АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Атабай
Атабай авылы Кама Тамагы районында, район үзәге Кама Тамагы эшчеләр
бистәсеннән — 40, җирле үзидарә советы үзәге Каратал авылыннан 2 чакрым ераклыкта
утырган. Авыл тимер юл станциясе Чишмәдән (Ключи) — 25, Тәмте (Теньки)
пристаненнән шулай ук 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә Атабай атамасына әледән- әле
тап буласың. Авыл Казан ханлыгы чоры документларында искә алына. Атабай авылы
янында борынгы болгар чорына мөнәсәбәтле кылыч сыныгы табылган. Авыл тирә-юне
борынгы заманнарда тарихи урын булган,
Өлкән буын кешеләре сөйләвенә караганда, Атабай һәм Бортас авылларын Атабай
белән Бортас исемле кешеләр нигезләгән. Атабай бабайның бозавы югала. Ул бозавын
эзләп йөргәндә шушы матур урынга килеп чыга һәм шунда утырып калырга ниятли.
Атабай бабай Олы Бортастан килгән дип сөйлиләр. Бортас авылы да Казан ханлыгы чоры
чыганакларында искә алына. Аксакаллар сөйләвенчә, Атабайда морзалар да яшәгән,
аларның җирләре аерым булган.
Авыл халкы үз араларында керәшен нәселләре булуын әйтә. Казан ханлыгы яулап
алынганнан соң башланган чукындыру сәясәте шаукымы, күрәсең, бу авылны да читләтеп
үтмәгән. Ләкин ул керәшен татарлары инде хәзер яңадан исламга кире әйләнеп
кайтканнар. Бу фикерләр тарихи чыганаклардагы мәгълүматлар белән дәлилләнә. Бер
тарихи чыганакта Атабай авылында 41 йомышлы, 8 ясак түләүче, 10 керәшен татары
яшәгәнлеге күрсәтелә.
Атабай халкы күршедәге утызлап авыл белән бергә Чабыр исемле җыен бәйрәме
үткәргән.
Авыл урынында элек калын урман шаулап утырган. Моны без авыл тирәсендәге
географик берәмлек атамаларыннан да ачык күрәбез. Авыл янында Имәнлек дигән җир
бар. Таулар юнәлешендәге басу агачлардан чистартылган, шул сәбәпле басу ышна исеме
алып калган.
Халык телеңдә ике тау атамасы еш кулланыла. Аның берсе — Кала, икенчесе — Тәмте
тавы. Авыл яныннан Үләмә суы агып уза. Шомыртлык борыны дип аталган урында Баса
күле бар. Анда гомер бакый киндер салганнар. Бу күл тирәсендә элек кыргый үрдәкләр
бала чыгарган. Хәзер бирегә үрдәкләр килми. Көянтәгә ошаганы өчен Көянтәлек дип
аталган урыннан бераз гына арырак та күл булган. Анда балык бик күп үрчегән,
кайберсенең озынлыгы метрдан да артып киткән дип сөйлиләр. Кызганыч, хәзер ул күл
беткән. Авылдан ике чакрым ераклыкта Җәмәки коесы дигән борынгы кое бар.
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында.
***
Атабай атамасы алган авыл Лаеш районында да бар. Атабай авылы район үзәге Лаеш
эшчеләр бистәсеннән — 88, Казаннан 58 чакрым ераклыкта урнашкан.
Казан ханлыгы дәверендә булган авыллар исемлегендә Атабай авылы телгә алына.
Атабай авылы тирәсе борынгы археологик табылдыклар белән бәйле. Авыл яныннан
соңгы болгар чорларына мөнәсәбәтле акчалар һәм XIII — XIV йөзләрдә ясалган сука
тимерләре, кискечләр табылган.
XVIII йөз мәгълүматлары тупланган тарихи чыганакта Атабай авылында 58 ясак түли
торган, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә.
И.А.Износков (XIX йөз) мәгълүматларына караганда, Атабай авылы Каманың уң
ягына утырган. Авылдагы 92 хуҗалыкта ислам дине тотучы 347 ир-ат һәм 250 хатын-кыз
көн күргән. Авыл янында иске зират булган, аның Кама юган урыннарыннан кеше
сөякләре һәм көмеш акчалар тапканнар. 1898 елда авылда татарлар яши дип искәртелә.
Атабай авылы В.П.Семенов редакцияләгән тарихи чыганакта түбәндәгечә сыйфатлана.
«Атабайда 800ләп татар кешесе яши, мәчет, почта станциясе һәм Кама аша кичү бар».
Авыл атамасының килеп чыгуы турындагы риваятьләрдән берсе түбәндәгечә. Атабай
авылы аша бер кеше узып барганда, авылның матурлыгына бик сокланган һәм туктап:
«Сез монда ата бай булып яшисез икән», — дигән. Шуннан авыл Атабай булып киткән,
имеш.
Риваятьнең икенчесе дә халык этимологиясенә нигезләнгән. Булачак авыл урынына
бер кеше килеп утырган һәм: «Мин моннан нәрсә булса да табам, табаем», — дигән. Шул
рәвешле авыл Табай аталып калган, имеш (авыл халкы авыл исемен кыскартып, кайвакыт
Табай дип кенә йөртә).
Атабай авылы Кама Иделгә кушылган җиргә, табигатьнең матур почмагына утырган.
Авылның уң ягын урман чолгап алган, ә сул ягында Идел һәм Кама чайкала. Авыл икегә
бүленгән. Бер өлешен Мишә Тамагы, икенчесен Атабай дип йөртәләр.
Атабай авылы Идел суы күтәрелү сәбәпле өченче урынга күчеп утырган. Элек Идел
тар булган, Атабайдан Кама Тамагына ишкәкле көймә белән тиз генә чыгып җиткәннәр.
Ә хәзер Атабай тирә-юнендәге урманнар, болыннар, кырлар, инеш- сулар, күл-сазлыклар
барысы да су астында калган.
Авылда элек зур мәчет эшләп килгән. Совет хакимияте елларында аны мәктәп итеп
файдалана башлаганнар. Авылда хәзер дә мәчет эшли.
Атабай бүген үсеш чоры кичерә. Авылга шәһәрдән килеп күп кешеләр дачалар төзи.
Баландыш
Баландыш авылы Теләче районында, район үзәге Теләче авылыннан 16 чакрымда,
тимер юл станциясе Арчадан — 62, Казаннан 94 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл үзе
җирле үзидарә советы үзәге. Авыл исеме шактый күп тарихи чыганакларда берегеп
калган.
Җөри юлы өстендәге Баландыш авылы Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә
китерелгән.
Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдә (XVIII гасыр) Баландыш авылында 98
ясаклы татар яшәгәнлеге искәртелә. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә
күрсәтелгәнчә, Баландыш суы ярына утырган Баландыш авылындагы 104 хуҗалыкта 409
ир-ат һәм 146 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән.
И.А.Износков мәгълүматларына караганда, Баландыш авылында ислам дине тота
торган 442 ир-ат һәм 429 хатын-кыз көн күргән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдән
күренгәнчә, Баландыш авылында татарлар яшәгән. К.П.Берстель белешмәсендәге
мәгълүматларга караганда, авылда 1171 татар кешесе теркәлгән.
Баландыш авылы халкы июнь ае урталарында күршедәге Мамалай, Урта Саба, Сатыш,
Орымширмә, Иске Җөри, Зур Тиләҗе, Урта Мишә, Зур Мишә, Елыш,
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Югары Шытсу, Түбән Шытсу, Чәбки Саба, Бигәнәй, Теләче, Казанчы-Бигәнәй авыллары
белән бергәләшеп Мамалай җыены бәйрәм иткән.
Олылар сөйләвенә караганда, элек авыл янында балан куаклары күп үскән. Авыл шуңа
Баландыш исеме алган.
Авыл Мишә суы янына утырган. Авылны урталайга ярып агучы Инеш Мишәгә килеп
кушыла.
Авыл чишмәләргә бик бай. Яңалары да килеп чыгып тора. Халык телендә авылның
элекке урам исемнәре бик яратып кулланыла: Олы урам, Сәйкә урамы, Чүлмәк урамы,
Зәйни урамы, Чүлмәк атавы, Черек күл, Тау башы һ.б.
Балчыклы
Балчыклы авылы Кама Тамагы районында, район үзәге Кама Тамагы эшчеләр
бистәсеннән 34 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Олы Бортас авылыннан 5 чакрым
ераклыкта урнашкан,
Балчыклы авылы Казан ханлыгы чоры документларында Булчиклы рәвешендә
теркәлгән. Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Балчыклы авылы искә алына. XVIII гасыр
тарихи чыганагында авылда 48 ясак түли торган, 31 йомышлы татар, 10 керәшен татары
яшәве күрсәтелгән.
Балчыклы авылы халкы күршеләрендәге утызлап авылда яшәүчеләр белән июль ае
башында Чабыр җыены бәйрәм иткән.
Авыл аксакалы Гарифулла ага Хәлиулла улы сөйләвенә караганда, авыл борынгы
заманнарда оешкан. Анда шактый җир биләмәләре булган, морзалар да яшәгән.
Балчыклы авылы халкы да чукындыру сәясәтеннән котылып кала алмаган. Авыл
халкының бер өлеше чукындырылган. Авыл янында керәшен зираты бар. Соңыннан алар
барысы да ислам диненә кире кайтканнар. Хәзер ул зиратка беркемне дә җирләмиләр.
Балчыклы авылының элекке урыны 2 чакрым читтәрәк булган. Ул урын хәзер Иске
Авыл дип әйтелә.
Авыл янында елга-инешләр, чишмә, күлләр шактый. Коры Үләмә елгасын авылда Олы
Су дип атыйлар. Авыл яныннан үтеп Коры Үләмәгә килеп кушыла торган суны авыл
халкы Инеш яисә Кече Су дип йөртә. Рәим чокыры дигән чишмә бар. Таллы Күлнең суы
яз көннәрендә генә була, чишмәсе юк. Бу күлгә сүс сала торган булганнар. Басу-
кырлардан Таштау һәм Муштуп кыры бар. Муштуп кыры элек алпавыт җире булган.
Революциядән соң ул Балчыклы халкы карамагына бирелгән.
Авыл зур түгел. Ул Түбән оч һәм Югары оч урамнарыннан тора.
***
Балчыклы авылы Түбән Кама районында да бар. Ул Шәңгәлче үзидарә советына керә.
Д.А.Корсаков хезмәтендә (XVIII гасыр) авылның икенче исеме Баран дип тә йөртелә. Ул
Балчыклы елгасы ярына урнашкан. Анда 71 керәшен татары, дворовый кешеләр яшәгән.
Дәвамы киләсе саннарда.