ТАТАР ОФЫГЫН КИҢӘЙТКӘН ӘДИП
МИРГАЗИЯН ЮНЫСКА 85 ЯШЬ
Нинди кимәлдәге вакыйга соң бу татар өчен?
«Өянке»дән башлыйк әле. Әдипнең «Безнең өй өянке астында иде» дигән хикәясен
«Казан утлары» да, «Идел» журналы да икешәр тапкыр бастылар. Соңгысында (2001, №
12) «Идел» хикәянең автордан махсус сорап яздырган иҗат ителү тарихын да бирде әле. Италиядә, Генуя шәһәрендәге зиратта совет
диңгезчесе Габдрахманның (капитанның беренче
ярдәмчесе), асылда авторның үзенең, туган ягын
сагынып чит илдә интегепләр гомер кичергән татар
карчыгы белән очрашуы турында укыганда тетрәнми
калган кеше булды микән ? Вакыйга иң әүвәл, әлбәттә,
авторны тетрәндерә (моңа, бәлкем, Миргазиян
абыйларның өйләре дә өянке астында булу да тәэсир
иткәндер). Нәм бу тетрәнү безгә... татар язучысын бүләк
итә! Паустовскийның 70 еллык юбилеена багышлап
үткәрелгән конкурста «Железный слон» дигән хикәясе
белән беренче урынны алган, хәтта энесе Вахитка да
хатларын урысча гына язган Миргазиян Юнусов әлеге
хикәяне, үзе дә һич көтмәгәндә, татарча яза. («Хикәяне
укыганнан соң барлыкка килгән иң җитдие, минем
язмышымда тирән эз калдырганы: «Җәмәгать, мин әле
һаман татар икәнмен ләбаса!..»)
Бу хикәяне Финляндия татарлары елый-елый укыганнар. Карчыкның язмышы алар
язмышына да аваздаш бит. Хикәя мине дә тетрәндерде. Бер милләттәшебез өчен ут
йотудан тыш, гомумән татар язмышы турында да уйланырга мәҗбүр булдым чөнки.
Миргазиян абыйның үз сүзләре белән әйтсәк, «Гасырларга сузылган таралу- таркалу
кайларга гына олактырмаган татар кешесен. Меңләгән, миллионлаган татар сөякләре
Җир шарының төрле кыйтгаларында күмелеп калган...» Исеме әйтелмәгән бу әбинең
язмышында туган җиребездә дә килмешәк хәлендәрәк яшәп ятучыларның, ягъни
үзебезнең хәл дә чагыла ләбаса. Әбинең өлкән баласы әле татарча белсә, бездә туган
телләрен җуйган әниләр һәм хәтта әбиләр дә санап бетергесез бит!
Хикәя 1964 елны язылган. Миргазиян абый аны хат белән энесе Вахитка салган һәм...
бу хакта оныткан. Шул елны ук (№ 8) «Совет әдәбияты» (хәзер «Казан утлары»)
журналында басылып чыгуы исә диңгезчене шаккатырган.
«Татар» сүзе матбугатка «теле», «китабы» кебек сүзләргә ияреп кенә керә алган ул
заманда мондый әсәрнең басылып чыгуы мине дә гаҗәпкә салды. Хикәянең нәкъ менә
«Совет әдәбияты»на бирелүе һәм тагын анда баш мөхәррир булып кыю- тәвәккәл Газиз
Мөхәммәтшинның эшли башлавы гына юл ачкандыр инде аңа.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»е (шул ук «Казан утлары»нда 1966 елның
1нче санында басыла) һәм алдарак чыккан «Өянке» тулаем диярлек совет
«чынбарлыгын», ягъни үткән сугышны, колхоз, завод, төзелеш, нефть хәлләрен
тәтиләндереп кәгазьгә төшерүдән гыйбарәт булган татар әдәбиятына милли гамьне
кайтарды. Әмирхан ага Акъәбине әсәрен бастыра алмаудан куркып башкорт итсә, биредә
без тупырдап торган чын татар әбиен күрәбез.
Баулы районының Исергәп авылында 1927 елда туып та, Ватан сугышына ялганып өлгергән, 5 ел күктә очкан, 22 ел суда йөзгән Миргазиян агабызның шуннан соңгы бай
иҗатында да (бу — «Дөнья гизү» трилогиясе, «Занзибар зәңгәр томаннар артында»,
«Табу һәм югалту» бәяннары, үткен-кыю публицистик мәкаләләре, күпләгән
сәяхәтнамәләр...) үзәктә асылда туган халкының язмышы. Һәм бу, бәхәссез ки, олы
талант, олы иҗат. «...Миргазиян әдәбият үрләренә эре адымнар белән бик тиз менеп тә
җитте. Ьәм әдәбиятыбызның моңарчы берәү кулы да тимәгән яңа чирәмен ачты...» — бу
аның турында бөегебез Әмирхан Еники әйткән сүз. Мөхәммәт Мәһдиевнең
«Шәмдәлләрдә генә утлар яна» турында әйткәннәренә дә колак салыйк: «Бу әсәр —
сугышта яшьли үлеп калган егетләргә, сугыш авырлыгын соклангыч сабырлык белән
кичереп, дөньядан киткән безнең аналарыбызга гүзәл һәйкәл булырлык. Минем соңгы
егерме биш ел эчендә бер генә татар язучысының да әсәреннән болай тәэсирләнгәнем
һәм эчтән елаганым юк иде. Бу әсәр — Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять»еннән соң
психологик прозаның яңа баскычы, күтәрелеше».
Безгә хәзер Италия зиратында очрап, шушы олуг шәхесне, олы талантны татар ягына
борган өчен теге әбигәме, әллә язмышкамы, рәхмәт әйтәсе генә кала.
Язманы исә әдипнең иҗатын да, үзен дә бик шәп белгән Равил Рахманиның ун ел элек
әйткән сүзе белән төгәлләргә булдым: «Холык-фигыль белән яшьләрчә дәртле, җитез,
хыялый; кешеләр белән мөнәсәбәтендә — сабыйларча эчкерсез, ихлас, беркатлы; бәхәс-
фикердә - үсмерләрчә кызу, тәвәккәл, максималист; иҗатында — аксакалларча тирән,
төгәл, саллы булган бу әдип үзен күңеле белән һаман әле яшь- җилкенчәк итеп тойса да,
янып-яшәп узып киткән еллар саны инде аз түгел...»
Йөрәгенә авыр операцияне дә кичергән кеше әле агаебыз. Кадерен белик аның!