Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФЕТНӘ


Былтыр Карл Маркс исемендәге колхозда районкүләм семинар үткәрелгән иде.
Колхозның балта осталары моның өчен шома такталардан йөз кеше сыярлык эскәмияләр
рәте һәм агач трибуна әмәлләде. Ул чакта нәкъ шушы урында тарихи фетнә кубачагын
беркем дә белми иде әле...
Авылның аулак, чирәмле бу почмагында инде кайнар сүзләр яңгырамый. Семинар
булып узган мәйданчыкка җилләр генә хуҗа, трибуна ялгызы моңаеп, йокымсырап утыра.
Чү! Мәйданчыкта ниндидер яңа җил исеп куйды түгелме? Бик кызып, ярсып, сөйләнә-
сөйләнә трибунага таба тимерче Гайфүш килә икән! Берәүдән дә рөхсәт- фәлән сорап
тормастан, ул ике терсәге белән трибунага таянды. Махмырдан интеккәндә баш төзәтергә
ярата ул. Баш төзәтсә, тыңлаучы бармы-юкмы, эчке монологларын тышка түгә башлый.
Юкка гына “лектор” дигән кушаматны чәпәмәгәннәр аңа!
Үз гомерендә бер генә мәртәбә дә трибунадан чыгып сөйләгәне булмаган Гайфүш
эскәмияләр рәтенә сөзеп кенә кырыс караш ташлады:
— Җәмәгать... Җитте! Тарих тәртәсен борырга вакыт! Без демократия дибез, базарга
чыгабыз, дибез... Чыгарсың пычагым буш кул белән! Нәчәлество бөтенесен үз кулына
эләктерде, идрит-кудрит! Байлар-буржуйлар бөтен завод-фабриканы кесәсенә салып
куйдылар!.. Мин шушы тарихи мәлдә әлеге безобразиегә нокта куярга булдым! Бүгеннән
авыл чишмәсен хосусыйлаштырам! Бер чиләк-көянтә су
— ун тәңкә! Боерган булса, акча дигәнең тамчылап бер кулга — минем кулга җыела
барачак... Инде килеп, һава турында. Менә сез көн саен саф һава сулыйсызмы
— факт. Сулыйсыз. Булды, җитте, бүгеннән һаваны да хосусыйлаштырам. Рәхәтләнеп
сулагыз, пажалысты, тик һава хакы минем карамакта булачак. Ачуланмагыз, авылдашлар,
әгәр мин тотынмасам, бу эшне көннәрнең берендә нәчәлество барыбер үз кулына алачак,
әйе. Ә мин, курыкмагыз, налуг-залуг акчаларын бик зурдан каермаска тырышырмын.
Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен безнең калхуз Карл Маркс дип йөртелә? То- то,
безнең авылга аяк та басмаган ул сакалбай! Һәм аның калхуз кесәсенә сукыр бер тиен дә
акча керткәне юк... Шулай булгач, ниемә дип аның исемен йөртә безнең раднуй калхуз?
Һәрнәрсәнең исеме җисеменә туры килергә тиеш, әттәгенәсе!.. Баеп китсәмме, калхузны
бар дирбиясе белән сатып алсаммы?.. Гайфүш, ягъни Гайфетдин Сәйфетдинов исемендәге
калхуз булыр ул, Алла боерса!
Гайфүшнең кызып-дәртләнеп сөйләгән нотыгы шушы урында өзелде. Чөнки нәкъ шул
мәлдә участок милиционеры аны култыклап алган иде. Һәм ул фетнәче лекторны
хатынының каты һәм кырыс кулларына илтеп тапшырды...
Карл Маркс колхозында купкан беренче фетнә әнә шулай башланган иде. Инде
ишетәбез — чишмәләрне хосусыйлаштырырга йөрүчеләр берәү генә түгел икән. Нинди
чишмәле урын — эләктереп калу нияте белән чабалар. Кайда шәп туфрак,
хосусыйлаштыручылар чираты. Шәп һавалы урыннарның да һавасын анализга тапшырып
маташалар ди. Менә сиңа Гайфүш үрнәге!