КҮКРӘГЕНДӘ ШИГЪРИ САГЫШ
РӨСТӘМ МИНГАЛИМГӘ 75 ЯШЬ
Үзе белән таныш каләм иясен иҗаты, каһарманнары белән чагыштыру, янәшә кую, алар арасында рухи якынлык, охшашлык яисә аерма эзләү табигый алым дип саныйм. Чөнки һәр олы сүз остасы чорны, аның мең калыплы проблемаларын сурәтләүгә, бәягә үз дөньясы, менәзе, холкы, уй-кичерешләре аша килә. Ьәр әдәби әсәр артында борчылу-сөенечләре, өмет-хыяллары белән иҗатчы шәхесе тора. Димәк ки, халык күңелендә урын алуга дәгъва иткән иҗат фантазия, йөгәнсез хыял җимеше генә булмыйча, авторның йөрәк җылысын, акыл җегәрен, көчен, иманын, ышанычын үзенә сеңдерә икән. Бу фикерләр Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим иҗаты турында уйланганда килде. Татар поэзиясендә хасил булган, безнең көннәрдә дә дәвам иткән сыйфат үзгәрешен иҗатка алтмышынчы елларда язгы ташкын шикелле чәчрәп торган көч-дәрт белән килеп кергән буын белән бәйлиләр. Озак еллар дәвамында тәнкыйтьтә биш исем гел бергә йөрде: Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Г.Рәхим, Р.Гаташ. Чынында башлангыч чор эзләнүләрендә аларны якынлаштырган үзенчәлекләр шактый иде: остазларга, мираска яңача мөнәсәбәт, эзләнүләр киңлеге, фикерне кыска мәйданда әйтүгә омтылыш, метафорага, җегәрле сүзгә өстенлек бирү... Бишесе дә иң югары әдәби дәрәҗәләргә ирешкән шагыйрьләрнең иҗатлары арасында охшашлыкка караганда аерманың саллырак булуын күреп, сөенеп куям. Хикмәт һәр җитлеккән шигъри әсәрнең нигезендә индивидуальлек ятуда гына түгел, ә талантның әдәбият тарихында һәр сүзе, җөмләсе, тын алуы белән үзе булып калуында. Башкортстанда туып-үскән Р.Гаташ, Р.Мингалим кебек туган төбәгенә мөрәҗәгать итеп, «Сорама, Камышлы», дип мөрәҗәгать итә алмаган шикелле, югары иҗтимагый урыннар биләгән, депутат статусларында йөргән Р.Фәйзуллин, Р.Харис юбиляр кальбеннән төшкән мондый юлларны яза, каләмнәреннән төшсә дә бастыра алмыйлар:
Ышанмагыз Русиянең
— Яратам! — дигәненә.
Ярата белми
Русия ул -
Көчли генә белә.
(«Табут хәтле алтын»)
Табигый сәләтләре ныгыган, көч вә куәт ала барган саен, «60 нчы еллар егетләре» арасындагы аерма ачыграк төсмерләнә барды, татар шигъриятенә яңа темалар, аһәңнәр, бизәлеш моңнары өстәлә торды. Иәркайсының шигъри йөзе, кабатланмас үзенчәлекләре чагылган шигырьләрен, Р.Фәйзуллинның «Сәйдәш»ен, Р.Харисның «Рәссам»ын, Р.Мингалимнең «Ике авыл арасы»н яисә «Иртәгә»сен укыганда, шәхси яңачалыгы түгел, ә эчтәлекнең юнәлеше, фикер җегәрен ача белү, психологик киеренкелек, чорның катлаулы мәсьәләләрен, иҗат кешесе образын лирика чаралары белән җанландыра алу, сурәтләү ысуллары үзенә тарта.
Рөстәм Мингалим араларында яше белән иң өлкәне, тормыш-яшәеш мәктәбен узу микъдарыннан иң тәҗрибәлесе иде. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә килгәнче ул Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамларга, Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы вазифасында чирәм җирләрне сөрергә, берничә ел «ипиле як» — Ташкент заводларында слесарь, станоклар көйләүче, янә Бөгелмәсенә кайтып, йөк ташучы, нефтьчеләрдә электр җиһазларын көйләүче булып эшләргә өлгерә. «Эзләр» исемле беренче җыентыгы университетны тәмамлаган 1967 елда китап укучыга ирешә, шагыйрьне хуплап Роберт Әхмәтҗанов, Р.Харис дәртле рецензияләре белән чыгалар.
Берничә елдан соң ул Сибгат Хәкимнең игътибарына һәм хуплавына лаек була, ягъни олуг шагыйрьнең фатихасын ала («Әнвәр Давыдов эзе буйлап», 1971). Р.Фәйзуллин, Ш.Маннапов, Р.Миңнуллин, А.Хәлим кебек таләпчән каләмдәшләре гаҗәпләнү һәм сөенү хисләре белән уртаклашырга ашыгалар, Р.Мингалимне яңа чор эзләнүләр буразнасын ерып баручыларның берсе итеп таныйлар.
Р.Мингалим иҗаты гражданлык пафосы, дөньяга тәнкыйди карашы, масштаблы фикерләве, бай сурәтлелек чаралары һәм сүзгә игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итә. Аның иҗат диапазоны шактый киң. Ул табигать матурлыгы белән тәэсирләнә («Сары көз», «Быелгы кыш»), гомернең аккан сулардай тиз узуы өчен сыктана («Китәселәр»), Казанга мәдхия җырлаганнан соң («Без җырлаган көйләр»), аның татарча сөйләшә торган шәһәр булып китә алмавы өчен гарьләнә («Җизле йөгән, җирән атың») һәм, әлбәттә, нәрсә турында язса да үзәктә татар халкының ачы язмышы, өстендә кара болыт шәүләсе асылынып торган ана телебезнең киләчәге борчый. «Елаучылар» («Буйсындырылган илләр-халыклар хәленә бер караш») исемле тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырендә, чынлыкта барлык буйсындырылган халыклар язмышын Дәрдемәнд иҗатында яңгыраган символлар аша чагылдыра. Кол халыкларның күз яшеннән океан туган, шул океанга хәсрәт төяп кораб килгән:
Кораб килгән кәрван-кәрван кайгы төяп, чын кайгыны елаучылар шунда күргән: тавышлары, тормышлары, тарихлары - су өстендә чүп шикелле йөзеп йөргән.
Шул ук вакытта лирик зат төшенкелеккә бирелми, бүген кимсетелгән, изелгән, сытылган милләтнең яшәешенә киләчәккә дәшеп олы үткәне дәртләндереп тора. Р.Мингалим — метафорага, пластик детальгә өстенлек бирүче шагыйрь. Иркен, ирекле форманы үстерә. Сәләтенең әлеге үзенчәлеге «Иртәгә», «Минем дәүләт», «Күк астында» кебек поэмаларында, «Еракларда», «Хәзер», «Сиңа нәрсә җитмәгән», «Җыр язып, ул көй чыгарган», «Кешелек белән сөйләшү» һ. б. шигырьләрендә ачык күренә. Вакыты белән шигырь прозага барып тоташа, тезмә белән чәчмә арасында чик югала.
Р.Мингалим шигырьләрендә фикер, җегәрле деталь, рационалистик башлангыч өстенлек итә дигән идек. «Булма», «Иллә мәгәр», «Сабыйлар көлә», «Җинаять», элегрәк язылган «Гел» шигырендә Акмуллалардан килгән хикмәтле сүз, яхшы мәгънәсендәге дидактик фикерләү традицияләре үстерелә.
Шагыйрь булсаң, Ике төрле фәлсәфәгә Уртак булма.
Шигырьләрдә
Бабай булсаң,
Бул син әйдә, -
Малай булма.
(«Булма»).
Кискен фикергә, төгәл бәяләмәгә, афористик төгәллеккә өстенлек бирү, проза алымнарын куллану Р.Мингалим шигырьләренә лиризм, шәхес хисләрен чагылдыру осталыгы җитми икән дигән нәтиҗә ясауга этәрми. «Сорыйлар», «Әнкәйне хәтерләү», «Сорама, Камышлы», «Тумый калган балага» шигырьләрендә моң, сагыш, кичерешне үсештә тасвирлау үзенә җәлеп итеп тора. Катлаулы фәлсәфи юнәлешле «Шигъри сагыш» (1967) хис-тойгының фикергә үрелеп үсүенә мисал була ала.
Бөтен иҗат дәвере буенча Р.Мингалимне озата баручы, хәтта эзәрлекләүче мотивларның берсе, бәлки, иң мөһимедер — сагыну мотивы. «Яна-яна киткән торналар» (1969) «Сабырлык алам хәзер» (1973) кебек шигырьләренең үзәгендә яткан «Сагынмый
килдемме? Сагынып килдемме?» — сораулары үзәк өзгеч сентименталь мәгънә алып үстереләләр. Лирик каһарман өчен сагыну-сагышның иң югары үре шигъри сагыш дигән идек. Нерв үзәген тәшкил иткән, үткән белән хәзерге, яшәү белән үлем арасында торган «сагыш» ул шагыйрь үзе икән — «Мин тик еллар күкрәгендә / Яралган шигъри сагыш». («Шигъри сагыш»).
Кеше рухы киңлекләре, тормыш муллыгы турында уйлану-борчылу, сөенү нәтиҗәсе буларак туган «Беләм», «Җинаять», «Ялгыз карчык», «Укытучыларыма», «Ни күрсәң дә» кебек шигырьләрдә сурәтле фикерләү индивидуальлеге ачык сизелә. «Ялгыз карчык»та тормыш фаҗигасенә, кеше язмышына төшкән авырлыкны йөрәге аша уздыра белү әсәрнең ышандыру көчен арттыра:
Ире дә югалган аның,
Уллары да югалган.
Аларны эзләр өчен тик
Зур-зур күзләре калган.
һәм бара ул эзләгәнен
Таба алмасын белеп.
Бара ул инде яңадан
Тураймаска бөгелеп.
Табигый интонация, лирик гомумиләштерү алымы — Р.Мингалим өчен тормыш катлаулылыгын, кеше хисләре тирәнлекләрен сурәтләү юлында иң ышанычлы алым. Р.Мингалим иҗатының буеннан-буена үстерелә килгән, лирикасыннан сәхнә әсәрләренә күчкән үзәк мотивларның берсе — хакыйкать эзләү. Бу юнәлеш балаларга атап язылган «Әй, кояшым» (1966), «Ә сәгать келт-келт итә» (1967) һәм «Эзләр» (1968) мәҗмугалары басылып чыкканчы ук язылган, үзенә җан биргән, кендек каны тамган җир белән кеше гомеренең яме, хикмәте, яшәү белән үлем арасындагы чик турындагы бәхәскә корылган «Җиргә бер сүз» шигыреннән үк оеткы ала:
Каберлекләр белән кадер-хөрмәт
Арасында эшем бар әле.
Ике аралыкта торасың дип
Син көләргә миннән кыйма Җир.
Хакыйкатькә омтылу юлында «соңгы тукталышны» табып булмавын аңлаган хәлендә дә, аның лирик каһарманы мотлак дөреслекне эзләвен дәвам итә.
Бардыр чын йөзе тормышның,
Тик мин аны күрмәдем.
Аның йөзе минем алда һаман торды үзгәреп.
(«■Бардыр»)
«Кешелек белән сөйләшү» (1968), «Кешелек өлгергән чакта» (1973), «Тормыш чаба» (1991-1997) кебек әсәрләрендә лирик зат дөньяның барышы турында уйлана, бәхәсләшә, иҗтимагый явызлыктан котылу юлларын эзли. «Бөтен бәхетлене...бөтен бәхетсезне» үз иткән, сөйгән зат җиһан хәсрәтләрен йөрәге аша уздыра, дан өчен сугыш ачып, күпме гомерләрне өзгән кабихларны хурлык тактасына кадаклый. Р.Мингалимнең лирик герое еш кына үз-үзе, шигырьләре белән бәхәсләшә, җан азыгы булырдай затлы сүзнең кеше язмышындагы, рухи дөньясындагы урыны турында уйлана:
Йөрәгемне өлеш-өлеш
Сезгә бирмәдемме мин?
Ярсу җаным җылысына
Сезне төрмәдемме мин?
— диюенә, үҗәт шигырьнең дә «җавабы» әзер: «Дәрәҗә бирдек». Фани дөньяда алынган мактаулы исемнәрнең кыйммәтен автор үзенчә бәяли: «беләм ачы дөреслекне — исем гомер түгелен» («Шигырьләрем белән сөйләшү»).
Тормыш-яшәешнең кадерен белү, аларга шундый ихтирам, күрәсең, тирәлек
күренешләренә, нисби детальләргә игътибарны көчәйткән, үстергән. Без инде күнеккән, көндәлектә игътибар да итмәгән төшенчәләрне шагыйрь әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә. Әйтик, «җанлы» төсмерләре, җемелдәвек сурәт борылышлары белән «җил» һәм «вакыт», татар шигъриятенең гасырлар түрендә туып, хәзерге поэзиядә дә киң кулланылган образлар Р.Мингалим иҗатында күп төрле функцияләрне «өсләренә» ала. «Русия киңлегендә» (2000) җилне ул очы күренмәгән «мәңгелек уй» һәм «җан» дип атый да, җилләрне уйларын уртаклашырга үз янына чакыра. «Туфрактан түгел бугай без, җилләрдән яралганбыз» дигән бәхәсле дискурсын калкытып куюы да, лирик каһарманга Русия киңлекләрендә яшәүче кавемнәргә бәя бирү өчен кирәк икән: «Урысча сибелгәнбез дә, татарча таралганбыз».
Әнисенә һәм үзенә багышланган «Үтәли җил» шигырендә җил — ялгызлык символы. Җил образына мөрәҗәгать итеп, аны таңгача сөйләшеп утыруга чакыру кеше гомерендә була торган иң фаҗигаи мизгелне искә төшерү, күңел кылларына чиертеп алу өчен кирәк икән.
Фикерен символлар, кабатлана килгән ачкыч сүзләр ярдәмендә калкытып куйган әсәрләрендә Р.Мингалимнең шагыйрь буларак аерылып торган үз йөзе, үз өслүбе тулы ачыла. Бер яктан , ул кичерешне, хисне фикер эчендә «яшерә», бу алым тормыш трагизмын тулырак чагылдырырга мөмкинлек бирә, икенче тарафтан, аның өслүбе җыр, артык спай ритм калыбына сыймый... Драма алымнары, проза казанышлары юлларны бүлгәләүне, тыныш билгеләрен күбрәк куллануны укучының зиһен эшчәнлеген уятуга юнәлтүне таләп итә. Шул сыйфатлары белән генә дә Р.Мингалим өслүбен башкалар белән бутавы кыен. Шагыйрь олы дөнья проблемаларын йөрәге аша уздыра, алар турында үзенчә һәм масштаблы итеп яза белә. Бу яктан «Җинаять», «Сабыйлар көләләр» шигырьләре, «Иртәгә» поэмасы игътибарга лаек. «Нәкъ унбиш ел», «Уздылар», «Борчулы минутта» шигырьләренең үзәгендә экзистенциаль сагыш, үткәнгә фәлсәфи караш, гомернең кадерен белүгә чакыру ята.
Р.Мингалим шигъриятен берничә сүз белән генә аңлатуы кыен. Аның поэзиясе шактый катлаулы, сыгылмалы, самими. Ул — риторикага, ясалма купшылыкка каршы, публицистик шигырьләр язуны да кулай күрми, аның ритмикасы җыр өчен дә артык килешеп тормый, Р.Мингалим шигырьне, тормышның үзе шикелле, табигый яшәтергә омтыла. Бизәкләрне сайлап, нечкә иләк аша уздырып, эчтәлек агышына буйсындыра белә. Башка шагыйрьләрдән кайсы ягы белән аерылып тора дип сорасалар, әйтелгәннәргә өстәп, фикерләү, дөньяны күрү үзенчәлегенә хас контрастлылык, кылану дәрәҗәсенә барып җиткән төрле яссылыкларда яткан төшенчәләрне капма-каршы кую, дияр идем. Безнең чорда фән һәм техника тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән шигъри фикерләүгә, сурәтлелек алымнарына тирән үтеп керә, интеллектуаль башлангычны, динамизмны көчәйтә. Чор кешесенең эшенә, фикерләү рәвешенә якынлык — заманга якынлык, шуның бер чагылышы дигән сүз.
Тормышта һәр көнне, һәр сәгатьтә туа килгән яңалыклардан курыкмыйча, заман рухы, чор сулышы белән яшәгән шагыйрь туктаусыз яңа төшенчәләр һәм яңа мохитлар белән таныша һәм бу танышлык күп очракта шәхесне сурәтләү чараларын яңартуны, камилләштерүне сорый, төрле өслүб юнәлешләре арасында торгызылган ясалма киртәләрне алып ташлый. Кешенең рухын, тирән кичерешләрен, «җан диалектикасын», фикер хәрәкәтен ачу максаты белән язылган шигырьләрдә төрле яссылыкта яткан әйберләр үзара аралашалар, кушылалар. Мәсәлән, нефтьчеләр, химиклар, машина ясаучылар тормышына, шәһәр ритмын сурәтләүгә багышланган шигырьләрдә «сандугач моңы», «каеннар рәте», «чишмә сафлыгы» кебек образлар бик табигый яңгыраса, авыл тормышын, игенче хезмәтен олылап язылган шигырь, поэмаларга, җырларга галәм, дөнья хәлләре турында фәлсәфи, публицистик уйланулар килеп керә. Бу сыйфат Р.Мингалимнең Чаллы шәһәрен төзүчеләргә багышланган «Күз карасы» поэмасында, «Казан аэропортында», «Минем яшьлек», «Нәкъ унбиш ел үткәч», «Шпаллар», «Килә тезелеп машиналар» кебек шигырьләрендә ачык күренә. Шулай да Р.Мингалимне урбанистик поэзия тарафдары итеп бәяләү дөрес булмас иде. Ул язарына азыкны хәзерге чынбарлыктан чумырып алса да, төп игътибарын лиризм, моң ярдәмендә кеше кичерешләрен ачуга юнәлтә. Бу сыйфаты аның поэмаларына да хас: «Иртәгә», «Минем дәүләт», «Күз карасы», «Күк астында». Аларда шагыйрьнең лирикасында алып барган эзләнүләренә нәтиҗә, йомгак ясала. Поэмалар арасында мәгълүм уртаклык бар: бу — лиризмның көчәюе, сурәтле фикерләүнең катлаулануы, күләмнең кыскаруы. Шуның өстенә авторның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән лирик
герой үзәк фигура булып бара, шигъри деталь гомумиләштерүгә юл ача.
Р.Мингалим «шигырь һәм шагыйрь» проблемасы хакында күп яза: «Булма», «Шигырьләрем белән сөйләшү», «Яшь шагыйрьгә», «Карт шагыйрьгә».
Үзем теләп алдым шундый һөнәр,
Хәзер, дәрвиш кебек, көн-төн барам;
«Шигырь генә миндә, кемгә кирәк?
«Шигырь бирәм!» — диеп хәбәр салам.
(«Шигырь генә»)
Р.Мингалим остазлары Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хәким, Ә.Давыдов алдында баш ия, аларга шигъри һәйкәл куя. «Язучы һәм тормыш» темасына язылган әсәрләре арасында әдәбиятта тирән эз калдырып арабыздан киткән шәхесләргә багышламалары аерым урын тота («Шагыйрь Илдар Юзеевка», «Калуыбыз кирәк булса да»). «Өзелеп яратсак та дусларны, Берәм-берәм җирдән китәрбез...», — ди ул Хәсән Сарьянга багышланган «Калуыбыз кирәк булса да» әсәрендә. Араларында якташы, остазы — Әнвәр Давыдовка багышланган «Сорама, Камышлы» (1968) иң уңышлысы саналырга лаеклы. Тирән сагыш, көенү авазы, хатирәләр, шигъри моң Ә.Давыдовны элек белмәгән укучыны да битараф калдыра алмас. «Матбугат йортына сыймыйча тавышы җиргә җәелә иде», уе бик зур иде. Кешеләргә таба һаман килде һәм көтмәгәндә-уйламаганда шундый шәхес «Кинәт гаип булды». Ә.Давыдов кебек дөнья, халык турында уйлап, яшендәй яшьнәгән кеше юкка чыга алмый. Метафорик аллегория исемне мәңгеләштерә: «ул югалды безнең / күңелләргә кереп».
Бөтен иҗади гомере дәвамында мөкиббән китеп, җае чыккан саен хөрмәтен сиздереп яшәгән остазы — Тукай. Турыдан-туры аңа багышланып язылган шигырьләре күп булмаса да, әдәби мохит әгъзаларына бәя биргәндә, рухи дөнья катлаулыкларын сурәтләгәндә ассоциатив фикерләү үзәгенә Тукай таяныч ноктасы, киңәшче, арадашчы буларак килеп керә. Өлкәннәрнең рухын олылауны, буыннар алышынуын экзистенциаль сагыш дәрәҗәсенә күтәргән «Сагыну» (1983) шигыре Р.Мингалим иҗатында аерым урын били.
... Үзәкләр өзелә тора, Кемнедер сагындыра. Сагындыра Тукайларың, Җәлилләр истә тора.
Шигырьнең кичереш дәрәҗәсен билгеләүче «сагыну дәрьясы» бөтен татар шигъриятен, аның талантлы вәкилләрен, якташларын тәсбих төймәләредәй бер җанлы җепкә тезүче үзәк дәрәҗәсенә күтәрелә. Сагыну хисенең чишмә башы — Хәтер. Шуңа да, күбесен үзе күрмәсә дә, иҗатлары буенча якты, кадерле шәхесләрне сагыну төрле буын сүз осталарын якынлаштыручы символ дәрәҗәсенә күтәрелә.
Р.Мингалимнәр буыны фәлсәфи лириканы үстерүгә, тарих-заман-вакыт кебек төшенчәләрнең эчтәлегенә, фәлсәфи мәгънәсенә үтеп керүгә зур көч куя. Р.Фәйзуллин, Р.Харис иҗатларында да бу төр мисаллар тулып ята. Р.Мингалимнең бу мәсьәләләргә үз карашы бар. «Сез» шигырендә ул кеше язмышы турында уйлануын киңрәк җирлеккә күчерә: кеше чакрымнар, вакыт һәм буыннар аша атлый.
Р.Мингалим иҗатының үзенчәлекле төре — мәхәббәт хисенә, мәхәббәт чыганагы — «дәрт чүлмәкләре» — хатын-кызга багышланган шигырьләре. Бу темада да шагыйрь үзгәрә, үсә, татлы агудай кичерешне, изге хатирәләрне сурәтләүнең яңа юлларын барлауны дәвам итә. «Иделдә», «Өч урында» шигырьләрендә мәхәббәт сөенечен чагылдыруның нигезендә — үзенә һәм сөйгәненә, мәхәббәт сагышына ироник мөнәсәбәт ята. Шул төр шигырьләрне эченә алган бүлек «Яратам әллә ничек» дип атала. Аның интим лирикасы тормыш драматизмына сизгерлеге, кеше кичерешенә нисбәтән нәзакәтлелеге, олы күңеллелеге белән аерылып тора. Лирик геройның тойгылары кешене күтәрә, сафландыра: тормыш мәшәкатьләрендә, дөнья ваклыкларында югалып калмаска, дөреслеккә, ахыр хаклыкка таянырга, кеше кичерешләренең муллыгына ышанырга өйрәтә.
Су сипсәм дә, ялкын үсте, Үсте гел кызыл чәчәк.
Синең юллар минем янга
Киләчәк ул, киләчәк.
(«Кызыл чәчәк».)
Чынбарлыкны хисси кабул итү, һәр вакыйга-күренешнең эчке мәгънәсен ачу сәләтенә ия булган, үз шигъри интонациясен, кабатланмас өслүбен тапкан шагыйрь буларак танылгач, 1970 елларның икенче яртысында Р.Мингалим драматургиягә мөрәҗәгать итә. Балаларны могҗизалы дөнья белән таныштыру аша фикерләү дәрәҗәләрен баеткан, уйларга, кичерергә өйрәткән «Урман улы Зурмөгез» (1975), «Сихерләнгән урман» (1981), «Шүрәлеләр үч алмый» (1982), «Сәер кешеләр, батыр малай һәм артист попугай» (1988) әкият-пьесалары курчак театрында зур уңыш белән куела. «Сихерләнгән урман» әсәре Мәскәүнең Үзәк Курчак театры репертуарына да керә. Халык иҗаты мотивларына таянып язылган, яисә яшәешнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы, четерекле якларын үзенчә яңгырата, яңача күреп иҗат ителгән пьесалары балалар күңелендә үз урынын ала. Р.Мингалим яшь буынның рухи дөньясына да юл таба. Табигать күренешләрен, хайваннар тормышын мөлаем юмор, шуклык, шаянлык, фикер һәм сүз уйнату аша автор яшь дусларын олы дөньяны танырга, аңларга өйрәтә, аларга тормыш-көнитеш, әхлак кагыйдәләрен сеңдерә.
Драматургия жанры белгечләре А.Әхмәдуллин, Н.Ханзафаров кебек галимнәр Р.Мингалимнең олылар тормышын, психологиясен яңача сурәтләгән «Мин сине шундый сагындым» (1978), «Кире уйларга соң инде» (1978), «Тау астында илле бүре» (1979), «Өченче бүлмәдә эт яши» (1980), «Кунак кызы гел килмәс»(1984), «Әгәр булса борчуларың» (1986), «Сабый туды» (1988) исемле комедия һәм драмаларының заманча эчтәлекләре, фәлсәфи тирәнлекләре, татар драматургиясенең реалистик көчен модернистик алымнар белән тулыландырып, кеше зиһененең тирән катламнарына үтеп керү, үз-үзенә ироник бәя бирү алымнарын киң куллану (исемнәре үк шуңа киная ясый) аша драма сәнгатебезнең офыгын киңәйтүен билгеләп үтәләр.
Р.Мингалимнең иҗади дөньясы тормышның үзе кебек бай, шәхес кичерешләре кебек катлаулы. Ул үзенең хыял-уйларын, йөрәк серләрен, әхлакый нәтиҗәләрен тиз генә, гади генә ачып сала торган шагыйрь түгел. Чөнки бу шигъри дөнья күп еллар буена аерым сүзләр, образлар, җөмләләр ярдәмендә төзелгән. Ә алар артында еллар чалымы һәм реаль шәхес тора. Бу шәхеснең рухи дөньясын аңлауга шактый кыйммәт бәя — чирек гасырдан артык вакыт түләнгән. Иң шатлыклысы шул: Р.Мингалим поэзиясе, драматургиясе бу олы хакка, бәягә лаеклы. Еллар заяга үтмәгән. Халык күңеленә үтү юлларын эзләүгә багышланган.
***
Дөнья мәшәкатьләре, милләт гаме, теленең киләчәге өчен борчылып яшәгән олуг әдибебез Рөстәм Мингалим инде дистә елдан артык җанлы әдәби процесста катнашудан мәхрүм, яңа гасыр ел йомгакларында, корылтайларда аның һәрдаим дөреслек яклап яңгыраган тавышы ишетелми. Аралашуны, дуслар эчендә кайнауны, авылларга чыгып йөрүне яраткан шагыйрьнең олы җанлы ярдәмчесе, киңәшчесе, ак канаты, пар канаты, сөекле Илүсәсе («Яратам әллә ничек») генә һәрдаим янында. Исән чакта (Тукайча, акча барда) дус-ишләр, мәҗлестәшләр күп булса да, актив тормыштан читләшергә мәҗбүр ителгән кеше акрынлап ялгызлыкка дучар була шул. Тормыш мантыйгы шундый, берәүне дә гаепләп булмый.
Инсульт дип аталган иң явыз чиргә юлыккан, аягын кистерү кебек тәмуг газапларын кичергән Рөстәм, һәммәбезнең гөнаһларын ярлыкый-ярлыкый, шигырьләр дә язгалый, «кытыклары»н да бастыра. Нәрсә яшәтә соң адәм баласын? Якын кешесенең йөрәк җылысы белән бергә аны фани дөньяда тотып торган көч — иҗатка мәхәббәт һәм үз халәтенә ирония белән карый белүе, дип фаразлыйм.
Шагыйрь, драматург Р.Мингалим татар халкына хас үҗәтлек , сынмас-сыгылмас рух бөеклеге, физик батырлык, язмыш сынауларына баш бирмәү үрнәкләре күрсәтеп, ялгызлык касәфәтен җиңеп, 75 еллык гомер бәйрәмен арабызда уздыра.