КАБАН КҮЛЕ, ӘЙ, АЛКЫН*
абый чакта бәләкәй кулың нәрсәгә генә сузылмый. Бигрәк тә ялтыравыклы нәрсәләр кызыктыра. Әгәр инде алар төрле төстә булып күз явыңны да алып торсалар, бөтен дөньяңны онытасың инде: синең кулларың канатка әйләнә, син очар коштай алга талпынасың һәм әлеге җемелдәвек нәрсәне эләктереп алмый торып, эләктергәннән соң да үзен күреп туймый торып, күңелеңне һич тынычландыра алмыйсың. Ярый әле тыелып кына калсаң. Син ул тәтиләрне тел очың белән татып та карыйсың, тәмләп ялыйсың һәм кайчакларын, авыз эчендә әрле-бирле китереп йөрткәннән соң, йотып та җибәрәсең.
Мин алсу чырайлы, күксел сакаллы бер бабайның: «Каяле, үзеңә бик матур чалбар кисеп бирим. Мин кисәрмен, әтиең тегеп тә куяр. Синең әтиең тегүче бит, тегүче...» — дип үтә тәмле телләнеп үземне бик һәйбәтләп сөннәткә утыртып куйганын хәтерлим. Күп булса миңа ике яшь булгандыр. Артык селкенергә ярамаган өчен, күзләреңне ян-якка тасрайтып, кадаклап куелгандай, бер урында тик утырасың. Ләкин син бала гына бит әле. Көйсезләнеп бармагыңны теге-бу нәрсәгә төртеп күрсәтә-күрсәтә: «Бир!» — дип елыйсың. Андый чакта, әлбәттә, күзәтүсез калдырмыйлар сине. Ә инде ул күзәтүче «чалбар кисү»нең ни икәнлеген кичергән «стажлы» бер малай кәмәше дә булса, ул синең тирәдә бөтерелеп кенә йөри, сораган әйберләрегезне китереп биреп кенә тора. Миңа да бер малайчык шулай ташып торды. Хәтта бер юлы подшипник шарлары китереп тоттырды. Ул шарлар борчактан чак кына эре булсалар да, әмма бик күңелле ялтырыйлар. Син әлеге «чалбар»ыңны да онытып, ул елтыр шарчыклар белән рәхәтләнеп
* Журнал варианты.
Таһир НУРМӨХӘММӘТОВ (1936-1999) - тәрҗемәче, язучы; күпсанлы тәрҗемә китаплары авторы. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. уйныйсын, үзләрен телен белән әйләндергәләп, әчкелтем тәмнәрен татыйсын. Синен авызын тулы селәгәй. Ул селәгәйне йоткан чагында ниндидер саллы нәрсә авыр гына булып эченә төшеп китә. Төшсә сон. Төшә бирсен. Әле бетмәгән бит әле, уч төбендә тагын ялтыр-йолтыр килешәләр. Алары да кабат авызына килеп керәләр һәм кабат эченне салкынайтып, тәгәри-тәгәри, түбәнгә төшеп китәләр. Ниһаять, өйдәге бер өлкәнрәк кеше исенә килә, учларынны ачтырып карый: «Кая куйдын!» — дип кычкыра, сине күзәтергә куйган малай кәмәшен орышып ала. Ләкин ул малай да аптыраган: шома тимер шарчыклар юк. Шунда, татлы конфет суырган шикелле авыз кыймылдатып утырганынны күреп, тиз генә тел астына бармак тыгалар да, йотып бетермәгән подшипник шарчыгын селәгәе-ние белән көрәп чыгаралар.
«Аһ, харап буласын бит!» Бу тавышта өзгәләнү дә, менә хәзер үлә бит инде бу бала дигән кебек, бер төрле өшеткеч шом да бар. Ләкин бу озакка бармый. «Нәй, инә түгел әле, үз юлы белән чыгар!». Чыкмаса сон. Түгәрәк тимер йотып кемнен үлгәне бар?! Докторлар әнә балага, ниндидер матдәләр җитеп бетмәгәч, тимер порошогын да каптыралар әле. Дару урынына каптыралар. Подшипник шарлары порошок түгел түгелен. Ләкин кеше дигәнен үз башыннан нәрсәләр генә кичермәгән. Бала чакта безгә дә аз- маз кичерергә туры килде. Хәтерлисезме кара-каршы агач бүкәнгә чуен ватыкларын кагыштырып арыштыр, тоздыр ярдырган вакытларны. Сугыш афәтләрен кичерергә язган балаларнын да ашказаннары әнә шул чуен тешле яргычлардан бер дә ким булмагандыр, подшипникнын корыч шарларын да алар тегермән кебек тартып
С
чыгаргандыр.
Ләкин сугышка иртә бит әле. Мин сабый күзләренен ялтыравыклы нәрсәләргә биниһая кызыгуы турында гына әйткән идем. Нәр ялтыраган нәрсә сине алга омтылдыра һәм кайвакыт, очынган күбәләкне көйдергән ут шикелле, сине тешләп тә куйгалый.
Мин теге күксел сакаллы бабай кискән, әтием исә чынлап та тегеп биргән кыска балаклы, арык инбашларыма көчкә генә эләгеп торган аркылы- торкылы баулы кара чалбарымны киеп, җинел аякларым белән җил кебек йөгереп йөри башлаган идем инде. Без байдан калган аслы-өсле йортнын карангы кухнясында яшәдек. Өебездә күзгә ташланырлык әйберләр булуын хәтерләмим. Анын каравы гөмбәзле эченә кереп утырсан, үзе бер «квартира» булырлык урыс мичебез бар иде. Миче мич тә бит, ләкин үзе генә дә ярты бүлмәбезне биләп тора. Ягъни җил аяклы малайга кинәнеп уйнарга ирек бирми. Шуннан ничек инде өй эчендә калмак кирәк. Тиздән минем йорт буенча сәяхәтләрем башланды.
Ул чакларны кием котлаттыра торган гадәт бар иде. Сина берәр кием тексәләр, ягъни кибеттән ботинка-мазарны алып кайтып бирсәләр, син инде тиз генә өй борынча чыгып китәсен. Әлеге кара чалбарымны киеп куйганнан сон мин дә чыгып сыздым. Кайсы күршегә генә кермим: «Котлы булсын!», «Өстендә тузсын!», «Янасы өстәлсен!» дип башымнан сыйпыйлар, кулга берәр нәрсә тоттыралар. Инде бусагадан узып та синен яна киеменне күрми торсалар, син барыбер моны сиздерәсен, күрше апайгамы, әбекәйгәме күз атып карыйсын да, чалбарына төбәләсен. Әле ана, әле чалбарга. Инде дә сизмәсәләр, бармакларын белән кыска балагын очыннан тотып башынны чайкап торасын. Шундук күреп алалар, аннары мактый-мактый, изге теләкләр тели-тели, кулына бер тиенне китереп тә тоттыралар. Сина шул гына кирәк. Бәхет кошын тоткандай, чыгасын да йөгерәсен.
Күршеләргә бер кергәндә юлым унмады. Ишекләрен шактый кагып торгач кына ачтылар. Өй хуҗалары эштә икән. Эреле-ваклы балалар булса да, бәләкәй сенелләре генә миннән чак кына кече, ә апалары белән абыйлары буйга да калку, яшькә дә өлкәннәр. Әлфиянен дә, Хәкимнен дә, кече сенелләре Зәйтүнәнен дә ин әүвәл күземә ташланган нәрсәләре шул булды: өчесенен дә чәче әфлисун кебек җирән, ап-ак чырайлы һәм өчесенен дә битенә, бигрәк тә борын сыртларына дым сарган калай күгәрекләре кебек сипкелләр сибелгән. Әле бергә уйнап, рәхәт балачакнын сәхифәләрен башлап җибәргәч тә, мин сонга табарак шуны белдем: бу кечкенә күршеләрем гел дип әйтерлек өйдә ялгыз калалар, әти-әниләре хәтта, эшкә киткән чакларында, аларны өсләреннән бикләп тә киткәлиләр иде. Ләкин бу юлы, бәхеткә, ишекләре тыштан бикле түгел, алар мин килеп кергәннән сон башта, бу нинди җәнлек дигәндәй, мәченеке шикелле түм- түгәрәк яшькелт-соры күзләре белән мина тасраешып карап тордылар, аннары көне буе берүзләре генә сугышып та, елашып та туеп беткән булсалар кирәк, яна бер малайнын килеп керүенә гаять тә куанышып, чинашып-чыркылдашып ике ягымнан эләктереп тә алдылар, өйгә мине, каз мамыгыдай җинел тәнле малайны, җилтерәтеп алып кереп тә киттеләр. Үзебезнен ярым-карангы бүлмәдән сон аларнын биек түшәмле, зур-зур тәрәзәле өйләре мина әкияттәге патша сарае сыман булып тоелды. Ләкин барыннан бигрәк мине гаҗәпләндергәне әлеге зур тәрәзәләрдән туктаусыз нур бөркелеп торгандай өй эченен гаять тә якты булуы иде. Мин хәтта бу яктылыкка күзем чагылып, аны йомып та тордым бугай әле. Шулай да өй җиһазларынын күплеге, өстәл асларында да, почмакларда да әйберләрнен тәртипсез аунап ятуы иркенлекне кыса төшә. Аннары ниндидер тынчу ис килә, бигрәк тә ишек катындагы чиләк янында бу ис басып торгысыз иде.
Әлбәттә, монда чалбар да онытылды, без өйдә әүмәкләшеп котыра- котыра уйнаганбыздыр да — болары әлләни истә калмаган. Истә калганы тимер үтүк иде. Мин башта анын үтүк икәнен дә белмәдем. Үтүк ул кытыршы чуенлы, авыр капкачлы һәм күмер белән кыздыра торган була. Әти үзе теккән киемнәр өстеннән авызы белән «пуф!» дип су бөрки-бөрки аны арлы-бирле йөрткән чагында өскә чапе-чопы килеп
парлар бөркелә торган иде. Бу исә очлырак башлы ялтыравык йомарлам кебек кенә бер нәрсә. Ләкин ул ак самавыр кебек, көзгедәй ялтырый иде шул. Ә мин әле бик кечкенә, һәр ялтыраган нәрсәне тотып карыйсым килә. Өстәвенә әлеге сипкел йөзле җирән башлар ниндидер бер кызык та уйлап чыгарганнар булса кирәк, чыш-пыш серләшәләр, ишелгән каты җеп очын стенадагы тишеккә тыгып куйдылар. Аннары алар кояш нурларын уйнатып торган әлеге бәләкәй түмгәкне өстәлдәге бер тимер күтәрмәгә утырттылар: «Бар, ал, сина булсын! — диделәр. Мин ике кулым белән дә ак тимергә барып тотындым. Ин әүвәл мин берни дә абайламый тордым, кулым ак тимергә ябышып калгандай булды, аннары шул тиклем авыртуга тәкатем корышып, ике кулымны да тиз генә тартып алдым. Карасам, учларым да, бармак битләрем дә ак кәгазь кебек пешеп чыкканнар. Шунда җирән башларнын сикерешеп кычкыруларын, эчләрен тота-тота көлүләрен күрсәгез! Ә мин тиреләре бөтерелеп-бөтерелеп килгән кулларыма карап торам, кычкырып еламасам да, учларыма күз яшьләрем тәгәрәп төшә һәм алар түзеп булмаслык итеп үтереп-үтереп ачыттыралар. Ә яна күршеләрем җирән йонлы җен балалары кебек котырышып биешәләр, күзләреннән яшел очкыннар чәчеп, разбой сала-сала, узышып кычкырышалар. Мин үземнен газабым белән аларга әйтеп бетергесез хозурлык китердем.
Мина соныннан да әтием-әнием дә, өлкән кешеләр дә: «Һәр ялтыраган алтын түгел», — дип колагыма тукый килделәр. Ләкин гамьсез балачак һәр әйткән сүзне истә тотамыни. Үземнен дә ялтыравык тәтиләргә кызыгып кешеләргә зыян китергән чакларым булды.
Минем туганнан-туган ике апам бар иде. Әле фин сугышына хәтле үк бәхетле яшьлекнен гөрләп торган чаклары. Апамнын кечесе — Мәчтүрә апам — озынчарак карасу йөзле булып, үзенен чем-кара чәчен ул вакыттагы модага ияреп, муен тирәли кистергән, кәҗә мөгезе кебек алга табарак бөтереп тә йөри иде. Ул инде буй җиткереп килгән, гәүдәгә дә, эшкә дә гаять җитез кыз бала иде. Әнием тегүче сыйфатында мех комбинатка урнашкач, күрәсен, мин Мәчтүрә апа карамагында кала торган булганмындыр, гел анын итәгенә ияреп йөргәндәй йөри идем. Ә бервакыт апам, мина әйтмичә генә базаргамы, кибеткәме китеп баргач, мин дә анын артыннан чыгып йөгердем. Урам буенча бардым-бардым да, кешеләр арасында чагылып киткәләгән кызыл башлыкны югалттым. Адаштым. Ә инде берничә көн узып мин милиция ярдәмендә табылганнан сон, өйдә бик каты сөйләшү булды булса кирәк, Мәчтүрә апам йөзе белән почмакка борылып озак- озак яшь сыкты. Үземнен дә Мәчтүрә апамнын муенына асылынып, анын кара кашларына тия язып торган конгырт төстәге монсу күзләренә карап мышык-мышык килгәнемне хәтерлим.
Күрәсен, апамнын боегып калуы, минем югала язып әти-әниемне хәсрәткә салуда гына түгел. Хәер, ул вакытларда балалар бер дә югалмый тормый, һәм моны Казан аша таборлары белән йөреп торган чегәннәрдән дә күргәлиләр, һәрхәлдә аларга сылтыйлар иде. Низаг чыгунын сәбәбе тирәндәрәк, апам өйдә артык кашык булып саналып килде ахрысы. Ник дигәндә, әле ятим дөньяга килгәнче үк, әтиемнәр 1921 елгы ачлык елында, ятим калган апамнарымны да үз канатлары астына сыйдырып, ерак казакъ җирләрендәге Семи каласына киткәннәр, анда баш-күз алып матур гына яшәгәннәр һәм соныннан да андагы тормышлары турында тылсымлы бер мәмләкәт итеп сагынып сөйли торганнар иде. Әтиемнәр мәгълүм сәбәпләр аркасында туган туфракка кайтырга мәҗбүр булганнар (ул сәбәпләрне мин сонрак әйтеп китәрмен). Апамнар да бәрәкәтле казакъ җирендә әйбәт кенә урнашкач, безнен әллә ни ишле булмаган гаиләбез Казанга кайтып, шуннан инде бер дә кузгалмаслык булып, төпләнеп калганнар. Кайтуын кайтканнар да бит, ләкин бу, үз кайгынны гына кайгыртып, тыныч кына яшәү озакка бармаган. Көннәрдән бер көнне энәле-җепле тагылып, ике апам да безнен өскә кайтып төшкән һәм әтием әйтмешли, чөй өстенә тукыма булып яши башлаган.
Мин менә хәзер апамнын яшь сарган зур күзләрендәге тирән кайгыны үземнен нарасыйлыгым белән анлап бетермәгәнмен шул. Шулай да, алга китеп булса да, әйтергә кирәк, апамнын язмышы сонрак зур фаҗига белән очланса да, ул каравыл
кычкырып сыгылып төшә торган җаннардан булмады, тормыш рәнҗетүләрен эченә йотып, тыныч кына Казагыстанга китеп барды, анда үзенен сынган күнелен эчтән төзәтергә тырышып карады. Ул шунда ук авыр сугыш елларын үткәрде. Үзе кебек кара-туткыл бер малай үстереп җай гына яшәп яткан җиреннән анын көтмәгәндә үле хәбәре килде. Юк, малаенын игелеген күрергә язмаган ана. Самавыр куеп торган чагында, күлмәгенә ут эленгән, тәненен пешмәгән җире калмыйча, җиргә бәрелә-сугыла үлгән. Әле бездән киткән чагында өебездә анын инде фасоны югалган кызыл калфагы калды. Бәйрәмнәр булган саен, урамда җилфердәгән әләмнәрне күрәм дә агач ефәге җебеннән эре шакмаклы итеп бәйләгән шул башлыкны исемә төшерәм. Кайчандыр ул урамдагы узгынчылар арасына кереп югалган иде...
Икенче апам гаиләбез өчен нык кына таянычка әйләнеп бара, ул «Спартак» комбинатынын азык-төлек комбинатында эшли, мина да конфет- прәннек акмаса да, тама торган иде. Бу Шәмсенур апа белән безнен язмыш җепләребез бик озакка бәйләнде, бу хакта алдарак сүз күп булачак әле. Хәзергә шуны гына әйтәм, ул яшь чагында чынлап торган ягымлы авазлы, бик тә җор күнелле таза гына кыз иде. Ул театрга йөрергә ярата, Мәчтүрә апам да, күп кенә иптәш кызларын да үзенә ияртеп академияга алып бара торган иде. Әйтәм бит, ул вакытлар, әле сугышнын кара сөремле көннәрен күз алдына да китермәгән көләч яшьлекнен шау-гөр килеп торган чаклары иде. Театр хәтта халыкнын үз эченә килеп кергән, спектакльгә билетларны хезмәт ударникларына зур бүләк төсендә бирәләр һәм безнен апаларыбыз кебек яшьләргә театр, зур бәйрәмнәр кебек, әйтеп бетергесез куанычлар китерә торган иде. Бервакыт «Мактаулы заман» спектакленен бөтен Казанны шаулатканын хәтерлим. Апамнар бу спектакльне карап кайтканнан ничәмә атналар буена аны искә алып сөйләп йөрделәр. Шундый дәртләнеп, илһамланып сөйлиләр, әле театрнын нәрсә икәнен белмәгән хәлемдә, ягъни сөйләүчеләрнен шатлыгына ияреп кенә мин дә учымны учка чәпелдәтеп куя торган идем. Ләкин минем хикәям болар турында, хәтта апамнар турында да түгел, ә бала күнелен кызыктырган тәтиләр, матур төсләр турында иде бит. Инде үземә алты-җиде яшь тулып, чын малай булып йөри башлагач та мин әнә шул сихри матурлыкка таба омтылудан һич тыела алмадым һәм үземнен тынгысызлыгым аркасында бервакыт үзем дә унайсыз хәлгә калдым һәм кешене дә бәлагә тарыта яздым.
Бер көнне безгә, апамнар белән театрга барырга дип, чибәр генә бер кыз килгән иде. Мин дә игътибар итәрлек булгач, ул гади чибәр генә булмагандыр. Мин инде аны хәзер, бала чагымдагыча хыялымдагы сихри төсмерләрне дә кушып тасвир итә дә алмамдыр, күрәсен. Ул тулы ай кебек якты чырайлы. Мангаенда нәкъ ак җептәй сузылып төшкән чәч юлы астындарак, бәләкәй генә туш тамчысыдай кара мине бар, ә чәч толымнары исә күгелҗем күлмәге өстеннән кучкыл чия төсендәге аркан кебек сузылып төшкәннәр. Барыннан бигрәк хәйран калдырганы шул: анын ак муеныннан икеме-өчме рәтле аллы-гөлле мәрҗәннәре асылынып тора иде. Ул киенгән — эше беткән, шуна бер дә кабаланмый, күлдәге аккош кебек тыныч кына йөренгәли, күлмәкләрен үтүкләгән, сөрмә тарткан апамнарга булышкалый, хәтта керосинка өстенә кыздырырга куйган тимер шипшина алып өлкән апамнын чәчләренә бөтеркәләр ясап куя һәм горур башын арткарак ташлап, ул бөтеркәләрне матур микән дигәндәй, карап-карап ала. Менә ул апамнар ясанып беткәндә, минем яныма килеп, күлмәк итәген бармак очлары белән генә тотып иелә төште һәм исемемне белсә дә кабат ни өчендер сорап куйды.
Минем күзем анын яшел, сары һәм кызыл нурлар белән уйнаклап торган мәрҗәннәрендә иде, шулай да мин ярым пышылдап кына, исемемне әйттем. Ул минем мәрҗәннәр белән мавыгуымны күреп:
— Тотып карыйсын киләме сон, матурым? — дип сорап куйды.
Мин:
— Эһе, — дип әйтергә дә өлгермәдем, кулымны анын матур ак муенына суздым.
Ник суздым икән? Ник мин муенса җебен саксызланып тарттым икән?
Җеп өзелде дә, яшел, сары һәм кызыл мәрҗәннәр шыбыр-шыбыр идәнгә коелды.
Алар өстәл, карават һәм сандык асларына тәгәрәп керделәр, минем аяк сыярлык идән ярыкларына төшеп югалдылар. Тавыш купты, ыгы-зыгы башланды. Өлкән апам кулга катырак иде. Кулын төйнәп, баш очымда йодрыгын уйнатып алды, хәтта бер сугуында, кунак апа башыма кулын куеп, мине анын йодрыгыннан саклап калды:
— Тимә! — дип кычкырды, ләкин барыбер апам болай да сөяк белән тиредән генә торган арык аркамнан бордырып чеметеп алырга өлгерде.
Мәрҗәннәрне иелеп һәм тез башлары белән үрмәләп җыя-җыя күлмәкләр дә таушалгандыр, бөдрәләнгән чәчләрнен дә рәте киткәндер, анысын инде карап торырга вакыт булмады, әлеге мангаенда мине булган, калын толымлы чибәр апа:
— Барабыз, мин сезне ложага кертеп утыртырмын, күлмәкләрегезне беркем күрмәс! — дип, апамнарны барыбер алып чыгып китте.
Шунысы бик нык хәтергә уелып калган: үземнен мышык-мышык мәрҗәннәр җыеп йөргәнне әйткән дә юк. Яшькә чыланган, калтыраган учым белән мәрҗәннәрне алып биргән чагымда, кунак апанын да озын керфекләрендә яшь тамчылары калтырап торуын күреп калдым. Ул мине кызганган сымак булып күренде. Дүрткә бөкләнгән чиста кулъяулыгынын очын гына тигерә-тигерә күзен берничә мәртәбә сөртеп алса да анын эре күз яшьләре берничә мәртәбә идәнгә дә тәгәрәп төшкән иде һәм минем аларны да мәрҗәннәр кебек җыеп үзенә кайтарасым килеп киткән иде.
Мин икенче көнне иртә белән дә саташып, сулыга-сулыга ятканмын булса кирәк. Апам эшкә киткән чагында мине уятып аркамнын чеметкән турысыннан йомшак кына сыйпап куйды. Анын йөзе болай да таза, түгәрәк иде. Өстәвенә ул мина әнә шул йөзен кояшландырып елмаеп та куйгач, мин башымны беленер-беленмәс селкеп:
— Эһе! — дидем.
Ул көнне мина кичен конфетнын тагы да тәмлерәге — шоколад дигәне эләкте. Мәрҗән вакыйгасы шунын белән бетте. Аннары, ярама тоз салмасын өченме икән, теге чибәр апа да безгә килеп йөрмәс булды. Бәлкем әле ул үзе дә онытылган булыр иде. Ләкин анын ак муеннары, нурлы чырае һәм куерак ягымлы салмак авазы бала күнеленә мәнгегә сенеп калырлык берничә сәбәп бар иде. Без бит Кабан күле буенда үскән малайлар. Әлеге зур монлы күзле Мәчтүрә апамнын мина сөйләгән әкиятләре арасында Кабан күленә бәйле бер легендасы да бар иде. Ул легенда халыкта чынлап та булганмы, әллә апам аны, туган яклардан аерылып чит җирләргә китәр алдыннан хәсрәткә батып үзе генә уйлап чыгарганмы, мин бу мәсьәләдә тәгаенен генә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, апам легенданы өзелеп яраткан Кабанына, бу күлнен әкияттәгечә айлы, сихри кичләренә бәйләгәндер кебек тоела.
Зөһрә исемле кыз булган. Ул бик ярлы, ләкин үзе кебек үк матур, баскан җиреннән ут чыгарырлык бер яшь кенә егетне яраткан. Әйткәнемчә, егетнен чибәрлеге дә, унганлыгы да бар, тик байлыгы юк. Зөһрә кызга байлык ниемә кирәк? Ул ана кияүгә чыгарга дүрт куллап риза.
Тик кызнын әти-әнисе усаллар. Байлыксыз ничек яшәрсез, казык башын кимерерсезме? «Кимерсәк кимерербез, тик шул егеткә генә чыгам». «Алайса без сине каргыйбыз!»
Әти-әниләре бердәнбер кызларын каргыйлар: «Җир йөзеннән юк булсан иде!..» — диләр. Менә инде кыз хәзер җир йөзеннән юк булырга, айга менеп яшәргә тиеш. Ул айга китәр алдыннан тан атканчы елап чыга. Анын күзеннән кайнар яшьләре елгалап-елгалап ага һәм төне буе түгелгән күз яшьләреннән мөлдерәмә күл хасил була. Бу легендада казык тешләрен ыржайта-ыржайта кабан дунгызлары чабып йөрмәсә дә, ни өчендер күлне Кабан дип атаганнар. Бәлкем анын исеме борын-борын заманнарда Зөһрә кыз күле булгандыр. Халыкта тагы да кыскарак итеп Зөһрә-күл дип йөртүләре дә бик мөмкин бит?
Аннары мин, нишләптер, балалык кирелеге белән микән инде, Зөһрәнен айга менеп китүенә дә ышанып бетмәдем. Мангай уртасында ясмыктан чак кына кечерәк мине булган ак чырайлы, авыр толымлы һәм күлмәге кебек үк зәнгәр күзле теге апа безгә килеп чыккач, мин бервакыт ана чак кына йомыла төшкән керфекләрем аша карап:
— Зөһрә-кыз бит бу!.. — дип уйлап та өлгермәдем, шундук үз уемнан үзем сискәнеп тә киттем. Бу охшатуым шулкадәр дөрес булып тоела иде, ул балалык фантазиясе белән өртелеп еллар буена күңелемнән китми йөрде. Әгәр хатирәләр яңартылып тормаса, бу сурәт тора-бара тоныкланыр һәм бөтенләйгә онытылыр да иде. Тик, мин, үсә төшеп, каршыдагы биек мәктәпкә укырга йөри башлаганда, әле яр буе тирәкләренең бер генә яфрагына да сары иңмичә, көзнең рәхәт җылы җилендә лепердәшеп утырган бер кичендә күлгә бер матур кыз баткан дигән хәбәр таралды. Үзен бик тиз тартып чыгарганнар да, ләкин бик күп су йотып өлгергән. Кызны одеялга салып чайкап карасалар да, косып чыгара алмаган, һушына килмәгән. Җирдәге одеял өстендә озын зифа буе белән, зәңгәр күлмәк аша күкрәк очларын чак кына белендереп нәкъ тере кебек ята икән.
Күршебез Нәфисә апа, апа гына түгел, карчык кеше иде инде ул:
— Үзем күрдем, бу тиклем дә матур итеп яратыр икән Ходай! — дип, кулы белән ботына сугып куйды: — Ул маңгаендагы фәрештә мөһерен күрсәң, ул ефәк толымнарын күрсәң! Ник кенә ата-ананы санга сукмый икән бу кыз балалар, — дип уфтанды Нәфисә карчык, аннан йортыбызның аскы катында яшәүче кипкән балыктай ябык, чәтертен хатынга пышылдап кына әйтте:
— Карале, Хәят, алданган ди бит.
— Тфү, тфү, әстәгъфирулла, — дип төкеренеп алды Хәят апа, аннан Нәфисә карчыкка усал гына карап куйды: — Алданмасын, шул кирәк! — диде.
Бу сөйләшү вакытында минем чәч төпләрем чемер-чемер килде.
Фәрештә мөһерен Нәфисә карчык авызыннан берничә мәртәбә ишеткәнем бар — миң була инде ул. Аннары зәңгәр күлмәге, калын ефәк толымнары... Минем болай да башым авырткалый, бигрәк тә күлдә күгәргәнче коенганнан соң, тимер кыршау белән кыскандай, башым авырта иде. Инде менә хәзер бердән башым әйләнеп, аңкы-миңке хәлдә өйгә кердем дә сандык өстенә бөгәрләнеп яттым. Мәчтүрә апаның Себергә1 киткәненә бер-ике ел. Шәмсенур апа да кияүгә чыгып Газиз җизнинең агасы яшәп яткан балыклы Әстерхан каласына киткән һәм алар шунда бөтенләйгә төпләнеп калырга уйлыйлар иде. Мин үз-үземә хуҗа булып япа-ялгыз калдым. Япа-ялгыз диюем шуңа: әти белән әни көне-төне эштә иделәр.
Ләкин бала — бала инде. Ул сандык өстенә менеп ятса да, өстенә юка гына бер җәймәне генә булса да ябынырга кирәк икәнен белми. Мин чыдап ята торгач өшеп үк киттем. Тешем-тешкә тимәде, калтыравым хәтта гүя сандыкка күчте, ул зың-зың килеп селкенеп торды. Бу әүвәле дә мине әледән-әле җәфалый торган чып-чын бизгәк тоту иде.
Медицина фәнендә шундый аңлатма бар бугай: тәндә каршылык көче бетсә, ягъни иммунитетлар зәгыйфьләнсә, сырхау кешене бары тик карап торган вакытында да кәефсезләнеп китүең мөмкин. Ә мин ныгып җитмәгән сөяк булмавым гына түгел, суга батуның нәрсә икәнен үзем дә кичергән, инде шул ук суда җанын калдырган кыз турында иләмсез сүзләр ишеткән, өстәвенә үземнең яшь канымда Себер бизгәген алып кайткан булганмын. Чөнки мин Семипалатинскида туып кайттым, ә анда мине тайганың озынборыны тешләгән булган күрәсең2.
Бизгәгемнең яңартуына суга батып каравым да ярдәм иткәндер дип әйтеп киткән идем инде. Ә ул хәл болай булды.
Элекке елларда, сугышка хәтле үк әле, Кабан күлендә берничә мойка
1 Ни өчендер безнең әтиләр Семина, ягъни Семипалатинск шәһәре якларын Себер дип йөртәләр иде. География төшенчә итеп караганда бу бик үк дөрес булмагандыр.
2 Әле Бөек Ватан сугышы башлангач та мин бизгәк белән авырып алдым. Врачлар канымны микроскоп аша тикшерткәч: «Каян килгән бу Себер маляриясы сиңа?», — дип шаккаттылар.
бар иде, моны төп казанлылар хәтерли дә торгандыр. Аларнын икесе капма-каршы якта, өченчесе, озын агач барактай каплаулысы Мәрҗани мәчете астында ярты чакрымга сузылып киткән әмерикан өрәнгеле бакча турысында иде. Мойканын уелдыкларында хатын-кыз көне буе ким-кырыч килә: бәләкләр белән суга-суга кер уа, мунчала белән ышкый-ышкый юрган юа, бигрәк тә анда аркага көянтәләп кер чайкарга төшүчеләр күп була торган иде. Ә малай-шалайны әйткән дә юк, аларнын кинәнеп уйный торган урыннары ул. Әлбәттә билет сатучылар малайларны куып торалар, шунын саен алар анда кереп торалар. Мойка тирәсендә дә, сулы уелдыкларда да көтүе-көтүе белән маймычлар йөзә, хәтта бу маймыч көтүләрен иярткән олы- олы көмеш балыклар да күренгәли. Аннары анда шыпырдый-шыпырдый, бакалар шикелле коенуы үзе бер рәхәт, арсан басма такталарына тотынып ял итәргә дә була. Менә мин дә анда кайвакыт көнемне уздыра торган идем. Ләкин минем әлеге бәхетсезлегем бик кечкенә чагыма туры килде, мин әле ул вакытта йөзә дә белмим, хәтта тездән суга керергә дә курка идем. Ә менә мойкада ялан тәпи белән лач-лоч йөгереп йөрүе кызык. Ьнч югы үскәнрәк малайларнын су эчендә котырышуларын күзәтүе кызык. Бервакыт малайларын да, уктай атылышып йөргән маймычларын да карап туйгач, мойкадан ерак түгел, вак дулкыннар өстендә сикергәләгән бер алсу алмага күзем төште. Алма дулкыннар белән мойкага таба килә, ләкин бик акрын килә. Инде килеп җиттем дигәндә дә шул ук дулкыннар белән уйный-уйный кире китеп барды. Әнә шулай бер ерагаеп, бер якынаеп, сикерә-сикерә йөзгән вакытында мин аны эләктереп алмакчы булдым, кулым белән ана таба үрелдем һәм мойканын лайлалы тактасында аягым таеп чулт итеп суга чумдым.
Инде буй җиткереп үсеп беткәч тә әти мина: «Поездга бик якын килмә, суырып ала ул», — дип әйтә торган иде. Мин суга чумып та киттем, мойка астына суырылып та кердем. Шулай да мин баш очымда хатын-кызларнын шырый итеп кычкырып җибәрүләрен, тып-тып йөгерешкәннәрен тонык кына ишетеп калдым, аннары, башым артка киткән хәлемдә, экрандагыча, кояшлы якты яссылыкта мойканын уелдыкларга бүлгәләнгән кара шәүләсен күрдем. Шуннан инде күз алларым сүнеп китте...
Мин Кабан күлендә суга батучыларны бик күп күрдем. Аларга җан өрдерү өчен ниләр генә эшләп бетермиләр иде. Мөгаен мине дә шулай иткән булганнардыр. Мин карангылык эченнән якты дөньяга чыкканда, тирә-якны үз күзем белән күрерлек хәлгә килгәндә, әнием мине сөлге белән ышкып тора иде. Ул мине яткырып та, утыртып та, хәтта бастырып та туктаусыз бөтен тәнемне ышкыды. Мин анын күз яшьләрен дә күрмәдем, акырып елавын да ишетмәдем, тик әле сулары чыгып бетмәгән колагыма анын сызланып ынгырашкан авазлары гына чалынып-чалынып киткәли иде. Ләкин бер нәрсә аерым ачык исемдә калган. Әнә шулай шыншып тәнемне уып торган чагымда ул кинәт гасабиланып мина сөлге белән китереп сукты, тагын кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин мин монысында суктырмыйча башымны иеп калдым. Иелеп калдым калуын, тик сандык өстеннән идәнгә егылып төштем. Мүкәләп, гәүдәмне акрын гына турайтып аяк өсте басканда, борыным шабыр кан иде. Әнием мине шундук кочагына алды:
— Балам, ике күзем, бәгырь кисәгем... — дип башымнан да, аркамнан да сыйпый-сыйпый, иркәләү сүзләрен тезеп китте һәм бу юлы инде тыелгысызланып елады. Әниемнен җылы кочагында сөелү, иркәләнүләремне борынымны канатып булса да янадан кайтарыр идем дә бит, юк шул, булмый, ул еллар үткән, чәчләр агарган. Әниләр безгә чак кына кул тигерсә дә үпкәли идек, авызларыбызны турсайтып дәшми йөри идек. Ә бит мин кемдер тешләп ташлаган юк кына алма өчен дә әниемне кайгы упкыннарына. салганмын.
Әнисе
Ул әтисе, ягъни минем бабам, вафат булганнан сон метрикасын төзәтеп, үзен олы итеп күрсәтеп, унике яшьтән үк чуен юлга җир казу эшенә кергән, чөнки сенелләренен, Шәмсенур апа белән Мәчтүрә апамнын, тамагын туйдырырга кирәк булган. Унөч яшендә, ачлык елында, кияүгә чыккан һәм сенелләрен дә ияртеп барысы бергә эшелонга төялеп ерак Семигә киткәннәр. Анда бер-бер артлы минем кыз туганнарым — үз апаларым туганнар һәм бер-бер артлы өчесе тин үлеп киткәннәр. Инде дүртенчесенә мин туганмын. Малай да булгач, ничек тә яшәргә кирәк бит инде мина. Еллар үтеп, үзем дә балалар атасы булгач, дөньянын әчесен-төчесен күп татыгач, хәзер мин болай фараз итәм: бәлкем әнинен, яшьлеге белән, балалар багуда алай ук тәҗрибәсе дә булмагандыр. Аннары балалар гына мыни — ишле гаиләне нанлы һәм кантлы3 итү өчен әти белән бер үк арбага җигелеп эшләгән бит ул. Мона өстәп тагын казакъ һавасынын бик үк рәхимле түгеллеген, кышын кырык-илле градуслы зәмһәрир суыклар, җәен исә янә миләрен кайнап чыгарлык челләләр булуын әйтергә кирәк. Әле эссе, әле салкын. Тамырлары белән йомшак табигатьле Идел-Чулман якларына барып тоташкан безнен сыек буыннарыбыз ерак Себердә тернәкләнеп китә алмаган — казах җире безнен нәселне кабул итмәгән. Инде минем дә, тумас борын ук, үпкәм ялкынсынып алгач, безнен гаилә янадан туган туфракка кайтып төшкән.
Инде мин әниемне күптән гафу иткәнем һәм үз гаебемне дә таныганым хәлендә ак калай белән нәкышләнгән шул ук яшел сандык өстендә саташып ятам. Мине әле әнием, әле зәнгәр күлмәк кигән ак чырайлы бер кыз сөлге белән суктыралар. Юк, юк, бу болай булырга тиеш түгел, алар мине яраталар, назлап-назлап сөяләр иде бит. Иәм саташулы төшемдә чынлап та алмашу барлыкка килә. Инде мине хәзер алмаш-тилмәш җирән башлы, ут кебек сипкелле бер малай белән бер кыз кыйныйлар. Ләкин ни өчен әле алар сукканда сөлге минем башыма шап итеп төшми, дынк итә. «Ә, белмисезмени әле ни өчен? Менә кара», — ди җирән чәчле малай, сөлгене ачып матур гына алманы күрсәтә. «Мә, ал», — ди ул аны мина сузып. Мин алманы алып куш учымда тотып торам. Тик нигә әле ул зурая бара һәм ни өчен ул минем кулларымны пешерә? Ә Хәким белән Әлфия: «Петерсен! Петерсен!» — дип үрле-кырлы сикерәләр, күз алдымда аларнын җирән башлары аслы-өсле биеп тора. Ниһаять, мин, учларымны көйдерүенә түзә алмыйча, зур алсу алманы атып бәрәм һәм җирән башлы күршеләрем шундук юкка чыгалар. Ләкин алманын кызуы тәнемә күчкән, башым да ут кебек яна.
Мин ике-өч көн эсселе-суыклы булып калтыранып яттым, әнием аптекадан алып кайткан әрем кебек әче төймәләрне йота-йота саргаеп беттем.
Әнием дә, җирән битнен теге «җен балалары» — күршеләрем дә ярый инде, тик менә зәнгәр күлмәкле кыз ни өчен төшемә керде икән?
Сугыш башлангач та безне, укучыларны, күл буенын «кәҗә мәктәбе»нә күчерделәр. Ни өчен аны «кәҗә мәктәбе» дип атаганнарын мин һич белмим. Алабутасы, мәче борчаклары, тәмле кыяклары да котырып үскән яр буйларында көтүе-көтүе белән кәҗәләр йөргән өчен микән әллә? Тимер баскычлы, ике генә катлы бу мәктәпне моннан күп еллар элек, әле унтугызынчы йөзләрдә үк «күл буе мәдрәсәсе» дип тә йөрткән булганнар. Мәдрәсә булса да, барыбер кәҗәгә барып тоташса кирәк ул. Анда бит гомер буе укып, сакалларын селкетеп йөрүче шәкертләр дә булган. «Кәҗә мәктәбе» сүзе безнен өчен мәзәк тә, шул ук вакытта: — Кайда укыйсын син? — дигән сорауга:
— Кәҗә мәктәбендә, — дип җавап биргән чакларында гарьлек тә булып тоела иде.
Ярый, дөньяга зур якты тәрәзәләре белән караган дүрт катлы ак мәктәбебезгә каерылып карый-карый, кәҗә мәктәбенә күчеп тә киттек ди. Әмма зурдан зур бинаны буш тотып булмый бит инде. Ул ашыгыч рәвештә госпитальгә әйләндерелде.
Авыр сугыш елында госпиталь безне дә егылудан саклап килгән таяныч булды 3 Казакъ җирендә татарлар да икмәкне нан, шикәрне кант дип йөртәләр.
дисәм, бу бер дә дөреслеккә хилафлык китерү булмас. Мәсәлән, әни мина киоскалардан сыра алып кайтырга кушкалый иде. Бу бик авыр бурыч, чөнки, беренчедән, бөтен күл буе төбәкләрен актарып чыксам да, мин аны кыенлык белән генә табам, икенчедән, табу бәхетенә ирешсәм дә, ана бик озак чират торам. Кайсы малайнын чират торасы килсен инде? Ләкин башына төшкәч торасын икән.
Ямьле җәй көннәрендә яралылар һавага чыгып йөриләр, күл буена да төшкәлиләр. Шунда инде сумкага салган зур чирегендәге сыраны чайкаттырып авырулар яныннан үтәсен. Шунда инде кемнен дә булса күзенә чалынмыйча калмыйсын.
— Эй, малайка, постой! Пиво што-ли? Ну?! — дип, шундук аксый-аксый килә берәрсе.
Ул да түгел, сине сырып та алалар. Күзләрен йома-йома, стаканыннан сугыш елынын сыек сырасын чөмерәләр һәм әлбәттә инде сумкана йә шикәр кисәге, йә берәр телем ипине салырга онытмыйлар. Безгә госпитальнен бүтән игелекләре дә тиде, анысы турында — сонрак. Ә хәзергесен сөйләп китүем шуна: ул минем әлеге зәнгәр күлмәкле кыз турындагы истәлегемне янадан кузгатып җибәрде.
Бервакыт, сугыш елынын беренче кышында, дөресендә, кыш башында күз бәйләнгәндәрәк, безгә госпитальнен бер яралы егете килеп керде. Башы да ялангач, халат изүләре дә ачык. Кулын кулга сугып аларга тынын өреп торды да, бармакларын як-якка тырпайтып, кызарган плитәбезгә таба сузды.
Шунысы да мәгълүм булсын, сугыш алдыннан гына безгә, ике бала күтәреп, Шәмсенур апа белән Газиз җизни кайтып төште, алар халыкта шомлы хәбәрләр тарала башлагач, Әстерханда калырга итмәгәннәр. Газиз җизни шофер иде, үзенен машинасына ук утырып сугышка китеп барды һәм менә үзе югында, анын малае да туып өлгергән иде. Яшь бала да булгач, юк утынны бар итеп, өйне җылы тотарга тырыша идек без.
Яралы егет апам белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырды. Кыз чаклары да искә төшепме, бер мәлне ул мин очлы күздән бик яшереп тота торган төргәкне чыгарып, егеткә карар өчен резинка белән будырып куйган бер бәйләм фотокарточкалар бирде. Яшерсен, мин барыбер аларны беләм. Анда марҗа кызы тетя Феня белән өчәүләп төшкән карточка да бар. Икесе дә түгәрәк шома битле. Тетя Фенянын кыска чәче туры гына төшкән. Ачык муены да бик юан. Ә Шәмсенур апанын тубалдай чәче сарык бәрәненеке кебек бөтеркәле-бөтеркәле — тимер бигудины кыздырып бу хәлгә китерү өчен үзенә генә дә ике литр керосин киткәндер. Карточкадан зур күзле, нечкә муенлы, шулай ук кыска кармак кебек алга очлайган чәчле Мәчтүрә апа да өлкән күгәрченнәр янына ялгыш килеп эләккән яшь күгәрчен кебек оялып кына карап тора. Аннары әлеге төргәктә Шәмсенур апамнын Газиз җизни белән төшкән сурәте дә бар. Икесе дә башларын бер-берсенә кынгырайтканнар. Җизни кин ачык мангайлы. Бик матур төз борынлы. Модалы костюм кигән, ап-ак якасын кыйгач буйлы ефәк галстук белән төйнәп куйган. Четерт-четерт итеп янган мич яктысында карточка карап утырган яралы егет бер заман ничектер сискәнеп китте:
— Зөһрә! Каян килеп эләкте бу кыз сезгә, Шәмси апа? — диде.
Мин дә сискәнеп киткәндәй булдым. Нинди Зөһрә? Нишләп бутый әле бу абый?
— Зөһрә, безнен артисткабыз! — диде Ранен абый сокланып һәм шул ук вакытта сораулы күзләре белән Шәмсенур апага төбәлеп.
— Батты, суга батты бит ул! — дидем мин ике арадагы тынлыктан файдаланып. Зәйнәп карчыктан ишеткәннәремне түкми-чәчми сөйләп бирим дигәндә генә Шәмсенур апа минем авызымны каплады.
— Ни сөйлисен син, җүләр малай! Тфү, тфү, әйттем исә кайттым диген!
— Тфү, тфү, әйттем исә кайттым, — дидем мин апамнын сүзләрен кабатлап.
Шунда бишектәге энем елап җибәрде, мин шыгыр-шыгыр бишек тирбәтергә керештем.
— Сезнен артистка булса, безнен подшефный иде ул. Безне театр бусагасыннан беренче мәртәбә ул алып керде, — дип, апам сугышка хәтле ничек-ничек итеп театрга барып йөрүләре турында сөйләп китте.
— Ә мине таныйсызмы, Шәмси апа?
— Каян танып бетерәсен инде бөтен госпитальне, энем, — диде апам. Шул вакытны ут бирделәр, чебен нокталары белән бизәлгән тузанлы лампочкабыз яныйм микән, юк микән дип кызарып торды да тирә-юньгә саран гына яктысын чәчә башлады. Өстәл астында үзалларына уйнап утырган сенелләрем мүкәли-мүкәли чыктылар да соргылт халат кигән сәер абый каршына басып, бармакларын авызга капкан хәлләрендә, башларын чайкый-чайкый, ана карап тора башладылар.
Ранен абый халат кесәсеннән бармак башыдай гына ике кисәк шикәр чыгарды да балаларга тоттырды. Ул мина да карап куйды, мин ымсынып, төкрегемне йоттым. Ләкин абый, нишлим сон, юк бит дигәндәй, иннәрен генә сикертеп алды. Шәмсенур апа башы белән тәрәзәләргә ишарәләгәч, мин шытыр-шытыр китереп маскировка кәгазьләрен төшерә башладым.
— Алайса танымыйм дисен инде, ә, Шәмси апа?
— Ничек таныйм сон, энем, — диде Шәмсенур апа, гаепле кеше сыман сүлпән тавыш белән.
— Хәтерлисенме «Мактаулы заман» комедиясен... — һәм ул күнеленнән сөйли башлады...
Без үскән вакытта телевизор кебек нәрсәнен исе дә юк. Концерт, театр дигәннәрен дә белмибез, ишетсәм дә, тамашаны күреп кайткан апамнарнын бик әсәренеп сөйләүләре аша гына ишетәм. Безнен бөтен сәхнәбез кино иде. Тукай урамындагы «Чаткы»4 кино-театрындагы картиналарнын берсен дә калдырмаска тырыштык. Хәтта кызыграк фильмнарны эзләп шәһәр читендәге кино-театрларга да барып чыга идек.
Шулай да театрнын әлифбасын ук булмаса да «ә» хәрефен уздык дип әйтә алам мин. Күршедә, коридорыбызнын каршы ягында, бер аягына чак кына чатанлап йөри торган иптәшем бар иде. Анын әтисе Сергей абый, үзе кебек үк очлырак иякле Каюм исемле абый белән, айлар буена районнардан кайтып кертмиләр, командировкаларга йөриләр иде. Ләкин болары әле минем үсә төшкәч белгәннәрем. Ә без бөтенләй дә бәләкәй чакта анын белән беренче мәртәбә танышуым менә ничегрәк булды. Ул безнен ише борыннан акканнарын лаш-лош кире суыручы балаларны тезеп куя иде дә безгә тамаша күрсәтә торган иде.
Ул вакыт безнен йортта электр уты юк иде әле. Керосин лампочкасынын яктысы тымызык кына. Сирай абый анысын да әле, филтәне борып, киметә төшә. Менә ул безнен каршыга «сәхнә»гә чыга. Әүвәле ул ниндидер таягын безнен баш очыбызда йөртә, без дә, башыбызны бутап, карашыбыз белән таяк очы артыннан йөрибез.
Аннары Сирай абый очкыннар чәчеп торган күзен лампа яктысы төшкәч аяк астына күчерә. Без дә анын утлы карашы белән сихерләнеп күзләребезне анын аяк турысына төбибез. Менә Сирай абыйнын ярым карлыккан тавышы ишетелә:
— Ванька, встанька!
Идәндә, сыек яктылык эчендә, бер нәмәкәй торып утыра да кире сузылып ята, бары аякларын гына кыймылдатып куя.
— Алай ялкауланырга ярамый инде, тор әйдә, Ваня, — ди Сирай абый.
Ваня киерелгәләп акрын гына торып баса. Без анын бер хәрәкәтен дә ычкындырмыйча, авызыбызны ачып, карап торабыз.
— Ә теперь, Ваня, попляши.
Сирай абый, биергә өндәгәндәй, өстә кулларын йөртә һәм ул йөрткән саен, анын ишарәләренә буйсынып, Ваня да аякларын тыпырдаткалый, нечкә беләкләрен тегеләй-болай аткалый.
— Веселее попляши, Ванька, быстрее!
Ванька чынлап та сикеренергә тотына, бу безне тәмам әсәрендерә, без дә дерт кенә аяк өсте басабыз, якын ук килеп карамакчы булабыз, ләкин Сирай абый буш кулын шундук безгә таба ташлый, кире урыннарыбызга утырырга куша. Без буйсынып 4 Хәзер ул Тукай исемендәге кинотеатр дип атала.
утырабыз.
— Быстрей, быстрей, Ваня!..
Ваня бик кызу биергә, бөтерелергә керешә, кул-аяклары очып кына йөри. Без дә анын тактына кушылып, идәндәге аякларыбызны тыпырдатабыз, инбашларыбызны сикертәбез.
Ваня шулкадәр кызу биеде, бер заман капланып китте дә: «Уф!» дип кулы белән аякларын як-якка ташлап идәнгә сузылып ук ятты.
Без бу тамашаны кат-кат күрдек һәм, үсә төшкән саен, кайбер серләренә төшенә башладык. Безнен күзләребезгә Ваньканын кул-аякларын сикерткәләгән нечкә генә җепләр күренгәли башлады. Аннары без анын катыргыдан ясалган гәүдәсен шәйләдек һәм инде, тора-бара, тамашадан сүрелә төштек. Дөрес, без үзебез дә катыргыдан кисеп Ваньканы ясап карадык, сикертеп тә карадык, ләкин Сирай абыйнын кәмитен бервакытта да кабатлый алмадык. Сәнгать кызык кына нәрсә икән: әгәр ана ышансан, ул синен күнеленне яулап ала. Әгәр инде ана ышанмый башласан, безнен кебек техникасын тикшерергә керешсән, сәнгать юкка чыга икән.
Ләкин Ранен абый мина тамашаны кабат искә төшерде, алай гына да түгел, «Мактаулы заман» комедиясеннән бер-ике өзекне уйнап, театр сәнгатенен инандыргыч илаһи көчен күрсәтеп бирде ул.
Шуннан яралы егет:
— Аһ син, Зөһрә!.. — дип, артистка кызнын озын толымнарын салындырып төшкән зифа буена, аннары кояш нурлары кебек сирпелеп торган керфекләренә бик озаклап карап торды.
— Энем, сез анын белән бергә уйнадыгызмы сон? — дип сорап куйды Шәмсенур апа.
— Сугыш алдыннан без әле бик яшь артистлар идек, — диде Ранен абый, үзенен тынламый торган вак бөдрәле чәчен артка таба сыпырып куеп.
— Шулай да Зөһрә бик тиз алдырды. Күрәсез бит нинди чибәр, горур караш, солтанатлы буй-сын. Ә бәрхет тавышы!.. Сәхнәгә чыгу белән, толымнарын аркасына чайкап атып, беренче аваз салуга, пышын-пышын утырган тамашачылар да шып тынып калалар, анын тас-тас атлап йөрүләрен, анын бөртек сүзенә хәтле мөкиббән булып күзәтәләр иде... Ә мин... мин алай ук булдыра алмадым шул.
— Нишләп инде алай, — дип, егетне кызганган сымаграк әйтеп куйды Шәмсенур апа.
— Нишләпме? Булдыра алмадым, шул гына. Аннары кайбер низаглар килеп чыкты. Нәммәсе дә шул сәләтемә ышанычымны югалтудан килеп чыкты. Сугыш башланыр алдыннан гына күчмә театрга киттем.
Мин кара маскировка кәгазьләре белән тәрәзәләрне томалап бетергән идем инде. Апам, Ранен кунакны өй ашы белән сыйлап алырга уйлап, сулы табакка өшегән бәрәнге салып куйган иде. Менә хәзер, коймакка дип, туны кайтып бетмәгән ул бәрәнгеләрне мин, бармакларымны кызарта-кызарта, калай угычнын үткен тырнаклары өстеннән арлы-бирле йөртергә керештем. Туктагыз әле, бәрәнгеләр, алай бик үк кыштырдамагыз — минем Ранен абыйны тынлыйсым бар бит. Үзем акрын гына бәрәнге уам, үзем башымны егет ягына кынгырайта төшеп тынлыйм:
— Мин авылдан-авылга йөргән театрда уйный башладым. Көн дә юк, төн дә юк мина. Өнемдә дә роль, төшемдә дә. Юк, мин әйтәм, барыбер мин артист икәнемне исбатларга тиеш. Исбатлаган да булыр идем, менә бит, фашист пулясы беләгемне тиште, — дип, Ранен абый гипслы кулын күтәреп куйды. — Их, яу кырыннан исән-сау кайтсаммы?! — дип, абый, өзгәләнеп, тынламас чәчле башын селкеп куйды. — Шәмси апа, зинһар, театрга барып кайтыйм. Анда минем иптәшләрем, аннары... Ичмаса балконга гына булса да менер идем дә... Бик сагындым бит, Шәмси апа?
— Ничек инде, ничек бу суыкта? — дип аптырап китте Шәмсенур апа.
— Бу халатын белән күрсәләр, өрәкме икән әллә, дип качарлар үзеннән.
— Шул-шул менә, бер иске генә чикмән шикелле нәрсән юкмы икән, дип кергән идем мин.
Минем колакларым үрә торды. Уып бетермәгән бәрәнгемне суга чупылдаттым да апам янына йөгереп килдем:
— Ә җизнинен костюмы? Каракүл якалы пәлтәсе?
— Кысылма! — дип, апам усал гына итеп идәнгә аяк тибеп куйды.
Мин бөрешеп үк килдем, суга дип торам, олылар сөйләшкәндә кысылуым өчен апам бер дә башымнан сыйпап тормый иде.
— Белмим инде, белмим, — дип гаҗизанә басып торды ул.
— Мина костюм да кирәкми, шушы халатны капларлык бер җинелрәк пәлтән булса...
— Булмый инде, булмый алай гына, — диде Шәмсенур апа, кулларын алъяпкыч астына тыгып, почмактагы фанер чыралары купкалаган иске шкафка озак кына карап торды.
Мин беләм, Шәмсенур апа бераз шикләнә дә булса кирәк. Сугыш елы бит, ничек ышанмак кирәк кешегә? Бервакыт, сугыш беткәннән сон, җизни кайтып керер. «Кая китте минем киемнәр?» — дип сорар. Ничек дип җавап бирер апам?
Әнә ул кулын изәп куйгандай булды.
— Энем, әйдә өстенне сал, — диде, Ранен абыйны кызарган плитәле мичебез янына алып килде. Шуннан сон бер дә сөйләп бетерә алмаслык тамашалар булды. Апам җылы суга сөлгене манып сыга-сыга Ранен абыйнын аркасын, күкрәген ышкыды, муенын сөртте. Юу эшен бетергәч:
— Әйдә, башмагынны да сал, — дип тагаракка җылы су койды. — Бер кулын исән әле, тәпиенне үзен ю, — диде.
Күп тә үтмәде, Ранен абый энәдән-җептән киенеп куйды. Гипслы кулын җин эченә кертүе кыенрак булды булуын.
Инде киенеп беткәч, Шамсенур апа ана читтәнрәк карап торды да, кинәт сыгылып төшеп, башын Ранен абыйнын иненә китереп салды:
— Газизем, бәгырем, кайларда син? — дип үксеп елап җибәрде.
Сенелләрем дә, ана кушылырга дип, авызларын җәя башлаганнар иде, Шәмсенур апа идәнгә бер генә типте, тегеләр шундук тындылар.
Ранен абый, рәхмәтләр яудырып, ишектән чыгып китте. Минем колагыма хәтта ишегалдында кар шыгырдаган сыман булды. Җизнинен ак салган табан кырыйлары сары күн белән капланган, шулай ук үкчәсенә дә йөрәксыман күннән тегелгән ак фетры гына ап-ак карны шулай матур итеп шыгырдата ала иде.
Китте Ранен абый театрга. Бәлкем театрга гына да түгелдер әле...
Шулай итеп, бу Ранен абый аша, озын толымлы, зифа буйлы һәм нурлы йөзендә йолдыз сымак мине булган әлеге чибәр апа янадан да минем күнелемдә калкып чыкты. Әлбәттә сугышнын хәсрәтле көннәре аны оныттырып та тордылар, дөресендә ул, хыял күгемдә матур итеп калыккан җиреннән болытлы көннәрдәге кебек, бөтенләйгә сүнгән дә булыр иде. Ләкин кайвакыт бала күнеленә бәләкәй генә нәрсә дә җитә бит һәм андый чакта, очкын килеп төшкәндәй, хыялларын янә дә кабынып дөрләп китә торган була.
Әтием дә, җизнәм дә чалбарларын кигән яки салган чагында идәнгә көмеш акчалар коела торган иде. Әлбәттә, алар җыеп алына. Ләкин ярыклардан азмы төшкән дисен алары идән астына. Кайвакыт ул көмешләрне пычак белән азапланып та алып булмый.
Инде әти дә, җизни дә фронтта. Акчаны һич җиткереп булмый. Аптыраганнан идән астын актарырга тотынасын. Анда, ник борчыйсын дигәндәй, озын мыекларын кыймылдатып, як-якка кара тараканнар чабышып китәләр. Күгәреп беткән тузаннан, киезләнгән йон ише нәрсәдән әллә нинди ачы исләр борынны ярып керә. Ниһаять, актара торгач бер тимер нәрсә ялтырап китә һәм синен йөрәген дерт итеп сикереп куя. Озак мәшәләнә торгач, ике пычак очы белән кыстырып бер егерме тиенлекне тартып чыгарасын. Егерме тиен зур байлык түгел түгелен, ләкин ана өстәп тагын берәрсен сосып чыгарсан, каләм ише нәрсәләргә бик ярап куя.
Ә бервакыт мин анда төсле борчакларны күреп бөтенләй тынсыз калдым.
Карангылыкта акча, зөбәрҗәт һәм якут ташлары кебек үзалларына нурланып яталар. Ничек чыгарыйм икән дип уйланудан гына да тәмам тирләп чыктым. Пычак белән кысып алып булмас. Саксыз кылансан, атылырлар да китәрләр тараканнар янына. Аларнын кадерен беләмени ул мыекбайлар.
Уйлый торгач, мин монын әмәлен таптым. Бакыр чыбыкнын бер башын бөгеп уенчык чүмеч кебек алкаландырдым да, шуна теге борчакларны көрәп кертеп, берәм-берәм суырып чыгардым.
Менә аларнын өчесе дә хәзер минем кулымда. Уч төбемә һәрберсенен яшькелт-зәнгәрсу, ялкын кебек сары һәм кызыл шәүләләре төшкән, ул шәүләләр учымны гына түгел, минем бөтен тәнемне, хәтта күнелемне дә рәхәт кенә җылыталар, изрәтәләр сыман. Ул да түгел, кардай ап-ак муендагы барлык мәрҗәннәр тезмәсе күз алдыма килә. Туктале, бу Мәчтүрә апа сөйләгән Зөһрә кыз муенындагы мәрҗәннәр тезмәсе дә түгелме сон? Ни өчен әле ул Кабан күленен якты шәме булган айга менеп киткән, безнен кебек, һич югы адашы — артистка апа кебек җирдә генә яшәргә ярамады микәнни сон ана? Юк, ул айга менмәгән булырга тиеш. Алайса кая киткәнме? Сон үзе елгалап түккән күз яшенә кереп эрегән булырга тиеш ул. Шуна күрә дә мина Кабан күле җанлы булып тоела да. Күлнен бер күпердән икенче күпергәчә өлеше анын кайгыдан агарган көмеш чәчләренә уралган матур ак муены булырга тиеш, ә гәүдәсе Ерак Кабаннарга хәтле сузылып киткәндер, хәтта чак кына күпертмә тезле бик килешле аякларын ул ерактагы Иделгә үк чыгарып, билле-билле аякларын агымсуда кытыклаттырып чайкалдырып ятадыр. Сон алайса әлеге яшелле-кызыллы-сарылы мәрҗәннәре кайда? Мин ул мәрҗәннәр турында чак кына уйланып торам. Безнен тәрәзәбез күл ягына карамый, ишегалды ягында. Иртәнге сәгатьләрдә ишегалды күләгәсе, ачык тәрәзәләрдән, челтәр пәрдәләрне җилфердәтеп, саф һава агымы керә. Мин җылы түшәктә киерелгәләп ятам да, башымны күтәрә төшеп түбәндәге утын сарайлары, күрше йортнын җимеш бакчасы аша, чираты буенча бездән өченче булган биек йортнын стенасына күз салам. Ул минем өчен һава торышынын күрсәткече булып хезмәт итә. Әгәр көн сүрән икән, стенанын да әллә ни чырае булмый. Әгәр көн аяз икән, биек ак йортнын стенасы яктырып тора. Менә шул якты мине ниндидер эчке сере белән тышка куып чыгара. Мин күл буена атылам.
Ходаем, менә кайда ул яктылык дөньясы. Су өстендәге алтын тәнкәләрне күрсәгез икән! Аз гына карап торсагыз да, күзләрне камаштыра. Әлегә күгелҗем күккә күтәрелеп өлгермәгән кояш үзе әллә ни белми дә шикелле, калай савытта эреп барган сары май кисәге кебек ул. Анын каравы аргы яктагы кызыл чиркәүнен эреле-ваклы гөмбәзләренә карарлык түгел, алардан яп-якты көмеш нурлар чагыла. Мин ирексездән күзләремне кысам. Ләкин барыбер күз алдымда нурлар биешә. Шуннан мин, бабайлар кебек, кулымны каш өстенә куям һәм берәм-берәм күл тирәләрен күзләргә керешәм.
Әнә, чылтыр-чылтыр килеп, Болак күпере аша трамвай узып бара. Аннан еракта, яшькелт тау өстендә, миләш тәлгәше кебек, төзелә башлаган зур бинанын кызгылт кирпечләре күренә — аны опера театры булачак диләр. Анын ун як күршесендә, якындарак, борынгы крепостьларны хәтерләтеп, шулай ук бик зур бер кызыл йорт күтәрелеп килә — монысын акча санарга өйрәтә торган финанс институты булыр диләр. Тагы да ундарак, үзе үк биек кыя сымак булып, Шамский больницасы калкып тора. Ләкин бу — аръякнын күккә ашкан ин зур биеклеге. Шуннан ул түбәнәя бара. Тау битендә каракучкыл яшеллеккә күмелеп агач йортлар тезелеп утыра. Ул йортлар су буенда да бик күп, ләкин алар хәзергә зәнгәр томан эчендә әле. Менә шул зәнгәр томан эченнән кинәт кенә күк көймәсенә бер сары ук атыла — монысы күлнен өстенә ишелә язып утырган мәчет. Шуннан сон күл буе йортларынын теземе кинәт өзелгән кебек була — анда Сорочий базары артында сазлык җәелеп ята. Әнә, өзеклек күршесендә, гүяки урман эчендә, Ботан бакчасы. Кабаннын ерак күпере артында, дамба өстеннән яшел вагоннарын тезеп поезд үтеп бара. Ул сонрак минем үземне дә, хыялларымны да кабат-кабат Арча якларына алып китәчәк әле, хәзергә әле бераз сабыр итеп торыйк. Күлнен бу ягында, ун кулдарак, Вахитов заводынын
морҗасыннан соргылт төтен чыгып тора, шунда ук, сунын нәкъ читендә, салпы таллар башларын иеп утыралар. Ә таллардан сон... Таллардан сон бетте инде. Хәер, үзебезнен усак-тирәкләре бар икән әле. Алар безнен каршыда гына, зур-зур тәпиләрен күл суында юдыртып, шаулый-шаулый утыралар. Мин аларны гигант гүсләләрнен кылларына охшатам. Җил тиеп киткән саен, алар үзләренен серле музыкаларын уйныйлар сымак. Без алдарак бу көйләрнен кайберләрен ишетербез дә әле.
Менә шулай, битемне-кулымны юып та тормыйча, мин үзебезнең Кабаныбыз белән күрешә торган идем. Аның тирә-як читләре нәкъ менә Зөһрә мәрҗәннәре кебек, аллы-гөлле төсләр белән, минем бала күңелемне балкыта, иде. Алар миндә бала чагымның хыяллары булып мәңгегә сакланып калдылар. Безнең бала чакта, бетмәс-төкәнмәс уеннар арасында хәзерге төсле телевизорны алыштыра торган бер уеныбыз бар иде. Кәгазьне бөкләштереп учыбыз хәтле генә дүрт почмаклы тартма ясыйбыз. Аның бер чаты тишек була. Без төрле төстәге кәгазьләрне турап шул тишектән салабыз да, аңа шулай ук кәгазьдән төрелгән көпшә тыгабыз. Көпшә аша тартма эченә күз салсаң, нәрсәләр генә күреп бетермисең — ул дию пәриләре, ул пәһлеван батырлар, ул җир өсте һәм җир асты патшалыклары! Тартмаңны әйләндерә торасың, яңадан-яңа әкият дөньяларын күрә торасың.
Без, юеш борынлы малай-салайлар, сугышка хәтле әнә шундый аллы- гөлле дөньяда яшәп килдек. Шуңа күрә дә әлеге мәрҗәннәр белән мавыгып китүем өчен укучылар мине гафу итсен. Аларның һәр бөртеге — безнең рәхәт балачагыбызның дөньясы. Диңгез тозын беләсезме сез? Табигать аны ачы да, тозлы да диңгез суыннан ясый. Алар кайчак су читендәге тәти ташлар арасында, кояш нурын беленер-беленмәс кенә шәүләләндереп, тонык кына ялтырап яталар. Алар миңа күз яшьләре, хәсрәт тамчылары булып күренә.
Безнең балачагыбызның аллы-гөлле мәрҗәннәре арасына әле сугышка хәтле үк ачы, тозлы йомры ташчыклары тезелә башлаган иде инде. Дөрес, алар берән-сәрән генә күренделәр, ә сугыш башлангач...
Юк, әле минем һаман сугышны якынайтасым килми. Аннары мин сезне үзебез белән, әнә шул балалар патшалыгы белән рәтләп таныштырмадым да бит әле. Мәрҗәннәр тезмәсен тоташтырып бәйләп куйган төен безнең йортыбыз ул, безнең ишегалдыбыз. Кабан күленең биегәеп торган көнбатыш ярында ак таштан корылган уникенче мәктәп бар. Дөрес булса, аны Петр патша заманыннан ук калган мамык фабрикасы ихатасына салганнар. Фабриканың янганын мин дә хәтерлим әле, миңа ул вакыт дүрт-биш яшьләр булгандыр. Төнлә белән урамның икенче ягында торган безнең йортка да кызыл буран кебек чаткылар сибелде, ялкын бөркелде. Әлбәттә, безнең йортта яшәүчеләр һәммәсе качып беткән, бары җиз каскалы пожарниклар гына түбәгә һәм урам як стенасына өзлексез су сиптерәләр иде.
Асты кирпеч, өсте шыңгырдап торган сагызлы нарат бүрәнәле йортыбызга ут ничек эленми калгандыр. Зәйнәп карчык аны: «Ходай саклаган, Ходай», — дип искә төшерә торган иде. Ә мин аны бала вакытындагы фантазиямне кушып болай аңлатыр идем: безнең йорт гап-гади материал — агач белән кызыл кирпечтән салынган булса да, бик зур зәвык белән салынган. Мин әле аның матур кашагалы, йөзлекләренә әллә нинди әкәми сырлар төшеп беткән биек-биек тәрәзәләрен әйтеп тә тормыйм, андый тәрәзәләр күл буеның бүтән йортларында да бар. Ә менә йорт чатының өске катыннан кинәт кенә тышка чыгып торган, манарадай һавага омтылган балкон беркайда юк. Ераккарак китеп, бу очлы түбәле, өстәвенә шпильле манарага, әле уң күземне, әле сул күземне йомып карыйм да, йортыбызны диңгез буеннан чайкалып барган тылсымлы бер карабка охшатам. Ә кайвакыт ул муенын һавага сузган, бик күп акыллы күзләре булган бер хайванга охшап китә сымак.
Юк шул, Зәйнәп апай бәгърем, аны саклаучы Ходай булмагандыр шул. Күл буеның кашка бизәге булган йортыбызны беләсеңме кем саклап калган? Зөһрә-кыз саклап калган аны, беләсең килсә! Ул пожарникларга булышкан, күл суын аларга мул итеп биргән. Ул күл буеның яме бозылуын бер дә теләмәгән...
Көннәр җылынып, җир өстенә хәтфәдәй чирәм җәелгәч, без котырынып уйный
торган идек. Түбәбездә, күк йөзендә, чыр-чу килеп карлыгачлар куышса, ишегалдында разбой салып без бөтерелешәбез. Шулкадәр тавышка ничек безнен колак пәрдәләребез ярылмаган, ничек безнен тамакларыбыз исән калган! Мөгаен, олы кешеләргә, бу шау-шуны ишетмәс өчен, колакларына мамык тыгарга, анын да өстенә башка шәл бәйләп йөрергә кирәк булгандыр.
Ин элек урамга чыкмыйча гына өй эчендә уйный торган уеннардан башлыйк. Әти-әниләр эштә булып эчен пошып китсә, шундук күнел ачырлык бер-ике иптәшенне чакырып кертәсен. Бишташ уены күзенне дә елтыр-елтыр йөртерлек, бармагынны да җитез хәрәкәтләндерерлек нәкъ менә шундый тыныч, вакытны сиздерми генә үткәрерлек уен иде. Әлбәттә бишташны безнен ярыклы идәндә уйнап булмый, шуна күрә без аны күп очракта әле мин әйтеп үткән балконлы квартирга кереп уйный торган идек. Бу әүвәле бай абзыйнын җәйге кунак бүлмәсе булган булса кирәк, алар балконда да Кабан күле манзарасына күз салгалап, өф-өф өреп чәй эчеп утырганнардыр.
Бүлмәнен идәне шоп-шома паркет. Чуар ташны саксызрак чиртеп җибәрсән, анын карават астына әллә кайларга кереп югалуы мөмкин. Аннары аны карангыда мүкәли-мүкәли эзләп йөрергә туры килә.
Күп вакыт мин Нурия исемле кыз, Гадыйль исемле малай белән уйныйм. Алар шушы квартирада яшәүче Мәрьям апанын абыйлы-сенелле балалары. Аларнын әтиләре юк, гомерләрен монсу гына үткәрәләр, ләкин гади генә яшәсәләр дә, заманына күрә мәдәниятле генә гаилә иде бу. Мәсәлән, Мәрьям апа балаларны җыеп китаплар укый. Бервакыт хәтта, безне көлдерә- көлдерә, «Фәтхулла хәзрәт»не дә укыган иде.
Аннары карават турысында, сап-сары итеп юылган бүрәнә стенадан якты бүлмәгә (чөнки балкон да булу өстенә янә берничә биек тәрәзә бар иде) алтын путалы ике картина да карап тора. Анын мин берсен хәтерләмим инде. Әмма икенчесендә кызгылтланып җирләр ачыла башлаган, күл-күл кар сулары җыелган яз көнендә, әлегә шәрә агач очларында каргалар әйләнгәли. Нишләптер алар мина үзебезнен яр астындагы тирәкләргә оялаган карга илен хәтерләтәләр һәм үзләренен авазлары белән квартиранын монсу тынлыгын бозалар кебек. Соргылтка якын кара чәчле, кара чутыр Нурия миннән бер генә яшькә олы булса, анын абыйсы өч-дүрт яшькә олы һәм мин ана гаҗәп каты чәчле, алсу чырайлы һәм тулы тәнле малайга, Гадыйль дип кенә дәшәм, бәлкем «Гадел»не бозып шулай әйтә торган булганмындыр.
Мәрьям апанын ирсезлеге өстенә, тагын бер кайгысы бар, анын кызын көзән җыера, иде. Дөресендә, аякларын көзән тота иде. Өянәге килә башлау белән, Мәрьям апа анын балтырларын, тубыкларын ышкырга керешә. Үзе өйдә югында кирәк була калса дип, ул мине дә ялтырап торган кара туткыллы бу аякларны кулым белән тиз генә ышкый башларга өйрәткән иде. Нәм мин, беркем дә өйдә юк чагында Нурия андый-мондый авырып китсә, йомшак учларым белән шул мизгелдә үк анын аякларын уарга керешә идем.
Менә без, табаннарыбызны табанга терәп диярлек, идәнгә утырганбыз да, бишташлы уйныйбыз. Учыбыздагы чуерларны чиратлашып идәнгә чәчеп җибәрәбез. Ташларны чамалап чәчергә кирәк, бер-берсеннән ерак килеп төшәрлек булмасын. Максат — бер ташны чиртеп җибәреп икенчесенә тигезү. Менә мин, кунак кеше, ташларны беренче булып чәчеп җибәрәм. Тырнагым белән чиртеп, бер ташны тигезеп алам, икенчесен. Ләкин өченчесенә тигезә алмыйм, чирткән ташым, бөтерчек кебек әйләнгәләп, тигезергә тиешле таш яныннан узып китә. Ах, булмады. Чират хәзер Нуриянеке. Менә ташлары күңелле генә тәгәрәшеп сузылган аякларыбыз арасына таралалар. Чылт иткән тавыш ишетелә — эләкте. Тагын чылт итә — тагын тиде. Бары бишенчесе генә, аны тыңламыйча, кытыклый- кытыклый, минем тез астыма килеп керә. Нурия моңа бер дә борчылмый: «Сиңа кунакка китте ул!» — ди. Чират минеке. Мин сабырсызланып, кулымны артыграк селтәп, ташларымны бик еракка таратам. Юк, беренчесе дә тимәде. Минем ачуым килә. Ә Нурия: «Кара никадәр таш миңа кунакка килде!» — ди һәм пырх итеп көлә. Ул минем кебек кабаланмый, ташларны
өстән аска бик оста төшерә. Тегеләре дә, аның нәфис магнитлы бармакларыннан бик ерак китәсе килмәгән кебек, бер күчкәрәк җыелалар. Ул аларның һәммәсен дә отып ала. Отып алгач, нәүбәт янә дә аныкы. Миңа күземне тасрайтып утырырга гына кала. Ул тагын тарата һәм бишенче ташны «ялгыш кына» тигезли. Мин дә, таратканнан соң бишенче ташка җитәм. Хәзер инде табанны табанга тигезеп кенә чиртеп булмый. Мин мышный-мышный дүрт аякланам. Авыздан телем дә чыккан булырга тиеш әлбәттә. Юк, тагы да иелә төшәргә, ятып төзәргә кирәк. Чиртәм һәм ташны почмакка очырам. Нуриянең күзеннән шаян очкыннар чәчелгән кебек була, ә минекеннән яшьләр атылып чыгарга җитешә. Мин, уйнамаска теләгәндәй, үпкәлим. Нурия мине төрлечә юата. «Әйдә сиңа булышам», — ди. Нәм бер уенда бишенче ташны минем өчен чиртә. Тигезли каламы соң! Минем үз ташым кебек үк тоелмаса да, барыбер миңа күңелле. Ә иң соңыннан ул миңа бөтенләй оттыра. Без икебез дә шатланышабыз, кычкырып көләбез. Аннары уеннан туеп балконга чыгабыз. Түбәнәеп барган кояш инде аргы якның тәрәзәләренә кызыл утларын кабындырган. Ерактагы таллар көне буе кояш кызуында сәлперәешеп утырганнан соң сыннарын турайта төшкән кебек күренәләр, алар инде хәзер яфраклары белән салкынча дымны эчәләр. Әнә урмандай утырган ботан бакчасы артыннан Арча тарафыннан кайтып килүче поезд күренде, ул да юлда шаянланып арган булса кирәк, бик ашыкмый, вагоннары чайкала, ә араларындагы чуен тәлинкәләре ара- тирә ыңгырашып куя.
Бу нинди тонык тавыш әле, әллә каян җир астыннан килгән кебек: «Тук!», «Тук!» Менә дөбердәгән кебек тә булып китте. Әллә күк читендәге әнә теге болытлар буш мичкә тәгәрәтәме? Шул вакыт Нурия: «Тиз, балконнан чык, әни кайтты!» — дип мине кулымнан тотып бүлмәгә алып керә. Әнисе безне балконга чыгудан тыя, егылып төшәрбез дип курка. Нурия, авырткалый торган аякларын да онытып, ишеккә йөгереп китә, шалт итеп келәне ача. Бусагада башына яулык бәйләгән, аз гына күләгәләнеп торган ач яңаклы, юка гәүдәле хатын күренә. Бу — Мәрьям апа.
Кыш аеның озын кичләрен кыскарта торган күз бәйләш уены да ошый иде безгә. Монысын инде дүрт-биш кешесез дә уйнап булмый. Аннары бүлмәнең иркенрәк булуы хәерле. Шунлыктан без коридор каршысындагы Ринат дуска җыенабыз. Нурия, мин, Ринат һәм, керсәләр, аларның уң як күршесе абыйлы-энеле Илдус белән Илгизәр. Хәер, мин Гадыйльне онытканмын бит әле. Гадыйль белән Илгизәр икесе дә бездән өч-дүрт яшькә олырак, ә калганнарыбызның аермасы бер яшькә генә иде. Бер аягына чак кына чатанлап йөргән чем-кара чәчле Ринат дустымны сез беләсез инде. Илдус саргылт чәчле, аксыл маңгаенда сары кашы чак- чак беленгән юаш малай. Юаштан бигрәк астыртын кебегрәк иде ул. Бу мәсьәләдә абыйсы да ким түгел, өстәвенә уен вакытында кәҗә шикелле теләсәң каян сикереп чыгарлык чая һәм төлке кебек хәйләкәр иде. Төлке дигәннән, аның бите дә, бу шук җанварныкы төсле, кыскарак ияге белән кинәт кенә очлаеп бетә. Аның гәүдәсенең дә һәр әгъзасы чатлы-ботлырак иде кебек. Ә Гадыйльнен — тупыйграк тулы гәүдәле, карасу-каты чәчле икәнлеген әйткән идем инде.
Ләкин Гадыйль дә, Илгизәр дә безнен белән сирәгрәк уйныйлар, ни дисән дә, яшь аермасы үзенекен итә. Абыйсыннан башка мыштым Илдуснын да безнен белән әллә ни уйныйсы килми. Менә шундый вакытта инде, без теләр-теләмәс кенә, коридорнын аргы башында ук утрау кебек аерылып калган Хәкимнәрне кертәбез. Бу җирәнбашлар көне буе өй саклыйлар, әтиләре аларга беркая аяк атларга кушмый, хәтта хәҗәтләрен дә өйдә генә үтиләр иде. Ә кичләрен алар читлектән ычкынган җәнлекләргә охшап калалар, бөтен йортны, ишегалдын бетереп чабалар, әйтерсен лә дөньяны ялкын өереп йөри.
Күз бәйләшне уйнарга керсәләр, Ринатын әнисе Ниса апа, карават башына бәйләгән көнҗәләдән җеп җегерләп утырса да, бер дә алардан күзен ычкындырмый: «Әй, җен балалары!» — дип тыеп кына тора. Ләкин күз бәйләш уены вакытында кайсыбызны тыя аласын да, кайсыбызны җинә аласын.
Менә тастымал беләнме, кин шарф беләнме Нуриянен конгырт түгәрәк күзләрен бәйләп куябыз. Бер-ике мәртәбә үзен баскан урынында әйләндерәбез дә читкә
чарпалабыз. Нурия башы әйләнгәндәй аз гына чайкалып тора да сукыр кеше кебек ике кулын алга сузып безне эзли китә. Ул безне тотам дигәндә генә, без елт кына анардан тайпылабыз һәм, качып котыла алуыбыз өчен, пырх-пырх көлешәбез. Ә Нурия, безне тотам дип, йә идән уртасындагы өстәлгә килеп бәрелә, йә куллары белән караваттагы мендәрләрне сөзеп аударып төшерә. Нуриягә берсенен дә тоттырасы килми, ул озак бөтерелгәләп йөри, ниһаять, кызгана төшеп, мин ана үземне тоттырам.
Менә минем дә күземне кысып бәйлиләр, хәтта кашларым шытырдап киткәндәй була. Мин унга-сулга атылып эзләргә керешәм. Кинәт туктап тынланып торам. Әнә тешләрен ыржайтып Хәким көлә, ул хәтта, аяк очларына гына басып, янына ук килә дә аркадан төртеп куя, мин сыек гәүдәм белән чайкалып чак кына егылып китмим һәм монын белән иптәшләремне шатландырам. Берсендә, шул ук Хәкимне тотып алам дип, комод янына куелган түгәрәк аркалы җинел эскәмияне аударып җибәрдем. Бу венский эскәмияне комотны сакларга куялар, бу тирәгә килергә ярамый дигәнне анлата ул, чөнки комод өстендә өч бүлемле көзге бар.
Ниһаять, мин күз карангысына да, тирә-юнь әйберләргә дә ияләшеп җитәм, көтмәгәндә өстәл астына сузылып теге җирән башларнын ин кечесен — Зәйтүнәне аягыннан тырылдатып тартып чыгарам. Ләкин ул уеныбыз өчен бик файдалы түгел, чөнки арабызда ул ин кечкенә кыз. Күзен бәйләсән дә, баскан җиреннән кузгалырга куркып, тик тора. Ләкин апасы Әлфия, үзен тоттырып, аны бик тиз алыштыра. Менә без өстәл тирәли тыз-быз йөгерешәбез, шуып кына өстәл астыннан да чыгып китәбез, почмакларга, хәтта карават астына да посынып, эчебездән тынабыз, чөнки Әлфия бик сизгер, авызынны ачып торсан, кармак кебек бармаклары белән хәзер үк каптырып алыр. Бер мәртәбә, өстәл тирәли яшь колыннар кебек чабышып йөргәндә, Хәким, ялгыш кына кыланган кебек, Ринатны ине белән апасына таба этеп җибәрде, тегесе аны капшагыч куллары белән кочаклап та алды.
Чатанлый-чатанлый өстәл тирәли Ринат йөгерә. Ул үз өен бик яхшы белә, аягына аксаса да безне пыр туздырып йөри. Ринатнын безне тотасы килми, тотса да исемебезне юри дөрес әйтми. Ә дөрес әйтмәгәч янадан көтә башлыйсын. Ниһаять ул, үзенен каршына безне берәм-берәм этеп җибәреп, караватка ук сикереп менгән Хәкимне тотып ала.
Хәким — зур балык. Аның җәтмәгә килеп керүенә без һәммәбез дә шатланышып тыпырдашабыз. Ләкин Хәким бик хәрәмләнеп уйный. Ул күзен бәйләткән чагында ук, ничектер маңгаен киереп, кашларын аска- өскә йөрткәләп, шарфның кысуын киметә. Ниса апа моны бик тиз күреп ала: «Каяле, үзем бәйлим әле», — дип, шарфны арттан шактый тыгыз итеп төенли.
Ләкин Хәкимне алдап буламы соң. Ул безне өермә кебек куып йөрткәндә башын артка ташлап-ташлап ала. Алай иткәндә тымызык кына яктыны, селкенгән шәүләләрне чамалап була. Ул куа, без йөгерәбез. Эскәмияләр дә авып китә, өстәл дә урыныннан куба. Караватның измәсен изәбез. Ләкин Хәким торган саен нахаллана. Башын артка ташлап утның кайда, шәүләләрнең кайда икәнен чамалавы гына җитмәгән, безне кычкыртып куып йөргән вакытында ул, шарфны җәлт кенә кулы белән сыдырып, маңгай ягынарак күтәреп тә куя. Әлбәттә, кызарган йомры бите белән шарф арасындагы ярыктан ул безне бик тиз күрә һәм кабарынкы симез кулы белән берәребезне эләктереп тә ала.
Бу кызык уенның азагы күңелсез беткән очраклары да булгалады. Бервакыт шулай, Ринат көткән чагында, Ниса апа уяулыгын югалтып җибәрде булса кирәк. Ринат ялан аягын идәнгә баса сымаграк шап-шоп салып өстәл тирәли безне куып йөргәндә, Ниса апаның болай да кысылгалап торган күзләре туктаусыз йомыла башлады. Керфекләрен гел менә челт-мелт кагып тора. Аннары ул карават башындагы йон бәйләменә яңагын куеп уйланып торды. Керфекләре бу юлы тибрәнми иде инде. Без нәкъ менә шул чакта артык узынып киттек ахрысы. Бер заман дыңгырдап идәнгә көзге килеп төште. Хәзер инде тәгаенен генә хәтерләмим: минеме, Нуриянеме теге ташбаш комодка таба этеп җибәргән иде. Комод әлбәттә яңа түгел, ул Сорочийдан арзан бәягә генә алынган, бер төшкән аягы урынына шакмак кына
кыстырып куелган иде. Инде, өерелешеп тузан очыртып йөргән бер мизгелдә, бу шакмак аяк бер читкә атылган, комод кыегайган, өч бүлемле көзге идәнгә капланган иде.
— Таһир төшерде! — дип Хәким шундук буынтык-буынтык симез бармагын миңа төртте.
— Ул! — дип апасы да чәчрәп чыкты.
— Абый түгел, апа түгел! — дип, бәләкәй Зәйтүнәләренә хәтле тәтелдәп алды.
Мине бары Нурия генә яклап чыгып:
— Хәрәмче! Яңгаллама! Син төртеп җибәрдең бит, син! — дип, Хәкимнең өстенә килә башлаган иде, тегесе:
— Нәрсә яклыйсың чебешеңне! (Минем кушаматым шундый иде) Аягыңны уган өченме?!. — дип эре тешләрен агартып көлде дә өйдән чыгып сызды. Апасы белән сеңлесе дә шундук юк булдылар.
Ниса апа:
— Ах, җен балалары, ах, көзгемне харап иттеләр бит! — дип аны идәннән күтәреп алганда, чынлап та аңа кыйгачланып сызык сызылган, көзге чатнаган иде.
Ул вакытта зур көзгеләр һәрбер өйдә юк, күрәсең аз да, аннары кыйммәт тә сатылгандыр. Мин, мәсәлән, үзенә алмаш таба алмыйча, ялтыравыгы шадра-шадра кубып беткән арты кара фанер терәүле, бәләкәй китап хәтле генә иске көзгебезне хәтерлим.
Шунлыктан булса кирәк, әлеге көзге хәбәре бөтен йортка ишетелде, начарга юраучылары да табылды. Көзге ватылгач, имеш, кемнеңдер күзе сүнә, ягъни ул гүр иясе була.
Без һәммәбез дә бер атналап шомланып йөрдек. Ләкин атналар үтте, айлар үтте, йортта үлем-төшем күренмәде. Бары сәрхуш Минһаҗ абыйнын подвал базына егылып төшүен генә уен-көлке итеп сөйләп алдылар. Безнен ишегалдына карап торган ике тәрәзә турысында, аскы каттан да астарак озынча шакмак итеп казылган чокыр бар. Подвалда Хәят апалар яшиләр, әллә ни зур булмаган тәрәзәләре әлеге чокырнын кирпеч белән эчләнгән стенасына карый, әлбәттә өстәп саран гына яктылык та төшә. Тагын шул: бу чокыр, саклык өчен, җир тигезлегендә агач борыслар белән киртәләнеп алынган.
Ләкин Минһаҗ абзый бик үк сакланып тормаган шул, арткы капка астыннан үрмәләп кенә кереп, шушы чокыр яныннан узганда, подвалдагы утны үзләренен карангы бүлмәсендәге ут дип белепме, авыр аягын чак-чак кына күтәреп, «үз бусагасыннан» атлап чокыр төбенә килеп төшкән. Ярый әле сынган киртәгә тотынып калган, үзенә әллә ни зыян китермәгән, шулай ук тәрәзәләрне дә ватмаган. Әнә шул ватылмаган тәрәзәне ачып, Минһаҗ абзыйны өйгә генә алып керәсе һәм баскычтан менгезеп кенә чыгарасы иде дә бит. Ләкин Хәят апа әле яз башланып кына килгән салкын көннәрдә тәрәзәне ачамы сон. «Ничек төшкән булса, шулай чыксын, үләт себеркесе!» — дип җикеренде ул өстән иренә. Минһаҗ абзыйны биш-алты ир-ат каеш дилбегә белән тартып чыгардылар. Чатнаган көзге онытылды. Күз бәйләш уены тагын дәвам итте. Ләкин без теге җирәнбашларны өебезгә бүтән кертми идек инде. Хәрәмчеләрне яратмый идек без.
Ике сафка тезелеп кара-каршы җыр әйтешкән күмәк уен да безнен яраткан уеннарыбыздан берсе иде. Кечкенәрәк чагыма туры килгәнгәме, бу уен җырынын беренче куплетларын хәтерләмим, ләкин ахыры болай бетә иде:
Ак кирәк, күк кирәк,
Фәлән матур кыз кирәк.
Димәк, балалар җитәкләшеп, ун-унбиш адым ара калдырып, кара- каршы басалар. Рәткә тезелгән балалар, каршы якка карап, көй уңаена җитәкләшкән кулларын да алга-артка чайкаштырып, әле мин оныткан җырны җырлыйлар һәм каршы яктагы малаймы, кызгамы атап аны үз якларына дәшәләр:
Ак кирәк, күк кирәк,
Әлфия — матур кыз кирәк!..
Әлфия, җирән чәчләрен ялкын кебек туздырып уктай әлеге сафка каршы йөгереп китә. Әгәр ул әлеге сафны өзеп чыга алса, җинелгән иптәшләренен күнелгә ошаган берәрсен әсир итеп үз сафына алып китә. Әгәр җитәкләшкән кулларны йөгереп килгән шәпкә аера алмаса, ул үзе бу сафта кала. Җиндермәгән саф хәзер инде үзе җырлау хокукын ала һәм ишегалдын тутырып малайлар-кызларнын янгыравык авазы ишетелә:
Ак кирәк, күк кирәк...
Таһир — матур егет кирәк!
Мин җилдә очкан кош мамыгыдай йөгереп килсәм дә, сафны өзү түгел, урыннан да кузгата алмыйм, туп кебек артка атылам, ләкин мине кем дә булса егылудан тотып кала, күп очракта Нурия кулымнан чытырдатып кысып алып кала иде.
Бу бик тату уен, биредә беркем дә рәнҗетелми, йә «матур кыз», йә «матур егет» булып кала. Аннары безнен бу уеныбызны өлкәннәр дә, үзләренен балачакларын искә төшергәндәй, бик яратып, бер-берсен уен-көлкеле сүзләр әйтешеп, тамаша кылалар иде.
«Куыш-куыш» уены безне тагын да ныграк җитезләндерә торган бик елгыр уен иде. Без, кайбер урамнардагы кебек, иптәшләребезне җир өстендә куып җитеп анын аркасына сугып кына уйнамыйбыз. Гомумән, бездә иптәшеңне тоту кыен. Без баскычтан каралтыларнын икенче катына да тыр-р-рт-рт итеп менеп китәбез, икенче кат террассасыннан башкага чабып узып анын чатына кушылып киткән утын сарайлары түбәсенә үрмәләп төшәбез, ә түбәдән, күзебезгә ак-кара күренмичә, җиргә сикерәбез. Бу тикле маймыл кебек чабуга аякларыбыз ничек түзгәндер. Һәрхәлдә, күгәрмәгән, сыдырылмаган җиребез калмый. Шуна күрә дә бу уенга кызлар катнашмый диярлек, бик әрсез Әлфия генә безнен белән куыш-куыш уйный, ләкин ана әти-әнисеннән бик каты эләгә, чөнки уеннан сон, кул-аякларыбыз канавы өстенә, киемнәребез дә каян да булса умырылган була иде. «Бу кадәр ирдәүкә булырсын икән!» — дип, юка иреннәрен кыса-кыса орыша иде Әлфияне әнисе. Ә инде Хәким бөтенләй узынып киткән чакларында әтисе анын колагын шытырдатып бора торган иде. Шунысы да мәгълүм булсын: Хәким тәнгә йомры һәм көпшәгрәк булса да, аны җитезлектә беребез дә уздыра алмый иде.
Үзегезгә дә күренгәнчә, безнен уеннар «малай» һәм «кызларныкы»на аерыла бара. Дөрес, без малайлар да, онытылып, курчаклы һәм әти-әни булып уйнап киткәлибез, ләкин бу уеннардан без торган саен ерагая бара идек. Мәсәлән, зур ташларны тигереш уйнаганда, кызларга атланып йөреп булмый бит инде. Бу уеннын хикмәте шунда: иптәшеннен ташына да тигезергә кирәк һәм аны ераграк та атарга кирәк. Ташын сикерә-сикерә нихәтле ераграк китеп туктаса, иптәшеннен сыртында шул хәтле ераграк атланып барасын. Хәким кебекләр белән уйнап оттырырга язмасын, ул ит капчыгын күтәрә алмый җанын чыга. Бер адым күтәреп барасын да туктыйсын, күтәреп барасын да туктыйсын. Ни тиклем генә мышкылдасан да, барыбер алып барып җиткерә алмыйча, йөген-ниен белән юл тузанына шап итеп авасын. Нинди генә әр-гарь ишетмисен, хәтта атна буена оялып өендә ятасын. Шуна күрә без таш тигерү уенын авырлыгы минем чамада булган Ринат белән уйныйбыз, без ташларны артык еракка атмыйбыз. Мин дә аны аркамда юыртып алып барам, ул да мине, аягы авырткан ат кебек, акрынлап ташыма хәтле алып барып җиткерә.
Ләкин уеннарнын да патшасы, минемчә, унике таяк уены иде. Сез үзегезнен түземегезне ничек тә булса сынаганыгыз бармы? Әллә гомумән түземсез — сабырсызмы сез? Әгәр андый булсагыз, бу уенга якын да килмәгез! Безнен бу уеныбызда йортыбызнын өске кат, аскы кат, хәтта подвалдагы өченче кат малайлары да катнаша. Уен никадәр җәфа чиктерсә, шулкадәр комарлы булыр шикелле тоела,
аннары уеннын асылы да остарак яшеренүгә, боландай җитезлеккә корылган иде бит инде ул.
Бу уен өчен бер метр чамасы такта кисәге кирәк. Җир белән такта арасына яртымы, бөтенме кирпеч кыстырыла. Тактанын бер ягы баса төшкән үлчәүне хәтерләткән озынрак башына әрдәнәләп унике таяк өеп куясын. Ул таякларнын буе безнен, ягъни балалар сөяме белән бер, бер ярым сөямнән артмый. Ярый, тактанын җиргә орынып торган башына таяклар өелде. Күтәрелеп калган икенче башын нишләтергә сон? Ул башына аягын белән китереп бассан, тактанын икенче очындагы әлеге таяклар һавага сикерә. Җиргә таралып төшкән менә шул таякларны «көтүче» җыйган арада малайлар кайсы кая качып бетәргә тиеш. Ә качарлык урын бездә җитәрлек.
Безнен йортнын Сафьян урамына караган төп капкасы һәм ишегалдыннан урап узганнан сон күл ягына килеп чыга торган арткы капкасы бар. Әгәр Сафьян ягына чыгып чатлыкка барып карасан, анда тиз-тиз килгән бер-ике генә малайны булса да күрәсен әлбәттә. Ләкин алар синен чатлыкка чыгып иркенләп эзләвенне көтмиләр шул, күл ягы капкасы астыннан елт кына шуып керәләр дә такта янына йөгереп килеп таякларны һавага очыралар. Шуна күрә йорт әйләнәсендәге малайларны табу өчен хәйлә дә кирәк. Сафьян ягына чыккан булып башынны гына күрсәтәсен дә, тиз генә кире әйләнеп килеп күл ягы капкасы ягына борыласын. Анда «җәтмә» гә берике «балык» эләгә инде. Капка астыннан пуфылдый-пуфылдый беленер- беленмәс саргылт кашлы Илдус кереп килә. Анын артыннан Ринатнын җемелдәвек кара башы күренеп кала. Кичекмәстән такта янына кайтып: «Капка астында башта Илдусны, аннары Ринатны күрдем!» — дип тактага төртә-төртә кычкырып әйтәсен. Инде Илдус белән Ринат уеннан чыгалар, такта тирәсенә килеп бер читтәрәк йә җиргә чүмәшеп утыралар, йә утын сарайларына сөялеп басып торалар. Илдуснын бите кызарган, мангаенда бөрчек-бөрчек тирләр. Бу арткы капка астыннан корсагын җиргә кыса- кыса үрмәләп кергән өчен генә түгел. Анын эчендә ут хәзер. Чөнки, әгәр мин малайларны берәм-берәм эзләп табып аларнын исемнәрен такта янына килеп әйтсәм, киләсе уенда ул көтәчәк бит, җиргә таралып төшкән таякларны җыячак, безне эзләргә керешәчәк. Ләкин мина әле тантана итәргә иртә. Мин әле малайларнын яртысын да эзләп тапмаган. Әлбәттә, йортнын тышкы ягында алар калмагандыр. Ләкин ишегалдынын каралтылары тирәсендә дә яшеренер урыны күп бит.
Мин сезгә ишегалды түребездә ике катлы каралты барын әйткән идем инде. Бу каралтынын ун як канаты эчке якка таба бик тирән булып, аскы катында капкасы ике якка ачылмалы зур лапас, янә дә ин кырый читендә, зур ишектән кергәч, тезелеп киткән ат араннары бар. Каралтынын өске катында шулай ук зур-зур ишекле ике иркен бүлмә бар. Аларда, ягъни өске коры һавада, бай абзый үзенен юртаклары өчен печәнен, сүс яки тире-яры кебек нәрсәләрне саклагандыр. Ләкин аларнын сайгаклары хәзер калҗайган, өрлекләреннән купкан, туктаусыз шыгырдыйлар, кыскасы, качу өчен куркыныч та, чөнки убылып аска төшеп китүен мөмкин, аннары җайсыз да иде. Бу уен көтүчесенә файдага, чөнки качу өчен аз булса да урын кими төшә.
...Тәрәз пәрдәләрен акрын гына селкеткәләп, өйгә иртәнге саф һава керә. Мин әле йокымнан аерыла алмыйча, талгынлык эчендә рәхәт кенә изрәп ятам. Челтәрле ак пәрдә кабат лепердәп куя, тәрәзә төбеннән лып итеп төнге кунактан кайткан мәчебез сикереп төшә дә, мырр-мырр килеп муен турыма ук ята, мыеклары белән мине кытыклый башлый. Мин күземне ачып әүвәл мәчегә, аннары һава торышын күрсәткән күрше йорт стенасына карыйм: ул нур бөркегән кино экраныннан да яктырак. Димәк, көн кояшлы, димәк, берәр җиргә барырга була. Ләкин шул вакыт нык итеп сызгырып җибәрәләр. Минем кылт итеп исемә төшә, миләш капкандай авыз кырыйларым җыерыла. Теләр-теләмәс кенә торам да кулъюгыч янына киләм. Борынымны учымдагы суга тигезеп, юеш кулым белән битемне югандай итәм дә, сөлгегә төртенеп алам. Ләкин бер дә ишегалдына чыгасым килми. Апам кайнарлап биргән чәйне эчеп алгач та әле ишек тоткасына барып тотынырга кыймыйм. Ләкин ачы итеп кабат сызгырып җибәрәләр. Бу юлы инде сызгыруга янаулы тавышлар да
өстәлә:
— Чык тизрәк, чыкмасан кара аны!..
— Әйдә, чебеш, тары чүпләргә! — Монысы инде Хәким хикылдый.
Мин майлы ипиемне кабып бетерәм дә, аны тиз генә чәй белән юдыртып, ашыга-кабалана урамга чыгам. Анда һәммәсенен авызы ерылган.
— Башлыйбызмы? — диләр. Мин:
— Эһе, — дип башымны кагып куям. Подвал Рәшите үзенең аю тәпие белән каты итеп такта башына китереп баса. Навага таяклар очып менәләр дә, эре тамчылы яңгырдай, шыбыр-шыбыр җиргә коелалар...
«Унике таяк»ның гайрәтне чигерерлек алҗыткыч чаклары да, күңел сөендергеч рәхәт мизгелләре дә була. Ни генә димә, Хәким кебек калай әтәчләрне дә без җирдән җим чүпләттерә идек. Дөрес, ул әллә ни көтеп азапланмый, бервакыт моның серен дә әйтеп ташлаган иде.
Бездә маймы, повидломы яккан ипине тышка күтәреп чыгу гадәте бар иде. Авызыбызны тач-тач китереп бүтән малайларны да кызыктырып ашау безгә ниндидер куаныч китерә иде. Бүтән малай кулында ризык-фәлән күрсәм, үземнең дә авызымнан сулар килә. Шундук ул малай янына барып: «Бераз челлә әле?» — дисең. Ул ипиен читеннән генә сиңа каптырып ала яки бер чеметем сындырып бирә. Әлбәттә, минем үземнән күбрәк «челләтәләр» иде. Бер заман шулай Хәкимне яхшы гына сыйлаганнан соң, ул бер кулы белән мине җилкәләп үк алды:
— «Унике таяк» уйнаганда син бик эзләнеп йөрмә, — диде. — Тактаң яныннан ерак китмә, эзләнгән булып кына йөр. Нишләп озак торды соң әле бу? Нишләп эзләми? — дип малайларның эчләре поша башлый. Яшеренгән җирләреннән үзләре үк сузылып карый башлыйлар. Сиңа шул гына кирәк тә. Берәм-берәм тактага исемнәрен төртәсең.
Мин, бу сүзләргә ышанмыйчарак, Хәкимнең күзләренә төбәлебрәк карадым. Юк, аның соргылт-яшел күзләре мәченекедәй майланмаган иде. Шуннан Хәким тагын бер серне ачты:
— Ни пычагыма бөтен таякны да эзлисең, җитмәсә түбәдән алып төшәсең? Кесәңдә өч-дүрт запас таяк тот. Җитми икән, кесәңнән чыгар да өстә. Вакыт янга кала.
Минем күзем шар булды. Тора-бара мин тугандаш күршеләремнең бер сүздә булуын, көтүченең кайсы якка киткәнен әйтеп, тиз генә малайларны яшеренгән урыннан дәшеп чыгаруларын белдем. Бу намуслы уен түгел иде әлбәттә. Икенче яктан, йә мин Ринатка, йә ул миңа күз ишарәсен ясаган булсак кына да, мин теге көнне төн уртасына хәтле чебеш булып тары чүпләр идеммени?
«Унике таяк» уены миңа нихәтле генә кыен ашатмасын — мин хәзер дә аны яратып исемә төшерәм: ул мине ачуымны эчемә йотып булса да түзәргә өйрәтте, сабыр булырга өйрәтте. Шуңа күрә рәхмәт яусын сиңа, «унике таягым!»
Кушаматларның малай чакта беркемне дә кимсетми калганы юк. Мин болай да хисчел, юкка-барга да кызарынам. Әгәр үземнең гарьләнүемне кеше алдымда тойсам, минем баш бетте инде, һич кенә дә тынычлана алмыйм. Әгәр инде, бәхетсезлегемә каршы, үземдәге кимсенү хисен бүтәннәрнең сизенүләрен дә тоеп калсам һәм алар миңа карап торсалар, минем битемә генә түгел, җаныма да ут кабына, күземнән яшьләр атылып чыга һәм мин, ул яшьләрне күрсәтмәс өчен, беләгем белән күземне каплыйм. Миңа кайсыдыр җиңел кулдан «Чебеш» дигән кушаматны таккач та, мин кая барып сугылырга белмичә йөрдем. Өстәвенә бу исемне сукыр стенабызга язып миңа мәңгегә тамгалап куйдылар.
Безнең бер стенаны иңләп алырдай мичебез арты белән коридорга чыга. Аның әүвәл вакытта шикәрдәй ап-ак чынаяклы плитәләре, бормалап- бормалап алтынланган читләре белән ярым-караңгы коридорыбызны бизәп торганын хәтерлим әле мин. Көннәрдән бер көнне управдом килеп: «Бу ни эш! Хәзер байлар заманы түгел бит инде, бу көзге стенадан каранып йөрергә! Удар бишьеллык хәзер!» — дип шаулады, шаулады да, безгә менә дигән
2. «К. У.» № 8 советский голландка салдырырга вәгъдә итеп, әлеге чынаяк плитәләрне сүттереп алды. Управдом бу йортта яшәгән әүвәлге байны сүгә-сүгә бик каты шаулаган булса да, плитәләрне атлы арбага төяттергәндә:
— Чатный күрмәсен! Кырыйлары кителмәсен! Тырналмасын! — дип, олаучы янында биеп кенә йөрде, хәтта газета төпләменнән битләрен ерта-ерта плитәләр
33
арасына кыстыргалады. Ап-ак керәч плитәләр дә төялеп китте, советский голландка да салынмады, коридорга балчык артын күрсәтеп, өебездә кибән хәтле урыс миче утырып торды. Менә шул балчыклы сукыр стенабыз язу тактасына әйләнде. Нәрсә генә язып бетерми иде анда малай-шалай. Ә бер көнне анда: «Таһир-чебеш» дип уеп-уеп язылган минем кушаматым да пәйда булды, өстәвенә өч бармаклы, кечкенә томшыклы, төртке күзле рәсемем дә пәйда булды. Мин аларга тырнакларым белән ташландым, калай кисәге белән кырып карадым, ләкин тирән уелган келәймәмне бетерә алмадым һәм тыела алмый еладым. Ахырда, Шәмсенур апам:
— Кайсы нәҗесе баланы хурлаган. Ну тотсаммы, кулын тапап-тапап бетерәм! — дип, әлеге сурәтләрне юеш ком белән ышкыды. Сурәтләр бетте бетүен, әмма кушаматым ябышып калды. Бары Нурия, Ринат кебек дусларым гына мина үз исемем белән дәшәләр иде. Хәер, подвал малайлары чирәмгә чакырган чагында мине бер дә хурламыйлар, йомшак кына итеп үз исемем белән дәшәләр иде. Аларнын гаилә башы Нурулла абзый үз аты белән электр станциясендә эшли, электр үткәргеч өчен урамнарга дегетле баганалар ташый, ә төптән чергән искеләрен станциягә тапшыра, утынга мохтаҗ кешеләргә дә алып кайткалый. Ләкин ул иске баганалар кыйммәт йөри, чөнки алар бик коры утын, хәтта кибеп яргаланып беткән булалар иде.
Алар атларын сугыш хезмәтенә алынганчы әлеге ике якка ачылмалы лапас түрендә тоттылар. Мона да кушып, тагын Хәят апа ишле гаилә өчен кәҗә дә асрады. Атка фураж да кайткалый, җәйлектә печән дә хәзерләнә, кәҗәләре дә көтүгә йөри. Кәҗәне без кичке шәфәкъ вакытында, мәзәк өчен генә булса да, каршы чыгып алабыз. Тамагы туеп кайтса да, кәҗә алдыннан яшел чирәмнен кайчан артып калганы бар. Шунлыктан без, куллары кычытып торган малайлар, ана дип чирәм йолыккалыйбыз, хәтта болын чирәмен эзләп бик еракка китәбез, Ботан бакчасы каршына хәтле барып җитәбез. Әле ул вакытта, хәтеремдә калганча, Казгрэсснын зәһәрле сары сулары Кабан күленә агызылмый, яр буйларын пычратмый, шуна күрә яр буеннан башланып киткән тигез яланлык зөбәрҗәт кебек балкып тора, су төбе кызыл балчык булып, халык коенган чагында бераз болганып китсә дә, сәламәтлек өчен зыянсыз ару-чиста иде.
Хәят апа: «Морожныйга, кинога ярап куяр әле», — дип көмеш ун тиенлекләр белән күзләребезне кыздыргаласа да, без ул ерак болынга анын өчен генә бармыйбыз. Без анда, бер-ике капчык үлән йолкыганнан сон, чәчкәле чирәм арасында рәхәтләнеп уйныйбыз, котырынып-котырынып бата-чума су да керәбез. Күнелләребез биниһая рәхәтлек эчендә хушлана. Ә теге көмеш ун тиенлекләр Хәят апанын үз малайларыннан да артмый. Гаиләләре бик ишле кәҗәләрен, атларын кушып санаганда ун башка җитә яза иде бугай.
Минем судан курыкмаска өйрәнүем кызык кына булды. Башта мин камыш бәйләмнәре өстенә ятып кул-аягымны хәрәкәтләндерергә өйрәндем. Камышны без Иске бистә арасындагы күлләрдән алып кайта идек. Алып кайтасын да баш-башын тигез итеп кисәсен, ике кисәккә бүлеп бау белән бәйлисен. Ике бәйләм арасындагы аркылы җепләргә аркан белән дә, түшен белән дә ятарга була. Сузылып ят та аягынны типкәлә, суны алдан этәргә тырыш, кулларын белән суны алдан ерып бар.
Шушындый күнекмәләргә өйрәнгәннән сон без бер-ике адымга булса да читкә дә киткәләдек, ләкин, кул-аякны йөртергә кирәк икәнен һәрвакыт онытып, куркуыбыздан онытып булса кирәк, бик тиз су төбенә төшә башлыйбыз һәм батмас өчен шундук чытырдап камышка ябышабыз. Камыш безнен пристань, безнен коткаручыбыз. Шулай да бу пристаньнан, үзебез дә абайламыйча, һаман саен ерагая барабыз, бер-ике адымга, аннары ике- өч адымга, этләрчә хәрәкәтләнеп китәбез дә, ашыга-ашыга камыш янына кайтып ял итәбез.
Берсендә шулай ераграк китеп әйләнеп карасам, пристанем юк, мин куркудан җай гына хәрәкәтләнергә кирәк икәнен дә онытып, кулларым белән суны шап-шоп кыйнарга тотындым, ә аягым, баскан кешенеке шикелле, төпкә төшеп бара. Чәчрәгән су борыныма керә, күземне каплый, бер мәртәбә голт итеп йотып та җибәрдем. Шунда кемнендер ярдан кычкырганын ишеттем:
— Каушама! Тыныч кына йөз!
Мин камыш тирәсендә йөзүләремне исемә төшереп су коенудан туктадым, аягым белән арлы-бирле тибенергә тотындым, алар шундук өскә күтәрелделәр. Инде кулым да суны артка көри башлагач, күл мине күтәреп алгандай булды, йомшак кына тирбәтеп куйды. Мин авызымдагы суны төкерә-төкерә ярга таба йөзеп киттем. Алда берәүнен симез ак иннәрендә калай күгәреге кебек сипкелләре, аннары янып торган җирән башы чагылып китте. Көч-хәлгә яр буена чыгып җиттем дә, аяк астында яткан трусигымны алып, исерек кеше шикелле бераз чайкалып тордым, аннары трусигымны кулыма тоткан килеш кенә өйгә элдерттем. Утынлык түбәсенә мендем дә, теге трусикны киеп алганнан сон, ут кебек кызган такталар өстенә сузылып яттым...
Исәнме, Зөһрә-күл! Синен белән менә шулай чын малайларча күренүем, синен белән татулыгым мәнгелеккә булсын инде. Син мине бу юлы батырмадын бит. Рәхмәт сина яшькелт-зәнгәр күзле, матур муенына аллы- гөлле мәрҗәннәр тезмәсен киеп куйган күлем! Мин хәзер сабый бала чак уеннарыннан акрынлап аерыла барам. Алардан аерылам, ә сина, менә бит, үзен дә күреп торасын — якыная барам. Мин хәзер моннан сон синеке! Тик син мине, артык иркәләмәсән дә, бик үк рәнҗетмә инде, балаларча шукланган чакларымда мина ачуланма, яме?!
Мин янә кулымны каш өстемә куеп ерак су буйларын күземнән үткәрәм. Әллә кайлардагы кызыл кирпечле миләш тәлгәшләре, кыя кебек басып торган Шамский больницасы, агачларга күмелеп утырган эреле-ваклы агач йортлар, янә бөдрә урманлы Ботан бакчасы, янә дугасыннан туннеле күренеп торган чуен юл дамбасы — һәммәсе, һәммәсе зәнгәр томан эчендә селкенгәлиләр. Мин үзем дә аръяк малайларына, мөгаен, селкенеп күренәмдер, юк, күлнен зәнгәр ефәкле рәшәсеннән генә түгел. Мин чынлап та, аякларымны авыштыргалап, башымны як-якка кынгырайткалап, ерак- еракларга карап торам, терекөмеш йөгерткәндәй ялтыраган су өстеннән кара төртке эзлим. Ул төрткенен мина таба якыннан зураюын телим мин. Ләкин ул төртке зураймый, хәтта югалып кала, байтак вакыттан сон гына ялтыравык су өстенә калкып чыккандай була.
Йортыбызнын аскы кирпеч катында бездән шактый олы бер малайлары булган рус гаиләсе яши. Вованын, әле мин әйткән малайнын, әтисе эре-эре шадралар белән чокырланган бик зур түгәрәк битле, такыр башлы, ләкин кысыграк күзле бер кеше булып, нәкъ менә шул нурлы кыска күзләре аркасында микән, гел елмаеп тора сыман иде ул. Бу урыс безгә буржуйнын нинди булуын өйрәтте. Ишелеп торган корсагын алга бүселдереп, «Менә шундый булалар алар буржуйлар», — диде. Һәм очрашкан саен ул бездән: «Буржуйлар нинди була, ягез әле күрсәтегез?» — дип сорый. Һәм без булмаган эчләребезне көчәнеп киерә-киерә алга чыгарып күрсәткәч: «Юк, сез әлегә вак буржуйлар», — дип, кысык күзләренә хәтле генә түгел, хәтта шадраларына хәтле елмаеп шаркылдап көлеп җибәрә торган иде.
Менә шундый карсак буйлы юан абыйнын малае бик нечкә билле, төз гәүдәле булуына без гаҗәпләнә идек. Вова подвал Кәрименнән чистарак һәм бик пөхтә
киенеп йөри. Шикәр кебек ак күлмәк, пычактай кырлы итеп үтүкләнгән чалбар киеп чыкканын күрсәк, без аны олы кеше сымак күз алдына китереп, ана хөрмәт белән карап куя идек.
Вованын безне көймәгә утыртып су буеннан әйләндереп йөрткәне бар. Бу безнен өчен шатлык кына булмыйча, зур бәйрәм булды. Шуна күрә Вованы күрдек исә, анын тирәсендә тулганабыз, ана малайларча нинди дә булса якшылык эшләргә тырышабыз.
Бүген Вова иртә белән үк көймәне яр буена чыгарып, безгә сакларга кушып, йөгерә-йөгерә яр башына менеп китте. Ул югалып торган арада мин, ишкәкне ике кулым белән тотып, ишеп карадым. Ишкәк калагын күтәргәндә тамчылар тама, күнелле генә итеп ишкәк тимере шыгырдап ала. Ләкин бу рәхәтлек озакка сузылмый. Вова иптәшләре белән көймә янына йөгереп төшә. Яннарында чыпчык кебек чыркылдашкан ике кыз да бар. Мин һаман, көймә борынындагы чылбырны тотып, мине дә утыртасыларына өметләнеп торам әле. Ләкин Вова, иптәшләрен көймәгә урнаштырганнан сон: «Сине сонынтынрак», — дип, кулы белән җилкәмә йомшак кына орышып, көймәне борыныннан этә дә үзе дә ана сикереп менә. Шулай көймә борынына баскан килеш, мина тагын әйләнеп карый:
— Без озак тормабыз, яме? — ди. Мин, бердән ташланып:
— Эһе, — дип башымны кочып куям. «Озак тормабыз» дигәннәренә дә менә ике-өч сәгать үтте инде. Кояш аргы яктан чыгып күл өстенә күчте, ул күлне бик озын текә нурлары белән коендыра, талларны, шул исәптән мине дә пешерә. Минем арык инбашларым, бигрәк борын сыртым ут кебек кызды. Мин вак дулкыннар чайкалып торган ташка бастым да учым белән битемә, ачыткан җилкәләремә су бөркедем. Аннары, якты су өстендә күчеп йөргән ноктаны тагын бер кат күземнән үткәреп, Вовага моннан сон әйләнеп тә карамаска булып, алабута һәм кычыткан арасындагы сукмактан йөгерә-атлый өскә менеп киттем.
Малайлар үпкәсе иртәнге чык кебек кенә ул, бик тиз онытыла. Без Ринат белән кичкә кырынлап су станциясенә киттек. Су станциясе Кабаннын ин биек көнбатыш ярына салынган. Яр башында ул бик зур пристань кебек түбәсенен кыл уртасында озын колгага эленгән флагын җилфердәтеп тора. Пристань дигәнебез үзе дә исәпсез күп кырлы баганалар, тоташ тәрәзәләр белән бик хикмәтле итеп корылган, анардан түбәнгә таба ике-өч җирдән сыгылмалы баскыч төшә, баскычнын сынган бер җирендә тирә-юнь манзараны күзәтеп ял итеп алу өчен озын эскәмияле кин мәйданчыклары бар. Баскыч түбәнгә төшеп җиткәннән сон су өстенә ындыр табагыдай җәелгән галәмәт зур басмага килеп тоташа. Басманын бөтен ягын көймәләр сырып алган. Арада ниндиләре генә юк. Койрыклы-койрыксызлар, эчләре бик тирән һәм сайрак булганнары, очлы һәм тупыйграк борынлылары, күп ишкәкледән алып сынар ишкәкле булганнары, аннары бер урынлы һәм ике урынлы байдаркалар — кыскасы, бу көймәләрне санап бетерерлек түгел, аларнын күбесе чылбырланып су өстендә чайкалып тора, ә берише басмага менгезеп капландырып куелган иде.
Станциядә бәйрәмнәр үткәрелә. Андый вакытта җепләр белән төрле төстәге әләмнәр элеп куела, алар гүяки оркестр уйнаган көйгә һавада биешеп торалар. Боларнын да өстенә кичен станция ут дөньясына күмелә,
җил тегермәннәре кебек, чытыр-чытыр килеп утлы канатлар әйләнә, һавага яп-якты койрыклы ракеталар очырыла, аларнын аллы-гөлле чаткылы көлтәләре чыж да чыж килеп карангы күлнен уртасына ук төшеп сүнәләр иде.
Без Ринат белән әнә шул станциягә су буйлатып кына килеп җиттек. Әлбәттә, без кем дип, күкрәкләрне киереп кенә баскычтан төшә алмыйбыз, безнен кесәдә тишек бер тиен дә юк. Станция ихатасына керсәк тә әле без ыштан балакларыбызны сызганып су эченнән керергә тиеш, чөнки станциянен тау башыннан ике яклатып төшкән коймасы әрсезләнеп су читенә үк килеп терәлә.
Без, челәннәр кебек атлап, өзелеп калган койма башын әйләнеп уздык та яр читендәге яртылаш су белән тулган көймәгә кереп калай банкылар белән анын көне буе кояшта ятып җылынган суын бушатырга керештек. Яныбызга шундук башына фуражка кигән сыек тузма сакаллы урыс абзый килеп җитте:
— Пацаны, эта лодка дырявая, вон ту надо, ягъни: малайлар, бу көймә тишек бит, әнә тегесен бушатырга кирәк, — диде һәм, озын чабулы күлмәгенен чуклы бил бавы очларын селкетә-селкетә, безне басма түрендәге бер көймәгә алып китте.
Без көймәнен аяк асты такталарын алып куйдык та саркып кергән суны ашыга- ашыга түгә башладык.
— Шипко не надо, устанете, — диде урыс абзый һәм янтыгын кашып куйды. Шулай да без бу көймәнен суын бик тиз түгеп бетердек.
Урыс абзый, — ана «дядя Андрей» дип дәшәләр иде бүтән малайлар, — тагын яныбызга килеп җитте:
— А теперь вон ту, — диде, ике ишкәкле көймәгә күрсәтте.
«Ту» икән «ту». Без анысынын да суын бушатырга керештек. Ләкин «ту» лар бетмәде, өстәлә торды. Дядя Андрей хәзер инде бездән ишкәкләре өч парлы булган көймәләрнен суларын бушаттыра башлады. Без инде хәзер бик ашкынып түкмибез, берәр банканы чупылдатып көймә кырыена түгәбез дә хәл алып ял итеп торабыз, тагын чумырып алып түгәбез дә тагын ял итәбез. Беләкләребезнен тәмам көче бетте инде. Бер мәртәбәсендә мин суы-ние белән банкамны төшереп җибәрдем, ярый әле суы яртылаш кына иде, чулт итте дә калкып чыкты, мин тиз генә аны тартып алдым.
Ринат та килгән юлыбызга таба башын еш кына борып карап куя. Аннары кояш баер вакыт җиткәч, яр буе күләгәләре күлнен уртасына ук сузылып кергән, аргы як йортларынын тәрәзәләре бакырдай кызарып яналар иде.
— Устали, но теперь домой, — диде Андрей дәдә. — Утром приедете што-ли? — дип көлемсерәп сорап куйды.
Ринат дәшмәде. Мин янә:
— Эһе, придем, — дип башымны кагып куйдым.
Икенче көнне дә без төш җитә язганчы көймәләрдән су бушаттык. Шуннан Андрей дәдә безгә эче юешләнеп торган бер көймә бирде, бер пар ишкәк тоттырды.
— Только далеко не отходить! — дип кисәтте.
Без теләсәк тә ерак китә алмыйбыз, чөнки ишүебезнен рәте-чираты юк, аннары басма тирәли йөри генә башлыйбыз — көймәбезгә су тула, туктап аны күгәргән калай банка белән бушатырга керешә идек.
Тиздән Андрей дәдә, янтыгын кашып торган кулын безгә изәп, басмага кайтырга кушты. Инде без чыгып җиткәч:
Сенлесе белән
— Хватит на сегодня, — дип көймәне чылбыры белән басма читендәге калын тимер алкаларга бәйләп куйды. Аннары килеп шулай әйбәт кенә эшләп йөрсәгез, әнә теге көймәне бирермен диде. Без әйләнеп карадык. Көймәнен эче коп-коры, җитмәсә үзе бик сылу, матур иде. Без сөенә-сөенә башыбызны кактык, киләбез дидек.
Һәм чынлап та килә торган идек, тырышып су түгә торган идек. Без Андрей дәдә белән тәмам дуслашып киттек, ул безгә хәзер тәмам ышанып карый, көймәләрнен төрлесен бирә, алай түгел, менә болай кирәк дип, ишеп күрсәтә иде. Чынлап та без ишә белмибез, йә ишкәк калагын суга кирәгеннән артык батырабыз — ул чагында ишкәкне каерып көчәнеп ишәргә туры килә: йә ишкәк калагын су өстеннән тайдырып җибәрәбез дә Ринат белән икебез берьюлы алагаемга чайкалып китәбез, дөбердәшеп егылабыз. Ә Андрей дәдә ишкәкләрне суга артык чумырмаска, сай гына батырып-батырып алырга куша. Аннары ул ишкәкләрне кире табан кайтарганда су өстеннән сөйрәтмәскә кирәк, чөнки алай итсән, көченне бушка сарыф итәсен, хутын кими, ди.
Менә без көймә борыны белән су өстен сызгалап ишкәк ишеп йөрибез. Әле ишәргә өйрәнеп җитү өчен күп эш кирәк. Шулай да ян-якта су уймакланып кала, ул уймаклар шаян гына әйләнгәлиләр дә су төбенә төшеп качалар кебек. Көймә борыныннан, һавада почмакланып очкан торналар кебек, унга да, сулга да дулкыннар тәгәри. Алар яр буена барып җитеп чайкалалар, су читендәге яшел кыякларны башларыннан сыйпагандай итәләр, безгә таба бил яздырып карап торган кер чайкаучы апаларнын матур балтырларын иркәләп кытыклап алалар. Безгә кызыгып кәкре аяклы малайлар, тычкан койрыгыдай гына толымлы кызчыклар карап кала. Чү! Алар арасында кулын кашына куйган, башын кынгырайтып, нечкә сыйракларын авыштырып карап торган мин үзем дә бар түгелме сон? Юк инде ул чыдый малай, юк! Ул малай хәзер ишкәк итә, көймәне майлап куйгандай су өстеннән шудыртып бара һәм анын йөрәге шатлыктан дөп- дөп итеп кага, ана чиксез рәхәт, чөнки ана тик үзе генә ашкынып алга бара, ә ярдагы җанлы-җансыз нәрсәләрнен һәммәсе дә баш иеп калгандай тоела иде.
Безнен әти-әниләребез артык карун түгел, морожныйга да, кинога да тиеннәрне биреп торалар. Ләкин кайсы малайнын киноны атнасына бер генә түгел, ә ике мәртәбә карыйсы килми, кайсы тәмле тамакнын атнасына бер генә морожный түгел, ә җиләк изгән ике тәгәрмәч алсу морожный ашыйсы килми икән?! Шуна күрә безгә акчаны тегесенә-монысына да үзебезгә табыштырырга туры килә. Без иске-москы чүпрәкләр дә, чүп-чар түгелә торган җирләрдән сөяк-санаклар да җыеп тапшырабыз. Шешәләрен дә калдырмыйбыз. Хәтта шундый хәйләкәрлеккә барып җиттек, шешә башлары китек булса, кызгылт сургучны шырпы белән эретеп тамыза- тамыза аларны нинди тәҗрибәле сатучылар да сизә алмаслык итеп ямап куя идек. Инде сатучы апайлар: «Балалардан алмыйбыз» — дип шешәбез- ниебез белән кибеттән бордырып чыгарсалар да без аптырамыйбыз, ишек төбендә берәр өлкән кешене шешә тапшырырга күндерәбез, әгәр ул кеше күнмәсә: «Әбиемә даруга кирәк иде бит, теге-бу», — дип асфальт тротуарга яшь тамчыларын да тамызабыз һәм безнен хәлебезгә керәләр, шешәләрне тапшырып бирәләр иде. Көймәдә йөзү хокукын да без, әниләребезнен тиеннәренә түгел, ә үзебезнен ябык беләк көчләребез белән яулап алдык.
Шуна күрә күл өстен гизеп йөрү безгә икеләтә рәхәт һәм ләззәтлерәк иде.
Беренче елларны без су станциясенә әле кунак кына булып килеп йөрсәк, сонга таба инде без анын хуҗасына әйләндек. Башта без Ринат белән бер пар ишкәкле көймәнен утыргычында инне ингә куеп ишсәк, аннары без ике пар ишкәкле көймәдә һәрберебез аерым итеп йөри башладык. Ләкин монда ишкәкләрне икен бергә йөртеп ишү кирәк, берен суны каерганда, икенчен әле җилпенергә генә торсан, көймә йөрешенен ритмы бозыла, кызулыгы кими. Без ишкәкләрне бер үк вакытта йөртеп, парлап ишәргә өйрәндек һәм безнен көймәбез су өстеннән талпынып-талпынып алга оча иде.
Күп тә үтмәде, без аерым көймәләрдә бер-беребез белән узыша башладык. Андый
вакытта ишкәк тимерләре тагы да тырышып җырлый, тавышлары аргы якларда ук ишетелгәндәй була. Көймә үзенен борыны белән алга таба сикереп куйгандай итә, үзебез утыргычтан төшеп калып, көймәләребез исә әллә кайларга — Ерак Кабан ярларына ук барып кадалыр сыман тоела иде.
Ләкин көймә хикәя генә булса, анын матур тылсымлы шигыре байдарка икән. Байдарканын хасиятен кайберәүләр белеп бетермидер әле. Анын бу хасияте ике башы да очлы борынлы итеп, уртасында утырыр өчен оялы итеп ясалуында гына түгел. Анын хикмәте, беренчедән, ике малай да күтәреп китә алырлык җинеллегендә булса, икенчедән, бу хикмәт анын пар калаклы ишкәгендә. Терсәк көчләренне кызганмасан, әнә шул ике як очлары да калаклы булган ишкәген белән шундый җилдерәсен ки, баш очында очкан акчарлак та сине куып җитмәве мөмкин. Әле алай гына да түгел. Ишкәген белән тормоз биреп, каегынны мизгел эчендә туктата аласын, бер урында бөтерчек кебек бөтерелдерә аласын. Аннары байдарка белән тагын бер трюк ясарга мөмкин. Ишкәнче анын түгәрәк оясына кереп утырганнан сон, тезенне дә, бил тирәләрен дә су чәчрәмәслек итеп махсус клеенкасы белән каплап куясын. Без юешләнеп утырсак утырырбыз, клеенканы япмыйбыз, чөнки ул билебезне тынгысызлап тора, ишәргә комачаулый кебек иде. Әнә теге трюк дигән нәрсәне эшлисе килгәндә каплавыч белән як-ягыбызны яба идек әлбәттә. Ябабыз да каекны әле бер, әле икенче якка чайкалдырабыз. Бу хәрәкәт кызуланганнан кызулана бара һәм бервакыт каен нык кына авышкан чагында без аны кинәттән капландырып башыбыз белән суга чумабыз да икенче яктан көпчәк кебек әйләнеп тә чыгабыз. Бу шундый тиз эшләнә, кайвакыт башыбыз чыланырга да өлгерми, утырган оябызга да су керми кала.
Без байдарка белән су коенырга да яратабыз. Күлнен тоташ чуклы яшькелт үләннәре үсми торган кап-кара җирләрен сайлыйбыз. Андый җирләрнен тирән чонгыллы икәнен, төпләреннән бозлы чишмәләр тибеп торганын, димәк ки анда су керү тиеш түгеллеген без соныннан гына белдек. Ләкин безне андый урыннарнын саф суы кызыктыра иде. Үткән эшкә салават дигәндәй, бала чакта аны-моны уйлап тормауларын без хәзер онытыйк инде. Әйе, без байдарканын очына менеп бастык бит әле. Менә без кулларыбызны күтәреп учны учка кушабыз да кинәт аякларыбыз белән этенеп пелт итеп суга чумабыз. Табаннарыбыз белән этенгәләп су астыннан күпмедер барганнан сон дельфиннардай калкынып чыгабыз һәм шундук әйләнеп карыйбыз: байдарка да аяк белән бер кат этелгәннән сон су өстеннән шуып баруын дәвам итә. Без аны куа китәбез. Корсакларыбыз белән шуышып өстенә менгәннән сон тагын һәм тагын чумабыз.
Бервакыт байдаркабыз, кырынаеп китепме, су чумырып ала. Ана кереп утыру файдасыз хәзер, менсән акрын-акрын төпкә инә бара. Шулай да ояга басып торасын. Су башта биленә җитә, аннары иннәренне, ахырда башынны да күмә. Шунда гына пошкыра-пошкыра судан атылып чыгасын, башынны чайкап, чәчендәге, битендәге суны селкеп төшерәсен һәм су тулы байдарканы этә-төртә ярга таба йөзеп китәсен. Яр буенда байдарканы капландырып суын агызуы берни тормый. Су шаулап агып беткәннән сон байдаркан күл гизәргә янадан әзер. Кереп утырасын да ишкәк очын белән су төбеннән җинелчә генә этеп, бер кат җылынып алыр өчен, акчарлаклар белән узышырга китәсен.
Көймә безне тулы бер дөньяга алып чыкты. Элек мин Кабан тирәсен тирбәлеп торган зәнгәр рәшә аша гына карасам, хәзер инде яр буйларын җентекләп күзәттем.
Аргы яклар гына түгел, үзебезнен як та матур икән ләбаса. Кабан почмагына сыенган электр станциясеннән өрәнгеләр үсеп утырган озын гына бакча сузылып китә. Анын артында Комсомол урамынын ин беренче йорты — әле утызынчы елларда гына салынган бик зур таш пулат. Анын сул ягында, бер-берсенә охшатмаска тырышып салынган икешәр, хәтта өчәр катлы агач өйләр. Алар артында, Каюм Насыйри урамында яшел түбәле ап-ак мәчет. Әнә, ана таба, өйлә намазына, кайсы аксак, кайсы бөкрерәк гәүдәле калтыравык картлар агыла.
Су станциясен мин сезгә әйттем инде. Ул текә ярыбызнын да ин биек ноктасына уенчыктай утыртып куелган. Колгасындагы флагы ин эссе көнне дә күлнен дымлы һавалы агымыннан селкенеп куя, яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Анда чынлап та яшь-җилкенчәк тавышы. Бигрәк тә минем колакка Андрей дәдә җитәкчелегендә эшләгән малайлар чыр- чуы, калай банкалар белән көймә төбен кыра-кыра су бушатулары аерым ачык булып ишетелә. Күп тә үтми, алар да күл өстенә үз сукмакларын салырлар.
Су станциясеннән сон тау аз гына сөзәкләнеп киткән кебек була. Анда, шул сөзәклек буйлата бик күп озынча тәрәзәле ике катлы ак бина җәелеп утыра. Бу кайчандыр Каюм Насыйри балалар укытып йөргән Духовная семинария. Безнен заманда анда технология техникумы урнашкан иде бугай, безнен квартирыбызга каршы тар гына озын бүлмәдә квартирант булып яшәүче Якуп абый да шул техникумда укып йөри иде. Галстук та бәйләп йөргәч, ул безгә, ул чорда, хәзерге академиклардан бер дә ким булмаган бик мәхәббәтле кешедәй күренә. Без анын берәр китап-мазарны, беләзеген аз гына бөгә төшеп, йомшак кына тотуына, шул ук вакытта аксылрак чәчле башын бик туры тотып йөрүенә кызыгабыз, үзебез шулай йөреп карарга тырышсак та, һич тә аны килештерә алмый идек. Без аны яратабыз, ул үзе дә бик бала җанлы булып, Сафиян урамынын юл белән ике арадагы чирәмлегенә кырын ятып, безгә ничәнче кат инде «Ак бүре»не сөйли, ләкин һәрвакыт үзгәртеп сөйли, һәм без, чык төшеп, юешләнеп беткәнчегә кадәр аны йотлыгып тынлыйбыз.
Анын өлкәннәрне җыеп та ниндидер китап укулары сизелгәли. Ләкин бу безнен өчен яшерен сер булып кала. Колагыбызга ниндидер Галимҗан, ниндидер Ибраһимов дигән исемнәр генә чалынгалый иде.
Ярый, мин үзебезнен ярга күз салгалап күл өстен айкап йөрим бит әле. Менә тау түбәнәя бара, анда Күл буе мәдрәсәсе, аннан ике катлы агач йортлар тезелеп китә дә кинәт кенә үр башланып, якты тәрәзәле дүрт катлы мәктәбебез калкынып күренә. Ә анын да күршесендә — безнен йортыбыз, безнен балачак бишегебез. Ләкин без бу сабый чак бишегеннән үз аякларыбыз белән төшеп җир өстенә тып итеп бастык инде. Ул гына да түгел, зур күлләрне гизеп йөрибез инде. Баш очымда рәхимле кояш, тирә-ягымда минем яраткан яр буйларым. Ләкин нәрсәдер җитми. Ни өчендер, кем беләндер шатлыгымны уртаклашасым килә. Әнә ул балкон тәрәзәсеннән карап тора түгелме сон? Ул мине күрми шул. Мин көймәмне тирәкләр арасына юнәлдереп тиз генә яр буена чыгам да чылбырны борын асты юешләнгән кәтүк хәтле генә бер малайга тоттырам.
— Хәзер төшәм, аннары сине дә йөртермен, яме? — дим.
Малай, ризалыгын анлатып, башын кагып куя.
Мин артымнан тузан туздырып тау башына йөгерәм.
Бер-ике минуттан инде Нурия сакланып кына көймәгә уза. Мин чылбырны ычкындырасы килмәгән малайнын учларын йомшак кына ачам да көймәне этеп җибәреп үзем дә җәһәт кенә эчкә карап утырам, ишкәккә тотынам. Көймәне борып, гайрәтле генә итеп Ерак Кабан ягына китеп барганда әлеге кәтүк малайнын еламсыраган йөзен күрәм.
— Без хәзер әйләнеп кайтабыз! Аннары сине йөртәм, ярыймы?! — дип кычкырам мин ана.
Малай тагын башын ия, беләге белән юеш борынын сыпырып ала. Аягын авыштыргалап, бездән күзен алмый карап кала. Менә ул кулын кашы өстенә куя да шул хәлендә башта бер карамчыкка, аннары ноктага әйләнә. Калды минем сабый чагым яр буеннан карап...
Су өсте балкыймы, әллә Нуриянен күзләреме? Ул кечкенә толымлы, күперебрәк торган, ләкин әле тарак эзләре дә язылып бетмәгән кучкыл чәчле башын әле бер якка, әле икенче якка борып йөртә, зур конгырт күзләре белән яр буйларын йотардай булып карый, туктаусыз елмая. Елмайган чагында анын тип-тигез энҗе тешләре кояшта чагылып-чагылып китәләр. Ул сөенеченнән нишләргә белми, әле көймә кырыенда
шупырдаган суны кушучлап алып, түгәрәк көзгесеннән карагандай, ана текәлеп карап тора, һәм суда уйнаган кояш шәүләләре анын кара тутлы шома битләрен яктыртып җибәрәләр. Ул да түгел, Нурия тагын көймә кырыеннан кулын көрәтеп су чәчрәтә. Су тамчылары һавада салават күпере төсләрен чагылдырып шыбыр-шыбыр коелалар, ә кайбер тамчылары анын үз өстенә төшкәч ул:
— Ай-й-й! — дип кычкырып җибәрә һәм әнисенекедәй ябык җилкәсен җыерып бөрешкәндәй итә. Ул да булмый, Нурия кулларын аз гына күпертмәле тез башларына куеп, үзалдына карап уйга кала. Шундук минем күзем анын инде җиткән кызларныкы кебек матурая башлаган карасу аякларына, билләнеп торган табаннарына төшә. Бу аякларнын тырнакларына хәтле мина алсу нәфис булып күренә. Ә бит кайчан гына әле...
Әйе, узган көзне, болытлап торган сүрәнрәк бер көнне, Мәрьям апа аны җылы гына киендереп, аякларын балалар одеялы белән дә төреп, Нариман урамындагы больницага алып китте — анда балалар поликлиникасы бар иде. Күрше ишегалдындагы Каюм карттан алып торган арбанын тәгәрмәчләре юлнын йомры ташларында сикереп куйган саен, Нурия сай әрҗә кырыена чытырдап ябыша, ә кайвакыт кычкырып та җибәргәли. Менә юл ташлары юешләнеп ялтырый башладылар — вак кына янгыр сибәләргә кереште.
Мәрьям апа кызын докторлар янына күтәреп кереп киткәч, мин арбаны саклый калдым. Янгыр инде шактый гөжелди башлады. Мин капканын дуга сымаграк түбәсе астында сыенып торсам да, анда да калай ертыкларыннан янгыр үтә, салкын тамчылар яка эчемә тамып муенымны кадап-кадап алалар иде. Бервакыт калтыранып торган чагымда бер узгынчы хатын — нишләп монда торасын, бар эчкә кер, — дип, үземне орышып та алды.
Ләкин мина арба янында торырга кушылган, шуна күрә, тешем-тешкә тимичә дерелдәсәм дә, мин аны саклап торам. Ул арба безнен утын сарайлары артында бакча тоткан Каюм картныкы, югалса велосипед көпчәгедәй биек тәгәрмәчле арбаны Мәрьям апа каян алып түләсен?
Ул көнне Мәрьям апа, «баланы туңдырганга.» үзен тирги-тирги, икебезне дә арбага утыртып кайтты. Бер-беребезгә елышып кайтсак та мин юл буе җылына алмадым. Өйдә кайнар чәй эчкәч кенә мина җан керде. Инде Мәрьям апа «Ташкент күчтәнәче» дип кипкән кавын да чыгарып куйгач, күнелем бердәм күтәрелеп китте. Кибеп тә җитмәгән токмачтай телемнәрне мин күземне йомгалый-йомгалый ашадым.
Йомры таш өсләрендә арба сикерә. Тынып тора да тагын сикерергә тотына. Бер күтәрелә, бер төшә. Юк, көймәм чайкалып киткән икән. Ерактанрак моторлы көймә узды, безгә килеп җиткәнче дулкыннарынын хәле бетсә дә, алар көймәнен койрык-борынын сикертеп алдылар. Нурия чырыйлап кычкырып җибәрде, көймә читенә чытырдап ябышты. Аннары, юкка да курыкканлыгы өчен, бөтен күзләре һәм ак тешләре белән көлеп куйды. Мин салмак кына каерып ишәм. Мае кипкән ишкәк тимерләре монсу гына шыгырдыйлар.
Без инде күлнен тараебрак киткән җирләреннән йөзеп барабыз. Әнә биек морҗалы Вахитов заводы. Бирерәк атаклы Пләтән мунчасынын ихатасы. Ике уртада озын коймалы «Кызыл Шәрыкъ» заводы. Болар минем алдымда ни өчендер бер җепкә тезеләләр. Ни өчен түгел, ә тәгаене дә шулай бит. Берсендә кайнатылган йомырка сарысыдай сап-сары сабын белән, икенчесендә юынып сафланып чыгасын. Ә инде өченчесенен «Ситро» дип аталган әчкелтем җимеш суын эчеп тәмам хушланып китәсен. Ә бу таллар шул хәтле иелеп нишлиләр сон? Бетмәс-төкәнмәс яфраклары белән дә күлгә сузылгалап су эчәләр микәнни? Шулкадәр дә туймас булырлар икән.
Безнен икебезнен дә күзебез инкүләнеп киткән ун якта. Болар мәнге юеш җирләр. Өйләре дымланып каралып торсалар да, бакчаларына килешә бу дымлы һава. Әнә читән-рәшәткәләрдән кояш күзләре — кабак чәчәкләре чекрәеп карап тора. Әнә чия куаклары күпереп утыралар. Ул да түгел, борынга тәмле әнис, бераз төчерәк укроп исләре килеп бәрелә, яна өлгергән яшь кыяр исләре борынны кытыклап ала һәм без
Нурия белән төкрекләребезне йотып куябыз.
Менә без күпер астыннан чыгып барабыз. Өстә, күпер сайгакларын дөбердәтеп, атлы арбалар, сигналларын биреп җинел һәм йөк машиналары үтә. Ә аста бака үләннәре чолганган, әкәм-төкәмнәр һәм сөлекләр сырып алган күпер субайлары.
Менә бөдрә урманлы Ботан бакчасы да. Анда дөньянын төрле кошлары сайрый, җәнлекләре кычкыра, арада арслан патшанын үкереп куюы да ишетелеп киткәли кебек. Без карангырак туннель эченнән чыгып барабыз. Монда һәр аваз, хәтта су чупырдаган тавыш та үзенчә калтырап янгырый. Әгәр: «Нурия!» дип кычкырсан, туннель аны ике як күл өстенә пушка шикелле атып җибәргәндәй итәр иде. Юк, кызлар исемен гомумән кычкырып әйтергә ярамый. Аларга пышылдап кына дәшәргә кирәк. Әмма миннән пышылдап дәшү дә килми. Анын каравы мин хәзер ишкәк тота беләм. Ишкәк белән салмак кына селтәнеп, көймәне Ерак Кабаннын якты һәм үтә саф суы өстенә алып чыгам. Монда инде әнә шул саф, тонык судан, гел яшеллектән торган манзара ачыла. Еракта аксыл иген кырлары, тау түбәләрендә утырган авыллар күренә. Ә якында гына камышлар, җикәнбашлар шыбырдаша.
Без бер-ике сабак җикәнбашны суырып алдык та кире юлга чыктык. Көймә яхшырак йөрсен өчен гадәттә койрык ягына нәрсә белән булса да бастыра төшеп, яки кеше-мазар утыртып өч ягын, ягъни көймә борынын күтәртә төшәләр. Нурия бик авыр гәүдәле булмаса да, барыбер көймә борыны күтәрелә төшкән һәм без терекөмештәй су өстеннән шуып кына барабыз. Шунда кылт итеп башыма бер уй килә. Киләчәктә дә безнен тормыш көймәләребез шулай җай гына, матур гына йөзеп барсын иде. Ул чакта минем көймәмнен хутын җиңеләйтүче кем булыр икән? Шулай ук Нуриянен ишкәкчесе кем булыр икән?
Кабан күленен төбе күренми, карангы. Бу да минем өчен карангы иде. Еллар тәгәрәп ага тордылар. Европадан да, безнен Көнчыгыш чикләребездән дә, күнелләребезне алҗытып, янадан-яна хәбәрләр килде. Испаниядә республикачыларнын Франко фашистларына каршы көрәше безне батырлыкка өндәде. Без Испаниянен бер патриот малае турында кино карадык. Малай фашистлар корабленә килеп эләгә, кок ярдәмчесе булып эшләп йөри. Республикачыларны юк итәргә баручы, тешләрен ыржайткан акуладай була бу корабль, үзенен карынында снарядлар илтә. Әлеге малай түзеп торамы сон бу хәлгә, ул барлык совет малайлары күнеленнән эшләргә теләгән нәрсәне үти: снарядлар төялгән трюмга чиләк белән утлы күмер ташлый, үзе исә сикереп дингезгә чума, чын моряклар кебек ярга таба колачлап йөзеп китә.
Ә инде сугыш башланганнан сон төшә башлаган салкын төннәрнен берендә өебезгә кулын марля белән муенына аскан бер кеше килеп кергәч, аксылрак чырайлы, шулай ук шадралы бер кеше килеп кергәч, ни өчендер мин аны Мөфәхәр абыйга охшаттым. Анын кул бәйләүләре генә түгел, бөтен өсте-башы: яралылар госпитальдә кия торган соры халаты да, чәчләре, колаклары да керле һәм сөремле иде. Ләкин бу кеше Мөфәхәр абый түгел иде әлбәттә. Ул Шәмсенур апанын таныш авылдашы булып, күмер арасында кайткан. Менә авылга китешли, җиде төн уртасында безгә килеп кергән. Бу хәлгә мин бик аптырадым. Яралы булгач, ни өчен ул госпитальдә ятмый, качкын кебек, күмер һәм сөрем эчендә авылына кайтып бара? Аннары бер кат чистарынып кына чыгарга кергән кеше ни өчен икенче кичне дә бездә калмакчы? Ләкин Шәмсенур апа аны коры тотты:
— Энем, без солдат семьясы, безнен ирләребез фронтта. Бар, син килгән юлын белән кит инде, безне дә, авылыбызны да рисвай итмә, — диде. Шуннан яралы бу кеше югалды. Мөфәхәр абый исә бераз төшереп алып күкрәк төяргә, сабын куыкларын очырырга яратса да, намуслы кеше иде, ул сугыштан сыйрак сөяген чәрдәкләндереп кайтты, таякка таянып йөрде. Һәм хәзер дә ул таягы белән титаклап йөри, дөнья куя. Һәм һәрвакыттагыча аз-маз кәккән була, кулы белән түшен дә суккалый.
Шулай итеп, без сугыш алды елларын үткәрәбез. Ерак Көнчыгышта безне япон
самурайлары тынгысызлаган булса, Ленинград ягында илебезнен көчен ак финнар сынап карады. Әле без киләчәктә Гитлернын үзебезне нинди бәхетсезлекләргә дучар итәсен белмибез һәм ак финнарнын мәкер кылуларына шаккатабыз. Агач башындагы «күке»ләре белән азмы кырганнар алар безнен солдат абыйларыбызны. Алтын гәүһәр белән кызыктыруларын күр әле син аларнын. Кагындын исә, мина шартлый, сине көл итә. Без нәкъ шул ак фин сугышы чорында бер көтү малай һәм әти белән Чаткыга «Маннергейем сызыгы» дигән фильмны карарга бардык. Бу финнарнын бик камил сугыш техникасы, посып яшеренеп ята торган тимер-бетон корылмалары турындагы кино иде. Ну астан гына ут җибәреп яталар да сон ике койрыклы албастылар! Ә дотларына бик калын резин эшләпәләр кигезеп куйганнар. Безнекеләр снарядлар очырды исә, әлеге эшләпәләр аларны кире үзебезгә таба сибә. Ник дисән, резин кысылып килә дә ата да бәрә, ата да бәрә снарядны безнен якка. Безнекеләр дә төшеп калганнардан түгел шул, эшләпәнен хикмәте турында уйланганнан сон, энәле снарядлар аттыра башлыйлар. Снаряд теге резина эшләпәгә килеп кадала да тимер- бетон корылманы пыран-заран китерә.
Энәле снарядлар чынлап та булганмы, әллә ул безнен, ягъни малайларнын фантазиясе идеме, һәрхәлдә безнен гаскәр әнә шул куәтле Маннергейем сызыгын да йомычка урынына туздырып ташлады. Фильмнын да асылы менә шул хакта иде. Ленинград ул елны куркыныч астында иде. Анардан эвакуацияләнүчеләр дә булгандыр күрәсен. Безнен йортка да, Хәким Ибатуллиннарга бер гаилә ленинградлылар кайтып төшкән иде. Алар җирәнбаш Хәкимнәрнен кардәше булып, безнен күл буе йортыбызда әлләни озак яшәмәделәр, фин сугышы бетү белән кире үз шәһәрләренә кайтып киттеләр. Ләкин аларнын бер малайлары безгә кызыклы истәлекләр калдырып китте.
Безнен «академигыбыз» Якуп абый капыл гына юкка чыкты. Колактан- колакка ишетелгән сүзләргә караганда ул, сабагын «үзе укымыйча», ниндидер «Галимҗан», ниндидер «Ибраһимов»ларны укып йөргәне өчен юкка чыккан. Аны безнен йортыбыздан кемдер чаккан булган. Анын квартир хуҗасы Миннегөл апа әллә ни вакыт телсез калып йөрде. Аннан сон да хатыннарга өзек-өтек сүзләрен пышылдап кына әйтә торган булды. «Төн уртасында алып киттеләр... Анын хакында бер сүз дә сөйләмәскә куштылар... Ник сөйлим, кирәкми, сөйләмим... Әмма үз сабагын укымый дигәннәре хак түгел. Кичләрен сызыклар да сыза, укый да ич. Нихәтле керосин гына яндырып бетерде. Сөйләмим, юк, кирәкми...»
Капка янәшәсендәге чирәмлеккә кырын ятып әкият сөйләүчебез югалды. Ләкин без хәзер капка төбендәге озын эскәмиягә тезелеп утырып үз белгәннәребезне үзебез сөйлибез. Әкият түгел икән, барыбер чынын- ялганын кушып әкияткә охшатыбрак сөйлибез.
Менә бер кичне әлеге Ленинград малае да әнгәмәбезгә кушылып китте. Ул рус мәктәбендә укыса, да, татарчага оста, чөнки әтисе-әнисе белән ул: «әтием», «әнием» дип иркә сүзләр әйтә-әйтә гел туган телебездә сөйләшә иде.
— Безнен Ленинградта өрәкләр күбәйде, — дип борчак аттырырга кереште ул. — Өсләренә кәфен уранганнар, аяклары тирбәнеп тора, сиртмәле. Берәр йорт каршындагы агач башыннан җиргә сикереп төшәләр дә һавага сикереп менеп тә китәләр. Өске каттагы тәрәзәләрдән карыйлар: кем бай яши, кемнен өендә әйбер күп. Бигрәк борынгы рәсемнәрне урлыйлар. Ленинградта музейларнын исәбе-хисабы юк. Ә картиналар бик кыйммәт тора. Тегеләр картинаны кәфен астына кыстырып тәрәзәдән сикерә икән дә шундук күздән югала икән. Милиция бик күпләрен тотты инде.
— Янгалама, — ди Нурия, — синен ул өрәгенә картина ниемә кирәк?
— Алар өрәк кебек киенгәннәр генә бит. Кешеләрне куркытыр өчен. Революция вакытында качкан байлар алар. Йә инде аларнын малайлары. «Алар безнен картина, — диләр икән, совет заманында ясалмаган, диләр һәм заграницага алып чыгып саталар икән. Милиция бик күбесен тотып судить иттерде. Судта болай дигәннәр:
«Картиналар да, барлык музейлар да, Ленинграднын борынгы гүзәллеге дә — халык байлыгы. Бу байлыкны урлаучыларны рәхимсез хөкем көтә».
Мин уйга калам: ярый инде, картиналарны, музейлардагы җәүһәрләрне урлап та булсын ди. Ә гүзәллекне ничек урлыйсын. Нәрсә ул гүзәллек? Мин, үз уема үзем чуалып, бу хакта буталып кына Ленинград малаена сорау бирдем.
Ул да ык-мык итте, юньләп җавап бирә алмады. Ләкин моннан сонгы көннәрдә ул әтисе белән ишегалдында да, урамда да бик еш сөйләште. Минем колагыма: «Казан малае сорады» дигән сүзләр дә чалынып калды. Димәк, кунак малай әтисе белән кинәшләшә, анардан сораша. Нәм чынлап та, кичләрнен берсендә, ул мина болай дип анлатты:
— Беләсенме, гүзәллек ул — матурлык. Менә Ленинград бик матур: Нева проспекты, дингез буйлары, урамнардагы йортлар. Ул тагын бакчаларны, парктагы күлләрне, буаларны күрсән. Агачлар да мен төрле. Кызыл, шәмәхә, алтын төсендәгеләре дә бар, бигрәк тә көз көне матур алар. Ул шарсыман куаклар! Менә болар һәммәсе дә, иртә-кичләрен күл буйларында, шәүләләре белән бергә, ак томанга төренеп, йоклап утыралар. Ә күл уртасында менә синен кебек бронзадан коелган бер малай, һавага кувшин күтәргән дә, аз гына чупырдатып ишетелер-ишетелмәс кенә, су агызып тора. Менә гүзәллек шулар була инде.
Мин тагын аптырашка калдым. Ленинград дигәч тә, парклар бездә дә юк түгел инде анысы. Әнә — Арча кырында. Урыс зираты читеннән барасын да, койма аша гына билетсыз керәсен. Яки ял йорты аша чокырлар арасыннан гына. Анда тайларга утырып чаба торган карусель бар, тимер бишекле шыгырдаучы таганнар, баш түбәмдә зырылдатып әйләндерә торган самолет бар. Ну, агачлар агач кебек инде. Яфраклары төрле төстә булмаса да, урман кебек ямь-яшелләр. Әйе, бер түгәрәк буа да, бассейн ягъни. Тирәләренә зур гына бакалар тезелгән дә, авызларыннан су аттырып торалар. Минем ул бакаларга атланып та караганым бар әле. Әнә шул «гүзәллек»не алып үземнен Кабаныма җибәриммени инде мин? Кабанда болай да бака күп, иртә-кичен бакылдап колакны тондырып бетерәләр.
— Гүзәллекне урлап буламыни? — дип сорадым мин һәм ленинградлынын үзенен дә авызын каплап куйдым, ләм-мим бер сүз әйтә алмады.
Ләкин анын, авызына су капкандай, дәшми йөрүе озакка бармады. «Вәзир» әтисе белән кинәште дә, янә бер кичне чыгып әйтте:
— Була икән, — диде.
Ул болай анлатты: әгәр син агачны кайгыртмасан, аны тәрбияләмәсән, ул корый. Син анын гомерен урлаган кебек буласын, син, димәк, җинаятьче.
Аннары Ленинград малае болай диде:
— Гүзәллекне бүтән төрле дә урлап була. Капкалары, парадный түбәләре чуеннан челтәрләп эшләнгән, баскыч култыксаларына хәтле бик әкәмәт сырланган, үзе исә әллә каян күренеп торган аккоштай бер таш йорт ди. Андыйлар Ленинградта бик күп. Алар йөз илле, ике йөз ел элек ясалганнар. Бу борынгы заман һәйкәлләрен байлар салмаган бит, эшчеләр, крестьяннар килеп салган. Әти әйтә, Петр патша татар осталарын да бик күп чакырткан, ди. Нихәтлесе сазлыкларда күмелеп калган. Аларнын сөякләре өстенә үк мәрмәр сарайлар корылган. Менә мин әйткән әлеге аккоштай йорт тәрбиясез кала ди.
Түбәләре, матур-матур кәрнизләре, челтәрле койма-капкалары янгыр суларыннан акрынлап күгәрә, чери, стеналары куба. Домуправ ана: «Советский түгел, иске заман калдыклары!» — дип төкереп тә бирми, ремонт ясаттырмый. Йорт ишелә, харап була. Гүзәллек урлана...
— Әти әйтә, элек Казанда «Бакыр бабай» һәйкәле булган, ди. Кайда ул хәзер? Беркем белми. Аннары менә Кабанны кара, Болакны кара. — Бу китте инде хәзер тезеп. Әллә каян килеп тә безнен шәһәребезне күп белгән булып кылана. Кабанны мин үзем дә беләм һәм яратам. Болагы аша Проломныйдагы «Электро» һәм «Уппон» киноларына йөрибез. Бер көнне, бу кунак малаен да ияртеп, «Рот-фронт» киносына
да барган идек әле. Малаен, Болак күпере аша чыкканда, каналга озак кына карап торды.
— Матур, — диде. — Бездә мондый кин каналлар күп түгел, ләкин аннан тарраклар меннән артык. Аннан Нева елгасы Иделдән аз гына калыша. Ике яры да гранит белән тышланган. Сезнен Болакны да шулай итсәләр. Тик менә әшәке сулар агызып үзен сасытмасалар икән...
Кинога барган ул көнне мин Болакнын да «гүзәллек»кә кергәнен белми идем әле.
— Сезнен Болакта ни өчен су агып тормый? — диде кунак малае.
— Язын ага. Идел суын Кабанга агызып, кертәләр.
— Хәзер мунча сулары гына агып төшәме?
Мин үзалдыма кызарынып киттем. Монын сәбәбе дә бар иде. Проломныйга чыксак, бәдрәф таба алмый аптырап бетә идек. Безне бердәнбер коткаручы шул Болак күперләре иде. Хаҗәтен төшкәндә кайда инде аны-моны уйлап торулар — йөгерәсен күпер астына.
Үзем өчен дә, иптәшләрем өчен дә менә хәзер колакларым пешеп чыкты. Ярый әле кунак малае сүзне Кабанга таба борды.
— Әтием сөйли: шәһәр уртасында шушындый зур күле булган шәһәрләр бөтен Советлар Союзында юк. Кадерен белмиләр, ташландык хәлендә тоталар, ди. Нәрсәгә ул алабута әрәмәләре. Кәҗәләр өченме? Ә менә талларыгыз, йөз яшьлек тирәкләрегез гүзәл. Ичмаса әнә шуларны урлатмасагыз иде...
Сөйләнгән була шунда. Ярый ул сезнен анда, Ленинград-Мәскәүләрдә, пешкән-төшкән. Ә безнен монда менә икмәгенә дә чират була башлады.
Мин ипине Сафьян башындагы кибеттән йөгереп кенә үзем алып кайта идем. Алып кайканда буханканын бер чаты кимерелеп бетә, урам буенча чемченеп кайтуы нишләптер бик тәмле була иде. Хәзер инде болай тиз генә ипи алып кайтып бирәм димә. Беренчедән, бик озак чират торасы булгангамы, мине, ягъни баланы, әти-әнием чират торгызмаска тырышалар. Икенчедән, мин, мәсәлән, язгы юеш көнне көне буе торып та ипи алып кайта алмавымны хәтерлим. Анын каравы, әллә нигә бер булса да, тышы ялтырап кетердәп торган зур иләк шае түгәрәк ипине күтәреп кайтуы минем өчен үзе бер зур бәйрәм иде.
Андый чакта әнием:
— Зур үстен бит инде, балам, — дип аркамнан да сөеп куя торган иде. Керосин кытлыгы да башланды. Примусны мин коридордагы иске өстәл өстендә пешкәкли-пешкәкли үзем яндырам. Чыгымлый башласа, тар гына калай тасмасы очына беркетелгән кылдай нечкә корыч чыбык белән керосин парларын сиптерүче чебен күзе хәтле генә тишекне чистартам. Ләкин кайвакыт нихәтле генә пешкәкләмим, әлеге чебен күзенә төртә- төртә нихәтле генә чистартмыйм, примусыбыз янмый. Шуннан мин аны күтәреп селкетеп карыйм, юк, керосины чайкалмый, ул беткән. Чөнки әти белән икебезгә, ә кайвакыт бер үземә, Татарстан урамына барып чиратка басарга туры килә. Ә кибетченен зур тимер чанында кара май кебек болганып торган, кай арада яшькелт-шәмәхә төсләр белән ялтырап киткән керосинына барып җиткәнче ярты көн үткән була. Менә сина Болак, менә сина гүзәллек!
Шулай да бу Ленинград малае мине уйга салып китте бит әле. Кабаннын үзен әйтмим дә инде, безне яр буе тирәкләребез, электр станциясе һәм «Кызыл Шәрыкъ» заводы артындагы талларыбыз да үзләренен кыргый-сәер булулары белән анын күнеленә бик хуш килгән иде кебек.
Ләкин мин карыйм да хәзер су буйларына, Зәйнәп карчыкнын: «Ходай рәхмәте белән үскән ул тирәкләр» дигән сүзләрен дә исемә төшереп, бердән шикләнеп куям. Безгә мәктәптә табигать белеме керә башлады инде. Укытучыбыз: «Алла юк, бөек, көчле, кодрәтле табигать кенә бар», — дип сөйли иде. Бу тирәкләребезне дә шул бөек табигать яратканмы? Ничек ул аларны, алып батырлар кебек, су читенә бертигез итеп тезеп куя алган? Кеше кулы үстермәде микән аларны? Мөгаен шулай булырга тиеш. Димәк, Кабан ямьле булсын өчен, яр башлары ишелеп төшмәсен өчен, аны безнен
ерак бабаларыбыз да кайгырткан булгандыр. Алар гүзәллекне безгә хәтле үк бик яхшы белгәннәр иде микәнни сон?
Менә инде ул йөз яшьлек тирәкләр сирәгәеп бара. Бигрәк тә Меховой клубы арты шәрәләнеп калган. Ул тәнгәлдә тирәкләрнен черек төпләре генә анда-санда каралып тора. Минем әни мехкомбинатта эшли иде. Мехкомбинатта эшләүченен малае булгач, аларнын клубы артындагы шәрәлек ничектер мине дә гарьләндергән кебек була иде.
Аннары без үзебез дә бәләкәй җинаятьчеләр түгел идек микән? Кемнен генә су өстенә бәләкәй каеклар җибәрәсе килми. Аларны без башта, кәгазьдән эшләп, йортыбыз каршында янгырдан сон җыелып калган күлдәвекләргә җибәрә идек. Су өстен җыерчыкландырып җил дә исеп куйса, безнен көймәләребез оча гына иде. Аннары без көймәне, ак җилкәндә бастырып куеп, агач кайрысыннан ясый башладык. Ә кайрыны без пычак белән тирәкләрдән каерып алабыз. Зуррак җилкәннәр ясыйсыбыз килсә, кәүсәнен тирән җыерчыклары арасыннан кайрынын зуррак кисәкләрен дә табабыз, пычак белән булмаса, кечкенә балта белән каерып төшерәбез. Көймә астын шомартып, ә эч ягын куышландырып ясаганнан сон, безнен җилкәннәребез, дулкыннар өстендә сикерә-сикерә, Кабан күленә сәяхәткә китә. Ләкин тирәкләребез лайлалы үзагачына кадәр тишкәләнеп тә кала иде бит әле. Анысына нишләп игътибар бирергә, безнен күзләр күл уртасына ук җитә язган көймәләребездә.
Керосин кытлыгы башлануы турында әйткән идем инде. Без ара-тирә ашларны үзе үк чиркәү эче хәтле булырлык урыс миче алдында өч аяклы таганга чуен утыртып пешерә башладык. Ләкин монысына да утын кирәк бит. Утынны мона бик саклап тота идек, чөнки салкын кыш та киләсе бар бит әле.
Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, йортыбызнын өске катында яшәгән бердәнбер урыс малае Гена бер әкәмәт нәрсә уйлап чыгармасынмы. Ул бездән олырак яшьтә булып, «Конструктор»дан әллә нәрсәләр эшләп бетерә. Аларнын өйләренә эләккәләгән чагында мин дә тырыштырып карыйм, ләкин даими күнекмәләрем булмаганга, әллә ни майтара алмыйм.
Гена кургаштан йомры балык сыман бер нәрсә коеп, анын койрыгына таза гына җеп бәйләп куйды. Гена «балык»ны болгый-болгый чөеп җибәрсә, ул һавага сызгырып менеп китә. Тирәкләрнен коры ботагына чалынып чолгангач, Гена әлеге җептән тартып, ботакны сындырып төшерә. Шул ысул белән, бер чыкканда, кимендә ике-өч пешерерлек утын алып керә иде.
Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә бу тәҗрибәне кабатлап карадым. Тик мин кургаш урынына таш кына бәйлим. Бәлкем аны начаррак та бәйләгәнмендер. Коры ботак урынына кайчак, шырт-шырт уалгалап, яшел тармаклар да очып төшкәли иде. Әлбәттә, бу төрле утын хәзерләвебез озакка сузылмады. Подвалда яшәүче бер көтү малайнын алар өстендә, ягъни йортыбызнын аскы кирпеч катында яшәүче Фәһимнен әнисе Гадения апа да әлеге җирән башлы Хәкимнен әнисе Гизыль апа да бертуганнар булып, аларнын балалары Хәким әтисенә «җизни» дип дәшәләр. Ишегалдынын ярты малае «җизни» дип йөрткәч, анын исеме шундыйдыр дип белеп, без дә, ягъни бүтән малайлар да, ана «Җизни абый» дип дәшә торган булдык. Әнә шул Җизни абый бер мәртәбә ботак сындырып йөрүебезне күреп калып:
— У-у-у, корткычлар! Халык дошманнары! Колагыгызны борырга кирәк сезнен! — дигәч, бигрәк тә минем котым ботыма төште, «халык дошманы» ул заманда бик куркыныч сүз иде. Без шуннан сон ике атна буена күл тирәсендә күренмәс булдык. Менә шул җизни абыйнын үз малае белән кызык килеп чыкты. Хәким «корткычлык»та барыбызны да уздырды. Ул карт бер тирәкнен су эченә кыйгачлап кереп торган озын ботагына калын бау бәйләп төште. Шул бауны кысып тотып, тау битенәрәк менә дә, сәгать теле кебек түбән атыла, сунын түренә кереп, бавын ычкындыра һәм шап итеп суга чума. Бу таган атынган сыман килеп чыга. Хәким бу атынып чумуда бик остарып китте, котыртып бүтән малайларны да атындырды.
Бер тапкыр Хәким:
— Нәрсә циркны бушлай карыйсыз, акчагызны хәзерләгез. Менә хәзер программанын ин зур номеры була! — дип кушучлап тирә-якка кычкырып белдерү ясады. Тау башына ук менеп, хәтта ярдәмгә аягы белән этеп җибәреп выжт итеп түбән китте. Ләкин кинәт кенә ботакнын шартлап сынуыннан куркыпмы, кулын вакытсыз ычкындырды да баш түбән суга чумды. Хәким үзе юк, су өстендә табаннары гына селкенгәли. Аякларын, кайчы кебек, арлы-бирле селкетә. Җитмәсә өстенә сынган ботак килеп төште. Хәким көчле иде, алай озак изаланмады. Ләкин судан чыкканда анын ялкын кебек җирән башы кап-кара иде.
Күлнен тирәкләр тирәсендәге төбе, ни гомерләр буена коелган яфраклар коелып чери-чери, калын ләмгә әйләнгән. Хәким шул ләмгә кадалган җиреннән көчкә генә ычкына алган. Судан чыкканда анын башы-бите, колаклары, авызы да гел черек ләпек кенә иде. Ул тиз генә юынды да, бауларын да ташлап, тиз генә өенә ычкынды. Без исә, анын хәле көләрлек булмаса да:
— Менә сина кирәксә цирк! — дип авыз ерып калдык.
Күл буе тирәкләре рәнҗемәдеме икән безгә үзләрен әнә шулай борчыганыбыз өчен? Мөгаен, рәнҗегәннәрдер. Терсәкне бик тешләр идем дә, җитми шул. Ник шунда бер тылсымлы кул табылмаган безгә. Көймәләрне модельчылар түгәрәгендә дә ясарга мөмкин булгандыр бит югыйсә. Җитәкләп кенә илтәсе иде үзебезне шунда. Ә Хәкимне су станциясенә генә алып барасы иде. Анда күккә ике-өч катлы манара ашып тора. Күнегүләр дә ясаштырса, анын очыннан ук сикерер иде ул суга һәм, мөгаен, чемпион да була алыр иде. Хәзер исә әти-әниләре аны читлеккә ябып куялар, өй саклаталар. Хәким читлектән ычкынгалый ычкынуын — мона гына башы җитә анын — ләкин иреккә чыккач, ул койрык чәнчеп чапкан бозаудай чаба, уен уйнаса вәхшилеккә хәтле барып җитә. Без дөрес тәрбияләнмибез ахры. Әти-әниләребез бу сүзне еш кына кабатлый. Үзләренен исә безгә күз салырга да вакытлары юк. Шунлыктан, без урам һәм күл йогынтысында үсәбез.
Ахыры киләсе санда.