Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр


Сәхрәләргә чыга идек без...
Җыелышып кайчак дус-иш белән

Сәхрәләргә чыга идек без, —

Шәһәр ыгы-зыгысын онытырга,

Җиләс һавада ял итеп без...
Табигатьнең ямьле җирләренә,

Утраучыклар, су буйларына.

Калкулыклар, яшел куаклыклар —

Безгә тансык иде бары да.
Дуслар арасында закон катгый:

Тигезлекне саклау үзара.
Баймы, хакимме ул — беркемне дә

Беркем тиеш түгел узарга.
Кемдер тапкыр, шат күңелле икән,

Андыйларны бигрәк сөябез.
Белемле һәм тәрбияле булса,

Хөрмәтлибез — «чинсыз» чөябез...
Юкка-барга җәнҗал куптармыйбыз,

Утырабыз тыныч
гөрләшеп.
Чәркәләрдән нурлы шатлык эчеп,

Чын йөрәктән җаннар
берләшеп.
Бездә чын герой да оялып тормый —

Гүзәллеккә зурлап
баш ия.
Сугышыр өчен сәбәп кенә эзләү —

Хас эш бит ул фәкать
вәхшигә...
Безнең болай бергә җыелулар

Үзе — имин яшәү өлгесе...
Бер-береңә чәчкә өзеп бирү —

Бу бит саф татулык
билгесе.
Кемнәр эзли күңел бердәмлеген,

Килсен монда, якын итсәгәр...
Кеше өчен шул да бәхет, дуслар,

Бер сәгатең рәхәт үтсә дә.


Яратканны белдерү
Бар табигать хәзер йокласа да,

Минем мәхәббәтем генә уяу.
Ул гел сиңа гына карап тора,

Һәрбер сулыш-хәрәкәтең тоя.
Сөйләгәннәремә бул дикъкатьле,
Ялгыз чакта уйла мине генә,
Хисләремә җавап бирче сөеп,
Назлап иркә карашларың белән.
Сүзләремне җөпләп, килешеп тор,
Үз фикерең булса, һич яшермә:
Икәү бер җан булып кушылыйкчы,

Шул бәхеттән артык ни бар җирдә?
Гыйшык дәртен күз алдыңа китереп,
Шуны татыр мизгелләрне тизләт...
Ходай белән тиңдәшлекне җирдә
Тик мәхәббәт бүләк итәр безгә...
Лена ШАГЫИРЬҖАН
тәрҗемәләре.