Логотип Казан Утлары
Роман

ҮЛГӘННӘРНЕ БҮЛДЕРМӘ

Әти-әниемнең якты истәлегенә багышлыйм
— Дөньяга аваз салганмын, тәпи басып киткәнмен, әмма үз-үземне белә башлаганда, миңа биш яшьләр булгандыр. «Менә хәзер чын-чынлап акыл утырттым», — дип уйладым мин, 25не тутыргач. 40ка җиткәндә дә, 82гә аяк басканда да башыма нәкъ шул уй килде. Хикмәт менә нәрсәдә: теләсә кайсы яшьтә дә син үзеңне яңадан туган шикелле хис итәсең. Хәер, миңа инде барыбер: кеше үз гомерендә ике зур борчу кичерә, диләр. Берсе аша үттем инде. Икенчесе — соңгысы килсә дә, шаккатмыйм.
Купедашым — профессор Сарман Бигинең, миндә кызыксыну уятыр өчен, сүзен юри шулай башлавына шундук төшендем, әлбәттә. Бездә, журналистлар арасында, моны «каптыру» диләр. Нишлисең, бәлки профессорның күңел сәгате суккандыр, үткән гомере турында кемгәдер сөйләп бушанасы килгәндер. Күрәсең, карт кемгә юлыгуын, кемне эләктерүен дә чамалагандыр. «Журналист икәнеңне каян белсен?» — дип сорарсыз. Акыл ул — еллар саны белән генә түгел, узган юллар белән дә исәпләнә. Миңа бер күз ташлау, минем белән берничә сүз алышу — кем икәнлегемне аңларга шул җиткәндер, бәлки ( тәҗрибәле укучы да шундый бит: китапның теләсә кайсы битен ачып, берничә юлга күз салуга аңлап ала — укыргамы, әллә вакыт әрәм итеп тормаскамы?).
— Инде үлем турында сүз кузгалган икән, минем фикеремчә, аның кыяфәт-рәвешен уйлап чыгару — кешенең акылга сыймаслык уйдырмасы гына. Хикмәт менә нәрсәдә: әҗәл ул — син. Туганнан алып актыккы сулышыңа кадәр син аны үзеңдә йөртәсең. Нәм иң соңгы мизгелдә, үзеңне көзгедә күргәндәй, аның белән күзгә-күз очрашасың.
Дөресен әйтим, моны ишеткәч, мин озак вакытлар көзгегә карарга шикләнеп йөрдем.
Аның авызыннан ишетелгән кайбер әйтемнәр күңелемә кереп калдылар. Мәсәлән, «кичә пешергән чәйне эчүчеләргә ышанычым юк». Яисә, «шундый акыллы кешеләр бар, мәрхүмнәргә сүз катмыйлар». Тагын, «ике яхшы кеше бер-берсен теләсә кайсы кабахәттән дә элгәре соңгы чиккә җиткерә
Салават ЮЗЕЕВ (1966) - язучы, телевидение һәм кино режиссеры, «Я осталась здесь», «Сквозняк тишины» һ.б. китаплар авторы. Казан шәһәрендә яши. ала». Яки, «кеше үлгәндә, кәлтә елан эзәрлекләүче кулында койрыгын өзеп калдырган кебек, үзенен гәүдәсен безгә калдырып китә».
Дөрес, язмама боларнын барысы да сыеп бетмәс. Нишләтәсен, һөнәрем шундый:
C ала в ат
Ю з е е в
бик кызыклы булса да, артыгын төшереп калдырмый булмый.
Мин ул вакытта республика радиосынын авыл хуҗалыгы редакциясендә эшли идем. Магнитофон тасмасына төрле кешеләрнен тавышларын яздырам да, соныннан материалны эшкәртәм, ягъни редакциялим. Гомеренен күп өлешен чит-ят җирләрдә үткәргәнен белгәч, юлдашымны үзем өчен табыш санап, әнгәмә корырга булдым. Яшь чагым, юлымда очраган бер кешене сөйләтәсем килә. Хәзер генә ул, олыгая барган саен андый очыну югала. Ә ул чакта... Магнитофонымны кабызып: «Кем? Кайдан? Кая?» — кебек гадәти сорауларымны тезә башладым. Көтмәгәндә, анын җаваплары шактый озынга сузылды. Баштарак бармагымны «Stop!» клавишына куйган килеш тынласам,бераздан вакыйгалар ташкынына кереп чумганымны сизми дә калдым. Карт авызына карата белә! Нәтиҗәдә ул очрашу истәлеге булып миндә берничә дистә кассета калды. Алга китеп шуны әйтим: киштәдә озак еллар тузан җыеп яткан ул язмаларнын мина кирәге чыкты. Мактанып әйтүем түгел, бер әйбәт ягым бар минем: иске кассеталарны бервакытта да ташлаганым яисә боздырганым булмады. Бу кагыйдәне сонрак, документаль кино өлкәсенә күчкәч тә гадәт итеп алдым. Дөрес, хәзер цифрлы технологияләр үтеп керде, үзем дә «Не уйдем!», «Водопой имени Ханафи Мавлюдова» фильмнарын камерага төшердем. Ә шкафым төрле елларда җыелган материаллар белән шыплап тулган. Вакыт булганда, онытыла барган шул истәлекләр арасында актарынырга яратам.
— Мин Ай дигән авылдан. Элегрәк ничек аталгандыр, янәшә агып яткан елганы да авыл исеме белән атыйлар. Исемем — Сарман Биги...
Юлдашым өчен күңелендә җыелып килгәннән бушану киче булды бу. Хәер, хатирәләрне янарту өчен поезддан да яхшырак транспорт юк та бугай. Ә бер телен чишелдеме, инде тиз генә туктармын димә.
— ...туган ватанымда ярты гасырга якын булганым юк.
Поезд Казанга ыргыла. Мина сонгы тукталышка кадәр кайтасы, ә юлдашыма алдарак — узгынчы тукталышта төшеп, авылына илтә торган автобуска утырасы.
— Карангы бик акрынлык белән инә, — диде ул тәрәзәгә карап, — бездә алай түгел. Авызыннан бер сүзен чыкканчы кап-карангы була да куя.
Поезд, шаулап, туннельгә килеп кергәнгә, анын сонгы сүзләрен ишетеп өлгермәдем. Поезд бермәлгә коега чумгандай тоелды да, ыжгырып, яктыга чыкты.
— Әйдәгез, чәй эчәбез, — дип тәкъдим итте күршем.
— Чынлап та. Хәзер, озата баручыдан сорыйбыз.
— Юк, анарда кичә пешерелгән чәй генә, — диеп, сумкасыннан чәй салынган янчык чыгарды. Миннән кайнаган су алып килүемне үтенеп, танышым өстәл тирәсендә кайнаша калды. Үзе белән йөрткән кечкенә чәйнегендә чәй пешергәч, ике касә алды.
— Кичә пешерелгән чәйне эчүчеләргә ышанычым юк минем, — диде ул, чәй уртлап. — Ә яна пешерелгәнендә, — ул касәсен күз турына китереп, сүзен дәвам итте: — адәм канында, хатын-кыз һәм әҗәлдә генә була торган хакыйкать тәме бар. Сез нишләп эчмисез?
Чәй теленне йотарлык иде. Вагон тәгәрмәчләре тукылдый, тәрәзә артында куе карангылык, бездән өстә тимер юл чыбыклары кушылалар да янә аерылып китәләр — чәйдә туган хакыйкать алга таба омтылган поезд хакыйкате белән тәнгәл килә иде.
Сүзсез генә берничә тапкыр уртлагач:
— Чәй пешерү җыелмасын йөрткәч, үзегез белән су да алырга иде,
— дидем мин.
— Тимер юлда су бөтенләй үзгә. Чәй тәменә офык, мәйдан, чит исләр килеп кушыла да хакыйкать икеләтә, өчләтә арта төшә. Нәрсәдә калдым әле мин?
— Сезнен якта караңгылык бик тиз төшә, дигән идегез.
— Әйе, бер сүз әйткәнче. Ә ул сүз — хатын-кыз исеме иде. Безнен авыл ике зур калкулыкта урнашкан. Ерактан караганда алар хатын-кыз күкрәген хәтерләтә. Мин калкулыкның берсенә басып, сөйгәнемнең исемен әйтүгә, ул икенче калкулыктан
мина исемем белән дәшә. Аяк астындагы сукмакны да сизмичә, мин анын янына ашыгам. Күрше урамнан гармун тавыш бирүгә, әллә каян гына яшьләр җыела да, биюләр башланып китә. Гафу итегез, мин сөйлим дә сөйлим, ә сезгә кызыкмы сон болар?
Ул, күзлек пыялаларын ялтыратып, мина сораулы караш ташлады.
— Беләсезме, сез танцы турында сүз башлауга, бер язучынын: «Теләсә кайсы сәяхәт — Алла тарафыннан бирелгән бию дәресе ул», — дигәне исемә төште. Дәвам итегез.
— Безнен чорда сабыр тынлаучы сирәк очрый, — диде ул, касәмә чәй өстәп. —Күпчелек сөйләргә ярата. «Сүзен көмеш булса да, дәшми торуын
— алтын», — ди торган иде безнен авылда Вафа бабай. Бик сүзчән кеше булса да, күбрәк эш турында сөйли иде ул. Без, бала-чага, гел анын аяк арасында чуала идек. Яшенә караганда акыллы бабай булды. Шул ягы белән үзенә тарткандыр инде безне. Кулыннан килмәгән эше юк: үлгән кешене сонгы юлга озата, кирәге чыкса, сөннәткә дә утырта, башкалар оныткан гореф-гадәт, йолаларны исеннән чыгармый. Алардан башка тормыш, яшәеш кичәге чәй кебек мәгънәсез, буш булыр иде. Ул безнен авылнын аксакалы сыман. Әгәр узынып киткән бер яшь-җилкенчәкне урынына утыртырга кирәк икән: «Тиле койрыкка үсә», — дип кенә куя. Ягъни организмны үстерергә тиешле барлык көч койрыкка китә. Күп ашарга яратучыга да әйтеме әзер: «Яшәү өчен ашамый, ашар өчен яши». Шуларга охшаш хикмәтле сүзләргә тарыганда, кылт итеп Вафа карт исемә төшә. Бервакыт шулай III Рейх архивын актарып утырганда бер кәгазь игътибарымны җәлеп итте. Бу — Гитлернын төп идеологы Альфред Розенбергка адресланган хәбәре иде. Аны төзүченен имзасы танырлык түгел, менә шул кеше татарларны борынгы кыргый кабиләгә якын дип сурәтләгән: «...алар тамаклары өчен генә яшиләр». Кызык, беркемгә мәгълүм булмаган кечкенә генә татар авылында гомер сөргән Вафа бабай үз авызыннан чыккан сүзләрнен җимергеч җәһәннәм машинасы эчендә кулланганын белсә, нишләгән булыр иде икән?
Авылыбыз ике калкулыкта утырган, дигән идем. Шуларнын берсе итәгеннән Кара урман башлана. Урман авызыннан төрле якка берничә сукмак китә. Арадан берсе өрәкләр аланына алып керә. Әгәр дөньядан киткән берәрсе белән сөйләшергә телисен икән, шушы аланга юл тотасын. Кояш батып, җил тынгач килүен хәерле, чөнки мәетләр тавыш яратмый, диләр. Без, балалар, бу куркыныч, шомлы урыннан ерактарак йөрергә тырыштык. (Хәлилнен генә исе китмәде, анын турында алда сүз булыр әле). Вафа карт әйтүенчә, ин тыныч урын шушы аланда икән. Өрәкләр аланы белән авылыбызнын икенче очындагы елга аръягында урнашкан зират арасында бернинди катышу юк. «Рух өчен тәннен кайда булуы мөһим түгел», — ди иде Вафа карт. Анынча, адәм баласы кайда гына күмелсә дә, барыбер өенә әйләнеп кайта. Әгәр сезгә безнен зиратта булырга туры килсә, күрерсез: андагы каберләрнен күбесе — хатын-кызларныкы. Ирләр туган нигезләреннән еракта күмелгән. Әйтерсен, аларны авылдан ниндидер шашкын агымлы болганчык су агызып киткән дә, сонрак рухлары өрәкләр аланына кайтып урнашкан.
30нчы еллар башында Берлин астындагы бер каберлекне зиярат итәргә туры килде. Ул чакта мин Берлин мөселманнар оешмасы тарафыннан оештырылган экскурсия составында идем. Ә анын җитәкчесе — күптәнге танышым Иоахим Вернер дигән кеше. Анын турында сонрак сөйләрмен. Ул урын Вюнсдорфтан ерак түгел, сугыштан сон совет гаскәрләре басып алган территориядә урнашкан. Тик анда керү тыелган иде инде. Әмма кабатлап әйтәм, болар әле сугыш башланырга берничә ел кала, Германия белән Советлар Союзынын металлургия предприятиеләре йөзләгән мен километр чәнечкеле тимер чыбыклар җитештерә башлаганчы булган хәлләр. Андагы каберлеккә куелган зур мемориаль ташка күзем төште. Ташка иске татар язуы белән: «Монда кайзер Вильгельм II вакытында әсирлектә һәлак булган казан татарлары күмелгән», — дип язылган иде.
Көзге ачы җилне йота-йота каберләр арасыннан атлыйм. Алар күп — менләгән. «Зәкәрия Камали. 1882 — 1915» — дип укыдым бер таштан. «Бу бит — безнен авылныкы. Кайчандыр теге ташкын белән китеп югалганнарнын берсе», — дип уйлап куйдым. Менә бит ничек килеп чыга: кайдадыр, ниндидер Сараевода Гаврила Принцип исемле бер бәндә Лайтенер күпере янында, бернинди аклауларга лаек булмаган адым ясап, эрцгерцог Фердинанд дигән икенче бер адәмгә атуы аркасында, Зәкәрия Камали үзенен хатыны, балалары, аты һәм хатын-кыз күкрәгенә охшаган калкулыкка урнашкан авылы белән сонгы кат саубуллашып күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп черергә тиеш булган. Болганчык су алып киткән гәүдәнен рухы көзге ачы җилләргә ияреп туган якка очып кайткан.
Бер илләрдән чыгып киткәч, Кайтып булмый тиз генә шул. Йөгереп китәрдәй булам ла, Кайтып җитәрдәй булам; Көзге ачы җилләрдә ләй, Туган-үскән илләргә.
Бу юллар танылган халык җырыннан. Язучы Нәкый Исәнбәт фикеренчә, аны Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан солдатлар иҗат иткән. Шунысы мәгълүм: халыкныкына әйләнгән җырлар, зәнгәр күктә әкрен генә йөзгән болытлар шикелле, бер авылдан икенчесенә килеп сыенган. «Көзге ачы җилләрдә» дигән юллар 1917 елларда гына килеп ирешергә тиеш булса да, безнен авылда ул иртәрәк янгырады. Бу җырны Хәлил җырлый иде. Әйткәнемчә, Хәлил өрәкләр аланына барудан курыкмады һәм бу юлларны да шуннан ишетеп кайтты.
Танышым, сүзен бүлеп:
— Арымадыгызмы әле? — дип сорап куйды.
Ул, беренче бүлекне тәмамлагандай, бераз тын алды. Ә тәрәзә артындагы дөньяны без эчкән чәйдән дә куерак карангылык сарган иде.
— Юк, юк, — дидем мин, — дәвам итегез.
— Чәем ошадымы?
— Хикәягез кебек үк.
— Күбрәк кайсы ошый — чәйме, әллә хикәяме?
— Алар бер-берсе белән бәйләнгән. Начар чәй эчкәннәргә мин дә ышанып бетмим. Бары тик чәй рәтен белүчеләр генә шулай сөйли ала.
— Сезне сайлап ялгышмаганмын. — Ул тынычланды һәм: — Дәвам итәм алайса. Кайда калдым әле? Хәлилдәме? — диде.
Хәлил башка балалардан нык аерылып торды. Тумыштан күзләре кылый иде анын. Без анын белән бер елгылар, шуңа үз-үземне белә башлаганнан бирле аның ниләр кылганы күз алдымда. Хәтергә уелып калган берсе турында сөйлим әле. Көзге салкын көннәр. Хәлил аякларын җиргә күмеп утырган да ниндидер озын көйгә җыр суза. Күзенең берсе көнчыгышка, икенчесе җиргә төбәлгән. Хәер, җырын җыр дип атау дөрес булмас. Аның ни сүзләре, ни көе юк, әмма үзенә тартып торган ниндидер бер моңы бар. Тик ул моң әллә җир астыннан, әллә аның күкрәгеннән чыга — без анысын аңлар яшьтә түгел идек әле. Тагын бер вакыйга күңелдә сакланып калган. Күзе-башы тонган үгез безнең урам буйлап коты ботына төшкән бер хатынны куып килә. Мин тәрәз янында басып торам, капкалары төбендәге Хәлилне ачык күрәм. Ул арада соң чиккәчә курыккан хатын аның яныннан йөгереп узды. Күз ачып йомган арада котырган үгез Хәлил каршына килеп басты.
Бу вакытта миңа 5 яшьләр чамасы булгандыр, әмма бу хәл инәсеннән җебенә кадәр хәтеремдә. Күрәсең, андый сирәк очрый торган вакыйгаларны баш мие үзенә сеңдереп каладыр да еллар узып, кирәге чыккач, һәр мизгелен кабат күз алдына китереп бастырадыр.
Хәтеремә Нью-Йорктагы Роджер Смит кунакханәсендә 30 еллар элек булган хәл килеп төште.
Иртән торып, гимнастиканы тәмамлауга, тәрәзәдә кеше сыны пәйда булды.
Минем номер 12нче катта, ә бу — баштүбән. Аны-моны уйлап тормыйча, ванна бүлмәсенә юл тоттым. Юынып чыккач, ни ишетәм: ундүртенче катта торган берәү тәрәзәсеннән ташланып үлгән икән. Бераздан мин бу вакыйганы өр-яңадан хәтеремдә тергездем: тәрәзәдән күренеп киткән адәмнең костюмы, каптырмалары, хәтта берсенең кояшта ялтырап алуы
— барысы да исемә төште.
Тик, әйдәгез, Хәлилгә әйләнеп кайтыйк әле. Шулай итеп, берни сизмәгән малай каршына борын тишекләрен ыржайткан үгез килеп басты. Беләсезме, үгез малайга тимәде, әле киресенчә, аны таптамас өчен, юнәлешен үзгәртте. Ни өчен дип уйлыйсыз? Теге хатын якындагы ишегалдына кереп качсын дип. Әйе, әйе, Вафа бабай безгә нәкъ шулай дип аңлатты. «Безнең һәркайсыбызга карата Аллаһы Тәгаләнең үз язганы бар», — диде ул, бер гамьсез башка балалар арасында чабып йөргән Хәлилгә карап. Вафа бабай аны нигәдер башкаларга караганда үз итте һәм берәүгә дә кыерсытырга юл куймады.
Малай ятим иде. Аның әти-әнисе һәрвакыт бергә булдылар, дип сөйлиләр. Хәтта бер көнне, бер сәгатьтә, әле бер минуттадыр да, үлгәннәр, тик алар бу дөньядан киткәндә Хәлил туарга өлгермәгән. Вафа бабай болай сөйли: «Хәлил туганчы ук әти-әнисе бакыйлыкка күчкән. Әмма дә ләкин,
— дип өстәп куя ул, — алар башкаларга уйга алырга да тыела торган чиктә очрашып өлгергәннәр».
Нәни генә чигенеш ясап алыйм әле. Сез, мөгаен, юлдашымның сөйләгәннәрен магнитофон язмаларыннан яңартырга туры килде, диюемне онытмагансыздыр. Эш барышында аларның тышына язып барырга туры килде, чөнки хикәяләрдә, юлга салу өчен, бернинди хронологик тәртип сакланмаган. Кассеталардагы гадәти бит номерлары булып хезмәт иткән язуларны берничә бүлекнең башы итеп чыгарырга булдым.
Ат өстендәгеләр турында риваять
Кайчандыр безнең якларда Кара Сәет җитәкчелегендәге башкисәрләр өере башбаштаклык итеп йөргән. «Бик күп гаепсез кешеләрнең каннарын койдылар», — дип сөйлиләр иде алар турында. Кемнеңдер хәзер Кара Сәетне Робин Гудка тиңләргә маташуы — чеп-чи сафсата. Ул, кемнең кем булуына карамастан, бар кешене рәттән талаган һәм бик азлар гына аның тимер кулыннан исән калган. Шулай да, Кара Сәет юлларның барысында кәсеп итсә дә, безнең авылны урап узарга тырышкан. Чөнки безнең ир-атларның ипине дә кылыч белән тураганнарын белгән ул. Шулай ук берәрсен рәнҗетә-нитә калсалар, йодрык белән маташмыйча, шунда ук коралга ябышулары да ачык башкисәргә. Шар тәгәрәтерлек киң җилкә, ат өстенә утырырга менә дигән нык камыт аяклар — гомерләренең байтак өлешен ат өстендә уздырган борынгы бабаларыбыздан калган; буйсынмас холык та — аларныкы.
Әмма бер көнне Кара Сәет үзенең кагыйдәсенә хыянәт итә. Ул шәһәр ярминкәсеннән кайтып килгән безнең олауларга һөҗүм иткән. Бу хәл авылга 10 километрлар кала булган. Кара Сәет олауларның юлын кискән дә үзенең озын сыйраклы аты өстендә утырган килеш: әгәр бар малларын, өстәвенә, хатын-кызлар белән атларын калдырсалар, ирләргә бармак белән дә чиертмәячәген, шунда ук кайтарып җибәрәчәген белдергән. Җавапка ату тавышы яңгыраган һәм Кара Сәетнең башындагы бүреге мәтәлеп төшкән. Күз ачып йомган арада, ату кораллары бертавыштан телгә килгән, ялт-йолт итеп кылычлар уйный башлаган. Безнекеләрнең саны башкисәрләрнекенә караганда шактыйга ким булуга карамастан, берсе дә бирелергә җыенмаган. Тагын шунысы мәгълүм: көтелмәгән кан коештан бер йөкле хатынның тулгагы башланган. Ире, яныннан бер адым китмичә, аны булдыра алганча сакларга тырышкан, тик дошман пулясы аны аяктан еккан. Орыш ничек тиз башланса, шулай тиз тәмамланган. Талаучылар кулыннан берәү дә исән котылмаган.
Кара Сәет үзенә каршылык күрсәтүчеләрне бер дә яратмаган шул. Әмма соңыннан билгеле булганча, берәүгә бәхет елмайган икән. Сигез яшьлек малай орыш башлануга, сиздермичә генә куе үлән арасына сикергән. Авылга кайтып, барысын да түкми-чәчми сөйләп биргән. Шуннан соң ни булган дисезме? Ирләр сикереп атларына менгәннәр дә ярдәмгә ашыкканнар. Алар килеп җиткәндә, талаучылар кара эшләрен башкарып, китеп өлгергәннәр, үлеп яткан авылдашлары кайсы кайда тәгәрәп ята икән. Арада бер ир-атның күзе җирдә үлеп яткан хатынның дер-дер килгән корсагына төшкән. Зәкәрия Камали дигән ир-ат ике дә уйламый кылычын кыныннан суырып алган һәм хатынның эченә сызып та җибәргән. Озак та үтми, яңа туган бала дөньяга аваз салган. Шулай итеп, Хәлил исемле малай дөньяга килгән.
— Ул кылыч ярдәмендә туды, — дип куя ирләрнең берсе.
Икенчесе:
— Бу дөньяда әнисе белән күрешә алмады, — дип өсти.
— Әмма дә ләкин тегесендә очрашырга өлгерде, — ди Зәкәрия Камали.
Аннары ул, кан эчендә яткан хатынга карап, Кара Сәеттән үч алмый торып атыннан төшмәскә ант итә. Аның артыннан калганнары кабатлый. Барысы — 10 ир-ат — Кара Сәетне артыннан кузгалганнар. Ул көнне аның койрыгына баса алмаганнар, икенче көнне дә тотарга насыйп булмаган. Иксез-чиксез юллар, басу-кырлар буйлап алар Кара Сәетне эзәрлекләгәннәр һәм, антларына тугры калып, атларыннан төшмәгәннәр. Шуңа күрә аларны, ат өстендәгеләр, дип атаганнар. Вафа бабай сөйләве буенча, алар явыз җинаятьченең үкчәсенә берәр айдан соң гына баса алганнар. Тирә-яктагы авылларны урасаң, башка санны да ишетә аласың. Кемнәрдер сезне Кара Сәетне бер елдан, өч елдан, җиде, хәтта ун елдан соң эләктергәннәр, дип ышандырырга тырышыр.
Соңрак берәү атлыларның авыл аша узганнарын үз күзләре белән күрүе турында сөйләде. Ул чакта бала гына булса да, җайдакларның коточкыч хәлдә булулары — кырылмаган сакаллы, тузанга манчылып, сасы тиргә батулары хәтеренә уелып калган. Төркемнең башында Зәкәрия Камали булган. Алар беркемгә сүз катмыйча, авыл халкы биргән ризыкны атларында килеш кенә үрелеп алганнар да юлларын дәвам иткәннәр.
Ул кеше тагын менә нәрсәләр сөйләде. Инде эңгер-меңгер куерган чак булган. Шуңа күрә авылны чыккач, атлылар төн үткәрергә тукталганнар.
Серле кешеләрнең төнне ничек кичүләрен беләсе килү теләге малайны иптәшләре белән шунда алып киткән. Аягүрә торган атларның өстендәге җайдагы белән бергә йоклауларын күреп, малайларның исләре киткән. Куркуын җиңеп, әлеге малай аларга якын ук килгән. Шулвакыт караңгыда, атныкы булды микән, әллә җайдакныкымы —ул төгәл генә әйтә алмады — күзләре ялтырап киткән. Малай куркуыннан кычкырып җибәргән дә җан-фәрманга өенә йөгергән. Әлеге коточарлык төн һәм ялтырап торган күзләр гомере буена хәтеренә уелып калган.
Кара Сәет тә, үкчәсенә бастырып килүләрен сизенепме, көнен дә, төнен дә аты өстендә үткәргән. Ул эзен никадәр генә җуярга тырышса да, куа килүчеләр аның хәйләсенә капмаганнар. Ә башкисәрнең дуслары, куышның ахырына җитеп килүен чамалап, күзләре караган тарафка китеп олакканнар.
Явыз юлбасарны Актай авылыннан берничә чакрым ераклыктагы изге чишмә тирәсендә, зур аланда куып тотканнар. Шуннан соң менә ниләр булган. Кара Сәетнең качар җире калмагач, үлемнең күзенә туры карап, үзен камап алган 10 җайдакның каршына килеп басарга мәҗбүр булган.
— Әйт, нәрсә телисең? — дип сораган Зәкәрия Камали.
— Чын ирләрчә үләр идем, — дип, Кара-Сәет кылычын тартып алган да аңа ташланган. Ә калганнар бергә-бер орышның ни белән тәмамланасын көтеп, читкәрәк тайпылганнар.
Зәкәрия Камали дошманының берничә үтергеч һөҗүменнән елан тизлеге белән тайпылып калган һәм, уңайлы форсаттан файдаланып, Кара Сәетнең кылычын бәреп
төшергән дә үзенекенең үткен йөзен моның муенына китереп терәгән.
— Әгәр син чын сугышчы булсаң, кылычтан китәр идең, — дигән һәм, кизәнеп, кылычының кыны белән башына орган. Тегесе исә атыннан мәтәлеп, җиргә тәгәрәгән. —Тик үлемең кылычтан булмас.
Зәкәрия Камали, биш иптәшен ияртеп, алгарак китә. Ә калган дүртесе башкисәрнең аяк-кулларын һәрберсе үз ияренә ныгытып бәйли дә әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып, атларына камчы белән китереп оралар. Әсәрләнгән атларның дүртесе дүрт якка ташлана. Соңыннан авыл кешеләре үзәк өзгеч тавышның үз авылларына кадәр ишетелүе турында сөйләп йөргәннәр. Аннары дүрт атлының, чаптырып, авыл янында көтеп торган төркемгә килеп кушылуларын күргәннәр.
Исән-имин авылларына кайткан ун атлының атна буе өйләреннән чыгуын күрүче булмаган, имеш. Инде халык арасына чыккач, сүз куешкандай, бу вакыйга хакында телгә дә алмаганнар. Алдагы язмышлары ничек язылган соң бу батыр ир-атларның? Шул ук елны өчесен рус-япон сугышына алганнар. Озакламый аларның рухлары әйләнеп кайткан да өрәкләр аланына урнашкан. Калганнарының гомере исә ун елдан соң I бөтендөнья сугышында киселә һәм, көзге ачы җилләргә ияреп, туган якка аларының да рухлары гына әйләнеп кайта. Халык «ат өстендәгеләр» дип атаган әлеге кешеләрнең бу дөньядагы гомере шулай тәмамланырга язган.
Купедашым туктап калды. Озын-озак сөйләү аңа җиңелләрдән бирелми, күрәсең. Тәнәфес ясарга теләп, без яңадан чәй пешердек.
— Менә бит ничек килеп чыга, — диде ул. — Хәлил турында сүз башлавым була — үзем дә теләмәстән читкә китәм дә барам. Кайсы якка борылма — кемнеңдер язмышына килеп төртеләсең. Ә язмыш дигәнен синнән сорап тормый, үзе артыннан ияртә.
Тәгәрмәчләр бер көйгә тигез генә тукылдыйлар, ярым караңгы купега ян-яктагы төнге лампаларның саран уты серлелек өсти. Тәрәзә артында күренеп калган тукталыштан сузылган фонарь уты танышымның йөзеннән шуышып узды да каядыр китеп югалды.
— Теләсә кемне мисалга алыйк: башта туа, аннары үлә. Бар да гап-гади кебек. Тик алай түгел шул. Игътибарлырак булсаң, һәрбер язмышның үз язганы булуын күрәсең, — дип, сөйләвен дәвам итте танышым.
— Яңа гына «ат өстендәгеләр»нең гомерләренә балта чапкан сугышлар турында искә алдым. Бу ике сугыш һич хәтеремнән чыкмый. Балачагым белән бәйле тагын бер вакыйганы сөйлим әле. Бервакыт, ничектер, төнлә уянып киттем дә, нидер сизенгән кебек, урынымнан торып тәрәзә янына килдем. Айлы төн, тупылның озын күләгәсе урамга сузылган. Шулвакыт безнең өй яныннан бер бүре йөгереп узды. Беләсезме, авылда ник бер эт аваз салсын!
Иртән күргәнемне Вафа бабайга сөйләдем.
— Сугыш булачак, — диде ул, тыңлап бетергәч. — Лунатик бүре күрендеме, сугыш башланасын көт тә тор.
Бер-ике атна үттеме икән, ир-атларны I бөтендөнья сугышына алдылар. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан да берничә кеше берьюлы Кара урманнан йөгереп чыккан лунатик бүрене күргән булганнар, дип сөйләделәр. Билгеле, урыс императорының башына ни килгәне бүренең төшенә дә кермәгәндер. Тик ул ирләрне үзе белән алып китеп, рухларын кире кайтаручы теге болганчык җитез суны, әлбәттә, белгәндер.
Безнең авылда Порт-Артур турында ишеткән кеше юк дисәм, ялгыш булмас. Шуңадыр, японнар турында да мәгълүматлары юк иде. Кемнәрдер японнарны картинадан күргәннәр икән дә, тач безнең авылдагы Касыймга охшаганнар, дип сөйләгәннәр ди, имеш. Мондый чагыштыру Касыймга ошап җитмәгән, әлбәттә. Ул, кызып китеп:
— Ә син, син үзең кем, беләсеңме? Малайлы, менә кем син! — дип кычкырырга ук тотынган.
Ни өчен бу җирле халык кеше теленә сөйкемсез булып кергән — белмәссең. Бәлки, безнең малай дигән сүз белән аваздаш булгангадыр? Малайлылар Касыймга малайларга охшап вак булып тоелгандыр?
Сугыш башлануга сәбәп итеп, урыс патшасы японныкы белән ызгышка кергәндер, дип санадылар. Нәрсә бүлешә алмаганнар — анысы берәүгә дә мәгълүм түгел. Ә менә сугышка барыргамы, әллә юкмы дигән сорау авыл ир-егетләренең башына да кереп чыкмады.
Ун ел узды. Кабат ир-атларга чакыру килде. Тик бу юлы ансат кына барып чыкмады. Габделвәкил исемле ишан авылга килеп, татарлар бу сугышта катнашырга тиеш түгел, дип сүз таратты. — Чөнки, — дип аңлатты ул, — Россия Англия һәм Франция белән бергәләп Германиягә каршы сугышка җыена. Ә Германиянең союздашы — Төркия. Төрек солтаны үзенең дошманнарына, шул исәптән Россиягә каршы изге сугыш игълан итте. Шуңа күрә татарлар, мөселманнар буларак, төрек солтанының теләгенә каршы килергә тиеш түгел. Әгәр инде сугышка бара- нитә калсалар, бары тик Германия һәм Төркия ягына басарга тиешләр, — диде.
Әмма авылыбыз мулласы Гыйльметдин бу фикерне хупламады. — Чит ил патшаларының башына ни килмәс, — диде ул. — Алар үзара тыныша алмаганга безнен ни гаебебез бар? Без үзебез турында уйларга тиешбез. Төрек солтаны — әнә кайда, ә урыс патшасы — менә генә. Аннары сон, без беренче чиратта мөфтиебезне тынларга тиешбез. Ул бит бөтен илдәге барлык мөселманнын башлыгы. Ә анардан сугышка бармау турында бернинди хәбәр килеп ирешмәде.
Ир-егетләр бу сүзләргә әллә ни игътибар биреп тормадылар — Азиянен бер почмагыннан икенче почмагына кадәрге араны ат өстендә гизәргә китеп тә бардылар. Мин инде барысын да анлар, төшенер яшьтә идем. Безнен капка яныннан үтеп киткән ирләр әле дә күз алдымда. Ин алда — Зәкәрия Камали. Үзенен исән-сау кайтырына ышанычы зур иде анын! Тик гәүдәсенен Сербиядәме, әллә Көнчыгыш Пруссиядә калачакмы икәнен генә белми иде әле ул.
Менә инде ничәнче мәртәбә Хәлил турында сүз кузгатам. Хәзергә тыныч күнел белән үлеменә атлаган Зәкәрия Камалины калдырып торам да, ун ел булган хәлләргә әйләнеп кайтам. Кара Сәеттән үч алганнан сон, Зәкәрия Камали, өенә кайта һәм кылычы белән дөньяга туарга ярдәм иткән нарасыйны уллыкка алырга карар кыла. Үзенен өч баласы бар. Өч янына дүртенчесе сыяр, ди торганнар иде безнен авылда. Зәкәрия Камалины бу бала белән яратудан тыш тагын нидер бәйли иде бугай, тик анысы безгә карангы калды.
Хатыны Хәнифә үксез малайны берсүзсез үз канаты астына алды. Сугыш башланганчы, тагын өч баласына сулыш өрергә өлгерде әле ул изге җан. Ул чор өчен җиде бала күп саналмый иде. Аннары сон теге шашкын су берәрсен алып китмәс дип, кем кистереп әйтә ала?
Ничек әле, бер күзе көнчыгышка, икенчесе җиргә төбәлгән Хәлил, аякларын җиргә күмеп, ниндидер сәер җыр суза дигән идемме?
Тагын шул исемдә калган: мина җиде яшьләр чамасы булды микән, авыл халкы ниндидер бәйрәмгә җыелды. Көе булганнар түгәрәк уртасына чыгып җыр җырладылар. Менә чират Хәлилгә җитте. Хәнифә апа уллыкка алган баласын күтәреп, урындык өстенә бастырды. Малай күзләрен тирә- якка тәгәрәтеп алды да озын көйгә иске карурман җырын сузып җибәрде. Үзәк өзгеч мон сүзләрне басып китә һәм җырга ниндидер серлелек өсти, әйтерсен аны аландагы рухлар да күтәреп алды. Әмма шунысы сәер: аларнын тавышларын беркем дә ишетә алмый.
Авыл халкы, тын калып, җыр тынлый.
Ә мин бу хәлләрнен төбенә төшәр яшьтә түгелмен. Кызыксынып, тирә- ягыма каранам: авылдашлар тавыш-тынсыз гына елыйлар: ир-егетләр, хатын-кызлар... Әби-бабайларнын җыерчыклары, яшь-җилкенчәкнен алсу алма кебек битләреннән яшь тәгәри. Минем кебек Хәлил дә аларны анламый:
— Әни, нигә елыйлар алар? — дип сорый Хәнифә ападан. Әнисе исә, борынын
мышкылдатып, малайны күкрәгенә кыса.
Шулай итеп, Хәлилнен бөек сәләткә ия икәнлеге ачыкланды. Ул берәүне дә кабатламый, анын монлы тавышы теләсә кемнен җанына үтеп керә: елата, канатландыра, күкләргә чөя һәм бар дөньяны оныттыра.
Мин әле дә бу сәләт, талантнын кайдан килгәнен анларга тырышам. Нәм нәтиҗә ясыйм: бу, мөгаен, Хәлилнен шундый шартларда тууы белән бәйледер. Ул бит әнисе белән теге дөньяда очрашып өлгергән. Дөрес, барыбыз да, үлгәч, әниләребез белән күрешәбез. Тик Хәлил туганчы очрашкан бит, ә менә әнисенен җаны улыныкына ни-нәрсә күчерергә өлгергәндер — анысы безгә карангы. Бәлки улы белән аерылырга теләмәгәндер, бәлки Хәлил әнисенен рухы чакыруы буенча өрәкләр аланына барып йөридер — кем белсен.
Купедашым туктап калды. Беравык куе караңгылык сарган тәрәзәгә карап торганнан соң, карашын миңа күчерде. Төнге саран ут яктысында аның җыерчыклары тагын да тирәнәеп киткәндәй тоелды.
— Безнең халыкка бик күп кайгы-хәсрәт күрергә, михнәт чигәргә туры килгән. Гасырлар буе килгән бу сызлау-сыкраулар кая китсен? Җырларга күчкән, билгеле. Аларның авторы билгесез, сүзләр сызгырып искән җилләрдән тугандыр кебек. Бар, эзләп кара, тотарсың койрыгын усал җилнең. Кемнедер язмышы океан артына илтеп ташлый да, еллар узган саен, ул кешедә җирсү — туган илен сагыну хисе артканнан арта бара — мин аны аңлыйм. Ә бит монда кеше үз җирендә, әмма күзләре яшьле, йөрәге урынында түгел. Бу — безнең халыкка гына хас булган сирәк сыйфат. Сорнаен тыңлаганда, берәр шотландияленең күз яшен күргәнегез бармы, йә? Америкалы турында әйтеп тә тормыйм.
Ул тагын туктап калды. Бу юлы тынлык озаккарак сузылды. Тик мин әдәп йөзеннән аны бүлдерергә кыймадым.
— Арымадыгызмы әле? — дип сорады ул миннән.
— Юк-юк, кызыксынып тыңлыйм.
— Мин еш кына, фәлсәфәгә кереп китәм, ә аны тыңлап утыру — вакытны җилгә очыру. Яхшы, сезне ялыктырудан курыксам да сүземне дәвам итәм.
Безнең авыл кешеләрен җыр берләштерә дип әйтимме... Телиме - теләмиме, һәрбер кеше гасырлар буе тапшырылып килгән кайгы-хәсрәтне үзендә йөртә дә алдагы буынга тапшырып китә. Бу авырлыклар һәм өрәкләр аланы ата-бабаларыбызны безнең белән бәйләсә, без, үз чиратыбызда, киләчәк буын белән бәйләнештә.
Хәер, безнең авылда гел кайгылы хәлләр генә түгел, мавыктыргычлары да булгалап куя. Шуларның берсе турында сөйлим әле. 70нче елларда булган хәл бу. Сез төшенгәнсездер инде, минем туган якларда бик күптәннән булганым юк, бу вакыйга миңа телдән телгә күчеп йөри торгач, килеп иреште.
Карта ачу тарихы һәм кече йомыш турында
Сүзем — безнең авыл егете Хәлиулла Камалиев турында. Шулай бервакыт аңа зур бер шәһәргә илтә торган тиз йөрешле поездның плацкарт вагонында барырга туры килә. Алда — балкып торган киләчәк, җем-җем килгән утлар, кыскасы — дөнья матур, дөнья киң. Моңарчы күрелмәгән күңелле яңалыклар үсмернең йокысын качырган.
Төнге тукталышларның берсендә вагонга шау-гөр килеп чегәннәр килеп керә. Уйлары күкнең җиденче катында йөргән Хәлиулла аларның астыртын карашларын сизәрлек хәлдә түгел.
Тәрбияле егет буларак, ул үзенең аскы каттагы урынын шактый өлкән яшьтәге юан гына бер чегән хатынына тәкъдим итә. Күреп тора: ул авырлыгы, габариты белән карчык, бик тырышса да, өске киштәгә үрмәли алмас иде. Яңа юлдашлары яшь кешенең бу адымын хуплап каршы алалар. Берничә минуттан үзара танышып та
өлгерәләр.
Егетнең күзләрендә чагылган билгесезлекне чамалаган чегән хатыны катлы-катлы итәкләре арасыннан карта җыелмасы тартып чыгара да:
— Әйдә, багып карыйм әле үзеңне, — дип, карталарын таратып та сала. Шундук аның симез йөзе караңгыланып китә.
— Берәр нәрсә бармы әллә? — дип сорый егет.
— Ничек дип әйтим, — дип башлый сүзен чегән хатыны. — Гадәттә синең яшьтәгеләрнең, бер чибәр кызны очратасың, гашыйк буласың, ул да сине ярата кебек җавапларны көткәнен аңлыйм. Тик сине алдарга теләмим.
— Ничек бар, шулай әйтегез.
— Тормышында бик мөһим вакыйга булачак. Бабайны очратачаксың. Аннары кече йомыш аша син ана бәйле булачаксың.
— Минем бабам юк!
— Карталар шулай әйтә.
Шул ук елны Хәлиулланы армиягә алалар. Ана совет гаскәрләре басып алган Көнчыгыш Германиядә хезмәт итәргә туры килә.
Бетмәс-төкәнмәс өйрәнүләр барган җәйге төннәрнең берсендә менә нинди хәл була.
Ниндидер таныш булмаган урында тукталып торган арада, Хәлиулла танктан тышка чыга. Кысан, тынчу урыннан чыкканга, карангы төн шомлы тоела егеткә. Тирә-якта нарат кәүсәләре шәйләнә. Чит ил һавасы ят. Тик солдат барысына да күнегә.
Хәлиулла шлемын салып, мангаеннан тирен сыпырып төшерә дә, кече йомышын үтәргә дип, берничә адым читкәрәк атлый. Бушану рәхәтен кичергән егет карангыда бастырып куелган яссы ташка сиптерүен сизенә. Ул арада танк, үкереп, кайтыр юлга борыла.
— Әй, син, тиз буласынмы анда? — дип кычкыра кайсыдыр.
— Киләм! — дип тавыш бирә Хәлиулла.
Фаралар Хәлиулла әле генә бушанган ташны яктырта. Анда иске татар язуы белән: «Зәкәрия Камали. 1882-1915» дип язылган була. Совет мәктәбендә укыган егет гарәп шрифтын ничек таныган сон? — Зәкәрия рухы таныткан.
Берничә көн уйланып йөргәннән сон, безнен герой анын I бөтендөнья сугышында хәбәрсез югалган бабасынын кабере икәненә төшенә. Ташка чокып язылган язу күз алдыннан китми, җанына кереп урнаша да бар тынычлыгын ала. Шул көннән башлап үзенен җенес органын күрәлмас дәрәҗәгә җитә. Кече йомышын үтәү анын өчен бер газапка әйләнә.
Бәхетенә, хезмәте тәмамланырга күп калмаган була. Өенә кайтып керүгә, яшьләрнен горурлыгы саналган «СА» погонлы хәрби киемен салып почмакка тондыра. Егеткә бер караш салу белән барысы да ана нидер булуын, күнел төшенкелегенә бирелүен чамалыйлар. «Нәрсә булды?» — дип сорыйлар өйдәгеләре. Хәлиулла ык-мык килә. Бернәрсәгә күнеле үсми, авыл кызлары да күз уныннан төшә. Кече йомышны үтәү көннән-көн кыенлаша бара, йөзе каралып чыга, яшәү тоташ бер газапка әйләнә. Белмим, бу хәл кайчанга кадәр сузылыр иде, көннәрдән бер көнне Хәлиулла бер картка сүз ката. Нәрбер авылда үз чорынын кинәш сорап барырлык акыллы бер өлкәне табыла. Хәтерлисездер, безнен чорда Вафа бабай бар иде.
Хәлиулла мөрәҗәгать иткән карт кайчандыр минем белән тузганаклы болыннарда куыш уйнаган, елгабызда су сибешкән чордашым була. Тик исеме ничек — анысын тәгаен генә әйтә алмыйм.
Беләсезме, нинди кинәш биргән ул Хәлиулла Камалиевка? Өрәкләр аланына барып, бабасы белән сөйләшергә кушкан. Теге дөнья белән элемтәгә керү — бик шикле, куркыныч эш, ул теләсә кемнен кулыннан килми, шуна бу адымга ин сонгы чиктә генә атлыйлар. Тик кая барасын? Шулай итеп, кояш, тәгәрәп, йортлар артында
күмелгәч, Хәлиулла аланга юл тота. Анын каршына зур бер төркем рух килеп баса. Егет бар көченә бабасынын исемен әйтеп кычкыруга, рухлар төрле якка таралышып, аланда халык телендә «ат өстендәгеләр» дип йөртелгән 10 ир-атнын гына җаннары кала. Берсе, аерылып, егет янына килә. Бу — Зәкәрия Камалинын рухы була.
Тик бу минем шәхси күзаллавым. Нәкъ шулай булгандыр дип уйлыйм мин. Чынлыкта, Хәлиулла Камалиев авызын йозакта тоткан.
Теге дөньядан берәүнең дә кире кайтканы юк, шуңа күрә берәү дә аның турында сөйли алмый.
Хәлиулла шуны гына әйткән: бабасы аны кичергән.
Икенче көнне иртән авылның берничә кешесе кырның авыл һәм ике калкулык уч төбендәге кебек күренә торган җирендә Хәлиулланың тезенә чүгеп, туфракны үпкәнен күргән. Бу хәлнең бабасы белән катнашы булгандырмы, юктырмы — анысы берәүгә мәгълүм түгел, әмма аның җирне үбүе хак. Шушы хәлләрдән соң берничә ел узгач, Хәлиулланы тагын шул ук урында күргәннәр. Шактый ишле гаилә башлыгы, бәхетле ир, тезләнеп, туфракны үпкән, диделәр.
Янәдән тынып калган сөйләүчене бүлдерергә базмадым.
— Сез тыңлар өчен яратылган. Шундый кешеләр бар: беренчеләре сөйләүчеләрне, икенчеләре сүзсез калганнарны бүлдермиләр. Әле тагын шундыйлар бар — үлгәннәрне бүлдермиләр. Менә мин сөйләгәннәр һәм сөйләячәкләрнең барысы да шул кавемгә карый. Инде төшенгәнсездер, безнең авыл бик үзенчәлекле. Ни өчен? Моның сәбәбе булырга тиештер бит?
— дип сорарсыз. Кыен сорау, әлбәттә, тик мин җавап бирергә тырышып карыйм. Авылымның килеп чыгышы турындагы фикерләремне сезнең белән уртаклашасым килә.
Авылның килеп чыгышы турында риваять
Халкыма хас бер үзенчәлек бар — ул котылгысызлык. Бу — яшәү урыны белән бәйле. Бездә кереп качарлык таулар да, адашып эзсез югалырлык карурманнар да, җилкәннәре офыкта эреп күмелерлек диңгезләр дә юк. Язмышыңны ат кулына ышанып тапшырырлык далада да көн күрмибез. Кая гына качсаң да, маңгаеңа корал терәп, җавапка тартачаклар. Шуңа да холык-фигылебез шундыйдыр: хәйләкәр, тапкыр, үткен. Мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә яратмыйбыз.
Авылыбыз тарихы турында телләрдән телгә күчеп килгән берничә риваять яши.
Шуларның берсендә сөйләнгәнчә, авылга Лотфулла Хәсәни дигән кеше нигез салган. Ул Емельян Пугачев отрядындагы полковникларның берсе
— Бәхтияр Канкаевның сугышчысы булган. Ә кайберәүләр Лотфулла Хәсәни шул Бәхтияр Канкаев үзе бит инде, дип расламакчы. Мәгълүм булганча, ул патша гаскәрләреннән котылырга тырышып, иптәшләре белән күз күрмәгән ерак җирләргә барып чыккан һәм чит-ят җирләрдә ятып калган, исемен дә үзгәрткән булырга мөмкин. Әмма Вафа бабайның фикере башкачарак: «Авылга Емельян Пугачев восстаниесенә кадәр үк нигез салынган. Ә Лотфулла Хәсәни кешеләре белән монда көчләп чукындырудан качып килгән», — ди ул.
Лотфулла Хәсәни кылыч белән оста эш йөрткән, диләр. Ул өскә чөелгән карбызны кылычы белән тураклый алган. Нәрсәсе бар инде аның, диярсез. Булган шул: ул карбызны өч мәртәбә чабарга өлгергән. Беренче тапкырында
— уңнан диагональ буенча, икенчесендә — сулдан һәм соңгысында өстән аска таба. Кылычына күз иярми торган булган.
Шулай итеп, Лотфулла Хәсәни үзенең тарафдарларын яңа тормыш башлау өчен урын эзләргә алып киткән. Ниләр генә күрергә, ниләр генә кичерергә туры килмәгән аларга: салмак кына Мәккә ягына агылган болытларга да ияргәннәр, атларны аяктан егарлык усал җилләргә дә каршы торганнар. Намазларын еш кына көчле яңгырлар астында укыганнар. Кибеп, коргаксып, корылыкны да үткәреп җибәргәннәр. Юллары төннәрен адәмнәр каршына чыгып койрыклары белән буып үтерергә сәләтле коточарлык бичуралар мыжлаган сазлыклар аша да үткән. Еш кына шүрәлеләр 20
яши торган кара урманнар аркылы сукмаклар салырга туры килгән. Бу — күкрәкләре тезләренә кадәр салынган килбәтсез җан ияләре нечкә озын бармаклары белән кытыклап үтерергә дә күп сорамаган.
Вафа бабай әйтүенчә, 7 ел тоташ барганнар алар. Дөрес, авылда еллар исәбен төрлечә әйткәннәр дә бар, тик моны берәү дә исбатлый алмый инде. Озын-озак сәфәр вакытында мәхәббәт уеннары да онытылмаган. Карангы төннәрдә ишетелер-ишетелмәс пышылдаган назлы сүзләр, меньяшәр имәннәр ышыгыннан ишетелгән татлы ынгырашуларнын нәтиҗәсе буларак, арба көпчәкләре шыгырдавын күмеп, яна туган балалар аваз салганнар. Ә кайчакларда алар туктаган җирләрдә яна каберләр калыккан, нишлисен: берәүләр туа, икенчеләр китә.
Бервакыт шундый хәл булган. Нургали Габбас дигән кеше кинәт кенә атын туктаткан да карашын күк йөзен сырып алган кошларга төбәгән.
— Беләсезме, без бит әйләнә буенча йөрибез, — дигән. — Менә бу алан, читтәрәк үскән агачлар, баш өстендәге кошлар өере — бары да таныш. Без бу урыннан бер уздык бит инде, әнә тегендәрәк тукталган идек. Син нигә безнен башны бутыйсын, Лотфулла Хәсәни? Сина ышанып туган йортыбыздан китәсе калмаган. Ялганчы, менә кем син!
Йә, ни дип җавап бирергә мондый сүзләргә? Ике ир-ат бергә-бер уртага чыгып басалар. Башкалар читкәрәк китеп сүзсез генә тамаша кылалар. Баш өсләрендә үзәк өзгеч тавышлар чыгарып, кошлар бер яктан икенче якка бәргәләнә. Күз ачып йомган арада Нургали Габбас җиргә тәгәри. Анын башы өч җирдән чабылган була.
Тагын бер кабер калдырып, олаулар янә кузгалып китә. Шул төнне лагерь өстендә тулган ай калка. Лотфулла Хәсәни, үз-үзенә урын табалмыйча, йокыга талган кешеләр арасында йөри. Күзенә өч җиреннән кылыч белән чабылган айдан кан тама кебек күренә.
— Айга карама, күзләренне йом, — диләр ана.
— Булдыра алмыйм. Күземне йомуга, ул мина таба килә дә, кабат аны кылычым белән чабам, — дип җавап кайтара.
Бу хәл һәр төнне кабатлана башлый. Безнен сәяхәтчеләрнен юлы бер авыл аша узганда, ана кинәш бирерлек карт табыла.
Карт игътибар белән тынлый да уйга кала һәм бераздан:
— Йом күзенне, — ди.
Лотфулла Хәсәни күз кабакларын түбән төшерә.
— Нәрсә күрәсен?
— Ул тагын минем өстемә килә. Өч урыннан чабылган. Аннары кошлар тавышы ишетәм.
Ул күзләрен ачканда, көтүче картнын кулларында сарык бәтие була. Лотфулла Хәсәни күзләрен йомуга, ай ана таба килә, ачуга — алдында бәти тора. Сонгы тапкыр йомганда, ай күктә — үз урынында, яралары әкрен- әкрен төзәлә бара, озакламый ул тоныклана һәм бөтенләй югала.
Колагына картнын тавышы ишетелә:
— Исән-имин бул. Ул синен дустын, алай гына да түгел, балаларын һәм оныкларыннын ватаны булыр.
Лотфулла Хәсәни сонгы сүзләренен мәгънәсенә төшенмәсә дә, картка рәхмәт әйтеп, үз юлына китә.
Шуннан сон ул җанына тынычлык тапкан, ай да аны башкача борчымаган диләр. Риваять буенча ул, кешеләрен ияртеп, алга таба кузгалган һәм өч тулган ай аша эзләгән урыннарын тапкан, имеш. Менә шулай итеп безнен авылга нигез салынган.
Риваятьне төрлечә анлап була. Әмма бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, дип саныйм мин: сарык бәтие юкка гына килеп кермәгән. Корбан бәйрәменә чалына торган хайван бит ул. Морадына ирешү өчен, нәрсәнедер корбан итәргә кирәк. Лотфулла Хәсәни коточкыч газаплар аша үтеп — аклана. Кеше үтерсә дә — аклана.
Ни өчен ул яшәү урынын шулкадәр озак сайлаган сон, дигән сорау туарга мөмкин.
Мин монда берничә сәбәпне күрәм.
Беренчедән, яна тормыш башлау өчен теләсә нинди җирлек ярамаган. Ул вакытта, мәсәлән, Явыз Иван тарафыннан чыгарылган указ әле үз көчендә булган. Татарларга Казан тирәсендә, дөресрәге, шәһәрдән 40 чакрым радиуста төпләнергә рөхсәт ителмәгән. Лотфулла Хәсәнинен патша күзәтүеннән качып йөргәнен исәпкә алганда, бу очрак үзеннән-үзе төшеп кала.
Явыз Иваннын тагын бер указы гамәлдә булган: татарлар Иделгә 30 (Чулманга — 30, Мишәгә — 10) чакрым ераклыкта урнаша алмаганнар. Риваятьтә аермачык ишетелгән кошлар тавышы турында язылган урыннар бар. Бу тавышларнын нечкә ачы икәнен исәпкә алсан, болар — акчарлаклар булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Шулай итеп, үзеннән-үзе анлашыла: димәк, бәхәс зур суга якын урында барганга, юлны дәвам итми чара калмаган.
Икенчедән, Лотфулла Хәсәни сәяхәтне анлы рәвештә суза килгән. Үз халкын 40 ел буе ияртеп йөргән Моисей турында, бәлки, ишеткәнегез бардыр. Ни өчен 40 ел? Монда, кем коллыкта туган, шул сонгы булып китсен, дигән фикер ятадыр кебек. Ә Лотфулла Хәсәнинен үз-үзен тотышында Моисей белән ниндидер уртаклык сизелә. Тик ул, ай-һай, чордашларын коллар дип санады микән? Коллык чаткылары күренә башлавын сизенгәндер, бәлки. Нәм бу коллыкны утраклык белән бәйләгәндер. Нәкъ менә утраклык кешеләрдә бәйлелек китереп чыгарды бит. Халык, тәвәккәлләп, баш күтәргән һәм соныннан ин каты җәзага тартылган. Фетнә куерып килгән җирләргә шунда ук гаскәр җибәрелгән. Башлап йөрүчеләрне әллә кайлардан эзләп йөрисе юк — авылларда алар. Ә авыл үзенен йортлары, төтеннәре, коелары, мәчетләре, бала-чагасы, болытларга омтылган тупыл мамыклары, эскәмиядә йокымсырап утырган карт-корысы белән кая китеп олаксын?
Нәтиҗәдә: авыл канга батырылган, фетнәчеләр җәзасын алган, ә крестьяннын күккә төбәлгән карашында — мәнгелек газап, бетмәс хәсрәт. Аларнын әлеге ярдәмгә мохтаҗ карашларын берничә гасырдан сон кабат очратачакбыз әле: «Аклар килә — талый, кызыллар килә — талый. Крестьянга нишләргә?»
Лотфулла Хәсәни ни теләгән сон? Кешеләрнен күкрәк тутырып иркен сулыш алуын, янәдән күчмәләр, ата-бабалар каны уйнавын, атына һәм кылычка ышанычы уянуын теләгән. Хәтерлисезме, атаклы фетнәче Тарас Бульба сүзләрен: «Ягез әле, балалар, татарны куып тотыгыз!.. Хәтта уйламагыз да — мәнге тота алмассыз: анын аты Шайтаннан да җитезрәк».
Лотфулла Хәсәнигә ияргәннәр белә: каршы искән җилнен кыргый көе, гаҗәеп матур офык, тук-тук баскан тояк тавышлары — болар барысы бергә укмашып күнелгә кереп урнаша да искитәрлек, аннарны югалтырлык дәрәҗәдә рәхәтлек, ирек тойгысы тудыралар.
Шулай итеп, риваятьтә әйтелгәнчә, яна тормыш башлау өчен урын табыла. Нинди җир сон ул? Ерактан хатын-кыз күкрәгенә охшаган ике калкулык та, янәшәсендә Кара урман һәм бер ягыннан икенче ягына ерып чыгарлык кечкенә генә елга.
Бу урын юкка гына сайланмаган. Алдарак мин сезгә халкымнын фаҗигасе яшәү урынына бәйле: яшеренер тавы, качарлык урманы, җилкән күтәрерлек суы юк, дигән идем.
Минем уйлавымча, Лотфулла Хәсәни авыл өчен урын сайлаганда шуларны истә тоткандыр. Анын өчен ике калкулык — биек таулар, Кара урман — иксез-чиксез карурман, ә елга — зур дингез булгандыр.
Ул көн тоташ бәйрәмгә әйләнә. Догалар укыйлар, бер калкулыктан икенчесенә менәләр. Күзләрендә шатлык уйный: ниһаять, күпме озын юллардан сон, үзләре һәм нәсел дәвамчылары бәхеткә тиенәчәк. Аларны хәтта йокы алмый: төне буе учак ялкыннары биешә, сөенеч күнелгә сыеша алмыйча, җыр булып ургыла.
Шунда кемдер сорап куя: ә авылны ничек атарбыз? Лотфулла Хәсәни карашын елгага төбәгән дә, су өстендә чайкалган айны күреп, «Ай» дип атарбыз, авыл да, елга
да шул исемне йөртер дигән, имеш. Ни өчен ул шулай диде икән?
Ул тагын бер кат айга, калкулыкларга, аннары иптәшләренә күз ташлап, авылнын исемен кабатлый. Кабатлый да , картнын сүзләре исенә төшеп, йөрәге урыныннан купкандай тоела: «Ул синен һәм нәселеннен ватаны булачак».
Димәк, ул — хак юлда. Риваятьтә шулай сөйләнә.
Ләкин авылыбыз исеменә кагылышлы башка фикерләр дә бар. Кайберәүләр, мәсәлән, ул чакта барган көчләп чукындыру сәясәтен ассызыклау өчен шундый исем кушылган, дип бара. Татар телендә анын «кыйгач ай» дигән мәгънәсе дә бар, янәсе. Бу вакытта мәчетләрнен күбесе патша указы белән җимерелгән, ә безнен авыл картада ярым айлы манарасы белән балкып торган.
Миндә тагын бер фикер бар. Бу авылга исем бирүчегә — Лотфулла Хәсәниме ул, әллә башка берәүме — алдан күрүчәнлек хас булган. Шашкын кара-кучкыл сунын, ирләрне алып китеп, дөнья буйлап сибәчәген белгәндер ул. Ләкин кайда гына булсан да — Германиядәме, әллә Сербиядәме, Австралиядәме, әллә Венесуэладамы — син төнге күккә карыйсын да авылыннын йөрәгендә генә түгел, күктә дә булуын исенә төшерәсен.
Сүземне Хәлил, анын сәләте ачылуы турында башласам да, авылымнын килеп чыгышы белән дәвам иттем. Теләсәм — теләмәсәм дә, хикәямдә янадан-яна исемнәр калкып чыгар. Кайберләре күз уныбызда озаграк тоткарланса, икенчеләре күренеп кенә китәрләр. Исемнәр дә артканнан-арта барыр, чөнки һәрберсе үзе артыннан берничәне ияртер. Безнен халыкка өйләрендә нәсел «Шәҗәрәләр»е саклау хас. Бу искереп, таушалып беткән кәгазь битендә җиде яисә аннан да күбрәк буыннын кардәшлек бәйләнешләре язып куелган. Син анда үзенне табасын да нечкә сызык буенча өскә менеп әтиенне, аннары бабанны, очына күтәрелгәч, ыруына нигез салучыны күрәсен. Түгәрәккә алынган исемнәрнен теләсә кайсына бармагынны төрт — фаҗигале, кан тамып торган һәм шул ук вакытта искитәрлек матур язмышка тап буласын. Анардан сулга — унга, өскә-аска китсән дә шуны ук күрерсен. Кайчандыр үзеннән сон фоторәсеме дә калмаган Әбделкәрим яшәгән, шуннан ни, диярсез. Мин болай дип җаваплар идем: ким дигәндә безнен өчен әһәмиятле ике вакыйгага ия ул: туган һәм үлгән. Әле тагын камчы чыжлавы, тузан, тир, ат тиресе белән янәшә җаннарны күкләргә чөярлек мәхәббәте булган. Анын хатыны Мәхфүзәдә минем ни катнашым бар, диярсез. Ана булу бәхетен татыган ул. Хәтта артыгы белән: ир-атларны шашкын кара-кучкыл су алып китәсен белгәнгә, әллә ничә балага җан өргән. Өстәвенә, ике улы рекрутлыкка алынып, беркем ишетмәгән Наполеонга каршы сугышка китәсен дә уйлаган.
Купедашым сүзеннән бүленеп, хәл җыяр өчендер, туктап торды.
— Әйдәгез, чәйне янартыйк. Беләсезме, хикәя икенче юнәлеш алсын өчен, чәйнен сортын алыштырырга кирәк. Безнен нәрсә турында сөйләвебез нинди сорт чәй эчүебездән тора.
Ул чемоданыннан тасма белән бәйләнгән тукыма янчык чыгарды.
— Хәзер яна чәй пешерәм. Учакта киптергәнгә, аз гына төтен исе килә аннан.
Яна пешерелгән чәйне йотып куйгач:
— Тәмне тойган кеше күз ачып йомган араныкын да тоя, — дип сүзен дәвам итте. — Анын сыешлыгын, авырлыгын һәм матурлыгын анлый. Чагыштырып карыйк: без утырган поезд билгесез якларга җилдерә. Тәрәзә артында агачлыклар чагылып кала. Күз алдына китерегез: көтмәгәндә поезд туктап калды, ди. Син вагоннан чыгасын — анда иксез-чиксез карангы төн. Колагында якындагы һәм ерактагы кыштырдаулар килеп ирешә, нарат сумаласы, җир исен тоясын, янәшәдәге ерымнан килгән дым исен сизүгә, бу чокырнын никадәр тирән икәнен сиземләүдән чәчләрен үрә тора.
Менә шулай. Хикәямдә тукталыш ясап, кабаттан башына әйләнеп кайтыйм әле.
Шулай итеп, мин калкулыкнын берсендә басып торам һәм сөйгәнемнен исемен атыйм. Энгер-менгер куера. Күрше калкулыктан Фатыйма җавап кайтара һәм без бер-беребезгә омтылабыз. Ике калкулык арасында очрашабыз да чишмә янындагы куе
үләндә яратышабыз. Башымны ике калкулыкка охшаган күкрәкләр арасына төртәм. Анын минем балаларымнын анасы булуын телим. Менә ул мизгел: мин анын тәмен тоям — аннан кан, хатын-кыз һәм үлем исе килә.
Без үлемгә шундый якын, хәтта Кара урмандагы рухлар җырын да ишетәбез.
Лунатик бүре хәзер авылга һәр айлы төндә килә.
Беркемгә мәгълүм булмаган ниндидер сугыш бара, сонрак аны гражданнар сугышы дип атаячаклар.
Ирләрне алып китә торган шашкын су туктап калган, аннары бөтерелгән дә, кайнап, юкка чыккан. Ирләрнен дә каберләре монда — үз җирендә.
Безнен арада булган мөнәсәбәтләрне белүләреннән курыкмыйбыз: анын әтисе тифтан үлсә, минеке — мәҗбүри хезмәттә.
Бер-беребезне сонгы кат яраткандай кыланабыз. Бу — чынлап та шулай. Тик мин әлегә моны белмим — ул гына белә.
Фатыйма Сакаева. Бергә аралашып үскәнгә, анын үткәне минем күз алдында.
Башта ул минем алдыма нәни кызчык булып баса. Без, кемнен төше җинелрәк, дип бәхәсләшәбез, аннары аларны җил унаена очыртып җибәрәбез. Менә хәзер, инде күпме еллар узгач, җил аларны кабат монда китерә. Аларда таныш сукмаклар, тупыл мамыклары, онытыла төшкән тагын ниндидер күнелгә якын нәрсәләр. Ә кайберләре мина бөтенләй таныш түгел, болары нәни кызчыкныкы икәнен чамалыйм.
Менә ул мәктәп яшендә. Кулына акбур алып сарай тактасына яза. «Сыер — хайван. Алдарга ярамый. Тормыш — матур».
Аннары хәтеремә үсмер кыз буларак килә. Ул әле миннән еракта, әмма мин анын өчен йөз тапкыр үлеп-терелергә өлгерәм.
Бу хатын-кызны күз алдына бастыру өчен болар гына аз, әлбәттә. Шуна күрә мин анын турында күбрәк сөйләргә мәҗбүрмен. Тик, гадәтемчә, анын да нәсел агачы чытырманына кереп адашырмын кебек.
Ана алдан күрүчәнлек хас иде. Башкаларга караганда күбрәк ишетә, күбрәк күрә, кунак киләсен һәм үлем җитәсен алдан сизенә. Айлы төннәрнен берсендә безнен авылнын берничә кешесе анын аяклары янында тыныч кына сузылып яткан лунатик бүрене сыйпап утырганын күргәннәр. Бу алдан тоемлау ана бабасынын атасы Бату Сакаевтан күчкән диләр.
Бу династиягә нигез салучы Бату чәй сәүдәсе белән баеп киткән. «Сәүдәгә аяк атлавы булды, шунда ук уныш елмайды», — дигәннәр анын турында.
Анын исеме белән бәйле истәлекләр һәм риваятьләр күп сакланган. Сезгә шулардан өчесен сөйләмәкче булам. Яшь чагында, өстәвенә, өчесе дә аучылык белән кызыксынган вакытында — йә ауда, йә анда барганда, йә аннан кайтканда булган бу хәлләр. Менә шуларнын беренчесе.
Бату Сакаевка кагылышлы беренче риваять
Бервакыт шулай Бату аудан кайтып килә. Кара урманнан чыгып авылга күтәрелгән мәле. Көн уртасы. Тынны куырырлык эссе. Шулчак ул, нидер сизенеп, ун ягына борылып карый һәм үзе белән куышып дигәндәй барган печән чүмәләсен күреп ала. Явыз көчләр белән бер генә тапкыр булса да очрашкан кешеләр белә: коточарлык хәлләр карангыда түгел, киресенчә, якты кояшлы көндә башлана. Үз күзләренә үзе ышанмагандыр, диярсез. Яисә аягүрә төш күрәм дип, ботын чеметкәндер, дип уйларсыз. Ялгышасыз: ул — күзләре очлы, аны ачык чып-чын ир-ат иде.
Каушавын җинеп, печән чүмәләсенә таба атлый ул. Әмма чүмәлә, Бату якынлашуга, юкка чыга. Егет авыз эченнән догаларын кабатлап, авыл ягына юнәлә. Егерме адымнар атлаган микән, ниндидер бер хатын-кыз анын юлын кисеп маташа. Үзенен кыяфәте бик сәер: буе — бер ярым аршын, таратып салган чәчләре карга канатыдай чем-кара, күлмәге җиргә өстерәлеп бара. Буена карата табигый булмаган адымнар белән кызу-кызу атлый, уттай кызган һавада очып бара, диярсен. Бату
адымнарын тизләтүгә, хатын тузан болытына әверелеп бөтерелә дә җиргә төшеп куна. Артында ат пошкыруын һәм арба шыгырдавын ишетеп, егет борылып карый. Арбада сенелкәшен утырткан Яхъя Атнагулов дигән күршесе булып чыга.
— Сез аны күрдегезме? — дип сорый Бату.
— Кемне? — тегесе анламый.
— Аны.
Хәйран калган күршесе атына сыптырып ала да юыртып китеп бара. Бату арба артыннан күтәрелгән тузанга карап кала. Ана кабат догаларын укырга туры килә, чөнки арбада Яхъянын артында сенлесе түгел, юл тузаны аша егеткә күзләрен төбәп, теге хатын утыра.
Авылга кайткач, Бату күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Авылдашлары аны тел шартлатып тынлап торалар. Яхъя исә ялгызы гына булуына, сенлесенен ул вакытта бакчада эшләвенә ышандырырга тырыша. Кызчыкны чынлап та бакчада күргән берничә кеше анын сүзләрен җөпләп тора.
Араларында күпне күргән акыллы кешеләр ни-нәрсә булганын анлатып биргәннәр. Бату Сакаев каршына албасты чыккан икән. Ул төрле кыяфәткә керә ала, шулай да, күбесенчә, бер ярым аршын буйлы хатын-кызга әйләнә икән, ди. Ул адәм баласы йоклап ятканда, килеп, басып үтерергә дә күп сорамый икән. Юкка гына, бастырылдым, дип әйтмиләрдер — бездә, татарларда шундый сүз бар бит.
Албасты синен үткәнен белән бәйләнгән. Әгәр ул килгән икән, димәк, сина үткәндәге кыланмышларын өчен җавап тотар вакыт җиткән дигән сүз. Картлар кинәт кенә үлеп китә, син аларны авыру екты дип уйлыйсын. Белмәсән-бел: аларнын күбесен йоклаган чагында түшәмнән сикереп төшкән албасты басып үтерә.
Һәркемнең үз албастысы була. Әгәр йокылы-уяулы килеш боргаланып- сыргаланып ятасын, сине нәрсәдер изә-сыта кебек тоела икән — бел: албастын килгән. Билгеле, ул яшьләргә, картларга караганда, азрак зыян сала, ә сабыйларга бөтенләй кагылмый (Сонрак сөйләрмен әле: берничә буыннан сон дөньяга киләчәк Минлебай Атнагулов дигән кеше үзенен албастысын атып үтерә).
Өлкән яшьтәгеләр инде ярты гасырлар әүвәл булган бер вакыйганы исләренә төшерделәр.
Авыл көтүчесе Минвәли белән инде исеме дә онытылган бер карт юктан гына эләгешеп китәләр. Ызгыш җир аркасында чыга, ахрысы. Үзара мөнәсәбәтләрен ачыклап маташканда, көтүче, кызып китеп, картка китереп тондыра. Карт җан тәслим кыла. Бәлки сукканнан да үлмәгәндер, ул инде күптәннән йөрәген тотып, аякларын көч-хәл белән шудырып кына йөргән. Шул хәлләрдән берәр ай үткәч, менә ниләр булган.
Әйткәнемчә, Минвәли авыл көтүен көткән. Башка каба торган эсседән әлсерәгән көтүче тумалып утырган өянке күләгәсендә ятып бераз хәл алмакчы булган, әмма, үзе дә сизмәстән, йоклап киткән. Шулвакыт үгез, көтүдән аерылып килгән дә, Минвәлине мөгезләренә элеп, каурый ыргыткандай, күккә чөйгән һәм янәдән мөгезләренә эләктереп алган. Ерак түгел печәнче ирләр, моны күреп, йөгерешеп килгәннәр һәм көч-хәл белән үгезне тынычландырганнар. Шул рәвешле Минвәли исән калган. Тәнендә тырналган эз дә юк, әмма хәтерен җуйган, ди. Ун еллардан сон микән, хәтере кайткан, әмма сәламәтлеге ташка үлчим калган. Ир-атлар ана үзе белән булган хәлне сөйләп биргәннәр, вак-төягенә кадәр искә алганнар.
Үгезне тынычландырган вакытта агачлар арасында бер ярым аршынлы хатын шәүләсе чагылып киткәнен күреп калучы булган икән. Ул адәм хатыннын үгез янына килеп, колагына нидер пышылдаганын күргән.
Шулай итеп, албасты, кул астына эләккән теләсә кемне котыртып, синен белән алыш-биреш ясарга да мөмкин икән.
Күпчелек кеше үзенен албастысы белән үлем түшәгенә яткач кына очраша, ди. Ә менә Бату Сакаевка сәләт башкаларга караганда күбрәк бирелгән, ул албастысын күрә
алган. Әмма албастысы япь-яшь егет белән исәп-хисап ясарга уйламагандыр. Шулай да Батуга өчләтә игътибарлы булып, һәр адымын намусы белән үлчәп атларга туры киләчәген, әгәр сәләтен зыянга файдаланса, анар бик начар булачагын искәрткән ул.
Бату Сакаев белән бәйле риваятьнен беренчесе менә шушы иде. Авылда бер елдан сон булган икенчесен дә онытмыйлар, буыннан-буынга күчә барып, әле дә сөйлиләр.
Бату Сакаевка кагылышлы икенче риваять
Монысында да Бату аудан кайтып килә икән. Көн уртасы. Күктә болытнын әсәре дә юк. Нәкъ теге вакыттагы кебек тынны капларлык эссе. Ике калкулыкка урнашканга, безнен авылга төрле яклап керергә була. Бату исә чишмә ягына юнәлә. Килеп җиткәч, коралын җилкәсеннән алып җиргә куя да кайнарланган башын салкынча йөгерек суга тыга. Шулвакыт ул сунын төшен күрә. Бу төш анын башыннан үкчәләренә кадәр үтеп керә. Башын судан алганда, артындагы агач кәүсәсенә аркасы белән сөялеп утырган таныш түгел бер адәмне күрә. Адәм сүзсез генә Батуга карап тора. Кояшта янган йөзе кылыч белән телгәләнгәндәй җыерчыклы, күзләрендә — бушлык. Бату карашын суга төшерә: су инде йокламый, ул — уянган. Кинәт егетнен колагына Кара урмандагы рухларнын җыры килеп ирешкән. Таныш түгел кеше аягына торып баса, күзләре — егеттә. Бату күз ачып йомганчы кулына коралын эләктерә дә тегенә төбәп атып җибәрә.
Ул көнне бу хәбәр өйдән-өйгә йөреп чыга. Имеш, Бату чишмә янына су эчәргә килгән кешене атып үтергән. Авылдашлары, аны шелтәләп, башларын чайкаудан узмаган. Араларыннан берсе дә бу темага сүз катарга теләмәгән, чөнки беләләр: егет яшь булса да бик кодрач — кылычны да бик оста уйната, мылтыктан аткан ядрәсенен дә тимичә калганы юк, бер сүз белән әйткәндә, ул сүз күтәрүчеләрдән булмый. Бату карашын кайсы тарафка төбәсә дә тынлыкка килеп төртелә, бу тынлык шулкадәрле көчле була ки, очар кошлар бәрелеп, үлемнәрен шунда тапканнар, дип сөйлиләр.
Инде нишләргә? Карангы төшкәч, егет ятагына чумган да үзенен албастысын көтә башлаган. Йөрәге котылгысыз хәл буласын тоеп, күкрәгеннән чыгардай булып типкән. Төне буе керфеккә — керфек какмаган ул. Ниһаять, ачык тәрәзә аша кояшнын беренче нурлары үтеп кергән, кошлар аваз салган. Бату күзләрен түшәмгә төбәп, кымшанмыйча яткан да яткан. Менә берзаман каяндыр бер үрмәкүч килеп чыккан да нәкъ анын күкрәге өстендә асылынып калган. Авыл кешесе белә: албасты сонгы тапкыр килүендә алагаем зур үрмәкүчкә әверелеп, корбанына өстән сикерә, ди. Әмма Батунын көтүе юкка була: берникадәр асылынып торганнан сон, үрмәкүч кайсыдыр бер почмакка кереп югала. Егет, догаларын кабатлаганнан сон, тынычланып кала. Әмма озакка түгел: кемнендер аякларына килеп елышуын сизенә. Бу — шул, буе бер ярым аршыннан артмаган теге хатын-кыз булып чыга. Бату, селкенергә дә куркып, ни үле, ни тере килеш ята бирә. Бераздан ул үзендә хатыннын йөзенә багарлык көч таба... һәм уянып китә. Бүлмәдә беркем юк, стеналарда иртәнге нурлар биешә. Бату, урыныннан торып, тәрәзә янына килгән. Кояшлы матур иртә, тик шаян җил малае гына агач башларында уйнап йөри. Шулчак сарай янында ниндидер карамчык күренеп ала да читәннәр артына китеп югала. Бу — буе бер ярым аршынлы теге хатын булган.
Албастысы ана кагылмый.
Иртән күрше авылдан шундый хәбәрләр килеп ирешә: имеш, бер көн элек анда берничә кешене үтергәннәр, үлекләр арасында хатын- кызлар белән балалар да булган, ди. Батуга чишмә буенда очраган таныш түгел адәм — мәрхәмәтсез кеше үтерүче булып чыккан. Имеш, чишмә буена килүчеләргә, бигрәк тә хатын-кызларга үчле булган, ди. Ул үзенен корбаннарын бик күп авылларнын елга буенда калдырган. Бу явыз адәм пычак белән оста эш иткән, дип сөйлиләр. Әйтүләренчә, ике дистә адымнан корбанынын күзенә тидерә алган, ди. Бу юлы нәкъ менә Батуны очратуы аркасында гына яман эше барып чыкмаган икән. Бату Сакаев турындагы риваятьнен
икенчесе менә шундый.
Әйтергә кирәк, бу риваятьләр кәгазьдә сакланмаган, телдән телгә күчеп, буыннан-буынга тапшырылып килгәннәр. Хәер, сонгы очрак өяз полициясенен архивында теркәлеп калган. Аннан тыш «Волжский вестник» гәҗитендә: «1842 елнын 29 июнендә Ай авылы кешесе Бату Сакаев тирә- юньгә билгеле адәм җанын кыючы Хәмди Вадасны атып үтерде», — дигән хәбәр дә сакланган. Билгеле, бу саран гына юллардан тулы картинаны күз алдына китереп булмый.
Шул ук гәҗиттә бу вакыйгага кадәр ун еллар чамасы алдарак басылган: «...елнын 14 октябрендә Ай авылы крестьяннары тарафыннан ат карагы Валюшка Взвесь ерткычларча кыйнап үтерелде», — дигән хәбәрдән нинди нәтиҗә ясарга була? Күнелләрдә кызгану хисе туа да, йөрәкләрдә күнелсез эзе кала. Әмма бу вакыйганы башка күз белән, Ай авылы кешеләре ягыннан торып карасан, алдыбызга бөтенләй башкача килеп баса. Кайвакытларда ат карагы турында шәхес итеп, романтик данга күмеп сөйләнә. Тик сорау туа: авыл кешесе өчен ат нәрсә ул? Күченеп йөрер өчен генә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Сука вакытында аннан аккан тир синеке белән кушыла. Ул — синен җан дустын, ана беркем белмәгән серләрен сыя. Сине күрүгә, кырнын икенче башыннан шатлыклы кешнәп тавыш бирә. Ул синен йөрәгеннен бер өлеше. Менә шул сина үтә кадерле җан иясен урлап, өстәвенә, бөтенләй билгесез якларга сатып җибәрүче белән үзенне башкача ничек тотасын? Шуна күрә ат каракларын эләктерә-нитә калганда, анын ахыры ни белән бетәсе алдан ук билгеле булган.
Күптән түгел күземә күпләргә таныш совет журналынын тышын бизәгән бер фоторәсем чалынды. Кулына гармун тоткан бер авыл агае төшерелгән иде анда. Тупас йөзе аяусыз җилдә кискәләнгән, җыерчыклар белән ермачланган. Өстендә рәешкә генә киелә торган таушала төшкән пиджәк. Күкрәгендә сонгы сугышнын истәлекләре — медальләр. Агай елмаеп төшкән, әмма күзләрендә — мәнге җуелмас борчу-хәсрәт. Шәхсән үземә мондый караш таныш: җиргә сыенып калу өчен ниләргә генә бармаганнарнын карашы ул. Гармун планкалары өстендә яткан, җир өчен тырмаша-тырмаша агач тамырларына охшап калган кулларны да таныйм. Рухлар тавышын ишетерлек үткен, әрекмән кебек тырпайган колаклары да таныш. Ә янәшәсендә — ат танавы. Хәер, башкача була да алмас иде.
Теләсә кайсы авыл кешесен ал: аты белән икесе арасында ниндидер бер серле бәйләнеш бар кебек. Ул бик күптәннән — аттан башка тормышны күз алдына китерә дә алмаган заманнардан ук яшәп килә. Тарас Бульбаны искә алыгыз: «Ягез әле, балалар, татарны куып тотарга тырышыгыз!.. Хәтта уйламагыз да — анын аты Шайтаннан җитезрәк».
Ат карагы — үзенен иреген урлаучы адәм ул.
Валюшка Взвесь кушаматлы ат карагын ни өчен сөнгегә алуларын, шәт, анлата алганмындыр, дип уйлыйм. Тагын читкә китеп маташам лабаса. Шуна озын-озакка сузып тормый Бату Сакаевка бәйле чираттагы риваятькә күчәм.
Бату Сакаевка кагылышлы өченче риваять
Берчакны шулай ау белән мавыгып, Бату авылдан шактый еракка китә һәм үзенә бөтенләй таныш булмаган җиргә килеп чыга. Юлындагы акчарлакларнын чыр-чуын ишетеп, зур елгага якынлашуына төшенә. Чынлап та, бара торгач, безнен каһарман Чулманга килеп җиткән икән. Ауга хирыслык Батуны яман даны таралган урынга китергән. Бу бик миһербансыз бер алпавытнын биләмәләре булган. Тирә-якка анын крестьяннарына карата үтә явызларча кылануы хакында, имеш-мимешләр дә таралган. Үзенә ярап бетә алмаганнарга нинди генә җәзалар уйлап тапмаган ул. Мәсәлән, корбанын эссе итеп ягылган мунчага чакырган да, үзенен ярдәмчеләре белән теге бичара тыныннан аерылганчы себерке белән чапкан. Бу бәдбәхет бик күпләрне үзенен төрмәсендә иза чиктергән, дип сөйлиләр.
Якын-тирә авылларда яшәүчеләр байнын төннәрен ут ашавын да күргәннәр. Тагын кемнәрдер болай дип сөйләгән: имеш, бервакыт бай нарат кәүсәсе артына кереп киткән дә, аннан, пырылдап, мәче башлы ябалак атылып чыккан, ди. Ә теге явыз үзе җир тишегенә кереп киткәндәй юкка чыккан. Халык аны убыр дип атаган. Ләкин ин мөһиме монысы түгел әле. Күз алдына гына китерегез: күршеләре белән дустанә мөнәсәбәттә булган, үзен әдәпле тоткан, җәмгыяте хәйриягә шактый мул ярдәм күрсәткән кеше — төннәрен юлбасарга әйләнеп, үзенен биләмәләре тирәсеннән Чулман буйлап узган баржаларны талаган. Монын өчен каторгадан качучыларны, тегендә-монда кагылып- сугылып йөргән юлбасарларны, бу юлны сайлаган хезмәтчеләрне махсус кул астында тоткан. Бу сүзләрне ишеткәч, алпавыт турында икеле-микеле уйлар тумадымы? Туса, мин аларны таратырга ашыгам. Алда әйткәнемчә, бай үзенен кул астындагыларына карата үтә явыз булган. Үз җирлегендә тагын шундый тәртип булдырган: байнын юлында кем генә очраса да шундук тез чүгәргә тиеш булган. Ул кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә менә нинди җәза уйлап тапкан ул хәшәрәт: шул кешене өенә чакыртып китергән, ә үзе бу вакытта анар аркан торган. Әйләнеп бакмастан якынрак килергә боерган. Аннары кинәт кенә борылган да карап-нитеп тормастан анарчы яшереп тоткан кылычын муен биеклегендә айкап җибәргән. Әгәр гаепләнүче тез чүккән булса, кылыч анын баш өстеннән үткән, инде аяк өсте калса, күз ачып йомган арада башы өстәл астына тәгәрәгән, ә гәүдәсе әкрен генә идәнгә ишелеп төшкән.
Монын өеннән исән-сау чыккан кеше хуҗасын очратканда гына түгел, хәтта исемен ишеткәндә дә тезләнергә ашыккан.
Ниндидер чит-ят кешенен үз җирендә сунарлык итүен ишеткән алпавыт ачуыннан тиресенә сыеша алмый һәм гаеплене үз янына китерергә боера. Бу вакытта анын белән бер юлда йөрүчеләре инде аучыны эләктереп тә өлгергәннәр һәм хуҗалары янына китереп тә җиткергәннәр. Батуны озата килүчеләр анарга бер сүз дә дәшмиләр, алда бу бичараны ни көтәсен белеп, мыек астыннан көлемсериләр генә. Шулай да берсенен әле югалырга өлгермәгән намусы уянып, егеткә, бай өенә керүгә, тез чүгәргә кушкан. «Бәлки, исән калырсын», — дигән. Бату бу кешегә рәхмәтен белдереп, ачык ишектән өйгә атлаган.
Биек тәрәзәле иркен зал уртасында хуҗа кеше, гадәттәгечә, ишеккә аркасы белән басып торган. Өстендәге кара-кучкылт киеме анын кемлеген, ни гамәлләр кылырга җыенуын яшереп торган. Бату, бусаганы атлауга, кыенсынып туктап кала. Теге дә дәшми — бу рәхәт мизгелләрне озакка сузасы килгәндер, күрәсен. Ниһаять:
— Яныма кил! — дигән боерулы тавыш ишетелә.
Бату берничә адым алга атлый.
— Якынрак!
Бату анын артына килеп баса. Кабат озакка сузылган тынлык. Бату, нидер чамалап, тиз генә унга таба бер адым ясап өлгерә.
Нәкъ шул мизгелдә, инбашын җинелчә генә яралап, кылыч очы идәнгә килеп кадала. Тимернен ташка орыну тавышы иркен залда янгырап, почмакларга китеп бәрелә. Алдан яхшылап хәзерләнгән үлем спектакле бу юлы Бату тарафыннан өзелә. Тез чүккәнме ул, әллә юкмы — хуҗанын исәбе егетне баш түбәсеннән касыгына кадәр урталай ярып төшерәсе булган.
Каршында аягүрә торган аучыны күрү аны чыгырыннан чыгара. Кешеләрен дәшеп, Батуны төрмәгә ябарга куша. «Ачлыктан әкренләп үлү белән чагыштырганда, кылычтан китү — бу адәм өчен бәхет булган булыр иде», — дип үзен-үзе юата.
Бату, шулай итеп, карангы юеш подвалда үлем көтеп ятучылар янына килеп эләгә. Як-ягына карангалап алганнан сон, көченен дә, ирегенен дә шушында өзеләчәген анлый.
Ләкин Аллаһы Тәгаләнен һәркемгә язган язмышы бар. Шул төнне, безнен каһарманнын бәхетенә, канэчкеч бай хөкүмәт гаскәре тарафыннан тотыла һәм, озак
та үтми, өере белән суд каршына баса. Аны ерак Себергә сөрәләр, әмма анда озак эшли алмый: бик серле рәвештә шундагы елгага батып үлә. Җир өстендәге гомер юлы шулай тәмамлана явызнын: бер елгада таласа — икенчесендә үлемен таба. «Аккан су юлын тапмый калмый. Ә язмыш — сине», — дияргә ярата иде Вафа бабай.
Бу риваятьнен төбенә төшәргә теләүчеләр анын чынбарлык белән бәйләнешен дә күрерләр иде, мөгаен. Мәсәлән, кайчандыр Чулманда капитан Нормацкий юлбасарлык иткән. Ул кеше Шуран авылынын явызлардан-явызы — алпавыты булган бит. Шуны да әйтеп үтим: Бестужев- Марлинский үзенен «Латкин» романындагы бер персонажына, аны прототип итеп алган. Әмма вакыт аралыгында кайбер аермалар да күренә. Өяз юлбасарынын явыз гамәлләре Екатерина II патшалык иткән чорга караса, Бату Сакаев белән бәйлесе ким дигәндә 100 елдан сон булгандыр.
Әйткәнемчә, безнен авыл риваятьләренен үз кануннары бар: аларга берникадәр тылсым кушыла яисә бөтенләй дөньяда булмаган бер персонаж килеп чыга. Ә сез ничек уйлыйсыз — тылсым кайда күбрәк: риваятьләрдәме, әллә чынбарлыктамы?
Бу вакыйгада үземә, шәхсән, Бату Сакаевнын кылычтан сакланып
кала белүе кызыклы тоелды. Халкымнын асылы һәм анын холык-фигыле — яшәү урыны белән бәйле, дигән идем. Әйләнә-тирәдә ни таулар, ни дингез, ни карурман юк — кая качарга да белмәссен. Кайдан да табалар, эләктерәләр һәм үлемен каршына китереп бастыралар. Котылу юлы бер генә — тез чүгү.
Әмма халкым үзенә генә хас гаҗәеп бер сизгерлек белән бер адым читкә тайпыла да үлемнән котылып кала. Һәм кабат, инде ничәнче мәртәбәләр, коллык белән юклык арасында, уйласан, баш җитмәслек өченче юл табыла.
Сез, бәлки, риваятькә үзен теләгәнчә бәя бирергә тырышасын, дип әйтерсез. Бу бәлки шулайдыр да.
Мина калса, фикерләрем белән сезне ялыктырдым булса кирәк. Җитмәсә, гадәтемчә, янәдән хикәямнен төп сызыгыннан читкә тайпылдым. Нишлисен, авыл хәлләре, үзем дә сизмәстән, үз эченә тартып кертә; аларда сюжет сызыгыннан мөһимрәк ниндидер яшерен төш-үзәк бар.
Хәлил турында башлаган сүзем тагын башка юнәлеш алды. Менә әле дә Фатыйма Сакаева турында сөйлисе урынга, бетмәс-төкәнмәс сүз башы белән мавыгып киттем. Шуна карамастан, Фатыйманын бабасынын атасы турындагысын да дәвам итәсем килә. Теләгем — авылымда булган вакыйгаларны авылдашлар телендә генә калдырмыйча тынлаучыга илтеп җиткерү.
Тагын Бату Сакаев турында
Судан ераграк йөзә, сүздән күбрәк сөйләшә, фикердән күбрәк уйлый, диләр Бату Сакаев кебекләр турында.
Күз алдына китерегез: сыер көтүе утлаган калкулыкка үгез менеп баса. Колакларын торгызып, танавы белән һаваны сөзә һәм беравыктан көтү эченә кереп, үзенә кирәкле сыерны эзләп тә таба. Күпме сыер арасыннан теләккә килгәнен ялгышмыйча сайлап ала.
Батуда да тормышка карата шуна охшашлы тоемлау була. Ул һәрвакыт кирәкле урынга килеп чыга. Алда әйткәнемчә, чәй сәүдәсе белән баеган кеше буларак, сизгерлеге монда да урап узмаган. Кайсы тауга менгәндер, бәлки үзебезнен калкулыккадыр — әмма барыбер Кытай якларыннан искән җилне сизеп алган.
Аз-маз сату-алу эшеннән башлап җибәргән эшен, арадашчылар ярдәменнән баш тартып, тиз арада җайга салырга өлгергән. Сигез микән, әллә унмы елдан, хәер, анысы мөһим түгел, Бату Сакаев безнен якларда зур уныш казанган сәүдәгәрләрнен берсе булып таныла.
Тагын шунысы билгеле: зур күләмдәге күмәртәләп сату итүдән тыш, күп шәһәрләрдә кибетләр һәм чәйханәләр тоткан, Мәкәрҗә ярминкәсендә, шулай ук Казандагы Печән һәм Ташаяк базарларында лотоклары булган. Шуны да әйтим: бездә һәм тирә-күрше авылларда Сакаевларнын кибетләре бар иде.
Бату Сакаев, баеп киткән башка сәүдәгәрләр шикелле, шәһәргә күчеп китмәгән. Эшен башлап җибәргәндә еллар буена авылда күренмәсә, вакытлар узу белән, эше гөрләп киткәч, еш күренә башлый. Сүз дә юк, анын йорты башкаларныкыннан аерылып тора, ул үз байлыгын яшерүне кирәк тапмаган.
Бу кеше турында белгәннәрем менә шушылар.
Ә халык телендә йөргән риваятьләр буенча, Бату Сакаев бездә ин күп телгә алынган кеше. Анын белән Лотфулла Хәсәни генә ярыша аладыр.
Инде әйтүемчә, авылда булган хәлләр чынбарлыкта булган вакыйгалар белән туры килергә дә, килмәскә дә мөмкин. Халык телендә йөргән 30
имеш-мимешләргә карасан, Батунын өч хатыны булган. Анын өлгерлеген, байлыгын исәпләсән — аптырыйсы юк. Әгәр шул еллардагы статистика мәгълүматларына күз салсак, 1866 елда Казан губернасындагы татарларнын 0,2% ы өч хатын белән яшәгән. Шулай булгач, ул бәхетлеләр арасына нигә әле Батуны да кертмәскә, ди?
Әлеге сәүдәгәрнен бер сәер ягы турында да имеш-мимешләр бар. Сәүдә эшләрен башлап җибәргәндә, ана элемтәләр булдырырга, йөкләрен үзенә озата барырга туры килгән, шуна күрә бик озын чакрымнар узган. Анын юллары Кытай империясе һәм Ерак Көнчыгыштагы Кяхта шәһәре аша үткән, ул Монголия һәм Көнчыгыш Төркестан һавасын сулаган, анын итекләре Сәмәрканд һәм Хәрәзм күперләре аркылы атлаган, Ташкентнын Чилонзар районында һәм Оренбургнын Сәет бистәсендә үз кеше саналган. Билгеле булганча, чәй бары тик киптерелгәннән сон гына күмәртәләп сатуга чыгарылган. Бату Сакаев, нигәдер, чәйне тагын бер кат киптергән. Юлда кайтканда, ул олауларны туктаткан да капчыктагы чәйне җиргә җәелгән калын киндерләргә бушаттырган. Чәйне дала кояшы һәм җиле ихтыярына тапшырган.
«Хуҗа бигрәк шикчел», — дип уйлаган анын кешеләре. Күпме мәшәкать өстенә вакыт һәм акча җилгә оча, дип санаганнар алар. Әмма Бату үз сүзендә нык торган.
Минем бу вакыйгага үз фикерем бар. Бату Сакаев, мөгаен, олауларын ата-бабалары күчмә тормыш алып барган билгеле урында туктаткандыр. Мин аны бик ачык күз алдыма китерәм: менә ул олаудан төшә, кулларын каш өстенә куеп зәнгәр күккә күз сала һәм тирән итеп дала һавасын сулый. Батуны бик яхшы анлыйм: чәй үзенә күкнен кинлеген һәм йөгерек җилнен үзенә генә хас көен сендерергә тиеш.
Чәй ул — хәтернен нигезе. Ул хәтердә ис тә, аз гына дым да, җил дә саклана. Кеше чәй уртлаганда, чәйнен хәтерендә ни булса, шуны исенә төшерә.
Бату Сакаевнын чәе Казанда гына түгел, гомумән, безнен якларда да уныш казана. Шиһабетдин Мәрҗани мәчетенен имам-хатыйбы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез салган Галимҗан Барудинен нәкъ менә шул чәйгә өстенлек бирүләре мәгълүм. Әмма мин Бату Сакаев чәен милләтнен рухи күтәрелеше һәм татар мәдәниятенен алтын чоры белән бәйләргә кыймас идем. Тик шунысын да әйтергә кирәк: әлеге процесс алдыннан халыкнын күбесе бу эчемлеккә тартыла.
Әйткәнемчә, бик күп йортларда Бату Сакаев чәе пешерелә, бер-ике йотып куюга, кеше үзен хөр, ирекле итеп сизә. Әмма азатлык хисен тою кайнар башларны акылдан да яздырырга мөмкин. Шуна күрә ул кайнарлыкны сөт белән басалар. Белдегезме инде, чәйне сөт яисә сөт өсте белән эчү күптәннән килә икән.
Бату Сакаев теләсә нинди дуамаллык кылырга сәләтле булган, дип сөйлиләр. Шул ук «Волжский вестник» гәҗитенен 1898 елгы бер санында болай дип язылган: «Беренче гильдия купец, хөрмәтле аксакал Бату Сакаев Захарьев урамы урнашкан районда хулиганлык кылды. Ул кибеттә, сатучы һәм сатып алучыларнын котын алып, коралыннан ут ачты». Бу вакыйга безне гаҗәпкә калдыра, билгеле, тик полиция жандармериясенен архивына кереп актарынсан, бу хәлнен ничек булуы турында беләсен. Беренчедән, бу — аракы сата торган казна кибете булган. Икенчедән, безнен хөрмәтле аксакалыбыз юкка гына ут ачмаган, ул киштәдә тезелеп торган шешәләргә аткан. Ә Захарьев урамы исә Казаннын Бату кабиләдәшләре күпләп яшәгән Татар Бистәсе районына караган икән.
Бату Сакаевнын авылдашлар теленнән төшми торган: «Аракынын хәтере юк», — дигән канатлы сүзләре бар. Ул моны гомер йомгагын сүтеп бетергән мәлендә бигрәк тә еш кабатлаган. Мәгънәсен, шәт, аңлагансыздыр: чәй хөрлекне искә төшерсә, аракы берни хәтерләми, дип әйтергә теләгән ул.
Күп еллар элек, ничектер, кулыма аның контор кенәгәләренең берсе килеп эләкте. Кенәгәнең бер битендә шундый юллар бар: «үсентегә су сибәләр, гаебе булган кешегә — аракы». Минемчә, сәүдәгәр күз уңында менә нәрсәне тоткан: эчү мәҗлесләреннән соң кеше үзен гаепле саный. Намусын югалтып бетермәгәннәр тагын да ныграк газаплана. Аны кем ничек тели — шулай бөгә: әмма ул — ләм-мим. Тик син аның гаебен юарга гына онытма, юкса ул да үсенте кебек кибеп корыр.
Сөйләсәң, күп инде аның кыланмышлары. Менә тагын берсе. Бату Сакаев 1905 елгы инкыйлабта катнашкан кеше бит. Шуның белән бәйле рәвештә әлеге дә баягы полиция жандармериясе архивында аның фамилиясе дә еш күзгә ташлана. Батуны Казанда чуалышлар оештыручылар арасында күргәннәр, дип әйтүгә, күз алдына аерылмас җан дусты — коралын кочаклаган, акылы зәгыйфьләнә башлаган карт килеп баса. Әйтүе генә ансат: сиксәннең теге ягына атлаган чагы була бит. Бер аягы белән кабернең читендә басып торган картка баррикадаларда ни калган иде икән соң? Җавапны Россия тарихы битләреннән табып була. «Мәгънәсез, коточкыч һәм рәхимсез урыс бунты»ның төп терәге — татарлар изелгән халкының азатлыгы турында хыялланган, шуңа күрә аның өчен барыбер — Степан Разинмы ул, Емельян Пугачевмы яисә Владимир Ленинмы — кем ирек вәгъдә итә, шуның артыннан барган». Шуңа күрә азатлык турындагы хыялның ахыры кан, үлем белән тәмамланса да, калтыранган кулларына утлы корал тотып баррикадаларга омтылган Бату картны аңларга була, минемчә.
Никадәр генә сәерлекләр кылмасын, Батуның картлыгы берәүгә дә, шул исәптән сезгә дә кызыклы түгелдер, әйдәгез, аның тагын көче ташып торган чакларын урыйк әле.
Бату Сакаевка кагылышлы дүртенче риваять яки күз күрмәгән, колак ишетмәгән алмашу
Хикәямне дәвам итү өчен сезгә таныш булган бер персонажны — Яхъя Атнагуловны телгә алмый булмый. Ул Батуның замандашы гына түгел, яшьтәше дә, күршесе дә, әмма иң мөһиме — иң явыз дошманы да.
Кайберәүләр хакында, һи, улмы, ул — һәрвакыт судан коры чыга, диләр. Ә моның турында, һавадан юеш чыга, дип әйткәннәр. Бәлки, бик нык тирләгәнгә шулай дигәннәрдер, кем белә? Әмма, минемчә, бу сүзләрдә Яхъяның асылы чагылыш тапкан. Аның беркайчан да эшләре шома гына бармаган, юлында һәрвакыт ниндидер киртәләр очраган, гомумән, кайда гына булмасын, кем белән генә очрашмасын, гел зарлана торган адәм булган. «Кошлар белән ята, балыклар белән тора», — дип тә әйткәннәр аның турында. Безнең авылда балыкларның кайчан уянганын беркем дә белмәгәнлектән, Яхъя Атнагуловның да кайчан аякка басуы турында бихәбәр, һәрхәлдә, иртә таңнан торып басуда бил бөгүчеләр арасында аны күрүче, очратучы булмаган.
Әмма аның бик дәгъвачыл адәм икәнлеге бик күпләргә мәгълүм икән. Менә, мәсәлән, өстәлгә пешкән тавык чыгаралар, ди, ә бу аның һәрвакыт аягын, өстәвенә, гел уңын бирүләрен таләп итә икән. Әле тагын бер гадәтен сөйлиләр: ике кашык белән берьюлы ашый, әмма уңы сулын куып тота алмый иде, диләр.
Яхъя Атнагулов авыл читендәге иске, бер якка кыйшаган өендә усал, өстәвенә ямьсез хатыны белән көн күргән. Алар йөз-битләре белән аерылып
торсалар да, һәрбер үткән-сүткән кеше артыннан шикләнүчән күзләрен кысып карап калулары белән охшаш булганнар.
Кеше үз күләгәсеннән кыска чак, кояш Кара урман артына тәгәрәргә әзерләнгән. Бала-чаганын чыр-чуына көтүдән кайтып килгән сыер- сарыкларнын тавышы кушыла. Беләсезме, көтү кайту күренеше — көн дә кабатлана, әмма туйдырмый торган спектакль. Капка төбе саен кеше, алар көне буена юксындырып өлгергән хайваннарын каршыларга чыкканнар. Менә авыл башында энгер-менгергә кушылып, тузан болыты күтәрелә. Ин алда — беркатлы сарыклар теркелди. Алар артыннан үзләренен бәһаләрен белеп кенә сыерлар атлый. Аларга борын аслары кипмәгән таналар, бозаулар ияргән. Алары таралып-чәчелеп кайталар: кайсыларыдыр чит урамга борылган да монсу тавыш белән хуҗаларын чакыра, икенчеләре кырый-ярыйдагы агачларны кимермәкче.
Ниһаять, өйләрен табалмый адашып йөргән сонгы сарыклар да абзарларга кайтып керә. Хатын-кызлар, тынычлап, сыер саварга утыра, урамда ирләр генә кала. Өе каршында өелгән бүрәнәләр өстенә утырып, Бату Сакаев та һәр көн кабатлана торган шау-шуны күзәтә икән.
Ул кичне Яхъя Атнагулов нигәдер бик ачулы була. Сәбәбе нидә — беркем бернәрсә белми. Менә берзаман ул Бату каршына килеп баса да анын күзләренә кадала. Карашыннан бөркелгән ачу-нәфрәттән икенче берәү булса, валлаһи, утырган урыныннан егылып төшәр иде.
— Нигә бар нәрсә сина гына, ә мина — шымытыр? — дип ярсый ул.
Бераз сүзсез торганнан сон, Бату тыныч кына җавап кайтара:
— Синен белән мин генә хәл итә торган мәсьәлә түгел ул.
Ачуыннан шартларга җитешкән Яхъя анын аяк астына төкергән. Бу исә
— йөзенә китереп орудан да мыскыллы, яман билге-ишарә икән. Моны күреп, Бату урыныннан сикереп торган да тегенен якасына барып ябышкан. Якындагы ир-атлар, Батунын холкын белеп, араларына керергә ашыккан.
Бәхәскә ноктаны куя торган ин шәп нәрсә, әлбәттә, кылыч. Тик ир-атлар каршы төшә, чөнки беләләр: Бату Сакаев теләсә кайсы корал белән эш итә белсә, Яхъя Атнагулов исә үз гомерендә аны тотып та карамаган. Бердәнбер коралы — кашыклар. Менә, ичмасам, алары тәлинкә белән авыз арасында йөреп күрсәтә. Мондый батырлык өстәл артына гына бара шул. Монын шулай икәнен Бату да белә, шуна тынычланырга теләп, читкәрәк атларга мәҗбүр. Ә дошманы исә бу адымны җинелүгә саный. Ул янәдән, теленә ирек биреп, инде тәмам гарык иткән сүзләрен такмаклый: бу нинди гаделсезлек, берәүләргә өеп бирә, икенчеләре ярык тагарак янында кала, янәсе.
— Ә син ни телисен? — дип сорап куя ир-атларнын берсе.
Яхъя Атнагулов кашларын җыерып уйлап торса да, җавабын әйтә алмагач, Бату ягына карап тагын бер мәртәбә төкереп куя. Нәкъ шул минутта Бату буыннардан-буынга күчеп сөйләрлек адымын ясый. Дошманынын күзенә батырып карый да:
— Мин сина үземдә булганнын барысын да — хәзергесен дә, киләчәген дә бирәм. Бары бер нәрсәне — үткәнемне генә алмашмыйм, — ди.
Яхъя Атнагулов шатланып риза була. Бу хәлләргә шаһит авыл агайлары, нәкъ шулай булды, дип сөйләгәннәр.
Аннары, авыл мулласын чакырып, анын хәер-фатихасын алганнар да
— эш беткән. Бату Яхъянын кыйшайган өенә киткән. Аны тегенен ямьсез чырайлы, нурсыз карашлы хатыны каршы алган. Бусагадан атлауга, идән тулы кимереп ташланган сөякләрдән гайре нәрсә күзгә чалынмаган. Тәрәзәдән күренеп торган яшелчә бакчасын тутырып әрекмән белән явыз көнчелекне хәтерләткән сары чәчәкле тузганаклар гына үсеп утырган.
Ә Яхъя Атнагулов Батунын иркен өенә килеп кергәндә, анын өч хатыны һәрберсе үз бүлмәсендә хуҗаларының кичке ашка кайтуын көткән. Өстәлдә, пар бөркеп, зур корсаклы самавыр җырлап утырган, өй тутырып, яна пешерелгән чәйнен хуш исе таралган, төбенә кадәр ачылган тәрәзәләрдән, юка нәфис челтәрләрне җилфердәтеп, Бату алмашырга риза булмаган үткәннен исләрен һәм төшләрне үзенә сендергән уйчан җил саркып кергән.
Шәт аңлагансыздыр: Бату Сакаевнын бар байлыгын: өч хатынын, күчемсез милкен, мал-туарын, офисларын, сатып алу конторларын, дистәләгән шәһәр һәм авыллардагы кибетләрен, берничә йөз сәүдә хезмәткәрен, шулай ук адәм ышанмаслык, акылга сыймаслык файда китерә торган эшен Яхъя Атнагулов үзенә алган. «Кирәк бит, ә, — диешкәннәр яна пешеп чыккан сәүдәгәргә карап. — Шайтан ...тан чук ясады да куйды».
Әмма Аллаһы Тәгаләнен һәрберебезгә тәгаенләп куйган язмышы бар. Еллар үткән. Көтмәгәндә Яхъянын кулына килеп кергән байлык анын бармак араларыннан шуып юкка чыга бара. Йорт кыйшайган, яшелчә бакчасын көнчелек төсендәге сары
чәчәкле тузганаклар басып киткән, бербер артлы өч хатыны бакыйлыкка күчкән. Зыянга эшли башлаган сәүдәсе дә, көннәрдән бер көнне, бөтенләй туктап калган. Эше комга терәлгән хуҗа, юлында очраган бер кешегә котырган эттәй ташланган.
Сезне Батунын хәле кызыксындырадыр инде. Күз ачып йомганчы бер тиенсез калган Бату Сакаев бусаганы атлап керү белән шыксыз йорт анын ныклы кулы белән күзгә күренеп үзгәрә, ямьләнә барган. Яхъянын элекккеге хатынын күреп, авылдашлары үз күзләренә үзләре ышана алмаган: анын җансыз, нурсыз тоелган күзләре миләүшә чәчәге кебек икән бит, тирә-якка нур чәчеп, матур кара кашлары астында җем-җем килгәннәр. Үзе көлә, йөзе көлә — бәхетле булуы чыраена чыккан. Сүз унаеннан, бервакыт Яхъя Атнагулов килеп, үз хатынын кире кайтармак булып дулый башлаган. Ләкин, беренчедән, сонлап булса да бәхеткә тиенгән хатын аны күрергә дә теләмәгән, икенчедән, авылдашлары алмашу үз көчен югалтуы турында анын исенә төшергән.
Бату исә теге чакта күрше-тирәдәге бер сәүдәгәрнен яна гына ачып җибәргән читек тегү фабрикасынын конторына эшкә урнашкан. Анын тырышлыгы аркасында, фабрика өчләтә файдага эшли башлаган һәм көннәрдән бер көнне ул җитештерү хуҗаларынын берсе булып киткән. Һәм, ниһаять, бурычлары өчен сатып җибәрелгәннәрне кире кайтарып, чәй алып-сату буенча туздырылган эшен кабат аякка бастырган.
«Бар нәрсәне алмашып була — хәтта хатын-кызны да. Тик үткәнне алмашырга ярамый.» Шулай диләр авылдашлар бу истәлек турында сүз кузгалганда. Алыш-биреш корбаны булган Яхъянын хатыны үзе теләп яна ире белән яшәп калган, Бату да сонгы көннәренә кадәр анарга тугрылык саклап янәшәсендә булган.
Ә Яхъя Атнагулов үзен алданган кешегә санап, карасына кабынып йөрүен дәвам иткән. Әмма безнен каһарман өчен инде ул әллә бар, әллә юк кешегә әйләнгән.
Бату Сакаев турында күбрәк сөйләдем шикелле. Тик, нишлисен, Кара урманда җиләк җыя-җыя кереп адашкан шикелле, күнел һаман үзе теләгән якка каера.
Ул арада поезд зуррак станциягә килеп керде, ахры. Тәрәзә аша саркып ингән шау-гөргә репродуктор тавышы да килеп кушылды. Бу тукталышта, ниһаять, сөйләүче ял итеп алыр, дип уйладым мин. Ә сонрак, кассетаны әйләндергәндә, нәкъ шушы тормыш ыгы-зыгысы аны чынбарлыкка кайтарганына төшендем.
Тукталыш мәйданчыгына чыктым да, кирәге булыр дип, кассеталар сатып алдым. Чыннан да, поезд кузгалуга, күршем хикәясен дәвам итте. Мин анын сөйләгәннәрен, гадәтем буенча, II бүлек дип билгеләп куйдым. Ан булыгыз: бу яна бүлектә үзем катнашмыйм, сүзне тулысынча хикәячегә тапшырам.
II бүлек
Әгәр мин язучы булсам, роман иҗат итәр идем. Роман ул — юл күрсәткеч сыман, минем фикеремчә, ана, һичшиксез, карта да өстәргә кирәк. Күз алдына китерегез: автор, экскурсия җитәкчесе кебек, безне үзе артыннан ияртә дә юлда очраган һәрбер йорт турында мәгълүмат биреп бара. Төшенәсездер, мин туган авылым Ай турында язар идем. Идеямне ошаткан башка берәү безне, мәсәлән, Санта-Фенын Даун Таун районында, Истанбулнын Бишек-Ташында яисә Казаннын Иске Татар бистәсендә йөртә ала. Автор кайсыдыр бер йорт янында туктала да анын болдыры йә фронтонынын үзенчәлекләре турында сөйләргә тотына. Сүз әкренләп хуҗаларына күчә, аннары инде бу нәселгә кагылышлы нинди дә булса бер риваять яки ахыры фаҗига белән тәмамланган бик матур бер мәхәббәт тарихы телгә алынмыйча калмый. Алга таба атлыйсын, бу йорт белән башка фамилия тарихы бәйләнгән. Әмма алар турында сөйләгәндә, күршеләре буларак, беренче йортта яшәүчеләр дә әйтеп кителә. Ә өченчесендә баштагы ике йорттагыларнын кайберләре белән янәдән очрашасын. Шулай итеп, хикәяләү урамнын бер очыннан икенчесенә,талгын искән җил кебек, акрын гына өйдән-өйгә күчә бара.
Бер урамны әйләнеп чыккач, экскурсия җитәкчесе сәяхәтне иртәгесен дәвам
итәргә тәкъдим итсә, син эчтән генә чираттагы урамны күзаллый башлыйсын. Монысында инде бүтән геройлар, башка тарих — кичәгеләр онытыла. Менә сез алдагы көнне күргән йорт янына килеп чыгасыз
— бактын исә, икенче урам беренчесе белән кисешә икән. Безнен күз алдына кабат кичә телгә алынган Әбделхәмит Мәүлиев килеп баса, бу юлы ул башка хикәяләүдә катнашса да, урам чатында үзәк фигура булып тора. Без алга атлыйбыз һәм, яна вакыйгаларга уралып, вакытлыча бу герой турында онытып җибәрәбез.
Урамнан урамга күчкәндә, Әбделхәмит Мәүлиевка охшашлы берничә персонаж очратабыз — алар безнен картада аерым билгеләп барыла. Нәтиҗәдә, төрле чорларда яшәгән, төрле Аллаларга табынган бу кешеләр картада өчпочмак, дүртпочмак яисә күппочмаклык хасил итеп, романга гомумилек һәм бетемне бирергә тиешләр булып чыга.
Кемдер, урамнары кисешми торган авыллар да бар бит, дияргә мөмкин. Сүз дә юк, андыйлар бар һәм шактый еш очрый. Бәлки бу туры килү генәдер, әмма андый җирлекләрдән әллә кемнәр чыкмаган һәм колакка эләрлек вакыйгалар да булмаган.
Янәдән үз авылыма әйләнеп кайтыйм әле. Сүземне, сез каршы түгелдер, күз төшкән кызым турында дәвам итәр идем.
Үзебезнен урамга чыгам да, җил эченә кереп басам. Беләсезме, җилнен гомере кыска бит. Гадәти җилләр елгага, хәтта авыл очына да җитә алмыйлар
— үләләр. Әмма монысы — мин эчендә басып торганы — юл узган саен көче арта бара торганнардан. Бу — Казанда эшче Федор Игнатьевны янгын каланчасыннан кагып төшергән, Чистай янында телеграф баганаларын аударган җил.
Кошлар да каршы искән бу җилдән ояларына кайта алмый тилмерә. Хәтта болытлар да тузанга әверелеп, аякларым арасыннан ургылып, киртәләр артына китеп югалды.
Без анын белән шунда очраштык. Ул җил белән бергә бөтерелеп килеп чыкты да куеныма елышты. Кочаклашкан килеш, озак басып тордык, агымсу юлындагы зур ташларны әйләнеп үткән кебек, җил дә безне уратып узды.
Еллар бер-бер артлы артта калган саен, ул минем төшемә ешрак керә: җил эченнән килеп чыга да кочагыма сыена.
Фатыйма Сакаева өермәләрне кулына ияләштерә ала, лунатик бүре анын янында сыеныр урын таба, дип әйткән идем инде. Анын күргән төшләре дә Идел суы кебек тирән, кайчакларда Фатыйма аларда елганын ләм каплаган төбен, карангы суүсемнәрне, шулар арасында, санакларын кыймылдатып, зур-зур балыклар йөзеп йөрүен күрүе турында сөйли. Үземә дә шуларга охшаш төшләр кергәнгә, мин ана берсүзсез ышана идем. Безне үзара төшләр бәйләде, дисәм дөрес булыр. Идел турындагысын исә Вафа бабай болай дип юрады: «Аккан су үз юлын тапмый калмый. Кайчандыр ярларыннан куылганнарны елга үзе эзләп таба».
Минем балачак Фатыйма белән бергә узды, гашыйк булу чоры җиткәч, арабызда әллә каян гына Хәлил пәйда булды. Дөрес, анарчы да ул безнен тирәдә чуалды. Әмма монысы бөтенләй башка Хәлил иде. Без — сөт, тирес исе катнаш болын исе анкып торган авыл малайлары — арабызда «мәхәббәт өчпочмагы» дип аталган ниндидер геометрик фигура урнашканын, әлбәттә, анлап җиткермәгәнбез.
«Кылый күзле, карар күзгә килбәтсез Хәлил кызны кайсы ягы белән үзенә каратты сон?» — дип сорарсыз. Җавабы гади: әлеге дә баягы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән мон, җырлау сәләте. Һәм ин мөһиме: анын кебек теге дөньяга якын торып, өрәкләр аланындагыларнын тавышын ишетү башка берәүгә дә бирелмәгән иде. Өермәләрне буйсындырырга сәләтле Фатыйманы Хәлилнен җыры үзенә тартып, җанына үтеп кереп, еларга мәҗбүр итә иде.
Алга таба безнен «өчпочмак»нын үзара мөнәсәбәте төрле елларда төрлечә булды. Фатыйма, икебезне дә якын күргәнгә, кайсыбызны сайларга белмичә бәргәләнде. Безгә унөч яшьләр булганда — самими хисләр йөрәкне өтеп ала торган вакытлар — Фатыйма Хәлилгә өстенлек бирсә, ундүрт — унҗиде яшьләрендә мине якынрак
күрде. Унсигезгә аяк баскач, мәхәббәтле карашын янә Хәлил ягына төбәде. Ничек инде, диярсез. Хәзер анлатам: 14 — 17 яшьләрендә үсмерләрнен тавышы алмашынган чор, шуна вакытлыча җырлавыннан туктап торырга мәҗбүр. Хәлил ансат кына «мәхәббәт өчпочмагы»ннан төште дә калды. Ә инде тавышы янадан-яна аһәннәргә баеп, ирләрчә ныгуга, ул югалтканын артыгы белән кире «кайтарды». Дөрес, «кайтарды» сүзе туры килеп тә бетмәс, чөнки инициатива күбрәк кыз ягыннан булды шикелле.
«Мәхәббәт өчпочмагы» дигәннән, хәзергеләр, бигрәк тә европача фикерләүче яшьләр, җенси бәйләнешләрне күз алдында тотып, берьяклы гына анларга да мөмкиннәр. Исегезгә төшерәм: татар авылында ир-атка күз уйнатучы хатын-кызнын «сөйрәлчек» дигән даны чыга. «Бервакытта да ир- егетләрнен күзенә туры карама, — дип өйрәтә иде абыстай, яшь кызларны үз янына җыеп. — Аларнын һәрберсенен күнеленә иблис оялаган, ул нәкъ шул мизгелне көтә — дөрләп янган утка сикереп төшкәненне сизми дә калырсын». Шунадырмы, безнен авыл хатыннары каршы җенестәгеләр белән күзләрен түбән төшереп сөйләшәләр иде. Ә кызлар! Яннарына егетләр якынлашуга, кызларнын ике битенә ут каба иде.
Сонрак, туган яклар белән хушлашкач, мина битләре кызылга манчылган хатын-кызларны шактый очратырга туры килде, тик сәбәпчеләре генә башка: виски, тоник белән джин иде.
Без, малайлар да, мәчет каршындагы мәдрәсәдә укыганда, Гыйльметдин мулла авызыннан кешелекнен гүзәл затлары турында шактый мәгълүмат алдык. Анын сөйләве дә кисәтү тулы булгангадыр, без дә кызлардан ераграк торырга тырыштык. Мине Фатыйма белән күбрәк төшләр бәйләде булса кирәк, бу исә тән якынлыгына караганда көчлерәк дисәм — ялгышмам. Ә Хәлил белән Фатыйманы Алла тарафыннан индерелгән мон бәйләгәндер.
Авылда бер-берен белән очрашмый торалмыйсын, безгә дә уеннарда, бәйрәм-кичәләрдә гел аралашырга туры килде. Аннары алардан башка тормыш та кичә пешерелгән чәй кебек ямьсез, төссез булыр иде. Мулла белән абыстай никадәрле генә тукымасыннар, барыбер кызларнын яшерен карашлары синен йөзеннән шуып үтүе була, кисәтүләрне бер якта калдырып, ике йөрәк арасында очкын кабынырга шул җитә кала.
Алда әйткән идем инде, тавышы ныгыган Хәлил кабат Фатыйманы яулап алды. Төшләремдә анын белән янәшә булсам да, өнемдә бәгыремне көнчелек корты кимерде. Ә Хәлил барыбызны да уздырды: туганнарынын рөхсәте белән кызнын өенә барып йөри башлады. Бездә, югыйсә, никахсыз килеш кыз янында тоткарлану гадәте юк иде. Ләкин бу — аерым очрак. Хәлил җырлаганда, Фатыйма анарга кушылып рояльдә уйный иде.
Рояль дигәннән, бу уен коралы безнен авылда берничә еллар элек күренде. Кызнын әтисе — Сакаевлар эшен дәвам итүче беренче гильдия купец Солтанәхмәт Сакаев — кызынын буш вакытын музыкага багышлавын теләде.
Әле дә исемдә: рояльне олаудан төшереп капка төбенә куюга, Сакаевлар тирәсен бу могҗизаны күреп калырга, теләүчеләр сырып алды. Гаҗәеп серле кара инструментны кара атны күзләгәндәй тикшереп чыктылар, ә кайбер кыюраклары, атнын тешен карагандай, капкачын ачарга да батырчылык итте.
Бу ыгы-зыгыны тамаша кылып, болдырда тәмәке көйрәткән Солтанәхмәт Сакаевнын йөзенә елмаю җәелде. Ул үзенен авылдашларын ярата: аларны кан-кардәшлектән тыш, әкрен генә Мәккә ягына агылган болытлар да, иксез-чиксез көтүлекләрдәге тояк тавышларын исендә тоткан чәй дә бәйли иде шул. Анын күпсанлы бай туган-тумачалары кайсы Оренбургка, кайсы Питерга, кайсы Казанга китеп урнашсалар да, ул бабасы Бату кебек, туган җиреннән кубарга теләмәде. Авылдашлар да аны үз күрде.
Кешеләрне байлар һәм ярлыларга аерган гаделсезлек һәрвакыт Вафа бабайнын таныш сүзләренә кайтып кала: «Аллаһы Тәгаләнен һәркайсыбызга карата үз язганы».
Бала-чага арасыннан кайсынындыр инструментта уйнарга маташуын да Солтанәхмәт Сакаев көлемсерәп күзәтте. Ул да булмады , берничә малай берьюлы клавишларга бәрүдән чыккан яшелле-зәнгәрле тавышлар, монарчы гармун моныннан башканы ишетмәгән авылны сискәндереп, тирә-якка таралды.
Бер-ике көн үтте микән, өяз шәһәреннән музыка укытучысын чакырттылар. Озын буйлы, аксыл чырайлы алман Иоахим Вернер алып килү һәм илтеп кую шарты белән атнасына ике тапкыр дәрес бирергә ризалашты. Дәрес өчен түләү янына шактый гына түгәрәк юл чыгымы килеп кушылса да, байлыгы чиктән ашкан Солтанәхмәт Сакаев өчен ул чыгымнар ике тиен бер акча иде. Алманны кичке чәйгә күндерделәр һәм ул куна калды.
Ә кичен, зәнгәр күктә ай калыккач, безнен колакка бер көй ишетелде. Алманнын әллә чит урынны үзгәләве, әллә илһамы килгән чак булдымы, көй үскәннән-үсә барды һәм, өйне кысан санап, тышка ургылып чыкты да тын урамнар буйлап таралды. Бу көй күнелнен түренә үк үтеп керде. Абыстайнын кисәтүләре әкрен-әкрен генә чигенә барып тәмам югалдылар. Көй җаныбызны тоташ ялкыннан торган утка салды да, бар дөньябызны оныттырып, үзе артыннан ияртеп китте. Юк-юк, кеше берүзе бу кадәрле булдыра алмыйдыр, анар күктәгеләр микән, әллә астагылармы булышадыр. Мина хәтта өрәкләр аланыннан да кыштырдаулар ишетелгәндәй булды — анда да тынлыйлар иде, күрәмсен.
Сонрак, күп еллар узгач, бу көйне мина берничә кабат тынларга туры килде. Беренчесендә Минлебай Атнагулов үзе оештырган үтереш-кырылышта, алманны, пистолет көпшәсе терәп, уйнарга мәҗбүр итсә, икенчесендә Прага залларынын берсендә тынладым һәм монын Бетховенныкы икәнен белдем....
Алман ул төнне «Ай сонатасы»н уйнаган икән.
Ә өченче тапкырында, Икенче бөтендөнья сугышыннан сон ике дистәләп ел узгач, Мюнхенда, Гитлернын Кениге-платц мәйданы янында урнашкан элеккеге резиденциясендә ишеттем. Бетон һәм мәрмәрдән төзелгән ярым карангы заллар буйлап йөргәндә колагыма таныш ноталар чалынды. Кемнендер, берәр баланынмы, ныгып җитмәгән бармаклары аша саркып чыккан көй өске катларнын берсеннән агыла. Аннары белдем, хәзер биредә музыка мәктәбе урнашкан, диделәр...
Алман Иоахим Вернерга аерым тукталасым килә. Дәресләр башланып, берәр ел узгач, ул безнен авылга күченеп, Сакаевларнын иркен йортында яши башлады. Анын күченүен мин үземчә болай анладым: бу вакытта Беренче бөтендөнья сугышы бара, музыка укытучыларына ихтыяҗ кимегәннән- кими, өяз шәһәрендә алманнын тора-бара бөтенләй эшсез калуы да ихтимал. Өстәвенә, бу сугышта алманнар — безнен дошманнарыбыз, шуна Вернер кешеләрдә ватанпәрвәрлек хисләре кабынуыннан куркып, өяздән ерак урнашкан авылда үзе өчен тынычрак булыр, дип санагандыр. Бу — минем фаразлавым.
Безнен авылда ана куркыныч янамады. Фронттагы ир-атларыбызнын күпчелеге Сербия һәм Көнчыгыш Пруссиядә ятып калды, рухлары өрәкләр аланына кайту юлында. Күпме җан кыелса да, алманны дошман санау берәүнен дә башына кереп чыкмады, минемчә. Әле киресенчә, дәртләндереп тә җибәрмәде микән: тегендә алманнар белән сугыш бара, ә безнен авылда чын, тере алман яши, янәсе. Алай гынамы, алманга өяз шәһәрендә генә түгел, башкалада да куркыныч янамас иде. Бу канкойгыч сугышнын нигезендә башка берәүнекен эләктерү максаты ятканга, күрәлмау, нәфрәт кебек хисләр икенче планда калды. Ә менә II Бөтендөнья сугышында исә нәфрәт ин югары ноктага күтәрелде, шуна күрә монысында югалтулар ифрат дәрәҗәдә күп, нәтиҗәсә дә коточкыч булды.
Шулай итеп, алман авылда яшәп калды һәм без аны көн саен диярлек күреп тордык. Мина калса, Иоахим Вернерны күченеп килергә мәҗбүр иткән төп сәбәп — анын холык үзенчәлекләре. Авыл өчен ятрак тоелган алман бик тиз тәртәгә керде: күрәсен, мондагы мохит анын җанына туры килгәндер.
Озакламый ул безне мәдрәсәдә алман теленнән укыта башлады. Беренче тапкыр
Гетены төп нөсхәсендә укый алуым белән мин анарга бурычлы. Ә инде сонрак, илдән-илгә кангырап, иртәгесе көнне үземне ни көткәнен анламый-белми йөргәндә, алман телен белү ярап куйды. Ул гына да түгел, икенче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән кайбер ватандашларыма да телне белү ярдәм иткән. Болар — гап-гади авыл мәктәбендә белем алган татар егетләре. Ул елларда безнен илдә сөрелгән алманнарнын исәбе-хисабы юк иде.
Шулай итеп, Вернер безгә алман телен өйрәтә башлады. Озак та үтми, мин анын яраткан укучысына әйләндем. Берничә ел эчендә телне шактый камил үзләштердем. Уйлап йөргән ниятемне тормышка ашырырга булдым. Дөрес, мондый сүзләрне үз телемдә әйтергә батырчылык итмәс идем. Шулай көннәрдән бер көнне Фатыйма янына килдем дә, алдан дәфтәргә язып куелган сценарий буенча:
— Фрейлейн, тотнаксыз булып күренәсем килми, әмма бүгенге төнне мин сезнен белән үткәрер идем, — дигән җөмләдән башладым.
Әйттем дә, күзләремне чытырдатып йомып, яңак төбенә кундыруын көттем. Көткәнем рас килде: Фатыйма яңакка менеп төште. Әмма мин уйлаганча каты итеп түгел, сыйпап алгандай итте. Аннары, көлә-көлә, кулымдагы дәфтәрне тартып алды. Минем тәрҗемәмә күз йөгертеп чыкты да, башын артка ташлап, чыркылдап көләргә тотынды. Ә мин исә, дәфтәрне эләктерергә тырышып, аның тирәсәсендә чәбәләндем. Фатыйма, читкә тайпылып, миннән ычкынды да дәфтәрдәге җөмләләрне кычкырып укый башлады: «Сезгә салкын түгелме? Минем пиджакны алыгыз! Күңелегезне кайтармам, фрейлейн!»
— Бир монда! — Миңа кыен булып китте. Үземнең көләсем дә килә. Балачактан бергә тәгәрәп үскән Фатыйма күп нәрсәне кичерә, гафу итә иде шул.
Тагын алманга әйләнеп кайтыйм әле. Тора-бара ул мулла белән уртак тел тапты. Әйткәнемчә, Гыйльметдин мулланың халык арасында абруе зур иде. Үзегез беләсез, мулла авылда дин өчен җаваплы кеше. Ул — тәрбияче, дини җитәкче ролен үти. Бу икәүнең дуслыгы, нигәдер, берәүне дә гаҗәпләндермәде.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланып килгәндә, яһүдләрнең бик күптәнге, гыйбрәтле хикәясен ишеткән идем. Аны миңа Варшава геттосыннан могҗиза белән генә исән калган берәү сөйләде. Эчтәлеге якынча болайрак.
Кайсыдыр авылга кунакка килгән яшь кенә егет халык арасында ыгы- зыгы тууга сәбәпче була. Әсәренгән авыл кешеләре яһүд рухание — раввин янына киләләр.
— Ишеттегезме? Ул Аллага ышанмый!
Рухани авыр гына сулап куя да кунак янына юнәлә. Егет белән озак кына, ни турындадыр гәпләшә. Халык ишек төбендә, бөялеп, рухани чыкканын көтә. Менә рухани күренә. Аны шунда ук сырып алалар.
— Куркырлык берни дә юк, — ди ул тыныч кына. — Ул ышанмаган Аллага мин дә ышанмыйм.
Минем уйлавымча, динсез кеше белән Гыйльметдин мулла да үзен шул хикәядәге каһарман кебек тотар иде, мөгаен. Безнең муллага элек-электән кемгәдер боеру, кемнеңдер җанында актарыну ят булды. Аның хәтта хәрәкәтләре дә уйлары кебек салмак иде. Ул бәхәс корудан бервакытта да курыкмады, һәм, кагыйдә буларак, фикер алышуда һәрвакыт өстен чыга иде.
Җомга намазларында хәзрәтне тыңларга күрше-тирә авыллардан да килгәнгә, мәчеттә алма төшәрлек тә урын калмый торган иде. Гыйльметдин мәдрәсәсе дигән дан еракларга таралган иде шул. Күрше авыллардан үзгә буларак, бездә дини сабактан тыш, дөньяви фәннәр дә укытылды. Ай авылы балалары үзләренә җитәрлек белем алды, дип горурланып әйтә алам. Җәдитче буларак, Гыйльметдин мулла иске карашлы мөселманнарга ошап бетмәсә дә, алдынгы карашлы зыялылар тарафыннан хуплап каршы алынды.
Бәлки төшенгәнсездер, авылга җәдитче мулла чакырту уе Солтанәхмәт Сакаевның башына килгән. Минемчә, сәүдәгәр болайрак фикер йөрткән: кайчандыр очар коштай ирекле булган ата-бабаларыбыз иңләгән иксез- чиксез көтүлекләр
безнең халык хөр, азат булсын өчен, хәзер чиксез зур белем һәм фән киңлекләренә әйләнергә тиеш.
Солтанәхмәт Сакаев мәгариф белән бәйле теләсә кайсы яңа башлангыч өчен акчасын кызганмаган. Алманны калырга да ул үгетләгәндер, дип уйлыйм. Тегесе бераз ялындыргандыр: иртән миңа кофе, кичләрен ике бокал бавар сырасы кирәк, дигәндер. Хет унны эч, ә кофены ятагыңа китерерләр, дип әйткәндер сәүдәгәр.
Әле дә хәтеремдә, Иоахим Вернер мольбертын алып, калкулыкларның берсенә менә дә, авыл табигатен рәсемгә төшерә иде. Каядыр юлы төшкән Гыйльметдин мулла, аның янында тукталып, ясалып бетмәгән картинага күз сала. Аннары берәр, кайвакыт икешәр сәгатькә сузылган әңгәмә башлана. Гәпләшү фәлсәфи характерда барганга, без барыбер берни аңламас идек.
Бер-берсеннән ерак торган бу ике кешенең урыс телендә бәхәсләшүе бигрәк кызыклы. Аларның берсе — берничә гасыр буена Россияне Европага һәм Көнбатыш мәдәниятенә тарту өчен чакырылган тел-теш тидермәслек тигез сафлардан булса, икенчесе — тарихчылар фикеренчә, Россия белән Европа арасына тирән упкын ясап, урыс халкын әллә кая — артка алып ташлаган кыргый когортага карый. Беренчесенә Бетховен якын булса, икенчесенең күңелендә — ирекле җайдаклар чабышкан иге-чиге булмаган көтүлекләр. Артыгы белән якын түгелләрмени? Вернер белән Гыйльметдин мулла, мөгаен, моны чамалагандыр.
Алар минем хәтеремдә болай сакланып калдылар. Алман, гаять зур буталчык бер картина төшергәндәй, кулындагы пумаласын тирә-якка селтәп, кызып-кызып, нидер аңлата. Аның мольберты тирәсендә әйләнгәләп йөргән мулланың тавышы, киресенчә, салмак, тыныч. Мулланың сөйләшкәндә бер урында тыныч кына басып тора алмый торган гадәте бар иде. Хәрәкәттә бәрәкәт, диләрме әле? Аның аяклары белән акылы бер ритмда эшлиләр иде.
Унбиш еллар узгач, без Вернер белән Берлинда очраштык. Кечерәк кенә уңайлы кафе тәрәзәсеннән шау-гөрле Фридрих-штрассе урамын тамаша кылып, ашыкмый гына чәй уртлап утырганда, алман үзенең мулла белән дуслыгын искә алды. Мин дә, җаен туры китереп, теге чакта калкулыкта ни турында гәпләшүләре белән кызыксындым. Гаҗәпкә, бу бәхәсне Вернер да онытмаган икән. Ул сөйләшү менә нәрсә турында булган, хәтеремдә ничек калса, шулай тапшырам.
Алман мулла белән бик якынаеп киткәнгә, аңардан бар ислам дөньясы өчен җаваплылык таләп иткән.
— Бездә сынлы сәнгать бар. Мәсәлән, шәмаиллар һәм орнамент, — ди мулла.
Шунысын да әйтергә кирәк, Гыйльметдин мулла сынлы сәнгатькә каршы кеше түгел иде. Аннан соң яңа карашлы мәктәп-мәдрәсәләрдә төп фәннәр белән беррәттән сынлы сәнгать дәресләре дә каралган була. Бары тик Вернер белән бәхәскә керүдән кызык тапкан ул, минемчә.
— Бу бит сынлы сәнгать түгел! Бу бит язу сәнгате! Кешегә күзне күрер өчен биргәннәр. Иҗат итүне бар тулылыгы белән тойсын өчен. Киндергә үзе илаһи фикер төшерә алсын өчен. Ахыр чиктә, иҗат итүдә катнашсын өчен!
— Катнашсын өчен дисезме? — ди мулла, гадәтенчә алман тирәли әйләнгәләп. —Бәлки партнер яки хезмәттәше буларак диярсез тагын? Ай- һай, үз өстегезгә күпне алырга батырчылык итәсез түгелме? Онытмагыз, адәмне Иҗатчы дөньяга китергән. Киресенчә түгел. Ә нигә? Нигә тудырган ул аны? Сезнеңчә фикер йөртсәң, аңа партнер кирәк булган.
— Нәкъ шулай.
— Ә мин әйтәм, Иҗатчы — иң төп һәм бердәнбер рәссам. Ул бу дөньяны тудырган да үз эшенә хәйран калган. Әмма сез яхшы беләсез, тамашачыдан гайре бернинди сәнгать тә була алмый. Менә шуңа күрә Иҗатчы кешене тудырган. Хәзер аңладыгызмы инде, без — шушы эшләрне лаеклы бәяләргә тиешле тамашачылар. Ә Иҗатчыны беләсез — ул мактаганны ярата. Нәм без аның иҗатына сокланабыз, дөрестән дә, ис китәрлек нәрсәләр бар. Тирә-ягыңа каран! Моннан да матур картина
була алмый. Ә сез...
Мулла алманга күз ташлый да йөренүен дәвам итә.
— Сез бөек останын эшен күчереп кенә язасыз. Начар, уңышсыз күчермәсен. Тфү!
Мулла, күнеле тулып, төкереп куя.
— Картинам ошамый икән — әйтегез. — Вернерның тавышында хәтер калу сизелә.
— Үпкәләмә, кадерлем. — Мулла таякны артыграк бөгеп ташлаганын аңлый. — Ышаныгыз, сезнең картинагыз искиткеч. Иҗатчыныкыннан калышу турында гына әйтергә теләвем иде, ләкин бу оттырыш сезнең кәефегезне төшерер дип уйламыйм. Әйдәгез, миңа кайтып, чәйләп алыйк әле.
— Бик рәхәтләнеп.
Авыл ягыннан искән җил үзе белән талгын гына көй ияртеп килә. Бу — Фатыйма Сакаева, рояльдә уйный.
— Укучыгызның уңышлары күзгә күренеп үсә, — ди мулла.
— Ул бик сәләтле кыз, — дип җаваплый Вернер, мольбертын җыя- җыя.
— Миңа калса, Аллаһының фикерен бары тик музыка гына җиткерә ала.
— Көй белән Аллаһы Тәгаләне сурәтләп була.
Җыенып беткәч, мулла өенә кайтып китәләр. Өстәлдә аларны пар бөркеп утырган самавыр каршы ала. Әңгәмә чәй янында дәвам итә.
Вернерның картиналарына килгәндә, аларның сыйфатын бәяләүне үз өстемә алырга кыймас идем. Тик шунысын әйтә алам: Фридрих-штрасседагы ияләнгән кафеда чәйләп алганнан соң, ул мине, кайбер эшләрен күрсәтергә дип, остаханәсенә алып бара иде. Аның аерата яттан ясалган рәсемнәре күңелемдә калган. Алар арасыннан хатын-кыз күкрәген хәтерләткән ике калкулыкны, елганы, аның аша салынган күперчекне, офыкка китеп тоташкан Кара урманны шундук шәйләп алдым. Туган-үскән якларымнан аерылганга ун еллар чамасы узганга һәм кайтып күрү өмете калмаганга, күземне яшь пәрдәсе каплады. Күңелем йомшавын алманга сиздермәскә теләп читкә борылдым: әмма сизгер йөрәкле рәссам, бу халәтемне алдан тоеп, бүлмәдә ялгызымны гына калдырган иде.
Тормышымда җирсү аеруча көчәеп алган вакытлар да булмады түгел. Шулай ун еллар чамасы элек Гамбург урамнарының берсе буйлап ашыкмыйча гына университеттагы хезмәттәшем белән очрашуга барам. Кичке эңгер-меңгер чак, караңгыдан әледән-әле автомобиль утлары яктырып, реклама язулары җем-җем килеп ала. Безнең колаклар күнеккән шау-шу. Кинәт каршымда гына диярлек юлга кыйгачлап зур йөк машинасы килеп туктады. Кабинасыннан сикереп төшкән шофер үткән-сүткәннән нидер сораштыра, дөрес юлдан кермәгән, күрәмсең. Мондый хәлләр еш булганга, игътибарсыз гына узып бара идем — бер тавыш сагаерга мәҗбүр итте. Бу — җанга якын мөгрәү тавышы иде. Әйе- әйе, мин аны автомобиль кычкыртулары, двигательләрнең шау-шуы, тормозлар чыелдавы аша бик ачык ишеттем. Чыннан да, машинаның арбасында мал-туар иде, терлек сую урынына — бойняга алып барышы булды, ахры. Карашымны өскәрәк күтәрдем: арттагы бассейн бинасы, супермаркетлар фонында ярым түгәрәк мөгезле сөзәк башлар шәүләсе күренде. Неон утлардан сибелгән төрле төсләр якынлашып килгән үлемне хәтерләтеп биешәләр. Терлекләр дә, мөгаен, үзләрен кая илтүләрен аңлаганнардыр.
Мин янә йөк машинасына карадым һәм йөрәгем чеметеп куйды: бу җан ияләре миңа бик якын, кадерле икән ләбаса. Монда, Европада, минем хәлем дә аларныкына охшаш икән бит. Өстемдә кыйммәтле костюм булса да, кыяфәтем авылныкы икәнемне кычкырып тора: кечкенәдән эш белән чиләнгән кулларым агач тамырлары кебек каткан, аякларым гомере буе ат өстеннән төшмәгән ата-бабаларымнан мирас булып күчкән — камыт, рухлар тавышын ишетергә сәләтле колакларым тырпайган. Юллар чатында ялгызым басып торам: әллә кайда — еракта калган туган авылыма кабат кайтып сыена алырмынмы — билгесез. Карашымны күккә төбим, ә анда — Ай.
Сагынудан күзләремнән яшь бәреп чыга.
Машина кузгалып китте. Ә мин таш түшәлгән урамда, кая барып бәрелергә белмичә, басып калдым. Кая барасымны онытып, бик озак, аякларым талганчы, урам буйлап атладым да атладым. Хезмәттәшем белән очрашу бөтенләй башымнан чыккан.
Тагын шуңа охшаш хәлне ике ел элек Бродвейда кичердем. Тәүлегенә егерме дүрт сәгать тынмый торган, төрледән-төрле утлар биешкән төнге урам буйлап барам. Көтмәгәндә күзем юл читендә чиләктән су эчеп торган атка төште. Аның янәшәсеннән генә Тайм-сквер ягына лимузиннар, роллс- ройслар, җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләр агыла. Бу көннәр, төннәр буе туристларны тегендә, монда йөртүче экипажга җигелә торган атларның берсе булып чыкты. Аны-моны сизенмәгән ат, чиләккә иелеп, су эчә. Әнә шул муенының бөгелешендә күңелгә якын газизлек күреп, җаным кинәт икегә ярылгандай булды.
Менә тагын читкә киттем. Сүзем Иоахим Вернер турында иде бит. Аның хакында шактый күп мәгълүмат җиткердем шикелле, хәтта үзем дә сизмәстән хикәямә Гыйльметдин мулла да килеп керде. Тик мин хәзер алманның безгә беренче тапкыр килеп куна калган, рояльдә Бетховенны уйнаган киченә тукталыр идем. Бу — хикәямә тагын бер персонажны кертеп җибәрергә ярдәм итәр дип уйлыйм.
Шулай итеп, Вернер рояльдә уйный, җәйге җылы кич, төбенә кадәр ачык тәрәзәләр аша өйләргә моң ургылып керә. Әйткән идем инде: мондый көйне кемнеңдер ярдәменнән башка кеше үзе генә иҗат итә алмас. Шулай уйларга бирелеп утырганда, авылны караңгылык чорнап алды, алман белән миннән башкалар күптән төш күрәләрдер, мөгаен, дип уйлыйм. Тәрәзәдән күз салсам, ай яктысында урам аша узган юл читендә Миңлебай Атнагуловның күләгәсе тирбәлә.
Яшьтәшем буларак, телгә алып кителсә дә, аңа аерым тукталасым килә. Ул — Яхъя Атнагуловның оныгы. Бернигә яраксыз гөмбәләр дә нәселен калдырып китә — нишлисең, табигать шулай яратылган — ыруны дәвам итәргә яраклымы ул, юкмы — бу турыда уйлап тормый. Миңлебай Атнагуловның бала чагы күз алдында үтте, ул гел безнең тирәдә бөтерелде. Тышкы яктан башка малайлардан аерылып тормады, ләкин, вакытлар узу белән, аның эче бездән бик күпкә үзгә икәнлеге ачыкланды.
Вафа бабай бала-чаганы гел үзенә тартып тора иде. Ул үзе дә безнең белән аралашуны кирәк тапкан, күрәсең. Үземнән беләм: тормышта шундый вакытлар була — кем беләндер белгәнеңне уртаклашасың килә. Картлык һәм балалык — болар арасында ниндидер үзенә бер аерым ярашу бар. Гомеренең ахырына кадәр дөреслек эзләп газапланган кеше көннәрдән бер көнне гадилеккә омтыла башлый. Ә гомер башында бу сыйфат аңарда болай да була. Шуңадырмы, картлар һәм балалар һәрвакыт уртак тел табалар.
Без дә гел Вафа бабай тирәсендә бөтерелдек. Исегезгә төшерим әле, кеше исән калу өчен иң элек үз кулларына таянырга тиеш, без менә шундый мохиттә үстек. Ә инде янәшәңдә сиңа киңәш бирерлек кеше дә табылса — уңыш елмайды дип сана. «Һөнәргә өйрәнегез, — дип кабатларга ярата иде Вафа бабай. — Тормышта бар нәрсәне югалтырга мөмкинсен, әмма кәсебен сине коткарыр».
Хәтеремә Микеланджелонын картайгач әйткән сүзләре килә: «Үз һөнәремнен төбенә төшкәндә генә үлүем кызганыч». Тик безнен Вафа бабай әйтүенчә, «һөнәреннен теге дөньяда да кирәге чыгуы бар».
Ул үзе искитмәле агач остасы иде, агачнын җанын анлый иде. «Елганын агымы булган кебек, агачнын да ризалык сызыгы бар, — ди иде бабай. — Әгәр шуларны тоемлый алсан, син йөзә дә аласын, агач та сина ризалыгын бирә».
Анын нык куллары бик күп нәрсәләр иҗат итсә дә, арадан берсе — елга аша кичәргә мөмкинлек биргән көймә истә калган. Каек безнен табигатьнен аерылгысыз бер өлешенә әйләнде дисәм ялган булмас. Минем күнелемә елга шәхсән болай кереп калды: яр буйлатып суга иелгән таллар, казыкка бәйләп куелган көймә, чак кына өстәрәк авылга илтә торган сукмак. Без, авылнын бар бала-чагасы, тирә-юньне
янгыратып, көймәдә йөрергә ярата идек.
Вафа бабай, каекны ясаганда ниндидер яшерен максат куймагандыр дип беләм. Менә хәзер, күп еллар узгач кына, гади бер авыл карты, үзе дә сизмәстән, безгә яшәешебезгә үтеп кергән агым, ризалык сызыгы кебек төшенчәләр биргән икән бит. Аннан тыш ярга бәйләп куелган көймә авылнын килеп чыгышын искә төшерә. Хәтерлисездер, Лотфулла Хәсәни бу урынны юкка гына сайламаган.
Көймә исә теләсә кайсы вакытта сине башка кинлеккә алып чыгарга әзер кечкенә караб ролен үтәде. Ул котылу, иреккә омтылуга ишарә кебек иде. Билгеле, бу чагыштыру кемгәдер ясалма кебек тоелыр, тик бу образлар минем язмышым белән бик нык бәйләнде.
Вафа бабай үзенен һөнәрен безгә дә өйрәтергә тырышты. Юк, басым ясамады ул. Ин беренче итеп агачтан төрле-төрле уенчыклар ясарга өйрәтте. Йә әйтегез, кайсы гына малай баш тартыр икән мондый шөгыльдән? Безнен остаз, бик тәфсилләп, эш коралларын ничек тотарга, кайсы агач материалын сайларга икәнлеген анлатты. Дөрес, безнен ясаган әйберләребез дә үзебез кебек үк гади: арба, өй, кое, бугазлары кисек бәрәннәр (ислам дине, билгеле булганча, ниндидер тере җан ияләре ясауны өнәми, ә кисек исә бу хайваннын җаны чыкканын белдерә), агач кылыч, тырма, тегермән ишеләр.
Әмма Минлебай Атнагулов ясаган уенчык безгә беркадәр сәер күренде. Бу анлаешсыз корылмада аслыкка утыртылган ике таяк арасына бритванын сынып төшкән кисәге урнаштырылган, анысы исә аска-өскә шуып йөри. Вафа бабай, бу уенчыкны күргәч, борчылган кыяфәттә башын чайкады. Ул да безнен кебек корылманын мәгънәсенә төшенмәсә дә, анда ниндидер яшертен нәрсә барлыгын анлады, ахры.
«Аллаһы Тәгаләнен һәркемгә үз язганы бар», — диде ул, малайга карап.
Бу әйбер — кечкенә генә гильотина булып чыкты. Каян мондый нәрсә авыл малаенын башына килгән диген. Тирес исе анкып торган ялан тәпиле башкисәр белән бу җәһәннәм машинасын уйлап табучы доктор Жозеф Игнас Гильотен арасында нинди бәйләнеш булсын? Баксан, Минлебай гильотина рәсемен күрше авыл ярминкәсенә баргач кулына килеп эләккән китаптан күреп калган икән. Китапта, мөгаен, француз революциясе турында язылгандыр. Тарих буенча җитәрлек мәгълүматы булмаган, русча укый белмәгән малай каян килеп анласын аны. Малайны бары тик машина гына кызыксындыргандыр, китаптагы рәсемне карап (анда, мөгаен, корбан да сурәтләнгәндер) анын ничек эшләвен күз алдына китерү кыен булмагандыр.
Сонрак Миңлебай Атнагулов гильотинада чикерткәне җәзалап үтерде. Вафа бабай яныбызда юк, без әле явызлыкка юл куймаска кирәклекне анлар яшьтә түгел идек, шуна бичара бөҗәкне җәзалау күренешен җыелышып тамаша кылдык.
Истә калган вакыйганың икенчесе үсмерлек чорына карый. Үзегез дә беләсез: бу яшьтә балалар үз яшьләренә караганда олырак күренергә яраталар. Авылда көннәр бер-берсеннән аерылмый диярлек, әкрен генә үтәләр дә китәләр. Әмма игътибар беләнрәк карасан, ниндидер аерма тапмый калмыйсын. Шундый көннәрнең берсе иде.
Мин Минлебайга:
— Мәчен дә үзеннән олырак бит синен! — дип кычкырдым. Шуннан алда гына без бәхәскә кергән идек, кайсыбыз кайсыбыздан олырак, янәсе. Теш агартыр өчен шул җитә калды, бәхәс кызды: «Минем белән чагыштырганда син манка малай гына бит», «Синен әтиен мина уллыкка бара», «Син тәпиләп киткәндә, мин инде полкны һөҗүмгә алып бардым» һәм шуларга охшаш җөмләләр. Кыскасы, телгә ни килә, шуны әйтештек. Минлебай Атнагулов үз коймаларына сөялеп торган җиреннән: »Минем яшем бөтенегезнекен бергә җыйганнан да артыграк», — дигәнрәк җөмлә ычкындырды. Кирәк бит, ә, нәкъ шул вакытта каяндыр мәчеләре килеп чыкты да, малайнын аякларына ышкына башлады. Аны-моны уйлап- нитеп тормый, мин ана
теге «мәчен дә үзеннән олырак бит синен!» дигән җөмләне юлладым.
Мин-минлегенә тидем ахры, Минлебайнын йөзе кара янып чыкты. Ни өчен икәнен дә беләм, чөнки мәченен яше, дөрестән дә, бер яшькә зуррак иде.
Адәм баласынын яше мангаена язылган була. Ата-анан кушкан исемне алыштырып була, җенесне үзгәртергә мөмкин, хәтта динне дә, әмма яшьне
— юк. Безнен ише малай-шалайнын башына ул вакытта, мондый уйлар кереп тә чыкмаган, әлбәттә. Олырак булып күренәсебез килгәндер инде.
Шул хәлдән сон, озак та үтми, Атнагуловларнын мәчесе юкка чыкты һәм башка күзгә-башка чалынмады. Авыл җирендә мәче югалу гадәти нәрсә булганга, берәүнен дә артык исе китмәде.Ә менә ат яисә сыер югалсамы
— монысы инде башка эш.
Әкренләп җәй көзгә авышты. Елгабызнын суы, ярларын ялангач калдырып, тәмам саекты. Бу күренеш миндә авыр тәэсир калдыра: чит- ятларга күренергә тиеш булмаган ниндидер яшерен нәрсәнен кинәт кенә кеше хозурына чыгуы кебек кабул итәм. Әйтерсен елга үзенен карангы эчке дөньясын ачып сала да, кешеләр әдәпсез кыланып, анын ялангач төбен кызыксынучан күзләре белән айкыйлар. Шул көзне, елгадан су киткәч, югалган мәченен үләксәсе килеп чыкты. Бичаранын муенына таш бәйләнгән иде. Минем уемча, мәче җәен, теге бәхәстән сон батырылган булгандыр. Шушы хәлдән сон, Минлебай Атнагулов белән беркем сөйләшмәс булды. Сүз кушмакчы булганнар да, малайнын җилкәсе аша үрелеп караган мәче өрәген күреп, телләрен тешлиләр иде.
Балачактагы вакыйга булса да, бу очрак анын турында бик дөрес мәгълүмат бирә. Аннан сон кеше гомер йомгагын сүтә барган саен әллә ни үзгәрми бит: нинди булса, шундый булып кала.
— Җирәнгеч, кылый, чалыш имгәк!
Бу — Минлебай авызыннан чыккан сүзләр. Хәлилнен күзләренә туры карап әйтте ул аларны. Сәбәбе ни булгандыр — анысы безгә карангы, балачакта юк-барга да эләгешергә генә торасын бит. Хәлил дәшмәде
— монысын ачык хәтерлим. Янамады да, үпкәләмәде дә, — гомумән, бу мыскыл сүзләргә керфеген дә селкетмәде. Ишетмәде дә бугай ул аларны: күрәсен, уе бөтенләй читтә йөргән. Шулай итеп, дәшми калуы белән җинде ул Минлебайны.
Нигәдер минем балачак истәлекләремдә Хәлил белән Минлебай гел бергә күренәләр. Ни өчен икәнен беләм — яхшылык белән явызлык берсеннән башка икенчесе була алмый бит. Бу — бер медальнен ике ягы, бер битнен ике янагы, бер таякнын ике башы шикелле.
Теләсә кайсы авылнын — кечкенәме ул, зурмы — тилесе һәм акыллысы, ялкавы һәм эшчәне, сараны һәм юмарты, яхшысы һәм явызы — барысы да бар; Аллаһы Тәгалә боларны ничек бер җирлеккә җыя алды икән дип шаккатасы гына кала. Әгәр игътибарлырак булсан, монда ниндидер закончалык барлыгын чамалыйсын. Мәсәлән, авыл үзенен бер явыз кешесен югалтса (мәсәлән, ул кабахәтнен ауда гомере фаҗигале очланырга, йә булмаса үпкә авыруыннан вафат булырга мөмкин), анын урынын яшь буыннан кемдер алачак, әгәр алар арасында андые табылмаса, бер юньлесе барыбер шул юлга басачак. «Бер авылда — бөтен бер илнен хакыйкате» , — дип әйтә иде Вафа бабай.
Минлебай Атнагуловка бәйле тагын бер вакыйга исемдә. Безгә ул чакта ундүрт яшьләр булгандыр. Бу истәлектә Минлебай төп каһарман булмаса да, сөйләргә булдым, укучым беренчелекне кемгә бирәсен үзе хәл итәр.
Көзге белән булган вакыйга
Ул елны җәй бик эссе килде. Әмма авыл халкы күләгәдә качып утыра алмый. Кызу печән өсте, бар халык басуда. Мангайдан агып төшкән тир күзләрне әчеттерә, тәнне зәһәр бөгәлчәннәр сырып алган. Шәһәр кешесе мона түзә алыр иде микән — белмим.
Авыл халкы чыдам, шулай тиеш кебек саный.
Көн кичкә авышты, рәхимсез кояш та әкрен-әкрен генә офык артына үрмәләде. Өлкәннәр, эшләрен тәмамлап, өйләренә таралышкач, без, балачага, су коенырга йөгердек. Әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып, килә- килешкә суга сикердек. Мин елганы инләп-буйлап йөзәргә тотындым, ара- тирә карангы салкынча су астына чумып алам — рәхәтләндем генә. Ярты сәгать үтте микән, әллә күбрәкме, судан башымны калкытсам, малайлар ялгызымны гына калдырып, шау-гөр килеп авылга кереп баралар, бераздан тавышлар бөтенләй тынды. Сонгы тапкыр чумгач, су астында минем башыма бер уй сукты: калкып чыккач — нидер булачак.
Башымны күтәрүгә, алдымда каршы яр, биек булып үскән таллар, алар өстендә баеп барган кояшнын нурлары биешкән аксыл болытлар күренде. Аякларым җирне тоюга, артыма әйләнеп карадым. Яр буенда үзгәреш юк шикелле, әмма кинәт кенә су буйлатып тезелгән таллардан төшкән күләгәләр тирәсендә алтын сыман нидер ялтырап китте. Бу әйбер салмак кына өскә-аска хәрәкәт итә. Күземне ачыбрак карасам, ул нәрсә тарак булып чыкты. Алай гына түгел, тарак бер хатын-кыз кулында, ул исә талнын елгага авышкан ботагына утырган да чәчен тарый. Мине әллә күрмәдеме, әллә күреп тә игътибар итмәдеме, һәрхәлдә, ничек утырган, шулай утыра бирде. Хатыннын өстендә суүсемнәр төсендәге озын иркен күлмәк, чәчләре үкчәсенә тигән.
Ул кулындагы көзгесенә караштырып, чәчен таравын дәвам итте. Ниһаять, башыма барып җитте — бу бит Су анасы! Элегрәк анын турында авылдашларым авызынннан күп мәртәбәләр ишеткәнем булды. Аны күрү бәхете бик сирәк кешегә генә тәтүен дә белә идем.
Тавыш чыгармаска тырышып, әкрен генә шул ярга таба йөзә башладым. Үз шөгыле белән артык мавыккангамы, ул мина борылып та карамады. Карашым белән тирә-юньне никадәр генә айкасам да, су буенда Су анасы белән миннән башка эт-адәм күренмәде. Су анасы һәм мин — икәүдән- икәү, моны аңлауга йөрәгем куырылып килде. Ничек кирәк алай ярга килеп төртелдем дә, әкрен генә өскә үрмәли башладым. Су анасы уң кул якта, миннән унбиш адымнар чамасы гына. «Ул якка карама!» — дидем үз-үземә. Тик барыбер түзә алмадым — борылып күз салдым һәм аның йөзен күрдем.
Аның чыраен сурәтләп булмый. Шунысын беләм: андыйларга вакыт тамгасын сала алмый. Бер мизгелгә генә күзләребез очрашты. Аягым атламас, тамырларда кан акмас булды. Ул арада Су анасы шуышып төште тә чумып юкка чыкты. Бу хәл шулкадәр тиз булды, хәтта су өстендә түгәрәкләр ясалырга да өлгермәде. Аңыма килеп, яр өстенә мендем дә, ашыгып, киенә башладым.
Күзем яңа гына Су анасы утырган ботакка төште: теге көзгесен онытып калдырган бит. Озак уйлап тормастан, бардым да көзгене эләктердем. Йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып талпына, менә-менә, көзгесен исенә төшереп, Су анасы килеп чыгар шикелле. Нишләргә? Табылдыкны учыма кысып, тиз генә табанымны ялтыраттым. Күперне чыктым да бер тында авылга күтәрелдем. Капка төбенә җиткәч, тыныма капланып, туктап калдым. Ниһаять, күкрәк тутырып сулыш алып, кулымдагы әйбергә күз салдым. Кечерәк чәй тәлинкәсе зурлыгындагы, шома авыр саплы көзгедә искитәрлек нәрсә тапмадым. Аның читен урап алган тупас, тигезле-тигезсез тимер кысасы су өермәсе кагылудан, балыклар орынып китүдән шомарып беткән.
Кулыңа көзге алдыңмы, аңа күз саласың. Мин дә шулай иттем. Алга сузылган кулымдагы көзгедә алгы планда минем чыраем күренде, артта — тезелеп киткән койма, эңгер-меңгергә чумган урамның теге очыннан арба тулы печән тартып әлсерәгән ат килә. Ә тагын да ерактарак — күктә Чулпан йолдыз күз кыса.
Искитәрлек берние юк, дигән нәтиҗәгә килеп, артыма борылсам — авып китә яздым: бернинди ат та, арба да юк. Караңгылык куеруга карамастан, аргы очы күренеп торган урам буп-буш. Күктә дә, никадәрле карансам да, йолдыз табалмадым.
Ул арада мине кичке ашка чакырганнары ишетелде. Көзгене күлмәк астына
яшереп, өйгә кердем.
— Кайда югалып йөрисең? — дип каршылады мине әни.
— Су коендым, — дидем мин.
— Озак маташтың, тиз, өстәл артына. Кулыңны юдыңмы?
— Юк!
— Бар, юып кил!
Яңадан ишегалдына чыктым да кулъюгыч янына килдем. Кулымны югач, көзгене лапас буенда яткан бүрәнә астына кыстырдым. Түзалмадым, капканы ачып, янәдән буш урамга күз ташладым. Арбасына печән төялгән атны, күктә җемелдәгән Чулпан йолдызны күреп, чүт артыма утырмадым.
— Нәрсә соң бу? — дип сөйләндем үз-үземә. Ул да булмады, ат якынлаша төште, печән өстенә Гайнан Яушев дигән безнең авыл абзые кырын яткан иде.
— Нигә исәнләшмисең, ә? — диде ул, минем белән тигезләшкәч.
Нушыма килеп сәлам бирдем.
— Шул-шул, мәҗбүр итмәсәң, хәзергеләр исәнләшә дә белмиләр. Без яшь чакта өлкәннәргә сәлам бирми кара — шалт берне яңагыңа, колакның чыңлавы атна буена бара иде.
Чаттан борылганчы, абзыйның борын астыннан нидер мыгырдаганы ишетелеп торды.
Төнлә, кемдер төрткәндәй, кинәт кенә уянып киттем. Тәрәзәләрдә ай нурлары биешә. Әтиләр ягыннан җиңелчә генә гырлау ишетелә, мич башындагы эне-сеңелләрем тыныч кына мышныйлар — бар да тирән йокыда. Бүтән йоклый алмаячагымны аңладым. Ниндидер сәер көч урынымнан кубарып, үзе артыннан әйдәде. Аңа ияреп, өйдән чыктым, ишегалды аша урамкапкага килдем дә ачмакчы булдым. Күңелемнең бер кырые белән ачарга ярамавын сизенсәм дә, куркуымны кызыксыну җиңде. Анда нидер бар, нәрсәдер булачак — сүз дә юк.
Тимер келәне күтәреп, урамга чыгуга, артымнан капка шыгырдап ябылды. Ай нуры яктырткан урам буйлап алга атладым. Уңга каранам, сулга
— сәер нәрсә күрмим. Кинәт урамның караңгылыкка чумган очында нидер селкенгәндәй тоелды. Агач күләгәләренә кача-поса шул тарафка юнәлдем. Ай шәүләсе кешене күренмәс итә, өстәвенә ялантәпи булгач, аяк тавышы да ишетелми. Ничек кирәк алай барып җиттем теге шомлы урынга — берни юк. Моннан юл аска төшеп китә, күзгә төртсәң берни күренмәслек куе караңгылык, ай нурына юл биреп, юл буенча аска шуыша. Бу дымлы, салкынча һава аңкып торган якка атласаң, кая барып чыга — билгесез.
Бераз икеләнеп торганнан соң, кайтыр якка борылыйм дисәм, янымда нидер бар сыман тоелды. Бу тавышка да, кыштырдауга да охшамаган; үзе җиңел сыман, мин аны күзләрем белән түгел, кинәт туңып киткән үпкәләрем белән тойдым. Үземнән ун адымнар читтә, караңгылык эчендә басып торган шәүләне шәйләп алдым. Ир-атмы ул, хатын-кызмы — абайларлык түгел.
Кыймылдарга да куркып торам. Үземне сиздерергә ярамый, бәлки ул мине күреп өлгермәгәндер. Берничә минут миңа мәңгелек кебек тоелса да, дөрес юл сайлаганымны аңладым. Сез, мөгаен, беләсездер, әгәр өйдә берникадәр вакыт селкенмичә утырсаң, почмаклардан тычканнар йөгерешеп чыга. Күзләрең-колакларың булса да, суласаң да — алар сине җиһаз диеп кабул итә. Монда да шулай килеп чыкты. Шәүлә, урыныннан кубып, авыл ягына китте. Бераз сабыр иткәннән соң, мин дә аның артыннан кузгалдым. Шәүлә, агачлар арасында бераз югалып торганнан соң, кабат күренде һәм авыл читенә таба атлады. Кая бара ул — һич аңламадым. Аңардан калышмаска тырышып, шул ук вакытта уяулыкны да киметмичә, артыннан иярдем. Бар кыюлыгымны җыеп, якынлаша төштем дә әле караңгыда, әле яктыда чагылып киткән аркасына карап юлымны дәвам иттем.
Менә адәм заты каршыда үсеп чыккан киртәгә терәлеп туктап калды. Куллары белән киртәгә таянып, баскан урынында тынды. Мин дә әкренәергә мәҗбүр булдым.
«Хәзер әйләнеп карый да ниндидер куркыныч хәл булачак»,
— дигән уй миемне телеп үтте. Ул аркасы белән тора бирде. Ниһаять, әкрен генә миңа таба борыла башлады. Аның һәр хәрәкәтеннән аяк астымда җир убыла кебек тоелды. Ай яктысы аның миңа таба борылган чыраена төшүгә, куркуымнан кычкырып җибәрдем.
Ышанасызмы, аңарда минем йөзем иде. Тавышым шулкадәр көчле булган, күрәсең, тирә-ягым калтыранып куйды. Күз алдымнан упкын арты упкын чагылып узды, аннары гына үземнең ятагымда икәнем башыма барып җитте.
— Төшләнәсең, улым. Авырып киттең мәллә? — дип сорады әнием, миңа иелеп.
Тәрәзәләрдә ай нурлары биешә. Төн уртасы авышып бара.
— Мөгаен, кояш суккандыр. — Монысы әти тавышы.. — Су китер.
— Йә коенганда арттырып җибәргәндер, — диде әни.
Әле акыл кермәгән малай-шалай гына булсам да, төшендә бәхетсез кешене өнендә дә шул көтәчәген аңлый идем. Шуңа иртән торуга, бүрәнә астындагы көзгене, читкә карап, аяк чолгавына төрдем дә күлмәк астына кыстырып куйдым. Исәбем — чит кеше әйберсеннән котылу иде.
Төнлә төшемдә йөргән урамны үтеп, аргы очына чыкканда Хәлил, Фатыйма һәм Миңлебай Атнагуловны очраттым. Аларның өчесен бергә күрү сәер, билгеле, әмма нишлисең, дөнья түгәрәк, кайвакыт юллар кисешкәндә үзең дә гаҗәпкә каласың. Фатыйма миңа нидер булганын шундук чамалады:
— Нәрсә булды? Берәрсен очраттың мәллә?
Күлмәк астындагы көзгене тартып чыгардым һәм барысын да сөйләп бирдем. Өчесе арасыннан Миңлебай Атнагулов кына миңа ышанмады.
— Су анасына көзге ниемә? Ул бит судан да карана ала, — диде ул.
Фатыйма белән Хәлил, киресенчә, бик җитди иделәр. Мин көзгене сүтеп тормадым, нишләргә белмичә, басып тора бирдем.
— Бу көзгедә үзеңнең киләчәгеңне күреп була, дип әйтәләр, — диде Хәлил.
— Ә минем анда үзеңнең үлемеңне күрәсең, дип ишеткәнем бар, — дип дәвам итте Фатыйма.
— Үлем киләчәкнеке түгелмени?
— Әлбәттә, киләчәкнеке.
Көзге кулымны өтеп алгандай булды.
— Нишләтергә инде моны? — дип сорадым.
Моңа чаклы авызына су капкандай сүзсез торган Миңлебай Атнагулов телгә килде:
— Сафсата бу, минемчә.
— Ә миңа алай тоелмады, — дидем мин.
— Алайса бир, күз салыйк.
— Авызыңны да ачма, — дип каршы төште аңа Фатыйма.
— Куркасыз — менә шул. — Миңлебай бирешергә теләмәде.
— Курыкмассың.
Шулвакыт Миңлебай һич уйламаганда кулымнан көзгене тартып алды да, читкәрәк китеп, чүпрәген чишеп атты. Исемә килгәндә, ул көяз кияү кебек, үзен көзгедән карап тора иде. Мин аңа ташландым, әмма ярты юлда каккан казыктай катып калдым. Йөзе үзгәреп китүен күреп, без аның көтелмәгән нәрсә күрүен аңладык.
Кызыксыну куркудан өстен, диләр. Мин дә гипнозланган шикелле көзгедән күзен аера алмаган Миңлебай артына килеп бастым.
Искиткеч бүләк ясаган икән көзге аңарга!
Елга буе. Каяндыр кара-кучкыл су ишелеп төшә, урыны белән зур йомры ташларга бәрелеп, күбекләнеп тора. Ярлары биек, текә. Бөтенләй чит-ят, күз күрмәгән урыннар. Аннан бөркелгән салкынлык тыннарны куыра. Каяндыр әллә җил тавышы, әллә бүре улавы ишетелә.
Бу картинаны бик кыска арада күреп калсам да, хәтеремә шулкадәрле уелып
калды ки, күп еллар узгач та күз алдымнан китми йөдәтте. Бер детале дә игътибардан читтә калмаган. Шуңа күрә ышанып әйтә алам: ярның бер ягында биек кыя таш янында шәйләнгән шәүлә — бүренеке иде.
Утыз елдан соң моның тәмугка таба аккан елга икәненә инандым.
Тагын утыз ел узгач, бу елга турында тагын да күбрәк белдем. Әмма монысы турында соңрак, хикәямнең соңгы бүлегендә сөйләрмен.
Шулай итеп, көзгедә кара-кучкыл сулы елга күбекләнеп-кайнап, чоңгыллар хасил итеп ыргыла, Миңлебай Атнагулов башына балта түтәсе белән органдай селкенә дә алмыйча басып тора. Мин дә урынымнан кузгала алмыйм.
Шулай тагын күпме торган булыр идек — кемнеңдер ышанычлы нык куллары аңыбызга кайтарды.
Фатыйма Сакаева эшнең нидәлеген шундук аңлап алган. Ул Миңлебайның кулыннан көзгене тартып алды да култык астына кыстырды.
— Тиз бул, чүпрәкне бир!
Җирдән, иелеп, аяк чолгавын алдым да Фатыймага суздым. Ул көзгене тиз генә төреп кулыма тоттырды да:
— Котыл ятьрәк аннан, ишеттеңме? Хәзер үк!
— Ничек итеп?
— Каян алдын, шунда куй. Аңладыңмы?
Уйланып торыр ара юк, тын да алмый, калкулыктан елгага атылып төштем, күперне очып диярлек кичтем дә Су анасын очраткан урынга чаптым.
Читкә карап чүпрәкне чиштем дә көзгене алган урынга куйдым.
Кичен малайлар белән елга буена барсам да, су керергә базмадым: суның күренеше тынычлыгымны алды. Иптәш малайлар сай җирдә чупырдашкан арада, ауган агач янына барып, көзгенең юкка чыгуына инандым.
Шулай да куркуымнан тиз генә арына алмадым. Су анасы тынычлыкта калдырмас дигән уй башымнан чыкмады. Аптырагач, Вафа бабайга киңәшкә киттем.
Агачтан нәрсәдер юнып маташкан бабай тыңлап торды да:
— Башыннан чыгарып ташла, — диде.
— Әгәр ул миннән үч алырга теләсә?
— Нәрсә өчен? Алган әйбереңне кайтаргансың бит инде.
— Ә сезнең аны күргәнегез булдымы?
— Күрдем.
— Мин куркам.
— Акыллым, — Вафа бабай йөзе белән борылды. — Син алардан үзеңә тиеш булмаганны алгансың, юлы булмаган җиргә керергә маташкансың. Хәзер үзеңнең хаклы булмавыңа төшенгәнсең. Алардан куркырга кирәкми. Кешеләр — хәтәррәк.
— Алда ни булачак?
— Берни дә.
Ул мине тынычландырды. Дөрестән дә, алдагы төннәрдә төш күрми йокладым.
Мин сезгә алтмыш ел элек үзем белән булган вакыйганы сөйләдем. Хәзер гомеремнең көзе якынлашып килгәндә, икенче төрле — кыя башында басып торганда диләрме әле, күп нәрсәгә бәя бирә алам. Нәрсәсе кызык: алтмыш ел элек булган хәлләр утыз ел элгәре булганнарга караганда ачыграк истә калган. Әгәр хәтерне магнит тасмасы, кинопленка яки күргән, ишеткән, кичергәннәрне саклаган башка шуның ише әйберләр белән чагыштыра калсак, балачакныкы күпкә югары сыйфатлы икәнен белер идек.
Менә тагын читкә киттем. Сүз яшьтәшем Миңлебай Атнагулов турында иде бит. Дөресен әйткәндә, көзге белән булган вакыйганы аның исеме белән бәйләп сөйлисем килгән иде. Күләгәдәрәк калса да, барыбер төп каһарман дип мин аны саныйм.
Бу кеше балачакта ук башбирмәс, кыю булуы белән истә калган. Аңардан салкын тимер ныклыгы бәрелеп тора иде.
Миңлебайга уналты яшьләр булганда, Атнагуловлар гаиләсе Казанга күченде.
Үсмер кичләрен шәһәрне икегә — татар һәм урыс ягына аерып торган Болак суына карап утыра башлый. Борылышларда әрле-бирле килгән үтәли җил белән аның бит-йөзе ашалып тупаслана, йодрыклары рәхимсез урам сугышларында ныгый. Үпкәләре иртән Кабан күле өстендә эленеп торган сыра парлары, үкереш-елаш, сатлык мәхәббәт белән тулы куе кызыл томан сулый. Арабыздан кемдер, Казанга барып кайткач, Миңлебай Атнагулов революционер булган, дип сөйләде. Тагын кайсыларыдыр моның дөреслеген раслап, аны полиция эзли икән, фоторәсеме баганаларга ябыштырылган, табып бирүчегә зур күләмдә акча вәгъдә ителгән, дип тә өстәделәр. Әле тагын, Миңлебай бомба ыргытучы икән, аның кулыннан киткән бик күпләр аның намусында, дип әйтүчеләр дә табылды.
Ике революциядә дә безнең авылдаш җимергеч дулкынның иң өстендә йөргән, диделәр. Кызыл комиссар булган, тирә-яктагыларны дер селкетеп тора икән ише имеш-мимешләр дә килеп иреште.
Соңрак, гражданнар сугышының иң кызган чагында, ул үзе җитәкләгән отряды белән авылга кайтып төште. Шыксыз көз көннәре, кичләрен бик нык салкынайта, шунлыктан офык кылыч белән ясалган озынча җәрәхәт кебек, кансу кызыл төскә керә иде.
Без нәрсәдер буласын көтеп сагаеп калган идек, чөнки берничә көн элек янәдән лунатик бүре күренеп алды. «Урамның бер башыннан икенчесенә чабып үтте», — дип сөйләделәр ул кичтә капка төбендә утыручылар. «Кара урманга алып төшә торган юл читендә, аска — караңгылыкка текәлеп бик озак утырды», — диделәр. Бу хәлне аңлау өчен миңа шактый еллар кирәк булды. Ирләрнең рухы өрәкләр аланына әйләнеп кайтасын аңлатырга теләгән икән бүре.
Миңлебай Атнагуловның төс-кыяфәте нык үзгәрсә дә, без аны шунда ук танып алдык. Бергә уйнап үскән яшьтәшебез безгә биек ат өстендә утырган килеш кенә күз ташлады, аның карашыннан туган якка кайту сөенече белән бергә әллә нинди чәнечкеле салкынлык бөркелде.
Штаб Сакаевлар йортына урнашты. Хуҗаларына исә урын калмады. Бәхетенә, Солтанәхмәт Сакаев бу вакытта. Бөредә үз эшләре белән тоткарланган иде. Алгарак күчеп шуны әйтим: соңгы китүеннән ул авылга кабат әйләнеп кайта алмады. Сугыш тудырган матавыкта кайтырга дип кузгалган җиреннән тимер юлдагы станцияләрнең берсендә тифтан үлеп калды.
Минем әти дә әллә аклар, әллә кызыллар тарафыннан мәҗбүриләп окоп казырга барган җирдә үлеп китте. Яше дә бар, өстәвенә ачлык, салкын, түзә алмаслык авыр хезмәт үз эшен эшләде. Ике айдан әнием дә әти артыннан китеп барды. Тигез озак гомер иткәннәр бер тирәдә китәләр диюләре хак икән.
Вафа бабай да теге дөнья кешесе булды. Ул узган яз майның матур бер көнендә елга буенда соңгы сулышын алды. Кояш нурларының суда биешкән ак тапларын күзәткәндәй, зур өянкенең кәүсәсенә сөялеп утырган килеш таптылар үзен. Бер кулында пәке, икенчесенә юнылып бетмәгән курайны кысып тоткан иде. Аста, су өстендә, аның оста куллары ясаган көймә тирбәлә. Картның йөз-кыяфәте тыныч, ирен кырыена елмаю кунып калган. Хәер, анысы минем күземә генә күренде бугай. Сәбәбен дә әйтим: күптән түгел без аның белән ни турындадыр — вак-төяк турында, ахры — сөйләшеп утырдык. Тик шунысы истә калган: әңгәмәбездә авылның ялгызак төмсә бер адәме Күкчәбай телгә алынды.
— Гел күңелсезләнеп, кара янып йөргән көне, теге дөнья белән аралаша диюләре чын микән? — дип сорадым мин бабайдан.
— Ә син каян алып анда күңелсез дип әйтәсең? — дигән иде Вафа бабай.
Инде җирдәге һәм күктәге юлларга кагылганбыз икән, Гыйльметдин мулла турында да бер-ике сүз әйтеп үтим. Бу мәхшәрләр барган вакытта ул исән иде әле. Тынычрак булыр дип, ул өяз шәһәрендә яшәп калды. Әмма язмышы аны барыбер егерменче елның урталарында эзләп тапты. Хөкүмәтнең, җиң сызганып, руханилардан котылырга маташкан вакытлары. НКВД ишегалдында Гыйльметдин
мулланың да гомере чикләнә. Күкрәгенә пуля килеп эләккәч, аның җаны, изге ташны әйләнгән кебек, түгәрәк буйлап йөреп чыга да әкрен генә күккә күтәрелеп юкка чыга.
Әйткәнемчә, Сакаевларны үз йортларыннан куып чыгардылар. Фатыйма әнисе белән, төенчекләрен төйнәп,берсеннән-берсе кечерәк алты баланы җитәкләп, авылнын икенче очындагы туганнарына күчтеләр. Беребезнең дә башына аларнын үз ояларын озакка калдырып чыгарлар дигән уй кереп карамады, чөнки сонгы айларда авыл әле аклар, әле кызыллар кулына күчә торды. Әмма Фатыйманын ни буласын башкалардан алда күрә торган күзләре башканы сөйләде.
Вернерга Сакаевлар йортында калырга рөхсәт иттеләр. Дөрес, башта аны да куып чыгарганнар иде, тик соңыннан, ни сәбәпледер, Миңлебай Атнагулов анын калуын теләде. Алманга чарлакта урын бирделәр.
Ә берничә көннән халыкның исен китәргән вакыйга, булды. Иртән иртүк Миңлебай калкулыкка терәлеп торган Кара урман итәгендә йөренгәли икән. Көтмәгәндә уң кул яктан ун адымнар ераклыкта итәкләре үкчәсенә тиеп торган күлмәк кигән, чем-кара чәчле аршын ярым буйлы хатын-кыз пәйда булган. Ул ашыкмыйча гына, Миңлебайның адымына яраклаштырып йөренә башлаган. Командир албасты белән очрашуны күптән көткән булган. Браунингын тартып чыгарган да борылып атып җибәргән. Хатын чалкан килеп төшүгә, күкрәгеннән кара кан сиптерә башлаган. Күз ачып йомганчы, тирә-як, хатын үзе дә канга күмелгән һәм бераздан бөтенләй юкка чыккан. Менә шулай Миңлебай үз Албастысын үтергән.
— Үткәненнән котылган кеше тормышын киләчәктән башлыйм дип уйлый, — дидем мин, Миңлебайны Сакаевларның йорты янында очраткач.
— Минем киләчәгем — пуля сызгырулары, — диде ул. — Ә пуляны куып тотканнары юк әле.
Ул күзләремә карады, аның карашында ни үкенү, ни янау, курку сизелмәде. Ә мин исә аның артында тирән упкын сулышы сиздем.
Шул арада солдатларның берсе дәште дә ул Сакаевлар ишегалдына кереп китте.
Анда башланган бик җанлы әңгәмәдән өзек-төтек җөмләләр ишетелде: «армия штабыннан телеграмма», «әсирләр»... Минем аңлавымча, авыл аша әсирләр төялгән олау узачак иде.
Авылда көннәр гадәттә бер-берсенә охшаш була. Әмма Миңлебай Атнагулов кайтканнан бирле көн саен бер яңалык өстәлә торды. Шушы берничә көнне үлчәүгә салып карап булса — алар, мөгаен, ярты, хәтта тулы бер гасырдан өстен чыгарлар иде. Бу вакытларны искә төшерәм дә вакыйгаларны яңадан кичергәндәй булам.
Ул көз үзәкләргә үтәрлек җилле булды. Усал җил урамнар буйлап йөгереп үтә дә, чатка җиткәч, өермә булып, өскә күтәрелә.
Авыл буйлап йөренгән кораллы адәмнәрнең йөзләрендә рәхим-шәфкать күренми. Хәер, аңлатып торасы юк: сугыш бара, мондыйлардан изгелек көтү — мәгънәсез.
Кояш баюга таба барганда, авылга дүрт атлы кызылармеец озатуында өч арба килеп керде. Соңрак аңлашылганча, алар бездә төн кичеп, иртәгесен өяз шәһәренә юл тотасы, анда әсирләрне трибунал көтә икән.
Урам буйлап барган олауларны, моңарчы әсирләр күргәне булмаган авыл халкы, кайсы тәрәзәгә капланып, кайсы капка төбенә чыгып карап калды. Алар уникеләп кеше иде. Араларында ниндидер сәбәпләр белән ир- ат уенына катнашып киткән өч хатын-кыз да бар. Шәһәр кешеләренә хас булганча әсирләрнең өс-башлары юка, киемнәре аша үтәли җил уйнаклый. Ул чакта боларның ни өчен авыл кешесеннән нык аерылып тору сәбәбен аңламаганмын, хәзерге акылым белән аларның югары катлау (дворян) кешеләре булганын әйтә алам.
Араларыннан төз, ыспай гәүдәле, матур чырайлы урта яшьләрдәге бер ир-ат аеруча исемдә калган. Анын өстендә солдат шинеле, ул мина, нигәдер, Иоахим Вернер китапларынын берсендәге рәсемдә күргән доктор Фаустны хәтерләтте. Үткен карашлы әсир ни язган булса, шуны кичерергә әзер кыяфәттә күренде. Олаулар авыл үзәгенә юнәлүгә, юлда тузан туздырып күтәрелгән җил арасыннан Фатыйма Сакаева
килеп чыкты.
Әсирләрне Сакаевлар йортында урнашкан штаб каршындагы лапаска тутырдылар. Мылтык тоткан ике кызылармеец ишек төбенә басты. Бераздан авылга карангылык җәелде. Гадәти авыл төне. Беренче карашка гына шулай, алдагысыннан берни белән аерылмастай тоелган төнге карангылыкта нидер яшеренгән кебек.
Күнелләр тыныч түгел. Безнен авылда бервакытта да монын кадәрле кешенен берьюлы тукталганы булмады. Монарчы ике калкулык арасында җәлладлар белән үлемгә дучар ителгәннәр янәшә туры килгәннәре юк иде.
Бүген төнлә күземә йокы кермәячәгенә инангач, капкадан урамга чыктым. Як-ягыма каранып торганда, айнын саран яктысында кулына төенчек тоткан Фатыйма Сакаева күренде.
— Мин аларга ашарга илтәм, — диде ул.
— Алар инде йоклыйлардыр.
— Юк, йокламыйлар, — диде ул, кистереп.
Без Сакаевлар йортына киттек. Беренчедән, солдатлар әсирләргә нидер тапшырырга рөхсәт итмәсләр, дип уйласам, икенчедән, Фатыйма өчен куркам. Кызыллар аны һаман да сыйнфый дошман дип саныйлар бит. Башымда икеле-микеле уйлар кайнаса да, Фатыйма белән җир читенә китәргә дә риза идем.
Сакаевларнын капка төбендә сакчы тора. Ана күренмәскә тырышып, җәлт кенә ян урамга борылдык, ишегалдына арт яктан үтәргә уйладык. Текә калкулыктагы котырып үскән үләннәрне, куакларны аралап, көч-хәл белән арт капкага якынлаштык. Анда нидер булган: ишегалдында ыгы-зыгы кайный. Коймага елыша төшеп күзәтә башладык.
Ишегалды уртасына зур учак тергезгәннәр. Учакнын йортка караган ягында унлап кызылармеец тигез рәт булып тезелгән. Икенче ягында урнашкан лапастан әсирләрне чыгарып маташалар. Минлебай Атнагулов бу вакыйганын уртасында — ул ниндидер фәрманнар бирә, әмма җил анын сүзләрен читкә очырганга, без берни анламыйбыз.
Шайтан котырттымы, мин якынрак барырга уйлап, урынымнан кузгалдым. Бәхеткә, Фатыйма мина иярмәде, югыйсә, андагы хәлләрне күреп, һушыннан язар иде.
Әйткәнемчә, безнен авыл ике калкулыкка урнашкан. Шуна аяк асты тигезле-тигезсез: әле таулы, әле чокырлы урынга эләгәсен.
Сакаевлар ишегалды аска төшеп киткән аланны хәтерләтә. Мин кеше биеклеге киртләчнен итәгенә туры килдем, әйтерсен тамаша залыннан сәхнә кырыена килеп чыктым. «Сәхнә»нен идәне күзләрем белән бер тигезлеккә туры килде. Моннан учактан биеккә ыргылган ут телләре яктысында бөтен нәрсә уч төбендәгедәй күренә.
Минлебай Атнагулов, учак янына басып, үзенен кешеләренә нидер сөйли. Мәгънәсе менә болайрак. «Армия штабыннан телеграмма килде. Аклар һөҗүмгә күчкән, озакламый өяз шәһәренә килеп җитәчәкләр. Мөгаен, безгә чигенергә туры килер. Шуна әсирләрне атарга боерганнар».
Йөзләре ап-ак булган әсирләр тезелешеп торалар. Учак янында урнашкан тынлыкны бүлеп, кайсыдыр төн кошы өзгәләнә. Кинәт хәле начарланып, ава башлаган хатынны янындагысы тотып калды.
Мона игътибар итмәстән, Минлебай Атнагулов дәвам итте: «Сугыш- кирәк яраклары җитешми, кайчан җибәрәчәкләре дә билгесез. Беренче чиратта патроннарны сакларга тиешбез, шуна аларны әрәм-шәрәм итә алмыйбыз. Әсирләрне кылычтан үткәрәбез».
Дәһшәтле тынлык урнашты, бары учактагы утыннын чарт-чорт итеп янганы гына ишетелә.
Минлебай әмерне үтәргә тиешле кызылармеецларнын фамилияләрен атады. Әсирләргә тезләнергә куштылар.
Беренче итеп матрос Игнатий Хлеб чакырылды. Анын чырае үлемгә хөкем ителгән әсирләрнекенә караганда да аграк төскә керде Кулына кылыч тоттырдылар.
Әмма матрос, ана күз дә салмый, чайкала-чайкала читкә таба китте.
Икенче булып чыккан латыш укчысы Григас кылычны алды да тезләнгән кешеләргә таба ике-өч адым атлады. Йөреше аучыныкын хәтерләтә. Корбанына якынлашуга, сабы кулын пешергәндәй, кылычын кинәт төшереп җибәрде.
Савелий Перегуда дигәннәре кыю гына атлап беренче торган әсир янына килде дә кылычын баш өстенә күтәрде. Кеше сонгы минутында үткән гомерен күз уныннан уздыра, диләр. Тик бу үлемгә дучар ителгәннәргә карый. Ә җанын кыючысы үзе турында уйлый икән. Савелий Перегуда да үзенен сугышчы улы, сугышчы оныгы икәнен, гомумән, ата-бабаларынын сугышчы булуларын исенә төшерде. Алар сугышта үтергәннәр, үзләре дә шунда һәлак булганнар. Казак кинәт айнып киткәндәй булды, кылычын җиргә кадады да күләгәгә кереп югалды.
Минлебай Атнагулов аларны сүзсез ачы көлемсерәү белән күзәтеп торды да кискен генә: «Революциягә нык куллар кирәк. Безгә йомшак характерлылар, кулларын буярга куркучылар кирәкми», — диде. Ул сөйләгәндә, кызылармеецлар әкрен генә карангыга таба чигенделәр. Уртада Минлебай берүзе калды. Күзгә-башка чалынмаска тырышсам да, ул мине күреп алды.
Аннары менә нәрсәләр булды. Минлебай Атнагулов хөкем карарын үзе җиренә җиткерергә ниятләде. Тик башта өйдән рояльне чыгартты,
Алманны китертеп, уйнарга боерды. Иоахим Вернер катгый рәвештә баш тартты. Әмма чигәсенә пистолет терәгәч, инструмент артына утырырга мәҗбүр булды. Ул «Ай сонатасы»н уйнады. Ай исемен йөрткән авылда, айлы төндә янәшәдә үлем сагалаганда тагын нинди көй уйный алсын инде ул?
Тын авылга Бетховен янгырады. Минлебай да бу көйне онытмаган, әлбәттә. Ул кечкенәдән көй-музыкага сизгер иде. Шулай итеп, җәза «Ай сонатасы» астында башланды.
Әсирләрнен яртысын теге дөньяга озаткач, җәллад, тукталып, мангаеннан аккан тирен сөртте. Шул арада корбаннарнын берсе анарга нидер әйтергә өлгерде. Мин аермачык ишетмәдем. «Ни өчен?» — дип сорады, ахры. Бу — доктор Фаустка охшаган ир-ат иде.
— Ни өченме? — дип кабатлап сорады Минлебай. Анын йөзендә учактан төшкән ут шәүләләре биеште. Ул әсирнен күзенә текәлде, әмма тегесе дә каушап калмады. Хәер, ана барыбер иде инде.
Беравык алар күзгә-күз карашып тордылар.
— Ни өчен дисезме? — Кулына кан тамып торган кылычын тотып, Минлебай әрле-бирле йөренергә тотынды. Ә Вернер исә «Ай сонатасы»н уйнавын дәвам итте. Ул арада болытлар арасыннан килеп чыккан ай тирә- юньне яктырдып җибәрде.
— Җавап бирәм, — дип, сүзен дәвам итте җәллад. — Безнен авылнын бер карты: «Аллаһы Тәгаләнен һәркемгә үз язганы», — дияргә ярата иде. Ә минемчә, кеше җаны рояльгә охшаган. Анда клавишларнын агы да, карасы да бар. Һәм Теге, кемнен ихтыярында булуына карап, капкачны ача да бездән үзе теләгән көйне чыгара. Бу Бетховен да яки, киресенчә, бер алак-шалак эт вальсы да булырга мөмкин. Хәзер, — Минлебай Атнагулов мина таба атлады, — мин чынбарлыкнын мәһабәт көен тоям.
Ул, сөйләнә-сөйләнә, минем каршыма килеп басты.
— Карагыз! Искитәрлек матур Ай! — дип кылычы белән төртеп күрсәтте. Баш өстемдәге кылычтан битемә кан тамчылары чәчрәде.
Аннары җәллад корбаннары янына килеп, коточкыч спектаклен дәвам итте. Бу юлы кылыч ялсыз эшләде.
Күз алдымда булган фаҗигадан башым түнеп, Фатыйма янына килсәм, ул да тораташ кебек катып калган. Ерактарак торса да, димәк, ул барысын да күргән. Кулыннан тотып, аны читкә әйдәдем. Күзгә ак-кара күренми, андый чакта бар ышаныч аякларда. Беркадәр вакыттан без елга янында идек инде. Ин беренче эш итеп, битемнән кан тапларын юып төшердем. Ә Фатыйманы, никадәр тырышсам да, шок хәленнән чыгара алмый гаҗиз булдым.
Шул вакыт мина әллә нәрсә булды. Үзем дә сизми калдым — аны үземнеке иттем. Бу төн минем өчен үлем исе белән хатын-кыз тәмен тату төне булып уелып калды. Бу адымым әхлаксызлык булып күренер, әмма үземне аклар өчен бер мисал китерергә батырчылык итәм.
Күптән түгел миннән шактый яшь коллегам үзе белән булган бер вакыйга турында сөйләде. (Онытмагыз, мин күптәннән картлар исемлегендә.) Бервакыт ул бер хатын белән төн үткәрергә булган. «Анадан тума чишенгәч, көтеп торырга кушты да үзе душка кереп китте. Мин башын калкыткан «малаем» белән бергә-бер торып калдым. Бүлмәдә телевизор эшләп утыра. Анда ниндидер фильм тәмамланды да яналыклар башланды. Төп сюжет палестина качаклары лагерена бомба ташлау турында иде. Камера өлкәннәрнен дә, балаларнын да гарипләнгән, яра-җәрәхәт тулы тәннәрен җентекләп күрсәтеп чыкты. Коточкыч картина! Әмма, ни гаҗәп: минем «байлыгым» шул үрә каткан көе калды. Ничек? — дигән сорау бирдем үз- үземә, шаклар катып. Бер-берсенә һич сыеша алмый торган ике көч ничек кушыла алды сон? Шулчак юыну бүлмәсенен ишеге шыгырдады, хатын минем янга килде дә, без бер-беребезгә ташландык... Тик бу сорау мина тынгылык бирмәде. Ниһаять, уйлый торгач, җавабын таптым шикелле: бу дөньяда кемнедер үтергәннәрен күргәч, син үзен дә анламастан, анар алмаш тудырырга ашыгасын икән. Синдә, димәк, кешелек буынын саклау инстинкты яши».
Мөгаен, ул кичтә минем белән дә шулай булгандыр, әмма мин аны анлар яшьтә түгел идем. Моннан тыш безнен кыргый, йөгәнсез ата- бабаларыбызнын үзләре кебек күршеләренә яу чапканнарын искә аласым килә. Алар дала җиле кебек, көтмәгәндә килеп чыкканнар, берничә секундта офыкны карага манган болыт шикелле җайдаклар көтүен күреп, бөтен кинлекне тутырган тояк тавышын ишетеп, кешеләрнен куркудан йөрәкләре кагарга тотынган.
Җайдаклар ябырылып килеп кергәннәр дә, кара эшләрен башкарып, юкка да чыкканнар. Бәлки үч итептер, бәлки юктыр — кем белгән, ул заманда күрше күршесен таламый тормаган. Шулай итеп, алар кулларына ни туры килсә, шуны эләктереп киткәннәр. Әмма киткәнче... Ирләрне үтергәннәр, хатын-кызларны көчләгәннәр. Димәк, ата-бабаларыбыз да корбаннар хисабына, үзләре дә анламыйча, яна гомерләргә сулыш өрүне кирәк тапканнар.
Күпләрне бу аклануым ышандырмаса да, менә ни өчен мин ул төнне Фатыйма белән үткәргәнмен.
Үзебезнең елга буенда бер-беребезне шашып яратышканда, әйтерсен бу дөньяда икәү генә калганбыз кебек тоелды. Ике калкулыкны хәтерләткән күкрәкләре арасына башым белән каплануга, эреп югалдым.
Без тан беленгәндә генә аңыбызга килдек. Үземнен кичерешләрем турында сөйләгәндә, нигәдер Фатыйманы онытып җибәрәм. Ул төнне кыз ниләр кичерде икән? Башта әйткәнемчә, ул шок хәлендә иде, аннары нәсел дәвам итү инстинктына бирелеп, анын җаны минем җаныма килеп кушылды. Соңыннан, анына килгәч, ул кылган гамәленә хисап бирә алды микән? Безнен авылда хатын-кызлар ирләр күзенә күтәрелеп карарга да тартыналар, кайда ул кочагына ташлану?! Әмма Фатыймада алдан күрүчәнлек көчле. Минлебай Атнагулов авылга аяк басу белән баш очында кылыч уйнаячагын, кайчан гомерләрнен кыл өстендә калачагын алдан сизде, күрде. Шуна бу тәвәккәл адымына баргандыр дип уйлыйм. Хәер, тагын бер сәбәбен — төп сәбәпне әйтим: ул мине ярата иде.
Бу хәлләрдән сон бик күп сулар акты. Кайбер вакытта вакыйгаларны кабат искә төшерәм, һәрберсен вак-төягенә кадәр тикшерәм дә алай иткән булсам, болай булган булыр иде дип уфтанып куям.
Минлебай Атнагуловны никадәрле генә хәтеремнән куарга тырышсам да — булмый: курку белмәс, салкынлык бөркелеп торган карашлы адәм күз алдымнан китми.
Әсирләр белән булган фаҗига авыл халкын тетрәндерде. Минлебай Атнагулов
белән сөйләшергә дә теләмәделәр, хәер, ул үзе дә аралашырга ашкынып тормады шикелле. Әсирләрне зират белән янәшә урынга җирләделәр. Авыл ирләре кабер казыдылар: кызыл командир шулай боерды. Йоланы җиренә җиткерделәр, мәетләр җир куенына тапшырылды.
Иоахим Вернер дәһшәтле төннен иртәгесен үк, җаен туры китереп, авылдан китеп барды. Сонрак ул Германиягә күченә алган дип ишеттек.
Кайчандыр Гыйльметдин мулла белән гәпләшеп утырганда, Вернер: «Көй белән Аллаһыны сурәтләп була», — дигән иде. Бу җөмлә Бетховен безнен авылда беренче тапкыр янгыраган кичкә туры килә. Ә тагын бер кич — әсирләрнен башларын кыйганы турында ничек әйтергә? Вернернын нәрсәне сурәтләргә мәҗбүр булганын, шәт, үзегез дә анлагансыздыр.
Алда әйтеп киткән идем, сонрак алман белән минем өчен чит-ят җирдә очрашырга насыйп булды. Мюнхенда яшәгән елларымда анын янына еш сугыла идем. Чәй янында сөйләшеп, үткәннәрне искә алдык, кайчакларда күнелдә уелып калган хатирәләрне янартып, сүзсез генә утыра идек.
Ике дистә еллар элек ул да китеп барды. Сентябрь ае иде. Аллаһы Тәгалә уйлаганын уйнап кайтарды — табут капкачы рояль капкачы сыман шап итеп ябылды.
Кабат авылдан әйләним. Шулай итеп, әсирләрне җәзалау төненнән сон авылда тирән тынлык урнашты. Бу газаплы, авыр тынлыкны күтәрә алмыйча, хәтта кошлар күчеп китте. Әйе, ышанмассыз, нәкъ шулай булды: башта кошлар юкка чыкты, аннары атлар, бераздан ирләр...
Атлар ничек югалсын инде? дип сорарсыз. Кызылармеецлар киткәндә, аларны да үзләре белән иярттеләр. Күрше-тирә авылларда ат калмады.
Сугыш дәвам итә, авылларда хакимият көн саен диярлек алмашынып тора: әле аклар, әле кызыллар киләләр, өстәвенә әллә кайдан гына коралланган банда килеп чыга да күзгә күренгәнне, кулга эләккәнне урлап, «әх» дигәнче күздән югала.
Тик безнекеләр бирешми. Ай авылыныкылар тамырында буйсынмас җайдаклар каны ага. Без атларны Кара урманга илтеп яшердек. Атынны тартып алдылармы — син транспорттан, яисә дустыннан гына колак какмыйсын: син ирекле булудан туктыйсын. Без моны яхшы анлый идек.
Адәм баласы ирекле булуы белән җилдән җитез атына бурычлы. Ирек ул
— тояк тавышы, камчы чыжлавы һәм җилнен кыргый көйләре белән бергә генә була ала.
Минлебай Атнагулов боларны бик яхшы белә. Фаҗигадән сон берәр көн үткәч, Кара урманда Гайнан Яушев дигән крестьянны атып үтерделәр. Аты янына барганда артыннан солдатлар күзәткән, диделәр. Атын бирергә теләмәгәне өчен генә крестьяннын гомерен өзүләрен һич анлый алмыйм. Үтерүченен җир кешесе белән аты арасындагы изге бәйләнешкә тупас рәвештә бәреп керүенә бернинди аклану табып булмый. Гайнан абзыйнын җаны чыкканда хәтта өрәкләр аланындагылар да «аһ» итеп куйгандыр. Фәрештәләрнен барысы да: мөселманныкымы ул, әллә христианныкымы яисә башка бер диннекеме — барысы бергә кычкырып елаганнардыр. Бу вәхшилеккә шаһит булган үләннәр үсүеннән туктаган, Җир шары әйләнми башлаган, чөнки нәкъ шушы урында дин мыскылга дучар ителгән...
Хәлил турында да берничә сүз әйтеп үтим. Алар хәтеремдә ни өчендер Минлебай Атнагулов белән икесе гел бергә сакланган. Һаваны дары һәм төтен исе каплап алгач, үзалдына бикләнгән Хәлил тагын да сәерләнде. Шомлы төннен иртәгесен без аны, нәкъ бала чагындагы кебек, басуда аякларын җиргә күмеп утырган килеш таптык. Гадәттәгечә, ике күзе ике якка караган, үзе авыз эченнән генә — җаныннанмы, әллә җирдәнме саркып чыккан ниндидер озын көйгә шыншый.
Озакламый ул көнгә берничә тапкыр, әнисе белән сөйләшергә дип, өрәкләр аланына йөри башлады. Кара урманда аны бер-ике мәртәбә кулга да алганнар, әмма ат янына бармавын белгәч — җибәргәннәр.
Авылда тынлык дәвам итте. Әмма тынлыкны бүлеп, вакыт-вакыт корычка
ышкылган наждаклы таш тавышы янгырап ала: ирләр кылыч үткерләргә тотынды. Ата-бабадан калган бу кылычлар монарчы диварда гына эленеп тора, кайберләре лапас почмакларында тузанга батып аунап яталар иде.
Беркөнне авылга: «Кемнен аты бар — Кызыл Армиягә тапшырырга!»
— дигән боерык җиткерелде. «Кем карарны үтәүдән баш тарта, шул сугыш вакыты законы буенча атарга хөкем ителә», — дип тә өстәделәр. Берәү дә әмерне үтәргә ашыкмады. Әмма алсуланып атып килгән тан барыбызны да кайгыга салды: Кара урман аланында тагын ике авылдашны үтергәннәр. Алар да, Гайнан Яушев шикелле, атларын барларга барганда, кызылармеецлар тозагына эләккәннәр.
Шул төндә ир-егетләр атлары янына китеп бардылар. Унҗиде яшьлектән башлап алтмышны тутырган ике дистәдән артык кеше бер төркемгә берләште. Унҗиде һәм алтмыш яшьлекләрен аерым атыйсым килә: болар — нык куллы, бер буйдагы аталы-уллы Иманкуловлар иде. Әтисенен йөзен вакыт җилләре аркылы-торкылы сырлар белән бизәмәсә, аларны аерып та булмас иде, мөгаен. Арабызда корал тотардай кешеләрдән Хәлил генә юк, әмма мона берәү дә ризасызлык белдермәде, чөнки анын төркемнән читтә, ялгызы калырга яратуын белә идек. Яныбызда Беренче бөтендөнья сугышынан исән кайткан берничә солдатнын булуы безгә ышаныч өстәде. Калганнарыбызнын дары исен иснәгәне юк, әмма безнен сафларда берничә оста аучы бар. Тагын шушыларга нәселдән нәселгә кылыч белән эш итү осталыгын һәм тамырларыбызда шаулап ирекле җайдак каны агуын да өстәгез.
Төннен калган өлешен учак янында үткәрдек. Тирә-якка сибелгән ут чаткыларына карап, сүзсез генә тан аттырдык.
Офыкка алсулык йөгергәч, урман авызына чыктык та кызылармеецлар засадасына һөҗүм иттек. Мондый хәл булыр дип башларына да китермәгән өч солдатны җиргә сузып салдык. Гомеремдә беренче тапкыр кеше үтердем. Нинди хисләр кичерүем турында сөйләп тормыйм, эчемнән ниндидер ин кирәкле әгъзамны тартып алган халәттә калуымны әйтсәм — шуннан аңларсыз.
«Әгәр мин үтермәсәм, алар минем гомеремне кыярлар иде», — дип үз-үземне юатырга тырышсам да, эчемдәге бушлык күңелемне бик озак тырнап торды.
Шул көннән башлап Кара урман өебезгә әйләнде. Тайга кебек иксез- чиксез булмаса да, үзебезне куркынычсыз урында итеп тойдык.
Миңлебай Атнагулов отрядына каршы торуыбыз кан, нәфрәт, үлем тулы берничә көнгә сузылды. Безне эләктерергә тырыштылар, әмма җилдән җитез атларыбыз ышанычлы иде. Кара урман безнең яклы, хәтта өрәкләр аланынан килгән тавышлар да кайсы яктан куркыныч янавын әйтеп, кисәтеп тордылар. Сафлар сирәгәя торды, әмма артка юл юк иде.
Азык-төлек запасы кимүгә барды, шуңа ара-тирә авылга кайткаларга туры килде. Авылга төрле яклап юл керә, өстәвенә шактый зур тирәлекне саклау өчен дошманнарның саны җитенкерәми, шунлыктан без сакланып кына якыннарыбыз яшәгән йортларга үтеп керә алдык.
Көннәрдән бер көнне азыкка барырга аталы-уллы Иманкуловларга чират җитте. Үз йортларына кереп, кадерле кешеләрен кочарга да өлгермиләр, аларны эләктереп тә алалар. Дөресен әйтә алмыйм: Миңлебай үземе, әллә башка берәрсеме, авылга кергәндә Иманкуловларның эзенә төшеп, артларыннан ияреп килгәннәр. Аннары менә ниләр булган. Аларның күп санлы туган-тумачаларын өйләренә куып керткәннәр дә ишек алдында басып калган Иманкуловларны уратып алганнар.
Миңлебай Атнагулов алар каршыннан әрле-бирле йөренеп, мондый карарга килә:
— Берегезгә исән калу мөмкинлеге бирәм. Бергә-бер чыгасыз да, исән калганыгыз шул минутта йорттан чыгып югала. Тырнак белән дә чиертмәскә сүз бирәм! — ди.
Әтиле-уллы сүзсез генә басып торалар. Ишегалдында колакларны чыңлатырлык тынлык.
— Кылычларын бирегез! — дип боера Миңлебай.
Кулларына кылычларын тоттыралар. Кызылармеецлар кызык көтеп, корулы мылтыкларын тоткан килеш, аз гына артка чигенәләр.
— Без көтәбез! — Кызыл командир, түземсезләнеп, тавышын күтәрә. — Башлагыз!
Йорт эчендә берсенә әни, икенчесенә хатын тиешле кешенең иңрәп кычкыруы ишетелә. Иманкуловлар, кылычларының сабын кулларына кысып, бер-берсенең күзләренә карыйлар. Аннары, сүз куешкандай, икесе берьюлы дошманнарына ташлана. Улы, пуля килеп эләккәнче, бер солдатны чәнчергә өлгерә. Әтисе Миңлебайның башын кыярга күтәргән кылычын айкаганчы, тегесе атып җибәрә.
— Кызганыч, — диде Миңлебай Атнагулов, браунингын кобурасына (кынына) тыга-тыга. — Ә мин аларның берсенә исән калу мөмкинлеге биргән булам.
Шул кичтә Кара урманда учак тирәсенә җыелыштык һәм Миңлебайдан үч алырга ант иттек.
Ул арада агачлар арасында нидер селкенеп куйгандай булды. Караңгылыкта безне кемдер тыңлап тора, ахры, дип уйладык. Ныклабрак карасак, кәүсәләр ышыгында безгә таныш шәүлә тора.
— Бу бит лунатик бүре, — диде кемдер. — Берничә төн инде бу тирәдә әйләнә.
Без учак өстендә биегән ялкын телләренә карап, антыбызны кабатладык. Ут белән бергә җанга үтеп кергән сүзләр, мәңгелеккә анда кала диләр.
Тан беленер-беленмәс арабыздан өчәү кулларына антыбызга шаһит ут кисәвен тотып авыл ягына юнәлде. Берсенән берсенә күчә барган факел уты кечерәйгәннән-кечерәя барып күздән югалды да, шактый вакыттан сон кабат күренде: авылда Сакаевлар йорты дөрләп яна башлады.
Тан алды йокысы аеруча татлы була. Штабны каравыллаган ике сакчы йокыларыннан айнырга да өлгермиләр. Өйдә унлап кызылармеец белән командирлары тирән йокыда. Янгында бар да һәлак була. Утта янмас, суда батмас Минлебай Атнагуловтан кала — һәммәсе дә.
Авылда янгын-фәлән чыга калса, бар да иләген-чиләген дигәндәй тотып шунда йөгерә. Әмма монысында берәү дә өеннән чыкмый. Көн яктыргач кына, янгыннан ни калганын белер өчен баралар. Сакаевлар гаиләсе дә килә. Фатыйманын энекәшләре әле дә төтенләп яткан утлы кисәүләр, күмерләнгән чит сөякләр тирәли әйләнәләр. Әниләре исә коточкыч күренешне күтәрә алмыйча, аркан борыла да кычкырып елап җибәрә. Кечерәк кызлары, итәгенә ябышып, әниләренә кушылалар. Фатыйма гына дөньядан киткән шикелле үз уйларына чума. Әз генә читтәрәк Минлебай Атнагулов солдатларына ниндидер әмер бирә. Күзләрендәге чонгыл тагын да тирәнәйгән. «Ут та алмый бит үзен», — диешәләр карчыклар, җиргә төкереп.
Шул ук төнне мин Фатыйма белән очраштым. Аннан сонгыларында да. Дары, төтен исе анкып торган хәтердән җуелмас вакыт аралыгында анын белән бергә булдым. Ир белән хатын арасында бервакытта да үзара тигез мөнәсәбәттәшлек булмый диләр. Без бер-беребезгә тулысынча бирелдек. Хәтта беребез өчен икенчебез үләргә әзер идек. Бу очрашу — сонгысы булмагае, дигән шик белән үз-үзебезне белештермәс дәрәҗәгә җитеп яратыштык. Пычак йөзе буйлап атлавыбызны икебез дә белә идек. Шуны белү безнен бәйләнешкә, киресенчә, аерым бер тәм өсти: сулышлар кысыла, йөрәкләр менә-менә туктап калыр шикелле. Сонрак ничә мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очраштым, җаным җәһәннәмгә очып, ничә тапкыр кабат терелде — тик яраткан кешем кочагында тойган хис-кичерешләрне башка һичкайчан татыганым булмады.
Өй күләгәсенә сыенып, әкрен генә калкулыкларнын берсенә күтәрелдем. Авылнын теләсә кайсы җирендә качып калырга унайлы, төннәрен бигрәк тә. Аяк астындагы чокыр-чакырлы урыннарны үткәндә, инде ничәнче тапкырлар Лотфулла Хәсәнигә рәхмәтләр укыйм.
Тауны хәтерләткән ике калкулык артында ышыкланыр өчен урын җитәрлек. Иксез-чиксез тайга урынына менә дигән Кара урман — кер дә чум, эзенне дә таба
алмаслар. Ә елга? Дингезне алыштырырга тиешле елга мәсьәләсендә Лотфулла Хәсәни бераз сынаткан. Әмма кем уйлар шушы елгачык мине үлемнән коткарып калыр дип?
Фатыйма белән сонгы кат очрашуга барган теге кичтә елга кырыйлатып атларга туры килде. Юлымда Вафа бабай куллары ясаган көймәгә тап булдым. Ярдагы казыкка бәйләп куелган көймә салмак искән җил унаенда әкрен генә тирбәлә. Зирәк карт турындагы уйларым балачак истәлекләренә бәйләнеп китте. Шулчак суга иелгән тал ботагы өстендә нидер ялтырап киткәндәй булды. Бу шул — теге көзге иде. Теге чактагы шикелле Су анасы мина таныш көзгегә карангалап, чәчен тарап утыра. Ботак-чатакларны аралап, сак кына янына якынлаштым. Аяк астымдагы корыган ботак чыртлап сыну тавышына ул берни анлатмый торган карашын мина төбәде. Күзләребез очрашкач, үземне төпсез коеда кебек хис иттем. Тирә-якта кан, үлем исе килеп торганга, бу юлы әллә ни өркетмәде. Ул арада өстән, авыл ягыннан чит-ят тавышлар ишетелде.
— Су анасы, тизрәк кит, — дидем мин. — Алар сине үтерәчәкләр.
Ул суга шуып төште дә эзсез-нисез юкка чыкты.
Бернигә карамый мина Фатыйма белән очрашырга кирәк иде. Күләгә кебек тавыш-тынсыз гына калкулыкка күтәрелдем. Очрашу урынын алдан билгеләп куймасак та, бер-беребезне табасыбызны белә идек.
Ул да булмады, икенче калкулыктан ай нуры елышкан коймалар буйлатып Фатыйманын төшеп килгәне күренде. Ул да мине абайлап алды. Аякларым үзеннән-үзе ике калкулык арасындагы тарлавыкка — сөю-сәгадәт кичергән оҗмахыбызга алып төште. Фатыйма йөгереп килгән унайга кочагыма атылды, һәм без, икебез бер тән булып, җиргә аудык. Анын күкрәгенә башымны төртүгә, вакыт агышы онытылды.
Исебезгә килеп анышканда, якында гына затвор шалтыравы ишетелде. Агач кәүсәләре арасында кеше шәүләләре шәйләнде.
— Тынычлыгыгызны бозганыбыз өчен гафу үтенәм. — Бу — Минлебай Атнагуловнын тавышы иде.
Шунда ук сикереп тордым да кылыч сабына тотындым. Берьюлы берничә мылтыкнын көпшәсе мина төбәлде:
— Тынычлан, егет. Типтерден — булды.
Минлебай каршымда тора, әмма карангы булу сәбәпле, йөзе ачык күренми. Тик анын мыскыллы елмаюын күнелем белән сизәм.
Фатыйма, яныма килеп, кулымнан тотты.
— Син бар, өенә кайт, — диде ана Минлебай Атнагулов. — Әле сина чират җитмәгән. Килер вакыт, үзен белән дә, гаилән белән дә исәпләшербез.
Фатыйма кулларымны ычкындырмады.
— Карагыз әле, карагыз! Нәрсә ул? — Бер солдат кинәт кулы белән өскә төртеп кычкырып җибәрде.
Тан шәүләсе төшкән агачлар арасында, күзләрен безнен якка текәп, лунатик бүре утыра иде. Минлебай браунингын тартып чыгарды да, озаклап төзәп торганнан сон бүрегә атты. Фатыйма йөгереп барып, анын кулларына асылынды.
— Ах син, ана көчек! — Минлебай ачу белән кызнын янагына чапты.
Мин, ярсып, ана барып ябыштым да җиргә сузып салдым, әгәр кайсыдыр арттан башыма мылтык түтәсе белән кундырмаса, буып үтерәсе идем хәшәрәтне.
Аныма килгәндә, тан аткан, мин ниндидер такта бинада ята идем. Кулларым артка каерылып бәйләнгән. Әзрәк баш-күз алу белән, шуышып барып, ярык аша тышка карадым. Мине Яушевларнын лапасына ябып куйганнар икән. Штаб аларнын йортына урнашкан, күрәсен. Тан яна атып килүгә карамастан, кораллы солдатлар әрле-бирле йөренеп торалар. Димәк, моннан качу — икеле.
Лапас ишеге янында өч сакчы басып тора. Берсенен чыраен кайдадыр күргәнем бар шикелле. Әйе, исемә төште, бу — матрос Игнатий Хлеб дигән кеше. Аларнын үзара сөйләшүеннән командирларыннан канәгать түгеллекләрен анладым.
— Тамырларында бозык кан ага, — диде Игнатий Хлеб.
Икенчесе болай дип өстәде:
— Бер дә юкка күпме кешенен гомерен өзде.
— Кайвакыт төшемдә мыскыллы елмаюын күрәм дә котым очып уянам, — диде өченчесе.
Колакларны торгыздым. Ярыклар аша җилгә ияреп авыл шау-шуы үтеп керә.
— Моны нишләтерләр инде? — дип сорады берсе. Сүз минем турында иде.
— Нишләтәсе билгеле инде. — Анын әйтү тоныннан үземне алда нәрсә көткәнен чамаладым.
— Кайчан?
— Тиздән.
Түшәмгә текәлеп, лапаста ятам. Башым тубал кебек. Әле хәзер дә, күпме еллардан соң, шул вакыттагы халәтем исемә төшсә, чәчләрем үрә тора.
Минем шуңа охшаш хәлләр сурәтләнгән әдәби китаплар укыганым бар. Менә-менә гомере өзелергә торган каһарманны сурәтләгәндә язучылар гадәттә ике төрле вариант тәкъдим итә. Беренчесе: герой ахыргы минутлары якынлашканын сизә. Әдип аны: «ул үзенең кичкә кадәр яши алмасын белә иде», « бу аның өчен соңгы көрәш булды», «үлем аның күзләренә бакты да
— бүген киләм, диде»... һәм шуларга охшаш җөмләләр белән бирә.
Икенче вариантта каһарман, киресенчә, үләренә ышанмый: «үлем карары үтәлер минутлар якынлаша, әмма аның ышанычы зур — ул үлмәячәк».
Болар барысы — чеп-чи сафсата. Гомерендә кылыч сабы тотып карамаган каләм иясенең уйдырмасы, буш хыялы.
Бер тапкыр гына үләсе, шуңа да без аны күз алдына китерә алмыйбыз. Үлем белән чагыштырыр нәрсә юк. Мин дә берни сизенмәдем. Бары җәзаларга ике сәгатьләп калганда, аяк астымдагы җирне тоймадым. Әйтерсең, күктә эленеп торам, кечкенә генә җил малае да очыртып алып китәр шикелле.
Соңрак, шактый сулар аккач, миңа мондый халәтне тагын берничә тапкыр кичерергә туры килде. 67 елда Санта-Фе шәһәреннән Альбукерке аэропортына бару юлында каршыма атылып зур йөк машинасы килеп чыкты. Мин көч- хәл белән рульне борып өлгердем. Ул чакта да җаным бер генә мизгелгә тәнемнән аерылган кебек тоелды. Тагын берсе 44нче елда Франциядә булды. Алманнардан качып барганда, текә ярдан очканда калдым. Аңыма килгәндә, кулларым ниндидер куакны чытырдатып кыскан, ә аста — төпсез, тирән упкын. Саклаучы фәрештәләрем бу юлы да коткардылар. «Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәркемгә үз язганы». Вафа бабай шулай ди торган иде.
Дөрес, берничә секунд эчендә булган бу очраклар үз авылыңда үлем көтеп яткан ике сәгать белән чагыштырырлык түгел. Гәрчә ул вакытта вакыт төшенчәсен югалтсаң да, алып китәселәрен белеп торасың.
Кояш нурлары ярыклар аша үтеп кергәч, ниһаять, келә шалтырап төште һәм, шыгырдап, ишек ачылды.
— Тор. — Бу — Игнатий Хлеб иде. Сакчы ролен үз итмәве аның йөзенә чыккан.
Торып, өстемдәге саламны каккандай иттем.
— Минем сиясем килә.
Ул кулларымны чиште. Лапас почмагына барып озак кына бушандым. Матрос ашыктырмады.
— Сине атачаклар, — диде ул, билгесезлеккә нокта куярга теләп. Игнатий Хлеб үзен гаепле санагандай йөзен чытты. Аңардан: «Качарга ярдәм ит, туган!» — дип сорасам, мөгаен, каршы килмәгән булыр иде, дип уйлыйм.
Матрос кулларымны бәйләде дә, без лапастан чыктык. Сакчылар, корулы мылтыкларын әзер тотып, икесе ян-яктан, берсе алдан мине урам буйлап алып киттеләр. Капка төпләренә чыгып баскан хатын-кызлар, балалар, карт-карчыклар күзләре белән озатып калдылар. Әле берничә көннәр элек кенә олауда килгән әсирләр
артыннан шулай карап калган идек. Бүген менә мине озаталар. Каршыда юл тузаннарын туздырып, өермә бөтерелде. Көзге җил аны сакчылар белән минем арадан шудырып чыгарды да, куып, әллә кайларга алып китте. Кемдер төрткәндәй артыма борылып карадым, безнең эзгә басып Фатыйма килә иде.
— Алдыңа кара, — сакчыларның берсе миңа мылтык түтәсе белән төртте.
— Ә син бар, яхшы чакта ычкын моннан, — дип җикеренде Фатыймага. Кызга мылтыгын күтәргәнен күреп, Игнатий Хлеб каршы төште:
— Йә җитәр, кагылма кызга!
Без Сакаевлар йортына якынлаштык. Янгын хәрабәләре янындагы шактый зур мәйданда берничә рәткә тезелгән кызылармеецлар алдында, әтәч кебек кукраеп, Миңлебай Атнагулов йөренә.
Ул — бүгенге драманың режиссеры, булачак спектакльнең җеп очы аның кулында. Шуңадыр, үзен бик ышанычлы тота. Мине янгын булган җиргә аркан бастырдылар. Күземне рәтләр буенча йөртәм: гомерем кайсының кулыннан китәр? Озакламый бар да бетәр. Авылдан читтә атсалар, дөресрәк булыр иде. Әмма Миңлебай авыл кешеләренә, Кызыл Армиягә каршылык күрсәткән урмандагыларга сабак булсын өчен юри шулай эшли. Нәкъ шулай дип сөйләде ул үзенең озакка сузылган чыгышында. «Сугыш чоры законнары, — диде ул, — революция дошманнарына карата аяусыз булуны таләп итә. Бандитлар безнең сугышчан иптәшләребезне үтерәләр, әгәр без аларны тәртипкә китермәсәк, иртәгә дә үтерәчәкләр».
Ул сөйләгән арада авылдагы халык мәйдан янына җыелды. Болар, әйткәнемчә, хатын-кызлар да карт-корылар. Балаларны, билгеле, ияртәсе итмәгәннәр. Үзенә текәлгән нәфрәтле карашлар астында Миңлебай нотыгын дәвам итте. Аның урынында башка берәү булса, бу нәфрәттән көлгә әйләнеп, көзге җил белән китеп югалыр иде. Яшьтәшем Миңлебай, кызганыч, андыйлардан түгел иде шул.
Үз авылында шундый гамәлләр кылып ятуы өчен, мөгаен, сез аны икеләтә күралмыйсыздыр. Мин менә аңа гаҗәпләнмим. Әгәр мондый хәл аның тарафыннан күрше авылда булса? Яки күрше өлкәдә? Яисә бер революция икенчесен алмаштырып торган Латин Америкасы илләренең берсендә? Бераз гына булса да, бездән кичерү өмет итә алыр иде микән ул? Юктыр, дип уйлыйм. Аның кебекләрне ярлыкап булмый.
Кызыл командир, ниһаять, нотыгын тәмамлады һәм хөкем карарын укыды. Кораллы банда әгъзасы, ягъни мин, атарга хөкем ителдем. Спектакль иң кызыклы бүлегенә якынлашты. Җыелып торган халык төркеменә күз йөртеп чыктым, әмма алар минем карашым белән очрашудан курыктылар. Бар да бетте, дип уйлыйлар иде булса кирәк. Шулай да арадан икәү туп-туры миңа карап торалар иде. Берсе — Фатыйма, ул минем арттан җир читенә китәргә дә әзер кыяфәттә күзләрен миңа төбәгән. Икенчесе — Хәлил, ул, гадәтенчә, артта, төркемнән читтә. Хәер, миңа карап тора дип, алдашам бугай, балачак дустым тумыштан кылый дип, алда әйткән идем инде. Шулай да каз мамыгына охшап җиңеләп калган җаным кечкенәдән Хәлил генә үтеп керә алган ике тау арасындагы упкында асылынып калганга, аны янәшәмдә хис иттем.
Менә тагын хәтеремдә ике яшьтәшем бергә туры килде: Миңлебай Атнагулов — үз сугышчыларының башында, Хәлил — гадәтенчә, читтә. Яхшылык белән яманлык та шулай гел бер тирәдә йөри бит.
Ул арада кызыл командир чыгышын түгәрәкләде. Авыл халкы аның сыңар сүзен дә колак яныннан уздырмый тыңлады. Нәрсәнедер үзгәртергә соң иде инде, һәм алар, барысын да Аллаһы Тәгалә кулына тапшырып, тын гына басып торуларын дәвам иттеләр. Кызылармеецлар үзара чыш-пыш килделәр, алар үзләренең бу тамашага тартылып, арадан берәүсенә төп рольне башкарырга туры киләчәген чамалап алдылар. Дөрес булып чыкты: Миңлебай хөкем карарын җиренә җиткерергә тиешлелеләрнең исемлеген игълан итте. Алты исем арасыннан өчесе миңа таныш:
Игнатий Хлеб, Григас, Семен Перегуда. Күрәсең, командир, теге әсирләр белән булган хәлдән соң, аларга үзләрен чын сугышчы итеп күрсәтер өчен тагын бер мөмкинлек бирергә теләде. Өстәвенә, кылыч уйнатуга караганда мылтык белән эш итү күпкә җиңелрәк.
Сафтан аерылган солдатларга урын бушату өчен, мина якынрак елышкан Фатыйманы, ана якын торган берничә хатын-кызны читкәрәк кудылар. Кызылармеецлар тигез рәткә тезелеп, каршыма бастылар.
— Төзәргә! — дигән әмере янгырады командирнын.
Солдатлар мылтыкларын күтәрделәр.
Минем өчен бик озакка сузылган тынлыкны ишетелер-ишетелмәс кенә искән көзге җил өзде. Юк, бу җил тавышы түгел, ә көй-мон иде. Җыр көчәйгәннән-көчәя барды: бу — Хәлил иде, тик анын бу кадәрле үзәк өзгеч итеп җырлавын монарчы ишеткәнем булмады. Теләсә кемнен каткан күнелен тезләндерерлек таланты хәлиткеч роль уйнады. Иске карурман җыры үскәннән-үсә барып, тирә-юньне мон белән күмде.
Упкын өстендә торган кешегә һәммә нәрсә мәгълүм, мин дә башкалар ишетмәгәнне ишеттем: Хәлилгә өрәкләр аланындагылар да кушылды.
Исемә килеп, мәйдандагыларга күз төшердем: барысы да елыйлар. Картлар мышкылдый. Хатын-кызлар үкси. Чөнки бәгырьләрне телгәләгән бу татар җыры каныбызга без туганчы ук үтеп кергән. Бу җыр — туган- үскән җирләрен калдырып, Мәккә тарафларына агылган болытлар арасыннан бер күренеп, бер югалып очкан киек казлар аһәне белән охшаш. Бу җырнын хәтерендә иксез-чиксез далаларны янгыраткан тояклар тавышлары саклана. Ниһаять, бу безне бишектә тирбәткән җырыбыз һәм әҗәл якадан тоткач, ябышыр нәрсә калмый күнелебезгә тынычлык индергән көебез.
Җыр үзенекен эшләде, каршымда торганнарнын мина төбәлгән мылтык көпшәләре түбән карады. Матрос Игнатий Хлеб тыела алмый елый. Латыш укчысы Григас ихтыярсыз тәгәрәгән яшьләрен сөртеп өлгерә алмый. Күз яшьләренә буылган казак Савелий Перегуда бу дөньядан киткән сыман.
Кечкенәдән көй-монга үтә сизгер Минлебай Атнагулов та, күнеле нечкәргәнен күрсәтергә теләмичә читкә борылды. Минем уемда исә сәер уй бәргәләнә: әсирләрне җәзалау Бетховенга кушылып башкарылса, хәзергесен иске карурман көе озата. Беренчесе Минлебай Атнагулов боеруы буенча, монысы — Хәлилнен үз теләге белән.
Яманлык һәм яхшылык бергә йөргән шикелле, ике яшьтәшем истәлекләремдә гел янәшә.
Хәлилнен җыры күпмегә сузылгандыр — төгәл генә әйтә алмыйм, әмма мон еракларга китеп югалуга, ялгыз ату тавышы сискәндереп җибәрде. Матрос Игнатий Хлеб җиргә ауды. Бер үк вакытта янгыраган ике ату латыш укчысы Григас белән казак Семен Перегуданы аяктан екты. Кайдан аталар — бар да аптырашта. Ул да булмады, кызыллар рәтенә җайдаклар очып керде дә унлы-суллы кылычларын айкый башлады. Болар — Кара урмандагы коралдаш дусларым, мине йолып алу өчен ярдәмгә килгәннәр.
Янарак кына упкын авызында басып торган аякларым каты җирне тойгандай булды. Кемдер артка каерып бәйләнгән кулымны чиште. Атыш, ат тояклары тавышы, кычкырыш-елаш — бар да бергә буталган арада үлгән матрос янына килеп, мылтыгын кулыма алдым.
Ыгы-зыгы арасыннан Фатыйманы тапмакчы булдым. Бу хәлләргә исе китеп, дөньядан киткәндәй басып торган кызны күреп, янына йөгердем.
Килеп җитәр-җитмәс:
— Кит! — дип кычкырдым ана. — Ишетәсенме? Хәзер үк кит!
Кулыннан эләктердем дә артымнан сөйрәдем. Урамга чыккач, әрле-бирле чабышкан авылдашларга табан этеп җибәрдем:
— Кит!
Үгетләп торыр ара юк. Үзем дә әле генә теге дөньядан әйләнеп кайткандай, башым эшләми. Тик бер нәрсә мине игәүләп торган шикелле: бу хәлләрнен сәбәпчесе — мин. Минем аркада кешеләр канлы башларын җиргә салалар.
Вакыйга барган урынга әйләнеп килгәч күрәм: Кара урманга юл ябык. Иптәшләремнен исәбе: көтмәгәндә һөҗүм итү һәм тар-мар итү булган, күрәсен. Мондый план кайсынын башына килгән булгандыр — белә алмый калдым. Бәлки, карурман җыры да шул планнын бер өлеше булгандыр. Бәлки юктыр — кем белгән. Ир-егетләр иртәнгә кадәр көткәннәрдер дә, эләккәнемне анлаганнардыр. Кылыч сапларына ябышып ни кылырга белми торганда, авыл ягыннан искән җил Хәлилнен җырын ишеттергәндер. Анын Кара урманны ярдәмгә чакыруын үзләренә дип кабул иткәннәрдер дә, ат менеп, авылга чапканнардыр. Хәлилнен тавышы көчәя барган саен, тамырларындагы кан агышы да тизләгәндер, шул сәбәпле җыр ахырына килеп өлгергәннәрдер.
Шулай итеп, көтмәгәндә башланган һөҗүм дошман сафларында ыгы-зыгы тудырды. Минлебай Атнагулов ниятләгән тамаша бөтенләй башка юнәлеш алды. Әмма Минлебай югалып калучылардан түгел. Бу спектакль, киресенчә, күнеленә хуш килде бугай. Күзләреннән очкын сибеп, тирә-юньдәге шау- шуны басарлык итеп: «Читкә китегез! — дип акырды ул сугышчыларына.
— Читкәрәк китегез, дим!» Бу тавыш этеш-төртеш аркасында кая барып сугылырга белмәгән кызылармеецларны бик тиз аннарына китерде: кызу атыш башланды. Берничә иптәшем күз алдымда атларыннан очып төште. Җиргә түшәлгән көзге яфраклар кызыл төскә керделәр. Калганнары, кылычларын айкап, Кара урман ягына борылдылар.
— Җибәрмәгез, — дип акырды Минлебай. — Юлларын кисегез!
Тагын бер җайдак җиргә капланып төште. Исәннәре солдатлар тырнагыннан ычкынырга җай эзләделәр. Мин кулымдагы матрос мылтыгыннан атып җибәрдем һәм атлыларнын юлын каплаган солдат җиргә ауды.
Җавапка берничә ату тавышы бергә янгырады. Күрәсен, күктәгеләр аякта икәнемне исләренә төшерделәр һәм янәдән җәза вакытына әйләнеп кайттылар. Күкрәгемә пуля тиюгә, дөньянын асты өскә килгәндәй булды да тоташ карангылыкка чумдым. Кабат упкын өстендә торсам да, җанымнын җиргә якын икәнен тоям. Беренче тапкыр күземне ачканда, көзнен соры күген абайладым. Икенчесендә калкулыктан төшеп барганда аныма килдем
— мине каядыр өстериләр иде. Борыныма таныш ис, сөйгәнемнен исе кагылып үтте һәм чынбарлыкка кайтарды: бер кулым Фатыйма җилкәсендә, икенчесе — Хәлилнекендә икәнен күрдем. Артта тояк тавышлары, атыш бара, — димәк, бәрелеш дәвам итә.
Өченче тапкырында елга буенда аныма килдем. Мине Вафа бабай ясаган көймәгә тартып маташалар. Көймә төбенә яткырып, язмышымны елга иркенә тапшырдылар. Җитез агым исә шундук эләктереп алды да үзенә ияртте.
— Нигә алай эшләгәннәр? — дип сорарсыз. Бу, — минемчә, бердәнбер дөрес юл булган. Авылда качар урын юк — барыбер эзләп табарлар иде. Гомерне елгага ышанып тапшыру — теге дөньяга озату белән бер инде, диярсез. Фатыймада алдан күрү сәләте бар, дигән идем. Димәк, ул белеп эшләгән.
Артымнан икәүләшеп карап калулары әле дә исемдә. Үземнен хәл эчендә ятуыма карамастан, көнчелек уты көйдереп алганы да хәтеремдә. Фатыйма кабат Хәлилгә тартыла кебек тоелды. Сәбәбен иске карурман җырында күрдем. Мон каршында Фатыйма да көчсез калгандыр дип уйладым.
Алар — кыз белән егет — миннән ераклашканнан-ераклаша бардылар да, борылышка җиткәч, күздән үк югалдылар. Әмма шулвакыт күз кырыем белән алар янына бер төркем кеше якынлашканын күреп калдым. Болар — Миңлебай Атнагулов һәм анын солдатлары иде. Язмышым агым ихтыярында булганга, берни эшли алмадым.
Бераздан бер-бер артлы ике ату тавышы яңгырады, һәм мин янә аңымны җуйдым.
Елга Кара урманга елышкан урында күзләремне ачтым һәм аланнан эчкә таба алып керә торган көзге яфраклар белән бизәлгән юлны шәйләдем. Ул арада өрәкләр аланына таба баручы ике рухны абайладым. «Бәхил бул, Фатыйма. Хуш, Хәлил, — дип пышылдады иреннәрем.
Көймә, әкренәеп, әрәмәлек янында туктап калды. Баш очымдагы тал ботаклары арасыннан өскә карадым. Кемдер миңа таба иелгән кебек тоелды. Бу — Су анасы иде. Бераз карап торганнан соң, йөземә көзгесен китерде.
Көзгедә — очсыз-кырыйсыз зәңгәр диңгез. Ул җиңелчә томан белән өртелгән. Сыек томан аша зур шәһәр шәйләнә. Ярга каккан дулкын өстендә биек диварлар күренә, алар артында күккә ашкан кыйгач айлы мәчет манаралары. Моның кайсы шәһәр икәненә төшенгәнче, миңа күп еллар кичәргә туры килде.
Гаҗәеп Константинополь. Бөек Царьград. Искитмәле, тел белән әйтеп, аңлатып биралмаслык гүзәл Истанбул...
III бүлек
Июнь төнен ертып, поезд алга ыргыла.Тәрәзә аша шәһәрләр һәм авыллар күренеп кала. Карт әледән-әле чәен яңартып тора. Тәгәрмәчләрнең рельстан чыгардай булып ярсу тукылдавына кушылып, магнитофон тасмасы әйләнә һәм ихлас күңелдән бәян ителгән чит-ят тарихны үзенә сеңдереп бара. Мин дә кызыксынып тыңлыйм. Әле менә егерме еллар узганнан соң, кассетаны кулыма алам. Хикәядә буш урыннар бар: карт туктап торган араны поезд тавышы, тәгәрмәчләр тукылдавы, станцияләрдән ишетелеп калган шау- гөр тутыра. Бу бушлыклар, хикәяләүнең аерым өлешләрен бергә китереп бәйли шикелле. Игътибар иткәнегез булды микән: карлыгачлар ояларын төкерекләре (селәгәйләре) белән ябыштырып ясый икән. Монда да шулай. Картның һәр җөмләсе, һәр сүзе тынлык белән уратып алынган. Кәгазьдә моны тасвирлавы кыен, әлбәттә, әмма мин көчемнән килгәнчә булмастайга тотынып карарга җөрьәт итәм. Кайбер читкә китүләр гафу ителер дип ышанам, сүз жанрында берникадәр иркенлек комачау итми (югыйсә, тынлыкны ничек сурәтләргә: күп нокталар беләнме, әллә буш урыннар калдырыпмы — әйтегез?)
Инде ничәнче мәртәбә шул чакта яздыруны өзмәвемә шатланып туялмыйм. Югыйсә, картның сөйләгәннәре онытылыр, эзсез югалыр иде. Хәтердә тергезгәне — минем тарафтан иҗат ителгән әсәр булыр иде, чөнки бу вакыйгаларның күбесе хәтер иләгеннән коелып беткән. Магнит тасмасындагы язмалар, билгеләр куелган юл, чик баганалары һәм күрсәткечләр сыман, читкә тайпылырга ирек бирми.
Шул язмаларны ак биткә күчергәндә, башыма бер уй килде. Егерме еллар элек магнитофон тасмасы мәңгелекнең кеше язмышы белән бәйләнгән бер тамчысын хәтеренә бикләгән икән. Хәзерге цифрлы технологияләр заманын күз алдына китерегез. Һәр адымыбыз, һәрбер сүзебез теркәлеп, язылып барыла. Без һәрдаим кадрда. Ишектәге «күзчек», супермакеттагы күзәтү камерасыннан башлап меңләгән объективлар безнең арттан күзәтә. Банкоматтан акча аласың, йөз-чыраен балкытып каршы алган кунакханә портьесы янына киләсең, мәдәният министрлыгы гардеробында пәлтәңне тапшырасың — барысында да күзәтү астына эләгәсең. Әле ничек кенә,
кайчакларда бу матавыкка үзен теләп катнашып китәсен: «Әйдәгез, фотога төшәбез!» — диюгә, салатлы тәлинкәнне читкәрәк этәсен дә йөзенә елмаю катырасын — «якынрак басыгыз, кадрга керми каласыз!», янәсе. Һәр җирдә
— син, уйлап-нитеп тормастан, йөзенне мәнгелектә калдырасын. Ә синен чыраеннан мәнгелекнен күнеле болганадыр, моны сизенәсен — әмма беркая кача алмыйсын.
Ана син кирәкме, хет бер генә мизгелгә булса да карашы синдә тукталганмы — барыбер.
Моннан ике йөз еллар элек бу дөнья белән хушлашканнарны исенә төшер:
алардан ни калган? (Ин яхшы очракта туу һәм үлү турындагы язма
— әле аларын да өлкә шәһәре архивларыннан таба алсан — яисә кабер өстенә куелган таш, анысы да вакытлар узу белән җил-бураннан кителеп, язуы танымаслык хәлгә әйләнә. Хәер, танылган очракта да бу исем нәсел дәвамчыларына берни анлатмаска мөмкин). Үткәннен карангылыгына китеп югалганнар янында үзенне отышлы хәлдә хис итәсен.
Тик үзеннен дә алардан ерактан китмәвенне анлыйсын. Еллар үтү белән, сина да югалу куркынычы яный: нәсел дәвамчылары өчен син кипкән үлән, тирес, көл йә балчык өеме кебек гадәти бер нәрсә булып каласын. Көннәрдән бер көнне киштәләрдәге фотонегативлар, видеокассеталар, ДВД дисклары белән бергә тузып юкка чыгасын.
Шулай да еллар сынавы аша исән-имин үтә алган кайбер нәрсәләр бар. Халык җырлары, мәсәлән. Озын, сагышлы, күнелләрне айкап чыга торган көйләр. Алар бит кәгазьгә язып калдырылмаган. Җырлаганнар-көйләгәннәр дә чылбыр буенча киләчәк буынга биреп барганнар. Кошлар балаларына эчәр суны томшыкларына алып барган шикелле, кешеләр дә телдән-телгә күчергәннәр.
Яки менә юлдаш картнын сөйләгәнен искә алыйк. Персонажларынын һәр адымы — видеокамерадагы кебек — билгеле. Аларнын исемнәре халык хәтеренә уелып калган. Сүз җаенда, карт авызыннан чыккан риваятьләрнен кайберләрен элегрәк тә ишеткәнем бар иде. «Ат өстендәгеләр» турындагысын төрле елларда, төрле авылларда тынларга туры килде. Бату Сакаевнын исеме дә колакка чалынганы бар. Шулай да моны белән тирә-юньдәгеләрне үксеп елатучы кеше турындагы истәлекләр ешрак очрады. Карт хикәясендә бу кешене Хәлил дип атаса, төрле авылларда исемнәр төрлечә янгырады. Һәм бу һич гаҗәп түгел: һәр җирлекнен үз Хәлиле булырга мөмкин бит.
Нәрсә турында әйтергә телим? Күктәгеләр кушуы буенча арабыздан кемнәрдер замандашына караганда озаграк яши. Димәк, хатирәләр буыннан- буынга тапшырылса, җаннарны рухландыра торган чылбыр өзелмәс, дигән ышаныч бар. Бәлки бу истәлекләрне укучыларга җиткерүем — әнә шул чылбырнын бер өлешедер? Минемчә, нәкъ тә шулай. Югыйсә, башымда, бу эшне башкарырга тиешмен, дигән катгый ихтыяҗ тумас та иде.
Вакытыгызны шактый алдым, ахры, сүзне янәдән купедашыма бирим әле .
«Менә гомеремнен күпмедер өлеше — күз алдыгызда. Әгәр ялыкмаган булсагыз, калганын да ишетерсез.
Күптән түгел бер атаклы кино режиссеры катнашында телетапшыру караган идем. Анар мондыйрак сорау бирделәр: «Эшкә ашкан фильммы бу, яисә бернәрсәгә яраксызмы икәнен белү өчен сезгә күпме вакыт кирәк?» «Гадәттә бер-ике секунд җитә, — диде ул. — Мин моны төп каһарманнын йөзенә төшкән яктылык буенча ачыклыйм». Бу фикерне әдәбиятка яраклаштырып болай диясе килә: җитди иҗатка тап булганыбызны анлау өчен берничә биткә күз салу җитә. Ә кеше гомере буенча фикер йөртсәк? Гомеренен башыннан азагына кадәр, бер вакыйгадан икенчесенә геройнын эзенә басып йөрсән дә — берни анламаска мөмкинсен.
Мисалга, берничә ел рәттән күргәннәрем турында язарга теләдем. Янәсе, шундый итеп тасвирлыйм, укучыны беренче юллардан ук әсир итәм дә 300ме, әллә 400ме бит буйлап үз артымнан ияртеп барам. Сонрак монын мөмкин түгеллегенә инандым. Мина андый сәләт бирелмәгән икән бит. Йөрәксенеп тотынсам да, булдыра алмадым. Сонгы җөмләм болайрак язылды: «Анын күзләре тормышта булмый торган мәгънә белән тулы иде». Һәм шунда әдәби эш белән шөгыльләнүемә нокта куелды.
Тынлыкка кереп чумудан башка юл калмады. Анда мина үз өемдәге кебек рәхәт, унайлы иде. Үткәнемә сәяхәт кылганда, очы-ахыры булмаган роман язам кебек тоелды. Ул төрле исләр, тавышлар, өянкеләр күләгәсе яткан елгалар белән тулы иде. Урыны-урыны белән әсәрем өн белән төш арасында була торган ин югары ноктага җитә: сюжет уйларымнан ташып чыга да, агымга ияргән көймә шикелле, үз иркенә
агыла башлый. Шул чакта күз алдына онытыла төшкән йөз-битләр кала. Теге дөнья белән безнен төшләр арасыннан искән җилгә ияреп Фатыйма килеп чыга да, теге чактагы шикелле куеныма елыша. Ул да түгел, җитез җил китергән өзек-төтек сүзләр җыр булып янгырый. Хәлил җырлаган иске карурман көе җаныма үтеп керә, күзләремә яшь тула. Анын кебек бу җырны җиренә җиткереп берәү дә башкаралмый.
Вакытлар узу белән туган якларымнан ераклашырга туры килде, дип әйткән идем инде. Башта авылыбыз елгасы мине, үлемнән йолып, билгесез тарафка ияртеп китте. Хәер, үлемнән качу мөмкин түгел. Дөньяга аваз салган көненнән ул— синен янәшәндә!
Шулай итеп, Вафа бабай куллары ясаган көймә төбендә чит-ят суларга барып кушылдым. Таныш булмаган җирләр аша үттем. Шул чакта җир йөзенен нинди кин икәнен, бер халыкнын икенчесенә охшамавын, тәннәренен башка төстә булуы өстенә һәркайсынын үз җыры булуын анладым. Кешенен аны, зиһене үсү өчен еллар гына җитми, чакрымнар узу да кирәк икән.
Ераккарак киткән саен елга-суларнын исемнәре дә үзгәрә барды: Шпрее, Темза, Сена, Нил, Рио-Гранде, һәм, ниһаять, язмыш җилләре дүрт дингезле Истанбулга сыендырды. Гомеремнен сонгы өлешен монда үткәрдем. Көн саен диярлек Босфор ярына чыгып басам да, якыннан гына үтеп киткән карабларны озатып калам. Бу яр минем өчен картлык дигән кыяга әверелде: менеп басасын да, борылып, үткәннәргә күз саласын.
Еш кына үз-үземә сораулар да бирәм: ни өчен Минлебай Атнагулов Хәлил белән Фатыймага карата шундый гамәл кылды икән? Нигә кирәк булды аларны үтерү? Үземчә, җавабын эзлим. Мөгаен, бандитка, ягъни мина, качарга булышканнары өчендер, сугыш елларында мондый адым өчен зур җәзалар каралган бит. Командир булганга, башкача булдыра алмагандыр. Тик бу бик гади анлатма. Сәбәбен, минемчә, яшьтәшебезнен характерыннан эзләргә кирәктер. Башлаган спектаклен ахырына җиткерергә теләгәндер. Финалда төп каһарманнын берсе үләргә тиеш, югыйсә, тамаша көткән нәтиҗәне бирмәс — төссез булыр иде. Мин үлемне урап узганга, эстафета үзеннән-үзе Хәлил белән Фатыймага күчкәндер. Өстәвенә, Минлебай Атнагуловнын уйлаганын җиренә җиткерүчеләрдән икәнен дә әйтсәк...
Шулай да бер шик баш миемне бораулый: мина калса, Минлебай көймәне күргәндер. Ни өчен күреп тә, мина качарга юл куйды икән? Җавабы, бәлки, болайрактыр: беренчедән, Фатыйма белән Хәлилнен канын коеп, канәгатьләнү хисе алгандыр: икенчедән (монысы күбрәк ышандыра), спектакльнен төп тамашачысы буларак, мина юл сапкандыр, ягъни анлы рәвештә исән калдырырга тырышкандыр. Шәп спектакль караганнан сон, күнелдә нинди хисләр тууы сезгә таныштыр дип беләм. Ахырда нидер әйтелеп бетми сыман, тамашанын дәвамы булып тормыш, яшәеш үзе кала. Миңлебай Атнагулов та шуны теләгәндер. Беренче чиратта сюжетны минем өчен тәмамламый калдыргандыр: сулар һавам кысылганда, ниндидер үч алуны максат итеп куймасымны сизенгәндер.
Тик шулай да Миңлебай кебекләрнең кылганнарын аклап булмый. Мин шулай уйлыйм.
Сезне, билгеле инде, елга борылышыннан соңгы тормышым кызыксындырадыр. Көймәм, ага торгач, аклар кул астында калган күрше авылга китереп җиткерде. Андагы хәрби врач күкрәгемә кереп урнашкан пуляны тартып алды. Аякка басар өчен бер-ике атна кирәк булганга, чигенеп баручы чехларга ияреп Ерак Көнчыгышка килеп чыктым. Миңа карата мәрхәмәтле булган язмышым үзенчә уйнап алырга теләдеме — байтак илләр гизәргә туры килде. Кайчандыр ата-бабаларыбыз йөргән юллар аша уздым. Офыкларга барып терәлгән дала киңлекләрендә көтү тавышлары ишеткәндәй булдым. Көн эссесен ярып җайдаклар килеп чыгар кебек тоелды. Кайчандыр Бату Сакаев үзенең чәен ышанып тапшырган кайнар кояшка, көйдергеч җилгә битемне куем басып тордым.
Озакламый Төньяк Кытайга барып эләктем, аннары Маньчжурия, Японияләрне
урап, Көнбатыш Европага килеп чыктым.
Беләм: сезне үз гомерләрен куркыныч астына куеп мине коткарырга ашыккан авылдаш ир-егетләребез язмышы борчыйдыр. Мин дүртесенә генә Кара урманга кереп качарга насыйп булганы турында ишеттем.
Иртәгесен кызыллар авылны калдырган. Көзге һавада арба шыгырдавы, яралыларның ыңгырашуы ишетелгән. Каршыларында тузан туздырып бөтерелгән өермәләр калкып чыккан. Олаулар башында, гадәттәгечә, биек аты өстендә Миңлебай Атнагулов барган. Җилнең усал улавына тол калган хатыннарның сыкрап елавы кушылган.
Шыгырдап ачылган капкада бер хатын күренгән. Бу Хәнифә Камали дигән тол хатын була. Иренең үле гәүдәсе инде дүртенче елын Көнчыгыш Пруссия җирендә ята, ике улын алдагы көндә үтергәннәр. Ул сүзсез генә чыгып баса да дошманының китәр юлына карап төкерә. Ачуына буылган Миңлебай, хатынга үткен күзләрен батыра да:
— Минем киләчәгемә кагылма, барыбер эләктерә алмассыз. Пуля сызгыруы белән бер ул! — дип кычкырган.
Кызыллар күздән югалуга, урмандагы ирләр авылга кайта. Әйткәнемчә, алар дүртәү калган була. Шул тынгысыз төндә янәдән лунатик бүрене күрәләр. Калкулык өстенә баскан бүре улавын ишеткәч, авыл халкы: «Алда тагын ниләр күрәсе бардыр», — дип уфтанып куя.
Урманнан кайткан Әбүбәкер Субаев дигән ир-ат үз-үзенә урын таба алмый. Ул төнге урам буйлап әрле-бирле йөренә. «Нигә йокламыйсың?» — дип сорыйлар аңардан. «Мине беркайчан да йокы алмаячак», — дип җавап бирә Әбүбәкер, кылыч сабын кыса төшеп. Учак янында биргән анты аның җанын кимерә. Ул кабат урам буйлап китә, бераздан туктала да, кылычын кыныннан тартып чыгарып, озак кына аның үткен йөзендә уйнаган ай шәүләсен карап тора, аннары кузгалып китә. Кемнәрнеңдер өе каршыннан үткәндә, ачык тәрәзә аша хатын-кызларның үзара сөйләшкәнен ишетеп кала:
— Болай булганы юк иде.
— Нәрсә булганы юк, әни?
— Урамда өрәкләр аланындагылар йөри.
— Син нәрсә, әни. Бу бит — Әбүбәкер Субаев, әнә кара — ул сау- сәламәт!
Телдән телгә күчеп, бу хәбәрләр миңа да килеп иреште. Очраклы кешеләрдән ишеттем. Аларнын да күбесе туган илләреннән китәргә мәҗбүр булган. Җепшек карда тәгәрәгән саен зурая барган кар йомарламы шикелле, бу хәбәрләр дә үзгәреп, сөйләүчеләрдән өстәлеп ирешкәнгә, кайбер вакыйгаларга төшенеп, ышанып та җитәлмадым.
Шулай бер төнне Әбүбәкер Субаев калкулык түбәсенә менеп, карангылыкка карап тора һәм атына сикереп менеп, каядыр китеп югала. Аннары ниләр булуы турында берничә төрле ишеттем.
Берәүләр: берничә төн узгач, Минлебайны куып тотып үтергән, диләр. Имеш, кызыл командир бәдрәфкә йомышын үтәргә кергәч, такта аша чәнчегән, ди. Әйткәнемчә, болар — имеш-мимешләр генә, чөнки кеше, гадәттә, вакыйганы үзе теләгән якка борырга ярата. Хак булса, безнен каһарман, үч алганнан сон, үзен камап алган кызылармеецларнын берничәсен чәнчеп өлгерә. Аннары аны, эләктереп, сөйрәп киткәннәр. Имеш, ул шунда ук йокыга талган да атар алдыннан гына күзләрен ачкан, ди.
Икенчеләре, Әбүбәкер Субаев, хәшәрәтне эзәрлекләп, Казанга барып җиткән, дип сөйли. Ниндидер парад вакытында сәүдәгәр Кекин йорты урнашкан урамда үтерергә маташкан, ди. Кеше арасыннан килеп чыккан да, ди, кылычы белән ташланган. Каршына төшкән ике кызылармеецнын башын кыйса да, командирларына барып җитәлмаган, имеш. Башкача сөйләгәннәрен дә ишетергә туры килде, әмма аларнын барысы да бертөрле тәмамлана: аны үтерәләр. Үлем кеше өстеннән теләсә кайсы җаваплылыкны төшергәнгә, ул антына тугрылыклы калган, диләр. Дөрестерме-
юктырмы
— Минлебай Атнагуловны да үтергәннәр дигән хәбәрләр йөрде. Мин үзем ышанып бетә алмадым, чөнки анын кебекләрне ни пуля, ни кылыч алалмый. Аннары бер кытай «Үзгәрешләр мәҗмугасы» китабын ачып: «Үлем теләгән кешенә тешен үтмәс», — дип юраган иде. Парижда, чынаягымдагы кофе куесына карап, өлкән яшьтәге әрмән карчыгы, Каракастагы шаман да шул ук җөмләне кабатладылар.
Шул сәбәпле, мин четерекле хәлдә калдым. Бер яктан, антыма тугры калып, Минлебайдан үч алырга тиешмен, бу — үлгәннәр алдында минем бурычым. Икенче яктан, үч алырга омтылышым үземне һәлакәткә китерәчәк. Аннары гомерем буе, антымны үтәр өчен барысын да эшләдемме? дигән сорау тынгылык бирмәячәк. Бәлки мин, теге явыз еракта, дип, үз-үземне генә юатырга тырышамдыр? Ин дөресе: Әбүбәкер Субаев кебек намуслы үлем белән китүдер, бәлки?
Менә шундый авыр йөк белән яшәүне күз алдыгызга китерә аласызмы? Нинди генә биекләргә күтәрелсән дә, нинди генә җинүләргә ирешсән дә
— күнелне өзми-куймый тырнап торган ант һич башымнан чыкмый.
Ике көннән сон авыл аклар кулына күчкән. Исән калган теге өч ир- атны атып үтергәннәр. Ни өчен диген? Бәлки, үзегез дә төшенгәнсездер. Тегеләр атларыннан колак кагарга теләмәгәннәр. Җәза алдыннан кабат ярсып җил искән, кешеләр менә-менә җил сызгыруы җырга әверелер дип көтсәләр дә — могҗиза булмаган — Хәлилнен өрәкләр аланына күчкәненә атна тулган була инде.
Авыл ир-атларсыз кала, тик тормыш дәвам итә. Хәтерегездәдер, безнен авыл хатыннары итәк тутырып бәби алып кайтырга ярата, дигән идем. Берничә елдан егет исемен йөртәчәк үсмерләрнен тавышы алмашып килгән чак. Беләкләренә көч тулгач, алар да әти-абыйлары кебек кулларына корал алырлар.
«Бер авылга бөтен дөньянын хакыйкате сыйган», — дип әйтә торган иде безнен Вафа бабай. Чынгыз хан вакытында яшәгән бер канун исемә төште. Шәһәр-калаларны яулап алгач, бу канун буенча барлык ир-егетләрне, хәтта малайларны да үтергәннәр. Әмма барысын да түгел, кайсынын буе арба тәгәрмәчен узмаган — аларны исән калдырганнар (Явыз Иван да Казанны алганда шул кагыйдә буенча эш иткән). Шулай итеп, дошманнарын уеннан чыгарганнар, һәм әз дигәндә унике еллар, ягъни теге почык борыннар үсеп, кулларына корал алганчы, алар ягыннан куркыныч янамаган.
Дәһшәтле, шомлы урта гасырлар, дибез.
Ә егерменче гасырда ничек? Газ камераларына керү юлында буе тәгәрмәчтән узмаган ише тамгаларны күрәбезме? Качаклар лагерена бомба ташлаган очучы тәгәрмәч турында уйлыймы? Ә кеше тулы вагоннарга шартлаткыч куючы? Гомерләрен кыясыларнын ничә яшьтә икәнен беләме ул?
Әйтергә теләгәнем шул: бу гасыр халык нәфрәте белән сугарылган. Бер авылга бөтен дөньянын чынлыгы сыйган. Тик дөнья хакыйкате һәрбер язмышта та бар. Анда — нәфрәт тә, мәхәббәт тә... Мона үз тормышымнан да мисаллар җитәрлек.
Белүегезчә, мина бик күп җирләр гизәргә туры килде. Европа хакында ни әйтим? Парижда иртәнге томаннар, Сен Лазар вокзалындагы гудоклар исемдә. Лондон кичке томаннары белән хәтердә калды. Юлларым пароходнын колак яргыч тавышына чумган Ливерпуль портына алып килделәр.
Чит-ят җирләр җаныма хуш идеме?
Кешенен акылы, зиһене еллар узу белән генә түгел, чакрымнар белән дә арта, дигән идем. Мина башкалалардан тыш, дөньянын куркыныч ин ерак, аулак почмакларына да аяк басарга туры килде. Чит җирләрдә яшәү — сынауга тин. Күз алдына китер: язмыш сине таныш булмаган җирләргә китереп ташлады, ди. Баштагы бер-ике атнада мондагы табигать күренешләренә карап хозурланасын: алдында очсыз-кырыйсыз чүл яки иксез-чиксез дингез ярлары. Юлында очраган һәрбер ташны кызыксынып күзәтәсен. Тик көннәр артта калган саен, боларга исен китми башлый. Үзенне монда кирәксез тоясын, бу табигать синен өчен түгел, гомумән, бу җирләр өчен син әйтерсен үле җан. Корыган агач яисә ярга кагып чыгарылган үлгән балык.
Яки елан өстеннән төшеп калган иске кабык. Көннәрне санарга тотынасын — тагын күпме яшисе калды? Кинәт күнеленне борчу биләп ала: әгәр сина монда бөтенләйгә калырга туры килсә? Шундый уйлардан хәтта бүре булып улыйсы килә. Сайлау мөмкинлегем булмаганга, тешләремне кысып, сагыну-сагышымны тирәнгәрәк кудым. Сулык-сулык килгән күнел сызлавын басарга теләп, һөнәр арты һөнәр алыштырдым, ин авыр эшләргә барып ябыштым. Җир тырнап үскәнгә, агач тамырларын хәтерләткән кулларым, ата-бабаларымнан калган көчле камыт аякларым, рухларнын тавышларын ишетергә сәләтле колакларым мина яшәргә көч бирде. Эт булып арыганнан сон, тизрәк ятакка чумасы килә. Кеше ныграк газапланган саен, төшләре шулкадәр җинелрәк була икән. Төшләремдә туган-үскән якларыма кайтам, авылым урамнарын урап киләм.
Озакламый төшләремнен эчтәлеге үзгәрде. Күп юллар узгангадыр, очсыз-кырыйсыз коридорлар керә, алар буйлап барам да барам: кая, нигә — белмим.
Хәтеремдә нык уелып калган бер төшемне сөйлим әле. Күчмә тормыш артта калган вакытлар. Инде берничә ел Берлинда яшим. Тормышым әзме-күпме эзгә төште, төшләрем исә, киресенчә, борчулы, буталчык. Ниндидер оешма коридорында чират көтеп утырам, имеш. Тирә-ягымда ник бер таныш чырай күренсен. Чираттагылар йөзләренә берни чыгармый, тезелешеп утыралар. Коридорда ишекләр күп булса да, барыбызга да бер бүлмәгә керергә кирәк икән. Утыра торгач, чиратнын кыймылдамавын, ишекнен ачылып-ябылмавын абайладым. Урынымнан торып, ишеккә юнәлдем, үзем: «Ник чиратсыз керәсен?» — дигән җөмләне көтәм. Ни гаҗәп: берәүнен дә миндә эше юк, хәтта игътибар да итмиләр. Ишекне ачам, бүлмә уртасында кәгазьләр тулы өстәл, артында берничә кеше үз эшләре белән мәшгульләр. Мине үзләре янына чакырып алдылар. Чиратсыз бәреп керүем өчен унайсызлансам да, алга атлыйм. Алар ниндидер кәгазьләр тутырттылар, ә мин ризалыгымны белдереп кул куям. Башыма барып җиткәндә сон иде инде. Карасы төшми башлаган ручкамны сылтау итсәм дә, янасы белән алыштырдылар. Үзем язам, ә башым тулы уй: җәза урыны кайда икән? Ул арада күзем бүлмәнен аргы башында тыгыз, кара тукымадан тегелгән пәрдәгә төште. Анын артында гильотина икән, имеш. Кемнендер аяк тавышлары да ишетелә. Монысы — җәлладтыр, дип уйлыйм. «Үтегез», — диләр мина. Үтәм һәм каршымда басып торган Минлебай Атнагуловны күреп, уянып китәм.
Нәрсә әйтергә теләвем. Төш ул — бер үткәннен икенчесе белән буталу урыны. Уйлаганын төшенә керә, диләр. Бу төшне берничә көн элек Иоахим Вернер белән очрашканнан сон күрдем. Без Фридрих-штрассе урамындагы алда телгә алынган кафеда утырдык. Вернер да минем кебек чәйгә мөкиббән икән. Сөйләшә торгач, сәясәткә дә кагылып алдык. Вернер Гитлернын бер заводка егерме гильотина эшләргә тапшыруы турында ычкындырды. Дустыма ышанмый хәлем юк, чөнки ул металл эшкәртү белән бәйле бер ведомствода эшли иде. Бу гильотиналар алман төрмәләрендәге балталарны алмаштырырга тиеш икән. Аннары Вернер мине алдагы көнне генә тәмамлаган картинасын күрсәтергә остаханәсенә чакырды. Картина миндә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды, әмма бу турыда әз генә сонрак сөйләрмен.
Бу сөйләшү турында шундук оныттым дисәм дә, ул мине төшләремдә үткәнем белән бәйләде дә куйды. Менә Минлебай ныгып җитмәгән куллары белән уенчык гильотина ясый, сонрак анда безнен күз алдында чикерткәне җәзалап үтерә. Бу төшләр кабат антымны алгы планга чыгарды.
Авылым турында хәбәрләр бик сирәк килеп иреште. Баштарак гражданнар сугышы вакытында чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган якташларым белән аралашсам, сонрак ачлык елларында киткәннәрне, кулаклар дип авылдан сөрелгәннәрне очраткаларга туры килде. Алар тирә-күрше авылныкылар булганга, хәбәрләренә бик ышанып җитмәдем. Сонрак Берлинда укучы совет студентлары аша шактый нәрсәләр белештем. Утызынчы елларда Германиянен югары уку йортларында белем эстәгәннәр арасында якташларым да очрады. Минлебай Атнагулов турында төрлечә сөйләделәр. Берәүләр Урта Азиядә басмачыларга каршы
сугышырга киткән дә шунда калган дисә, икенчеләре, аны Кремльдә зур чиновниклар арасында күргәннәр, дип бара. Ә өченчеләре Әбүбәкер Субаев чәнчеп үтергән дип ышана.
Чынлыкта исә бөтенләй башкача булган икән. Минлебай Атнагулов Мәскәүнен үзендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре әзерли торган курсларны тәмамлаган. Аннары Икенче бөтендөнья сугышына кадәр республика колхозларынын берсендә агроном булып эшләгән. Әлбәттә инде, ул бездән шактый ерактагы районны сайлаган. Ул чоры турында мина берни мәгълүм түгел. Бары тик күз алдыма гына китерә алам: иртә таннан торып эшкә киткәндер, иртәнге кояш нурларына төренгән бодай басуларына карап, булачак унышны исәпләгәндер. Өйләнгәнме ул, гаиләсе булганмы — анысы мөһим түгел. Бары шунысын беләм: андый кешеләрнен сәер гадәтләре вакытлыча югалып тора да, хәлиткеч минутларда кабат калкып чыга.
Минлебай Атнагуловнын ул чактагы тормышы турындагы бердәнбер хәбәрне 30нчы елларда Россиядән китеп монда килеп эләккән күрше авыл кешесеннән ишеттем.
— Җәяүләп үз авылыма кайтып киләм, — дип сөйләп китте ул. — Күрәм: юл кырыенда бер автомобиль туктап тора. Янында кешесе дә бар. Ул каядыр еракка төбәлгән дә кымшанмый басып тора. Карыйм — Миңлебайга охшаган. Исеме белән дәштем. Миңлебай, борылып, күзләрен тутырып карады да автомобильгә кереп утырды, йөртүчесенә нидер әйтте. Ул арада машина, юл тузаннарын куптарып, кузгалып та китте. Мин, аптырап, ул карап торган якка борылдым. Еракта, шәфәкъ нурларына төренеп, Ай авылы җәелеп ята: хатын-кыз күкрәген хәтерләткән ике калкулык, йортлар, боргаланып киткән елга, Кара урман.
— Чынлап та ул идеме? — дип сорадым.
— Белмим дә инде, мин бит аның бала чагын гына хәтерлим.
— Бәлки йомышын үтәргә тукталган кеше булгандыр?
— Алай да булырга мөмкин.
Шулай да иманым камил: бу кеше Миңлебай булгандыр. Монда аны ике сәбәп китергәндер. Беренчесе: Ай — аның туган авылы. Хәтта адәм актыклары да җирсү кичерә. Икенчесе: һәрбер җинаятьчене җинаять кылган урыны тарта. Ә менә кайтуы ничә тапкыр булгандыр — анысы сер булып кала.
Еш кына үз-үземә шундый сораулар бирәм: авылдашларым Миңлебай Атнагуловны искә алалармы икән? Аның дөньяда яшәве белән килешәләрме? Үч алырга теләүчеләр булды микән?
Башкисәрнең яшәү урыны, мөгаен, мәгълүм булмагандыр. Исәнме, юкмы икәнен дә белделәр микән?
Менә хәзер чират Вернерның картинасына җитте. Остаханәгә аяк басу белән, үземдә ниндидер тынычсызлык тойдым — сәбәбен картинага күз ташлауга аңладым. Вернерның иҗаты белән моңарчы да таныш идем. Табигать күренешләре, портретлар язарга яратуын да белә идем. Әмма монысында башка тема. Бер төркем кеше өстәл тирәли тамак ялгап утыра. Беренче карашка, гаҗәпләнерлек берни юк. Тик өстәл янында әйтелеп бетмәгән ниндидер авырлык хөкем сөрә.
— Картина ничек атала? — дип сорадым мин.
— «Үлем җәзасыннан соң».
Ниһаять, башыма барып җитте. Персонажларның алъяпкычына кан тамчылары чәчрәгәне җәллад икән ләбаса! Калганнары — корбан ителгәннең туганнары. Күзләренә чыккан югалту ачысын күрсәтмәскә тырышып, ни турындадыр гәпләшәләр: һава торышы турында микән, бәлки танылган композиторның яңа куелган операсы турындадыр? Җәллад һәм корбанның якыннары бер-берсенә гаҗәп игътибарлы, хәтта салаттыр, минераль судыр тәкъдим итешәләр.
Вернер бу картинаны Гитлерның гильотина ясарга кушуы тәэсире белән язгандыр, күрәсең. Өстәл тирәли утырган кешеләрне ясаганда үз халкын — алманнарны күз алдында тоткандыр. Әмма теләсә кайсы сәнгать әсәрендә дөньядагы
хакыйкатьне берләштергән уртаклык табып була. Шәһит китүчеләр һәм җәлладлар — бергә, сәер дуслык, әлбәттә.
Тик уйлап карагыз: исәпсез-сансыз кешеләр бер гаепсезгә лагерьларда, төрмәләрдә газап чиктеләр, күбесен теге дөньяга озаттылар — ә аннары ни булды? Җәлладлар үз корбаннары яисә аларның туганнары белән терәлеп диярлек яшәделәр, бергә бәйрәм иттеләр, бер сукмактан эшкә йөрделәр, бер өстәл артына утырып ашадылар-эчтеләр. Берәүләре бернинди явызлык кылмаган кыяфәт чыгарса, икенчеләре, якыннарын югалтып, кайгы кичермәгән кебек кыланды. Дөрес, араларында кабахәтлекләре өчен тиешлесен алганнар да булгалады. Мисалга, 15 елын тикмәгә лагерьда калдырган берәү, кайтып төшешкә үзен рәшәткә арасына тыккан адәмне очрата. Бу очрашу шаһитлардан башка, бер учреждениенең баскыч мәйданчыгында була. Безнең каһарман нишләгән дисез? Каерылып торып, хәшәрәтнең нурсыз чыраена чәпегән. Тегесе, яңагына ябышып, ыңгырашырга тотынган. Һәм вәссәлам! Хәер, халык вакыйганы һәрвакыт гаделлек ягына борырга тырыша. Сорау туа: бер печтек кенә күгәргән урынны әрәмгә үткән 15 ел белән чагыштырып буламы? Ни өчен халыкның үче яңакка менеп төшүдән узмый? Нәрсә, шуның белән шул булдымы?
Ул чакта Ватанымда кылынган бар явызлыкны шушы картинада күргән кебек булдым.
Өченче Рейх турындагы китапларның берсендә шундый эпизод очрады. Җәлладны кулга алалар. Тегесе исә шакката: «Ни өчен? — ди ул. — Мин үз эшемне генә башкардым. Бер баш өчен миңа алтышар шиллинг түләделәр!» Ә мин, шәхсән, башкача күзаллыйм: вакыйга Вернер картинасында сурәтләнгән өстәл артында бара. «Спектакль тәмам. Тор әйдә, киттек». Җәллад, агарынып, аягына күтәрелә, авызын салфетка белән сөртә дә үзенә төзәлгән мылтык көпшәләре астында, ава-түнә, чыгар юлга юнәлә.
Ә минем илемдә үзбуйлы кыланган жәлладлар хакында ни әйтергә? Аларны алырга килсәләр — аптырашта калмаслар иде, дип уйлыйм. Тик кулга алучысы гына булмады. Шулай итеп, бу кабахәтләр корбаннары белән бер өстәл артында калдылар.
Миңлебай Атнагуловны беркем эзләмәве, жәзага тартмавы да аңлашыла. Моны эшли алырдай ирләрнең барысы да гүрдә ята, аларга алмашка теләсә кайсы хәшәрәтне үз өстәле артына утыртырга риза буын килгән.
Фикерләремне Вернер белән уртаклаштым.
— Өстеңә артык күпне алгансың, — диде ул, касәсеннән чәй уртлап ( төшенгәнсездер, әңгәмә әлеге дә баягы Фридрих-штрасседагы кафеда бара). — Ни-нәрсә булганын күз алдыңа китермәгән килеш хөкем итәргә алынасың. Син үзең үк жәллад белән бер өстәл артына утырырга, өстәвенә чәй дә тәкъдим итәргә бик мөмкинсең.
Түзә алмыйча, урынымнан сикереп тордым.
— Утыр, — диде ул тыныч кына. Ярсуым бераз басыла төшкәч, дәвам итте. — Беләсеңме, кадерлем, эш нәрсәдә: күпчелек аларның жәлладлармы, әллә корбаннарны икәнен аера алмый. Дөрестән дә, бу адәмнәрнең бер үк вакытта кан коючы да, корбан булуы да ихтимал.
— Аңламыйм, бу — минем өчен артык катлаулы.
— Дөрес, — Вернер кабаланмый-нитми, тавышы ышанычлы, вакыт- вакыт ул безнең Гыйльметдин муллага охшап китә, хәтта урыныннан торыр да хәзрәт кебек минем тирәли әйләнгәли башлар шикелле тоела. — Син хәзер башка чор кешесе. Үткәннәр үткәндә калды. Син аларны беркайчан да аңлый алмаячаксың.
Миңа, чыннан да, туган жиремдә ниләр кылынганы билгеле түгел. Ни өчен риваятьләр тынып калды? Кан коючылар нигә үзләренә тиешлене алмадылар? Теләсә кайсы әкиятне ал, анда явыз көч жиңелүгә дучар ителә (урман сарыгы — Шүрәлене алыгыз, усал бай йә көнче Яхъя Атнагуловны?). Баштанаяк канга чумган НКВД хезмәткәрләре, әләкчеләр, яла ягучылар, төрмәчеләр кайда, йә әйтегез?
Җавабы бик ансат: аларны үзләренеке санадылар. Менә бәланең башы кайда. Шуңа жәлладлар белән табын бүлешкән ватандашларымны гаепләргә хакым бармы минем?
Вернер белән сөйләшүне һич оныта алмадым. Үз-үземә читтән күз ташламак булдым. Һәм, беләсезме, нинди нәтижәгә килдем? Үч алырга теләге булмаган авылдашларым өстенә гаеп ташлау — үз өстемнән җаваплылыкны төшерергә маташуым икән.
— Син аларга Миңлебай Атнагуловны җәзага тарту бурычы йөкләмәкче буласың. Исән калган бердәнбер кеше — син түгелмени? — ди намусым.
— Мин бик еракта, — дип акланмакчы булам.
— Шуннан ни?! — намусымның туктар исәбе юк. — Исеңә төшер — син бит ант бирдең!
— Мине барыбер чик аша үткәрмәячәкләр.
— Тик антның чикләр белән бәйләнеше юк.
— Әгәр мин ант итмәдем дисәм? Исәннәр арасында аның турында беркем дә белми бит?
— Алай эшләргә хакың юк.
— Мин барысын, барысын да хәтеремнән сызып ташлаячакмын.
— Хәтта синең гомерең бәрабәренә башын салганнарны дамы?
Кабат күз алдыма Фатыйма белән Хәлил, Кара урманнан килгән коралдаш иптәшләрем килеп бастылар. Йә Ходам, мондый авыр йөк белән алга таба ничек яшәргә?
Тышкы төс-кыяфәтем үзгәреп, европалыларга тартым булганга, мине берәү дә әллә кайдагы авылдан чыккан татар кешесе дип, башына да китермәс иде. Мин ни өчен Германиягә барып чыктыммы? Иртәме-соңмы бу хәл булырга тиеш иде, чөнки кайчандыр минем сыман авыл малайларына алман телен өйрәтергә алынган Иоахим Вернер тормышыма килеп керде. Һәм икенчесе: Гыйльметдин мулланың мәдрәсәдә дөньяви фәннәр укытуы. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле булдым. Мондый мөмкинлектән күрше авылныкылар мәхрүм иделәр бит. Әлеге сөйләшү барган вакытта минем Берлин университеты аспирантурасын тәмамлап, докторлыкны якларга йөргән чагым ( алда әйтеп узган совет студентлары белән аралашуым да шул чакка туры килде). Әмма Берлинга эләгүем урау юллар аша булды. Әүвәл безнең елганың йөгерек суы, онытмаган булсагыз, дүрт диңгезле Истанбулга алып килде. Византия ныгытмалары калдыклары, Солтан Әхмәт мәчетенең мәһабәт манаралары, Алтын мөгез култыгы, Босфор аша узган карабларның артыннан кул болгап калу — болар бар да минем өчен могҗизага тиң булды. Мин, беркемгә мәгълүм булмаган бер татар авылы егете, туфрак, тузан, балчык, тирес, — гомумән, пычрагы юылырга өлгермәгән учыма карап, язмыш сызыгымны укырга маташтым.
Монда мин чит-ят — беркем түгел идем. Бөек шәһәр серле ишекләрен ачарга ашыкмады. Әмма бирешергә теләмәдем. Тирә-ягым тулы кешеләр. Күзләрендә — яшәүгә ышаныч ярылып ята. Болар — урыс эмигрантлары. Мин дә шуларның бер вәкиле. Вакытлар узу белән, монда тукталганнарның күбесе Европага юл тотачак. Әкияти Царьград алар өчен вакытлыча лагерь булачак һәм алар Россиядәге биниһая янгыннан калган куркыныч яраларын төзәтү мөмкинлеге алачаклар. Татарларга килгәндә, аларның барысы да диярлек Төркиядә төпләнәчәк. Безнең бабаларыбызның эзләре Мәккәгә илтә торган юлларда сакланып калган. Максатларына ирешә алмый, сәяхәтләрен монда өзәргә туры килгәннәр шушында күмелгән. Мондагы җирле сөйләш алар өчен ят тоелмаган (билгеле булганча, татар һәм төрек телләре — бер гаиләдән).
Чапан итәкләрен җилфердәтеп, намазга баручы кешеләре артыннан карап калам. Алардан кыздырган май, төрек каһвәсе исләре аңкып кала һәм мин, ирексездән, тынны буар суыклар, үтәли җилләрдә йөреп чыныккан, тузан катыш ат тире исе килеп торган камыт аяклы, гаярь йөрәкле кабиләдәшләремне күз алдыма китерәм. Ни
гаҗәп: бер-берсеннән әллә кайда — җир читендә яшәгән шулкадәр төрле халыкның телләре охшаш. Шуны уйлап, җаным күккә күтәрелә һәм кайдадыр янәшә ике җил
— далалар һәм диңгезнеке — бергә килеп кушыла төсле тоела.
Хәзер, күп еллар узгач, телләрнең дә җилләр кебек үзара якын булуларына инандым. Бервакыт юлларым инклар җиренә китереп чыгарды. Мең еллар элек суы кипкән елга юлы буйлап барам, якында гына, камчыларын шартлата-шартлата, кара-кучкылт тәнле икәү сөйләшеп тора. Бер сүзләрен дә аңламыйм, әмма игътибар белән тыңлаганда, туган телем белән аларның сөйләмендә гаҗәеп охшашлык чагылып китүен тоеп, катып калдым. Шул чакта баш түбәмнән аяк табанына кадәр сәер бер калтырау төшеп китте
— хакыйкатьне аңлау шулай итә.
Кабат пароход кычкыртулары, исәпсез-сансыз мөәзиннәре тавышы яңгыраган Истанбулга кайтыйк әле. Тәэсирләрем искитәрлек булуга карамастан, баштагы көннәрдә шәһәрдә сыеныр урын табылмады. Баш өстемдә ышыкланыр түбәм дә, акчам да, ярдәм өмет итәрлек танышларым да юк. Шулай да яртылаш Европада, яртылаш Азиядә яткан Истанбул теләсә кайсы вакытта үз җиреннән сөрелгәннәрне, канаты астына сыендырып, тернәкләнеп китәр өчен мөмкинлекләр бирде.
Шәһәр буйлап йөри торгач, балык базарына йөкче булып урнаштым. Балыктан бушаган тартмалар — ятагым иде, дулкын шавы, акчарлаклар тавышы назлап йоклатты. Арудан арка-җилкәләрем әрнеп сызласа да, тормышымнан зарланмадым. Гомер юлымда иртәге көнгә ышаныч калмаган мәлләр күп очраганга, һәр иртәне куанып, сөенеп каршы алдым.
Уйламаганда бер матур кояшлы иртәдә базарда Миңлебай Атнагуловны очраттым. Бу шулчаклы көтмәгәндә булды — үз күзләремә үзем ышанмыйча, тораташ кебек катып калдым. Дошманым җирле халыклар киеменнән булганга, артык күзгә ташланмый. Каршымдагы сатучы һәм алучыларны аралый-аралый, артыннан иярдем. Миңлебай ныклы адымнар белән базар эченә атлый.
Бу минутларда ниләр кичергәнемне белсәгез иде? Әйтерсең, сыңар аягым белән дөнья читендә басып торам. Исегездә булса, багучылар миңа: «дошманыңа тешең үтмәс», — дип юраганнар иде. Әмма аны-моны уйлап торырга вакыт юк — дошманны күз уңыннан ычкындырмаска тырыштым.
Менә ул күрмәгән-белмәгән адәмнәр белән очрашты. Астыртын елмаюларына караганда, болар юньле кешеләргә охшамаган. Сөйләшү кыска булды, аннары Миңлебай базар капкасына таба китте. Мин аны Сөләйман мәчетенә илтә торган юлда куып тоттым.
Янына килеп, җилкәсенә кулымны куйдым да: «Киләчәгеңне пуля сызгыруына тиңли идең, әмма пуляның юлы бик кыска икәнен онытып җибәргәнсең», — дидем. Ул миңа борылгач, артыма утыра яздым — бу Миңлебай Атнагуловка охшаган, әмма бүтән адәм иде. Бер секундка гына күзләребез очрашты. Әллә каян гына җил килеп чыкты да аның чәчләрен тузгытты.
— Ак диңгез җиле, — диде ул. — Ә кичке якта Кара диңгездән исә. Аларның моңарчы очрашканнары булмады.
— Гафу итегез, — дидем, — Башка берәү белән бутаганмын.
— Булгалый.
Гаҗәп: аның уң бите сул битенә охшамаган. Уң яктан карасаң: суйган да каплаган Миңлебай! Ә сул яктан... Башыма кинәт сул яктан ул Хәлилгә тартым булырга тиеш иде, дигән уй килде. Чөнки кабатлап булса да әйтим: яхшылык белән явызлык бер йөзнең ике яңагы кебек.
— Гафу итегез, ашыгам, — дип, таныш түгел кеше мәчет ягына таба китеп барды. Исемә килә алмый, кадакланган кебек урынымда торам. Калку җиргә күтәрелгәч, теге адәм артына борылып карады, әмма минем карашымны сизүгә, юлын дәвам итте.
Беләсезме, бездә шундый ырым бар: әгәр танышына охшаган кешене очратасын икән — тиздән үзе белән күрешәсен, диләр. Һәм күнелен шул очрашуны көтә башлый.
Мин исә Минлебай Атнагуловны очратмасымны беләм, әмма йөрәгем, алда тормышымны үзгәртерлек ниндидер вакыйга буласын сизенеп,тынычлыгын югалтты. Язмыш күктә языла, дигәнгә ышанабыз, ник бу ырымга да ышанмаска. Билгесезлек җанны кимерә.
Кичен тартмалардан әмәлләгән ятагыма сузылдым. Гадәттә йокым каты минем. Тик нигәдер ул төнне кинәт кенә уянып киттем. Куеныма җил тулган. Теге таныш түгел кеше сүзләренә караганда, Кара дингез ягыннан искән җил. Кайдандыр акчарлакларнын ачыргаланып кычкырганнары ишетелә.
Башка йоклый алмасымны анладым. Аякларым үзләреннән-үзләре бушап калган балык киштәләре рәте буйлап алып китте. Базардан чыгу юлында туктап калдым. «Нәрсә сон бу? — дим үз-үземә. — Кая барам? Чит-ят карангылыктан ни көтәм?»
Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Урам буйлап кемдер килә иде. Аяк тавышы җил белән вакыт-вакыт йотылып, югалып тора. Ниһаять, карангыда кеше сыны шәйләнде. Бер уйлаганда, аптырыйсы юк, кем кая бармас? Өстәвенә, бу — базарлар урнашкан район, ә андый урыннарда тормыш төнлә дә дәвам итә. Килүче ай юлына туры килде һәм мин аны танып алдым: бу — көндез очраткан адәм иде.
Ул мине искәрмичә юлында булды. Игътибарын җәлеп итмәскә тырышып, артыннан иярдем. Адымнары көндезге кебек ышанычлы, карангылык белән дуслыгы күренеп тора. Артыннан көч-хәлгә җитешәм. Әгәр борылып күз салса — эш харап, тик ул ашыга идеме — әйләнеп карамады.
Чатка җиткәч, кайсы юлдан китәргә дигәндәй, чак кына тукталып торды. «Ай-һай, кыенга туры киләдер мона: сул аягы сул янакка, ун аягы унына ышанса — юлны табуы кыендыр», — дигән уй килде башыма.Ул арада теге кузгалып китте.
Берара сатучы, һөнәрчеләр яшәгән йортлар яныннан туп-туры бардык, аннары урам өскә күтәрелә башлады. Берничә тапкыр аны күземнән югалттым. Әллә нинди күз күрмәгән җирләргә килеп чыктык. Бер якта монарчы күргәнем булмаган ниндидер мәчетнен манарасы калыкты. Әле анда, әле монда кәкре тар урамнар кереп киткәнгә, бару кыенлашты. Ташлар арасында буталып, җил тынып калды. Аяк тавышлары килгән якка чамалап атлыйм. Бераздан тегене бөтенләй күздән яздым, әмма ансыз рәвештә баруымны дәвам иттем.
Ниһаять, яктылык күренде, урам кечерәк кенә мәйданга китереп чыгарды. Ул арада икенче бер урамнан таныш түгел кеше дә күренде. Тиз генә якындагы бинадан төшкән күләгәгә постым. Адәм мина арты белән туктады да каршында сузылып яткан урамга карап тора башлады. Шактый вакыт узды. «Теге мине абайлады, ахры», — дип уйладым.
Хәзер бу якка борыла да...Һәм мин балачактагы кебек каршымда үз йөземне күрдем. Йөрәгем еш-еш тибәргә тотынды, мангаемны салкын тир каплады. Үземне ничек тотарга белми торганда, тегенен тавышы ишетелде:
— Килмисен дип торам.
Янымнан гына кемдер үтеп китте.
— Кара дингез ягыннан искән җил ирек бирмәде. Исмәгыйль кайда?
Тавыш иясе мине күрмәде.
— Әнә ул.
Караңгылык эченнән Исмәгыйль дигәннәре калыкты.
— Тизрәк, соңга калабыз.
Алар, өчәүләп, ян урамга кереп, караңгылыкта эреп юкка чыктылар. Мин дә алардан калмадым. Бер өскә күтәрелеп, бер аска төшеп барганда, теге мәчет манарасы чагылып калды. Колакка диңгез шавы килеп бәрелде, янәдән җил уйнаклый башлады.
Урам кинәт кенә турайды, киңәйде, сиздермәс өчен арттарак калырга туры килде. Бер араны аларны янә күз уңымнан югалттым. Мөгаен, ян урамнарның берсенә борылганнардыр. Туктадым, куып тоталмасыма төшенгәч, үземне битәрләргә тотындым: ни калган иде соң миңа?
Ул да булмады, якында гына шау-шу ишетелде. Тавыш килгән якны чамалап
киттем. Чаттан борылып, күрше урамга чыктым.
Анда... Теге «өчлек» үтеп баручыны талап маташа. Узгынчы, олы яшьтә булуына карамастан, шактый нык күренә. Бергә-бер чыксалар, боларны урыннарына утыртасы күренеп тора. Ул бар көченә тегеләр белән тартыша, әмма, әйткәнемчә, көчләр тигез түгел.
Катнашыйммы, юкмы дип, бераз тамашаны карап тордым. Кеше еллар үтү белән генә түгел, чакрымнар белән дә акыл җыя, дип әйткәнем булды инде. Ә мин узган километрлар мондый очракларда алтын урталыкны сайларга өйрәтте: дөреслек кайсы якта икәнен кем белгән!
Әмма йөрәгем кушканга буйсынып, үтеп баручыга ярдәмгә ташландым һәм йодрыкларымны эшкә җиктем. Вакыйганың мондый борылыш алуын көтмәгән караклар табаннарын ялтыраттылар.
Мин коткарган адәм аягына басып, өс-башларын каккалады.
— Сездән балык исе аңкый, тик ул җир, кара туфрак исе белән катнаш, — диде ул. Бу кеше, мөгаен, минем ватандашларымның берседер. Нигә гаҗәпләнергә, Истанбулда Россия кешеләре җитәрлек дип әйткән идем. Яңа танышым Исламбәк Топчибаш Төркиядә туып-үссә дә, әти-әниләре татар качаклары, 19 гасыр ахырында үз җирләреннән күчеп киткәннәр икән.
Соңрак Исламбәк Топчибаш белән очраштырган теге төнне кабат-кабат искә төшерәм һәм күп нәрсәләр ачыклана. Миңлебай Атнагуловка охшаган теге адәмне очраткач, нидер буласын сизенгән идем бит. Шулай булды да: ул кабахәт мине уңай персонаж янына китерде. Ахыры яхшы булып беткән романнарда гел шулай, диярсез. Әмма уйдырма чынбарлык белән кулга-кул тотынып атлаганын беләсезме? Исламбәк Топчибаш та соңрак болай диде:
— Уйлап чыгарылган белән чынлыкны чагыштыру — игезәкләрнең кайсысы кайсына охшаган дип баш вату шикелле мәгънәсез шөгыль.
Бу кеше минем тормышымда зур роль уйнады. Әйтерсең, мин җирдән әз генә күтәрелдем дә бөтен дөньяны күз карашым белән айкап чыктым.
Исламбәк Топчибашның тормыш-көнкүреше җитеш, ул Истанбулда берничә ювелир товарлар кибете тота булып чыкты. Аннан тыш тире иләү эшен җайга салган, тагын шәһәр базарларында келәмнәр сата торган берничә сәүдә урыны да бар икән.
— Минем беркайчан да туган илемдә булганым юк, — дигән иде ул беренче очрашуда. — Аның турында ишетеп кенә беләм.
Ул мине сатучы ярдәмчесе итеп эшкә алды. Белемле, намуслы булуымны чамалап, мине үстерде. Берничә ел эчендә аның уң кулына әйләндем.
Коткарган өчен түләве идеме бу? Юк, әлбәттә. Яклаучым чит-ят илдә үзен минем өчен җаваплы санаган.
— Сез ничек Төркиягә килеп чыгасы иттегез? — дигән идем танышу башында.
Ул болай диде:
— Мин үзем ил гизгәндә яралганмын. Тумышым белән сезнен тирәдән. Авылыгыз, елгагыз турында ишеткәнем бар.
— Нигә киттегез?
— Язмыш шулай язгандыр.
Ул туган якларыннан китү тарихы белән таныштырды. Анар исә бу турыда әтисе сөйләгән булган.
Яңа җирләргә күченү һәм чишмә тарихы
Берничә ел рәттән безнен якларда уныш булмаган. Корылык шул дәрәҗәгә җиткән ки, кеше һавадан алданган. Булмас, дисезме? Ышанмасагыз тынлагыз, әти мина менә нәрсәләр сөйләде: урам буйлап барасын, көтмәгәндә каршына бер атна ук гүргә кергән кеше килә. Тегенә якынлашкач кына алданганынны сизәсен. Каршына атлаучы ир-ат — көтүче Әбдразак икән. Ә өенә кайтып кергәч, чүт артына аумыйсын:
көтүче алдагы көнне җан тәслим кылган. Аптырарлык түгел, амбарлар буш, теш арасына кыстырырлык та ризык юк. Ачлыктан бер-бер артлы кырыла башлаганнар. Ин көенечлесе — балаларны саклап калып булмаган. Аларга алмашка туар җаннар да күренмәгән.
Алда озын, салкын кыш. Авыл картлары тагын бер кат утырып кинәшәләр дә, озакка сузмый юлга кузгалырга булалар.
Төенчекләр төйнәлә. Күнелдә тик бер сорау: дөнья кин, әмма дүрт якка чыгып киткән юлнын кайсысы аларны үлемнән йолып алыр? Берәү дә беренче булып сүз башларга кыймый.
Шулчак, алар бәхетенәме, биек күктә кыр казларынын кыйгылдашкан тавышлары ишетелә. Бар да башларын күтәреп, тавыш килгән якка карыйлар. Кайсыдыр, күнеленен иләсләнүенә түзә алмыйча, киек казлар турындагы җырны сузып җибәрә. Үзәк өзгеч көй тамак төпләрен ачыттырып, күзләргә яшь китерә.
Үзләре дә сизмәстән, халык кошлар очкан якка атлый. Киек казлар, туган-үскән якларын калдырып, җылы якларга юл тотканнар, көчле канатлары белән җилпенеп, алар ераклашканнан-ераклаша барган һәм бераздан офык артына кереп күздән дә югалганнар. Күктәге бушлык әле генә өмет чаткылары биешкән йөзләргә сары сагыш булып яткан, күзләр янәдән җиргә төбәлгән, адымнар салмакланган. Шулвакыт күктә кошларнын икенче төркеме күренгән. Аларны чираттагысы алмаштырган. Киек казлар кешеләрдә сүнгән өмет чаткысын кабат тергезеп, илгизәрләрне үз артларыннан калдырмаганнар.
Чакрымнар артта калган. Берәү, арган аякларга көч кертерлек хәбәр ирештерә: бу юл — боларнын ата-бабаларын Мәккәгә, хаҗга алып киткән юл булып чыга. Юлчыларнын күнелләре күтәрелә. Бара торгач, үзләрен сыендырырлык җиргә килеп җитәләр. Алар яшәр түбә тапкан Азиягә ул чакларда дөньянын төрле почмакларыннан качаклар агылган. Татар эмигрантлары, гадәттә, Төркиянен далалы ягы — Анталиядә төпләнеп калганнар.
Ни өчен безнекеләр шунда каласы иткәннәр? Монын үзенә күрә тарихы бар. Әйткәнемчә, мин юлда, тукталышларнын берсендә яралганмын. Әти- әнием әле бөтенләй яшь булганнар, якындагы чишмәгә суга дип киткәннәр. Бәлки юри икесен бергә җибәргәннәрдер, аларнын бер-берсен яратулары берәүгә дә сер булмаган. Нәсел җебе өзелүдән курыккан картлар эше булмады микән? Кыскасы, яшьләр казан асып суга киткәннәр.
Әнием чишмә буенда булган хәлләрне миннән яшермәде һәм ничек булганын сөйләде.
«Һич онытасым юк. Янәшәдә генә көмеш су чылтырап агып ята. Син матур төш күреп уянган халәттә: бу дөньяда синнән дә бәхетле кеше юктыр сыман.
Чишмәнен җаны бар бит. Кулынны суга тыгуын була — астан кемдер эткән кебек тоела. Беләсенме, бу чишмәнен йөрәге — ул шулай тибә. Әтиен белән без дә шул ритмда тирбәлдек.».
Әтием дә шул сүзләрне кабатлады. Андый нәрсәләр турында кем инде балаларга сөйли, диярсез. Хикмәт менә нидә: әти белән әни бәхетле булуны җенси мөнәсәбәткә генә бәйләп калдырмаганнар. Аларнын бәхете — физик якынлыктан күпкә өстен булган. Алар — мина — туачак сабыйга сулыш өргәннәр.
Ай арты ай үткән, болар һаман юлда. Әнинен тудырыр вакыты якынлашкан. Тик сәфәрнен очы-кырые күренмәгән.
Гадәттәгечә, төн кичәргә тукталалар. Хәлимә исемле хатын шул төнне төшендә мәрхүм бабасын күрә. Иртән торгач, анын сүзләрен башкаларга да җиткерә. Бабасы, арагыздагы көмәнле хатын кайда бәбили, шунда тукталырсыз, дигән.
Төшкә карата фикерләр төрле булган, әмма уртага салып уйлашканнан сон, бабай белән килешкәннәр
Шул ук көнне әнинен тулгагы башланган. Ирләр, йола буенча, читкәрәк киткәннәр, әни янында хатын-кызлар гына калган.
Иртәнге сөйләшүне дәвам итеп, ирләрдән берсе:
— Шушында төпләнергә туры килә, — дигән.
Икенчесе каршы төшкән:
— Суы да юк җирдә ничек көн итмәк кирәк?
Тегесе сүзен бирми:
— Хәлимәнен бабасы шулай кушкан. Мәрхүмнәрнен сүзен җилгә очырырга ярамый.
Ул арада, тирә-юньне янгыратып, яшь бала елап җибәргән: шулай итеп, дөньяга мин туганмын. Бар да мина ябырылган, көтеп алынган сабыйны кулдан кулга йөрткәннәр. Ә эсседән һәм сусаудан әлсерәп яткан әнием турында бөтенләй истән чыгарганнар.
— Карагыз әле, карагыз! — дип кычкырган тавыштан бар да айнып киткәндәй булган. Әнием ягына карап, тораташтай катып калганнар. Әнием һавада асылынып тора икән. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, анын җирдән ярты аршын чамасы күтәрелгәнен үз күзләре белән күргәннәр, сонрак мина да сөйләделәр.
Бу хәл күз ачып йомган арада — бик тиз булган. Ачкан авызларын ябарга онытып торган кешеләр, әнием яткан урыннан чишмә тибеп чыккач кына аннарына килгәннәр.
Энгер-менгер төшкәч, зур итеп учак тергезгәннәр. Йокы кайгысы качкан, бар да учак тирәли утырышкан. Һәркемнең йөзеннән шатлык бөркелә: ниһаять, ил гизү тәмам, алар шушы урында төпләнәчәк. Юлчылар кулларына чит ил туфрагын алалар, борыннарына ят исләр бәрелә. Аларны алда ни көтәчәк — әлегә беркем берни белми.
Ул да булмый, күнелләренә шом салып, якында гына тояк тавышлары янгырый. Җайдаклар, ат өстеннән төшеп, учак янына киләләр. Болар — күрше авылныкылар булып чыга. Сонрак аларнын сугыш-җәнҗалга һәвәслеге, яна килгәнәрне өнәмәүләре турында беләләр.
— Нәрсә кирәк? — дип сораган безнекеләрдән берәү.
Тегеләр, билләренә кыстырылган хәнҗәр сапларын тоткан килеш, каш астыннан гына карап торалар. Бер генә мизгелгә тынлык урнаша. Шунда дәһшәтле тынлыкны бүлеп, чишмә телгә килә. Гаҗәпләнүләре сон чиккә җиткән бар халык башларын чишмәгә таба бора.
— Нәрсә бу? — дип кычкырып җибәрә җайдакларның берсе. — Су?! Каян килеп? Бу чишмә күптән кипкән бит инде!
Алар чишмәнең тарихы турында сөйләп биргәннәр. «Берничә гасыр элек бу чишмәнең суы качкан, аның белән бергә монда тереклек кылган халык та юкка чыккан, — дигәннәр алар. — Инде чишмәгә кабат җан кергән икән, сезне моннан куарга безнең хакыбыз юк», — дип өстәгәннәр. Башына тай типмәгән кеше су иркенә каршы килеп булмасын бик яхшы аңлый, әлбәттә.
Чишмәне, барысы бертавыштан, Яңа туган чишмә дип атарга килешкәннәр. Соңыннан үз куллары белән төзегән авылга да шул исемне биргәннәр.
— Шулай итеп, чит-ят җирдә иң беренче булып мин туганмын, — дип кыйссасын тәмамлады Исламбәк Топчибаш.
Минем яралуым турында сүз йөртсәк, әти: «кеше яралганчы ук аның инде җирлеге була, — дип санады.— Җир астыннан бәреп чыккан чишмә турында да шулай әйтеп була. Без аның юл ярган урынын күрәбез, әмма җир астындагы хәрәкәте турында берни белә алмыйбыз. Кеше дә уңайлы мизгелне сайлый һәм, чишмә суы шикелле, җирдә үз урынына дәгъва кыла. Шәһәрләр, авыллар белән дә шулай. Авылның килеп чыгышы җир астыннан су бәреп чыгуга бәйле булуы шул фикерне раслый түгелме?»
Миннән соң яшь ярымлык аерма белән алты энекәш-сеңелкәшләр дөньяга килгән.
Бу вакытта без Исламбәк Топчибаш өендә каты итеп пешерелгән төрек каһвәсе йоткалап утыра идек. Яклаучым сөйләгән тарих ахырына җиткәндә, төн уртасы авышкан иде инде. Безнең янда аның исәпсез-сансыз туган- тумачасы да утырды. Көнчыгышта шулай кабул ителгән — авыллардагы кардәшләре, гомумән, ике туган,
өч туган, оныклары — бар да шәһәрдә яшәүче бай туганнары янына елышалар.
Вакыт соң булуга карамастан, балалар да безнең тирәдә чуалды, аннары аларны йокларга салдылар. Башкалар да әкренләп таралышты, чөнки иртән барысына да — кемгә кибеткә, кемгә базарга — эшкә барасы.
Без исә таң атканчы, якындагы мәчет манарасыннан, иртәнге намазга чакырып, азан ишетелгәнче утырдык. Мин дә үз авылым тарихы турында сөйләдем. Ул бик бирелеп тыңлады, Бату Сакаев турындагысын ишеткәне булган икән.
Сүз иярә сүз чыгып, ул шактый вакыйгаларга тукталды. Сезгә менә аның авызыннан ишеткән беренче кыйссаны җиткердем, икенчесе белән дә таныштырасым килә. Анысын үземчә гади генә «Зариф картның мыгырдавы» дип атадым. Монысын да ул әтисе Мәхмүт Топчибаштан ишеткән һәм мин хикәяне беренче зат исеменнән бирергә телим.
Ахыры киләсе санда