Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘКИЯТЛӘР


Ярамый
Яшәгән ди, булган ди Ярамый атлы бер малай. Ярамый икән — ярамый инде. Бер-
бер яхшылык кылырга ниятләсә дә, шукланса, наянланса, тырбыкланса, тырышса-
тырышмаса да, киреләнсә, тискәреләнсә, алай түгел, болай ул дип әйтелсә дә, мона
өстәп-өстәп, һаман-һаман:
— Ярамый! — дип кенә әйтәләр икән.
Мона бармак белән төртеп, ишарәләп тә, йодрык күрсәтеп тә, нишләсә дә,
нишләмәсә дә гел:
— Ярамый! — дип кенә торалар икән ди инде менә.
Өстәл астыннан рәхәтләнеп мүкәләп йөрергә тотынса — ярамый; манный боткасы
ашарга теләмәсә — ярамый; ишегалдында туп тибә-тибә былчыракка, комга батып
керергә ярамый; кәнфит суырырга, сагыз чәйнәргә, тундырма, шоколад ашарга
ярамый; текә таудан чангыда шуып төшәргә, каен агачы башына менәргә, болында
тапкан какы, кузгалакны юмыйча ашарга ярамый; күрше Әхмәтҗан бабайнын ни бер
бөртек шомыртын, ни алмасын рәшәткә арасыннан үрелеп, урлап ашарга ярамый;
яткан килеш китап укырга, телевизор карарга ярамый; чатыр-чотыр йөгереп барганда
абынып киткәндә тезе авырткач еларга ерамый; күрше кызынын чәч толымы очын
тартып куярга ярамый — кыскасы, Ярамыйга нишләсә дә ярамый.
Ярамыйны мондый «ярамый» бер дә бер заманны туйдырып, гарык итеп бетергән
дә, әйткән ди бу:
— Мин Ярамыйм икән, әнә, урам буйлап Ярый килә. Ана бөтен нәрсә ярый.
Шунын көен көйләп торыгыз инде, алайса, — дигәч, әллә кая киткән дә барган.
И эзләгәннәр Ярамыйны, и эзләгәннәр, ә таба алмаганнар.
Шуннан сон Ярамыйсыз бик тә, бик тә күнелсез булып киткән.
Ә Ярамый япа-ялгызы йөри дә йөри, йөри дә йөри икән. Кая барса да, кая керсә
дә, нишләсә дә, нишләмәсә дә ана гел:
— Ярамый! — дип кенә торалар икән.
Ә Ярыйга ярамыйга ярамаган бөтен нәрсә ярый ди.
Шул ярыймы икән?
Мылтык
Яшәгән ди, булган ди бер Мылтык. Аны бик-бик матур итеп, кулга тотарга җайлы,
төбәп атарга ипле булсын дип ясаганнар ди. Ул түтәсе, дисенме, ул тәтесе, ул
көпшәсе, ул төбәгече, ул очына утыртылган дүрт кырлы, очлы кадагычы — боларнын
һәммәсе әйтеп, сөйләп бетергесез, карап туймаслык хәйран да тамаша шоп-шома,
әйбәт, матур ди инде менәтерә.
Шуна күрә ул унлы-суллы, аллы-артлы шарт та шорт ата-ата кәперәеп бик күп
йөргән: әллә күпме илләр гизгән, әллә ничә дингез, дәрья кичкән. Ул хәтле йөргән
дигәч тә — Кеше җилкәсендә инде, Мылтык шунсыз кая китсен дә кая барсын?
— Мин — Мылтык, мин — Винтовка, мен дә сигез йөз туксан беренче елгы үрнәк,
мине Мосин атлы урыс ясаган, мин үземә корылган ядрәне ике чакрымнан үтерерлек
итеп тидерәм, миннән узганнар юк әле! — дип мактанырга, искиткеч шапырынырга,
лаф орырга яраткан ди, имеш.
Бер дә бер чакны монын шулай йөрүеннән тәмам туеп бетеп, гарык булып, моны
бер дә бер өй чормасындагы җыен ташландык, иске-москы әйберләр арасына —
кеше-кара күз карашыннан ераккарак яшереп куйганнар ди.
Бу Мылтык шуннан бирле тып-тын гына ята да ята, ята да ята икән ди инде.
Шулай кача-поса ятуы моны бер дә бер заман бөтенләй ардырып, талчыктырып,
хәлдән тайдырып, әлсерәтеп, тинтерәтеп бетергән ди.
Көннәрдән бер көнне, төннәрдән бер төнне ул үзен төреп куйган майлы чүпрәк-
чапракны шытыр-шытыр ертып ташлаган да, күзен уа-уа шуышып чыккач, үрә
каткан килеш түтәсенә торып баскан ди. Баскан да ди, пыяласы чатнаган борынгы
иске бер көзге каршысына чат-чат, шак-шок атлап, дөп-дөп килеп, үзенен түтәсе нык
икәнен анлаган, тәтесен барлаган, көпшәсендәге тузанны өреп туздырган, төбәгечен
җайлаган, теге көзгедә елык-елык ялтыравына сөенгән.
— И! — дигән ул. — Мина атасы да атасы, үтерәсе дә үтерәсе икән бит әле!
Айлы булса да, төн дөм карангы икән ди. Әлеге дә баягы бу Мылтык урамга
чыгып, юан гына бер имән агачы артына барып поскан да:
— Нәрсәне генә, кемне генә күрсәм дә атам да үтерәм! Мина шулай кушылган,
мина шулай боерылган, — дигән.
Ул түтәсен ипләгән, чакмасын тарткан; көпшәсен турайтып, төзәгечен төп-төз
төбәп, хәтәр үткен кадагычын ялт-йолт ялтыратып, колагын хәтәр торгызган килеш,
үткән-киткәнне көтеп тора ди инде менә.
Шулай көтә икән, көтә икән, монын каршысына күзе тары бөртеге хәтле генә
булган бер бәп-бәләкәй Сукыр Тычкан малае килеп чыккан. Шуннан сон бу Мылтык
бөтен тәнен киереп китергән дә, бар куәтенә теге Сукыр Тычкан малаена төбәп аткан
да җибәргән ди.
Тик әлеге мылтыкнын төнге күктәге Айны да куркытырлык, Йолдызларны да
сискәндерерлек, теге Сукыр Тычкан малаен да өркетерлек, һәммә нәрсәнен дә
котларын очырырлык дөбер-шатыр ату тавышы чыкмаган ди.
Чөнки Мылтык үзенен ядрә белән корылган икәнлеген оныткан икән.
Шуннан сон ул әлеге Сукыр Тычкан малае белән әйлән-бәйлән, бишташ, өй-өй,
йөзек салыш, пәке кадаш, кузна чиртеш уеннары уйнаган, биегән, җырлаган — тагын
әллә нишләп беткән.
Ә корылган булсамы? Нәрсәне, кемне генә күрсә дә, атасы да үтерәсе иде ич инде
бу, әйеме?
Шуннан сон ул Мылтык нишләгән? Нишләсен ди инде тагын: әкертен- әкертен
генә, ялт та йолт карана-карана чормасына кереп китеп, теге иске-москы чүпрәк-
чапрагына төренгән дә бик тәмләп, бик тынычлап йокыга талган.
Ә татлы, тәмле төшендә ул бернәрсә дә, беркем дә атмаганын, бернәрсәне дә,
беркемне дә үтермәгәнен күргән ди.
Сугыш чукмары
Яшәгән ди, булган ди бер Сугыш. Монын исеме, ишетсән, колагынны
торгызырлык, белмәсән, төшенә керерлек ди. Аны күргәннәр, күрмәгәннәр дә,
белгәннәр, белмәгәннәр дә Сугыш Чукмары дип йөрткәннәр. Каргап. Чөнки ул,
дөньяга килүе белән үк рогатка ясаган да, кош-кортларны кырырга керешкән,
песиләргә, этләргә көн күрсәтми башлаган, бөтен чүп- чарын урамнарга ташларга
керешкән, ишегалдындагы балаларны, ап-ак яулык япкан әби-сәбиләрне, түбәтәй
кигән бабайларны узып барышларында аяк чалып егарга тотынган. Аннары сон,
үсәрәк төшкәч, чукмар ясаган да — унга-сулга, сулдан унга селтәнә дә селтәнергә,
айкый да айкарга керешкән ди.
Моны һичкем тыя алмаган.
Беркем тыя алмагач, бу Сугыш Чукмары бөтен дөнья буйлап сәяхәткә чыгып
киткән. Кая гына барып эләкмәсен, анда орыш, монда кырылыш башланып кына тора
ди инде. Менә бу Сугыш Чукмары кая гына барып җитмәсен, бала-чаганын футбол,
волейбол тупларын рогаткасыннан, мылтыктан, туптан атып чәлпәрәмә китерергә,
шартлатырга тотынган; тәмле өчпочмакларын, итле бәлеш төпләрен, җир җиләге,
каен җиләге, карлыган, сырганак кайнатмаларын ялмап кына алырга керешкән.
Җирдән җиргә, илдән илгә, чишмәдән инешкә, елгадан дингезгә, чәчәктән күбәләккә,
җилдән болытка, өйләрдән зиратларга — тагын әллә кайлардан әллә кайларга йөри-
йөри дөбер-шатыр кыдыра, кыздыра да яндыра, бетерә дә... үтерә торгач, әлеге дә
баягы Сугыш Чукмары арган-талган, алҗыган-талчыккан да Дию пәрие хәтле
гөрзиенен юан сабына таянган килеш бер-бер уйга килгән ди, имеш.
Уйга дигәч тә... арыган бит инде. Тын алырга туктаган. Чалгылап печән чапканда,
ике куллы пычкы белән утын кискәндә дә бер кавым тын алу кирәк. Туктаган да —
Күккә караса, анда бу Сугыш Чукмарын, һич кенә дә өнгә-санга сукмыйча, Салават
күпере балкып тора икән; аяк астына караса, кырмыскалар тегендә-монда йөгерешә,
карлыгачлар үз ояларындагы балаларына азык ташый, ул арада җир җиләге пешкән,
чишмә челтери, күлдә балыклар йөзә, күбәләк белән энә карагы һавада әйлән-бәйлән
уйный, әллә кайлардан бәбиләрнен әле елаганы, әле көлгәне, бала-чаганын үзләренчә
уенындагы чыркылдашуы, бер-бер бозаунын әнкәсе имиендәге сөтне сагынып
мөэлдәве, ары таба тәмам өлгереп җиткән алмаларнын көндез дә, төнлә белән дә тып-
тын итеп җиргә өзелеп-өзелеп төшүләре, шунда бер малайнын шулардан берсен үз
учына тотып алып, каршысындагы ак яулыклы кызга сузуы, ә бер әнкә белән әткәнен
бу Сугыш Чукмары һәлак иткән улларынын әле генә гүргә индерелгән төштә үзара
сүзсез генә юатышуларынын үләннәргә иртәнге мул чык булып кунуын — тагын әллә
нәрсәләр, әллә нәрсәләр Сугыш Чукмарынын күз алдына янгыр булып яуган да, кар
бураннары булып бураган ди.
Шуннан сонмы? Шуннан сон Сугыш Чукмары күргән-белгәннәре хисеннән
буыла-буыла чишмәләрдән, дингез, дәрьялардан да артыграк күз яшен агыза-агыза
елаган да елаган ди, имеш тә, үзенен рогаткасын телемгә- телем теткәләп бетергән
ди. Ә үзенен чукмарын... Чукмарынмы? Әллә күпме кесәләренен берсенә яшереп
куйган ди. Кирәге чыгар әле дип.