Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР ИЛЧЕСЕ

Кешелек җәмгыяте һәрвакыт алга бара.
Бу табигый, чөнки бер урында тору халәте
юк. Бер урында торыйм дисәң дә, артта
калмас өчен, алга барырга кирәк.
Гасырлардан гасырларга
күчеп килүче язма
әдәбиятыбыз да еллар
иләгеннән төшеп калмый. Чын
асылын җуймыйча, вакыт
каршылыкларына бирешмичә
яшәү сере — аның гуманистик
асылында, гадел кеше образын
яшәеш өлгесе итеп алуда, тор-
мыш белән бәйләп бирүдә,
иманлы булуда. Коръән
тәгълиматы белән бик тыгыз
береккән борынгы һәм урта
гасырлар әдәбиятының
нигезендә гадел кеше һәм
гадел идарәче образларын
үзәккә куеп тасвирлау, илаһи
төшенчәләр белән эш итү һәм адәм
балаларының әрнүле күңелен ихлас
идеаллар белән яктырту, Аллаһ биргән
гомерне тискәре күренешләр күләгәсеннән
саклап яши белү тора.
Язма мирасыбызга чор-дәверләрнең
аяусыз җилләре, кырыс сынаулары аша
үтәргә туры килә. Шул чакларда
имгәтелеп, тамырларына зыян килсә дә,
үзәге нык булу сәбәпле, исән кала,
тернәкләнә. Ерак гасырлар аһәңенең
кыйммәтен тоемлаучы фидакярләр
тырышлыгы, намусы белән ул яклана,
саклана һәм алдагы буыннарга тапшы-
рыла. Ил өстендә кара шәүлә булып
имансызлык, битарафлык куерганда да
язма мирасыбыз рухи таяныч булып алга
чыга. Фикерләрем профессор Хатыйп
Миңнегуловның «Гасырлар арасында
уйланулар» исемле китабын укып чыккач
туды дисәм, ялгышмамдыр, мөгаен. Тирән
уй-фикерләргә, фәлсәфи җирлеккә
корылган мәкаләләргә, бай язмаларга
уралган әлеге хезмәт чын мәгънәсендә
авторның күңел түреннән чыккан илаһи
хисләрен җыеп, туплап бирә. Кирәкле
мәгълүматлар аша әдәби
ядкярләрнең асылын,
мөһимлеген тагын да ныграк
тоя, сиземли барасың. «Ачы
тәҗрибә авазы» дип
исемләнгән башламнан ук,
профессорның шәхси тормыш
вакыйгаларын сурәтләп бирүе
аша, укучы белән араны
якынайтучы эчкерсез
сөйләшүгә тап булабыз. Язу
өслүбенең болай борылыш
алуына, шәхсилектән
әдәбилеккә баскыч кына
икәнен белгәнгә,
кызыксынуыбыз көчәя генә.
Бик күпләр белгән
профессорның да әле без белеп бетермәгән
яклары барлыгына инана: соклана,
гыйбрәт ала, нәтиҗәләр ясый.
«Университетны тәмамлагач,
аспирантурага керү мөмкинлеге булмады.
Мине Сарман якларына эшкә
билгеләделәр. Анда ике ел мәктәп ди-
ректоры, ел ярымлап партия райкомы
хезмәткәре булып эшләргә туры килде.
Шулай итеп, фәнгә багышланасы өч ел
ярым вакыт янә башкага сарыф ителде, —
дип яза Хатып абый, тормыш
борылышларының иң әһәмиятле
якларына басым ясап.— Галим исемен
алырга теләгән һәр кеше, кагыйдә буларак,
утыз биш-кырык яшькә кадәр фән
докторы дәрәҗәсенә ирешергә тиеш.
Гадәттә, кандидатлык һәм докторлык
диссертацияләре арасы биш-ун ел була. Ә
ул минем унтугыз елга сузылды...1991
елның 28 ноябрендә, ягъни илле өченче яшемдә генә яклауга ирештем». Акыллы
киңәш тә, дустанә мөнәсәбәт тә, тормыш
ачысының гыйбрәтле кыйпылчыклары да
чагыла бу башламда. «Шуңа да мин
яшьләрнең, безнең озын, кыек-мыек, гайре
табигый юлларны кабатламыйча , фәнгә
мөмкин кадәр турырак, тизрәк килүләрен
теләр идем», — дип «ачы тәҗрибә авазы»н
безнең хөкемгә тәкъдим итә.
Әлеге хезмәт Хатыйп Йосыф улы
Миңнегулов турындагы биографик
белешмә белән ачылып китә. Анда
галимнең тормышы һәм фәнни эшчәнлеге
яктыртыла, ирешкән уңышлары,
хезмәтләре бәян ителә. Аларның һәрберсе
тынгысыз хезмәт һәм маңгай тирен
тамызып иҗат итү нәтиҗәсендә бирелгән.
Х.Миңнегуловның фәнни эшләре
Россиянең һәм Татарстанның атказанган
фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә
Татарстанның Дәүләт бүләге лауреаты һ.б.
исемнәр белән искә алынган икән, димәк,
профессор һәм әдип үз тормышында төп
максатына ирешкән дигән сүз бу.
Хатыйп Йосыповичның кандидатлык
һәм докторлык диссертацияләре, күпчелек
хезмәтләре Борынгы һәм Урта гасыр, Х1Х
йөз татар әдәбияты, аның Шәрекъ сүз
сәнгате белән бәйләнешләрен өйрәнүгә
багышланган. Дөрес, ул башта Алтын Урда
белән мавыга, тик аның уңышлы гына
барган эше аерым затларга ошамый һәм
Хатыйп аганы Алтын Урда белән
мавыгудан тыялар. Аерым чакырып
сөйләшүләр, әңгәмәләрдән соң ул Алтын
Урда тематикасын калдырып, башка
мәсьәләләр, текстологик эшләр белән
шөгыльләнергә мәҗбүр була.
Китапның керешендәге «Татар
әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер
мәсьәләләре» исемле мәкаләсендә дә автор
элеккеге рухи мирасыбызны өйрәнү
хакында сүз алып бара. Ул аларны аерым
кимчелекләре, җитешсезлекләре белән
бергә карый. Тик «...соңгы вакытларда
үзебезнең күпьеллык гыйльми мирасны
санга сукмыйча, башкалардагы фәнни
хезмәтләр, фикер-күзәтүләр, -измнар, чит-
ят термин-атамалар белән кирәгеннән
артык мавыгу, алардагы «ачыш-
казанышлар»ны безнең филология фәненә
механик күчерергә омтылыш көчәйде», —
дип борчылуын да белдерә.
«Гасырлар арасындагы уйланулар»
берничә бүлектән тора. «Урта гасыр һәм
Х1Х йөз әдәбияты» бүлегендә генә дә
авторның ундүртләп мәкаләсе урын алган.
Аларның һәрберсе җан авазы, җан сыкравы
аша язылган. «Урта гасыр әдәби мирасын
өйрәнү» белән башланып киткән
мәкаләсендә Хатыйп абый бу чорны
өйрәнү авырлыклар тудырса да
мәктәпләрдә җентекләп тукталырга
кирәклегенә төшендерә. Моңарчы
җитәрлек игътибар да булмаган бу өлкә,
чынлап та хәзер ныклап өйрәнелә башла-
ды, укыту программаларында сәгатьләр
саны да арттырылды. Дөрестән дә, урта
гасырлардагы әдәби геройлар укучыны
рухи дөньялары катлаулы һәм бай булудан
бигрәк, әхлак сафлыгы, гомумке- шелек
кыйммәтләренә тугрылыгы белән җәлеп
итә. Профессор инануынча, «урта гасыр
әдәби мирасы — халкыбызның гасырлар
буе тупланган күңел хәзинәсе, акыл
тәҗрибәсе, фәлсәфәсе. Аны өйрәнү
укучыларга эстетик, әхлакый, гуманистик,
милли тәрбия бирүгә көчле йогынты
ясый». Татар тормышында һәм аның
иҗтимагый фикер үсешендә Йосыф
Баласагунлының «Котадгу белек» әсәре
аерым игътибарга лаек. Автор аның язылу
тарихын, идея-эчтәлеген, проблематика-
сын бөтен нечкәлеге белән сурәтли. Аны
«Тормыш дәреслеге» дип атый. «Мәхмүт
Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» ына бәйле
дә автор күзәтүләренә киң урын бирелгән.
Әсәрнең ничек сакланып калуы укучылар
өчен дә кызыклы. Шулай ук Колшәриф,
Мөхәммәдьяр иҗатларын барлап, Казан
ханлыгы чорына, аның ханы Мөхәммәд
Әмингә дә тукталып үтә. «Мөхәммәд
Әминнең татарча язылган рәсми хаты,
ягъни бетеге, Хәким Бирде исемле илчесе
аркылы 1506 елда Польша хөкемдары
Александрга җибәрелә. Ул безгә 1928-1939
елларда Гаяз Исхакый тарафыннан
Берлинда гарәп хәрефләре белән татарча
чыгарылган «Яңа милли юл» журналы
(1930.№3) аркылы таныш. Мөхәммәд
Әминнең бу хат-бетеге белгечләрдә һәм
җәмәгатьчелектә билгеле бер кызыксыну
тудырыр, гыйльми тикшеренүләрдә
мөһим бер чыганак булып хезмәт итәр», —
дип белдерә Х.Миңнегулов.
Үз чорының танылган әдипләре
Габделмәннан Рахманколый (1858-1908),
Таҗеддин Ялчыгол (1768-1838), Муса
Акъегетзадәнең (1864-1923) түгәрәк дата-
лары уңаеннан язылган тирән эчтәлекле
язмаларда да мәгълүмат тулып ята. Автор
белдергәнчә, М.Акъегетзадә үз халкын-
дагы аерым кимчелекләрне дә күрә, әмма
ул, кайбер авторлар кебек тәнкыйть белән
артык мавыкмый, аларны бетерү юллары
турында уйлана. Мәсәлән, хәерчелек
юлына баскан Мохтар кәсепкә керешә, үз
тырышлыгы белән байый. Пәйгамбәрнең
«кем иҗтиһад итәр, ул табар» хәдисе юкка
гына әсәрдә китерелмәгән. М.Акъегетзадә,
гомумән, тырышлык, тәвәккәллек,
эшлеклелек, белем-һөнәргә ия булуны
инсаннарның яшәү принцибы рәвешендә
аңлый. Язмадан аңлашылганча, күп кенә
әдипләрдән үзгә буларак, Муса
Акъегетзадә бер генә әдәби әсәр яза һәм
шуның белән тарихка кереп кала.
«Хисамеддин менла» — аның тәүге дә,
ахыргы да әсәре.
Хатыйп ага күренекле тарихчы, әдип,
рухани, педагог, журналист, библиограф,
археограф Ризаэддин Фәхреддингә аеруча
хөрмәт, үзгә бер олылау, соклану белән
мөрәҗәгать итә. Мәкаләсендә әлеге
шәхесне башка халыклар белән үзара
багланышлар, әдәбиятта дини, дөньяви
мотивлар чагылышы йогынтысында
тикшерә. Элгәреләребезнең
тикшеренүләренә, язганнарына үтә сак
һәм хөрмәт белән карый.
«Янә Тукай турында» дигән бүлектә
Х.Миңнегулов Г.Тукай иҗатына яңа төсмер,
яңа сурәтләр өсти, табышлары белән
уртаклаша. Мөһаҗирлектә гомер кичерүче
милләттәшләребезнең бөек шагыйрь
хакындагы язмаларын, фикерләрен
тәкъдим итә. Шигъри - ятебез
пәйгамбәренең иҗади мирасын
халыкчанлык төшенчәсенә нисбәтле
бәяли. Тукайның Санкт-Петербург ка-
ласына булган сәяхәтенә туктала. Бөек
шагыйребез биредә унөч көн генә булса да,
«ак томаннар иле»ндә шагыйрь иҗатына
бәйле хатирәләр эзсез калмый. Бүген исә,
бу калада әдипкә һәйкәл куелу
— шагыйрь истәлекләрен мәңгеләштерү
— инсаният җырчысына булган олуг
хөрмәтне күрсәтә, тугрылыгыбызны
раслый. Санкт-Петербург төбәге татар-
ларындагы милли аңның чагылышын
раслый, туган тел проблемаларына игъ-
тибар итә.
«Тукай энциклопедиясе»нә мате-
риаллар туплауда да Х.Миңнегулов күп
тырышлык куя. Шул нисбәттән шагыйрь
иҗатындагы жанрлар әлеге хезмәттә дә
чагылыш тапкан. «Баллада»,
«Васыятьнамә», «Газәл», «Дидактик
әдәбият», «Мәдхия», «Мәрсия», «Робагый»,
«Лирика»кебек төшенчәләргә дә тулы һәм
төгәл аңлатма бирелгән. Шигъри шәкелләр
һәм чаралар да автор игътибарыннан
читтә калмаган. Хатыйп аганың «Татар
энциклопедиясе»н төзүдә катнашканын
белә идек. Үз эшчәнлеген ул биредә дә уеп
калдырган.
Китапның өченче бүлеге «ХХ йөз
әдәбияты һәм фәне» дип атала. Биредә сүз
Гаяз Исхакыйның әдәби эшчәнлеге белән
бәйле. Тууына 130 ел тулу уңае белән
язылган мәкаләдә бөек әдип иҗатының
милли асылы ассызыклана, иҗат методы
ачыклана. Исхакый белән бәйле пробле-
маларга да тукталып: «Г.Исхакый образы
әдәбиятта, сәнгатьтә бөтенләй диярлек
гәүдәләндерелмәгән. Театрларыбыз да
аның иҗатына бик сирәк мөрәҗәгать итә.
Кайбер зыялыларыбыз Г.Исхакый
пьесаларыннан һаман кимчелекләр эзли.
[...] Ә кайда истәлек такталары? Һәйкәле
юклыгын әйтеп тә тормыйм инде... Хәтта
Казан —Чистай юлындагы Яуширмәнең
Исхакый туган авыл икәнлеге дә
күрсәтелмәгән«, — дип борчыла
Х.Миңнегулов. Гаяз Исхакый һәм
Финляндия татарлары мөнәсәбәтендәге
язмада бәян ителгәнчә, «...Инкыйраз»
авторының «Финляндиядә» исемле
күләмле мәкаләсендә бу мәмләкәтнең
сәяси бәйсезлек өчен көрәше, шул чордагы
эчке тормышы, андагы
милләттәшләребезнең хәл-әхвәле тари-
хи-мәдәни контекстта, гаять үтемле итеп
яктыртылган.
Г.Ибраһимов иҗатына әтрафлы бәясе
белән дә Х.Миңнегулов татар әдәбият
белеменә җитди өлеш кертә. Сәяси система
корбаны булган Г.Ибраһимовның сәяси,
иҗтимагый һәм әдәби эшчәнлеге әтрафлы
бәяләнә. Күпләгән милләт әһелләренең,
татар язучыларының остазы булган
шәхеснең гаҗәеп бай, күләмле мирасы,
катлаулы, күпкырлы һәм нәтиҗәле
эшчәнлеге яңадан-яңа тикшеренүләр өчен
дә җирлек һәм чыганак ролен үти.
Олуг мөгаллим һәм әдәбиятчы Габ-
драхман Сәгъдинең тууына 120 ел тулу
уңаеннан бәян ителгән язма юбилярның
тормыш һәм иҗат юлын яңа штрихлар
белән баета. Аның иҗатын үз иткән һәм
хәерхаһлы мөнәсәбәттә булган фән
әһелләрен һәм Г.Сәгъдигә кагылышлы
якланган диссертация авторын, бас-
тырылган китапларын безнең хөкемгә
тәкъдим итә. «Әдәбият — заман көзгесе»
исемле мәкаләдә традиция һәм нова-
торлык мәсьәләләре кузгатыла. Әдәби
барыш һәм методологик принципларга
ачыклык кертелә. Галимнәребезнең
монографияләренә игътибарлы карашын
җиткерә.
Х. Миңнегуловның Муса Җәлил
турындагы уйланулары да кызыклы һәм
гыйбрәтле. Фәлсәфи уйланулар белән
башланып киткән мәкаләдә Муса Җәлил
иҗатына тирән анализ ясала һәм чор белән
аваздашлыгын дәлилләү үзәк урынны
алып тора. Аның шигъри дөньясына
әхлакый һәм фәлсәфи җирлеген ачыклауга
киң урын бирелә. Хөрлек һәм хаклык
җырчысының кадере һәм бөеклеге
исбатлана, актив табигатьле, хезмәт
сөючән, тереклекне, матурлыкны, тулы
канлы тормышны яратучы, оптимист
шәхес булуына тагын бер укучы
игътибары җәлеп ителә.
Тарихның гаять катлаулы һәм афәтле
елларында иҗат иткән Кави Нәҗминең
иҗат портреты да автор тарафыннан гаять
җете буяулар белән тасвирлана. Дөрестән
дә, татарның бу чордагы яшәеше
зыялылары язмышында аеруча ачык
күренә. К. Нәҗми иҗаты да ХХ йөзнең
беренче яртысындагы ил һәм халык
тарихының үзенчәлекле бер елъязмасы
кебек.
Х.Миңнегулов — заман белән бергә
атлаучы әдип. Ул кая гына сәяхәт кылса да
шунда ук җылы тәэсирләре белән
уртаклашырга ашыга. Теге яки бу вакыйга
һәм күзәтүләрен дә һәрдаим вакытлы
матбугатта яктыртып бара. Аның яңа
басылып чыккан китапларга карата
язылган бәяләмәләре дә шактый. Әлеге
хезмәтендә дә Хатыйп ага соңгы елларда
гына дөнья күргән басмаларга
бәяләмәләре белән уртаклаша. Аеруча
«Казан утлары» журналының күләмле
мәҗмугасы — «Сүнмәс утлар балкышы»на
әтрафлы бәя бирә. Шагыйрьләр Ә.Рәшитов,
К.Булатова һәм прозаик А.Гыйләҗев
иҗатлары да авторның күзәтүләреннән
читтә калмаган. Болар исә Буа, Әлмәт,
Сарман төбәгендә туып чыныккан
талантлы әдипләр — шигъри бәйгеләрдә,
туган тел өчен изге көрәштә алдан атлаучы
илһамчылар. Бу уңайдан шунысын да әйтү
урынлы булыр: Хатыйп Йосыф улы
борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты
белгече булса да, аның җитәкчелегендә
хәзерге шигърият буенча да берничә кан-
дидатлык диссертацияләре яклануы Ха-
тыйп аганың шигъри җанлы һәм нечкә,
сизгер күңелле зат булуын раслый. Аеруча
бер җылылык белән ул шагыйрь Рәдиф
Гаташ иҗатына туктала. «Рәдиф Гаташ
иҗаты — затлы шигъриятнең матур бер
үрнәге. Затлылык, татарга хас әдәплелек
аның тел-стилендә дә, шәкли
корылышында да, мәгънәви эчтәлегендә
дә ачык күренеп тора. Шагыйрьнең сүз-
сурәтләре ничектер күңелгә ятышлы, рухи
ихтыяҗларга аваздаш», — дип яза ул
иҗатташы, мәсләктәше хакында.
Бүгенге көндә тарихларга кергән һәм
кереп калачак данлыклы Казан дәүләт
университеты белән «Гасырлар арасында
уйланулар» китабын укып таныша аласыз.
Бигрәк тә сүз күпләребезгә очар өчен канат
куйган, тормышта үз урынын табарга
юнәлеш биргән университетның татар
теле һәм әдәбияты бүлеге хакында бара.
Күпләрнең тормыш һәм иҗат юлы барлана.
Университеттан соңгы эшчәнлекләре
яктыртыла. Татар дөньясында үз урынын
алганнарны туплап, матур хатирәләр,
җылы истәлекләр белән үреп бирә. Татар
факультетының үткән юлы — татар халкы
язмышы белән охшаш икәнлегенә
төшендерә автор. Дөрестән дә, тарих
кабатлана диләр бит...
«Чордашларым, гыйлемдәшләрем»
исемле бүлек — әлеге китапның иң
мәртәбәле һәм шул ук вакытта Кеше дигән
затка карата кулланылган иң нечкә
хисләрен белдерүче бүлекләренең берсе.
Монда кешенең үзенә, бер-берсенә карата
кылган гамәлләренең асылы да,
җаваплылык хисенең көче дә, тормышта
һәм яшәештәге кеше кадере — барысы да
автор күзәтүләрендә һәм уйлануларында
укучы хөкеменә тәкъдим ителә. Бу бер дә
сентиментальлек яки тирә- яктагыларга
ярарга тырышу түгел, бәлки чын йөрәктән,
ихлас күңелдән язылган тәгъбирләр
җыелмасы, фикерләр тупланмасы, үз
вакытында әйтелгән олуг рәхмәт
хисләренең чагылышы. «Халкыбызда һәм,
гомумән, кешеләрдә һәрчак хуплана,
хөрмәт ителә торган сыйфатларның берсе
— җаваплылык. Ягъни адәм баласының үз
вазифасын, үзенә тапшырылган эшне
намус белән җиренә җиткереп башкаруы.
Андый кеше, башкалардан бигрәк үз-үзенә
таләпчән була, шәхси эш-гамәле белән
бүтәннәргә үрнәк булып тора, аларга
әхлакый йогынты ясый, үз хезмәтенең
иҗтимагый әһәмиятен тоеп эш итә. Мансур
Хәсән улы Хәсәнов эшчәнлегендә мин әнә
шул җаваплылык сыйфатының аеруча
күркәм бер гәүдәләнешен күрәм», — дип
яза Х.Миңнегулов. Әйе, автор белдергәнчә,
М.Хәсәнов — күпләргә үзенең яшәү, иҗат
итү, кешеләрнең бер- берсенә карата матур
мөгамәләсенең һәм җаваплылык хисенең
эталоны булган бөекләрнең берсе. Якташы,
азмы-күпме тигән ярдәме өчен генә әйтми
Хатыйп ага аның хакындагы бу сүзләрне, ә
тормышта бу сыйфатларның күпләрдә
җитенкерәмәвенә борчылуын белгертә.
М.Хәсәнов башлап йөргән, яки аның хәер-
фатихасы белән башкарылган күп кенә
эшләргә автор соклануын да яшерми.
Андый даһиларны онытмаска чакыра.
Филология фәннәре докторлары Әхәт
Нигъмәтуллин, Марсель Бакиров, Марсель
Әхмәтҗанов турындагы җылы язмаларда
да, Хатыйп Миңнегуловка хас булганча,
кешене хөрмәтләү, олылау, беренче
чиратта кешелеклелеген, ихласлыгын
бәяләү, аларга соклану һәм фән
дөньясында яулаган үрләренә якын
кешеләрдә генә булырдай куану, үз итү
билгесе ярылып ята. Гыйльми
эшчәнлекләрендә дәлиллеккә, ман-
тыйклыкка, гадилеккә һәм гаделлеккә
нигезләнеп, миллилек тарафдары буларак
танылучылар гына бу хөрмәтләүгә
лаектыр, минемчә. Әле биредә исемнәре
телгә алынмаган башка бик күп фән һәм
иҗат әһелләренә дә әлеге хезмәттә урын
түрдән бирелгән. Алар күп һәм аларны бер
нәрсә — кеше хезмәтен күрү һәм бәяләү,
кеше хезмәтендәге яңалыкны да үзенеке
шикелле кабул итеп куана белү кебек
матур сыйфатлар берләштерә.
«Сәфәрләргә йөреп гыйбрәт ал» бүлеге
галимнең чит мәмләкәтләрдә булып
кайтканнан соң туган кичерешләреннән
чыгып язылган. Алар һәрберсе истәлек,
хатирә һәм документальлек
синтезларыннан гыйбарәт. Барысы дә
яратып һәм кызыксынып укырлык
язмалар. Китапның ахырына якынлашкан
саен Хатыйп аганың «кемлеген» белеп
бетерергә дә мөмкин булыр иде. Тик
«Хатыйп Миңнегуловка — 70 яшь» — бүлек
итеп аерым бирелмәсә, авторга карата
әйтелгән җылы фикерләр китапка кермәсә,
берьяклырак фикер формалашыр иде.
Биредә аның хезмәттәшләре, укучылары
фикерләре урын ала. Ул бу мактауларга
үзенең хезмәте белән дә, исеме һәм
җисмилеге белән дә лаек.
Китап ахырында бирелгән библиогра-
фик күрсәткеч, төсле фотографияләр дә
хезмәтне бизи, тагын да масштаблырак,
күркәмрәк итә. Йомгаклап әйткәндә, бу
җитди һәм масштаблы хезмәттә әдәби
мирасыбызның тамырлары, халыкара
бәйләнешләре, татар сүз сәнгатенең үсеш
баскычлары, язма ядкарьләре эчке
закончалыкларында һәм әдәби-эстетик
контекстта яктыртыла.