ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕ — ШАУЛЫ КАРА УРМАН
Тик, аңынчы...
Кеше җиргә яшәр өчен туа...
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, әнкәң күкрәгеннән
Кабатланмас шифа аласы бар;
Гаҗәпсенгән назлы караш белән
Күзләренә күпме багасы бар.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, башта аягына
Егылмаслык булып басасы бар;
Җырлар аша, әкиятләр аша
Үз-үзенә дөнья ачасы бар.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, дөньяларын онтып,
Көтмәгәндә гашыйк буласы бар;
Мәхәббәттән акылыннан шашып,
Хыянәттән Бүре булып уласы бар.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, дәвам калсын өчен
Үстерергә кирәк бала-чага.
Бала — бала инде: көн тудисә,
Мең мәшәкать синнән алда чаба.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, газиз оныкларның
Чыр-чуларын ишетәсе бар.
Озын юлда дуслар сирәкләнә,
Җиде ятны дус-иш итәсе бар.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы, җирдә яшәгәндә
Күпме иләнәсе, илисе бар;
Шатлыклар да җиңел бирелмиләр:
Күз яшьләре белән түлисе бар.
Кеше җиргә үләр өчен килә,
Тик, аңынчы,
тормыш мәйданында
Үз-үзеңне ныклап табу кирәк.
Зилзиләләр кичерсә дә җаның,
Кеше булып җирдә калу кирәк.
***
Безнең сөю булмаган да кебек,
Көтмәгәндә кырау алдымы,
Яндырдымы ялкын, шул януның
Бер чеметем көле калдымы?
Яндырырга бер карашың җитте,
Хәзер алар хәтта җылытмый.
Хәтер генә, хәтер генә һаман
Шашкын сөюләрне онытмый.
Киләчәкне кемнәр алдан белгән,
Бигрәк тә сөю язмышын.
Офыкларда гына күрәм хәзер
Сүрән мәхәббәтнең балкышын.
Шагыйрь язмышы
Шагыйрь күңеле — шаулы кара урман,
Теләсә кем керә алмастыр.
Шагыйрьләрдә пәйгамбәрлек белән
Шайтанлык та булмый калмастыр.
Шагыйрь заты сабый балага да,
Хозыр Ильяска да охшаган.
Мин дөньяны асыл Шигърият
Яулап алырына ышанам.
Әй Илаһым, кодрәт, илһам бирче
Шагыйрь дигән атны акларлык.
Бир маһирлык, язганыңны халкың
Дога урынына ятларлык!
Чатыр тавы
Болытларга башың тиядерме,
Синдәй таулар ләкин сирәктер.
Син — мәһабәт!
Моны аңлау өчен
Итәгеңдә туу кирәктер.
Таңда кояш әүвәл сиңа төшә,
Якты нурлар бии түбәңдә.
Кылганнарга алтын өләшә дә
Ял итә ул, төшеп үзәнгә.
Тыңлап туярлыкмы иртәләрдә
Суырларның симфониясен.
Күңелләр киң безнең, алып барам,
Кемнәр тели — миңа иярсен!
Исле үләннәрнең исләреннән
Бераз гына башлар әйләнер.
Әй Чатырым, сиңа һәр кайтуым
Мәңге кабатланмас бәйрәмдер.
Үзенекен итми калмас еллар,
Нык торсак та әле иярдә.
Кайчандыр бер кайтасылар булыр
Соңгы тапкыр башны ияргә;
Балаң булып, бер шагыйрең булып: —
Хуш, бәхил бул, тавым! — дияргә...
***
Ашкынам мин бик еш болыннарга
Һәм йөгерәм чыгып кырларга.
Ни хозурлык!
Сүзләр таба алмыйм
Күңелдәге хисне җырларга.
Чәчәкләрнең таҗын үбеп йөрим,
Күбәләкләр куна иңемә.
Дөньядагы һәрбер җан иясе
Тартыла тик үзенең тиңенә.
Гөмбәләре сала эшләпәсен,
Җырлыйм, каеннарга сөялеп.
Анам карынында яралгандыр
Кырлар белән рухи бергәлек.
Бәхет өчен тагын ниләр җитми,
Күңеле җыр тулы балага?
Табигатьтән илһам алам да мин,
Ашкыныплар кайтам калага.
Каләмдәшләр көтеп тора анда
Һәм бәхәсләр — шигырь хакында.
Йөрәктә бит әле ут сүнмәгән,
Йөрәк дөрли, йөрәк ялкында.
Шул ялкынны, мәңге сүрелдермә,
Шәфкатеңнән, Раббым, ташлама.
Иң зур бәхет Туган Җирнең сине
Якын итүеннән башлана.
Мәхәббәт шигыре
Көнләшә, димәк, ярата.
(Халык әйтеме)
Син көнлисең.
Көнләсәң көнлә син мине:
шәфәкътагы кояш нурыннан,
нәҗәгайлар камчылаган иген кырыннан,
мәңге гашыйк былбыл җырыннан.
Көнләсәң көнлә син мине:
могҗизалы ап-ак кышлардан,
иңнәрендә баласын йөздергән аккошлардан,
нәни кояшка әверелгән көнбагышлардан.
Көнләсәң көнлә син мине: сөю-наз өләшкән
мәҗүси төннәрдән, елмаеп, һушыңны алучы гөлләрдән,
тылсымлы көзгеле күлләрдән —
Мин аларга гашыйк, — яшермим.
Ләкин син шуны бел:
Син — кайчысы
җанымның җиденче тамырын парә-парә телгәләгән
Яшеннең.
Хәлләремне сорамагыз
Тормыш сыный безне аямыйча,
Ашатмый ул гел-гел йөзем генә.
Йөзем кабып, әрем суы эчәм,
Хәлләремне беләм үзем генә.
Сикәлтәле тормыш юлларында
Адаштырмый, шөкер, күзем генә.
Тешем кысып, яңа үрләр яулыйм,
Хәлләремне беләм үзем генә.
Буыннарның ыңгырашкан чагы,
Аек калды фикер, сүзем генә.
Каләм тоткан кулым яза алмый,
Хәлләремне беләм үзем генә.
Салкын кышта шулай,
Яз, җәй шулай,
Җиңеләер микән көзен генә...
Җәрәхәтле Өмет яшен сөртә,
Хәлләремне беләм үзем генә.
Язмышыма язылганны шулай
Уздырырга кала түзем генә.
— Хәлең ничек? — диеп сорамагыз,
Хәлләремне беләм үзем генә...
Күптән әзер
Җаным бүген әле җирдә минем
Килер бер көн: ашар күкләргә.
Көлеп яши идем, Минем үлем
Гаҗәп тоелачак күпләргә.
Көлә-көлә, әйе, яшәдем мин,
Сәбәпсез дә авыз ерылды.
Минем гомер үч алуга түгел,
Гафу итүләргә корылды.
Гафу иттем кырын караганны,
Кайчагында хәтта дошманны.
Бу кылану түгел, курку түгел,
Үтәдем тик җаным кушканны.
Көлгәнне дә ала,
Бөлгәнне дә,
Җитсен көне, керсен сәгате.
Ришвәт бирер идең, алмаячак,
Юк Әҗәлнең андый гадәте.
Кем дә килми җиргә мәңгелеккә,
Белеп яши беркөн үләсен.
Мин дә әзер күптән,
Ләкин Әҗәл
Вакытыннан алда килмәсен.
Җаным әле бүген җирдә минем,
Килер бер көн — күккә ашармын.
Болыт аша сезгә елмаермын,
Сезне сагындым, дип дәшәрмен...