АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Кылачы
Кылачы авылы район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән — 15, җирле үзидарә советы
үзәге Урта Атыдан 5, якындагы тимер юл станциясе Коркачыктан — 9, Казаннан 58
чакрым ераклыкта урнашкан.
Кылачы атамасы тарихи чыганакларда да искә алына. Д.А. Корсаков белешмәсендә
(XVIII йөз) авыл Ключи (Калачи) дип бирелә һәм анда 125 йомышлы, 1 керәшен татары
яшәве искә алына. А.Артемьев нәширләгән тарихи белешмәдә дә авыл Ключи (Калачи)
дип бирелгән. Авылдагы 77 хуҗалыкта 309 ир-ат һәм 315 хатын-кыз көн иткән, мәчет
эшләгән. Н.Н.Вечеслав белешмәсендә авыл Ключи-Калачи (Ключи пучинкәсе) дип
бирелә. Халкы Ключи-Калачи авылы җәмгыятенә берләшеп көн иткән. Андагы 127
хуҗалыкта 295 ир-ат һәм 294 хатын-кыз яшәгән. Авылда агач мәчет һәм җил тегермәне
булган.
Кылачы авылы табигатьнең матур урынында урнашкан. Олылар сөйләвенә
караганда, авылның исеме дә «ключи» — чишмә сүзеннән килеп чыккан. Шушы сүздән
клачы — кылачы тәгъбире барлыкка килгән. Татар телендә авазлар күчешен исәпкә
алганда да бу үзгәреш дөреслеккә туры килә.
Авыл янында гына зур үзәнлек җәелеп ята. Аның исеме Тугызай. Кылачы авылы яңа
оешкан заманаларда әби-бабалар шушы үзәндә 9 ай буена яшәгән. Ни өчендер бу
урынны халык килештермәгән һәм авылның хәзерге урынына килеп урнашкан. Түбән
Аты авылы ягындагы күл Балыклы күл яисә Төмәнәй күле дип атала. Әйшә авылы
ягындагы юл өстендә бер ялгыз имән агачы үсеп утыра, кышкы буранлы көннәрдә бу
агач юлчыларга адашмас өчен маяк хезмәтен дә үтәгән. Ул ике авыл арасының нәкъ
уртасында үсә. Бу агачны Маяк агач, Ялгыз агач дип тә йөртәләр.
Авылның югары очында бик тәмле, шифалы чишмә бар. Исеме Хәйрүк бабай
чишмәсе. Ул елга янындарак урнашкан. Елга яры буйларына Хәйрүк бабай тополь
агачлары утырткан. Бу агачлар үскән урынны Хәйрук бабай бакчасы дип йөриләр. Авыл
уртасында тирән генә чылбырлы кое бар. Үз хуҗалыкларында һәркемнең коесы булуга
карамастан, һәркем эчәргә суны шул коедан китерә, чөнки аның суы бик тәмле һәм
шифалы да диләр. Ел саен кое һәм чишмәләр чистартылып торыла. Бу эшне авыл
өлкәннәре башлап йөри, яшьләр дә бик теләп кушыла.
Авылның икенче ягында Камай тавы урнашкан. Тауда изгеләр кабере һәм Изгеләр
чишмәсе бар. Бу — Мулла Хаҗи чишмәсе. Ул авылдан шактый ерак, аралары 7-8 чакрым
булыр. Ерак булуга карамастан, Кылачы авылы халкы анда суга бара. Бу чишмә суына
Казаннан кайталар, тирә-юньнәрдәге авыллардан киләләр. Әлеге суны эчкән кешеләр
хәтта авырулардан сихәтләнәләр икән. Изгеләр каберенә халык
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. сәдака куя. Камай тавын казыганда төрле борынгы
әйберләр дә тапканнар. Басуда Габдери аланлыгы исеме әлегә кадәр сакланган.
1971 елда авылда 101 хуҗалык булган, хәзер анда утызлап йортта гына кеше яши.
Апаз
Апаз авылы Арча районында, район үзәге һәм тимер юл станциясе Арча эшчеләр
бистәсеннән 38 чакрымда, Казан шәһәреннән исә 103 чакрым ераклыкта урнашкан. Апаз
авылы — җирле үзидарә советы.
Д.А. Корсаковның XVIII йөз мәгълүматларын туплаган җыентыгында Апаз авылында
190 керәшен татары яшәгәнлеге күрсәтелә. Бу чыганакта авыл исеме — Шушма суы
буена утырган Рождествено. 1859 елдагы А.Артемьев мәгълүматларына караганда, Апаз
(Рождествено) авылындагы 95 хуҗалыкта 409 ир-ат һәм 422 хатын- кыз яшәгән, анда
православие чиркәве эшләгән. 1766-1861 елларда үткәрелгән генераль ызанлау
мәгълүматларына караганда, Рождественское яисә Апаз авылында ясак түләүче
керәшен татарлары яшәве күрсәтелгән.
Бу авылны И.А.Износков түбәндәгечә тасвирлый. Апаз, икенче атамасы Рождествено,
Шушма һәм Сәрдә суы ярларына, Себер элемтә юлының сул ягына утырган. Авылда 136
хужалык булып, аларда электән үк чукындырылган татарлардан 503 ир-ат һәм 515
хатын- кыз яшәгән. Тормыш-көнкүрешләре уртача булган. Авыл халкы тегермәнчелек,
тимерчелек, балта эше, тукымалар ману һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. 1898
елгы җыентыкта Апаз авылында татарлар яши дип искәртелә.
Аксакаллар сүзенә караганда, авыл оешканчы биредә чирмешләр (марилар) яшәгән.
Авыл янында иске зират бар. Авыл кешеләре аны керәшен зираты дип йөртә. Явыз Иван
Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Апаз халкы көчләп чукындырыла. Ләкин соңыннан
халык, бик зур тырышлык һәм батырлык күрсәтеп, кире исламга кайткан.
Наҗия апа Борһанова мәгълүматларына караганда, Апаз, Носы, Ишнарат, Үгез-Елга,
Шушмабаш, Каратай, Мирҗәм, Пөшәнгәр, Шекә авыллары халкы июнь аеның икенче
җомгасында Казак җыены бәйрәм иткән. Икенче төрле аны Носы җыены дип атаганнар.
Авылның атамасы турында халык хәтерендә төрле легендалар сакланган. Имештер,
элеккеге заманнарда авыл тирәсендәге тау башыннан үтеп барганда ике кеше елгада
йомычка акканын күреп авылга керә. Әле авылда бу вакытта халык аз булган, шуны
күреп, болар: «Ап-аз икән халкы», — дип әйткәннәр, имеш. Әлбәттә, бу легенданың халык
этимологиясенә нигезләнүе күренеп тора. Икенче риваять буенча авылны Габбас исемле
кеше нигезләгән һәм вакытлар уза-уза авылның исеме Апаз булып үзгәргән.
Авыл урыны элек куе урман белән капланып алынган булган.
Апаз авылын урталай бүлеп Шушма елгасы ага. Элек бу елга мул сулы, балыклы
булган. Авыллар янында элегрәк су тегермәннәре гөрләп эшләгән, елга ярларындагы
чишмә-кизләүләр һәрдаим чистартылган. Шуңа күрә елганың суы көмештәй чиста һәм
саф, ярларыннан ташып чыгардай ишле булган, хәзер исә елга бөтенләй саеккан.
Шушма елгасына Сәрдә суы, Яңа Авыл, Шом, Җишнарат (Өчнарат) сулары кушыла.
Апаз авылындагы чукындырылган татарларның исламга кире әйләнеп кайту
хәрәкәте XIX гасыр ахырында башлана һәм 1907 елга кадәр дәвам итә. 1881-82 елларда
авылда бер төркем кешеләр ислам диненә кире кайтырга омтылыш ясый. Апаз побы
ялган шаһитлар ярдәмендә аларны православие динен хурлауда гаепләп сөргенгә
җибәртә. Барысы 10 гаилә, 50ләп кеше сөрелгән.
Беренче рус (1905-07 еллар) революциясеннән соң исламга кире кайту хәрәкәте
тагын да тизләнә. Бу елларда унлап кына гаилә православие динендә кала. Авыл побы
куркуга төшә.
Ул чиркәүдән (хәзерге балалар бакчасы урыны) алтын-көмеш әйберләрне кичтән
алып чыга һәм икенче көнне (урак өстендә) көндез чиркәүгә ут төртә. Ут чыгаруны
ислам диненә күчәргә өндәп йөрүче Бәшир исемле кешегә сылтый. Ләкин тикшерү
вакытында ул көнне Биби Бәширенең өйдә булмавы ачыклана, тикшерү туктатыла һәм
эшне ябалар. Бу хәлгә халык зур ризасызлык күрсәтә. Халык ризасызлыгыннан куркып,
попны авылдан алырга мәҗбүр булалар.
1916 елда Апазда Казан байлары 2 катлы мәһабәт мәчет салдыра. Апаз мәчетенә
мәхәллә мулласы итеп 1917 елның язында ук Спас өязенең Яңа Камка авылы кешесе
Габделрәүф Мөхәммәтсафа улы Хәмзин сайланган.
Авыл халкының исламга кире кайту хәрәкәте татар җәмәгатьчелегенең игътибар
үзәгендә була. Шуңа күрә, 1917 елның апрелендә Апаз крестьяннарының мәхәллә
оештыру һәм ике катлы ярымташ мәчет төзү турында җыелыш кабул иткән карарларын
милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле вәкилләре хуплыйлар, бу ниятләрне тормышка
ашыруны үз карамакларына алалар. Оренбургтагы Диния нәзарәте 1917 елның 15
маенда үзенең ризалыгын җиткерә. Эшләрнең болай уңышлы башлануында һәм тиз
баруында ул чакта Нәзарәт җитәкчелеге әгъзасы булган Хәсәнгата Габәшинең дә өлеше
була. С.Ш.Алкин һәм Казан мөселман комитеты рәисе М.Ф.Туктаров, Апаз халкының
үтенечен уңай хәл итүне сорап, губерна идарәсенә мөрәҗәгатьләр юллыйлар. Нәтиҗәдә,
Апаздагы мәхәллә рәсми рәвештә теркәлә. Ә төзелеш бүлеге, төзелеш уставының торак
йортлардан 20 сажин ераклыкта дини бина-корылмалар төзүне тыйган маддәсенә
ишарәләп, мәчетнең проектын раслаудан баш тарта.
Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган ике катлы ярымташ бинасы 1917 елгы
планнарга һәм сызымнарга туры килми. Ихтимал, гыйбадәтханә соңрак төзелгәндер.
Аның аскы каты таштан, өскесе агачтан. Манарасын яманаты чыккан утызынчы елларда
кискәннәр. Баштарак бу бинада тегү ательесы ачкан булганнар. Хәзер аның бер
бүлмәсендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты урнашкан, икенче
бүлмәсендә авыл халкы намаз укый. Шатлыклы хәбәрләр дә ишетелеп тора. 1996 елда
иске мәчет бинасы тулысынча дин тотучылар карамагына тапшырыла. Мәчет бинасы
1682 номеры белән «Татарстан Республикасы: тарих һәм мәдәният һәйкәлләре» дигән
китапка кертелгән.
XIX гасыр чикләрендә Апаз таза тормышлы авыл була. Анда тимерче утары, буяуханә,
базарда 29 сату мәйданы, кабак, харчәханә, су тегермәне эшләгән. Базар шимбә көн
үткәрелгән. Монда тирә-юнь авыллардан, ерактан да сәүдә итүчеләр һәм сатып
алучылар җыела торган булган. Анда мал-туар, кием-салым, ашлык, печән һ.б. бик күп
әйберләр белән сәүдә иткәннәр. Базарда күңел ачулар да оештырылган.
Дәвамы киләсе саннарда.