, йөзендә үзгәреш сизелми калды. Тик соныннан чыраенда мәнгегә катып калган мыскыллы елмаюы күз алдымнан китми йөдәтте.
Аннары ни булдымы? Купега әйләнеп кердем һәм өске киштәгә менеп яттым да йокыга талдым. Уянганда, Берлинда идем инде.
Берничә көн буе Вернер белән булган хәлләр турында сөйләштек, кайда хата җибәрүебез хакында баш ваттык. Тегеләй йә болай иткән булсак, дип үкенү хисләре кичердек, тик терсәкне тешләп булмый, шуна үзебезне кулда тотарга тырыштык.
Озакламый Вернер Минлебай Атнагуловнын украин партизаннарына каршы Идел-Урал легионынын 827нче батальоны составында Көнбатыш Украина территориясенә җибәрелгәнен ачыклады.
Анын алманнарга ярый алуына аптырыйсы юк: алманчаны су кебек эчә, дөрес, сәер гадәтләре бар-барын, әмма алары алманнар тарафыннан хуплап каршы алынгандыр, мөгаен.
— Минем аны куып тоту мөмкинлегем бармы? — дигән соравыма Вернер:
— Юктыр, — дип җавап бирде. — Монын өчен сугыш барган территориягә үтеп керергә кирәк, ведомство тарафыннан исә әлегә андый сәфәрләр каралмаган. Үз белдеген белән бару, — ай-һай, — диде.
— Нишләргә сон мина?
— Көтәргә. Берәр җае чыкмый калмас.
Комиссиядә эшләвемне, лагерьларга йөрүемне дәвам иттем. Моннан тыш Көнчыгыш ведомствода татарча арадашлык итү эшенә җәлеп иттеләр. Шулай итеп, вакыт, сизелмичә, су кебек ага торды. Беркөнне Вернер мина 827нче батальоннын Голландиягә күчерелүе турында хәбәр итте.
— Хәзер үк шунда китәм, — дидем мин, ашкынып.
— Сабыр ит, — дип тыярга маташты мине Вернер, — башта барысын да ачыклыйм. Дуамалланып эш чыкмас, тиешле кәгазьләр җайлау өчен берәр сылтау табылмасмы?
Ике атна чамасы энә өстендә утыргандай булдым. «Күпме еллар көтәргә туры килде, — дип сөйләндем үз-үземә. — Дошманым монарчы кул җитмәс арада булды. Менә, ниһаять, эзенә төштем. Ул — кул сузымында гына. Чирек гасыр әүвәл биргән антымны һаман үти алмыйм. Минлебай Атнагуловнын әлегә кадәр җирдә нык басып йөрүенә — мин, бары тик мин генә гаепле. Аны һич туктата алмыйм, шунын аркасында йөзләрчә гомерләрнен киселүенә сәбәпче булам».
Башка көтәр тәкатем калмагач, кулыма чемоданымны алып, вокзалга киттем. Касса янына килеп басуга, кемдер җинемнән эләктерде. Артыма борылдым — Вернер икән.
— Анда Минлебай юк, — диде ул.
— Кая киткән?
— Берәү дә белми.
Вернер яна гына 827нче батальонный Бред шәһәре тирәсендә урнашуы хакында мәгълүмат алган икән. Әмма легионерлар исемлегендә Минлебай Атнагулов дигән кешене тапмаганнар.
Бред шәһәре. Голландия. Атнагулов. Шушы өч сүз арасында адашкандай булдым. Таба алачакмынмы эзләгән кешемне, әллә болганчык суда үзем батып каламмы? Голландия шәһәренен исеме соравыма җавап булып ишетелгәндәй булды. Саташкан кешедәй торуымны күрептер, Вернер:
— Беләсенме, сине үчен йөртә. Син хәзерге вакытта үзенә-үзен хуҗа түгел. Акылына кил! Калган гомеренне шуна багышларга уйламыйсындыр бит? — диде.
Без Фридрих-штрасседагы яраткан кафебызга киттек. Килеп туган хәл буенча фикер алыштык.
Вернер мина болай диде:
— Европа буйлап әйләнеп чыксан да, син аны куып тота алмаячаксын. Нигәме? Чөнки хәзергә анын сәгате суккан мәл, анлыйсынмы? Әлегә ул кул җитмәслек, иблис кебек борынын теләсә кая тыга ала.
Анын белән килешми чарам калмады. Уйлаша торгач, Минлебай Атнагуловнын исем-фамилиясен үзгәртүе дә ихтимал, дигән нәтиҗәгә килдек. Исемне алмаштыру мәсьәләсе, бәлки, поезд тәрәзәсеннән мине күреп, куркыныч янавын анлаганнан сон тугандыр. Тик бер нәрсәдә килештек: без дошманыбызны бәяләп бетермәгәнбез. Анын бездән качар исәбе бөтенләй булмаган, үз вакыты суккан чак икәнен белгәнгә, үзен хуҗа сизеп йөрүендә дәвам иткән. Атнагулов ул вакытта Төньяк Белоруссиядә урнашкан 1нче Көнчыгыш-мөселман СС полкына билгеләнгән булган. 44нче елнын августында бу полк Варшава баш күтәрүен бастыруда катнашачак. Нәм без шунда тимер тәре белән бүләкләнгән солдат һәм офицерлар исемлегендә оберштурмфюрер Минлебай Атнагуловнын да исем-фамилиясен күрәчәкбез. Нинди батырлыгы өчен икәнлеге, шәт, анлашыладыр, дип беләм.
Сугыш тәмамланып, ике дистәләп ел узгач, бер тантаналы мәҗлестә катнашырга туры килде. Шул унай белән анда бер скрипкачы чакырганнар. Өстәлдәш күршеләрем анын аеруча тантаналы очракларда гына катнаша торган танылган виртоуз башкаручы икәнен әйттеләр. Чынлап та, уйнавы искитмәле иде, залдагылар анар көчле алкышлар яудырдылар. 35 яшьләр тирәсендәге бу кеше белән мине нидер бәйли шикелле тоелды.
Кичә ахырында башларына киткән кунакларнын берсе рояль артына утырды. Бармакларын җитез генә клавишлар өстеннән йөгертеп алды да, илһамланып, Бахнын «Чакона»сын уйнап җибәрде һәм үзенә кушылырга чакырып, скрипкачыга башын селкеде. Скрипкасын җайлап ияк астына урнаштырып маташкан җиреннән, ул кинәт кенә агарынды да чыгып китте. Кызып алган кунаклар яна танышлары белән гәп куерта, алар ягыннан чыркылдап көлгән хатын-кыз тавышлары ишетелә — анын китүен игътибарга алучы булмады да бугай.
Мин балконга чыктым. Скрипкачы, култыксага таянып, җем-җем утлар белән балкыган Истанбулны күзәтә. Ул мина борылып карады, йөзе элеккечә агарынган. Кулымдагы коньякны суздым. Ул сүзсез генә алды да стаканны авызына каплады. Аннары сигаретын кабызды. Янәшә басып, төнге Истанбулга карап торабыз. Шаян җил чәчләребезне тузгытып уйный.
— Дөньяда сез беркайчан да эшләмәм дигән нәрсә бармы? — дип сорады ул миннән. — Яисә үлем янап торганда гына эшләргә батырчылык итәсез?
— Бик күп. Мәсәлән, хәзерге минутта аска сикерер исәбем юк.
— Мин дә сикермәс идем. Бернәрсәгә карамастан эшләмәячәкмен дигәнем — бөтенләй икенче нәрсә, — дип сөйләп китте ул. — Бу хәл 44нче елда Варшавада
булды. Безне — төрле яшьтәге берничә дистә ир-ат, хатын- кыз, бала-чаганы — бомбадан саклану урыныннан чыгуга ук камап алдылар. Якындагы бинанын стена буена тезделәр дә автоматларын төзәделәр. СС офицеры бармагы белән ымлап мине үз янына чакырды. Башта эшнен нәрсәдә икәнен анламадым. Аннары гына искәрдем: скрипкама күзе төшкән икән. Ул мина уйнарга кушты. Кыска һәм боерулы тон белән ике генә сүз әйтте: «Бах. Чакона». Скрипкамны футлярдан алып, уйный башладым. Шулвакыт офицер стена янындагыларга атып җибәрде, анар башкалары кушылды. Аныма килеп уйнавымнан туктап калдым. Әмма офицер пистолетын борын төбендә уйнатты — уйна! Әти-әнием, сенлем һәм башкаларнын музыка астында әкрен генә җиргә авуларын күреп торган хәлдә, уйнавымны дәвам иттем. Әле дә исемә төшкән саен тәннәрем чымырдап китә. Мина кагылмадылар.
— Шуннан бирле, — диде ул, — минем беркайчан да Бахнын «Чакона»сын уйнаганым булмады. Аны уйнауга караганда өске каттан сикерү — җинелрәк булыр иде, чөнки бу музыка янгыраганда үземне өстемә мен каргыш яуган кебек хис итәм.
Ул сүзсез генә сигаретын суырды. Аннары:
— Бу вакыйганын дәвамы да бар. Мәхәббәт тарихы турында тынлыйсыгыз килмиме? — дип сорады.
— Әйе-әйе, әлбәттә, — дидем мин.
— Һәркемнең үз мәхәббәт тарихы була торгандыр, — дип сөйләп китте ул. — Акылымны җуяр дәрәҗәдә гашыйк булдым. Сөйгәнем дә шул ук хисләр белән җавап кайтарды. Безгә — 20ләр тирәсе. Икебез дә яшьләр, матурлар идек, безгә карап, нинди күркәм парлар, дип сокланалар иде. Кыскасы, август ахырына туй көне билгеләдек. Ул җәйдә симфоник оркестр составында концертлар белән күп йөрдем. Һәм шул чакта бәхет кошымны кулдан ычкырдым. Ул мина хыянәт иткән. Һәм бер генә тапкыр түгел. Бу турыда ишеткәч, күз алларым карангыланды. «Дөресме?» — дип сорадым сөйгәнемнән. «Әйе», — диде ул. Тик бу бәланен башы гына әле. Чын- чынлап яратуым хакына мин аны кичерергә дә әзер идем. Бәхетсезлегемә, ул башканы яратуы турында әйтте: «Кичер, — диде ул, — бернәрсәне дә үзгәртеп булмый». Ярсыдым, үз-үземне белештермәс хәлгә килдем. Башта ниятеннән кире кайтарырга маташтым, ә сонрак инде янарга ук тотындым. Елый-елый, телемә нинди сүз килсә, шул сүзне әйтеп сүгендем. Аннары буарга ябыштым. Ул каршы торып маташса да, әкренләп хәле бетте, бераздан бөтенләй тынып калды. Әмма мин кулларымны бушатырга ашыкмадым. Шулчак гаҗәпләнүдән күзләрем шар булды: сул кулымнын бармаклары, ниндидер көй уйнагандай, кызнын муенында бии башлады. Ритм һәм көйне тотар өчен, бармакларымнын хәрәкәтләренә йотылдым. Шайтан алгыры! Бахнын «Чакона»сы икән. Варшавадагы хәлләр кабат хәтеремдә янарды, теге СС офицерынын шыксыз чырае күз алдыма басты. Өстемә салкын су сипкәндәй булды. Кулларымны ычкындырдым да: «Гафу ит, зинһар, кичерә күр. Сөйгәнен белән бәхетле бул», — дип тәкърарладым. Ул, йөткерә-йөткерә, әкрен генә торды, анына килгәч, мине жәлләп елап җибәрде: «Мескенем минем, мескен малаем!» Бераздан кочаклашып, кечкенә балалар кебек, икебез дә үкси идек.
Скрипкачы нидер уйлангандай аз гына тынып торды да, тагын дәвам итте:
— Картлыгымда мине нерв авырулары көтеп торуы ихтимал. Сул кулым нечкә гриф буйлап хәрәкәт итәр, ә бармакларым әлеге дә баягы шул шомлы көй ритмына селкенер. Монын белән көрәшү инде авыр булыр.
Ул, кичке утларга карап, тынып калды. Шунда гына башыма сукты: безне курку, җан әрнүе һәм күралмау тойгысы берләштерә икән бит.
Бу вакыйга турында Вернерга сөйләргә җыендым. Чөнки ул да теге вакытта, авылда, онытмаган булсагыз, скрипкачы хәлендә калган иде. Әмма сонга калдым, бу вакытта Вернернын дөнья белән хушлашуына дүрт еллап узган иде. Минем ана бер генә сорау бирәсем: Минлебай Атнагулов уйнарга мәҗбүр иткәннән сон, «Ай сонатасы»н тагын берәр мәртәбә уйнадынмы- юкмы? — диясем килгән иде.
Юктыр дип уйлыйм. Рояль янына якын килде микән әле. Ул бит сонга таба сынлы сәнгать белән мавыкты.
Язмыш йөзебезгә кызыллык китергән елларны телгә аласым килмәсә дә, уйларым кабат шул чорга әйләнеп кайтты. Минем һич кенә дә бер- берсеннән ерак торган ике субстанцияне — кеше хәленә керә белү белән СС һәм Көнчыгыш ведомство кебекләр хакимлек иткән дөньяны бергә бәйлисем килми. Әмма башка алманнар кебек үк, Вернернын да намусына каршы барып дигәндәй шулай эшләми чарасы юк иде. Шунадыр, андый чакларда, җанына бушану эзләгән шикелле, кулына пумаласын алды ул. Мине остаханәсенә чакырып, чираттагы табигать күренешен тәкъдим итте, ә мин исә йөрәгемә якын шул урыннардан күзем алмый йотлыгып карап тордым.
Үземә еш кына шундый сорау бирәм: Вернер үзенен элекке укучысына үч саклады микән? Кайчандыр шәкерте укытучысына сабак биргәнен кичерә алды микән? Мөгаен, ул да скрипкачыдан ким газапланмагандыр, тик бу турыда авызын ачып әйткәне булмады.
Шулай да Вернер үч алырга теләдеме-юкмы икән? Юктыр, рәссам кеше үчлекле була алмый. Шулай булгач, бер генә юл кала — мина булышу.
Шулай итеп, балачакта бергә уйнап үскән иптәш кайчан да булса үзен сиздерми калмас дип, унайлы очракны көтәргә генә калды. Аны эләктерү уе әкренләп сүнә барган саен, үземне газап утларына салдым: анын эзенә төшү өчен барысын да эшләдемме дип хафага төштем.
Ниһаять, көннәрдән бер көнне Вернер мина сөенечле хәбәр җиткерде. Франциядә урнашкан Идел-Урал легионынын берничә батальонына җибәрергә Көнчыгыш ведомствода төркем туплый башлаганнар икән. Ике уйлап тормаслык итеп: «Мин анда эләгергә тиеш», — дидем. Вернер исә мине бармаска үгетләргә тотынды: «Беренчедән, бу сәфәр бик куркыныч, чөнки анда сугыш бара, — диде ул. — Икенчедән, Минлебай Атнагуловнын андалыгын берәү дә кистереп әйтә алмый». Тик мин сүземнән кайтмадым: «Кул кушырып утырганчы, барып, үз күзләрен белән күреп кайту — яхшырак», — дидем.
Алга таба хикәяләвем үзем теләмәгән якка юнәлеш алыр дип куркам. Тормыш юлым да сәеррәк күренергә мөмкин. Хәзер төп сызык — үч, калган вакыйгалар шунын ышыгында барачак. Әдәбиятта да шундый алым кулланыла бит: алгы пландагы игътибарны җәлеп итә торган вакыйгалар артында тагын да мөһимрәкләре яшеренгән була. Билгеле, тормышта алай булалмый, анда төп һәм ярдәмче сызыклар булмаган шикелле, алгы-арткы планнар да юк. Сон чиктә барысы да бердәй әһәмиятле, әмма без һаман да беренчелеккә ашкынабыз, вакыйгаларны ниндидер өлешләргә бүлеп маташабыз. Нишлисен, бу — безнен яшәешебез. Әгәр хикәямдә барысы да үч алу белән бәйләнгән икән, мона үзем генә гаепле, монын алгы-арткы планнары кайда, аларнын кайсы мөһимрәк, дип хөкем итү — анысы сезнен эш.
Шулай итеп, теге төркемгә эләктем дә Франциягә китеп бардым. Анда ни өчен тикшерүләр үткәрергә булганнар сон? Эш менә нәрсәдә: Украина һәм Белоруссия партизаннарына каршы сугышырга теләмәгән күпчелек легион берләшмәләре Франциягә күчерелә. Совет пропагандасыннан ераклаштыргач, алар үзләрен яхшы яктан күрсәтерләр дип ышаналар. Мин катнашырга тиешле тикшерүнен максаты оештыру эшләрендәге кимчелекләрне күрсәтү, отчетлар төзү, шулай ук легионда сугышчан рухны ныгыту була. Билгеле, болар бар да — сафсата. Йөзләгән, менләгән легионерларны очраттым, тик аларнын йөзләрендә бернинди бирелгәнлек, бурыч, җаваплылык дигән төшенчәләрне искәрмәдем. Аларнын тонык күзләренә туган яклары турында сүз башлаганда гына нур кунып ала иде.
Тик мине бары тик берәүнен генә чырае кызыксындыра. «Очрашу ничек булыр?» — дигән сорау белән баш ватам. Мөгаен, анын белән исәп- хисапны өзү өчен мөмкинлекләр күп булыр. Хәрби җинаяте өчен дисен дә — вәссәлам. Берәү дә кем гаепле, кем юк икәнен исбатлый алмаячак, өстәвенә, мин Көнчыгыш ведомство
вәкиле бит.
Тик өметләнүем тагын бушка китте: Минлебай Атнагулов бу вакытта Варшавада Бах музыкасы астында җирле халыкны җәзалап йөргән. Бернишләр хәл юк, әлегә анын сәгате суккан чак. Үлемгә дучар ителгән поляклар башы, тәмуг уты өстеннән йөргән, СС офицерынын кара формасын кигән, күзләре канәгатьлек алудан елтыраган Минлебайга күнелләре төшенке, сүлпән, өметләре сүнгән ватандашлары арасында ни калган, ди?
Бер сүз белән әйткәндә, язмыш тагын бер кат минем белән шаярырга уйлады. Җитмәсә, мин аны Франциядә эзләп йөргән көннәрдә ул, һич уйламаганда, Берлинга килеп чыккан. Вернер мина менә нәрсәләр сөйләде. Бу хәл Көнчыгыш ведомствосы залында була. Татарча арадашчылык итү вәкилләре утырган утырышлар залына СС баш идарәсенен берничә кешесе килеп керә. Аларнын башлыгы — СС Көнчыгыш төрки хәрби берләшмәсенен булачак командиры штандартен-фюрер Карун әл-Рәшид була.
— Әмма ин кызыклысы, — диде Вернер, — СС офицерлары арасында элекке укучым Минлебай Атнагулов та бар иде. Мин аны шунда ук танып алдым.
Ул да таныгандыр, билгеле. Вернер үзе әйтмәсә дә, шул чакта Минлебайнын чыраенда катып калган теге мыскыллы елмаюын күз алдыма китердем.
— Аралашырга ничектер җай чыкмады. Хәер, мөмкинлек булса да, үзен беләсен, аны читләтеп үткән булыр идем, — дип өстәде ул
Укытучым һәрвакыттагыча. «алтын» урталыкны сайлагандыр дип уйлыйм. Шулай да бик нык дулкынлану кичергәндер. «Ай сонатасы»н исенә төшереп, бармаклары тартышып киткәндер.
Ул тагын болай дип анлатты. Анын элекке укучысы СС баш идарәсенә очраклы рәвештә алынмаган. Нәкъ шул вакытта көнчыгыш иреклеләреннән берләшмәләр төзү турында карар кабул ителгән. Варшава баш күтәрүен бастыруда батырлыклар күрсәтеп, күкрәгенә тимер тәре таккан Минлебай Атнагулов оешмада ышаныч казанырга өлгергән. Көнчыгыш легионнары Гитлернын өметен акламаганга, СС ише структура бу эшкә җитдиерәк карар дип санаган.
Шуннан сон Вернер Минлебайны башка күрмәгән. Һәм очратырга теләге дә булмаган. Һәрхәлдә, ул мина шулай дип сөйләде.
Тик күнелемнен бер почмагында, Вернер аны очратырга теләгәндер, бәлки Берлин урамнарынын бер чатында, кесәсендәге пистолетынын сабын калтыранган куллары белән кысып, көтеп торгандыр дигән уй пыскып ала. Тик, әйткәнемчә, рәссам гомерендә дә үч алачак кеше түгел.
Миңлебай Атнагулов Берлинда озак тоткарланмый. Төрки халык эшләре буенча белгечлек аңа бара торган эш түгел: көннәр буе кабинет саклап утыру, отчет төзү, хатлар язу һәм башка төрле канцелярия эшләре белән шөгыльләнә торган кешеме ул! Аның коточкыч вәхшилекләргә, үтерешкә сусаган җаны моңа түзә алмас иде.
Берлиннан кай тарафларга юнәлүе турында төгәл генә әйтүче булмады. Миңа килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Карун әл-Рәшиднең якын ярдәмчесе сыйфатында ул башта Словениягә, аннары Төньяк Италиягә киткән. Бу Карун әл-Рәшид җитәкчелегендәге оешма бик ашыгыч рәвештә төзелсә дә, нинидер мөһим сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый. Гомумән, бу берләшмәнең язмышы бик томанлы, сугыш ахырына таба аның карамагына җибәрелгән солдат һәм офицерлар бөтенләй эзсез-нисез юкка чыккан.
Миңлебай турында әле дә кем нәрсәләр генә сөйләми. Аңа кагылышлы документлар да сакланып калган. Мәсәлән, кайсыдыр вакыт аралыгында вәхшилеге белән аерылып торган бер үлем лагеренда начальник урынбасары булып торуы билгеле. Моннан тыш тагын берничә лагерьда үзенең пычрак эзен калдыруы мәгълүм.
Аны күргән-ишеткән кешеләрнең уенча, ул спиртлы эчемлекләр белән артыгын
мавыккан. Еш кына алман офицерлары белән лаякыл булганчы эчкән. Сугыш тәмамланып килә, сагышын шнапс белән басмый нишләсен? Никадәр әйләндерсәң-тулгандырсаң да — ул үз илен сатучы, хыянәтче, ә бу исем аның «батырлыклары» янында бер дә матур яңгырамый.
Элеккеге әсирләрнең берсе менә тагын ниләр сөйләде:
«Без, берничә татар, үзебезнең барак янында сөйләшеп тора идек. Күрәсең, тавышыбыз катырак чыккандыр, моңарчы күзгә-башка чалынмаган СС офицерын җәлеп иткәнбез. Ул безнең янга килде. Каршыбызда аягында көч- хәл белән басып торган кеше ватандашыбыз дигән уй башыбызга да килмәде. Бер сүз дәшмичә сәер генә итеп карап тора бу, ә без андый очракта тиеш булганча үрә катабыз. Офицер кесәсеннән пистолетын чыгарды да стена янына басарга ымлады. Үзегез беләсез, боерыкны үтәми булмый, барып тезелдек. Билгеле, моның төбендә ни ятканы барыбызга да аңлашыла, әле ике көн элек кенә исерек алманнар поляк әсирләрен атканнар иде. Бу безгә: «Җырлагыз!» — дип әмер бирде. Югалып калгангамы, ни теләве башыбызга тиз генә барып җитмәде. Ул кабатлады: «Җырлагыз!» Иң тетрәндергәне — офицерның саф татар телендә әйтүе булды. Аның карашыннан бәрелгән боз салкынлыгыннан куырылып, җырларга мәҗбүр булдык, дөресрәге, Ибрай башлап җибәрде. Борынгы татар халык җырына, без дә кушылдык. Җырыбыз көчәйгәннән-көчәя барды. Офицер кымшанмый-нитми тыңлап торды. Кайталмас җиргә китүебезгә төшенеп, инде аның күзләренә туры караудан курыкмадык. Җырыбыз ахырына якынлашып, иң югары ноктасына җиткәндә, һич көтмәгәндә офицер борылды да китеп барды. Без исә аңсыз рәвештә сузуыбызны дәвам иттек. Аннары, исән калуыбызга шаккатып, бер-беребезгә караштык. Мин офицерның җанын күргәндәй булдым: аннан әйтеп бетермәслек сагыш бөркелә иде. Артыннан йөгереп барып, юатырга да уйлаган идем, тик иң соңгы секундта нидер тыеп калды: ул бит — СС офицеры. Бу хәлләрне читтән карап торган бер иптәшем соңыннан болай дип сөйләде:
— Лазареттан кайтып килешем иде. Каршыма күзе-башы тонган офицер килә. Ярый әле, искәрерлек хәлдә түгел иде. Күзләреннән яшь тама, үксүеннән иңбашлары дерелди иде. Ир-атлар шулай тыелгысыз елыйлар дип күз алдыма да китергәнем булмады. Ул пистолетлы кулы белән күз яшьләрен сөртә иде — аңлыйсызмы?
— Исереккә сәбәп кенә булсын, аларда күз яше арзан, — диде кайсыдыр.
— Юк, — дип каршы төште иптәшем. — Монда бүтән нәрсә. Буасы ташыган, күрәсен.
— Бәлки нервлары какшагандыр?
— Белмәссен.
Икенче бер лагерьдагы әсирнен сөйләгәннәрен дә җиткерим.
— Үзеннән алда куркыныч даны йөрде анын. Хәер, ул чорда андыйларга кытлык булмады шикелле. Бу СС офицерынын яраткан җөмләсе бар иде. «Яһүдне үлемнән бары тик таланты гына коткара ала», — дип кабатларга яратты ул. Билгеле, башка лагерь начальниклары яһүдләргә карата үтә мәрхәмәтсез кыланганда, анын бу җөмләсе күнелдә ышаныч тудыргандыр. Бервакыт без офицернын сүзләрен эше белән раславынын шаһитләре булдык.
Лагерьга чираттагы әсирләр төркемен китерделәр. Терезиннан дип хәтердә калган. Араларында бер малай да бар. Әти-әнисеннән аерылган, ялгыз. Карашында курку белән өметсезлек чагылган бу баланы булдыра алганча якларга, сакларга тырышалар. Малайнын үзе белән скрипкасы да бар. Хәер, анысы гаҗәп түгел, Терезиннан килүчеләр арасында музыкантлар еш очрый иде. Алар, гадәттә, юлга чыкканда үзләре белән инструментларын да алалар. «Беркатлылар», — диештек. Әйтерсен, аларга биредә музыка белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыралар. Әсирләрне баракларга тараттылар. Көтмәгәндә үсмер — озын, ялыктыргыч юлдан сон арыган булганмы, әллә берәр нәрсәгә абындымы — егылды да скрипкасын
кулыннан төшереп җибәрде. Малайны авыру дип белделәр, ахры — ә андыйлар белән санашып маташмыйлар, чир тараталар дип, шунда ук атып үтерәләр — сакчыларнын берсе мылтык көпшәсе, итек башы белән төрткәләп, малайны торгызмакчы булды. Малай йөзен куллары белән каплап, хәленнән килгәнчә сакланырга тырышты. «Бетте», — дип уйларга да өлгермәдек, көтелмәгән хәл булды. Теге СС офицеры сакчы каршына килеп, пистолетын анын мангаена терәде. Бар да шок хәлендә катып калдык. Малай исә тиз генә торды да, скрипкасын эләктереп, иптәшләре артыннан йөгерде. Офицер револьверын төшерде дә сакчыга алман телендә каты-каты итеп әйтеп куйды. Мәгънәсе безненчә менә болайрак. Ник итеген чистартылмаган? Ни өчен каешын бушаган? Гомумән, бу нинди кыяфәт? Герман армиясе өчен хурлык! Сакчы, оятыннан җир тишегенә керерлек булып, үрә катып тора. Офицер лагерь идарәсенә таба китеп барды. Каршына икенче бер офицер килеп, аны юлыннан бүлде. Мин бу вакытта идарә каршындагы газонда үлән кыркып маташа идем, шуна бу сөйләшүне ишетеп тордым.
— Ул малайда талант бар дип уйлыйсынмы? — Сорау мыскыллы тонда янгырады.
— Әйе, күзләреннән күренеп тора, — дип кырт кисте беренчесе.
— Америкалылар кулына эләккәч, юмартлыгын бәяләнер дип беләсенме әллә?
— Анысы минем эш. Ычкын каршымнан!
Мона охшаш истәлекләрне күп ишеттем. Кайберләрендә Минлебай Атнагуловны шунда ук танып алдым.
Тагын берсен Белградта, тәрәзәсе Дунайга караган фатирда тынладым. Хуҗа хатын эчемлек тәкъдим итте, ләкин сәламәтлегемне сылтау итеп баш тарттым. «Мин тотып куям әле, — диде ул һәм чокырына аз гына коньяк койды. — Күргәннәр турында аек баштан сөйләп булмый». Күпме түбәнсетү, кимсетү аша узарга туры килгән ана. Әмма ул салкын канлылыгын җуймаган хәлдә, башыннан үткәннәр турында сөйләп китте:
— Без бу лагерьга иптәш кызым Бранка Рахимич белән эләктек. Безне партизаннар белән элемтә тотуда гаепләделәр. Дөресе дә шулай, икәү бер яшерен оешмада идек. Лагерьда Бранкага сез кызыксынган кешегә охшаган СС офицерының күзе төште. Ул иптәш кызымны авыр эшләрдән азат итте, башта кухняга урнаштырды, соңрак каядыр башка хезмәткә күчердеме, Бранка көнозын күзгә-башка чалынмады. Төннәрен дә барактан чыгып югала башлады. Беребез дә артык сорау бирергә базмадык. Әмма бу хәл дәвам иткәч, түзалмадым:
— Бранка, ничек син шул алман белән шулай булдыра аласың, — дидем.
— Ә ул алман түгел.
— Кем соң?
— Сиңа нәрсәгә ул?
Әлбәттә, минем аңар андый сораулар бирергә хакым юк, чөнки сүз башны саклап калу турында бара, һәм һәркем, ничек булдыра ала, шулай үз гомере өчен көрәшә иде. Тик көннәр узган саен, аның күзләрендә гыйшык уты ныграк дөрләвен күрдем.
— Бранка, янган утка сикерәсең, шуны бел! — дигән сүзләремә җавап кайтармады. Ул, дөрестән дә, мәхәббәт упкынына чумган иде. Аны күралмас дәрәҗәгә җиттем, берсендә хәтта аңа ташланып, битләрен тырнарга маташтым. Безнең әрләшүне сакчылар күреп калган һәм миңа шәп кенә эләкте. Теге СС офицеры белән йөзгә-йөз очраштым. Ул шундый итеп карады, минем урында башка берәү булса, җир тишегенә кереп югалыр иде, билләһи. Ә минем югалтыр нәрсәм калмады. «Барысын да кичерерләр дип беләсеңме?» — дидем. Ул дәшмәде. «Җитәр вакыт, син боларның барысы өчен дә түләячәксең әле», — дип дәвам иттем. Ул мыскыллы көлемсерәде дә: »Киләчәгем пуля сызгыруына тиң. Аны берәүнең дә куып тотканы юк әле», — диде. Аннары күзеннән очкыннар чәчрәтеп: «Яле, кәнтәй, нәрсә тоярсың икән? — дип, авызыма пистолет көпшәсе тыкты. — Ничек, оҗмах чатырлары
күренмиме?» — дип акырды. «Әйт әле, анаң белән минем арада нинди охшашлык бар?» — дигән соравына башым түнеп киткәндәй булды. Ни дип җавап бирергә дә белмәдем, хәер, теләсәм дә булдыра алмас идем, авызымда пистолет көпшәсе бит. Ул җавап көтеп тормастан: «Әниең сиңа тормыш бүләк иткән, ә минем бүләгем — үлемең булыр. Шулай булгач, әниең белән мин арадашчылар булып чыгабыз», — дип, пистолетын бугазыма кадәр батырды. Мин чыдый алмыйча укшырга тотындым. Ул борылды да китеп барды, ә мин җиргә бөгелеп төштем. Исән калуыма барысы да гаҗәпләнде. Шуннан соң мин аңа Бранка күзләре белән карарга тырыштым. Аңарда ниндидер дәһшәтлелек белән бергә үзенә тартып торган көч бар иде. Ә маҗаралар яраткан Бранкага нәкъ шундыйлар ошый да. Иртәме-соңмы башыма җиткәнен көттем, әмма ул мине тынычлыкта калдырды, мөгаен, иптәш кызым үзенә каратудан файдаланып, аны кире күндергәндер.
Хатын сигаретын кабызып, башын кәнәфи артына ташлады. Бер-ике суыргач, сөйләвен дәвам итте:
— Шул вакытта күзләремә карап әйткән сүзләрен еш исемә төшерәм. Үтерүче белән корбан арасында ниндидер аңыбызга буйсынмый торган бәйләнеш бар. Хәзер күп нәрсәгә башка күзлектән карыйм. Теге кешене дә аңлый башладым шикелле. Ул үзенең куркыныч язмышлы адәм икәнен белгәндер. ССка, нацист идеологиясенә, билгеле, төкереп биргән ул. Үзенең иблис юлыннан бара биргән, ә җәзасы аның юлы белән кисешкәннәргә төшкән.
— Шайтан алгыры! — дип кычкырып җибәрде башына киткән хатын. — Менә ничек борып була бит, ә. Явызлык белән очрашабыз да соңыннан ниндидер ярашканлык эзләргә тотынабыз. Яки киресенчә, кызганабыз дип, мәрхәмәтле булып кыланабыз да, вакытлар узгач, анын бер тиенгә тормаганын анлыйбыз. СС офицеры урыслар килергә бер атна калганда юкка чыкты. Анын белән бергә Бранка да югалды. Озак вакытлар иптәш кызым турында бер хәбәр дә булмады, инде исән калды микән, дип шикләнә дә башлаган идем — сугыш бетеп, ике айлар узгач, Бранка кабат Белградта күренде. «Кайда югалдын?» — дигән соравыма: «Икенче лагерьга күчерделәр, союзниклар килгәнне шунда көтеп алдым», — дип җавап бирде. Озак та үтмәде, ул Миланга — икетуган апасы янына күчеп китте.
Хатыннын хикәясе мине, әлбәттә, битараф калдырмады. Тик Минлебай Атнагуловнын ул чордагы тормышы мәгълүм иде, шуна әллә ни яналык тапмадым. Мине анын күзе төшкән, өстеннән серле рәвештә идарә итә алган Бранка Рахимич кызыксындырды. Һәм бернигә карамый аны эзләп табарга карар кылдым. Миланда гомер сөргән икетуган апасын барып таптым, әмма шигем расланды: Бранка моннан да китеп барган иде.
— Ул минем янымда ел ярымлап яшәде, — диде апасы. — Аннары Америкага китте. Ике ел элек Мехикодан раштуа белән котлап язган открыткасын алдым, шуннан бирле хәбәр-хәтере юк.
Минлебай Атнагуловнын үзе белән ниләр булды икән? Сугыш ахырында эзен югалтканнан сон ниләр майтарган? Кемдер аны Һарун әл-Рәшид белән Испаниядә күргән. СС офицеры формасын штатский киемгә алыштырган, имеш. Аннан сонгы язмышын берәү дә әйтә алмады.
Сугыш истәлекләренә чумып, кабат шул дөньяга әйләнеп кайттым. Мина бит халык ләгънәтен алачак кара көчләр ягында булырга туры килде. Аны ул чорда яшәгән, җаны аша үткәргәннәр дә ахырына кадәр анлап җиткерә алмый. Гаеплеләр бармы ул чорда һәм алар кемнәр? Гаеплеләр билгеле, менләгән, йөз менләгән, диярсез. Алай булалмый, дип каршы төшәр берәрсе. Бар шундый кешеләр, алар үзләренен нәрсә эшләгәннәрен дә белми, андыйлар — күпчелек. Әмма кара эшләргә анлап баручылар да җитәрлек. Гомере буе икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнгән бер хезмәттәшем болай дигән иде:
— Беләсенме, Ходай Тәгаләдән ни сорыйм? Тәмугка озатуын.
— Ник?
— Гитлер белән сөйләшер өчен башка мөмкинлек булмаганга.
Галимнен өметсез, шул ук вакытта тәэсирләндергеч омтылышы өчен кичерик. Әмма мин фикеремне тагын бер тапкыр кабатлыйм: ул коточкыч вакытны ахырына кадәр анлау мөмкин түгел.
Хикәямнен төп сызыгыннан читкәрәк киттем шикелле. Атнагуловка күп урын бирүем анлашыладыр: хәйләкәр, үзенә тартып торган кеше буларак, ул үзенә игътибар иттерә белә. Тик мин үз язмышым турында да онытмыйм әле. Монысы минем өчен отышлырак, чөнки үзем белән булган вакыйгалар турында сүз бара. Ниндидер хата, ялгышлыклар бар дип тапсагыз, алар ике сәбәп аркасында булырга мөмкин. Беренчесе — дөресен сөйләмим булып чыга, тик мин монын мәгънәсен күрмим. Ялган сөйләр өчен шундый озын монолог башлар идеммени? Икенчесе — кыскача эчтәлектәге вакыйгалар аек акылы булмаган кеше тарафыннан сөйләнә дип нәтиҗә ясарсыз. Әмма бу шулай ук дөрес түгел, димәк, мина ышанырга кала.
Янә кырык дүртенче елга әйләнеп кайтам. Мин элеккечә Франциядә, бар тырышлыгымны җигеп, дошманым шәүләсен эзәрлеклим. Тикшерү тәмамланып килә. Комиссия белән сонгы пунктка килдек. Бу татар легионы берләшмәләренен берсе, дөресрәге, Клермон-Ферран шәһәре тирәсендә урнашкан рота иде. Иртәгесен Көнчыгыш легионнар белән идарә итә торган штаб урнашкан Нансига китәргә, ә аннан Берлинга кайтырга тиешбез.
Көн кичкә авышканда, шундый хәл булды. Солдатларнын юынгычлары яныннан атлаганда башыма, шәхси үчләрен алуны күктәгеләргә тапшырганнар дөрес эшли, ахры, дигән уй килде. Туктадым да, җавап ишетергә теләгәндәй, өскә карадым. Күктә салмак кына бөдрә болытлар йөзә. Күзләремне түбән төшерүем булды — каршымда басып торган Җамалый Рәсүлевны күреп алдым. Исегездәдер, Хорол лагеренда дошманым белән бер исем-фамилиядә йөрүче акылы авышкан берәү янына алып барган иде?
— Таптынмы? — дип сорады ул.
— Юк.
Беренче карашка бу очрашуга аптырарлык берни юк сыман. Ротада танышлар җитәрлек, чөнки әсирләрне үз кулларым белән легионга теркәдем. Әмма бу кешенен көтмәгәндә килеп чыгуын нәрсәгә юрарга да белмәдем.
— Син монда ничек эләктен? — дип сорадым.
— Башкалар кебек үк.
Мин Хорол лагереннан китүгә, ул да легионга язылган икән. Дошманым артыннан Ромныга ашыкканга, бу минем катнаштан башка эшләнгән.
Сөйләшүне яныма якынлашкан дневальный бүлдерде, штабка чакырганнар икән. Анда баргач, Нансига кузгалачагыбызны искәрттеләр. Дүртебезне автомобиль көтеп тора, ә беребезгә, урын җитмәү сәбәпле, лагерьда куна калырга туры килә, диделәр. Башкаларнын монда төн үткәрү теләге булмаганга, үзем калырга булдым.
Төнлә күземә йокы кермәде. Әйләнгәләп-тулгангалап ята торгач, түзмәдем, торып йөреп керергә уйладым. Тышта кап-карангы, ул үз эченә нәрсәнедер яшергән шикелле. Әгәр шунда таба атласам, күзгә күренмәс юл аша теләгән җиремә илтер кебек.
Якында гына сөйләшкән тавышлар ишетелде. Җамалый Рәсүлев белән ике легионер икән. Алар, җирдә яткан бүрәнә өстенә утырып, әлүмин кружкадан чәй эчәләр иде.
— Утыр, — дип тәкъдим итте Җамалый. Кружкага термостан чәй агызды да мина сузды. Кырык дүртнен карангылык канат җәйгән төнендә дүрт татар Төньяк Франциядә чәй эчеп утырабыз. Теләсә кайсы чәйнен, әле яфракта килеш, хәтере була. Ә бу чәйнен хәтере әлеге мизгел белән кисеште. Шул турыда уйлап утырганда, кинәт җил исеп куйды, тозлы тәменнән анын Атлантика җиле икәнен анладым. Күк йөзенә
йолдызлар сибелгән. Баш өстендә генә берсе, артыннан җемелдәвек эз калдырып, җиргә атылды.
— Йолдызлар чәйгә атылган төн, — дип куйды берсе. Берәр шагыйрьнен шигырь юллары булдымы — анысын төшенмәдем.
Әрәмәләр арасыннан ниндидер кош тавыш бирде. Легионерларнын берсе ана чутылдатып җавап кайтарды. Ул да түгел, куаклар эчендә кыштырдаган тавышлар ишетелеп, шәүләләр шәйләнде. Кошка охшатып чутылдау шартлы сигнал булган икән.
— Без инде китәргә әзерләнгән идек, тик күнелем киләсенне сизенгәнгә, тоткарландык.
Шулчак артта шау-шу, аяк тавышлары ишетелде. Лагерь ягыннан безгә таба бер төркем кеше килгәне күренде. Алманнар иде, ахры. Җамалый шул якка таба атып җибәрде. Шунда ук җавап та кайтардылар. Ике арада атыш башланды.
— Йөгердек! — дип боерды Җамалый Рәсүлев.
Куе куаклар эченә кергәч, безне, Җамалый белән алдан килешенгәнчә, француз партизаннары каршы алды. Җылы җәйге төн, Атлантика ягыннан тозлы җил исә, күктән йолдызлар атыла. Ниһаять, тоташ түгәрәк эченнән чыгуымны, алда әйткәнемчә, өске катка тин ин астагысында булуымны анладым. Тиздән без аланга килеп чыктык, француз телендә дәшсәләр дә сүзнен нәрсә турында барганына шунда ук төшендем, чөнки кешелек дөньясы телләре, куәтле җилләр кебек үк, бер-берсенә якын, аларнын нигезендә икенче берәүне ишетергә теләү ята.
Хикәямнен бу урынында тукталыш кирәк. Ни өченме? Бераз тын алып, гомеремнен алдагы өлешенә күчү өчен. Сез анлаганча, кырык дүртнен җылы төнендә Җамалый Рәсүлев һәм анын ике иптәше белән маки отрядына кушылдык. Аннан сон менә ниләр булды. Сугыш ахырына кадәр француз каршылыгы отряды сафларында сугыштым. Гомеремнен нәкъ шул өлеше минем өчен аерата кадерле булса да, ана артык күп вакыт бүлалмыйм. Менә ни өчен: үзем телимме-теләмимме, хикәяләвемә төп юнәлеш бирүче булып үч алу тора. Минлебай Атнагулов исә, минем белән бәйле әлеге вакыйгаларга бәйләнеше булмаганга, югалып торырга мәҗбүр була. Сезнен игътибардан төшеп калмас өчен, онытылмас вакытлар турында бер-ике авыз сүз белән чикләнәм. Мин кабат, авыл ирләре белән Кара урманга киткән мәлдәге кебек, иркенгә чыгу хисе татыдым. Карангы төн безне үч эченә яшерде. Биек кыя артыннан тәгәрәп Ай килеп чыкты, һәм йөрәкне чеметтереп туган авыл искә төште. Мин килеп эләккән отрядта татарлар — элекке Идел- Урал легионерлары шактый иде.Сугышта гадәти хәл саналса да, Җамалый Рәсүлев белән юлларыбыз аерылуны авыр кичердем. Сонрак анын Тулуза янында барган сугышта һәлак булуын ишеттем.
Кемнәрдәдер мина карата ышанмау хисе туарга мөмкин. Элек алманнарга хезмәт итүемне юар өчен генә партизаннар ягына чыккан бу, дип уйларлар. Уянган намусын басмакчы булгандыр, дип әйтерләр. Бер яктан шулай да булсын, ди. Әмма мин күнелемдәген яшермим: ул төндә үземне Җамалый Рәсүлев белән мине үзе артыннан әйдәкләгән билгесез бер көчкә ышанып тапшырдым.
Макиларга килеп кушылган элеккеге легионерларга да шулай каш астыннан карыйлардыр. Сугыш тәмамланасын чамалап, Җинү көнен партизан сафларында каршы аласылары килгән, ягъни җәзалаудан үз- үзләрен шулай сакларга теләгән дип уйлыйлардыр. Бу хакта болай дип әйтәсем килә: нигә сон алайса алар, тормышларын куркыныч астына куеп, хәрби корал складларын, поездларны шартлаттылар, яисә Җамалый Рәсүлев кебек батырларча һәлак булдылар? Күбесенен күкрәкләрендә Франциянен югары бүләкләре тагылган. Әмма туган илгә кайткач, аларнын бүләк- казанышларына карап тормый-нитми кабат лагерьларга — монысында инде сталинныкына сөрделәр.
Әйдә, тормышнын бу этабын йомгаклап, бераз тын алыйк.
V бүлек
Сарман Биги кабат чәй янартты. Онытмаган булсагыз, чәй безнен каһарман тормышынын аерым мизгелләрендә еш телгә алына. Мәсәлән, кырык дүртнен «чәйгә йолдыз егылып төшкән төн»е. Аерым персонажлар белән бәйле рәвештә дә күренеп ала. Әйтик, үзенен үткәне һәм киләчәге белән сөйләшүче Зариф карт чәйнен сорты турында сөйләнә. Яки чәйнен хәтере барлыкка ышанган Бату Сакаевны искә төшерик.
Сүзсез генә чәй уртлыйбыз. Поезд Казан ягына ашкына. Юлдашым белән безне анын хикәясе генә түгел, чәй дә бәйли. Күрәсен, Сарман Биги чәй мәсьәләсендә яхшы белгеч, сөйләгәннәренә охшаш авызны бөрештерә торган ачысын сайлаган. Ул мине тәмам үзенә каратты, анын истәлекләрен юл буе тынларга әзер идем. Яна гына пешерелгән чәй янында, тәгәрмәчләрнен бер ритмда тукылдавын тынлый-тынлый, юлыбызны дәвам иттек.
— Туган якларга җитәбез, — дидем мин. — Ниләр кичерәсез, Сарман ага?
Бәлки сорауны бирүем урынлы да булмагандыр, тик әнгәмәдәшемнен кичерешләрен белү теләге журналистлык гадәтемә сенгән.
— Белмим, — дип җавап бирде ул уйчан гына. — Өйдә булмавыма алтмыш елдан артып китте. Төшләремә менәр кат кереп йөдәтеп бетергән урыннарны йөреп чыгармын. Ничек тәэсир итәсен күз алдыма да китерә алмыйм.
Берникадәр вакыт юлдашым үзалдына карап, уйларына чумып утырды. Бүлдерергә кыймадым, чөнки анын дәшмәгән кешене бүлдерү сөйләүчене бүлдерүгә караганда мен тапкырга мәгънәсезрәк дигән сүзләре колагымда янгырап тора.
Озак та үтмәде, Сарман Биги янә сөйләп китте:
«Хикәям никадәр генә мавыктыргыч тоелмасын, ахыры күренгән калкулыкка менәргә вакыт җитте, дип уйлыйм. Ахыры дигән сүз мине һәрвакыт уйга сала. Ул туктап калу котылгысыз дигәнне анлата шикелле. Шул ук вакытта ахыр чик дигән мәгънә дә салынган кебек. Телебездә ул сүз еш очрый. Мәсәлән, таякнын ике башы — чиге бар. Кеше гомере дә ике чиктән тора. Бер уйлаганда, аларда охшашлык юк кебек, тик шунысы бар — кайсы яктан карыйсын бит. Менә таякнын башы, яки ахыры дибез. Киресенчә дә әйтеп була. Әйтәм бит, ничек карыйсын. Тагын кирәкмәгән якка кереп барам, ахры. Күп сөйләшсәм, түбәсе кыйшая башлаган монын диярсез тагын. Ә минем максатым — тормыш юлым турында сөйләп бушану. Алга таба мондый фәлсәфәдән читкәрәк китәргә тырышырмын.
— Юк-юк, күнелегездә ни бар — сөйләгез, — дидем мин.
— Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Эш анда гына түгел, вакыт кыса, озакламый аерылыр чак җитә.
Сарман Биги чынаягындагы чәен йотып куйды да дәвам итте.
— Әлегә кадәр бәян иткән тормыш юлым турыдан-туры яшәү урыннарым белән бәйле иде. Башта Россиянен урта полосасындагы кечкенә генә авыл, аннары Төркия, Германия, Франция. Әкренләп хикәямнен ахырына җитеп киләм. Язмышым тагын кай урынга бәйләп куяр? Хәзергә бер генә шәһәрне дә, илне дә төгәл генә атый алмыйм.
Исегездәме, сезнен белән роман язу турында сөйләшкән идек. Мөгаен, үзем очлап чыгалмам, бәлки идеям берәр каләм иясен кызыксындыра алыр. Әйткәнемчә, роман шәһәр яки авылга кагылышлы юл күрсәткеч формасында язылырга тиеш. Үзем тотынсам, сүз дә юк, туган авылым Айны сайлар идем. Сюжет сызыклары урам буйлап өйдән өйгә, персонаждан персонажга күчә барыр иде. Урамнар кисешкән чат — ин әһәмиятле урын, анда төп геройлар яши. Ким дигәндә, ике урам буйлап барасын, аларнын исемнәре ешрак телгә алына. Нәтиҗәдә роман геройлары ниндидер магик күппочмаклык хасил итә. Шул авылда яшәгәнгә, анын кешеләре күнелгә якын, безгә монда ипле, унайлы. Әйтерсен лә күктә очып йөрим. Планета авылыма әйләнә. Романымнын көньяктан төньякка бара торган сюжет сызыгы көнчыгыштан көнбатышка юнәлә торганы белән кисешә. Персонажлар бер-берсенә әле якынаялар,
әле ерагаялар; кайсылары үзара таныш, ә кайберләре бер-берсен күргәннәре дә юк, тик без аларнын һәммәсен дә беләбез. Араларыннан кайсыларындыр яратабыз, ә кайсыларындыр күралмыйбыз — шунсыз чын әсәр була алмый. Бар нәрсәне геройлар белән бергә кичерәбез, җил безгә аларнын дулкынланган тавышларын китереп ирештерә. Алар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, чынбарлыкны күрсәтергә тырышалар. Без аларны анлыйбыз, чөнки барыбыз өчен дә уртак нәрсәләр: тормыш-яшәеш, мәхәббәт һәм үлем турында сөйлиләр.
Хәлбуки, эш ахырга таба барганга, тормышымнын тагын бер кисәген — Икенче бөтендөнья сугышыннан сонгы егерме елны сикертеп үтмичә булмый. Сәбәбе шул: беренчедән, бу өлештә Миңлебай Атнагуловнын катнашы юк; икенчедән, язмышымда әллә ни яңалыклар булмаганга, сезнең өчен күңелсез тоелыр дип уйлыйм. Шуны гына әйтим: ул вакытларда, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләндем. Бөтен дөнья буйлап йөреп, лекцияләр укырга туры килде, аннан тыш, конференция, симпозиум һәм башкаларда катнаштым. Тик, әйткәнемчә, болары турында сөйләп тормаска исәп. Шулай да гомернең кайсыдыр өлеше никадәр генә бертөрле, артык игътибар итмәслек кебек тоелмасын, кайчакта хыялларны таң калдырырлык, йә яңа хакыйкать табарлык мизгелләре була. Бервакыт Камбург рестораннарының берсендә ул чакта бик азларга гына таныш «Биттлз»ны тыңладым. Шул вакытта җаным телгәләнүен белсәгез, ә бер-ике елдан шулар авызыннан кешелеккә «AII you need is love!» дигән мөрәҗәгатьне ишеттем.
Шулай итеп, гомеремнең егерме еллык өлешен үткәреп җибәреп, хикәямне дәвам итәм.
Алтмышынчы еллар башында күп вакытымны Көньяк Америкада үткәрдем. Ул елларда фәнни кызыксынуым колачы тагын да киңәйде: көньяк америкалы индеецлар теле белән төрки телләрнең охшашлыгы темасы мавыктырды. Шуңа күрә юлларым Боливия, Чили, Аргентина, Перуга алып килде. Кешелек дөньясы телләре үзара якын тора дип әйткән идем инде. Кайчандыр борынгы индеецлар яшәгән шәһәрләр урнашкан тирән тар үзәннән барганда, яисә серле корбан чалу йолалары башкарылган кыя ташка күтәрелгәндә, үземне юкка чыккан цивилизация токымыннан кебек хис иттем. Бервакыт яшерен урыннарның берсендә аяк киемемне саласым килде, яланаяк калгач, табаным аша йөрәгемә менеп җиткән ниндидер тирбәнеш, калтырау тойганым исемдә — әйтерсең җир мине үзенеке итеп кабул итте. «Дөрес, — дидем үз-үземә, — индеецлар белән безнең ата-бабаларыбыз уртак». Әмма шунысы кызыклы: төркиләр белән дә, индеецлар белән дә бернинди уртаклыгы булмаган төрле илләрдән килгән коллегаларым да бу урында нәкъ шундый ук хис кичергәннәр икән. «Мөгаен, ул кешеләрне туганлаштыра торган аерым урындыр», — дип, бу турыда кунакханә портьесы — өлкән яшьтәге мексикалы белән дә уртаклаштым. Гаҗәпкә, ул: «Җир шарының теләсә кайсы урыны — шундый, дип кенә әйтте дә: — менә ачкычларыгыз, иртәгә сезне ничәдә уятасы», — дип өстәде.
Кыскасы, тулаем эшкә йотылганга, мин илдән-илгә күчү белән бәйле теләсә нинди уңайсызлыкларны кичерергә әзер идем. Монда килүемнең икенче сәбәбен дә әйтим. Берчак Перуда тауларга илтә торган автобусны көтеп станциядә утырам. Башка кабарлык эссе көн. Көндезге кызулык аша калдырып китәсе шәһәрнең сызыклары шәйләнә. Җиңелчә изрәп, йокымсырап киткәнмен. Кинәт башымнан: «Ни калган миңа монда — бөтенләй икенче ярымшарда?» — дигән уй сызылып үтте. Озак көттерми җавабы да табылды. Минем алда — еракта ата-бабаларыбыз шәүләләре, җанга ярашлы яшерен тирбәлешләр, хәрәкәтләр сизелеп торган, кешелек дөньясы телләрен якынайта торган дулкынландыргыч очсыз-кырыйсыз киңлекләр икән бит. Тик боларның артында йөрәк сыкраганны хәтерләткән бер кара нокта бар — ул вакытлыча онытылып торган үч алу теләге.
Кырык еллар узуга карамастан, Кара урманда яңгыраган антым һаман да тынгылык бирмәде. Сугыш тәмамлангач, Миңлебай Атнагулов белән азмы-күпме
бәйләнешле хәбәрләрне җентекләп тикшереп бардым. Тик ул кабат эзсез-нисез юкка чыкты.
Тиешле җәзаларын алган элеккеге СС башлыклары һәм аларның ярдәмчеләре исемлегендә дә табылмады. Әллә, чынлап та, Вернер фикеренчә, аны кара формадагы үтерүчеләр котылыр урын тапкан латин америкасы илләреннән эзләргә кирәктер. «Безнең Миңлебай, бернинди шик тудырмыйча, кайдадыр Боливиядә, яки Уругвайда ранчо хуҗасы булып ятуы ихтимал», — дигән иде ул. Бик мөмкин, чөнки Миңлебайның лагерьдагы сөяркәсе Бранка Рахимичның эзе дә шул тарафларга китеп югала бит — икетуган апасына язган соңгы открыткасы Мексикадан җибәрелүе Вернерның шиген көчәйтә түгелме? Бер уйлаганда, алар нигә дип бергә булырга тиешләр әле? Җитмәсә, Европаны икесенә ике вакытта ташлап китәргә туры килгән. Шулай да бу фикергә ике куллап ябыштым.
Үч алуны тормышка ашыра алмавыма микән, соңгы елларда мине оялу, читенсенү хисләре биләп алды. Бәлки бер философ « үч алырга ниятләүче юкка күптән савыгыр һәм төзәлер ярасын кузгата» диюе белән хаклыдыр? Уйлап та ахырына җиткерә алмаганга борчылам, ахры. Ни булса да, бу тойгы калдырырга уйламады. Әгәр берәрсе ялгышлык белән минем чемоданны ачып караса, аның төбендә яткан күптәнге ике фоторәсемне күреп алыр иде. Беренчесендә — СС формасы кигән адәм басып тора. Кем икәне әйтмәсәм дә аңлашыла торгандыр. Бу фоторәсем миңа сугыш тәмамланып берничә ел узгач, француз каршылык отрядындагы дусларым ярдәме белән килеп иреште.
Икенчесендә — 18 яшьләрдәге сөйкемле кыз — Бранка Рахимич. Белградка баргач, апасыннан сорап алып, күчермәсен эшләткән идем.
Үземне бер детективтагы үтерешләр чылбырын тикшерүче, үзе дә аңламыйча шулар рәтендә йөрүче каһарман белән чагыштырам. Аермабыз шунда — мин әлегә үтерергә генә җыенам. Бу илләрдә тоткарлануым да — Миңлебай Атнагуловны эзләп табу өчен икәненә, ниһаять, төшендем. Шуңа тагын да активлаштым. Әлеге фоторәсемнәрне шунда яшәгән халыкка, такси йөртүчеләргә, метрдотельга һәм асрауларга күрсәттем. Билгеле, Миңлебайны мондый юл белән эзләү — юкны бушка авыштыру. Тик мин очраклылык буласына ышанычымны югалтмадым.
Латин Америкасына килүемнең сәбәбен үч алуга гына кайтарып калдырмавыгызны телим. Чөнки индеецлар телен өйрәнү элеккечә игътибар үзәгендә кала бирә, ул эшкә баш-аягым белән җигелдем дисәм, дөресрәк булыр. Бу ике сәбәп мине шушында ниндидер күренмәс җепләр белән бәйләп тота. Шунысы да бар, еш кына без кирәкмәгән җирдә яшерен мәгънә эзләргә яратабыз. Мин исә юлларым кайчан да булса кирәкле урынга китереп чыгармый калмас, дигән уй белән үземә язылган юлдан тайпылмаска булдым.
Ул арада эзләвемнең чикләре тарайганнан-тарая барып, ахырда Аргентина гына торып калды. Ни өчен Аргентина? — дип кызыксынырсыз. Ул елларда миңа ярдәм итәрлек кешеләр белән, шул исәптән нацистларны эзәрлекләүче Симон Визенталь белән хәбәрләшеп тордык. Моннан тыш, Буэнос-Айрес шәһәре янында Адольф Эйхман кулга алына. Әнә шул хәбәрләр нәкъ менә бу илгә китерде. Латин Америкасына китергән сәбәпләрнең иң мөһиме булып, шулай да, индеецларның кечуа телен өйрәнергә теләвем кала бирә. Озак вакытлар шул телдә аралашучылар яшәгән Перу һәм Боливиядә тордым, ә хәзер исә мине Төньяк Аргентинада яшәгән аз санлы кечуа халкының җирле сөйләше кызыксындыра башлады.
Озакламый Килья районына барып чыктым. Беренчедән, бу телдә сөйләшүчеләр шушында сакланып калса, икенчедән, «килья» сүзе кечуадан тәрҗемә иткәндә Ай сүзен аңлатуы үзенә җәлеп итте. Онытмаган булсагыз, Россиянең урта полосасында урнашкан туган авылым шул исемне йөртә. Әле дә хәтеремдә, бу охшашлыкны белүгә, йөрәгем сулкылдап куйган иде.
Сез, мөгаен, минем сөйләвемдә бик күп туры килүләрне күрәсездер. Әйе, тормыш
туры килүләрдән тора, һәм, ихтимал, без аны үзебез шулай тартып китерәбездер. Күктәгеләргә еш кына бер үк үтенеч белән инәләбез, һәм ахырда алар түзә алмый — без сораганны үти. Ә бәлки туры килүләр бөтенләй юк нәрсәдер, без үзебез дә сизмәстән язмышыбыз төйнәлгән урынга — вакыйгалар сәер рәвештә бер-берсенә тәэсир итә торган аерым зоналарга ашыгабыздыр да, шуны туры килү дип атыйбыздыр?
Кильяга барып җитү өчен шактый вакыт кирәк булды. Яшем баруы да үзен сиздергәндер, юлдагы уңайсызлыклар да — алары җитәрлек булды — сәламәтлегем какшап китте. Бер кунакханәдә, агуланып, янып, саташып, атнага якын урын өстендә аунарга мәҗбүр булдым. Шул саташулы көннәремнең берсендә, шыбыр су эчендә ятканда, «озакламый дошманыңны очратачаксың» дигән тавыш ишеттем. Бу — минем киләчәктән яңгыраган үз тавышым иде.
Савыккач, көчем арта барганын сизеп, әйләнә-тирәне урап кайтырга уйладым. Таң беленеп кенә килгән вакыт. Үзәнлек буйлап бара торгач, елгага барып терәлдем һәм ярына утырып озак кына хәл алдым. Елга ашыга- кабалана таудан агып төшә дә, юашланып, җай гына юлын алга таба дәвам итә. Аның төшләремә кереп йөдәткән шикелле кара-кучкылт суына карап утырганда, башыма бер уй килде: әгәр дә үлемсез булсам, дошманымны, һичшиксез, табар идем, чөнки мәңгелектә иртәме-соңгы ниятләгән уй тормышка аша. Әмма мәңгелек һәрбер аерым язмыш эчендә булырга тиеш. Шуңа күрә Миңлебай Атнагуловны очратмый калуым мөмкин түгел. Бу уйда ниндидер тузга язмаган мәгънәсезлек тә, шул ук вакытта аерым бер инанганлык та бар. Үз уйларыма бирелеп, агымсуга карап шактый озак утырдым. Аннары карашымны ераккарак күчердем: елга башта туры гына ага да, аннары сулга авышып, ерактан күренеп торган тауларга таба китә икән.
Шунда кинәт башка сыймый торган хәл булды. Йөрәгем күккә кадәр сикергәндәй булды да, каршымнан исәпсез-хисапсыз үлгән, әле туарга өлгермәгәннәрнең җаннары үтеп китте, үз җаным да иртәме-соңмы барачак мәңгелеккә ашты.
Нәрсә булды дисезме? Каршымдагы табигать күренеше гаҗәеп дәрәҗәдә туган авылым Айны хәтерләтте. Әнә хатын-кыз күкрәкләрен хәтерләткән ике калкулык, еракка китеп югалган елга, калкулык итәгеннән күтәрелгән Кара урман. Дөрес, урманның агач, үсемлекләре тропик урманныкы, елгасы безнекенә караганда көчлерәк агымлы, ике калкулык та биегрәк, текәрәк. Бу охшашлыкта — тулысынча булмаса да — кешелек дөньясы телләренең уртаклыгы чагыла кебек.
Ничә еллар читтә йөреп, Төньяк Аргентинада тапкан «туган авылыма» атламый хәлем юк дип, шул якка киттем. Көне буе бардым. Кул сузымында гына күренгән таулар атлаган саен ерагая гына бардылар. Мондый күренеш — рәшә — турында ишеткәнегез бардыр, бәлки. Әмма юл миңа бернинди кыенлык тудырмады, вакыт узганы сизелмәде дә. Көн кичкә авышып, кояш ике тау артына качуга, болай да тел-теш тидермәслек матурлыкка шәфәкънең ал төсмере дә килеп кушылды. Минем инде кире борыласым килмәде.
Бераздан кояш күмелеп, эңгер-меңгер төште, һәм тауларга хас булганча, тирә-якны бик тиз арада караңгылык чорнап алды. Әлегә кадәр озата барган елга, читкәрәк авышып, тавышы әкренләп тоныклана барды. Ә мин исә, юнәлешемне үзгәртмичә, атлый бирдем. Юлдашым — елганы югалткач кына, көтелмәгән сәфәремнең авырлыгы сизелә башлады. Инде ничә мәртәбәләр үз-үземне битәрләп биргән сорау кабат калыкты: үч алу теләге мине тагын кая китереп тыкты инде? Йә Ходам, нишлим мин җирнең бөтенләй икенче ярымшарында? Бер караңгылык икенчесен алыштыра, алда тагын ниләр күрәсем бар икән? Бәлки монысы авызын ачып йотарга әзерләнгән караңгылыктыр? Бу юл мине кайларга китереп чыгарыр? Үлемем көтеп тора мәллә, төгәлрәге — үзем белән очрашаммы әллә? Әйтәләр бит, үлемеңне каршылаганда көзгедәге шикелле үзеңне күрәсең дип. Тик никадәр шүрләтсә дә, юлымны бүлмәдем.
Алда утлар җемелдәгән кебек тоелды. Бу миңа көч өстәде һәм мин туп- туры
утларга таба юл тоттым. Ул да булмады, автомобиль тавышы ишетелде, аның фарасыннан төшкән яктылык агачлар өстеннән шуышып үтте, димәк, кайдадыр якында гына шоссе үтәргә тиеш, дип уйладым. Дөрестән дә, берникадәр вакыттан аякларым асфальт катылыгын тойды. Фарадан сирпелгән яктылыкка коендырып, тузан уйнатып тагын бер автомобиль узды. Юлның икенче ягында тәрәзәләре балкып утырган кафега тартым бина күренде. Якынрак килгәч, су тавышы кабат яңарды, димәк, елга кабат мине эзләп тапты. Безнең авыл карты Вафа бабай мондый очракта, аккан су юлын таба, дигән булыр иде.
Юл буендагы кафе кызыл балчыктан салынган ике катлы бинадан гыйбарәт. Почмаклары —әллә җил, әллә киек җанварлар эшеме — шактый ашалган. Ишекне ачып кердем. Эчтә җанлылык хөкем сөрә, күзләрне ачыттырып тәмәке төтене йөзә, кәһвә һәм кыздырылган ит исе аңкый. Өстәлләр тирәли төс-битләре белән гаучоны хәтерләткән кешеләр утыра. Күбесенең башына киткән, кайсыларыдыр карта суга, сыеграк буынлылар борыннары белән өстәлгә төртелгән. Эчемлек тәэсиреннәндер, һәрберсенең йөзенә сугышырга әзер тору рәвеше чыккан. Әгәр куркыныч яный-нитә калса, берсе дә үзен кулда тотар дәрәҗәдә түгел. Керми хәлем дә юк, беренчедән, башка барып сыеныр җирем юк. Икенчедән, минем ике сугыш кичерүемне онытмагыз, өченчедән, ни өчендер бу кешеләргә күз салу белән туганнарым кебек якын күрдем. Болар үз атларының гаярьлегенә ышанган, озын-озак күчеп йөргәндә атлары белән туганлашып, аларның төшләрен күрергә гадәтләнгән; ат өстендә йөргәнгә, аяклары камыт, йөзләре җилдән ашалып тупасланган, тырпайган колаклары башкалар ишетә алмаганны тотарга сәләтле минем өчен үтә кадерле кешеләрем шикелле тоелды.
Бу кешеләр, мөгаен, якын-тирәдә урнашкан авылдандыр, аларның чираттагы кич утыруларыдыр. Юл буенда урнашканга, монда кереп чыгучылар җитәрлектер — миңа игътибар-фәлән итүче булмады, алай гына да түгел, күз салучы да күренмәде, бар да бәйрәм итүләрен дәвам итте.
Өстәл янына утырдым да, ашарга китерүләрен үтендем. Тамакны туйдырып, сусынны кәһвә белән баскач, тирә-агымдагыларны күзәтер хәлгә килдем. Әллә ни үзгәреш сизелми, бары бер ир-ат гитарада җиңелчә көй чирткәли башлаган. Шулай да күзгә ташланып тормаган бер нәрсәне искәрдем: вакыйгалар агышына елга ниндидер фон бирә шикелле, аның тавышы мондагы шау-шуны басып, үзенең барлыгын сиздереп тора сыман тоелды.
Бармен — ул шушы кафеның хуҗасы да булып чыкты — кәһвә кирәкмиме, дип сорады. Яше шактый өлкән бу кеше кафедагылардан кай ягы беләндер аерылып тора. Йөзе борынгы бер телнең язуын хәтерләткән җыерчыклар белән чуарланган. Башта ул миңа, башкаларга караган кебек, карашын җитез генә йөгертеп үтсә, кечуа телендә дәшүем аны гаҗәпкә калдырды. Өстәвенә, кафеда утыручылар үзара испан телендә аралаша иде.
— Бу таулар, — дидем мин, — хатын-кыз күкрәген хәтерләтә.
— Ә сез игътибар иттегезме, бер күкрәк чак кына сулга авышкан? — дип кызыксынды ул.
— Әйе шул. — Тауны янә күз алдыма китердем.
— Хатынымның күкрәге нәкъ шундый, — диде кафе хуҗасы.
«Ватанымдагы ике калкулык белән Кильядагы ике тау татар теле белән кечуа теле кебек охшаганнар, — дип уйладым мин ул чакта. — Ә табигать аерыла, сүзләр дә шулай ук».
— Мөгаен, хатыныгыз бик чибәрдер, — дидем мин, кызыксынып.
— Әйе-әйе. — Ул җанланып китте. — Чыннан да, ул бик гүзәл. Тик еллар үзенекен итте, ә яшь чагында ана тиннәр булмады. Бездә, кечуа индеецларында, шундый ышану бар: юлында матур хатын-кыз очратсан, таулар юкмы дип, тирә-ягына каран, диләр. Әгәр тау күрәсен икән, тукталып та торма. Чибәр хатын —
таунын рухы, ул сине үзенә карата һәм башынны ашый. Кайчандыр монда килеп-китеп йөрүче гаучо хатынымны шушы ике таунын рухы дип саный иде. Аны күрүгә, атларын камчылары белән яра- яра, тизрәк китеп югалырга тырыштылар. Менә нинди иде ул!
Ирләрнен күпчелеге үз хатыннарын күкләргә чөя, әмма, нигәдер, танышымнын сөйләве мине ышандырды. Бераз елга тавышын тынлап торганнан сон:
— Бу елганын тавышы үзгә, — дидем.
— Ирләр тавышы ул. Әйбәтләп тынласагыз — төшенерсез.
Мин анын белән килештем.
— Бу — ир-ат елга, — дип өстәде кафе хуҗасы. — Анын ташлары да тупас, очлы, ярлары керентеле-чыгынтылы, ә агышы ирләр холкы кебек кызу, үз дигәнен итүчән.
Үз авылым елгасын күз алдыма китердем: анын борылышлары хатын- кыз гәүдәсенен бөгелешләре сыман салмак, ярлары хатын-кыз җилкәсенә охшап сөзәк, тавышы тыныч, сабыр. Яраткан кызым Фатыйма исемә төшеп, үзәгем өзелгәндәй булды, ул бит теге вакытта мине елгага тапшырды, эчке сиземләве белән анын мине коткара алачагына ышанды.
— Минем өем яныннан хатын-кыз елга ага, — дип нәтиҗә ясадым. — Ә яраткан кешем күптән бу дөньядан китте.
Кафе хуҗасы сүзсез генә карап торды да, мина яхшы таныш җөмләне ычкындырды:
— Нишлисен, Аллаһы Тәгаләнен һәрберебезгә үз язганы.
— Безнен авыл карты да шулай дип әйтә иде.
— Башка картлардан да күбрәк белүче аксакаллар бар.
Ул кулына стакан алды, аны салфетка белән җентекләп сөртте.
— Мин монда күптәннән яшим. Гомеремне шушында очлармын дип ышанам. Бу ике тау арасында сергә бай җир асты дөньясы бар, диләр, тик анда үлгәннән сон гына эләгеп була.
— Бездә үлгәннәр үз аланнарына күчә.
— Мәетләргә дә төрле язмышлар хәстәрләп куелган, димәк. Тагын кәһвә китеримме?
Мин каршы килмәдем. Кәефенә ошадыммы, ул күнелемне күрергә әзер иде. — Кәһвәгез искиткеч, — дидем мин. Истанбул кәһвәханәләрендә йөри торгач, бу эчемлекнен асылына төшенгән идем инде. Мактау сүзем анын йөрәгенә май булып яттымы, ул да:
— Сез безнен телдә бик әйбәт сөйләшәсез, — дип хуплап куйды.
Мина рәхәт булып китте. Үземнен телләр өлкәсендәге фәнни эзләнүләрем хакында сөйләдем, монда шул сәбәп белән килеп чыгуымны өстәдем. Тирә- якларга йөреп, шул телдә аралашучылар белән очрашуны планга керткән идем, хәзер нәкъ менә шуларнын берсе белән сөйләшеп утырырга насыйп булды. Кечуа теленен бу җирле сөйләше мине аеруча кызыксындыра иде. Кафе хуҗасы сүзләремне ихластан тынлады һәм ярдәм итәргә сүз биреп, мине куандырды. Аннары без хәзер кешеләргә берничә телне белергә кирәклеге турында озаклап әнгәмә кордык. Тик арада барыбер үзенә якын тел була, диештек.
— Үз-үзен белән сөйләшкән тел — ин якыны, — диде әнгәмәдәшем.
Анын белән килешми мөмкин түгел. Шул җөмлә уйларымны еракларга алып китте. «Тормыш үз-үзен белән аралашудан торырга тиеш. Бердәнбер һәм дөрес хакыйкать тик шунда гына туа. Тикмәгә генә Зариф карт үткәне һәм киләчәге белән сөйләшкәндә башка берәүгә түгел, нәкъ менә үзенә мөрәҗәгать итмәгәндер. Юкка гына гомеребезнен ин сонгы мизгелендә без кабат үзебез белән очрашмыйбыздыр, үзебезне көзгедәге шикелле ап-ачык күрәбез, чөнки үлем — безнен образ, үзебез ул», — дип уйладым.
Яна танышым, күрәсен, ялгызымны гына калдырырга кирәклекне анлагандыр, үз эшләре белән матавыкланды. Күпләргә җитенкерәмәгән әдәплелек хас иде бу адәмгә.
Ул арада кафедагылар таралышты, тик берсе генә янагын өстәлгә куеп, изрәвендә булды.
— Бәлки аны уятыргадыр? — дип сорадым.
— Йокласын. Бер-ике сәгатьтән уяна да, тыныч кына чыгып китә ул,
— диде хуҗа, мондагыларнын гадәтләрен анлап бетергән кыяфәттә.
Кафега өлкән яшьтәге кара тутлы ике хатын кереп, җыештырына башлагач, мин дә кузгаласы иттем.
— Минем өчен берәр бүлмә табылмасмы?
— Әлбәттә. Икенче катка менегез дә, теләгәнен сайлагыз!
— Бер-ике көнгә.
— Хет бөтенләйгә.
...Бүлмәмнен ачык тәрәзәсе янына килдем. Тан сызылып килә, каршымда хатын-кыз күкрәкләрен хәтерләткән таулар шәйләнә. Кафе исә берсенен итәгендә үк утыра икән. Тан беленүен хәбәр итеп аста елга шаулый.
Арыган булсам да, никтер күзгә йокы кермәде. Кабат: «Шайтан алгыры, бөтенләй таныш булмаган җиргә ничек килеп чыктым сон?» — дигән сорау белән үз-үземне битәрләдем. Кылт итеп янарак кына кафе хуҗасынын авызыннан чыккан җөмлә хәтеремә төште: «Аллаһы Тәгаләнен һәркемгә үз язганы». Вафа бабайнын яратып әйтә торган сүзләрен җирнен икенче ярымшарында бөтенләй башка берәү кабатлый, әйтерсен минем өчен мөһим саналган түгәрәк кысыла бара. Җитмәсә, телләрнен аз гына булса да охшашлыгына киная дә бар түгелме? Әле алай гына түгел, туган авылыма охшаган урынга килеп чыгуым — бик гаҗәп.
Менә хәзер тәгәрмәчләр тукылдавын тынлап барганда гына тагын кайбер нәрсәләргә төшендем. Ул чакта түгәрәк тоташмаган, бары тик ишарә, ым гына булган икән. Һәр язмышка салынган мәнгелеккә ишарә.
Әгәр танышына охшаган кешене очратсан, озакламый үзе белән дә күрешәсен, диләр. Минем Кильяга килүем дә сонрак булачак вакыйгага кереш сыманрак килеп чыккан. Болар турында фикер йөртеп, мин ниндидер түгәрәкләрне күз алдымда тотам. Бу минем предметны фаразлау, яисә вакыйгаларга искәрмә бирүем түгел, кайбер күренешләрне кайчакта анлатып та булмый. Урта гасырда яшәгән кешеләр туп-туры барып та шул ук урынга килеп чыгуны төшенмәгән, чөнки Җир шарынын түгәрәк булуын белмәгәннәр. Без дә кайчакларда тормыш агышын анлап бетермибез. Безнен баш җитмәс өлкәдә нәрсәдер анлатырга маташу өчен, «Җир шары
— түгәрәк» дигән сыман аксиома кирәк. Мин бернинди тәгъбирләүгә алынмыйм, бәлки «Аллаһы Тәгалә бар ул!» дип кенә котылырмын. Үзем дә кайчандыр Вафа бабай куллары ясаган көймә төбендә, Аллага тапшырып, ачык океанга чыгып ирек алган кеше буларак, «Күктәге көчләргә ышанырга кирәк» дигән ишарә ясармын.
Мин үзебез тоташтырган түгәрәкләр турында сүз башладым. Шуны искәртәсем килә, бу түгәрәкләр берсе эченә берсе салынган булуы да мөмкин.
4. «К. У.» № 8 Тик ин соңгы һәм мөһим түгәрәкне без икенче дөньяга күчкән вакытта, үзебезгә якынаеп, үзебезне көзгедә күргәндәге мәлдә тоташтырабыз. Хәер, бәлки мин дөрес сөйләмимдер. Урта гасырда яшәүчеләр Җир шарының түгәрәк булуын аңламаган кебек, миңа да төшенү өчен нидер җитеп бетми шикелле.
97
Тәрәзә каршында басып, таң атуын күзәтәм. Аста елга шаулый, яктыда аның кара-кучкылт суы, тупас, очлы ташлары ачык күренә.
Бераздан йокларга яттым, төш мине шунда ук кочагына алды. Беркайчан булмаганча мин үземә якынайдым, җаным елга белән берләшеп каядыр чиктән ашты.
Кыска, әмма каты йокыдан күңелем күтәрелеп уяндым. Торуга, үрелеп тәрәзәдән карадым. Кояш әле күтәрелеп кенә килә. Куаклар каплаган тау бите, өскә күтәрелгән сукмаклар уч төбендәгедәй күренә.
Кафега төштем. Хуҗа үз өстәле янында иде инде.
— Безнең яшьтә йокы алмый, йокы яшьләргә тансык, — дип каршы алды ул мине.
Өстәлләрнең берсе артына килеп утырдым. Баштарак битараф күренгән хуҗаның йөзе ачылган. Бәлки моңарчы аның белән озаклап сөйләшүче булмагандыр, ул минем белән яхшы мөгамәләдә. Иртәнге аш китереп бирде дә, тәрәзә янына барып басты.
— Без нигә хатын-кызлардан башка яши алмыйбыз икән? — дип мыгырданды. — Серле, аңлаешсыз затлар.
Мин исә ник тота-каба хатын-кызлар турында сүз кузгатты соң бу дип аптырап калдым. Бераздан бар да ачыкланды: тәрәзә аша ялгыз хатынның кафега якынлашуы күренде.
Карашымны сизеп:
— Бик чибәр хатын, — диде ул. — Бездә күпләр аңардан шүрли. Минем хатыным кебек, аны да бу ике тауның рухы дип саныйлар. Бу табигый. Чибәрлек вакытлар узу белән тоныклана, аңа алмашка икенчесе килә.
Хуҗа үз өстәле янына килде. Мин исә көнемне ничек үткәрәсемне күзаллап, капкалавымны дәвам иттем. Тикшерүләрне башлар өчен, бу җирлекнең картасын тапсам, шәп булыр иде, дип уйладым. Кунакханәдә калган әйбер-караны китертү өчен машина да табасы бар. Юк, монда килүем тикмәгә булырга тиеш түгел, монда мине эчке сиземләвем тартып китерде.
Ишек тавышы ишетелде, кафега теге хатын керде. Хуҗа өстәле янына килеп, хуҗа белән кирәк-яраклар турында сүз башлады. Ике шешә шәраб белән тагын нәрсәдер сорады. Башта ул миңа яны белән торды, бераздан әкренләп борылды, аның йөзен күрүгә авызыма китергән чәнечкем һавада асылынып калды. Әйтерсең йөрәгем туктап калды һәм шул мизгелдә кабат күз алдымнан үлгәннәр һәм туасыларның җаннары үтеп киткәндәй булды, ул да булмады, йөрәгем урыныннан кубып, күкрәк читлегеннән чыгардай булып ярсырга тотынды. Миннән берничә генә адым ераклыкта басып торган хатын — Бранка Рахимич иде.
Еллар үзенекен иткән, бу теге чактагы Бранка түгел иде инде. Сүз дә юк, чемоданым төбендә яткан фоторәсемдәге кыздан күпкә калыша. Әмма берничә минуттан ашыга төшкәнемне аңладым. Йөзенә тутырып карагач, аның хәзер өлгергән хатын-кыз матурлыгына ия, чибәрлеге каршы җенестәгеләрнең күз явын алырлык икәнлеген күрдем. Әгәр чыннан да тауларның рухы бар икән, алар үзләренә лаеклы кыяфәтлене тапканнар.
Шулай итеп, Бранка кул сузымында гына нәрсәнедер оныттым ахры дигәндәй басып тора, ә мин өстәл артында утырган килеш аны күзәтәм. Очрашу минем файдага, чөнки хатын минем кемлегем турында белми. Ниһаять, сәгатем сукты, — дидем мин, куанып.
Ишек ябылуга, хуҗага сорау арты сорау яудырырга тотындым. Ул исә аптырау галәмәте күрсәтмәде, киресенчә, хуплады бугай: «Теләсә кайсы хатын-кыз үзеннән сон эз калдыра, — диде, — ә чибәрләрнең эзе аеруча озак саклана». Ул анын таунын аръягында урнашкан йортта яшәве, үзеннән күпкә өлкән ире барлыгы турында әйтте. Тик анысы бик сирәк күренә, кеше белән аралашырга яратмый икән. Гадәттә кирәк-яракны хезмәтчеләре сатып ала, ара-тирә Бранка үзе дә килгәли икән. «Монда кайчаннан бирле яшиләр?» — дигән сорауга: «Ун еллар чамасы, — дип җавап бирде. — Элек Кордовада яшәгәннәр, ә менә анда каян килеп чыкканнар — берәүгә дә мәгълүм түгел. Океан артыннандыр, мөгаен, чөнки испанчалары чамалы».
— Ни белән шөгыльләнәләр?
— Йортларыннан аз гына түбәндәрәк ранчолары бар.
Әлеге хәбәрләрне тагын бер кат башымнан үткәрү өчен мина күпмедер вакыт кирәк иде. Әдәп белгән кафе хуҗасы моны аңлап, ялгызымны гына калдырды. Ул арада кафега кешеләр килә башлады, чиелдап туктаган автомобиль тавышы ишетелде.
Сезне нәрсә турында уйлавым кызыксындырадыр. Ин беренче тел очыма Миңлебай Атнагулов исеме килде. Ул — хикәямнен төп мотивы, ничә еллар буе артыннан эзәрлекләгән кешем. Минем өчен рәшәгә, еракта шәйләнгән өрәккә әверелгән кеше кинәт тере булып күз алдыма килеп басты. Балачак сукмакларын бергә таптаган, уенчык гильотина уйлап тапкан, үз мәчеләрен җәзалап үтергән, элеккеге кызыл комиссар һәм СС офицеры Минлебай Атнагулов хәзер кайдадыр монда — якында гына, мин хәтта анын мыскыллы елмаюын күрәм шикелле.
Ул монда — табигать куенына елышкан таулар артында. Җирле сөйләше туган телемә, каршыдагы ике тавы авылымдагы ике калкулыкка охшаган җирдә. Хәер, кайда булсын инде ул? Миндә булган җирсү анарда юкмыни? Планетадагы бар урыннан ул шушысын сайлаган, ана сөлек кебек ябышкан, йөрәге богауланган, хәзер ул моннан бер адым да читкә чыкмаячак, үлемен дә, мөгаен, монда каршыларга әзерләнәдер. Яраткан хатын-кызы ике таунын рухына әверелгән, ранчосында атлары биешә, җайдаклары безнен авыл ир-атларына охшаган — тагы ни кирәк? Мин юкка гына бирегә магнит белән тарттыргандай килмәгәнмен, димәк. Икебез дә монда, шулай булгач очрашу котылгысыз.
Менә шундый уйлар узды минем башымнан. Эшкә керешкәнче, ин беренче итеп хәрәкәт итү планы төзергә булдым. Кинәшләшер өчен кафе хуҗасыннан да кулай кеше тапмадым. Кеше-кара азайган вакытны чамалап, анардан бу җирлекнен картасын табарга ярдәм итүен сорадым. Ул исә:
— Бу җирлекне күзаллау өчен таунын берсенә менү дә җитә, — дип җавап бирде. — Аннан бар да: якын-тирәдәге авыллар гына түгел, ерактараклары да уч төбендәгедәй ачык күренә, — диде.
Тау түбәсенә алып менә торган юлны күрсәтте, ни эшләргә җыенуым белән кызыксынды. Ана әйләнә-тирәне тикшереп, карап чыгасымны әйттем.
Берничә көн якын-тирәне өйрәндем, дөресрәге, Минлебай Атнагулов йорты урнашкан территорияне күзәттем. Өенә илтә торган һәр юлны, һәр сукмакны җентекләп карап чыктым, кирәк була-нитә калса дип, чигенер өчен җайлы урыннарны билгеләдем. Ранчодагыларда шик уятмас өчен бик сак кыланырга туры килде. Чәнечкеле куаклардан тырнаттырып, ташлар артына посканда, француз партизаннары сафында алган тәҗрибә ярап куйды. Тик шикләрем юкка булды, күрәсен. Минлебай мине күрә калган очракта да ерактан танымас иде. Ә йөзгә-йөз очрашу турында уйлыйсы да юк — һәр адымым үлчәнгән.
Көндәлек сәяхәтләремдә вакыт-вакыт җирлеләр дә очрады. Шушындый матавыкта да кечуа телен өйрәнүгә омтылышым югалмауга үзем дә гаҗәпләндем. Алар белән әнгәмәләр кордым, кесә дәфтәремә тегесен-бусын теркәп куйдым. Һәм шулай итеп монда килүем берәүдә дә шик уятмады дип беләм, өстәвенә, кафе хуҗасыннан да тел өйрәнүем турында ишетми калмаганнардыр. Эш арасында алып барган фәнни тикшеренүләрем җитди нәтиҗәләрен дә бирде әле: сонрак берничә журналда кечуа һәм төрки телләрдән алынган кайбер сүзләрнен чагыштырма таблицасын бастырып чыгардым. Димәк, бу мине Латин Америкасына китергән ике сәбәпнен дә бер үк дәрәҗәдә икәнен күрсәтә.
Беркөнне шулай, аякларым талгач, туфрагы җылынган җир өстенә ятып, күзләремне күккә төбәдем. Елга шавына колак салып үткәннәр турында уйландым. Шул көнне, ниһаять, эзләгән кешемне күрдем. Энгер-менгер төшкән вакыт. Ул ранчосыннан өенә кайтып килә иде. Кечуа индеецлары әйтмешли, кешене йөрешеннән генә түгел, һавада калдырган эзеннән дә танып була. Анда бар да сызылып кала: үткән гомере дә, кылган гамәлләре дә, хәтта әти-әнисенен шәүләләре
дә. Сукмак буйлап атлаган адәм — кайчандыр бер туфракта аунап үскән авылдашым Минлебай Атнагулов иде. Каршы тау түбәсендә басып торам, йөрәк Бранка Рахимичны күргәндәге кебек ярсып тибә. Дошманым мине абайламый, ә үзе яктылык төшкән әйләнә уртасында калган шикелле — һәр хәрәкәте аермачык, алай гына да түгел, мин хәтта анын бөтен гомерен — хәзергесен һәм үткәнен үтәли күрәм кебек. Күз алдымнан балачагы — әле ныгып та җитмәгән куллары тудырган яман эшләре, тәмуг уты иркәләгән үсмерчагы, җыерчыкларына крематорий көлләре сырышкан җитлеккән чоры — бер-бер артлы үтеп китте. Минлебай хәзер тулаем минем кулда, бу юлы качып котыла алмас — чөнки минем сәгатем сукты.
Алдагы көннәрне анын көн тәртибен өйрәнүгә багышладым. Иртән иртүк ранчога китә, көндез тамак ялгарга кайта, бер-ике сәгать черем иткәннән сон, кабат ранчога кузгала, карангылык куергач, шул ук юлдан өенә атлый — һәр көнне шулай. Хәзер минем алда ин кыены — анын белән очрашу урынын сайлау. Юлнын һәр өлешен җентекләп тикшергәннән сон, андый урын да табылды: бер яктан тауларга таба таш стена менә, ә юлнын икенче ягы кискен рәвештә аска төшеп китә. «Шушында йөзгә-йөз килербез, ә калганы күктәгеләр ихтыярында, алар ничек хәл итә — шулай булыр», — дип фикер йөрттем.
Сүз дә юк, гомеремне куркыныч астына куюым бәхәссез. Колагымда «дошманына тешен үтмәс» дигән сүзләр кабат янгырап үтте, димәк, дошманым белән сонгы очрашуым булуы да ихтимал. Хәтеремдә янәдән Минлебайнын үз авызыннан ишеткән: «Минем киләчәгем пуля сызгыруына тин, ә пуляны куып тотканнары юк әле» , — дигән җөмләсе янарды. Хәзер дә ул күзләремә туп-туры карап шул сүзләрне кабатлаган кебек тоелды. Күкрәгемне тутырып ачы сулыш алдым, һәм үземне бер аягым белән теге дөньяда басып торгандай хис иттем. Нәрсә сон бу — куркумы? Һичшиксез. Мина таныш кешеләр арасыннан курку белмәс бары тик берәүне генә хәтерлим. Һәм нәкъ менә шул кеше белән очрашырга җыенам.
Шулай итеп артка юл калмады. Ялгышлык җибәрмәс өчен, тагын берике көнемне күзәтүгә сарыф иттем. Минлебай көн тәртибен үзгәртмәде: ранчога барды һәм кайтты. Ана карап: алманнарга хас төгәллек мона да күчкән икән, дип уйлап куйдым.
Уйлаганымны тормышка ашырасы көндә көндез кафе хуҗасы белән гадәткә кергән әнгәмәбезне башлап җибәрдем. Мондый сөйләшүләр көннән-көн безнен арабызны якынайтты. Тик ул көнне әнгәмәне үземә кирәк якка бордым:
— Хәтерлисенме, сина яраткан кызым турында әйткән идем?
— Бу дөньядан китте диден түгелме?
— Аны үтерделәр.
Ул дәвам итүемне көтте. Әмма мин дәшмәгәч:
— Монда килүеннен сәбәбе анын үлеме белән бәйлеме?
— Әйе.
Хуҗа күзен төбәп нидер уйлагандай итте дә, ярдәмче бинага китте. Бераздан кулындагы мылтыгын мина сузды:
— Ал, сина коралсыз ярамый.
Билгеле, кул астында мылтык булу — мина көч өстәде.
Әкрен генә карангылык инде, бар нәрсәгә нокта куяр сәгать якынлашты.
Кулыма мылтык тотып, очрашу урынына барып бастым. Исәбем буенча Минлебай Атнагулов менә-менә күренергә тиеш. Йөрәгем читлектәге кош сыман бәргәләнә: каты-каты итеп тибә дә туктап калгандай була. Кинәт кенә үземне билгесезлек алдында яклаучысыз калган малай кебек хис иттем. Тагын бер мизгелдән ни булыр? Мине алда ни көтә? Коточкыч хәлме? Әллә, киресенчә, тагын да куркынычрак, әмма гадәти бер нәрсәме? Сукмак буйлап мина таба кемнен шәүләсе якынлаша? Бәлки бер ярым аршын буйлы, куркыныч янаган теге хатын — албастыдыр? Үткәнемә бәйле җан иясеме? Кылган гамәлләрем өчен җавап алырга тиешле газраилдыр? Бәлки бу әҗәлемдер, йөзгә-йөз очрашып, көзгедәге кебек үземне күрәчәкмендер?
Берни сизенмәгән шәүлә әкрен генә якынлашты, юлынын кем тарафыннандыр
киселүен күреп, икеләнеп туктады.
Минлебай Атнагулов. Менә ул каршымда басып тора һәм бераздан үзе дә мине танып ала. Тик анын йөзендә гаҗәпсенү сизелми. Хәер, аны элек тә шаккатыруы кыен иде. Ул, мөгаен, иртәме-сонмы үзен эзләп табачакларын күз унында тотып, вакыйганын мондый борылыш алуына үзен алдан әзерләп килгәндер. Анын төс-кыяфәте шактый үзгәргән, еллар үзенекен иткән
— крематорий көле утырган җыерчыкларына яналары өстәлгән.
Кайсыдыр мизгелдә күз алдымнан анын балачагы, ачык тәрәзә янында, бирелеп, «Ай соната»сын тынлаган вакыты чагылып китте. «Менә ничек, әле берничә минут кына элек үземне куркак, ялгызак малай дип хис иткән идем», — дигән уй сызылып үтте. Ни генә дисән дә, безне балачак берләштерә иде. Ә хәзер туган авылымнын ике калкулыгына охшаган таунын бер урынында икебезнен беребез гомере белән хушлашырга тиеш.
Бер-беребезгә карап сүзсез генә басып торабыз. Әйтәсен инде үзен күргәнче үк әйтеп бетергәнмен ахры, чөнки аны искә алмаган бер көнем дә булмады диярлек.
Ә ул, мине таныгач:
— Бу синме, Сарман? — диде.
Нәкъ шул мизгелдә карангылык канатын җәйде. Тауларда гына шулай кинәт дөньяны карангылык басуы турында әйткән идем инде. Бер сүз әйткән арада тирә-юнь кап-карангы була да куя.
Дошманымнын бит-йөзе тоныкланды, шулай да анын иреннәрендә катып калган мыскыллы елмаюын сизәм. Барып төртелер урыны калмаса да, ышаныгыз, елмая, чөнки ул куркунын нәрсә икәнен белми.
Мылтыгымны күтәреп, көпшәсен күкрәгенә төзәдем. Мөгаен, анын кесәсендә пистолет-фәләне булмый калмагандыр, тик ул хәзер барыбер миннән алда атарга өлгермәс иде. Бәлкем, юк тадыр. Ул очракта мин коралсыз кешегә атарга тиеш булам. Хәер, үземне аклар сәбәп бар: йөзәрләгән коралсыз кешеләрне үтергәндә, Минлебай: «вөҗданым кушмый»
— дип тормады.
Шулвакыт һич уйламаган хәл булды. Әгәр аз гына яктырак булса, анын кечкенә генә хәрәкәте дә игътибардан читтә калмаган булыр иде, күзләренә карауга анын ни кылырга җыенуы анлашылыр иде. Менә нәрсә булды: Минлебай Атнагулов, мыскыллы елмаеп, кинәт кенә кырыйга тартылды да кара кучкылт су агып яткан елгага ташланды. Мин исә тәтегә баса да алмый калдым. Әгәр мина таба атлаган булса, ике дә уйламый аткан булыр идем, әмма вакыйганын мондый борылыш алуы югалып калырга мәҗбүр итте. Ә ул икеләнеп-нитеп тормыйча упкынга сикерде.
Беренче уем: «Тагын ычкынды!» — булды. Тик бераздан салкын акыл белән исәпләгәч, анын исән калу мөмкинлеге булмавын ачыкладым. Бу урын мина таныш. Әгәр ул суга егылган булса, азмы-күпме өмет калыр иде, тик моннан елгага кадәр сикереп булмый. Ул, мөгаен, яр буендагы ташларга килеп төшкәндер.
Тереме-үлеме икәнен үз күзләрем белән күрми күнелемә тынычлык инмәде. Елгага төшү өчен тауны әйләнеп чыккан сукмак буйлап атларга туры килде, шуна шактый вакытымны югалттым. Ярый әле, таулар артыннан тәгәрәп чыккан ай зәнгәрсу яктылыгын сибеп, юлымны яктыртты.
Минлебайнын гәүдәсе ятарга тиешле урынга килдем. Елга ун метрлар читтәрәк ага; ул, кабатлап әйтәм, анда кадәр берничек тә сикерә алмый. Ай яктысында яр буен җентекләп тикшерсәм дә, гәүдә табылмады. «Кая китәр икән, егылганда канатлар үсеп чыкса гына инде», — дип уйладым. Куаклар сирәгәеп, алда агачлар, куе тропик үсемлекләр башлана. Әгәр дә могҗиза булып исән калган булса, ул шунда — куелыкка таба шуышкандыр. Урман эченә кердем. Кап-карангы. Бары ботаклар арасыннан, качышлы уйнаган шикелле, айнын саран яктысы гына күренгәләп ала. Минем уемча, Минлебай ерак китәргә тиеш түгел. Хәер, анардан теләсә нәрсә көтеп була, канга манчылып яткан җиреннән мина пистолетын төзәве дә ихтимал. Серле кыштырдаулар, тавышлар тулы карангылык эченә атлавымны дәвам иттем.
Кайсыдыр мизгелдә янәдән бәйләнеп йөдәткән сорау калыкты: «Йә Ходам, монда, дошманымнын корулы көпшәсе каршында, кап-карангыда ни калган сон мина? Әгәр юлымнын сонгы адымнарын атлыйм икән, моны бәяләүче табылырмы? Күпме еллар эзәрлекләгән дошманымнан мангаема пуля алыр өчен килдемме мин монда?»
Тик аякларым мине тынларга теләмәде. Бу турыда искә алганда әле дә каз тәннәре чыга. Кинәт якында гына бүре улавы ишетелде, ана үкергән тавыш кушылды. Мин, икеләнеп торганнан сон, кире елгага таба киттем. Яр буеннан барганда, кабат ишетелгән бүре улавы мина үткәнемнән нәрсәнедер хәтерләткәндәй тоелды. Елганын кара кучкылт суына карауга кылт итеп исемә төште: мин инде бу елганы ярты гасырлар элек бер тапкыр күрдем ләбаса. Ул чакта дошманым Минлебай белән балалар гына идек. Су анасынын көзгесендә күрдек бу табигать күренешен.
Артымда ике кешенен сулыш алганын сиздем. Борылдым, әмма берәүне дә күрмәдем. Аннары гына башыма җитте: болар — Хәлил белән Фатыйманын рухлары, алар да теге вакытта ул вакыйганын шаһитлары иде бит. Көзгедән караган картинаны тәмамлау өчен бирегә килгәннәр. Без Минлебай белән көзгедәге шашкын суга карап торганда, Фатыйма белән Хәлил яныбызда басып торды. Исегездә булса, азагы ни белән бетәсеннән куркып, Фатыйма көзгене тартып алган иде. Дәвамы исә монда булып чыкты. Минлебай белән мин катнашучылар: мин шашкын су янәшәсеннән атлыйм, ә ул кара урманда җан биреп ята. Кабат бүре улавы ишетелде. Әйе, тагын бер катнашучы үзенен дөньяда барлыгын искәртергә ашыга.
***
— Иртәгә китәм, — дидем кафе хужасына, мылтыгын кайтарып биргәндә.
— Кирәге чыкмавы әйбәт булган, — диде ул. Башта коралдан атмавымны кайдан белгән дип гажәпләнсәм, сонрак аңладым: ату тавышы янгырап монда ишетелми калмас иде.
Ул төнне тынычлап йокладым. Икенче көнне кафеда мине көтүчеләр елга буендагы агачлыкта бүреләр өзгәләгән ир-ат мәетенә тап булганнар, дигән хәбәр каршы алды. Мәетнең кемлеген ачыклый алганнар, ул — ранчо хужасы, кирәк-яраклар алырга кафега кергәләп йөргән теге матур хатыннын ире булып чыккан, диделәр.
Соңгы елларда бүреләрнең күренгәне булмаган. Бу аерым төр — кызыл бүре яки агуарачай, тагын озын яллы дип тә йөртәләр икән — бүреләр бик сирәк очракта гына кешегә ташланалар икән. Ни өчен бу адәмне өзгәләгән — бер Ходай гына белә, дип аптырашты халык.
Бары тик мин генә эшнең хикмәте бүренең исемендә түгеллеген белә идем. Кара урманда ант бирешкән төн, ирләрнең күзендә биешкән ялкын телләре, һәр сүзгә сизгер тырпайган колаклар — бар да исемдә.
Шул көнне юлга чыктым. Хатын-кыз күкрәген ( берсе аз гына сулга таба авыш) хәтерләткән таулар ераклашканнан-ераклаша барды, бераздан Килья дип аталган урын тәмам күздән югалды. Рейс автобусы мине Кордовага китерде һәм мин Буэнос-Айреска бара торган поездка күчеп утырдым. Күңелдә бушлык. Монда килүем алда булачак мөһим вакыйгага кереш, әзерлек булып чыкты, димәк. Тиздән, бик тиздән туган авылым туфрагына басачакмын. Түземсезлек белән сәгать, минутларны саныйм.
Берничә көнемне Буэнос-Айреста үткәрдем. Хезмәттәшләрем белән очрашасы, китапханәдә үземне кызыксындырган материаллар белән танышасым бар иде.
Миңлебай Атнагуловның үлеменнән соң, жилкәмнән тау төште, дип саныйсыздыр. Ә тормышымнан үч алу теләге югалгач, хикәямнең төп каһарманы төшеп калыр дип кызыксынуыгыз кимегәндер. Тик күпкә түзгәнне азга гына түзегез — ахырга күп калмады.
Буэнос-Айрес аэропортында Бранка Рахимичны очраттым. Бу илдә, күрәсең, аны инде берни тоткарламыйдыр. Самолетта урыннарыбыз янәшә диярлек туры килде, ул бер рәт аша гына алда урнашты. Карашым аның матур кыяфәтенә төште һәм миндә ямьсез теләк уянды: аны үземнеке итәсем килде. Кыргый дала кешеләре сыман. Алар
да жиңелгән дошманнарының хатыннарын көчләгәннәр, һәм шуның белән чын жиңүчеләр икәнлекләрен, эшкә ахыргы нокта куелуын аңлатырга теләгәннәр. Тик бу узгынчы хис бер мизгелдә кабынды да, шунда ук юкка чыкты.
Кильяда булган хәлдән соң күңелемдә ниндидер бушлык, упкын дип әйтимме, югалту хисе хасил булды. Шуңа охшаш халәт тормышыңнан бар бәлаләреңнең башында торган кеше юкка чыкканда була. Нәм ул кешенең тормышыңа тикмәгә генә килеп кермәвенә, киресенчә, төп рольләрнең берсен уйнавына төшенәсең
Миңлебай Атнагуловның тәвәккәл адымын кабат хәтеремдә яңартам. Нәрсә теләде ул? Котылып калыргамы? Әйе, дип уйлыйм. Хәлне чамалап, югалтыр нәрсәсе калмавын аңлаганга тәвәккәлләгәндер дип саныйм. Аның кебек курку белмәс жанга бу ике тиен, бер акча кебектер.
Бәлки максаты бөтенләй башка булгандыр: котылыгысыз эшне үзе үк тәмамларга уйлагандыр.
Ул очракта икенче сорау калка. Исән калдырмасымны белә торып, ник бу адымга барды икән? Җавап бер генә: кулымны каны белән буямавымны теләгән.
Кем белә, хәзерге вакытта анын рухы да өрәкләр аланына юнәлгәндер. Иртәме-сонмы, яхшы кешеме ул, әллә бер кабахәтме — бар да өйләренә әйләнеп кайта. Атлантик океан өстеннән очканда, шулар турында уйландым.
Кайсыдыр бер мизгелдә самолет белән нидер булып алды: башта җинелчә генә селкеткәләде, аннары, кемнендер көчле куллары шаярткандай, як- якка чайкалды. Салондагы дулкынланган халыкны стюардессанын сабыр тавышы тынычландырды. Шулвакыт очраклы рәвештәме, Бранка Рахимич артына борылды һәм безнен күзләребез очрашты. Гәүдәм буйлап ниндидер калтырау узгандай булды һәм мин анын элекке дошманым өстеннән серле хакимлеген үземдә тойгандай булдым.
Озакламый самолет турайды, шунда башыма бер кызык уй килде: әллә Минлебайнын өенә ашыккан рухы очкыч юлы белән кисешеп алдымы икән? Бәлки ана башка бик күп рухлар да өстәлгәндер: иртәме-сонмы барыбызга да туган якларга кайтасы бит.
Иллюминатор тәрәзәсеннән тышка күз салдым. Безнен аста Атлантик океан җәелеп ята, бик теләгәндә хәтта анын аерым дулкыннарын күрергә була.
Шушы урында юлдашымнын хикәясе тәмамлана. Сизгәнсездер, телгә оста иде ул. Хикәясенен сонгы ноктасын да океан сүзеннән сон куйды. Ә мин моны үземчә анладым. Җир йөзендә дингез дулкыннарына, чаткыларын сибеп дөрләгән учакка һәм тагын нәрсәгәдер — анысын оныттым — күпме карасан да туймыйсын. Минем дә юлдашымны тынлаган саен тынлыйсым килде. Анын сөйләве дулкын, яисә ялкынланган учакка тин иде.
Өстәвенә, ул тынлаучыны җәлеп итәрдәй алымнар куллана белә. Белеп әйтүем, үзем дә һөнәри эшчәнлегемдә шуна омтылам. Хикәянен төп сызыгы булган үч алу теләген генә алып карыйк. Хәер, сөйләүче алдан ук анын кыланышларына вакыт-вакыт нәрсәдер юнәлеш бирүен искәртеп куя. Тик анын оста алымы, алдыбызда картинанын алгы ягы гына түгел, ә тагын да мөһимрәк — игътибарны тулы көченә эшкә җиккәндә генә анлап була торган арткы ягы да бар.
Яки менә хикәянен азагын карыйк. Профессор сонгы җөмләсен әйтә һәм анын бары тик хушлашырлык кына вакыты кала. Карале, дибез без тел шартлатып, хикәясе дә тәмамланды, вакыт та чыкты. Бары тик тел осталары гына шулай туры китерә ала. Радиожурналист буларак, мин аны шулай бәяләдем. Бездә дә тапшырунын тәмамлау вакыты билгеле, һәм син әйтәсе килгәненне шул арага сыйдырырга тиешсен. Юлдашым вакыт агышын күздә тота белүчеләрдән, шуна сөйләү барышында теге яки бу вакыйганы өстәү, йә киресенчә төшереп калдыру анар кыенлык тудырмый. Ул Зариф карт кебек үзенен киләчәге һәм үткәне белән аралашты һәм, күрәсез, хикәяләү анар тулысынча буйсынды.
Шулай итеп, юл аягына сонгы чынаяк чәебезне эчтек һәм ул, хушлашып, үз тукталышында төшеп калды. Башка аны очратканым булмады.
Сарман Бигине магнитофон язмасына яздырып бардым һәм сонгы җөмләсен
тәмам иткәч, Rec клавишына бастым. Бу — минем хәзергә журналистлык бурычым тәмамланды дигәнне анлата. Әмма профессорга, шактый авыр чемоданын күтәрешеп, төшәргә ярдәм итүем анда язылмаган. Туган авылына кайту өчен ана әле автобуска утырырга, йә юлаучы машина тотарга туры киләчәк.
Поезд кузгалды, мин урыныма утырып, кассеталарны тәртипкә китерә башладым. Бер-икесе яздырылмыйча буш калган. Кулыма тоткан килеш: «Ә аныкы майлаган кебек булды», — дип уйладым. «Сонгы җөмлә, бер чынаяк чәй, сау бул — бу минем тукталышым».
Өйгә кайткач, кассеталарны шкафка куйдым һәм оныттым. Тик минем бер яхшы ягым бар, дип әйткән идем бугай, беркайчан да язмаларны чыгарып ташламыйм, архивыма берәүне дә якын китермим, егерме ел эчендә тормышымда хатын-кызлар булмады түгел, шкафымда тәртип урнаштырырга теләүчеләре дә очрады. Кассеталарның шулай озак ятуына, бары тик үзем гаепле. Күрәсең, аларны искә төшерергә сәбәп чыкмагандыр. Аерылышканда, тормышымда булган вакыйгаларның, авылыма кагылышлы риваятьләрнең онытылып, эзсез югалмавын телим, дигән иде карт. Тик кайчакта эш барышында сирәк очрый торганга әйләнәсе әйберләр турында оныта торган гадәтебез бар шул.
Менә хәзер Сарман Биги сөйләгәннәр калкып чыгар вакыт җитте. Ничек дисезме? Кыскасы, егерме ел элек яздырылган тасмаларга әйләнеп кайтырга туры килде. Мин инде эшчәнлек өлкәмне үзгәртеп, документаль кинода эшли башладым. Авыл җирлегендә төшерәсе булганга, карта алып караштырып утырганда, Ай авылына юлыктым. Шунда ук күз алдымда хатын-кыз күкрәкләрен хәтерләткән ике калкулык, шул ук исемне йөрткән елга һәм Кара урман гәүдәләнде.
Кассеталарны тыңлау теләге уянды. Иске магнитофонымны — ярый әле ашыгып чыгарып ташламаганмын — кабыздым да баш-аягым белән дигәндәй шул вакыйгалар эченә кереп чумдым. Картның сөйләвен бөтенләй икенче күзлектән чыгып бәяләдем, икенче пландагы аерым моментларны да тотып алдым. Әйтерсең, мин үземнең үткәнем белән аралашам. Дөресе дә шул — кассетада минем тынлык саклавым да язылган.
Ай авылына баруым турында чак кына соңрак. Хәзер сәфәрдән соңгылары турында бер-ике авыз сүз әйтеп китәсем килә. Игътибар иттегез микән, карт сөйләгән вакытта укучы онытмасын дип, еш кына кабатланды, шуңа мөхәррирлек гадәтемә тугры калып, кайбер урыннарын кыскартырга мәҗбүр булдым. Минем сөйләвемдә исә моның кирәге юк, чөнки укучы дулкынланмый гына бер-ике дистә битне кире кайтып укый ала. Нәтиҗәдә шактый күләмле кулъязма килеп чыкты һәм мин, укып чыгып, фикерләрен җиткерсеннәр дип, язманы кайбер танышларыма бирдем. Бәяләр төрлечә булды.
Тарих фәненә бәйләнеше булган танышым картның сөйләвендә төгәлсезлекләр күп булуы турында әйтте. «Татар авылында (картның туган авылы күздә тотыла) яшәүчеләр ул сурәтләгәнчә сугышчан, горур була алмый, — диде.— Шулай ук кылычлары булу да дөреслеккә туры килми. Гомумән, корал тоту тыелган, чөнки хакимият күтәрелешләрдән курыккан, — дип өстәде. —Тимерче корал эшли алган, тик аны да урыс милләтеннән куйганнар һәм авылныкылар белән сүз берләшмәсеннәр дип күзәтү астына алганнар. Бату Сакаев шикелле ау мылтыгы тотарга берәүгә дә рөхсәт ителмәгән. Синең картың, — диде танышым, — үзенекеләрне ничек күрергә тели, шулай сурәтләгән».
Ә икенче берсе — әдәбиятчы, — киресенчә, булырга мөмкин дип бара. Казаклар катлавына караган татарлар күз уңында тотылгандыр, ди. Тарихта андый татарлар да очрый икән. Алар кылыч белән оста эш иткәннәр, менә дигән җайдаклар булганнар, аларга ау белән шөгыльләнергә рөхсәт ителгән. Иң беренче чиратта хәрби хезмәткә аларны алганнар. Карт хикәясендә дә бар бит ул, авыл ирләрен алып киткән кара-кучкылт шашкын суны исегезгә төшерегез.
Өченчесе — рәссам дустым, мәсәлән, үзе өчен шактый кызыклы мәгълүматлар тапты. Тик кайчакта карт күзгә төтен җибәрә дигән тойгы кала, диде. Сөйләүче
ниндидер аңлаешсыз ишарәләр белән, ымнар белән безнең ихтыярга буйсынмый торган әллә нинди серле өлкәләргә, юлларга алып керә. Болар, ничектер, бернинди плансыз, аныксыз рәвештә башкарылган.
Дүртенчесе болай диде: «Без тормышта да бу өлкәләр белән шулай анышмый, системасыз рәвештә аралашабыз бит. Бервакытта да алардан ни көтәсен белмибез. Карт ничек күргән, шулай сөйләгән».
Сарман Биги, чыннан да, үзеннән өстәгәнме, яки алдашканмы дип, шактый озак баш ваттым. Әйткән гыйбарәләреннән берсе исемә төште: «Тормыш һәм уйдырма — игезәкләр. Аларны чагыштыру — игезәкләрнен кайсысы кайсына охшаган дип чагыштыру кебек үк мәгънәсез эш». Әгәр ул нәрсәдер өстәгән икән — куркырлык урын юк.
Тик колагыма кемдер, бөтен сөйләгәннәр дә дөрес, дип пышылдыйдыр кебек.
Чират сәфәрнен үзенә җитте. Ниһаять, юлдашымнын авыз суын корытып сөйләгәннәрне үз күзләрем белән күрдем. Әйткәнемчә, Ай авылы безнен төшерү картасына кертелде.
Җылы бер кичтә студиянен микроавтобусына төялеп, шоссе буйлап элдертәбез. Инде берничә тәүлек тоташ диярлек эшләдек, бүгенге көн дә тәмамлануга бара. Тәрәзәдән басу-кырлар, агачлыклар сәлам биреп кала, һавада машина артыннан чыккан тузан бөтерелә. Район үзәгенә барып куна калырга уйлаштык. Көтмәгәндә юл читендә Ай авылынын күрсәткеч билгесе чагылып калды, аннары хатын-кыз күкрәкләрен хәтерләткән ике калкулык күзгә ташланды. Йөрәгем урыныннан куптымыни? Әгәр хәзер нидер эшләмәсәм, нәрсәнедер кулдан ычкындырырмын шикелле сәер халәт кичердем.
Шофердан туктавын үтендем. Йөзләрендә сорау сизелеп торса да, берәү дә авыз ачмады: режиссер, гадәттәгечә, чираттагы съемка өчен туры килерлек ландшафт караштыра дип уйладылар бугай. Машинадан чыктым. Алдымда картнын төшләренә кереп йөдәткән табигать күренеше. Төшләрдә, карт әйтүенчә, бер үткән тагын да үткәндәгесе белән бутала. Өстәп әйтим, бу күптәнге үткән — чит-ятныкы да булуы ихтимал.
Гадәти булмаган халәтемә тиздән нидер сизенү тойгысы да өстәлде: монда мина ниндидер хәбәр җиткерергә тиешләр. Шундый мөмкинлек булганда, башкалар белән китеп барсам, тиле булырмын, дип калырга ниятләдем.
Берәү дә гаҗәпләнмәде, режиссерларынын сәер кыланмышларына күптәннән инде бар да ияләнде. Палатка, ябынырга япма, термос белән чәй, ашау-эчү әйберләре калдырдылар, иртән унынчы яртыда шушында очрашырбыз дип сүз куештык. Микроавтобус артыннан күтәрелгән тузан болыты теләр-теләмәс кенә юлга түшәлде. Ә мин исә кырыйга төштем дә авылга карап киттем. Булган хәлне анларга кирәк иде. Шулай итеп, каршымда — Ай авылы, ике калкулык, елга. Баеп барган кояшнын ал нурлары калкулыкны сергә ураган. Авыл уч төбендә кебек күренә торган урында басып торам икән. Мөгаен, карт та үзенен истәлекләрендә авылына шушы төштән карагандыр, дип уйлыйм.
Минлебай Атнагулов та шушында басып торгандыр. Исеме белән дәшкәч, күз яшен йотып китеп барганы исегездәме?
Хәлиулла Камалиев та шушында тезләнеп, туфракны үпкәндер. Бабасынын каберенә пес итеп, соныннан кичерү алган солдатны хәтерлисездер?
Шашкын су алып китәр алдыннан ир-атлар, бер мизгелгә тын калып, авыллары белән бу җирдә саубуллашкандыр.
Исән кайтканнары, куанышып, монда басып торганнардыр.
Табаннарым җирдән күтәрелгән ниндидер җылылык сизделәр.
Палаткамны яр буендагы таллар янына коруны дөрес дип таптым. Тыныч та, җайлы да урын. Елгадан җинелчә генә салкынлык бөркелә, вакыт-вакыт кыр ягыннан йомшак, назлы җил хәл белеп китә. Караңгылык куерды. Коры ботаклар җыеп, учак тергездем. Озак кына учак өстендә биешкән ялкын телләренә карап утырдым. Күптәннән ялгызлык рәхәтен татыганым юк иде. Картның, тормышта үз-үзең белән
аралашу кирәк, дигәне искә төште.
Учак тыныч кына ялкын бөркеп яна. Караңгылыкка чумган агачларның шәүләләре шәйләнә. Елга янына ук килеп, озак кына кара-кучкыл суга карап, агымсу белән кеше җаны арасында ниндидер уртаклык бар, дип уйландым. Су һәр җирдә үз юлын таба. Карт та, ниһаять, өенә кайтыр юлны тапты.
Яр буенда басып торганда, картның сөйләвен озакка сузмый кәгазьгә күчерергә дигән уй килде. Кайткач та тотынырга сүз биреп, палаткага кердем һәм йокларга яттым.
Күпме йоклаганмындыр, кинәт уянып киттем. Керфекләрем башка йомылмады. Палатканың ишек япмасының ачык калган ярыгыннан ай яктысы үтеп керде. Автобустан төшеп калырга өндәгән эчке сиземләвем тагын нидер буласын пышылдаган сыман. Тышта, караңгыда, мине көтеп торалар кебек тоелды.
Палаткадан чыгуга, ниндидер яшерен сер вәгъдә иткән төн мине үз кочагына алды. Төрле тавышлары, серле кыштырдаулары, шәүләләре белән ымсындырып, мине үзенә таба тартты. Төнне бүлеп, елга тавышы ишетелде.
Яр кырыйлатып салынган сукмак буйлап киттем. Бар нәрсә айның зәңгәрсу нурында коена. Тирә-юньгә сокланып барганда, каршыма килеп баскан Кара урманны шәйләдем.
Атлый торгач, сукмак су буена алып төште. Елга белән янәшә баруымны дәвам иттем, әйтерсең аның белән юлыбыз бергә килеп кушылды, берберебезне аңлап, бер бөтенгә әйләндек.
Бер урында елга тараеп, ике яры да аермачык күренә башлады. Аннары хатын-кыз гәүдәсе бөгелеше сыман, салмак кына икенче якка борылып, юлын дәвам итә. Мин дә аңа иярдем. Шулвакыт ай яктысында теге як ярда нәрсәдер ялтырап китте. Йөрәгем нидер буласын сизенеп, өшеп киткәндәй булды. Ни булса, шул булыр дип, юлымнан борылмадым. Якынрак килсәм, Су анасы икән. Ерактан ялтырап күренгән әйбер кулындагы тарагы булып чыкты.
Ул миңа таныш көзгесенә карап озын чәчен тарый, бармаклары суга тиеп-тиеп ала. Безне су аерып торганга, ул мине күрмәде, үз эшендә булды. Башымнан: «Әгәр күзенә карау мөмкинлеге туса, йөрәгем җитәр иде микән?» — дигән уй йөгерде.
Су анасын калдырып, алга таба атладым. Аргы яр һаман да уч төбендәгедәй ачык күренә. Анда кешеме, әллә шәүләсеме шәйләнә. Ай яктысы йөзенә төшкәч, мин аны таныдым. Бу — Ай авылына нигез салучы Лотфулла Хәсәни иде. Артында аның белән бергә яңа урын эзләүчеләр. Алар сүзсез генә миңа карап торалар. Карашларының буш, салкын икәнен күреп, аларның өрәкләр аланынан килүләрен аңладым. Үз кабиләдәшләренең ирекле булуын теләгән гаярь, фетнәчел Бату Сакаевны да күрдем. Тезләнергә теләмәгән, әмма башын саклап кала алган Бату. Тагын кем ул анда? Тумышы белән сугышчы Зәкәрия Камали, янында антларына тугры калып ат өстеннән төшми дошманны эзәрлекләгән тугыз иптәше. Менә бер-бер артлы урман ешлыгыннан әсәр каһарманым Сарман Бигине коткарам дип, туган туфракларына башларын салган ир-атлар чыга. Төрле вакытта шашкын су алып киткән башка ирләр дә күренде. Боларның барысының артында җыр яңгырый. Бу — Хәлил, аның кебек моңлы итеп башка берәү дә җырлый алмый.
Янәшәсендә — Фатыйма Сакаева. Яратып туймаган хатын-кызым. Кайчандыр Сарман Биги гомерен елгага ышанып тапшырган Фатыйма.
Юлымны дәвам итәм. Җыр көчәйгәннән-көчәя. Ин җаваплы мизгел якынлашуын тойган йөрәгем катып кала. Хәзер ин мөһим очрашу булачак. Үзем: «Чынлап та, мөмкин хәлме бу?» — дип уйлыйм.
Ниһаять, мин аны күрәм. Ул безне аерган су читендә басып тора. Карашында уй-фәлән сизелми.
— Менә очраштык та. Син, мөгаен, болай килеп чыгар дип көтмәгәнсендер? — диде ул.
— Әйе.
— Поездда очрашканнан сон, ике ел үткәч, дөнья белән хушлаштым. Туган
авылымны кайтып күргәч, гомерем түгәрәкләре тоташкандай булды, күп нәрсәгә инде тыныч карый алдым.
Ул поезддагы кебек, дәшми генә карап торды. Аны бүлдерергә кыймадым, чөнки үлгәннәрне бүлдерергә ярамавын белә идем.
— Күрәсенме, бу көймәне үз кулларым белән ясадым, — диде ул, аягы янында тирбәлгән каекка күрсәтеп. — Вафа бабайнын дәресләре бушка китмәде.
Әз генә читтәрәк, биек тал ышыгында утырган Вафа карт килешүен белдереп башын селкеде. Ягымлы елмайган йөзенә карагач, йөрәкне чеметтереп, сүзләре хәтергә килде: «Теге дөньяда күнелсез дип каян алып әйтәсен?»
Еракта, куаклар янында, ялгыз, исемсез рух тибрәнә. Әлбәттә, хикәянен төп мотивларыннан берсе онытылган, аннан башка төп каһарманым берьяклы гына күренер иде. «Яхшылык белән яманлык — бер йөзнен ике янагы» дигән җөмлә исемә төште.
— Минлебай Атнагулов кайда?
Карт җавапка теге ялгыз рухка төртеп күрсәтте. Әйе, бар да туган якларына кайта, аларны өрәкләр аланы каршы ала.
Хәзер кызыксындырган сорауларны бирергә була, нигә әле шул форсаттан файдаланып калмаска? Менә ул, минем каһарманым, безне бары тик елга гына аерып тора.
— Поездда сөйләшүне хәтерлисезме? — дип сорадым мин. — Сез дөньяга килүем мине тетрәтте, дип башлаган идегез. Хәзерге хәлегездән чыгып, әйтегез әле: үлемегез дә тетрәттеме?
— Үзен кайчан да булса кичерәсе нәрсәне нигә дип сөйләп торырга.
Йөзенә чак кына елмаю чыкты һәм бу — анын минем белән хушлашуы иде. Ул борылды да өрәкләр аланына таба китеп барды.
Елга буеннан атлаганда, каршыма элеккечә рухлар калкып чыга торды, алар күбәйгәннән-күбәя бардылар һәм үземнен бөтенләй башка аланнарда яшәүчеләр янына килеп җитүемне белдем. Күз алдымнан элеккеге легионер Җамалый Рәсүлев чагылып китте, ул да, мөгаен, үзенен авылына кайткандыр. Чит-ят җирләрдә сыеныр урын тапкан Мәхмүт Топчибаш, анын улы Исламбәк; алар артыннан серле йорт хуҗасы Гаяз бәй күренде. Онытылмас музыкант, рәссам алман Иоахим Вернер үтеп китте. Каршыма таныш һәм таныш булмаган шәүләләр төркеме килә һәм китә торды. Кайчакта алар Истанбул яисә Берлиндагы шау-шулы төркемнәрне хәтерләтте. Йә бөтенләй сирәгәеп, Кильяныкыларны искә төшерделәр. Алар тирә-якны тутырдылар: мәнгелеккә охшаш урын белән кушылдылар, очар кошларга әверелделәр, көл тузанына әйләнеп, өермәләр булып бөтерелделәр, аннары барысы бергә карангы шашкын суга төшеп югалдылар. Мин инде булган хәлләрне анларлык дәрәҗәдә түгел идем, әкертенләп килеп кушылган икенче бер ан мина боларнын төш кенә булуын искәртте.
Чынлап та, шул урында мин уянып киттем. Карангы палатка эченә ябылып бетмәгән ишек япмасы ярыгыннан тан яктысы үтеп кергән. Башымны сузып тышка күз салдым. Салкынча иртә, елга өстен җинел томан сарган.
Иртән авылга күтәрелдем. Озын-озак сәфәрдән әйләнеп кайткан Сарман Биги кичергән хисләр мине дә урап узмады. Тик бу — карт сөйләгән авыл түгел иде инде. Ихаталар саны кимегән, урамнар да авыздагы тешләр сыман сирәкләнеп калган. Монда көн күрүчеләрнен күбесе өлкән яшьтә, ә яшьләр, башка авыллардагы кебек үк, шәһәрне якынрак күргәннәр.
Җирле риваятьләр турында сорашкалап карасам да, белүче кеше табылмады. Кемнәрдер Сакаев, Камалиев фамилияләрен атаса да, аларга бәйле тарихны әйтеп бирә алмады. Кемдер мине авыл кешеләре күнеленә ачкыч ярата алмаган дип әйтә икән — нык ялгыша, чөнки әнгәмә кору осталыгы һөнәремә хас гадәт аша күнелемә сенгән. Кыскасы, мин көткәнемә җавап табалмадым. Моннан тыш, карт сөйләве буенча калкулыкнын итәгеннән башланып киткән Кара урманны да күрмәдем. Кайдадыр еракта, басу-кырлар артында, тар гына урман полосаларыннан гайре
агачлык күзгә- башка чалынмады.
— Дөрестән дә, элек урман авылдан ерак түгел иде, — дип исенә төшерде картларнын берсе. — Тик утызынчы елларда ук аны туракларга тотындылар. Ә сугыш вакытында бөтенләй бетерделәр. Нишлисен, бар да ягулыкка тилмерде шул.
Менә шунда мина каһарманымнын ничек кенә булса да авылы, тормышы һәм туган ягына кайтырга хыяллануы турында сөйләп калдырырга тырышуын анладым. Анын сөйләгәннәре эзсез-нисез югала да ала иде.
Сарман Биги хикәясен ак кәгазьгә төшерү теләге алдыма котылгысыз рәвештә басты. Бернигә карамастан, эшләргә тиешмен, дигән уем тагын да ныгыды.
Ай авылында яшәүчеләрдән егерме еллар элек кайткан бераз гаҗәбрәк профессорны хәтерләүләре белән кызыксындым.
— Чыннан да, сәеррәк кеше иде ул, — дип сөйләде бер карчык. — Миндә торды ул. Көннәр буе әле елга буена, әле басу-кырларга чыгып югалды. Кичкә кырын капка төбендәге эскәмиягә утырып, көтү кайтканны күзәтте. Бервакыт ул миннән кайбер кораллар сорады.
— Нәрсәдер ясарга җыендын мәллә? — дим.
— Әйе, — ди бу. Сарайдан алырга куштым. Күршеләрдән такталар сатып алды да ишегалдында нәрсәдер ясарга тотынды. Башта анламадым. Аннары гына көймәгә тотынуы мәгълүм булды. Көймә ясалып беткәч, кайнар сумала йөгертте. Зуррак малайлардан аны елгага кадәр алып барырга ярдәм итүләрен үтенде.
— Нигә бу? — дип кызыксынганнарга:
— Елгада, һичшиксез, көймә тибрәлергә тиеш, — дип җавап бирде.
— Карале, — диде карчык, — әгәр череп бетмәгән булса, каек хәзер дә шунда булырга тиеш. Каникулга кайткан балалар йөзәргә ярата анда. Язын кемдер кабат сумалалап куйды бугай. Хәер, бәлки бу — бөтенләй икенче көймәдер. Менә шуннан төш, үз күзләрен белән күрерсен.
Елга буена төштем. Мине көткән кебек, көймә яр кырыенда ята. Суга этеп төшердем дә, ишкәкче өчен ясалган эскәмиягә утырдым. Елга мине үзенеке итеп кабул итте.
Ишкәкләрне кулыма алдым...
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе