БАРЫБЕР КАЙТТЫҢ СИН...
Бухгалтерия бүлмәсендәге эшлекле тынлыкны сискәндереп, кисәк кенә телефон
чылтырады.
— Ие, Салих Сабитович. Ә-ә, ни, Гөлмәрьям юк шул. Алар иртәнге якта ук
Мөнир Кадыйрович белән районга киттеләр бит. Нәрсәгә дип, белмим шул. Мина
отчет бирмәделәр. Эш белән киткәннәрдер инде, ие, эш белән.
Кассир Нәзирә, телефон трубкасын урынына куйды да, сораулы күзләре белән
бүлмәдәшләренә карады. Башкалар да, эшләрен ташлап, ана төбәлгәннәр иде. Нәзирә
арада өлкәнрәк, җитди, ихтирамга лаеклы хатын. Анардан узып авыз чайкау
килешмәс. Гадәтенчә, бу юлы да артык сүз ычкындырмады Нәзирә.
— Нәрсә әйтергә дә аптыраган инде, кызлар. Нүжә-әли-и?! — дию белән
чикләнде. Нә-әй, авыл җирендә кешедән нәрсәне дә булса яшерермен димә. Җир
астыннан йөргән еланны да сизә бит ул авыл кешесе!
Хуҗалыкнын партоешма секретаре иде Мөнир. Авыл халкы өчен һәр сүзе үтемле
булды. Югарырак оешмаларга эшләре төшкән кешеләр дә, суд юлын таптарга туры
килгәннәр дә анын белән кинәш-табыш итешмичә эшкә тотынмыйлар иде. Гаиләсе дә
һәркемгә үрнәк итеп куярлык: укытучы булып эшләүче хатыны Гадилә белән алты
бала — өч егет, өч кыз үстерәләр. Олы кызлары инде буй тартып килә. Матур, тату
гаилә: ир белән хатыннын бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре һәркем сокланырлык иде
югыйсә. Кем уйлаган?!... Кем уйлаган һәр сүзен үлчәп сөйләшкән, һәр адымын уйлап
атлаган Мөнир дә ялгышыр, бу гаиләгә дә хыянәт салкыны бәреп керер дип?!
Гөлмәрьям авылга яшь килен булып килде. Ире, шофер Кәбир белән,
Мөнирләрдән урам аша гына буш торган йортны сатып алып, башка чыгып яши
башладылар. Ямь өстенә ямь булып, башта уллары, аннары кызлары туды. Бәхетле
иде яшь гаилә, бик бәхетле кебек иде. Хисапчы Гөлмәрьям эштә дә, аннан да бигрәк
өй арасында алабыр гына киенеп, җыйнаксыз гына йөрсә дә, бәйрәмнәрдә сәхнә күрке
булды: концерт-кичәләр куйсалар, өздереп җырлады, теттереп биеде; спектакльләр
оештырсалар, төп рольләрдә уйнады. Башкалар белән беррәттән Кәбир дә хатынына
сокланып туя алмады, анын өчен җаны фида иде.
Әмма язмыш дигәнен барысын да үзенчә хәл итте! Кем, ни өчен шулай усал
шаярды сон алар белән?! Ни өчен мәхәббәт фәрештәсе Амур үзенен угын инде иллегә
якынлашып килүче, алты бала атасы булган ирнен йөрәгенә төбәп атты да, икенче
угын әле утызга да җитмәгән, ике бала анасы булган хатыннын йөрәгенә кадады?!..
Кайчан, кайсы мизгелдә күзләр очрашканын икесе дә бик яхшы хәтерли алар. Яна
ел кичәсе иде ул көнне. Гөлмәрьям сәхнәдә «Гөлшаһидә җыры»н башкарды.
Гадәттәгечә, кат-кат чакырып җырлаттылар үзен. Мөнир, беренче кат гашыйк булган
үсмер шикелле, бүген анардан күзен дә ала алмады: карәле, булса да булыр икән бу
хәтле дә илаһи гүзәллек, шушы кадәр мон... Исемнәре генә дә ни тора бит! Гөл —
мәрья-ям!... Илһам Шакиров әллә шушы Гөлмәрьям турында җырлады микән ул?
Көтү чираты көнне болында күреп, «ах» иткәндер дә... «Болыннарда көтү куды
Гөлмәрьям, гөлләр җыйды бер бәйләм, Гөлмәрьям»... Әмма, гафу, Илһам дус, көтүче
булыр өчен яралган җан түгел бу! Юк-к, мондый хатын җигелеп авыл тормышы
тартырга да тиеш түгел. Югары катлам кешесе булырга тиеш ул! Әгәр дә җаннын
күчүе дөрес булса, аксөякләр нәселеннән булган кызнын җаны күчкәндер ана!
Партоешма секретаре аксөяк нәселләрен зурларга тиешле кеше булмаса да, бу
минутта Мөнир нәкъ менә шулай уйлады. Үзенә төбәлгән утлы карашны Гөлмәрьям
дә сизде... Сизде һәм залга баш игән арада, күзләре белән генә, халык арасыннан шул
күзләрнен иясен эзләп тапты. Парторг Мөнир абы-ы-й?!...
Бер генә мизгелгә очрашты лабаса күзләр... Әмма дөньянын астын өскә
әйләндерергә шул бер мизгел дә җитә икән.
Әгәр дә Мөнир белән Гөлмәрьям шушы кичәдән сон җинел генә йөреп киткәннәр
икән дип уйласагыз, нык ялгышырсыз. Мондый хәлне икесенен берсе дә күз алдына
да китерә алмый иде әле. Инде күптән акыл утырткан, сөйләшкәндә җинел юмор
кушып сөйләшергә яратса да, һәр эшкә җитди карый иде Мөнир. Ике арадагы кайнар
мәхәббәт хисләрен күптән инде бер-беренә ияләнү, җайлашу алыштырса да, анын
гомер иткән, менә дигән хатыны бар! Алтын баганалары — балалары бар! Гадиләсе
белән бергәләп булдырган җитеш йорт-җире, җинел машиналары бар. Менә дигән
эше, авыл кешесе алдында еллар буена бөртекләп тупланган абруе бар! Әгәр дә
очраклы рәвештә генә бер күрәзәчегә тап булып, ул күрәзәче: «Берзаман син бар
булдырган бу тормышынны бер яшь хатыннын мәхәббәте хакына ташлап китәрсен»,
— дисә, Мөнир башта эче катып көләр, аннары, кеше ышанмаслык сүзне чын булса
да сөйләмә, дип, күрәзәчегә тамчы да ышанмавын әйтер иде. Дөрес,үзеннән биш
яшькә олы булган Гадиләсенә карата хисләр күптән сүрелгән сүрелүен. «Күнел урыс,
марҗа сорый» дигәндәй, кайдадыр тирәндә назга, кайнар хисләргә булган сусау яши.
Әмма кем гомер буе сөешеп кенә яши сон?! Гомер итә-итә яшәү мәгънәсен икенче
кыйммәтләр алыштыра башлый. Монын шулай икәнен чуала башлаган кайбер яшь
гаиләләргә дә төшендереп бирүче кеше бит әле ул Мөнир. Тик менә, Гөлмәрьям атлы
яшь хатын, үзе дә сизмәстән, анын ип вә тәртипкә салынган һәммә уй-фикерен
чуалтты да куйды. Яна ел кичәсеннән сон, Гөлмәрьямнен күркәмлеге, чибәрлеге,
сөйкемлелеге — Мөнир күзенә арифметик кына түгел, геометрик прогрессия белән
арта барган кебек тоелды. Йомышы булмаса да, бухгалтериядән бер әйләнеп чыгарга
гадәтләнеп китте. Гөлмәрьямгә бер генә күз салса да, җаннарына сихәтле бәлзәм
коелгандай була иде. Үзенә аерым игътибар тойган яшь хатын да эшкә килешле итеп
киенеп, матур итеп бизәнеп йөри башлады. Чәч кистереп, җинелчә химия дә ясатып
кайткач, бигрәкләр дә чибәрләнеп китте.
Гөлмәрьям дә гаилә тормышында үзен бәхетле санаучы, ирен яратып яшәүче
хатын иде югыйсә. Әгәр дә берәр күрәзәче ана да фал ачып, Кәбиренне үзеннән
егерме яшькә олырак иргә алыштырырсын, дисә, «әстәгъфирулла, тузга язмаганны»,
— дип кенә куйган булыр иде. Дөрес, парторг Мөнир абыйсы кеше буларак бик ошый
иде ана. Һәрчак итагатьле, ярдәмчел ул Мөнир абый, интеллигент. Һәрвакыт затлы,
пөхтә киенгән булыр. Буе-сыны, үз-үзен тотышы, сөйләшүләре белән әллә каян
аерылып тора. Авылдагы башка ирләргә бөтенләй дә охшамаган. Авылга кунакка
гына кайтып төшкән шәһәр түрәсе кебек дип әйтер иден, шәһәр түрәсе болай мөлаем
булмас! Мөнир абыйсынын теге көнге утлы карашыннан сон, Гөлмәрьям аны
очраткан саен «дерт» итеп китә торганга әйләнде. Мондый
йомшаклыгы өчен үз-үзен орышып, сүгеп тә карады. Ләкин бар да файдасыз иде.
Эчтән корган бөтен крепость-баррикадалары Мөнир абыйсының бер күз карашыннан
ишелеп төшә барды...
Бер ел вакыт шулай үтеп китте. Тик Мөнир күңелендә нәкъ бер ел элек бөреләнгән
хис һич тә сүрелмәде. Киресенчә, көннән-көн көчәя генә барды; ул инде хыялында
Гөлмәрьямне шашып-шашып сөя, бөтен җирләрен үбеп чыга, кочагында кысып
«үтерә» яза иде. Кайсы төннәрдә, хыялындагы шушы дәрт белән, Гадиләсен дә
кайнарланып яратып ала. Мондый назларны инде онытып бетерә язган хатыны
читенсенеп тә, сөенеп тә куя. Ни хикмәт булыр бу?!... Их, Гадилә, Гадилә! Гафу ит!
Иреңнең назлары сиңа аталмаган! Алар сиңа кул астындагы кеше буларак кына
тәтеде.
Быелгы Яңа ел кичәсендә Гөлмәрьям Кар кызы булды. Аңардан да гүзәлрәк Кар
кызының булганы юк иде әле моңарчы. Яшь кызларың әнә теге читтәрәк торып
торсын. Тукаебыз да әйткән бит: әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну, дип.
Шушы тәмле хисне кадерләп кенә күңел түрләрендә саклап йөртүгә ни җитәр иде дә
соң! Бу хакта беркем дә сизенмәгән дә булыр иде. Әйе, шулай дөрес булыр иде ул!
Кайда егыласыңны белсәң, мендәр салып куяр идең, ди мәкаль. Адәм баласы гел
туры юллардан гына йөреп бетерә алмый бу дөньяда, вакыты белән кыек-мыек,
сикәлтәле юлларга да кереп китә... Хәер, кем белә, Галиҗәнап очрак булышмаса,
тормышларын үзгәртергә тәвәккәлләмәгән дә булырлар иде, бәлки?!
Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, эш буенча бергә башкалага командировкага барырга
туры килде аларга. Икесенең дә куна барырдай туганнары булса да, кунакханәдә
тукталдылар. Шушы көнне икесе дә эчтән генә өзелеп көткән сөйләшү булды; җүләр
йөрәкләр, шашынып тибә-тибә, үзләренең акылдан өстенрәк икәнен исбатлады.
Сулышы ешайган, кайнарланган ирнең көчле куллары яшь хатынның нәфис күлмәге
буйлап шуышты.
— Юк, Мөнир абый, юк! Ярамый безгә!! — дисә дә, Гөлмәрьям үзе дә инде
шашкын хисләр кочагында, карышырга хәле дә, теләге дә юк иде. Куллары
ирексездән ирнең йөзеннән, чәченнән сыйпап үттеләр. Иреннәр очрашып, бер-беренә
суырылдылар. Шушы көннән Мөнир белән Гөлмәрьямнең мәхәббәт тарихы
башланды!...
Яшерен очрашулар белән янә бер ел үтте. Аларның мәхәббәтләре сүрелмәде. Җае
чыккан саен командировкаларга бергә чыгып киттеләр. Йортлары да кара-каршы
гына булгач, хәбәрләшергә шартлы сигналлар уйлап таптылар. Кәбир күп нәрсәне
күрми, ишетми, вакланмый торган кеше булганнан файдаланып, күбрәк
Гөлмәрьямнәрнең мунчаларында очрашалар иде. Очрашасы кичне хатын мунчаны
алдан әзерләп куя: яхшылап юып чыгара, тәмле исләр килеп торсын өчен, мәтрүшкә,
бөтнек, карлыган яфракларын кечкенә ләгәнгә салып, кайнар су белән пешекли, киң
ләүкәгә урын җәеп куя. Ашау ягын да онытмыйлар: гадәттә Мөнир берәр яхшы
шәраб, затлы кабымлыклар алып килә. Гөлмәрьям ул яраткан камыр ризыгы пешерә,
термос белән тәмле чәен алып керә. Әзерлек эшләре тәмам булгач, алай- болай
йомышы төшеп, Кәбир кереп күрмәсен тагы дип мунчаны бикләп, ачкычын кесәсендә
йөртә. Билгеләнгән сәгатьтә Мөнир арт яклап кына бакча капкасына килә. Хатын аны
инде көтеп тора, капка келәсен акрын гына күтәреп, эчкә үткәрә дә, җитәкләп,
карлыган куаклары арасыннан гына мунчага алып китә. Ишек эчтән бикләнүгә, бер-
берсенең кочагына атылып, шашып яратышалар. Аннары, тәрәзәгә одеял элеп, шәм
кабызып, көлешеп сөйләшә-сөйләшә, бер сыйланып алалар. Тагын үбешәләр,
сөешәләр...
Аларның кичләрен югалгалап торуларын гаиләләрендә башта сизмәделәр. Мөнир
кирәк чакта төн уртасында да чыгып китә торган кеше. Эшенең сәгате юк. Гөлмәрьям
берәрсенә кич утырырга барам дип кул эше тотып чыгып киткән була. Әмма без
капчыкта ятмый шул. Кеше арасында чыш- пыш сүз дә китте. Алга таба болай дәвам
итә алмый, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк иде! Аерылыргамы?! Юк, яратышуларынын
ин тәмле мәлендә монысы мөмкин түгел! Кушылыргамы?! Ә балалар?! Алар
нишләр?!
Элегрәк Мөнир янына, дөресрәге, парторг янына, өсләреннән йөргән ирләренә
чара күрүне сорап, яшь хатыннар килгәли иде.
— Синен белән бөтенләй йокламыймени? — дип сорый Мөнир. Яшь хатыннын
битенә ут каба.
— Йоклы-ый... — ди ул, күзен яшереп. — Хикмәт анда түгел.
— Юк, сенелем, хикмәт шунда. Син дөньяны анлап бетермисен әле. Әгәр ирен
бераз аш төрләндереп ала икән, монын бер куркынычы да юк. Гадәттә, андыйлар
гаиләдән китми. Зерәгә борчылып, нервынны бетереп йөрмә. Әгәр дә инде берәрсенә
чынлап гашыйк булса, монысы куркыныч! Шуңа күрә син аны гел үзенә гашыйк итеп
яшәргә тырыш!
Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләрме? Кинәш бирүе җинел ул. Үз
башына төшкәч, читен икән. Гадилә, ни сабыр хатын булса да, ире Яна ел төнендә
тагы чыгып китәргә җыенгач, түзмәде. Ел буена җыелып килгән бөтен үпкә-
рәнҗешләрен, балалар алдында дип тә тормыйча, иренен йөзенә бәреп әйтеп бетерде.
Мөнир, ниләрдер әйтеп, акланмакчы булды, әмма аны тынларга теләмәделәр:
— Бөтен авыл белә инде моны, әти. Сөйләшеп торма. Чыгып китегез, ичмасам.
Әни бу кадәр газапланмас иде! Урамда кеше күзенә күренергә оят бит!
Унтугыз яшьлек Гүзәленен бу сүзенә Мөнир шаккатты. Карәле, өйдәгеләр берни
белми, сизми дип йөри иде бит ул! Мәхәббәттән исереп, үзе берни дә сизмәгән икән.
Кызы ни арада үсеп җиткән сон әле? Инде олыларча фикер йөртә башлаган. Алай да
атасына болай итеп тел күтәрергә?! Монарчы усаллык белән хатынынын,
балаларынын өстеннән тормаса да, өйдә хуҗа кеше ул, Мөнир иде! Бар да ул дигәнчә
булды. Хатыны «Мөнир» дип, «әтисе» дип, балалары «әти» дип күзенә генә карап
тордылар. Нишләргә сон инде? Җитмәсә, тегендә хәзер Гөлмәрьям, коты алынып,
берүзе мунчада аны көтеп утыра торгандыр. Ирен, балаларын йоклаткач, Яна елны
сөйгәне кочагында каршыларга хыялланган иде ул.
Мөнир, кызынын сүзләренә бер җавап та кайтармыйча, өйдән чыгып китте.
Куркуыннан калтырана башлаган Гөлмәрьям ишекне ачуга анын муенына сарылды,
битләреннән үбә-үбә кайнар пышылдады:
— Килденме, Мөнирем! Ә мин монда куркып беттем. Яна еллар белән сине,
матурым! Җимешем минем! Үлеп яратам үзенне, яратам, яратам!
Уйлана-сөйләшә торгач, бер фикергә килеп, икәүләп чыгып китәргә булдылар.
Яна елдан яна тормыш башларга, сөеп-сөешеп кенә яшәргә иде исәпләре. Кая барып
урнашасын да хәл иттеләр. Икесе дә, яшертен генә, китүгә әзерләнде.
Башкалада яшәүче дуслары ярдәмендә әйбәт кенә эшен дә, кереп торырга
фатирын да тапты Мөнир. Аны ремонтлатты, йорт җиһазларын юнәтте. Машинасы
булу ярады: өйдән дә кирәк-яракны, кием-салымын шактый ташыды. Гөлмәрьям дә
алып китәсе киемнәрен, башка кирәкләрен, төйнәп- төйнәп, карангы төшкәч билгеле
бер урынга яшереп куя да, Мөнир аны төнгә багажнигына тутырып калдырып,
иртәдән башкала тарафларына чыгып китә иде. Балалар мәсьәләсендә дә бар да хәл
ителгән: Мөнирнекеләр инде мәктәп яшендә, Гүзәле студентка. Алар, әлбәттә,
әниләре янында кала. Мөнир аларны ташламас, булышып торыр. Гөлмәрьям улын
ирендә калдырырга, дүрт яшьлек кызын үзе белән алырга булды.
Билгеләнгән көнне, кунакка барабыз дип, кызын җитәкләп, кулына җинел бер
сумка гына тотып, өеннән чыгып китте Гөлмәрьям. Ире белән улы берни белми
калдылар. Эшеннән расчет алып та, пропискалардан төшеп тә тормады. Әллә кешегә
күренеп йөрисе килмәде, әллә китәсенә ышанып бетмәде. Боларын, соныннан кайтып,
Мөнир эш итеп китте.
Шул китүдән берничә ел күренмәде алар. Мөнирнен гаиләсенә булган ярдәме
күпмедер акча салып торудан узмады. Гөлмәрьям дә «улым» дип бер кайтып килмәде.
Авылга имеш-мимешләр ишетелеп торды анысы. Уртак кызлары туган икән, исемен
Мөнирә дип кушканнар, имеш. Монда кайтмасалар да, Гөлмәрьямнәр авылына
кайтып йөриләр икән. Үзенен бәрәнге бакчасына чыгып та карамаган Мөнир анда
тәпке тотып бәрәнге төбе өя икән, имеш...
Әмма сонгы вакытларда килеп ирешкән хәбәрләр икенчерәк рухта иде. Инде
укуын тәмамлап, Казанда эшли башлаган кызын, Гүзәлен эзләп килгән:
— Бик сагындым сезне, балам! Шушы Яна елларга кайтырмын, ахры, — дигән
имеш Мөнир. Бу хәбәр унаеннан Гадиләнен дә кылын тартып карадылар:
— Кайтса, кертерсенме, Гадилә?!
— Әлбәттә! — диде Гадилә, һич икеләнүсез. — Ни генә булмасын,
балаларымнын атасы бит ул!
Акыллы хатын барысын да анлаган. Кешегә сиздермәскә, сер бирмәскә тырышса
да, эченнән генә өзелеп көтте ул Мөнирен, өзелеп сагынды. Кайтыр, балаларны бик
ярата иде бит ул, алар хакына булса да кайтыр дип көтте. Чыннан да, гомер көзенә
кергәндә тормышын өр-янадан башлаган иргә бик авыр булды. Яна урындагы яна эш,
көн-төн чабарга мәҗбүр иткән тормыш мәшәкатьләренә яшь хатынынын
булдыксызлыгы да өстәлде. Нәрвакыт әзер ашка кайтып кергән, зәвык белән
җыештырылган йортта яшәгән, эшен бик мөһим санап, хуҗалык мәшәкатьләрен
күбрәк хатыны җилкәсенә өйгән кеше иде шул Мөнир. Гөлмәрьям белән яши торгач,
хис кайнарлыгы белән анышмаса да, бераздан күзе «ачыла» башлады. Калган
ризыкны җылытып ашау, юылмаган савыт-саба, җыелмаган өй — болар бар да гадәти
күренешкә әйләнде. Кызын бакчага урнаштыра алмагач, эшләмәде дә югыйсә
Гөлмәрьям. Ул арада балага узды. Өендә тәртип булдырып, эштән арып кайткан ирен
тәмле рызыклар пешереп кенә каршыларга мөмкинлеге бар иде, әлбәттә. Әмма ул,
мавыгып, мәхәббәт романнары укырга яратты. Кызын җитәкләп, кибетләрдә, парк-
кино шикелле җирләрдә йөрде, дус- ишләр тапты. Уртак кызлары тугач та тормыш
рәвеше әллә ни үзгәрмәде. Инде теге дус-ишләр үзләре күбрәк аларда ята башлады.
Мөнирнен кайтып керешенә еш кына өстәл янында җырлашып, күнел ачып, тегесен-
монысын капкалап утыралар иде. Ачыгып кайткан ир дә, шул вак-төякне капкалап,
чәй белән тамагын алдарга мәҗбүр булды.
— Өйдә яшь бала да бар, Гөлмәрьям, болай итеп кеше җыеп яту кирәкмәс,— дип
сүз башлады Мөнир бер кичне.
— Әй, Мөнирем, син көннәр буе эштә, үземә генә бик күнелсез шул минем,—
диде Гөлмәрьям, гадәтенчә ана сарылып. — Аннан, җаным, озакламый юбилеен.
Балалар белән дүртәүләп кенә утырмабыз бит! Хезмәттәш дусларынны да
чакырырсын, минем дусларымны да дәшәрбез.
Алай... Ике айдан илле тула икән шул инде. Әй, карт җүләр, карт җүләр!
Терсәгенне бик тешләр иден дә, ераграк шул. Үзенне бик акыллыга санап йөри
башладын, ә үзен менә яшь хатын белән тормыш ничегрәк булачагын да күзаллый
алмагансын. Гомер бәйрәменне хатынын, балаларын, туганнарын белән гөрләшеп
үткәрәсе урынга, шушы җиде ят белән билгеләп үтәргә туры килер микәнни?!
Мөнирнен башына кан бәргән кебек булды: әйе, җиде ят! Әле генә анына барып
җитте: сөяркәсен хатыны итеп кабул итә алмаган бит ул! Инде өч еллап яшәүләренә
карамастан, Гөлмәрьям һаман да чит кеше икән бит ана! Хәтта уртак кызлары Мөнирә
дә теге балалары кебек якын тоелмый.
Ә балаларын сагынды, бик сагынды Мөнир. Аларны күз алдына китереп, төннәр
буе йоклый алмый ята башлады. Инде берәм-берәм буй җиткереп киләләр. Гүзәленә
22 тула. Кияүгә чыгарга җыенуы да бар. Ә анын туенда кадерле әти булып утырырга
тиешле кеше кайда?! Балаларын гына түгел, авылын, халкын, һәм... хатынын да
сагынды. Әйе, ул аны хәзер еш исенә төшерә башлады. Үзен карарга, бераз ял итәргә
вакыты бар идеме сон анын? Бергәләшеп кая барганнары булды? Хатыны уртак
түшәк җәеп куйганда да, анда ятмаска сәбәп эзләп, диванда телевизор карап, йә газета
укып йоклап китәр иде Мөнир. Хатынынын җайлап кына өстенә япканын да, аннан
түшәктә мышык-мышык елап ятканын да сизә иде ул. Әмма янына барып ятасы
килми иде. Нигә, ни өчен?! Сөешеп өйләнешкән, яратышып яшәгәннәр иде бит!
Бертөрлелек ялыктыра башлады шул, ә Мөнир гел сөелергә яратты, җаны назга
сусады. Шуннан башланды инде барысы да. Ә чынбарлыкта — анын җанынын
яртысы — бернинди дә Гөлмәрьям түгел, ә Гадиләсе икән бит! Кайтса, кертер микән?!
Кертер, акыллы хатын ул! Кайтуын кайтырсын да, балаларын күзенә ничек
карарсын?! Кеше белән ничек аралашырсын?! Ничек, ничек бу кадәр ялгыштым сон
мин?!
Ниһаять, үзен йөдәткән сорауларга җавап таба алмый гаҗиз булгач, кызы белән
очрашып сөйләшергә булды Мөнир.
— Безгә ин кирәк чагында ташлап чыгып киттен, әти, — диде Гүзәле. Әйткән сүзе
саен күзләренә мөлдерәп яшь тула барды. — Хәзер исенә төштемени? Инде бу
гаиләнне дә ташлап китәргә, икенче җинаятенне эшләргә җыенасынмы? Яшь балагыз
да бар диләр. Юк инде, кайтмыйсын! Бер киселгән кире ябышмый. Без сине гафу итә
алмыйбыз!
Кырт борылып китеп барган кызы артыннан инәлеп кычкырды Мөнир:
— Кызым, кызы-ым!..
Әмма кызы борылып та карамады, адымнарын кызулатты, аннан йөгерә үк
башлады. Ул инде үксеп елый иде.
— Юк, юк, безгә кирәген юк! — дигән сүзләре генә, өзек-төтек булып, Мөнир
колагына килеп иреште.
Их, Мөнир-Мөнир! Үз кызын булса да, Гүзәлен хатын-кыз бит ул. Хатын-кыз
белән кинәш итсән, ул әйткәннен киресен эшлә дигәннәрен бер дә ишеткәнен юк
идемени сон?! Юк йомышын бар итеп икенче көнне үк авылга чапты кызын, әнисен
сөендерергә ашыкты. Балаларын аша бу хәбәр авылга да саркып чыкты... Авыл халкы
да, куанычлы хәл көткәндәй бер дәрт белән, кире әйләнеп кайтуынны көтте. Барыбер
кайттын син... Әмма, ни үкенеч, җансыз гәүдән генә кайтты шул!...