Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Балык Бистәсе
Балык Бистәсе авылы — Балык Бистәсе районы үзәге, Казаннан 91 чакрым
ераклыкта урнашкан.
Балык Бистәсе атамасы тарихи-статистик белешмәләрдә искә алына. XVIII гасыр
мәгълүматлары теркәлгән белешмәдә күрсәтелгәнчә (аны Д.А.Корсаков төзегән), Балык
Бистәсендә 761 дворовый крестьяннар көн иткән. И.А.Износков җыеп чыгарган тарихи
белешмәдә дә авыл искә алына. Ул бик күптәнге заманнардан бирле бу авыл
кешеләренең кайберләре көмешчелек һәм балыкчылык эше белән шөгыльләнүе, сату
өчен төрле савыт-саба, бизәнү әйберләре, ат җигү дирбияләре ясаулары, ә хатын-
кызларның челтәр әйберләре бәйләве турында яза.
1898 елгы белешмәдә Балык Бистәсендә урыслар яшәве искәртелә. К.П.Берстель
белешмәсендә бирелгән мәгълүматларга караганда, Балык Бистәсе авылында 603 рус
кешесе яшәгән. Бер тарихи чыганакта язылганча, Балык Бистәсендә көмешчеләр дә
булган.
Республиканың үзәк өлешендә, Каманың уңъяк ярындагы Балык Бистәсе районы
1965 елның 12 январенда оештырылган. 2005 елның 1 апреленә Балык Бистәсе районы
мәйданы — 2052, 1 кв. м. Халкының саны 28,9 мең кеше. Авыл җирле үзидарәләр саны —
28, шәһәр тибындагы бистә (полелок) — 1, авыл торак пунктлары — 77, шуларның
икесендә кеше яшәми.
Районда сөт комбинаты, кирпеч заводы, балык эшкәртү, ипи пешерү заводлары,
икмәк кабул итү предприятиесе (Балык Бистәсе), спиртзавод (Шомбыт), Кызыл Йолдыз
урман хуҗалыгы бар.
Балык Бистәсендә ике урта мәктәп, аның берсе мәктәп-гимназия исемен алган.
Авылда хастаханә, даруханә, китапханә, балалар бакчалары, мәдәният йорты, мәчет бар.
Балыклы Чүкәй
Балыклы Чүкәй авылы Балык Бистәсе районында, район үзәге Балык Бистәсе
авылыннан 22 чакрымда, Казаннан 39 чакрым ераклыкта утырган.
Балыклы Чүкәй атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш очрый.
1898 елда басылып чыккан белешмәдә авыл атамасы искә алына. Авылда татарлар
көн иткән. К.П.Берстель белешмәсендәге мәгълүматларга караганда, Балыклы Чүкәй
авылында 860 татар яшәгән.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Балыклы Чүкәй авылы халкы
күршедәге Шәдке, Казиле, Олы Укмас, Кече Укмас авыллары белән июньнең беренче
декадасы ахырында Казы җыены үткәргән.
Олылар авыл атамасы барлыкка килүен болай аңлата.
Элек авыл уртасында бик зур һәм тирән күл булган. Күлнең бер читендә тирәк агачы
үскән, шул агач төбеннән чишмә ургып утырган. Күлнең суы да шул саф чишмә суы белән
тулып торган. Шушы балыклы түгәрәк күл буенда ялгыз гына чүңкәйгән бер өй булган
икән. Менә шул чүңкәю сүзеннән чүкәй сүзе килеп чыккан һәм авыл Балыклы Чүкәй
булып киткән имеш.
Билгеле, бу халык этимологиясе генә.
Балыклы Чүкәй авылы тау башында утырган. Авылның як-ягында урманнар, елгалар
һәм чишмәләр бар. Авылның уң кул яктагы елгасының исеме — Чаптырган. Аңа чишмә
кушыла һәм халык: “Чишмә суы чаптырып ага”, — ди. Бу елгага Акъяр чишмәсе кушыла.
Чишмә биек ак ярдан челтерәп агып төша. Ә сул кул яктагы елга Ындырчы дип атала —
ул элекке колхозның ындыр табагы артыннан ага. Бу елгага да чишмә кушыла. Урман
куенында агып ятучы чишмәне исә авылда туып- үскән, шәһәрдә көн иткән Габделхак
атлы бер кеше карый. Элек ул ташландык булган.
Авылга терәлеп үк аккан зур гына елганы халык Завод елгасы дип йөртә. Сугыш
елларында завод кызыл кирпеч чыгарган. Еллар үтү белән завод беткән, истәлеккә елга
атамасы гына калган.
Ындырчы елгасы агып төшә торган тау башында, куаклар эчендә, биек агачлар
арасында Яшьләр аланы бар. Ул аланга яшьләр җыелышып утырырга менгәннәр,
бәйрәмнәр һәм туган көннәр үткәргәннәр.
Авылның зираты артында, Чаптырган елгасы буенда Карлыганлык дигән болын бар.
Анда элек колхозның карлыган бакчасы булган. Бакча матур булып күп уңыш биргән.
Хәзер анда карлыганнар калмаган диярлек инде.
Ындырчы суы аша салынган күперне халык Баллы күпер дип атый.
Балыклы Чүкәй авылында укытучы гаиләсендә Сәет Габделхәй улы Шәкүров туып-
үскән.
Бәби
Янгырашы бераз сәер тоелса да, Бәби атамасы аптыратмаска тиеш. Чөнки
Татарстанда һәм гомумән, барлык төрки топонимиядә дә без әби, баба, бәби, ата, ана
сүзләре кергән географик берәмлекләрне шактый очратабыз. Бу, күрәсең, төркиләрнең
ата-ана, әби-баба, бәбине бик хөрмәтләве белән бәйләнешледер.
Бәби авылы Кама Тамагы районында, район үзәге Кама Тамагы эшчеләр бистәсеннән
25 чакрым ераклыкта, җирле үзидарә советы үзәге Олы Кариле авылыннан — 4, тимер
юл станциясе Каратуннан — 50, Красновидово пристаненнән 15 чакрым ераклыкта
урнашкан.
Бәби атамасы тарихи белешмәләрдә искә алына.
XVIII гасыр мәгълүматлары тупланган Д.А.Корсаков белешмәсендә күрсәтелгәнчә,
Бәби авылы чишмә янына утырган. Анда 90 ясаклы татар һәм 2 керәшен татары көн
иткән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Бәби авылының
69 хуҗалыгында 196 ир-ат һәм 196 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Бәби авылы халкы Коры Үләмә
бассейнындагы 30 дан артык авыл белән бергә июль башында Чабыр җыены үткәрүдә
катнашкан.
Олылар сөйләве буенча, иң беренче мәртәбә бу урындагы чишмә янына гаиләсе
белән Биби исемле карчык килеп утырган. Габит исемле кеше урман чистарткан,
йортлар салырга урын әзерләгән. Габит чокыры дигән елга да бар. Урман кисеп ышна
ачкан Габит абзыйның исеме елга-чокыр атамасы буларак ныгып калган. Тирмән
аралыгы дип йөртелгән су Үләмә елгасына сул яктан килеп кушыла. Чыгыш суы яки
Шәйтани кизләү суы Тирмән аралыгы елгасына уң яктан ялгана. Шул кизләү янында
Сики русларының тегермән корасылары килгән, ләкин аны төзи алмаганнар. Кичкә
тегермәнне сүтеп куючылар табылган. Авыл янында Каз күле бар. Бу күлнең суы вакыты
белән була, вакыты белән бетә дә икән. Тирмән аралыгы елгасына Ермак яки Аракы
елгасы кушыла. Бу елга янында качкыннар яшәгән дип сөйлиләр. Корбый тавы Яңа Сала
белән Бәби авылы арасында. Корбанбай исемле кеше бригадир булган. Ул бу тирәләргә
ясмык чәчтергән, ләкин ясмыгы уңыш бирмәгән, ә исеме ябышкан да калган. Халык
телендә Әлмәндәр юлы дигән атама да сакланган. Әлмәндәр исемле кеше урманны
чистартып җир ачкан.
Бәки
Бәки авылы Кама тамагы районында, район үзәге Кама Тамагы бистәсеннән
— 36, җирле үзидарә советы үзәге Келәнче авылыннан 3 чакрым ераклыкта урнашкан.
Бәки атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш очрый.
Казан ханлыгы чорына караган тарихи документларда да Бәки авылы искә алына. Бу
авыл янында археологлар борынгы һәм соңгы болгар чорларына нисбәтле берничә авыл
хәрабәләре тапканнар.
Д.А.Корсаков җыентыгында Бәки авылында XVIII йөздә ясаклы татарлар саны
— 71, йомышлылар — 4, керәшен татарлары 6 кеше дип күрсәтелгән. Бәки авылында
(XIX йөз) 48 хуҗалык булып, аларда 121 ир-ат һәм 101 хатын-кыз яшәгән.
1898 елгы китапта Бәки авылында татарлар яши дип күрсәтелә.
Бәки авылы янындагы Чабыр тавы янында Бәки һәм күрше-тирәдәге 30дан артык
авыллар Чабыр исемле җыен бәйрәме үткәргәннәр. Диалектология белгече Наҗия
Борһанова чабыр сүзен Идел-Кама болгарларының савир-сувар этнонимына
тиңләштереп карый.
Көчләп чукындыру сәясәтенең шаукымы буларак, авылда әле дә керәшен нәселләре
дип аталган кешеләр бар. Элек аларны аерым күмгәннәр һәм авыл янында керәшен
зираты урыны сакланган.
Аксакаллар сөйләвенә караганда, Бәки авылына кешеләр Шәһри Болгар таркалган
чорларда килеп утырган. Элек бу урыннар калын урман белән капланган булган. Авыл
урынын да халык урманнан чистартып утырган. Басуда Алып чабата каккан җир дип
аталган ике таучык сузылган. Белгәнебезчә, мондый исемдәге географик берәмлек
авылның шактый борынгы булуы турында сөйли.
Авыл яныннан Шаһиян инеше агып уза һәм Үләмәгә килеп кушыла. Ышна, Чилчә
инешләре, Чабырлы тау астыннан чыга торган кизләүләр — тирә-юнь табигатен бизәп
тора.Авыл янындагы Иске зират урынын халык исендә тота һәм монда әби-бабалар
күмелгәнен яхшы белә.
Дәвамы киләсе саннарда.