ЙӨРӘККӘ ЯШЕРЕЛГӘН СЕРЛӘР
ФЛЕРА ТАРХАНОВА ИҖАТЫНДА ГАЗӘЛ ЖАНРЫ
«Газәлләр ятлап үсәсең, ахры, шуңа гүзәлсең!» -
Җаныңны күрә белгәннәр, сөеп шулай сөйләсен!
Рәдиф Гаташ
Соңгы еллар татар әдәбиятында газәл жанры үсешен тикшерү нигездә өч шагыйрь
иҗатына барып тоташа. Болар — Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза һәм Флёра Тарханова.
Дөрес, аерым газәлләр Равил Фәйзуллин, Ренат Харис һ.б.ларда да очрый, әмма әлеге
шагыйрьләр иҗатында газәл жанры системалы күренеш түгел. Гомумән, Алтын Урда
чоры әдәбиятында әйдәп баручы жанрларның берсе булган газәл XX гасыр татар
шигъриятендә киң планда үсеш ала алмый. Әдәбият белеме сүзлекләрендә дә газәл
жанры турында сүз барганда мөселман Көнчыгышы шагыйрьләреннән Сәгъди, Хафиз,
Нәсими, Нәваилар мисалга китерелә. Дөрес, соңрак XIX һәм XX гасыр башы шагыйрьләре
Ш.Зәки, Г.Кандалый, Г.Тукай, Ш.Бабич, М.Гафури исемнәре өстәлә. Совет чоры
әдәбиятыңда Х.Туфан, Ә.Исхак, Н. Арысланнарның иҗатында газәл үрнәкләре барлыгы
билгеле.
Газәл жанры үзенчәлекләре фәнни-теоретик һәм гамәли планда шактый аз
өйрәнелгән. Бу уңайдан Х.Миңнегулов, Р.Ганиева хезмәтләрен атап китү урынлы булыр.
Аларда Р.Гаташ, М.Мирза газәлләренә әтрафлы күзәтү ясала. Ә инде әлеге жанрда
уңышлы иҗат итүче Ф.Тарханова шигърияте игътибардан читтә калып килә. Шул
сәбәпле әлеге язмада журнал укучыларына шагыйрәнең газәл жанрына бәйле
эзләнүләре, аерым шигъри табышлары тәкъдим ителә.
Гарәп алынмалары сүзлегендә газәл сүзенең ике төрле мәгънәсе билгеләнә.
Беренчесе, «гыйшык-мәхәббәт шигырьләре, бәетләре» булса, икенчесе, «сөйгән кызга
карата язылган мәдхия», диелгән. Димәк, сүзлек буенча барсак, газәл жанрында иҗат
итүче шагыйрь ир затыннан булырга тиеш. Әдәбият белеме сүзлекләрендә бер генә
хатын-кыз язучының исеме дә аталмау факты шул турыда сөйли булса кирәк. Әлеге
мәсьәләгә төгәлрәк аңлатма тюрколог галим Х.Курбатовта гына очрый. Ул «бер-бер
мәгъшук яки мәгъшуканы ярату, мәхәббәт хисе белән сугарылган» шигырьне газәл дип
атый. Димәк, газәлне хатын-кыз затыннан булган шагыйрь дә язарга мөмкин, дигән
нәтиҗә ясап була, һәм бу уңайдан XIX йөзнең беренче яртысы үзбәк әдәбиятында үзбәк
һәм фарсы-таҗик телендә язган газәлләре белән күренекле урын тоткан шагыйрә
Махлар айым Надирә (1792—1842) исемен мисалга китерү кулай булыр.
Р.Гаташ газәлләре узган гасырның 90 нчы елларында иҗат ителсә, М.Мирза
газәлләре XXI гасыр башында күренә башлый. Ф.Тарханова да газәл жанрына шул
елларда килә. Дөрес, беренче газәлендә «1993 ел» датасы күрсәтелеп, газәлләренең
күпчелеге соңгы елларга карый. Шулай да бу өлкәдәге беренче тәҗрибәләре алдарак та
ясалган булса кирәк. Шулардан «Мин Ходайдан күпме үтендем...» газәле (1993) эчтәлеге,
«яшьлек эзе калган сукмаклар»дан йөреп, лирик геройның үз тиңен көтү, хәтта көтеп
ару халәтен чагылдыра. Шагыйрәнең газәле укучыдан да билгеле бер әзерлек «сорый»,
шигырь юлларының озын булуы интонацияне гаруз ритмына көйләп куюны таләп итә:
Мин Ходайдан күпме үтендем, йолдызларны урап мең килдем.
Күз яшемне гөлгә эчердем - тиңем мине күрми микәнни?! (...)
Юлларыма чыккан күп лә ул, шашып сөйгәннәр дә сер түгел. Тик канатым һаман ул
түгел - үз насыйбым килмәс микәнни?!
Кай тарафта икән эзләре, күрмәс булды мәллә күзләре? Теләкләрем нигә үтәлми -
зарыкканны белми микәнни?!
Ф.Тарханованың күпчелек газәлләренә риторик пландагы сорау интонациясе хас.
Дөрес, Р.Гаташ газәлләре дә сорау интонациясенең күплеге белән игътибарны җәлеп
итә. Ә менә М.Мирзада алар күп очрамый. Ул, гадәттә, сорауны иҗтимагый-фәлсәфи
эчтәлекле газәлләренә генә кертеп җибәрә. Ф.Тарханова белән Р.Гаташ газәлендә охшаш
сыйфатлар шактый җыела. Соңгысында сорау йә сорау кушымчасы аша, йә эчке
интонация аша белдерелә. Ә Ф.Тарханова турыдан-туры сорау кисәкчәсе белән «сорый»,
шуның өстенә шагыйрә сорау алмашлыгына сорау кушымчасы да өстәп куя. «Мин
Ходайдан күпме үтендем...» газәле генә түгел, аның кайбер башка газәлләре дә сорау
кисәкчәле рифма системасына нигезләнә.
Чын сөюне татымаган, мәхәббәттән шашынмаган кеше дә була икән. Кызык: андый
адәмнәрнең күңелләре, йөрәкләре ни белән тула микән?
Гашыйклар янында йөреп, өзелеп сөюләрен күреп, көнчелек уты кабынса, Бөтен
җаны.н-тәнен биреп, үлеп яратасы килеп, кызыгып куя микән?
Ф.Тарханова газәлләренә беркадәр мөнәҗәт жанры үзенчәлекләре дә килеп керә.
Дөрес, аларда Аллаһны мактау яисә Аңа ялвару күзәтелми, биредә дини эчтәлек язмыш
мотивына үрелеп китә. Нәтиҗәдә лирик геройның Ходайга мөрәҗәгать итеп, сабырлана
төшүе, үз насыйбын көтеп яшәве үзәккә чыга.
Бер төркем шигырьләре эчтәлегендә «үз-үзең белән сөйләшү» сизелә, моң- зар да
бар, трагик башлангычны, аерылу газабы мотивын тоймый калу мөмкин түгел. Бу
газәлләрнең мөнәҗәт жанры белән уртаклыгы шунда тәмамлана да. Ф.Тарханова
шигырьләрендә һәрвакыт ике объект «яши»: берсе лирик мин булса, икенчесе — лирик
миндәге хисләрнең сәбәпчесе. Беренчесенең һәр сүзе сурәтләү объектыннан мәхәббәт,
наз таләп итүе белән үзенчәлекле. Эчтәлек исә даими үзгәреп тора, бер урында ул
үткәнне искә төшерсә («Гөлчәчкә, алдана күрмә», дип кисәтә), икенчесендә сабыр бул
дип, үз-үзен юата.
Ф.Тарханова, газәл таләпләреннән чыгып, шигырьнең соңгы строфасында үз исемен
тәрҗемәдә «Гөлчәчкә» рәвешендә кертеп җибәрә һәм әлеге кануни таләпне һәр
шигырендә диярлек саклап килә:
И Гөлчәчкә, ташкын хистән күңелләрең туламы - Синең дә челтер чишмәңдә су кипкән
чак буламы?
Шагыйрәнең күпчелек газәлләре 15 ле үлчәм белән язылган. Арада 16 лы, 18 ле,
мисраглары бүленгән газәлләрендә хәтта 23—24 иҗектән гыйбарәт шигырь юллары да
күренә. Нәкъ менә шул үзенчәлек аның газәлләренең аһәңлелеген тәэмин итеп,
музыкальлеген көчәйтә булса кирәк, икенче төрле әйткәндә, гаруз табигате Ф.Тарханова
газәлләрендә көчлерәк килеп чыга. Әлеге «шигырь кору» үзенчәлеге белән ул үзбәк
шагыйрәсе Надирә газәлләренә якыная.
Газәл жанрындагы шигырьләрен Р.Гаташ та, М.Мирза да 11 ле үлчәм белән язалар.
Билгеле булганча, 11 ле үлчәм силлабик шигырь системасында гына түгел, төрки
гарузда да бар. Гаруз һәм төрки классик шигырь элементларының үзара якынлыгы
турында М.Бакиров болай яза: «Гарәп-фарсы гарузындагы кебек, борынгы төрки язма
шигырьдә дә 11—11 үлчәме киң таралган булган, һәм «иҗекләр тигезлеге өлкәсендәге
охшашлык төркиләргә үзләренең 11ле үлчәмен фарсыларның шул ук үлчәмдәге
үрнәкләргә ияреп язу өчен кулланырга сәбәп булган, ягъни фарсы йогынтысына
эләккән беренче төрки әсәрләр нәкъ менә 11 иҗекле үлчәмгә төренгәннәр». Галим гаруз
системасында көчәйтелгән басым белән музыкаль басымның туры килүенә игътибар
итә һәм әлеге гипотезаны исбатлаган вакытта квантитативлык күренешенең озын һәм
кыска сузыклы иҗекләрнең чиратлашуына гына корылмавын дәлилли. Шулай да,
«заманча газәл»нең татарда иң еш кулланылган варианты 11 ле шигъри үлчәмгә
корылса, Көнчыгыш классик поэзиясенең без өйрәнгән газәл формалары арасында 15,
16, 17 һ.б. иҗек үлчәмле газәлләренең дә булуын танырга туры килә. Р.Гаташ
газәлләрендә дүртәр иҗекле ике ритмик буыннан соң өч иҗекле соңгы ритмик буын
күзәтелсә, М. Мирза газәлләрендә дә нигездә ритмик буыннарның күрсәтелгән тәртибе
саклана.
Ә менә Ф.Тарханованың барлык газәлләренә хас бердәм һәм тотрыклы ритмик
буыннар тәртибен ачыклавы шактый авыр мәсьәлә. Үлчәмнәр төрле булган кебек,
шигырь юлларындагы цезураларның урнашуы да төрлечә килеп чыга. Менә халык
җырын хәтерләткән 15 ле үлчәмле бер газәлен алып карыйк:
Суга иелгән талларга | былбыл килеп\ кунамы - ||
Тал былбылсыз, | былбыл талсыз бу дөнъяда\ буламы? ||
Каен белән чагыштырма | сылу кызның ^әүдәсен - ||
Төз үскән матур кәүсәнең | хәрәкәте буламы? ||
Мисалдан күренгәнчә, газәл мисрагларының икенче яртысында ритмик буыннар
тәртибе тотрыклы булса да, беренче яртысында цезураларның урыны үзгәреп тә ала.
Гаруз шигырь системасы кануннары буенча цезура, силлабикадагы кебек сүз беткәч
түгел, ә сүзне бүлеп тә килергә мөмкин. Шагыйрәнең тагын бер газәленә игътибар итик.
Бу юлы шигырь юлындагы иҗекләрнең саны 16 га тула.
И Гөлчәчкә, | сөю - ләззәт. | Табып мең төрле әмәлен, ||
Сөйләсен сөю турында | синең чарланган каләмең. ||
Гадәттә, татар шагыйрьләре газәлнең бар таләпләрен дә үтәп бетерми. Әйтик,
Р.Гаташның бик сирәк газәлләрендә генә «рәдиф» дигән стилистик чара кулланыла.
М.Мирзада да бу сирәк күренеш. Шигырьгә әлеге поэтик синтаксис элементы килеп
кергән очракта да, кануни таләп тулысынча үтәлеп бетми: йә рәдиф элементы ярдәмче
сүз яисә сорау кисәкчәсе формасында гына килә, йә ул алдагы җөмлә составына керешеп
китә. Ә менә Ф.Тарханова әлеге «җитешсезлек»тән азат. Аның газәлләрендә рәдиф бөтен
кагыйдәләренә туры китерелгән рәвештә һәм еш кулланыла. Шагыйрәнең мондый
типтагы газәлләрендә «рәдиф»кә кадәр үк рифмалашкан сүзләр килә, димәк,
икеләтелгән рифма килеп чыга дигән сүз.
Иреннәрең балдан татлы - мондыйлар сирәк, дидең.
Беркемне дә кагылдырма - үземә кирәк, дидең.
Күзләреңне каймалаган керфегең - тирәк, дидең.
Сыендырма башкаларны - үземә кирәк, дидең.
Шигырьдән күренгәнчә, биредә газәли рифма «керфегең — тирәк / үземә кирәк»
рифмалары, «дидең» сүзе алдында килеп, рәдиф кушылмасыннан гыйбарәт. Әлеге
газәлнең буеннан-буена сигез иҗектән соң килә торган цезураның катгый тәгаенләнгән
урыны бар, ул һәр алты строфада да үзгәрешсез кабатланып, ритмик яңгырашны бик
нык көчәйтә.
Ф.Тарханова газәлләрендә сурәтлелек көчле. Ул горизонталь рифмалардан да
уңышлы сүз-сурәт ясый белә, халыкта киң таралган, аеруча җырларда җырлана
торганнарын таба, шуңа да чагыштырулары, эпитетлары «җырлап» тора. Шагыйрәдә
борынгы суфичылык поэзиясенә хас образлар очрый, шундыйлардан «талга кунган
былбыл», «бәхет кошы», «балдан татлы иреннәр», «чәчкә аткан роза гөле», «кара күмергә
калган гашыйк» кебек детальләрне атап китү урынлы булыр. Шигырьләрдә хисләр
йөгәнләнми, шагыйрә алар турында яшермичә яза. Газәл юлларында эмоциональлек,
аһәңлелек югары дәрәҗәдә, шигъри гармония төгәл саклана. Шагыйрә газәлнең
ЙӨРӘККӘ ЯШЕРЕЛГӘН СЕРЛӘР
буеннан-буена төп кичереш белән бәйле бер рифма таба да игътибарны аңа аваздаш
сүзләргә юнәлтә, шул рәвешле шигъри бербөтенлек тудыруга ирешә. Ф.Тарханова
шигырьләрендә «лирик мин» генә түгел, «лирик син» дә катнаша.
Затлы күлмәгемне кидем, матур буламын диеп, Син бәгырьдә булган чакта дөньям да
торды көлеп.
Балдай эчтем сулышыңны, таралды тәнгә бәлзәм,
Авыр минутларымда да яшәр өчен дәрт биреп.
Киттең дә баттың җиһанга - әйләнеп кайтырсыңмы, Син китүгә җаннарымны
борчулар басты килеп.
Шагыйрә «Чын сөюне татымаган...» газәле юлларын 23-әр иҗектән формалаштыра.
Һәр уналты иҗектән соң ул калган сүзләрне яңа юлдан урнаштыра. Шунысын да
искәртеп үтик, гаруз шигырь системасында язылган газәлдә мисрагларның икегә
бүленүе гадәти күренеш буларак кабул ителә. Газәлнең бер строфасы болай яңгырый:
Гашыйклар янында йөреп, (8) өзлеп сөюләрен күреп, (8)
көнчелек уты кабынса, (8)
Бөтен җанын-тәнен биреп, (8) үлеп яратасы килеп, (8)
кызыгып куя микән? (7)
И Гөлчәчкә, мәхәббәттә (8) яндың, көйдең, хисләреңне (8)
мәңге сулмас гөлгә төрдең - (8)
Күңелләрең, бәгырьләрең (8) сөюнең илаһи көчен (8)
Һаман да тоя микән? (7)
Газәлнең мисалга китерелгән беренче строфасында биш синтаксик берәмлек бер-бер
артлы килә. Рифма таләбеннән чыгып, шагыйрә өченче синтаксик бөтеннең
кушымчасын үзгәртә, шуның белән алдагы ике ритмик буында әйтелгән фикергә
нәтиҗә ясагандай була. Шул рәвешле, әлеге газәлдә «артык» ритмик буын шигырьнең
аһәңлегенә зыян салмый. Бер үк төрле хәл фигыль кушымчасына тәмамланган
синтаксик берәмлекләр, градациягә әйләнеп, фикерне көчәйтүгә ярдәм итә. Әлеге
уңайдан шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр: хәзерге шагыйрьләр шигырьне болай
озын юллы итеп язмыйлар. Силлабик шигырь системасының «мөмкинлекләре
чикләнгән» булуның да тәэсире бардыр дип уйлыйк. Ә Ф.Тарханова газәлләренә
килгәндә, шагыйрәнең гаруз һәм силлабиканы берләштереп язуы күзәтелә.
«Дистәләгән еллар элек...» дип башланган газәлгә килик. Биредә лирик геройның
бала югалту хәсрәтен кичерүе сурәтләнә. Газәли рифмаларга игътибар итсәк, алар болай
яңгырый: «башым хәсрәткә тарып»; «өзлексез яшем тамып»; «йөрәккә уелып калып»;
«бер тәүлек уттай янып»; «тирән кайгыга салып»; «күз алмасында калып»; «бәгырьне
меңгә ярып»; «башкадан гыйбрәт алып». Әлеге газәлнең һәр строфасындагы беренче
мисрагының ахыры шулай ук сагыш тулы ана образын чагылдырырга сәләтле булып
чыккан. Менә нинди сурәтләр куллана шагыйрә: «колагымда — ыңгырашу»,
«күзләремдә — тилмерү». Шигырьдә хәсрәтнең гомерлек булуы, моңа китергән җан
әрнеткеч күренешләр сурәтләнә.
Газәлдә рифма 5—6 бәет строфасын берләштерә торган хиснең бөтенлеген дә
тәэмин итә. Традицион газәлдә кануни рифма тәртибе сакланырга тиеш. Ф.Тарханова
кайбер газәлләрен мәснәви рифмасы белән дә яза, ягъни һәр икеюллыкның үз
мөстәкыйль рифмасы була. Мондый шигырьләрне, гәрчә шигырьдә газәлнең башка
традицион үзенчәлекләре сакланса да, газәлгә стилизация дип карау дөрес булыр. Менә
шундый шигырьләрнең берсе:
Матур җәйдә корган оям көтмәгәндә таралды -
Бәгырем шартлап ярылды, ак йөзләрем каралды.
Оям белән килеп төште кеп-кечкенә кошчыгым -
Кан тамчысы сарган иде миңа сузган томшыгын.
...
И Гөлчәчкә, Һәр көн таңнан түзем сора Ходайдан, Гжере: үскәч кошчыгың ярдәм
салыр Һәркайдан!
Мәснәви рифмасы татар шагыйрьләрендә еш очрый, мондый типтагы шигырьләр
Ә.Синугыл иҗатының нигезен тәшкил итә иде. Күрәсең, бәет строфасы төрки халыкның
табигатенә бик тә туры килә. Ә газәл ул — ни генә әйтсәң дә, гарәп-фарсы шигыре.
Тематик төрлелеккә килгәндә, Ф.Тарханова традицион газәл темасыннан читкә
китми: сәясәткә керми, иҗтимагый өлкәне дә читләтеп үтә. Арада «Үзеңне өстенгә
санап...» (2007) газәле генә башкалардан аерылып тора. Ул бер хөсет кешегә җавап
рәвешендә язылган. Шагыйрә биредә ачу хисләрен белгертә, нәзәкатьлелек саклап
тормый.
Ф.Тарханова Көнчыгыш шигъриятенең башка жанрларында да үзенең көчен сынап
карый. Аның әлегә башка шагыйрәләрдә күрелмәгән һәм аерым күзәтүне көткән
«мөсәммәннәр» исемле сигезьюллыклары, катлаулы үлчәмдәге классик поэзия үрнәге
булган «мөстәзад», бишьюллык строфалар булган «мөхәммәсләр», дүртьюллык
строфалардан төзелгән шигырь — «мөрәббәгълар», тагын үзенчәлекле рифма
системасына нигезләнгән «тәрәҗҗибәнд», алтыюллыклардан гыйбарәт «мөсәддәс»,
җидеюллыклардан торган «мөсәббә» формалы шигырьләре бар. Шагыйрә аларда
катлаулы метафоралар белән мавыкмый, сурәтләү рәвеше халык җырларына якыная.
Көнчыгыш стилендәге шигырьләрендә катлаулы фәлсәфи проблемалар күтәрелми,
чынбарлык ачык, аңлаешлы сурәтләрдә бирелә. Фикер белән түгел, хис белән алдыра.
Үзенчәлекле эпитетлар куллана, халыкның җанлы сөйләменә таяна. Бер мөрәббәгының
беренче строфасы менә ничек яңгырый:
Сөя дип әйтеп буламы - газабында көймәсә,
Бар дөньясын оныттырып сөелмәсә, сөймәсә, Үзе янып, сөйгән ярын ялкынына
төрмәсә? - Ярата дип әйтеп булмас, бу хисләрне белмәсә.
Ф.Тарханованың мәхәббәт шигырьләрен, газәлләрен укыганнан соң, аны «Сөю
шагыйрәсе» дип исемлисе килә. Бер караганда, хатын-кызларның мәхәббәт шигырьләре
язуы — табигый күренеш. Шагыйрь Р.Харисның да С.Сөләймановага багышланган «Сөю
Шагыйрәсе» исемле шигыре бар (тезмә сүзнең икесе дә баш хәрефтән!). Дөрестән дә,
С.Сөләймановадан мәхәббәт лирикасының кабатланмас матур үрнәкләре калды. Ә
Ф.Тарханова әлеге юнәлешне эчтәлек һәм поэтика ягыннан баетып кына калмый, бәлки
нәкъ менә шул эчтәлеккә тәңгәл килә торган шигъри форманы эзли. Әдәбиятта форма
белән эчтәлекнең туры килүе әсәргә куелган төп шартларның берсе булып тора.
Мәхәббәт лирикасын газәл жанрында язу әсәрне икеләтә үтемлерәк итә. Шунысын да
кабат искәртик: беренчедән, газәл — ул шигъри жанрлар арасында матурлык өлгесе
булса, икенчедән, катлаулы рифма һәм ритмик системалы сирәк очрый торган шигъри
формалы жанр.
Хәзерге кырыс чынбарлык шартларында, хатын-кыз шагыйрьләр иҗатына хас
булган дидактизмга иярмичә, көнкүреш ваклыкларыннан зарланмыйча гына
Ф.Тарханова шигырьдә төрле тәҗрибәләр ясап карый, эзләнә, кызыксынып укырлык
шигырь үрнәкләре тудыра.
Фәридә ХӘСӘНОВА,
КФУ доценты
Редакциядән:
Бу көннәрдә каләмдәшебез Флера Тарханованың юбилее. Аны гомер бәйрәме белән
ихластан тәбрик итәбез, иж.ат уңышлары теләп калабыз.