Логотип Казан Утлары
Публицистика

Туган телемдә язылган беренче хикәям

***
Туган телемдә язылган беренче хикәям мине Казанга алып килде...
Ул чакта әдәби журналыбыз «Совет әдәбияты» атала иде. Мине журналның баш
мөхәррире Газиз Мөхәммәтшин каршы алды. Кош теле зурлыгындагы сыңар хикәя
авторына шундый хөрмәт күрсәтү? Мин моны аңлый алмыйм. Ул чакта газета-журнал
редакцияләре Бауман урамы, 19да иделәр. Газиз мине редакторларның күбесе белән
таныштырды. Минем бәхетемә каршы, «Совет әдәбияты»на Фатих ага Хөсни белән
Габдрахман Әпсәләмов килгәннәр иде. Баш редактор алар белән дә таныштырды. Мине
хәйран калдырган нәрсә - алар да минем хикәямне укыган булып чыктылар. Җылы сүзләр
әйттеләр, киңәшләрен бирделәр...
«Безнең өй өянке астында иде...»гә булган җ.ылы караш мине урыс телле язучы булып
китүдән коткарып калды. Урысча язу миңа күпкә җиңелрәк иде. Өлкән абзыйлар телендә
иҗат иткән булсам, мин бик күп китап чыгара алыр идем. Китапларым күп булыр иде,
әмма бәгъремне тырнап әрнеткән сүзләремне урыс телендә әйтеп бушана алыр идемме?
Юктыр. Туган тел бит ул... Нишләп аңламыйлар икән шуны?! Туган телеңне югалту
белән син бит инде әнкәңнең бишек җырларын, беренче мәхәббәтеңнең саф тойгыларын,
туган телдә сөйләшеп яшәгән чорның алсу хыялларын югалтасың. Соңыннан бу
югалтуларны никадәр тырышсаң да кайтара алмыйсың. Аянычлы югалту бу... һәм...
югалтуларыбызны татар үҗәтлеге белән дәвам итәбез!