БАЛАЧАКТА КАЛАЧАК
Мотыйгулла хәзрәт
Мотыйгулла хәзрәт авылыбызның ин сонгы указлы имамы иде. Ул озын- озак
гомер яшәп, 1967 елнын җәендә генә вафат булды.
1911 елда Иж-Буби мәдрәсәсе вакыйгаларыннан сон авылыбызның имамы, үзенен
алдынгы карашлары белән танылган Әхмәтгәрәй ахун Зарифов репрессияләнеп,
имамлыгыннан мәхрүм ителгәч, чарасыз калган авыл картлары күрше Түнтәр авылы
мәдрәсәсенә барып, берәр шәкертне имам итеп җибәрүне сораганнар. Мәдрәсәнен
мөдәррисе Ишмөхәммәт хәзрәт үзенен ин яраткан, ин булдыклы шәкертен —
Мотыйгулла Зыятдиновны Мөнингәр авылына имам итеп җибәргән. Менә шушы
көннән башлап гомеренен ахырына кадәр ин имансыз чорларда да бернинди
хилафлык китермичә ул үзенен имамлык вазифаларын башкарган.
Үзебезнен орынып торган күршебездә генә яшәгәнгәме, мина аны еш күрергә,
сабый чагымнан анын тормышынын шаһите булырга насыйп итте. Анын гомере үтә
имансыз чорга туры килде. Кыйбласыз совет чорындагы власть тарафыннан бик күп
рәнҗетүләр, кимсетүләр, кысрыклаулар кичерде ул. Әти белән әнинен шомланып:
«Бүген төнлә хәзрәтне тагын алып киткәннәр икән, кайтыр микән инде?» дип аһ-
зарлап йөргәннәрен әле дә булса хәтерлим. Әмма ул бервакытта да зарланмады,
төшенкелеккә бирелмәде, анын йөзеннән бервакытта да серле, ягымлы, үзенә тарта,
җанга җылы бирә торган елмаю китмәде.Ул очраган һәркемнен сәламен җылы итеп
кабул итә, хәл-әхвәлен белә, олымы-кечеме, һәркем белән сөйләшергә ягымлы сүз
таба. Анын мәһабәт гәүдәсенә, ыспай сакал-мыеклы йөзенә ап-ак чалмасы, шактый
таушалган, әмма төсен җуймаган яшел чапаны, ялтыравыклы читеге, кулындагы бик
тә оста итеп кырып эшләнгән нәфис таягы үтә дә килешеп тора.
«Алып киткән» җиреннән кайткан көнне үк ул әнә шулай киенеп, җәмәгатькә
күренеп урамнан уза, үзенен исәнлеген, бирешмәгәнлеген белдерә. Күрәсен, бу анын
әнә шул гаделсезлекләргә каршы протесты да булгандыр.
Хәзрәтнен җиргә яртылаш казып эшләнгән кечкенә генә өендә булганда андагы
чисталыкка, пөхтәлеккә тан кала идем мин. Өйнен әнә шул җиргә баткан өлеше сары
такта белән төрелгән, өсте шүрлек рәвешендә эшләнгән. Мине әнә шул шүрлек өстенә
тезелгән бихисап күп китаплар, чип-чиста агач савытларда үсеп утыручы әллә нинди
челтәрле-чуар яфраклы гөлләр җәлеп итә иде. Ул гөлләр мина хыял ирешмәс ерак
шәрык илләрен хәтерләтә, күнелемдә бер кечкенә кошчыкка әверелеп әнә шул җылы,
чәчәк-гөлләргә күмелгән хыялый илләргә очу теләге уяна. Әлеге китапларда без
белмәгән, без анламаган тирән-тирән серләр бардыр кебек тоела, йотылып шуларны
укыйсы, бу ач-ялангач хәсрәтле дөньядан аерылып, әнә шул китаплар, алардагы
могҗизалар-серләр дөньясына чумасы килә. Чибәр Кәримә абыстай чәчәкле
күлмәгенен тирән кесәсеннән алып биргән тәмле конфет яки прәннек әлеге
кичерешләрне чынбарлыкка якынайтып, тәмләндереп җибәрә. Әй сабый чакнын
беркатлы онытылмас кичерешләре...
Борынгы китапларны җыю, аларны тәртипләп төпләү, кече яшьтән үк аларны
укырга өйрәнү дә әнә шул кичерешләремнен нәтиҗәсе булгандыр, күрәсең. Ул
китаплар арасында Мотыйгулла хәзрәт китапханәсеннән кергәннәре дә бар. Мин
бүген дә еш мөрәҗәгать итәм әле аларга.
Күршедә булып, еш очрашкангадыр, хәзрәт мине үтә дә үз итә, якын күрә.
Гомумән, ул бик тә бала җанлы иде. Үсеп җитеп, инде студент булгач та сирәк кенә
әти-әниләр янына кайткалаганда мин башта әти-әниләрем белән күрешәм дә, аларга
керәм, аларнын хәлен беләм. Киткәндә дә башта хәзрәт белән хушлашып чыгам,
аннан сон әти-әнием белән саубуллашып юлга кузгалам. Инде картайган, йөзендәге
мөлаем елмаюына тирән фәлсәфи уйчанлык өстәлгән хәзрәт моңа бик тә сөенә, минем
хәл-әхвәлем, яшәешем белән кызыксына, ничек-нәрсә укуымны белешә, үзенең хәер-
фатихасын бирә:
— Әйбәт укы, гомереңне бушка уздырма. Күбрәк белергә тырыш. Шулай итсән,
тормышында ак белән караны, яхшы белән яманны җинел аерырсын — бу дөньяда
югалмас өчен әнә шул кирәк, балам.
Миңа да күпләр шикелле үк гомеремдә күп авырлыклар-кыенлыклар, аянычлы
югалтулар кичерергә, авыр хәлләрдә калырга туры килде. Иң авыр чакларда минем
күз алдымда җылы елмаеп ак чалмалы, яшел чапанлы, изге җанлы, нык иманлы
Мотыйгулла хәзрәт пәйда була һәм күземә карап: «Яхшы белән яманны аерырга
өйрәндеңме инде?» дип сорый, авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтә иде.
Хәзер дә шулай.
Каеннар җыры
Ул көнне әти мине йокыдан бик иртә уятты. «Әйдә, улым, икәү бергә каеннарның
яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле!» — диде ул.
Иртәнге татлы йокыдан айнып бетмәгән килеш мин башта игътибар итмәгән,
«Каеннарның яфрак ярганын тыңлап кайтыйк әле» дигән сүзләр бераздан миңа бик
тә сәер тоелды — ничек инде каеннарның яфрак ярганын тыңларга мөмкин? Әмма
әтине сорау биреп йөдәтмәдем. Ул колхозда агротехник булып эшли, көннәре
тулысынча басуда уза. Җир эшкәртү, чәчү, уру — барысы өчен дә ул җаваплы. Илнең
кыр ышыклау урман полосалары утыртып җенләнгән чоры бу. Анысы өчен дә әти
җаваплы. Ул еш кына, мине дә үзе белән ала, мине агачлар, үсемлекләр белән
таныштыра. Әти хәтта кечкенә бөҗәкләрнең дә гамен белә, аларның файдалары,
зарарлары турында кызыклы итеп сөйли. Авыл тирәсендәге чишмә-инешләр турында
ул әллә нинди риваятьләр белә, туктап су эчкәндә яки әлсерәгән битләребезне юганда
әнә шуларны сөйли. Без аның белән табигатьтәге могҗизаларны күзәтәбез. Болар
барысы да миңа кызык, мавыктыргыч — мин аларны йотлыгып- онытылып тыңлыйм,
күзәтәм, күңелемә сала барам. Беренче мәртәбә әти белән арыш серкәләнгәнен,
аҗаган уйнаганын карап торганыбыз хәтеремдә. Басу буйлап ап-ак булып, болыт
кебек бөтерелә-бөтерелә арыш серкәсе йөзгәнен мәңге онытасым юк. Гомеремдә мин
аны соңыннан күп мәртәбәләр күзәттем. Илаһи күренеш! Күргән саен табигатьнең
ниндидер интим, үтә дә серле мизгеленә юлыкканыңны аңлап сөенәсең, хисләнеп,
комачауламыйм дип тын каласың. Ә эңгер-меңгердә аҗаган уйнавын күзәтү
шомлану-тетрәнү хисләре уята миндә, гомернең фанилыгын искәртә.
Сорау биреп йөдәтмәдем, вакыты җиткәч әти үзе аңлатыр әле, дидем.
Кашкарны җигеп дружкага менеп кунакладык та, юлга кузгалдык. Әни миңа дип
кечкенә шешәгә тутырылган сыек сөт, юка ипи телеме төрелгән төенчекне биреп,
безне озатып калды.
Әти белән дружкада утырып бару үзе бер рәхәтлек. Ул тәмәкесен кабыза, әкрен
генә шуны суырып уйланып бара, ара-тирә ягымлы карашы белән миңа
карап ала. Басу юлына чыккач, Кашкар юрта башлый. Юл тигезсезлекләрендә дружка
әкрен генә деркелдәп бара. Әти, уйчан карашын җиргә текәп, йомшак кына тавыш
белән моңлы бер көйгә җырлап җибәрә:
Агыйделне тирән диләр,
Кемнәр үлчәгән икән, Сагыш дигән дәрья суын Кемнәр эчмәгән
икән.
Арба дерелдәве әтинең җырына әллә нинди бер кабатланмас үзгә моң, серлелек
бирә. Нәрсә турында уйлый, нигә шулай моңлана икән ул? Еллар үткәч кенә белдем
— тугыз яшендә өч сеңлесе белән тома ятим калган бит ул! Үскән, җирдә үз урынын
тапкан, яшәгән, яши. Сеңелләрен дә аякка бастырган. Сагыш дигән дәрья суын мул
эчәргә туры килгән шул аңа. Әнә шулар моң булып үрелгәндер аның күңеленә.
Мин әнә шул моңнарны күңелемә сеңдереп, тирә-якны күзәтеп барам. И матур да
инде безнең авылның табигате. Артышлы үрләре, тыйнак чишмәләре, чуар
урманнары, басынкы инешләре... Кай ягыңа карама
— хозурлык. Күккә эленеп калган тургайларның кинәнеп сайравын күр син!
Басу түрендәге Ерак каенлыкка килеп җитәбез. Әти Кашкарны тугарып, дилбегәсе
белән дружкага бәйләп, утларга җибәрә. Әй сөенә малкай мондый вакытта, ни генә
кыйланмый. Аның кыйланышларын күреп мин көлеп җибәрәм, ул яңгыравыклы
кешнәве белән минем көлүемә кушыла. Мондый чакта ул минем белән бергәләп
көлгән кебек тоела.
Урманның бу ягында яшь каеннар үсә. Алар куе да түгел, араларында инде тыйнак
урман чәчәкләре күренә. Сирәк була торган җылы, парлы май иртәсе. Язгы назлы
кояшның җылысы күлмәк аша да үтеп тәнгә рәхәтлек бирә. Без әти белән каеннар
арасына узабыз.
— Тыңла, улым, — ди әти — каеннар менә шушындый назлы көнне җырлый-
җырлый, ярыша-ярыша яфрак яралар. Аларның бүген иң бәхетле көне.
Мин әтидән аерылып эчкәрәк узам, туктап калам. Тып-тын каенлык эченә күктән
ниндидер зыңлау тавышы иңә. Аңа дистәләгән кошларның ярышып сайравы өстәлә.
Шуларга серле черкелдәү, пышылдау, йомшак кына үзара сөйләшкән кебек авазлар
кушыла. Чатнап ачылган бөре кабырчыклары кыштырдап җиргә коела. Болар
бөтенесе бергәләп тантаналы бер моңга, музыкага әверелә. Бераздан мин аларда
таныш аһәңнәр, таныш ритмнар тоеп алам, сихерле моң дөньясына чумам, онытылам.
Каеннар җырлый. Урманда тантана. Яшьлек, яшәү, яшәрү тантанасы! Никадәрле
ярсу, ашкыну, өмет, шатлык бар бу аһәңнәрдә! Каеннарның бүген иң бәхетле көне!
Иң бәхетле көне!
Әти басып калган якка борылам — аның йөзендә шатлыклы елмаю. Сизгән ул
минем каеннар җырын аңлаганымны, ул канәгать.
Соңыннан басуларны әйләнгәндә дә, яшел чирәмгә утырып әни җибәргән сөт
белән ипине ашаганда да, кайтыр юлга кузгалгач та минем колак төбемдә каеннарның
тантаналы җыры тынмады. Мин хәтта, җиңелчә генә сызгырып аларны кабатларга да
тырышып карадым.
— Әти, тагын барырбыз әле каеннарның яфрак ярганын тыңларга,
— дидем мин әтигә борылып.
— Юк инде, улым, андый могҗиза бер генә көн була, гел кабатланмый. Менә
быелгы кебек матур яз килсә, киләсе елга барырбыз. Насыйп булса,
— диде ул.
Әмма алдагы елда безгә каеннарны тыңларга насыйп булмады. Борчулы- газаплы
ел булды ул безнең өчен. Шулай да, үсеп җиткәч берничә мәртәбә 170
тынлау бәхетенә ирештем мин каеннарның яфрак яруын. Ул минутларның бәхетен
уртаклашырга әти генә юк иде янымда.
Күп еллардан сон, композитор Рөстәм ага Яхин белән бергәләп язган «Керим әле
урманнарга» җырының көен фортепьянода уйнаганда тоемладым мин каеннарның
серле, тантаналы монын. Бәлки, ул да балачагында каеннарның яфрак ярганын
тыңлаган булгандыр. Кем белә...
Патефон
1952 елда булса кирәк, авылыбызга бөтенләй уйламаган, көтелмәгән кунаклар
килеп төште. Нефть эзләүчеләр килгән, безнең авыл тирәсеннән нефть эзләячәкләр!
Шушы вакыйга авылыбызның гадәти салмак бер көйгә ага торган тормышын әллә
ничек җанландырып, кымырҗытып җибәрде. Олыларның да, яшьләрнең дә авызында
моңарчы колак ишетмәгән сәер бер сүз — нефть. Авылның фантазиягә бай тел
осталары кичләрен җыелышкан вакытларда әллә нинди әкиятләр сөйлиләр. Имештер,
безнең авыл астында зур диңгез кадәрле нефть ятмалары бар, тиздән аны суырып
чыгара башлаячаклар, безнең авыл зур шәһәргә әвереләчәк; имеш, инде
Шәмәрдәннән безнең авылга таба тимер юл төзи башлаганнар . Бу җәһәттән әлеге дә
баягы Навил барысын да уздыра — килсә килә бит форсат кешегә!
Безнең әле сабый чак. Ач-ялангач авыл малайлары шул әкиятләрне тыңлап,
шуларны үзебезнең сабый күңелебездән кичереп, хыялланып йөрибез.
Нефть эзләүчеләрнең берничәсе безнең күршедәге Фатих абзыйларда урнашты.
Шуларның берсе Хәмит абыйның бик тә усал гадәте бар иде — колакны борырга
ярата. Үзе болай әйбәт кенә кеше, безнең белән әүмәкләшүдән дә читләшми. Әле баш
кадәрле туп алып чыгып безнең белән футбол уйный, әле беребезнең биленә кызыл,
икенчебезнекенә — зәңгәр чүпрәк бәйләп көрәш оештырып җибәрә. Үзе кечкенә генә
сыбызгысын сызгыртып көрәшне иң кызык җирендә туктата да, безгә киңәшләр
бирергә тотына. Әле безне түгәрәкләп тирә-ягына утырта да, әллә нинди без
ишетмәгән нәрсәләр турында сөйли башлый — аның белмәгәне юк. Нефтьнең кара
булса да алтын икәнен, аннан әллә ниләр ясап булганын, нефтьтән башка кешелекнең
киләчәге юклыгын да без Хәмит абыйдан ишетеп белдек.Тик шунысы бар —
эләктерсә, колакны каты бора инде, күздән яшьләрне чыгара. Безне ул «кирәкле
кишер яфраклары» дип атый. Сәер кеше. Үзе яшь, борын астындагы куе кара мыегы
булмаса, әле яңа егет булып килүче бер үсмер дияр идең. Күрәсең, ул нефть яки
геология институты студенты булгандыр, монда практика үткәндер. Соңрак без аның
кичке уеннардан соң укытучы Былбыл апаны озата кайтуларын, аның белән мәктәп
бакчасында озаклап сөйләшеп утыруларын да белдек.
Тиздән әлеге серле абыйлар безнең тыкрык башында, инеш буенда, Мещан
урманы кырыендагы каланчадан да биек вышка төзеп, җирне бораулый башладылар.
Безнең өчен хикмәт тулы көннәр башланды — мөмкин кадәр якынрак килергә
тырышып шул тирәдә кайнашабыз. Әлеге дә баягы шул Хәмит абыйның усал кулы
булмаса.
Беркөнне кич белән Фатих абзыйлар каршындагы чирәмлеккә җыйналган
малайлар янына чыккач: «Бер могҗиза күрсәтимме үзегезгә?» диде Хәмит абый. Без
сагаеп калдык — колак борудан тыш тагын нинди могҗизасы бар икән инде моның?
Ул өйдән бер зәңгәр тартма күтәреп чыкты. Шуны капка төбендәге өч аяклы
эскәмиягә куеп ачты, нәрсәсендер борды-борды да, уртадагы тәлинкәсе өстенә
ниндидер йодрык кадәрле ялтыравыклы әйберне
әйләндереп салды. Әллә нинди кыштырдау тавышлары ишетелде һәм шул тартманын
кай җиреннәндер җыр янгырый башлады. Безнен күзләребез мангайга менде — менә
бу могҗиза ичмасам!
Хәмит абый безгә әлеге тартманын патефон икәнлеген, анын тәлинкәсенә ин бөек
җырчыларның җырлары язылганлыгын, әлеге матур җырны Гөлсем Сөләйманова
исемле җырчы башкаруын анлатты.
— Менә шулай, кирәкле кишер яфраклары! — дип йомгаклады ул сүзен.
Кичке уеннарда авыл егетләренен һәм кызларынын җырлап-биеп уйнауларын
гына күреп-ишетеп үскән безләргә шушы тартмадан агылган җырлар кеше
ышанмаслык бер серле хәл иде, билгеле.
Менә тартмадан ир-ат җырлаганы ишетелде.
— Ә бусы инде Рәшит Ваһапов исемле җырчы абыегыз булыр, белеп торыгыз,
кирәкле кишер яфраклары! — дип таныштырды Хәмит абый.
Җәйге кич. Тып-тын авыл һавасын тибрәндереп җыр янгырый. Анын моны
күнелләрне актарып ташлый. Күз алдыма әллә нинди илаһи күренешләр килә. Каен
сиртмәгә эленгән кайры бишектәге кечкенә игезәк энеләремне монлы җыр көйләп
тирбәтүче әнием, басу юлларыннан юртып баручы атка җигелгән арба денгердәвенә
кушылып тын гына җыр көйләп баручы әти ... Күземә ирексездән яшь тула.
Без җәй буе кичләрен Фатих абзыйлар капка төбенә җыйналабыз. Тиздән анда
авылнын өлкәннәре дә килергә гадәтләнде. Үзенә күрә бер бәйрәм була иде ул кичләр.
Көзен нефть эзләүчеләр вышкаларын сүтеп алып китеп бардылар. Авыл монаеп,
боегып калды. Шөкер, безнен якларда нефть табылмады. Дистә еллар үткәч тә кабат
килеп бораулап эзләп карадылар югыйсә. Нефть чыкмады. Әмма Хәмит абыйлар
бораулаган урыннан ургып чишмә чыгып калды. Мул һәм бик тә тәмле, йомшак сулы
иде ул. Халык ана «Нефтьчеләр чишмәсе» дип исем бирде. Якында гына безнен якта
үсә торган нинди хуш исле үлән бар — барысы да билдән булып үсә торган болын,
шул болын буйлап кыеклап бара торган чишмә сукмагы. Әнигә булышыйм дип
яланаяклап, инемә көянтә-чиләк элеп әнә шул сукмак буйлап мин үзем дә суны күп
ташыдым. Ярата идем мин анда суга барырга.
Алтмышынчы еллардан сон әлеге болында сыер, дунгыз абзарлары төзелде,
болын тирескә күмелде. Якында гына силос салу өчен чокырлар, траншеялар
казылды. Яратмады әлеге гамәлләрне чишмә — кинәт кенә юкка чыкты. Чуар болын
да югалды. Студент чагымда каникулга кайткач әнә шул урында юксынып озак басып
торганнарым хәтердә.
Мин гомерем буе халкыбыз җырларын тыныч кына тынлый алмадым. Аларны
тынлаганда күнел сафлана, хисләр актарыла, хәтер янара. «Кара урман», «Зөләйха»,
«Сандугач», «Сакмар», «Уел», «Рәйхан» — бу җырларны ишеткәндә мин әле бүген
дә, инде күпме еллар үткәч тә, әнә шул ерак балачактагы мон тулы кичләрне искә
төшерәм. Шул тинсез кичләрне кайтарасым, әнә шул могҗизаны безгә бүләк иткән,
туган җирне, туган халкыбызны яратырга, анын фаҗигале тарихын белергә һәм изге
итеп сакларга өйрәткән Хәмит абыйны күрәсем, хәтта бер генә мәртәбә булса да ана
колагымны бордырасым килә.
Әлкич абый
Әлкич абый безнен күршедәге мари авылыннан. Анын чын исеме Алексей. Әмма
безнен авыл кешеләре өчен ул Әлкич. Үзе дә шушы исемне үз иткән инде.
Озак еллар безнен авылнын терлекләрен көтте Әлкич абый. Үтә йомшак күнелле,
ягымлы, итагатьле зат иде ул. Авылыбызнын һәммә кешесе — олысы 172
да, кечесе дә — ярата аны, үз итә. Сарыгыннан алып ябык сыерына кадәр һәр
терлекнен гадәтләрен белә, аларда ниндидер үзгәреш булса, авырып- сырхаулап
китсә, хуҗаларына бик тәфсилләп анлата, үзенен кинәшләрен бирә, дәва ысулларын
тәкъдим итә. Шул терлекләрнен телен белә диярсен.
Әлкич абый татарча татардан да матур итеп сөйләшә. Ул «җ» белән «н» авазларын
шулкадәр җиренә җиткереп «җинги» дип эндәшкәндә авыл апалары, күнелләре
булып, елмаеп ук җибәрәләр иде. Ихлас менә!
Әлкич абый һәрвакыт шат күнелле, җор була. Әмма тормышы бик тә авыр,
михнәтле иде анын. Өе тулы берсеннән-берсе кечкенә бала-чага, аларны туйдырырга,
киендерергә кирәк. Өе дә бик кечкенә — җиргә сенеп беткән бер алачык кына. Әнә
шул тормыш авырлыгы, тормыш михнәте анын йөзендә дә бөтен барлыгы белән
чагыла, хәтта көлгәндә дә монсу уйчанлыгы югалмый. Хәер, ул елларда кайсы авыл
кешесенен тормышы җинел булды икән.
Без — тиктормас ыбыр-чыбыр авыл малайлары — еш кына. Әлкич абый көтү
көткән җиргә барабыз. Әллә кайда, ерак басу түрендә булганда да югалып
калмыйбыз. Ул безгә үзенен башыннан үткән бетмәс-төкәнмәс вакыйгаларны сөйли.
Әй күпне күргән-кичергән дә инде Әлкич абый, кайларда гына булмаган, кайларда
гына йөрмәгән. Кая инде безгә андый хәлләрне күрү!
Безгә анын бигрәк тә сугышта күргәннәрен сөйләве ошый. Ул һәрбер сөйләгәнен
оста артистларча хәрәкәтләр белән күрсәтеп бара. Каян килә икән ана шундый
елгырлык? Әлкич абый әле егылып чирәмдә тәгәрәп китә, әле сикереп торып йөгереп
ала, әле сузылып ятып, ике аягын ике якка җәеп, сынар күзен йомып автоматтан «ата»
башлый. Ул берәм-берәм безнен күзгә карап сөйли, үзенен күзендә ниндидер
хәйләкәрлек чалымнары да чагылып китә — ышандырдыммы сез ачык авызларны,
янәсе. Әмма безгә ул олылап «егетләр», «агайне» дип эндәшә. Күзгә карап шулай
эндәшкәндә без ничектер үсебрәк тә китәбез әле. Шулай булмыйни, Әлкич абый
кадәр Әлкич абый «агайне» дип атасын әле үзенне!
— Ятабыз шулай, егетләр, окопта җомарланып. Ятып кара син көне- төне әнә
шулай. Нимесләрнен безнен өскә килергә кузгалганын көтәбез. Тамашаларын
кырабыз инде күтәрелсәләр. Тегеләр дә безнен күтәрелгәнне көтә бугай.
Кузгалмыйлар, агайне. Түзмәде йөрәк, башны күтәреп үрелеп тегеләр ягына карадым.
Әй, мин синайтим, егетләр, нимесләрнен әллә бөтен автомат-пулеметлары тыкылдап
ата башлады (Әлкич абый атып күрсәтә). Чумдым окопка (Әлкич абый чумып
күрсәтә). Баш янына гына сайрый- сайрый пулялар килеп кадала...
Без күптән инде сугыш эчендә, авыз ачып, Әлкич абыйга омтылып тынлыйбыз.
— Әлкич абый, берсе дә тимәдемени? — дип түземсезләнеп сорап куя тиктормас
Гадил.
— Тимәде шул, агайне, — ди Әлкич абый. Аннан карлыкканрак тавыш белән
өстәп куя:
— Тигән булса бу михнәтләрне күрмәгән булыр идем дә.
Ул авыр сулап сугышта берничә бармагын югалткан кулы белән Гадилнен
башыннан сыйпап алды һәм уйчан-монсу карашын әллә кая, ерак билгесезлеккә
төбәп уйга чумды. Сонгы сүзләрен ул безгә түгел, үз- үзенә әйтте бугай
Без дә бу минутта анын авыр уйларын бүлмәдек, кесәсеннән янчыгын алып тәмәке
төргәнен, тәмәкесен кабызып, тирән итеп суыра-суыра тарта башлаганын карап
тынып калдык.