ОЧЫШТА ДА КҮҢЕЛ СЫНА ИКӘН...
Ата хакы, ир хакы
МӨНӘҖӘТ
Ата хакы — олы хак ул, белегез сез,
Ата хакын хаклау юлын күрегез сез.
Ата хакын хаклап яши өйрәнсәгез
Рәхәт тормыш кичерерсез күбегез сез!
Ир-ат хакы — бик олы хак, белик шуны,
Ирле кеше җиңеп чыгар утны, суны.
Тәрбия итик ир баланы, ир-атаны,
Яшик гөрләп, тотынышып кулга кулны!
Ата-баба нигезләрен саклый белик,
Ата-баба хәтерләрен хаклый белик!
Угланыбыз Ата булсын, Бабай булсын,
Нәселебез ышанычын аклый белик!
Заманмыни?
Үзем җирдә, уем күктә,
Хыялларым далада.
Уйларым күктә булса да
Эшем җирдә — калада.
Хыялым очса да иңләп
Дөньяны, далаларны.
Җиремдә үстерәм ич мин
Тудырган балаларны.
Җиремнән илһам аламын,
Җиремдә гомер юлым.
Җиремне сөям, кочаклыйм,
Канаттыр ике кулым!
Җиремне зурлап яшәүдән
Яшәрә күңелләрем.
Заманмыни?!.
Дип, заманның
Кырмагыз күңелләрен!
Югалтасым килми
Югалтасым килми үз ярым,
Син сөекле, газиз, тиң парым.
Сөюемнән килми танасымII,
Синең белән килә барасым.
Югалтасым килми үз парым,
Син яңгырым, җилем, ак карым.
Бергә булсын юллар, сәфәрләр,
Ялгыз калу юлда хәтәр лә.
Югалтасым килми үз парым,
Ямьле җәем минем, көз, язым.
Бергә үтсен гомер юлыбыз,
Нәсел җебе — тусын улыбыз.
Югалтасым килми үз ярым,
Шатлыгым син минем, таң, назым.
Йөрәгемдә йөргән хисләрнең
Бәян иттем әле бик азын.
Эчкән суым — таулар бәлзәме
Баш очымда — кояш, Йөземдә — нур,
Күз алдымда гөлләр, калалар.
Тирә-юньдә төсле шарчык кебек
Йөгерешә нәни балалар.
Аяк астым — газиз Туган җирем,
Эчкән суым — таулар бәлзәме.
Кавемеңнең кадерлесе булып,
Яшәүләре үзе — җан тәме!
Син югында...
Син югында өем ямьле түгел,
Син югында күңел төшенке.
Син барында шатлык качмас кебек,
Кайгы какмас кебек ишекне.
Синең белән дәртле, дәрманлы мин,
Синең белән барам кояшка.
II Тану — инкяр итү, баш тарту.
Биеклеккә, бөеклеккә менәм,
Синең белән үсәм мең башка.
Син барында үзе йөгереп килеп,
Шакыр кебек шатлык ишекне.
Син югында эшем көйле түгел,
Син югында күңел төшенке...
Сыну
Сөю татлы,
Чая яшьлегеңдә
Пар күзләрең очкын чәчсәләр.
Ялгышларың бары сабак бирсә,
Шатлыкларың алга дәшсәләр.
Алган гыйбрәт, сабакларың белән
Хыялларың җиргә төшсәләр —
Очышта да күңел сына икән,
Өметләрең капылт киссәләр...
Сагыну
Карашларың эзләп, кара гүрең тырныйм,
Сулышларың сагынып, кара янып елыйм.
Кабер өсләреңдә чәчәк булып сулыйм,
Үлән арасында җилләр булып дулыйм.
Тырнак төпләремә кара туфрак тула,
Күз төпкелләремә кара төсләр куна.
...Вакыт үтә, гөлләр күзен йома,
Кара җиргә чүккән җаным туңа...