Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТАРИХ ПРОФЕССОРЫ ГАЗИЗ ГОБӘЙДУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ

Газиз Гобәйдуллинның тарих фәненнән татарлар арасында беренче профессор, 1920-
30 елларда татар әдәбияты тарихының мөстәкыйль фән булып формалашуын тәэмин
итүче, Казанда Шәрык академиясен нигезләүчеләрнең берсе буларак татар мәдәниятендә
мәртәбәле урыны бар. Дөрестән дә, фаҗигале шәхес культы казасына эләккәнче, ХХ
гасырның беренче чирегендә, ул күп төрле һәм гаять әһәмиятле фәнни, иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек алып бара: төрки
дөньяда аерым гыйльми юнәлешләрне нигезли, әдәби һәм
фәнни кыйммәте бәһаләп бетергесез хезмәтләр һәм әдәби
әсәрләр яза, югары уку йортларында профессор гына түгел,
җитәкче вазифалар башкара... Бу урында шуны да билгеләп
үтик, Г.Гобәйдуллинның мәдәниятнең алтын чоры буларак
кабул ителгән ХХ гасыр башында башкарган хезмәтләре
үзләренең әһәмияте ягыннан һич тә 1917 елдан соңгы чор
эшчәнлегеннән калышмый. Бәлки әле милли мәдәни
күтәрелешне башлап йөрүе, аның төрле сукмакларда киңәеп
үсүе белән бәйле адымнары мөһимрәктер дә. Һәрхәлдә әлеге
күтәрелешне, милли үсешне ХХ йөз башында мәйданга чыккан әзерлекле яшьләр, милләт
язмышын үз язмышы итеп кабул иткән кешеләр әйдәп барганлыгы бүген инде шик
уятмый. Г.Исхакый, Ф. Әмирхан, Г.Тукай, Г.Ибраһимов һ.б. белән янәшә бу процесста
Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхимнәр дә бар. Шәхсән мин аны шушы буынның, фикердәшләрнең
берсе буларак күзаллыйм. Документлар да шул хакта сөйли.
Г.Гобәйдуллин 1887 елның 15 июнендә Казанда танылу алган гаиләдә дөньяга килә.
Бабасы Сабит Гобәйдуллин (1821-1870) — 2нче гильдия Казан сәүдәгәре, шәһәребездә үз
мануфактурасын оештыра. Әтисе Салих (1862-1935) — Ш.Мәрҗани шәкерте, 1нче
гильдия Казан сәүдәгәре. Ф.Әмирхан аны үз драмаларында «аталар» лагерена кертеп
сәхнәгә менгерсә дә («Яшьләр», «Тигезсезләр»), өлкән Гобәйдуллинның балалары
оештырган әдәби-музыкаль кичәләргә дә, асылда җитәкчесе Ф. Әмирхан булган «Әл-
ислах» газетасын чыгаруга да, башка чараларга да һәрчак матди ярдәм күрсәтүе билгеле.
Ш.Мәрҗанинең 100 еллык юбилеена багышланган җыентык та аның катнашы белән
нәшер ителә. Әти кеше дини гаиләдә, дин нигезләрен мәдрәсәдә үзләштереп үскән
балаларына яхшы сыйфатлы дөньяви белем бирүне дә кайгырта. Г. Гобәйдуллинның
Казан университетына кергәндә имтихан эше итеп язган «Автобиография»сендә (Эхо
веков. 1997. № 1/2. С.121 — 122) бу моментлар ачык чагылыш таба һәм әлеге буын
зыялыларның әзерлек баскычларын күз алдына китерә.
Балачак тәрбиясен Г.Гобәйдуллин «фанатик татар ясап чыгару» дип бәяли. 7 яшьтән
«Халидия» мәдрәсәсенә бирүләре, монда 8 ел укуы (мәдрәсәне 1904 елны тәмамлый),
биредә Коръән текстларына нигезләнеп гарәп телен өйрәнүе, төрле дәреслекләрдән
грамматика һәм синтаксис, логика һ.б. үзләштерүе аның тарафыннан
шулай кабул ителә. Гарәпчә китаплар арасында «юнан философларының тәрҗемәләре бар
иде, Платон һәм Аристотельгә аерым игътибар бирелде», мәдрәсәдә бәхәсләр даими
оештырылып, «еш кына Алланың, фәрештәләр һәм шайтанның булу-булмавы хакында бәхәсләшә идек» дигән сүзләр исә дөньявилыкка тартылуны китереп чыгарган факторлар
кебек тәкъдим ителә.
Шәхес буларак формалашуында Газиз өстәмә укуның әһәмиятен билгели. Мәдрәсәдә
укудан тыш, әтисенең «бер татарга фарсы телен өйрәнергә бирүен», үзенең фарсы
әдәбияты, бигрәк тә Сәгъди һәм Фирдәүси иҗаты белән кызыксынып китүен, бишенче ел
укыганда төрек китаплары белән танышуын, шушы телнең Европа әдәбиятына тәрәзә
ачуын күрсәтә. Жюль Верн һәм Фламмарион, Вольтер һәм Руссо китапларын төрек
тәрҗемәләрендә уку аша егет Европа әдәбиятына якыная, аңарда рус теле һәм әдәбиятын
өйрәнү теләге уяна. Башта әтисе яллаган укытучыдан рус телен өйрәнгән Г.Гобәйдуллин,
сигез сыйныфлы гимназия курсын тәмамлап, аттестат ала.
Барлык имтиханнарын «бик яхшы» билгеләренә тапшыргач, 1909 елны Казан
университетының юридик факультетына кабул ителеп, бер елдан үз теләге белән тарих-
филология факультетына күчкән Г.Гобәйдуллинның зур гыйльми мирас калдырачак олы
галим булып җитешүе — гомумбилгеле факт. Безнең өчен яшь кешенең һәм Шәрык, һәм
Европа мәдәниятен белерлек гыйлем алуы, дин нигезләрен һәм дөньяви әдәбиятны, фән
нигезләрен үзләштерү ярдәмендә киң карашлы, үз фикерле шәхес булып каләмгә
тотынуын ачыклау мөһим. Аның белән иңгә-иң торып татар мәдәниятенә хезмәт иткән
күп кенә фикердәшләре шулай ук Европа телләрен (аеруча алман) өйрәнәләр, үзләре дә
татарчага тәрҗемәләр эшлиләр. Бу турыда филология фәнендә күп мәгълүматлар табарга
була (Кара: Нигматуллин Э.Г. Татарская литература начала ХХ века в ее отношении к
западноевропейской литературе и эстетической мысли: Дисс. ... канд.филол.наук.
Казань, 1972; Гилазев З.З. Татарская литература начала ХХ века в книжных изданиях.
Казань, 2005 һ.б.).
Студент вакытында ук Г.Гобәйдуллин үзен актив тормыш позициясе булган кеше итеп
таныта. Гомумән, аның кызу канлы, җитез булуы мәгълүм: бу хакта гаиләдә аңа бирелгән
«Тыр-тыр Вафа» дигән кушамат та сөйләп тора. Ул татар яшьләре белән бергәләп күп кенә
яңалыкларга юл яра: шәкертләрнең «әл-Ислах» хәрәкәтендә, «Шимбә» театр түгәрәгендә
оештыручыларның берсе булып катнаша. Университетның соңгы курсларында белем
алганда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих фәнен укыта башлый.
Әле шәкерт чагында ук Газиз каләм сынап карый: беренче өйрәнчек «Чын төш»
хикәясе 1907 елның 6 апрелендә «Казан мөхбире» газетасында басылып чыга. Шулай да
студент егетнең чынлап әдәбиятка аяк басуы танылган «Аң» журналы һәм аның
редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни шәхесе белән бәйләнгән. ХХ йөз башы мәдәни
тормышында иң күренекле урын тоткан «Гасыр» нәшриятының хуҗасы, үз заманын күпкә
узып киткән «Аң» журналын чыгаручы, язучы, драматург, тәрҗемәче Г.Тукайның,
Ф.Әмирханның, Г.Кәрәмнең, Г.Гобәйдуллинның, Г.Рәхимнең, Г.Ибраһимовның дусты,
мәсләктәше, фикердәше була. Ә.Хәсәни рус мәдәниятендәге «Весы», «Золотое руно»
тибындагы, үз укучысын заман сәнгате белән таныштыруны, шулай гакълый—мәдәни
яктан камилләштерүне максат итеп куйган журнал оештыру идеясен күп еллар күңелендә
йөртә. 1912 елның 15 декабреннән 1918 елның мартына кадәр айга ике тапкыр басыла
килеп, 123 сан тәшкил иткән «Әдәби, фәнни, сәяси вә иҗтимагый рәсемле журнал» татар
халкы өчен мөһим идеологик, рухи, мәдәни проблемаларны күтәрә, яңалыкларны
мәйданга чыгаручы гына булмыйча, бәлки әдәбиятта тәҗрибәләр ясаучы үзәккә әйләнә.
«Аң» исеменә тугры калып, журнал татар кешесенең аңын, дөньяга карашын үзгәртүгә
хезмәт итә. Яшь иҗатчылар өчен ул каләм сынау мәйданы ролен үти. Журналның еллык
саннарына күз салсак, 1907-1908 еллар аралыгында татар матбугатында ел саен берәр язма
белән катнашып килгән Г.Гобәйдуллин 1913 елны — 11 тәнкыйть мәкаләсе, 4 хикәя, 1914
елны — 6 тәнкыйть мәкаләсе, 2 хикәя, 1915 елны — үтәли саннарда 4 фәнни мәкалә, 10
хикәя, 1916 елда 8 хикәя, 1917 елда 3 фәнни мәкалә, 5 хикәя бастырып чыгара
(Әхмәтгәрәй Хәсәни: Фәнни-популяр җыентык. Казан: Җыен, 2011. 349-395 б.).
«Аң» битләрендә милләтнең иртәгесе, киләчәге турында сөйләшү башлана,
иҗтимагый-мәдәни яңарышның милли үсеш-үзгәреш ихтыяҗына буйсындырылырга
тиешлеге ачыклана. Г.Гобәйдуллин мәдрәсәләрдә логика, тарих кебек фәннәрне укыту,
сәяси мәсьәләләр, тарихка кагылышлы язмалар әзерли. Ләкин ул иң күп мәрәҗәгать иткән
өлкә — милләт мәсьәләсе. Милләтне үстерүнең теоретик нигезләрен барлауда
Г.Гобәйдуллинның роле зур була. 1913 елны ул журнал укучыларын милләт турында
сөйләшүгә чакыра. Автор «милләт, миллият» сүзләренең әдәбиятка мөнәсәбәтле
кулланыла башлавына игътибар итә (Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Аң.
1913. № 8.137-138 б.), 1911 еллардан башлап, рухи бердәмлек кебек аңлануын билгели.
«Милләтнең асылы тарихи ганганәләргә (традицияләргә), хатирәләргә теркәлгән була,
ягъни бер милләттән булган кешеләр бер-берсенең якынлыгын хис итәләр, һәркайсының
бабасының бабалары вә нәселләре бер дошманга — дошман, бер дуска — дус; бер җирдә
торганга яисә бергә күчеп йөргәнгә халык тарихын җырлар кыяфәтендә күңелдә
саклыйлар. Шулай итеп, бер милләткә хазир рухи бер тәгъриф бирәбез: милләт — тарихи
ганганәләре бер булып, берлек хис иткән адәмнәрнең җыеныдыр». Һәм шушы берлекне
— милләтне — Европа дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлекләре хакында сөйли.
1913-1914 елларда «Аң» журналы «Милләтне ничек аңлыйсыз?» дигән анкета уздыра,
шуның җавапларында Г.Газизнең (бу исемне әдәби-фәнни тәхәллүс буларак куллана)
милләткә билгеләмәсе тагын да төгәлләшә: «Милләт — тарихи ганганәләре бер булып, үз
араларында берлек хис кылынган, бер юл тарткан — бергә хәрәкәт иткән һәм бер
даирәдәрәк яшәгән яисә тарихта күп вакыт бергә торган, асыл—телләре бер булган ифрат
адәмнәрнең җәмгыятедер» (Аң. 1913. № 22. 396 б.). Милләтнең киләчәгенә ышану
«һәрвакытта сәнгать нәфисә кыяфәтендә заһир итәдер» (Аң. 1914. № 2. 37 б.) диюе белән,
автор иртәгәге юлны эзләү эше әдәбиятка йөкләнгәнне дә ачык әйтә.
Г.Газиз язмалары милләт мәсьәләсенең татар әдәбиятында ничек куелышына зур
тәэсир ясый. Аннан соң анкетага җавап бирүчеләр, нигездә, шушы ук позицияне яклый.
Мәсәлән, Җан Шәрәф тә (Галимҗан Шәрәф) «дәүләтләрнең күтәрелү вә төшүләре күп
вакытта миллият хисенең күтәрелү вә төшүеннән килгән» дип белдерә һәм, милләтне «тел
якынлыгы», «нәсел якынлыгы», «тарихи кардәшлек» барлыкка китерә дигәндә, Г.Газиз
кебек үк, милли рух, «милли вөҗдан» — үзеңне милләтнең бер кисәге итеп хис итү,
милләтнең гомуми күтәрелү вә төшүен үз шәхси күтәрелү вә төшүеннән артыграк итеп»
(Аң. 1914. № 2. 40 б.) хис итүдән гыйбарәт, дип өсти. Шулай итеп, милли хис, миллилек
мәгънәсендә «миллият» сүзе урнаша. Матбугат битләрендә «миллиятле милләт дөньядан
югалмый» (Кадыйри З. Миллият агымнары // Тормыш. 1914. 12 февр.) дигән караш
ныгый. Г.Гобәйдуллин үзе бу мәсьәләгә кабат 1917 елны әйләнеп кайта. Аның
«Милләтчелекнең бәгъзе әсаслары», «Миллият өчен көрәшнең бәгъзе фәнни әсасларе»
хезмәтләре башта шулай ук «Аң» битләрендә укучыга тәкъдим ителә. Галимнең 1917
елдан соң 20 ел эчендә әзерләнгән төрки- татар тарихы һәм мәдәнияте буенча күпсанлы
фундаменталь хезмәтләре шушы нигезгә утыртыла.
«Аң»ны булдыручы иҗади төркем яңа татар әдәбиятын тудыру максаты куя. Яңа тип
әдәбият тормышта гармониягә, бәхеткә ирешү мөмкинлекләрен, яшәүнең мәгънәсен
эзләүдән башлана. Бер үк вакытта каләм тибрәтүчеләр гармонияне кешенең күңел
төпкелләрендә, аң һәм фикерләү, хис-кичереш, теләк-омтылыш, хыял-күзаллау
катламнарында, рухи өлкәдә табарга омтылалар. Шушы төркемдә Г.Гобәйдуллин язучы
буларак чыгыш ясый. Шәрык һәм Гареп традицияләренең тоташуы, икесенең ике төрле
ассоциацияләр уятуы, укучыны төрлечә шәрехләүгә көйләве бу иҗатны серле һәм
мавыктыргыч ясый. Кызганыч, язучының әдәби иҗаты да, гыйльми мирасы кебек үк, аз
билгеле. Берничә мисал китерик.
Г.Газизнең 1913 елны басылып чыккан беренче әдәби әсәре — «Бер хыял» (Г.Сәлман.
Бер хыял // Аң. 1913. № 18. 305-306 б.) фәлсәфи хикәясенең сюжеты традицион татар
әдәбияты өчен ят тоела. Хикәяләү «җир йөзендә мәңгелек тынычлык, дуслык
падишаһлык» сөргән вакыттан башлана. «Сарыклар бүреләр белән йөриләр, карчыгалар
күгәрченнәр белән бер агачка оя ясыйлар иде». Ләкин көннәрдән бер көнне хәл үзгәрә:
«...бер арыслан бер сарыкны ялаганда, сарыкның тәне кызарганын күреп, кабып алды, ике
егет һәммә яктан хөр булган бер хатын өчен кычкырыштылар, хәтта үтерештеләр, бер
сыер, Алланың бирә торган мәшәкатьсез ризыгы белән генә канәгать итмичә, матур
чәчәкле бер матур үләнне кабып чәйнәде, түмгәкләре өстеннән үтеп бара торган кортны
кырмыскалар өстерәп ояларына алып кереп үтерделәр.». Шулай, автор әйткәнчә, «олуг
канун, солых, рәхәтлек кануны» югала, җимерелә, җир гөнаһка бата, җәһәннәм дөрли
башлый. Моның сәбәбе
— үлем, үтереш. «Кешеләр тагын, бер-берсен саклар өчен, төрле-төрле өемнәргә
бүленделәр, коралландылар, зәгыйфьләрне кыстылар, төрле мәҗбүри кануннар
ясадылар.». Без яши торган тормыш — менә шушы гөнаһлы, ирексез, пычрак, тынычсыз
дөнья дип, автор әсәрен мондый сүзләр белән тәмамлый: «.Ләкин бу рәхәтне, бу заманны
теләү хәзергә кадәр аз адәмнәрнең күңелләрендә сузылган утның кечкенә генә чаткысы
кебек калды. Калды, әмма фәкыйрь хыял булып калды».
Дини тәгълимат буенча, кайчандыр гөнаһ эшләнгән, кешелек дөньясы түбән
тәгәрәгән. Ләкин кеше бу түбәнлектән чыгарга тиеш. Яшәештә газап чигү һәм
явызлыкның булуы мәҗбүри түгел, алардан котылырга була. Моның юлы
— инволюция, рухи чисталык һәм илаһи башлангычның материальләшүе. Шушы
фикерне җиткерү өчен, автор яшәешне ике чиккә бүлә. Беренчесе — кайчандыр булган
тормыш: «Дөнья бөтенләй бер бакчалык, бөтенләй бер рәхәтлек йортына әйләнгән иде.»
Табигать, кеше — бар да гармониядә: «Хәзер рәхәт, хәзер бер дуслык дөньясы хөкем сөрә
иде. Адәмнәр әүвәлге кабахәтлекләрен онытканнар иде инде.» Канун бозылганнан соң,
тормыш кан елгалары, суеш-үтерешләр, төрмәләр аша күрсәтелә. Тормышның авырлыгы
кешеләргә бирелгән җәза кебек шәрехләнә.
Әсәр җентекләп, детальләп сурәтләүгә корылган. Чиктән тыш арттыру алымы киң
кулланыла. Хикәяләүче пәйгамбәрлек сыйфатына ия, ләкин башкаларны үзгәртә
алмаячагын аңлаган акыл иясе кебек күзаллана. Аның хыялы — тормышка ашмаячак
утопия: азат, тыныч-рәхәт яшәү. Шушы хикәяләүче ярдәмендә язучы яшәешнең
мәгънәсезлеге, тормышның караңгылыгы һәм явызлыгы өчен җаваплылыкны кеше
җилкәсенә сала, аны «көчленеке замана» кануны белән яшәгән табигатьнең бер вәкиле
итеп күрсәтә. Гаеплене ачыклаган герой бу хәлдән чыгу юлын, яшәештәге төп кыйммәтне
дә тапкан: явызлык кылмаска гына кирәк. «Изгелек эшләп яшәү» формуласы
чарасызлыктан котылу мөмкинлеге кебек тәкъдим ителә. Изгелек мәңгелек кыйммәт
дәрәҗәсенә күтәрелә.
Татар әдәбияты өчен шулай ук ят, яңа мотив — иманны югалту, Алланы югалту
мотивы Г.Газизнең «Юлдаш эзләгәндә» (Аң. 1916. № 18. 282-283 б.) хикәясендә (ул
фәлсәфи трактат жанрына карый) кызыклы фәлсәфи нәтиҗәләргә алып килә. Әсәрнең
герое — «югалган Аллалы» Ильяс — үткәндә Аллага ышаныч белән яшәгән, ун ел элек
шул ышанычны җуйган: «Аның өчен олы хәсрәт ул — югалган кыйбла. Ун елдан бирле
рәхәт бирми аңа югалткан Алласы. Ул югалганнан бирле аның күңелендә сөю, рәхәт,
җирдә һәм күктә бәхет югалды.». Яшәү мәгънәсен эзләп китапларга, мәшһүр
философларның әсәрләренә мөрәҗәгать иткәннән соң, Ильяс әлеге мәсьәләне һәр кеше
«бары үзе генә, һәрбер кеше үзе өчен генә хәл итәчәген» аңлый. Алай гына да түгел,
бәхетсезлегендә шул китапларны гаепли: «Рәхәтемне югалттыгыз, күңелемә бер шөбһә
ташы ыргыттыгыз, үзегез бернәрсә дә бирмәдегез». Аныңча, китаплар аны «булган
юлдаштан» да аерганнар.
Ильяс элеккеге юлдашына болай мөрәҗәгать итә: «Кая син, кая син? Кая киттең син,
әүвәл заманнарда йокламаганда йокы биргән, үлемнән курыкканда тынычлык биргән
йомшак аһәң?» Икенче мөрәҗәгать «аһәң» төшенчәсен төгәлләштерә: «Кая син, минем
мөкатдәс Тәңрем? — диде ул. — Кая син, бабаларымның рухы белән буташып, Чыңгыз
рухына манылып, безне катле чигеннән Адриатикка кадәр илткән Тәңре? Кая син,
кодсиятнең (изгелекнең) зурлыгының, мәрхәмәтнең мөбһәм (билгесез) бер кисәге булып,
безне дошманнар ыргылганда куркытмаган, гайрәт биргән мәгъбуд (табына торган зат)?
Кая син, ташлар эченә кереп, безнең рухыбызга дәва биргән мәгъбуд?» Аһәң Алла,
табынган, ышанган илаһи көч кебек тәкъдим ителә. Шул рәвешле, хикәя җәмгыятьтәге
секуляризация (иҗтимагый һәм шәхси тормыштагы барлык сфераларның дин
контроленнән котылуы) процессы алып килгән каршылыклы халәтне тасвирлый. Бу
очракта әлеге процесс үткән белән хәзерге арасындагы сызык, чик ролен башкара.
Әсәрдә кеше (вакытлы, фани) һәм яшәеш (мәңгелек, бакый) капма-каршы куела.
Күктәге «каз юлы», тартарлар кычкыруы, ярга бәрелгән дулкыннар, шыгырдаган вак
ташлар, сандугач сайравы, атылган йолдыз, каен шыбырдавы Ильяска яшәешнең
хикмәтен беләләр күк тоела. Кеше — вакытлы гына яшәүче, табигать тавышын аңламаучы
җан иясе шушы гүзәллек һәм хәрәкәт уртасында ялгыз, көчсез, бәхетсез, үзенә Алла —
рухи кыйбла эзләүче. Андый кыйбла, яшәүнең мәгънәсе юк дигән нәтиҗә әсәрне буеннан-
буена сызып үтә. Аллага ышанычын җуйган, хәрабә хәлендәге кеше — газапланучы,
хәсрәтле, кайгылы. Әсәр идеясе Ф.Ницшеның нигилизмны аңлатуына, бу чор
мәдәниятендә мәгълүм фикеренә: Аллага ышанычны җуйганнан соң гына азатлыкка
ирешергә мөмкин дигән концепциягә каршы чыга. Татар дөньясына заман алып килгән
проблемаларны ачыктан-ачык, тирәннән ачып бирә.
Г.Газизнең 1914 елны «Аң»да басылган «Әкиятләрдән берсе» (Аң. 1914. № 21. 375-377
б.) хикәясе шәрык әкияте, риваять кебек яңгырый. Ялгыз дәрвиш, рәссам Габдулла чүл
уртасында гыйбадәт кылып, Коръән укып һәм тамагын туйдырыр өчен китап күчереп көн
итә. Бер көнне таң алдыннан кыз сурәтен күреп ала: «Бөтен матурлык шул сурәтнең эченә
кергән дә беткән, бөтен изгелек шуның эчендә камырга сеңгән су кебек сеңгән шикелле
иде...» Әле югала, әле пәйда була торган кыз сурәте Габдулланың хыялымы яки
саташуымы — билгесез. Ләкин дәрвиш аны матурлык символы итеп күрә: «мин синең
матурлыгыңа гына гашыйкмын, нәкъ, әнә, бәгъзан җилнең матур сызгыруы, дөяләрнең
муеннарына таккан шөлдерләренең ачык һавалы чүлдә төннәрен дә чылтыраган тавышы
кебек кенә яратам», ди. Һәм шушы матурлыкны тирегә төшерә башлый. Сурәт ясала,
Габдулланың: «Син илаһимы, шайтанимы» дигән соравына, «бу — матурлыкның синең
күңелдәге хакыйкый һәйкәле», дигән җавап килә. Шулай итеп, автор Матурлыкның кеше
күңелендә яшәвен раслый, аның идеалы җир кызы — чибәр хатын-кызга мәхәббәтнең
иҗатка этәргеч, илһам чыганагы икәнлеге әйтелә.
Журнал битләрендә Г.Гобәйдуллин көлке остасы булып җитешә. Язучының
юмористик-сатирик әсәрләрендә дә «икенче план» — фәлсәфи эчтәлек күренеп тора.
Әсәрләрнең кыйммәтен билгеләүче сыйфатларның берсе дә шул. Әйтик, «Җомга көн» (Аң.
1913. № 6. 95-97 б.) хикәясендә сюжет, әйтик, Галим хаҗиның үлгән хатыны каберенә
баруы, аны оҗмахта итеп күзаллавы һәм күрше кабергә күмелгән үлектән көнли башлавы,
бер яктан, ирнең хыялыйлыгыннан көлү тәэсире тудыра. Ләкин монда мәхәббәтнең
көченә дә ишарә бар.
Г.Газизнең «Алмагачы чәчәк атканда» (Аң. 1916. № 16/17. 266 б.) хикәясендә җылы
юмор Хәмдебикә карчык һәм Галимҗан картка карата кулланыла. 40 ел бергә гомер иткән
картлар үткән тормышларыннан канәгать. Аларның сүзләре дә, хис-кичерешләре дә ике
чик арасында тирбәлә: үлемнән курку һәм бәхиллек сорау. Авыр, чарасыз курку хисен ике
кеше күңелендәге ярату яктыртып җибәрә. Автор әсәр исеменә үк чыгарган «чәчәк атучы
алмагач», «үзенең таза, сулы исен шул җил белән бөтен бакчага чәчкән»,
«утыручыларның өсләренә югарыдан елмаеп карап, агарып, кызарып, мөлдерәп, бизәнеп-
төзәнеп утырган карт алмагачы», әйтерсең, Хәмдебикә белән Галимҗан күңелендә
сакланган самими хисне символлаштыра. Яшь вакытларында бергә утырткан агач кебек,
беренче мәхәббәтләре үлем чигенә килеп җиткәндә дә «чәчәк ата», үлем куркуын моң
белән алыштыра. Бу моң һәр кеше гомеренең чиклелеге, Яшәешнең шушы гаделсезлеге
хакында уйлануга этәрә.
Г.Гобәйдуллинның 1913 еллардан башлап әдәби процессны бәяләү эшендә юл
күрсәтүчегә әйләнүен дә әйтергә кирәк. Беренче тәнкыйть мәкаләсе — «Ике йөз елдан соң
инкыйраз» (Олуг кешеләр һәм аларның әсәрләре. Казан: Үрнәк, 1911. 3-24 б.) Г.Исхакый
героен татарчылык символы буларак аңлатуы белән («Әмма мин монда Җәгъфәрне
күрмим, мин аны бер кеше дип атамыйм.Мин аны бары кристаллга әйләнгән, ташка,
матдәгә әйләнгән татарлык, аның вөҗданы, дим.Чөнки андый бер коры вөҗдан, хис белән
тулган шәхес нәфселәмердә булу ихтималы юк...») башка язмалардан аерылып тора.
«Сәгыйть Рәмиев шигырьләре турысында» (Аң. 1913. № 5. 80-82 б.) мәкаләсендә татар
әдәби тәнкыйтендә беренче тапкыр шагыйрь иҗаты гыйсъянчылык ноктасыннан тулы һәм
шигырьләргә анализ ясап бәяләнә. «Яшь әдәбиятымызда — «Яшь йөрәкләр» (Аң. 1913. №
11. 189-194 б.) — Г.Ибраһимовның шул исемдәге романына иң тирән һәм төпле анализ
ясаган хезмәтләрдән булып, романны әдәбиятыбызда аваз салган романтизм юнәлешендә
карарга кирәклеген искәртә. Әсәр үзе, аның геройлары, андагы иҗтимагый, фәлсәфи,
милли мәсьәләләр алга таба татар әдәбияты тарихында нәкъ менә Г.Гобәйдуллин
нигезләгәнчә тикшерелә. Гомумән, Г.Гобәйдуллинның тирән белемле булуы тәнкыйть
мәкаләләрендә әсәрләрне шәркый һәм гарби фәлсәфә, әдәбият фонында карарга
мөмкинлек бирә. Әйтик, Г.Колахмәтовның шул исемдәге әсәренә рецензия кебек
эшләнгән «Ник уйгандым?» мәкаләсендә (Вакыт. 1911. № 746. 3 б.) автор ахирәтне
(тәмугны) тасвирлауны Дантеның «Илаһи комедия»се, Исмәгыйль Хаккый әсәре,
«Мөхәммәдия», «Тәкый гаҗәп»ләр белән чагыштыра.
Әлбәттә, Газиз Гобәйдуллинның фәнни һәм әдәби мирасы хакында күп сөйләргә
мөмкин. Аның 120 фәнни хезмәте, 40 тан артык әдәби әсәре булуы мәгълүм. Бу исемлектә
татар милләтенең мәдәни тарихын беренче тапкыр Орхон-Енисей ташъязмаларыннан
алып тикшерә башлаган, Гали Рәхим белән берлектә язылган фундаменталь «Татар
әдәбияты тарихы. 1нче җилд: Борынгы дәвер» (1922, 240 б.), «Татар әдәбияты тарихы:
Борынгы дәвер. XVII, XVIII һәм XIX гасырларда иске әдәбият. 1нче җилд» (1922, 184 б.),
«Татар әдәбияты тарихы: Борынгы дәвер. 2 бүл. 1нче җилд» (1922, 240 б.), «Татар
әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере» (1925, 31 б.), төрки-татар тарихына караган «Татар
тарихы» (1925, 290 б.), «Борынгы богарлар» (1924, 27 б.), «Татарларның килеп чыгышы
һәм Алтын Урда» (1924, 15 б.), Урта Азиядә һәм Азәрбайҗанда, башка төбәкләрдә төрки
халыкларның тарихы һәм мәдәниятенә караган күпсанлы хезмәтләре бар. Шунысына
аерым игътибар итәргә кирәк: бу хезмәтләр бүгенге фән өчен әһәмиятен җуймаган, алар
кабат милли гыйльми хәзинәгә кайтаруны көтеп яталар.
Г.Гобәйдуллинның тормышы фаҗигале, шәхес культы тәмугында өзелүе аның мирасы
язмышына да тискәре йогынты ясый. Галим тапкан, тикшергән, анализлаган материаллар
совет чорында, чыганагы күрсәтелмичә, башкалар тарафыннан киң файдаланыла. Аның
хезмәтләрен һәм әсәрләрен кайтару омтылышлары бары тик 1958 елда һәм 1990 еллардан
соң гына ясала. Бүгенге көнгә кадәр Гобәйдуллин хезмәтләре ХХ йөз башы фикер ияләре
арасында да иң аз фәнни әйләнешкә кертелгәннәр исәбендә кала килә.
Шушы көннәрдә татар һәм төрки халыкларның горурлыгы булган Газиз Гобәйдуллин
тууга 125 ел тула. Юбилей уңае белән аның хезмәтләрен барлау да милли-мәдәни
мирасыбызны кайтару өчен махсус дәүләт программасы булдыру кирәклеген кабат
исебезгә төшерә. Әгәр без бу эшне XXI гасырның беренче яртысында башкара алмасак,
бу шәхеснең тууына 150, 200 ел тулган вакытларга инде аның хакында истәлекләр
калырмы — бу сорауга җавап ачык түгел.