ТУКАЙНЫҢ ОСТАЗЫ ҺӘМ ОСТА МАТБАГАЧЫ
XIX йөз ахырларында Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең, татар вакытлы матбугатының булмавыннан зарланып, хәзерге заманда үз матбугаты булмаган әдәбиятның үсеш ала
алмавы турында фикер әйтүе билгеле. Ул вакытта әле татар телендә газета һәм матбугат ачу иреген бирми. Надан халык, мәгълүматтан
бихәбәр милләт белән идарә итүне өстен күрә. 1905 елгы
халык күтәрелеше генә татар матбугатына юл ача. Шул
елның февралендә Казанда татар зыялылары, Әхмәд бай
Хөсәеневнең Кабан күле буендагы өенә «аш мәжлесенә»
дигән сылтау белән җыелып, патша җәнаплары исеменә
атап хат-петиция яза. Аларның төп таләпләре Россиядәге
барлык милләтләрнең дә тигез хокуклы булырга һәм, шул
исәптән, татар милли матбугатын нәшер итүгә ирек
бирелергә тиешлеге турында була. Соңрак хатка Россиядә
зур абруй казанган ике йөзләп кеше (арада бертуган
Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Юнусовлар, Акчуриннар,
Дибердиевләр һ.б. бар) кул куя. Ул хатны башкалага илтеп
тапшыру бурычын фабрикант Ибраһим Акчурин, Йосыф
Акчура һәм Рәшит казый Ибраһимов үз өсләренә ала. 1905
елның көзендә матбугат иреге дә вәгъдә ителгән патша
манифесты чыгуга татар зыялылары язган әлеге хатның журналлар нәшер итү турында күпләр хыяллана гына. Патша хакимияте вакытлы
йогынтысы да булмый калмагандыр шәт.
Россиядә саф татар телендә беренчеләрдән булып «Фикер» газетасы чыга башлый.
Беренче саны 1905 елның 26 ноябрендә нәшер ителә. Аның нашире һәм мөхәррире
Камил Мотыйгый — бөек Тукаебызның остазы һәм укытучысы була. Камил Мотыйгулла
улы Төхфәтуллин минем күз алдыма милли азатлык һәм хөррият көннәре килеренә
өметләнеп яшәгән татар яшьләренең бер вәкиле буларак килеп баса. XX гасыр башында
аның исеме зыялы татарлар арасында бик тиз тарала. Милләттәшләребез оешыбрак
яшәгән төбәкләрдән бер читтәрәк торган Уральск (Җаек) шәһәрендә туып-үскән бу
хәлфәгә дан-шөһрәт ничек килә соң? Гасыр башында ул моңа берничә данәдә үз кулы
белән чыгарган кулъязма «Әлгасрел җәдит» («Яңа гасыр») журналын таратуы белән
ирешә. Шәһәр яшьләре һәм мәдрәсә шәкертләре арасында К.Мотыйгыйның кулъязма
«Мәгариф» газетасы да таратыла. Боларны ул 1903 ел башыннан ук атасы жңтәкчелек
иткән «Мотыйгия» мәдрәсәсе шәкертләре һәм үзенең якын дус-ишләре булышлыгы
белән башкара, һәм бу эшне 1905 елгы патша манифестыннан соң басма газета-
журналлар нәшер итүгә рөхсәт бирелгәнче үтәп килә. Камил Мотыйгыйның бу
эшчәнлеге Габдулла Тукайның башлангыч иҗат чоры белән тыгыз бәйләнештә
булганлыгы, кем әйткәндәй, безнең һәр мәктәп укучысына таныш. Кулъязма «Әлгасрел
җәдит»тә дә, 1906 елның башыннан шул ук исемдә таш басмада чыга башлаган беренче
татар журналында да бөек шагыйребезнең иҗат үрнәкләре еш очрый: ул анда
шигырьләре белән дә, укытучысы тәкъдим иткән темаларга язылган кечерәк мәкалә вә
тәрҗемә хезмәтләре белән дә теркәлгән. Кайбер әдәбият галимнәре фикеренчә, шул елларда Камил Мотыйгый белән аралашмаган, ул нәшер иткән газета-журналлар
эшендә катнашмаган булса, Г.Тукай әдәбият мәйданына алай тиз генә кереп китә
алмаган булыр иде.
Камил мәхдүм, шул елларда аралашкан шәкертләреннән өч-дүрт яшькә генә олы
булуына карамастан, шактый тирән белемле, мәгълүматлы шәхес була. Ул яшьли
Төркиягә китеп Истанбулда, аннары Каһирәнең югары уку йортларында үз чорының
олуг зыялылары укыткан лекция-дәресләрне тыңлый. Европа тарафыннан искән «җылы
агымнар» йогынтысында булган яшьләр белән аралаша. 1902 елда иленә кайткач,
милләттәшләренең аң-белемен үстерүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча
тырышлык куя. Мөхтәрәм атасы Мотыйгулла ахун хәзрәтләре тоткан мәдрәсәдә
шәкертләр укыту белән бергә, бу шәһәрдә мәдәни кичәләр оештыруга да керешә.
Хәтеремдә әле, 1960 елларда Камил Мотыйгыйның улы, элекке опера җырчысы
Хәмит ага Төхфәтуллин атасының шул чор җәмәгать эшчәнлеген чагылдырган кайбер
истәлекләрне консерватория студентлары белән очрашуга алып килеп күрсәткән иде.
Анда матур итеп кулдан язылган «ахшам кичәләре»нә чакыру кәгазьләре дә, әлеге
кулъязма газета һәм калын кулъязма журнал нөсхәләре дә бар иде. Белүемчә, ул
кулъязма журналның берничә санын һәм башка язма истәлекләрнең кайберләрен
соңыннан Дәүләт музеена да тапшырырга тырышкан. Кызы Надия апа сөйләвенчә,
музейга исә аларның бер өлешен — күренекле шәкерте Г.Тукайның кул тамгасы булган
нөсхәләрне генә алганнар. Әле XXI гасыр башында да ул тарихи ядкарьләрнең зур бер
өлеше, шулай ук истәлекле фотолар Хәмит аганың кызы Надиядә сакланалар иде. Соңрак
ул истәлекле әйберләрне бәлки Олы Кайбычка алып киткәннәрдер. Әлеге район
үзәгендә ачылган музейда Төхфәтуллиннар нәселеннән булган шәхесләргә
багышланган аерым бүлек оештырылуы хакында матбугатта хәбәрләр булды. Әмма
Казанда консерватория тәмамлаган музыка белгече Надия ханым белән очрашкан
елларда ул «булачак музей экспонатлары» әле аңарда саклана иде. Форсаттан
файдаланып, күренекле галим Гыйлем Камай җәмәгатенең дә Мотыйгулла хәзрәт
нәселеннән икәнлеген әйтеп китү ярыйдыр, шәт.
1905 елның көзендә, С.-Петербургтан рәсми рөхсәт килгәнен дә көтеп тормастан,
К.Мотыйгый «үз типографиясе»ндә «Фикер» газетасын, ә 1906 елның гыйнварыннан
«Әлгасрел-җәдит» журналын чыгара башлый. Шул ук елның июнендә инде татарча
көлке-сатира журналы «Уклар»ны нәшер итүгә керешә. Шулай итеп, берүзе татарның
беренче карлыгачлары саналган өч басманы берьюлы нәшер итә. Бу басмаларның
мөхәррире һәм әдәби, мәдәни, тарихи вә сәяси темаларга язучысы да үзе була. Хәмит ага
истәлекләренә караганда, «Уклар» журналын чыгаруда ул, башлыча, шәкерте Тукайга
таяна, аны журналның рәсми булмаган мөхәррире итеп саный.
Моның кадәр өлгерлек, зыялылык һәм инде, әлбәттә, берничә газета-журнал чыгару
өчен таләп ителгән шактый ук зур матди байлык Камил әфәндегә каян килгән соң? Акча
мәсьәләсендә, беренче нәүбәттә, бу төбәктә шөһрәт казанган атасы Мотыйгулла хәзрәт
Төхфәтуллинның ярдәме зур була. Тумышы белән хәзерге Кайбыч районының Кече
Кайбыч авылыннан булган бу кеше, Казан артындагы Кышкар мәдрәсәсендә белем
алганнан соң, кардәш казакъ халкы җирләрендә калкып чыккан яңа калага — Җаекка
барып төпләнә. Гадәти вәгазьләр, «мулла бәлешләре» белән генә канәгать булмыйча, XIX
гасырның җитмешенче еллар ахырында казакъ һәм татар балаларына белем бирердәй
мәдрәсә ачып җибәрә. Мотыйгулла хәзрәтнең заманы өчен ярыйсы ук белемле, зыялы
булганлыгын раслаучы мисаллар байтак. Зирәк кеше булган ул. Зирәк, тырыш балалар
тәрбияләгән. Моның шулай икәнлеге «Мотыйгия» мәдрәсәсенең даны елдан-ел арта
баруыннан да күренә. Мотыйгулла хәзрәтнең мәдрәсәләргә хас дәресләрдән тыш
әдәбият укытуга җитди әһәмият биргәнлеге истәлекләрдә теркәлгән. Үзе ул урта
гасырлар гарәп-фарсы шагыйрьләреннән, әдипләреннән тыш замандашлары иҗатына,
бигрәк тә төрки телле әдәбиятка мөкиббән булган. Кавказ, Төркия төбәкләрендә
басылып чыккан газета вә журналларны даими алдырып торган.
Г.Тукайга багышланган бер истәлектә хәзрәтнең шәкертләргә «гыйльме гаруз
(шигырь төзелешен) өйрәтүе» бәян ителә. Шәкерте Г.Тукайны күз уңында тотып хәзрәт
1914 елда: «Госманлы (төрек) китапларыннан, бәгъзән гәзитә, журналларыннан, шулай
ук рус әдәбиятыннан бәгъзе нәрсәләр тәрҗемә итә башлады... Уңайлык өчен йә
«Мөхәммәдия», йә «Бакырган» кебек әсәрләрдән вәзен үрнәкләре ала иде»,— дип яза.
Аның Тукайга карата аеруча якын мөнәсәбәте, әлбәттә, булачак шагыйрьнең атасы
Мөхәммәтгариф белән Кышкар мәдрәсәсендә бергә укуына да бәйле булгандыр.
Алдарак Камил Мотыйгыйның үз басмаханәсе булган кебегрәк фикер әйтелгән инде.
Ул басмаханәнең тарихы болайрак тасвирлана. Шәһәрдә «Уралец» исемендә чыгып
килүче русча газета типографиясенә унлап кеше хуҗа икән. «Уртак малның иясе юк»
дигәндәй, беркөнне ул басмаханәнең бөлгенлеккә төшүе мәгълүм була. К.Мотыйгый әле
моңа чаклы да казанлы Ш.Шәһидуллин, Оренбургта яңарак кына үз басмаханәсен
булдырган Ф.Кәрими кебек кешеләр белән шундый ук эшне Җаек каласында да оештыру
мөмкинлеге хакында сөйләшүләр алып барган була. 1905 елның башыңда үзләрендәге
басмаханәнең кыен хәлдә калуын ишеткәч, күпмедер акча туплап, ул «Уралец»
пайчылары сафына баса. Аны шунда ук бу басмаханәнең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Бу
вакытта К.Мотыйгыйга шәһәрнең бай сәүдәгәрләре рәтендә йөргән каенатасы да, алыш-
биреш белән көн күргән дус-ишләре дә булышлык итми калмаганнардыр, әлбәттә. Уртак
типография дип тормый Камил мәхдүм, тиз генә Казанга барып татарча хәрефләр
алдыра, хәреф җыючы ике останы да яллап, үзләренә алып кайта. Җаек каласында шул
рәвешле татарча басмаханә бүлекчәсе — «Тәрәкъкый» барлыкка китерелә. Өстәп
шунысын да әйтергә кирәк, «Уралец» газетасы журналистлары арасында да аның абруе
зур була. Берара шул русча газетада мөхәррирлек вазифаларын да башкара. Ә үзенә ул
вакытта әле 25 яшь тә тулмаган була (Ул 1883 елның 25 февралендә туа).
Бакчачылар телендә «иртә шыткан тинәккә кырау сугучан» дигәнрәк әйтем йөри.
Безнең очракта да шулай килеп чыга. 1907 елда Камил әфәндегә үз ишләре арасындагы
көнчелек, хөсетлек шаукымын да, башка төрле киртә вә каршылыкларны да «татырга»
туры килә. Белгәнебезчә, шушы елдан элегрәк яуланган хөррият вә сүз иркенә дә тиздән
чик-киртәләр куела башлый. Патша чиновниклары К.Мотыйгый мөхәррирлегендә
чыккан газета-журналлардагы һәрбер мәкаләне, шигырьне энә күзе аша үткәреп,
тикшереп торалар. Әйтик, аның чордашы һәм фикердәше, казакъ зыялысы Бәхтиҗан
Каратаевның «Фикер» газетасында 1906 елның башында басылган мөрәҗәгать-
мәкаләсен алар шик-шөбһәсез ничек кабул итсеннәр ди? Анда бит казакъ адвокаты үз
халкына автономия шартлары тудырылуын таләп итә. Әгәр казакъ халкының таләбе
үтәлмәсә, мондый хокукны безгә сугышып алырга туры киләчәк, дип белдерәIII.
Кайбер надан мулла-мәзиннәрне, кара байларны тәнкыйтьләп, чеметкәләп
алгалаулар, Г.Тукайның «Сорыкортларга», «Пыяла баш» кебек шигырьләрен газета-
журналларда урнаштырулар да эзсез калмый. Камил мәхдүмгә һәм аның туганнарына
карата янаулар, яман гайбәтләр тарату очраклары ешая. Аның басмаханәсен ватып-
җимереп ташларга, үзен кыйнап үч алырга ниятләүчеләр дә табыла. Аңа каршы бер-
берсен котыртучы милләттәшләре саны айдан-айга ишәя бара.
Хәтта ки ерак Казанда нәшер ителүче «Бәянел-хак» газетасы да шушы төркемгә
ияреп «өрә» башлый, явыз ниятле кискен мәкаләләр бастыра, демократик яшьләр
фикеренә киң мәйдан биргән яшь мөхәррирне кяферлектә, дәһрилектә гаепли. Шундый
шартларда Г.Тукай, остазын яклап, «Мөхәрриргә» исемле шигырен язып бастыра. Сүз
уңаеннан Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗат үрнәкләренең дә Камил мәхдүм
матбагасында дөньяга чыгуын әйтеп үтәргә кирәк.
Губерна хакимияте вәкилләренең күпсанлы кисәтү һәм штрафларыннан соң,
ниһаять, 1906 елның ноябрь ахырларында, алты саны нәшер ителгәч, «Уклар» журналын
ябу турында карар чыгарыла. Ә тагын берничә айдан соң, кайбер милләттәшләренең
«ярдәме белән» К.Мотыйгыйның «җитди» бер ялганын ачыклыйлар. Матбага ачарга
рөхсәт сораган кәгазьләрендә ул туган елын дөрес күрсәтмәгән икән ләбаса. Нашир вә
мөхәррир вазифасын башкару өчен 25 яшь чик булып торган. Дәүләт карарында ул
шулай күрсәтелгән икән. Ә «Фикер» белән «Әлгасрел җәдит» не нәшер итәргә үтенеп
гариза язган вакытта әле Камилгә егерме биш яшь тулмаган була. Мотыйгулла хәзрәт,
улы үтенгәч, ялган белешмә бирә. Кемдер шул хакта губерна идарәсенә белдерә. Аталы-
уллы Төхфәтуллиннарны судка бирәләр. Ә Камил мәхдүм губернатор карары белән
наширлек вә мөхәррирлек хокукларыннан мәхрүм ителә.
Күп көч куеп барлыкка китерелгән басмаханәне һәм матбаганы харап итмәс өчен, ул
һәм аның якыннары Җаек шәһәренең иң зур бае саналган Мортаза Гобәйдуллинга, әлеге
«сорыкортлар»ның берсенә ялынырга мәҗбүр булалар. Бай наширлек вазифасын үз
өстенә алырга ризалык бирә һәм К.Мотыйгыйның «Тәрәкъкый» типографиясе дә,
III Бу хәбәр Хәмит Төхфәтулланың «Камил Мотыйгый» китабында китерелә. Казан. 1992. Л.Х.искәрм.
«Фикер» газетасы белән «Әлгасрел җәдит» журналын да берничә ай үз исеменнән исән-
сау яшәтеп килә. Бу басмаларга мөхәррир итеп М.Гобәйдуллин шәһәрнең элекке Хәйрия
җәмгыяте башлыгын, кулъязма журналда ук Тукаебыз тарафыннан мактап телгә
алынган Вәлиулла Хәмидуллинны билгели. Ләкин... кара байга, сәүдәгәргә милләтнең
хөрлеге, бәйсезлеге өчен көрәш кирәкми бит, акчалата керем генә булсын. Мортаза бай
да, табыш тәтемәвен, чыгымнар артуын тойгач, 1907 елның урталарында газета белән
журнал чыгаруны туктата.
К.Мотыйгый, эшсез калгач һәм губернаторның «Себергә сөрү» белән янауларын
ишеткәч, туган-үскән шәһәрен ташлап китәргә мәҗбүр була. Мөхәррирлек эшенә тотыну
мөмкинлеге булмаганлыктан, патша җәнапләре тәхетеннән бәреп төшерелгәнче, ягъни
1917 елга чаклы тамагын җырчы-артист буларак, шәһәрдән шәһәргә йөреп туйдыра
башлый. Әүвәл, бер ел чамасы, Саратов шәһәрендә яши. Саратов консерваториясе
профессорлары ярдәмендә җырларга өйрәнә. Камил Мәхдүмнең тәүге тапкыр сәхнәгә
чыгуы да Саратовта — «Корш» исемендәге театр бинасында була, дип яза соңыннан
сеңлесе Галия Кайбицкая. Галия Төхфәтуллина- Кайбицкая белән улы Хәмит аганың
матур, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп торган тавышлы җырчылар булуын искә
алганда, Камил Мотыйгыйның да тавышы моңлы булгандыр, мөгаен. 1928 елда Казанда,
дан-шөһрәт казанган артист дуслары катнашында, аның егерме еллык артистлык
юбилее зур тантана рәвешендә уздырыла. Ә 1935 елда, пенсия яшенә җитмәвенә дә
карамастан, Татарстан хөкүмәте тарафыннан персональ пенсия билгеләнүен дә шул
җырчы хезмәтен һәм татар матбугатының карлыгачы, беренче журналистларыннан
икәнлеген дә искә алу нәтиҗәсе булгандыр дип уйларга кирәк. Бу вакытта улы Хәмит ага
Мәскәүдә яши, яңарак ачылган татар опера студиясенең җитәкчесе дә, арияләр
башкарырга өйрәнүчесе дә була. (Туганы Галия Кайбицкая да шунда опера җырчысы
булырга әзерләнә.)
Әмма Камил Мотыйгыйның язмышы барыбер бик аяныч тәмамлана. 1937 елның
ахырында сөекле улы Хәмитне, «мулла оныгы»н Мәскәүдә кулга алалар. Элек үзенә
тантаналы рәвештә билгеләнгән пенсиясен дә түләми башлыйлар. Соңгы елларда иҗат
ителгән өч сәхнә әсәреннән берсе генә басылып чыга. Танылган җырчы, татарның
вакытлы матбугатына беренчеләрдән юл ачкан олы яшьтәге кеше яшәү
чыганакларыннан мәхрүм ителә. Ул һәм карчыгы, элекке «бай сәүдәгәр кызы» авыр
хәлдә калалар. Шушы хурлыкларга түзә алмыйча, Камил Мотыйгый 1941 елның 26
гыйнварында үзенә үзе кул сала. Бу вакытта алар хәзерге опера театры бинасы
артындагы ике катлы искерәк йортларның берсендә яшиләр. Аның үле гәүдәсен шул
йортның чормасыннан табып алалар.
Улы Хәмит Төхфәтуллинның язмышы исә чак кына үзгәрәк: унҗиде елдан соң ул
Казанга әйләнеп кайта, аклана. Дөрес, сугыш елларында инде ул Казанга бер кайткан
була. Опера театрына җырчы артист буларак кабул да ителә. Әмма 1948 елда аны яңадан
Норильск лагерына алып китәләр һәм ул илленче еллар уртасында гына бөтенләйгә
котылып кайта. Соңлабрак булса да ата-бабасының мирасын барлауга керешә.
Музейларга тапшырылачак газета, журнал нөсхәләренең байтагы аның тырышлыгы
белән тупланган. Бәлкем әле атасының әдәби иҗат җимешләрен дә барлый башлаган
булгандыр. Хәтерем ялгышмаса, Хәмит ага Төхфәтуллин сиксәненче еллар башында
вафат булды. Үләре алдыннан аны телевизордан да күрсәтеп алганнар иде. Ул анда,
яткан килеш бер кулын өскә чөя-чөя, көр тавыш белән опералардан арияләр башкарды.
Әлеге тарихи күренеш телестудия архивында бәлки сакланадыр әле...
Алдарак без К.Мотыйгый өч сәхнә әсәре иҗат иткән дип белдергән идек. Егерменче-
утызынчы елларда язылган бу әсәрләрдән «Тозак» исемлесе аерым китап буларак
басылып чыга, «Шайтан өне» белән «Көрәш» пьесалары кулъязма килеш кала. Аның
әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге Төркиядә укып кайткач та башланган. Күпсанлы
көндәлек мәкалә, очерк, фельетоннары үзе нәшер иткән газета- журналларда
чыкканлыкка шик белдерүчеләр юктыр, мөгаен. «Әлгасрел җәдит» журналында аның
Төркиядән кайткач язган күләмле «Мисырга сәяхәт» юлъязмасы, кайбер хикәяләре
укучыларына җиткерелә. 1903 елда С.-Петербург каласында, кырымлы И.Бораганский
басмаханәсендә «Бәхетле Мәрьям» романы, 1906 елда «Мөнкарыз» исемле хикәяләр
тупламасы басылып чыга. Үз мөхәррирлегендә чыккан газета-журналлар тыелгач та
якын дусты Гали Мусин исеменнән нәшер ителгән «Яңа тормыш» газетасында (1907 —
1909) аның «Төш күрү», «Төш юрау» исемендә сәяси памфлетлары басылганлыгы
хакында да Хәмит ага хәбәр итә.
Шушы мисаллар җирлегендә К.Мотыйгыйның XX гасыр башында ярыйсы ук актив
язучы булганлыгын да танырга хаклыбыз. Әмма әлегә аның әдәби мирасы нигәдер
барланмаган. Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов томнарында урын алган искәрмәләрдәге
мәгълүматтан башка, XX гасыр әдәбиятына багышланган бер генә хезмәттә дә язучы
Камил Мотыйгыйның исеме һәм әдәби хезмәтләре искә алынмый диярлек. Ни өчен алай
эшләнә? Ул әсәрләрнең сыйнфый көрәшне чагылдырмавы сәбәплеме? Әллә соң әдәби
эшләнешләре ягыннан йомшаграк булганлыктанмы? Әдәбият сөюче укучы буларак
минем, мәсәлән, боларны бик тә беләсем килә. Театр өлкәсендә Ильяс Кудашев-
Ашказарский, С.Волжская, Г.Кариев, К.Тинчурин, музыкада С.Сәйдәш, С.Габәши беренче
карлыгачлар булган булса, вакытлы матбугатны тудыручы Пади Максуди, Фатыйх
Кәрими, Йосыф Акчура, Г.Исхакый һәм бертуган Рәмиевләр белән бер сафка басардай
шәхес итеп күзаллыйм Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинны. Бу хезмәттә, патша хөкүмәте
төшерелгәч, аның берничә яңа газетага нигез салуы да барланмады. Алай да 1917 елның
көзендә С.-Петербургта чыга башлаган тәүге «Ярлы халык» турында Г.Ибраһимовның
бер хезмәтендәге кыска гына җөмләне китерү урынлы булыр: «Мәркәз мөселман
комиссариаты төзелде, «Ярлы халык»ны бетереп, зур, җитди бер газета кую хакында
ризалык-фикер алынды», — дип яза ул. Димәк, «җитди бер газета»ның — «Чулпан»ның
нигезен Камил әфәнде Петроград Советы карамагындагы Мөселман комитеты
исеменнән нәшер иткән әнә шул газета тәшкил иткән, ләбаса. 1917 елдан соң
К.Мотыйгый Самарада һәм кабат Җаек шәһәрендә тагын берничә газетага җан өргән.
Камил Мотыйгый исеме аталгач, никтер күз алдына Чыңгыз Айтматовның «Беренче
мөгаллим» әсәрендәге садә, эчкерсез күңелле, тиктормас җанлы баш каһарман Дүшән
килеп баса. Ул да бит, авылдашларының дөньяга күзен ачыйм, аң-белемен күтәрим дип,
үз-үзен аямый көн-төн чаба, төрле кыерсытуларга дучар була, хәтәр хәлләрдә кала. Әмма
үз юлыннан тайпылмый, үз җилкәсенә алган «йөген» ярты юлда ташлап калдырмый.
Тормыш авырлыкларына бирешмәстән, тоткан юлын дәвам иттерә. Бөек Тукаебызның
остазы Камил Мотыйгый да шундый зат булган. ХХ гасыр башында беренчеләрдән
булып газета-журналлар нәшер итәргә керешкән. Саратов консерваториясе
профессорлары ярдәмендә җыр сәнгатен үзләштереп, егерме елдан артыграк гомерен
татар сәхнәсенә багышлаган шәхес тә ул. Тукайның беренче остазларыннан булган
милли җанлы Камил Мотыйгыйның халкыбыз мәдәнияте тарихында үз урыны,
мактаулы урыны бар.