Логотип Казан Утлары
Хикәя

КИЧЕР МИНЕ, КИЧЕРАлСАҢ...

Кунакханәнең мин туктаган бүлмәсе кояш карый торган якта булып, төн уртасы
якынлашуга карамастан, һаман бөркү иде. Йокыга китә алмаячагымны аңлап, диңгез
ярына чыктым...
Кая да булса барасым булса, яки барып кайткан булсам, алган хисләремнән
тәэсирләнеп тә йоклый алмый торган гадәтем бар минем. Бер дә барасым килмәгән иде
бу юлы бу сәфәргә, әмма ни хәл итәсең, өстән фәрман булгач, безгә буйсынырга гына
кала...
Һәм мин монда, ерак Каф тавы артларында, дулкыннар кочагында диярлек, хисләнеп
басып торам. Күктә бихисап күп йолдызлар, кул сузымында гына үзләре шундый шаян,
үзләре шундый куркыныч миңа таныш булмаган ярсу дулкыннар...
Чү! Бу нинди аяк тавышлары? Тыныч кына миңа таба култык таякларында бер ир
якынлаша. Аның ап-ак күлмәге дә, төймәләре каптырылмаган кара-кучкыл плащы да,
дулкын-дулкын бөдрә чәче дә, зәңгәр күзләре дә миңа елмаялар түгелме соң?
— Йа Аллам! Рәхмәтең сал! Бу синме, Рүзәл? — дидем мин, каршымда аны күрүемә
ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
— Менә бу очрашу ичмасам! Синме бу, Зөлфия? Баярак күземә ышанмадым... Мин
монда бер ай яшәдем инде, иртәгә китәм. Әллә китмәскә микән?
Рүзәл дә, мин дә, артык дулкынланудан тынсыз калып, бер-беребезнең кочагына
чумдык.
Мин күземне йомдым. Яшьлектә калган, ничә еллар хыялымда йөрткән зәңгәр күзле,
якты карашлы Рүзәлне мине кочагына сеңдергән култык таяклы Рүзәл белән янәшә
куйдым. Бөртек тә үзгәрмәгән ул! Шундый эчкерсез,шундый ихлас, шундый якын! Йа
Алла! Өнемме бу, төшемме?
...Мин беренче курста укыйм. Иптәш кызларым белән трамвайга утырдык та, театрга
барабыз. Күңелле, көлешәбез, рәхәт!
— Кызлар, безгә дә әйтегез әле, нәрсәдән көләсез шулай? Бергә көлик!
Чибәр генә ике егетнең безнең көлүгә кушыласылары килә икән. Рәхим итегез!
Билгеле инде, таныштык. Егетләр — кыю халык, биш минут эчендә безнең кайларда
укуыбызны да, торуыбызны да, исемнәребезне дә белеп алдылар.
Шуннан соң очрашулар башланды. Аны сагынып-сагынып көтеп алулар...
— Рүзәл, хәтерлисеңме, без синең белән кулга-кул тотынышып чәчәкләр җыя идек...
Син мине чәнчә бармагымнан гына тота идең. Үләннәр, бөҗәкләрнең исемнәрен әйтеп,
ярыша-ярыша аларны эзли идек. Без кайдагы парклардан, урамнардан эзләдек икән
аларны?..
— Хәтерлисеңме, бервакытны мин синең яныңа килдем. Юк, алай түгел, без икәү
кайтабыз синең Әми тавындагы квартирыңа. Карыйбыз, капка төбендә бер егет тора.
— Исемдә, мин аның белән сөйләшми идем инде. Килмә, дим, ә ул гел килә. Берсендә
сез очраштыгыз... Мин аңа тагын да шул сүзләрне әйтәм, ә ул китми дә китми. Шуннан
сез сугыштыгыз.
— Юк инде, без егетләрчә сөйләштек кенә. Мин аны бүтән килеп йөрмәслек иттем.
Сүзне аңламады бит, йодрык «әңгәмәсен» дә үзе башлады...
— Мин сине бик юаш дип йөри идем, шул көннән соң син минем өчен бик көчле
кешегә әйләндең...
— Ярар инде, мактама, әйдә атлыйк, әнә таң да ата.
Без беседка эченә кереп утырдык. Салкынча булып китте. Мин, артык
дулкынлануданмы, калтырана башладым. Рүзәл плащын салды, иңнәремә каплады.
Тынычландым.
— Син гел шулай игътибарлы икән. Күзең дә шундый ук зәңгәр, чәчең дә бөдрә... Ә
без нигә аерылыштык соң, Рүзәл?
— Мин дә синнән шул турыда сорамакчы идем. Син минем солдат киемендәге
фоторәсемемне алдыңмы соң?
— Алдым, хат та яздым әле.Шуннан соң мин сине югалттым. Ни хатың, ни
открыткаң килмәде.
— Ә мин сиңа ул рәсемле хаттан соң ярты ел буе хат яздым. Аннары туктадым. Кая
китте бу, нишләде бу Зөлфия дип ел буе синнән хәбәр көттем. Кияүгә чыккандыр дип
уйладым да, сине онытырга тырыштым.
— Ә мин Әми тавыннан соң Киров районындагы җизнәмдә тордым, аннан общагага
күчендем. Хатларыңны күрмәдем. Кичер мине, яме, кичералсаң...
Сулкылдый-сулкылдый елыйсым килде, әмма күземнән яшь чыкмады. Күз яшьләрем
минем туган Казанымда, үзем аңлы рәвештә сайлап алган, бергә балалар үстергән
«бәхетем» янында утыз еллык гомерем кысаларында коелып беткән иде шул инде.
Миңа Рүзәл алдында оят булып китте.Тик нихәл итәсең, язмышың шулай язылгач?
— Син гаепле түгел, Зөлфия. Мин гаепле. Мин бит егет кеше. Командир булган кеше.
Сине эзләмәдем. Гомеремне армиягә багышладым...
Әфганнарда сугышкан, шунда аягын калдырган, сәламәтлеген җуйган ир-егетнең
күзендә чып-чын , эре-эре яшь бөртекләре җемелди иде...