Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗ ДӘ БИТ БУ ДӨНЬЯ БАЛАСЫ...

Тел
Ах, зәмһәрир суык «урыс» кышы!

Тырмыйм, ертам ишек чыптасын.

Ябыштым да каттым телем белән,

Яладым да тимер тоткасын.

Чирле әнкәм өйдә үлеп ята.

Ә мин ача алмыйм ишекне.
Тел очымны тота салкын тимер...

Тынсыз елыйм.
Беркем ишетми.
Кычкырып та, ычкынып та булмый.

Дөньяның мин чүп бер баласы.

Бөтен телең бозга әйләнгәнче,

Әллә кисәк тартып аласы?..

Җәрәхәте телнең тирәнәя,

Күбрәк түзгән саен, селкенми.

Балачакта эләккәнем булды

Шул тозакка, салкын бер көнне.

Кем ябыша, шулай, кызык эзләп,

Бирелә дә, кайчак, коткыга.

Су агызса кемдер чәйнектән,

Тотка коллыгыннан котыла.

Нигә әле искә төште соң бу?

Дөрес кенә булмый һәр адым...

Бүтән шундый хәтәр «тотка»ларны,

Кайвакыт, мин ялап карадым.

Ник яладың, димә.
Ахмак идем.
Кыйбласыз җан, денсез, шук идем.
Ятим идем, хәтта, фәкыйрь идем,

Хөр күңелем белән тук идем.

Фәкыйрьлегем — дүрт як ятимлектән, Хөр күңелем — дүрт як кыйбладан. Ахмак башым, диңгез тубыктан, дип, Ә Алланы юк дип уйлаган. Айкап атты диңгез давыл булып, Алдымда тик кыя ташлары. Ачы суы авызыма тулып, Тончыктыра, буа башлады. Сискәндем дә, күтәрелдем кинәт, «Улым! Үләм...» дигән тавыштан. Кыйбла яктан — әнкәм ягыннан бу... Тик, телемә тотка ябышкан. Тоташ бозга әйләнәм бит хәзер, Соң, бу әллә әҗәл көнемме? Бар хәлемне җыеп, ыргылдым да, Умырдым да алдым телемне. Ишек ачык. Мин атылып кердем. Ә әнкәем инде җан бирә.
Сүзләрем күп,
Тик, сөйләшеп булмый.

Авызыма тулып кан килә.
Мин аңладым — кемнеңдер илен

Бетерәсең килсә, җимереп,

Аякларын түгел, кулларын да түгел,

Телен бәйлә икән, иң элек.

Тел — тамыр ул,

Нәсел-кавемнәрнең

Кендекләре шуңа береккән.

Үз-үзләрен саклар өчен алар,

Телен саклый элек-электән.

Шуннан үсә яме күңелеңнең,

Шуннан үсә гаме җаныңның.

Тел биргәнгә Ходай, җиһанга без

Адәм заты итеп танылдык.

Адәм затын бетерәсең килсә,

Телен бетер икән иң элек.

Ә аннан соң, телсез адәм үзе

Илен таптар, ватып-җимереп.

Күрәсезме, күпме ятим калган,

Телсез калган апа-абыйлар,

Тотка түгел, телен өзгән кулны,

Койрык болгый-болгый ялыйлар...

...Ишек ачык.
Әнкәй үлеп ята,

Бәхилләшеп чыгыйк булмаса.

Тәүбә кылган ихлас адәмнәргә

Ходай тагын бер кат юл ача.

Селкенергә, кычкырырга куркып,

Бозга катып барган көнеңме?

Алла хакы, әнкәң хакы өчен,

Ал умырып тизрәк телеңне!

Без ятимнәр кебек барыбыз да,

Салкын, тимер тотка ялаган.

Әнкәй үлеп ята.
Телебез юк.
Ә авыздан шаулап кан ага.
Селкенеп тә, ычкынып та булмый.
Без дә бит бу дөнья баласы!
Авыз тулы кан булганда, ничек
Адәм заты булып каласы?
Кузгалырмы кавем беркөн айнып,

«Улым! Үләм...» дигән тавыштан.

Вакыт — бикле.
Көннәр — кадакланган.
Телебезгә еллар ябышкан.
Хезмәт итә Вакыт залимнәргә,

Тарих — үзе ата ялганчы.
Адәм заты булып ничек калыйк,

Адәм көлкесенә калганчы?
Алла хакы өчен, әнкәң хакы өчен,

Ал умырып тизрәк телеңне!
Акса аксын каның...
Адәм булып,
Яшәп күрсәт калган көнеңне!
Тәүбә кылган ихлас бәндәләргә

Мәрхәмәтле Ходай юл ача.
Ишек ачык,
Әнкәй исән әле.
Бер дәртләнеп карыйк, булмаса.
Дүрт як ятим булсак, илсезлектән,

Күңел богаулары нәрсәдән?
Бар бит җаннар, билен-телен бирми,

Адәм заты булып яшәгән.
Киң шикелле иде безгә җиһан...

Иксез-чиксез дөнья тар икән.
Дүрт як кыйбла — Ирек түгел икән!

Диңгез - тирән, Алла бар икән!


Ике күрше
Казан йорты илә Нугай йорты

борынгыдан бирле үзара орышып яшәделәр...
Һади Атласи.

Сугышырга җитеп, хәтта,

Күралмыйча берсен-берсе,

Тигезли алмый ызанны,

Талашты гел ике күрше.

Икесе дә төпле хуҗа

Баш күтәрми эшли торган.
Юктан башлап, җирен ашлап,
Үз тормышын үзе корган.
Эшләделәр, ызгыштылар,
Тормады берсе дә җебеп.
Көн артыннан көн узганны
Күрми дә калдылар кебек.
Шулай узды гомерләре,

Юкка түгел берничек тә.
Бәби арты бәби үсте,

Матчага элгән бишектә.

Балаларын борчымады,

Бакчаның бер карышы да.
Вакыт җиткәч берәм-берәм,

Читкә очты барысы да.

Бушап калган нигезләрнең

Тышы да юк, эче дә юк.

Ызан аша бер-береңә,

Сүз әйтерлек кеше дә юк.

Элек ялт иткән бакчада

Шаулап үсә кыргый үлән.

Китеп бетте бала-чага,

Үлеп бетте күрше-күлән.

Капкалар күптән ачылмый,

Шомлы тынлык буш нигездә.

Әҗәл чалгы белән үткән,

Кыек ызанны да тигезләп.

Тәрәзәләр кара, җансыз,

Юк анда гөл, юк анда ут.

Беркемгә берни кирәкми,

Бакча да юк, ызан да юк.

Нәрсә эзләп тырыштык соң?

Нинди тормыш булды соң бу?

Бәрәкәт китә нигездән...

Нинди ым бу? Нинди шом бу?

Кардәшләрнең чардуганын

Якын куеп бер-берсенә,

Вакыт үткәч, соңлап безне

Тигезләрме кабер генә?

Юктан башлап, эшне ташлап,

Үпкәләшү чиктән ашкан.

Гомер узган, бакчабызны

Чүп үлән, чит үлән баскан...