Логотип Казан Утлары
Бәян

АВЫЛДАШНЫҢ АВЫР ЮЛ БАШЫ


ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН
өтенләй көтмәгәндә генә килеп чыкты безнең табышу. Бервакыт шулай Тукай музеена керсәм, анда күңелләргә бик якын «Пар ат» картинасын күреп алдым. Ул мине үзенә җәлеп итте. Кызыксына торгач, аны рәссам Кәримов бүләк иткәнлеген ачыкладым. Хәләл җефете белән Уфадан килгәч, әлеге картинасын татар халкына бүләк итеп калдырган. Шуларга өстәп, аның ниндидер фәннәр докторы булуын да әйттеләр. Бүтәнен ачыклап булмады, адресы билгесез иде.
Ә менә Татар энциклопедиясе институтында эшли башлагач, ул кабат исемә төште, чөнки энциклопедия өчен без татар халкының танылган кешеләрен, зыялыларын, галимнәрен бөтен Җир шары буйлап бөртекләп җыябыз. Уфаның төрле институтларына, фән үзәкләренә яза торгач, ниһаять, «Пар ат» картинасының авторы химия фәннәре кандидаты, геология-минерология фәннәре докторы, профессор Әхим Кәримов икәнен ачыкладым. Шунысы куанычлы вә хикмәтле: ул минем авылдашым булып чыкты.
Баксаң, якташымның язмышы да ХХ йөздә яшәгән татар халкының язмышына охшаш икән. Туган җиреннән сөрелү, чит җирләрдә бәхет эзләү, ачлы-туклы авыр балачак — әмма югалмау! Кеше булырга, белемгә омтылу һәм мең төрле бәлаләрне җиңеп — дөньякүләм танылу, кайда гына булса да — халкыңа хезмәт итү!.. Икенче Баку, Ромашкино, Маңгышлак нефть ятмаларын барлауда, запасын ачыклауда, киләчәген билгеләүдә авылдашым Әхим агай үзеннән шулкадәр зур өлеш керткәндер, дип кем уйлаган?!
Танылган галим, геолог, химик, рәссам Әхим Кәримовны бүген туган авылы Качкында беркем дә белмидер инде. Хәер, гаҗәпмени, үзен күрсәләр дә танучы булмас иде. Чөнки Качкын авылында аның яшьтиләреннән беркем дә калмаган инде.
Йортлары мәчет артында булган. Ул мәчетне хәтерлим. Манарасын сугыштан соң гына кисеп төшерделәр. Онытырлык кына булмады ул көн. Манараны кисеп бетердек дигәндә генә, Минзәлә ягыннан кап-кара болыт килеп чыкты да, яшен укларын уйнатырга кереште. Манараның гөрселдәп
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ (1937) — язучы ҺӘМ галим; «Яшәү мәгънәсе», «Тагын язлар килде», «Безнең гомер» Һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
җиргә авуы булды, бөтен авылны дер селкетеп күк күкрәде, яшен уйнады, тагын
Б
күкрәде, тагын... Авыл кешеләре, шомланып-куркып, кайсы кая кереп посты. Тиздән Әхимнәрнен йорт урыны белән янәшә генә мәчет урыны да бушап калды... «Мәчет манарасын кем кистерде?» — дисезме? Ярар, исемен искә алып тормыйк инде, дөньялыкта рәхәт күрә алмады ул мәрхүм, тормышы әче фаҗига белән төгәлләнде.
Әйе, берәүләр җимерә, тузгыта, талый, ә икенчеләр төзи, халкы өчен хезмәт итә. Гомер-гомергә шулай булган. Әхим дә туган җирен, туган авылын калдырып китсә дә, туган халкына, хезмәт итте. Анын туган авылы Качкыннан чыгып китүенә дә инде сиксән ел тулды. ...Туган йортын, яшьтиләре белән уйнап үскән Баҗана елгасы буйларын, балыклы Озынкуак, Низам күлләрен, Кырынтау һәм шифалы Әреш чишмәләрен калдырып китү ана җинел булмый, билгеле.
Хуш, авылым
... 1930 елнын язы иде. Кулга алынып, Казан якларына урман кисәргә җибәрелгән әтисе көтмәгәндә генә кайтып төште. Әхимнен куанычы эченә сыймады.
— Ничек кайттын, әткәем? Ничек җибәрделәр?
— Булды инде, улым. Нәчәлник үзенә чакырды да: «Ничек эләктен?»
— ди.
— Ә син ни диден?
— Ни әйтәем, улым? Бернәрсә дә белмәем, мин әйтәм. Әйтеп-нитеп тормыйча алдылар да киттеләр. Менә алтынчы ай биредә эшләем,— дидем.
— Шуннан, шуннан...
— Агай, — ди нәчәлник, — толком беркем дә белмәй ни өчен сине кулга алганнарын, просто куркытмакчы гына булганнар, бар, кайт син өенә,
— ди. Шуннан тид арада кирәкле документларны да бирделәр. Менә мин инде өйдә, синен янда, улым...
Сәбәбен тапмыйлармы сон, тапканнар. Әхимнен әтисе Кәрим авылда өч ел буена мулла вазыйфасын үтәгән бит. Шуна күрә кулга алган булганнар. Өстәвенә, бер аты һәм бер сыеры гына булса да, ана «кулак, Совет властенын дошманы» дигән исем дә тагалар. Анын укымышлы булуы, фәнни журналлар алдырып, алдынгы тәҗрибәне эштә кулланырга тырышуын беркем дә исәпкә алмый. Алай гынамы? Әтиләре кулга алынгач, Әхимнәрне үз йортларыннан чыгарып, ташландык бер кечкенә өйгә кертәләр...
Дөрес, әтиләре кайткач, үз йортларына күчәргә рөхсәт итәләр итүен, тик әти кешенен башын инде бүтән уйлар били.
Авылдагы башбаштаклык, хезмәт сөючән, хәллерәк крестьяннарны авылдан куу — урта хәллеләрне пошаманга сала. Әнә Зәйнулла да йортыннан куып чыгарылган, сөргенгә җибәрмәгәннәр җибәрүен, кызганганнар... Халыкка бик игелекле булган карт. Шулай да бар байлыгын тартып алганнар. Янгын каланчасында кунып йөри икән, бетләп беткән үзе, бичара... Шуна күрә күпләр туар көннәргә дә ышанычын югалта бара...
Кулга алыныр алдыннан гына. Кәрим абзый Уфада үзенен өлкән кызы янында кунакта булып кайта. Шәһәр тормышы бик тә ошаган үзенә, күрәсен. Шуннан бирле ана гаиләсе белән Уфага китү уе тынгылык бирми башлый. «Китәргә , акча эшләргә, балаларга төпле белем бирергә», — әнә шундый карарга килә ул.
Әтисенен авылдан китү хәбәрен Әхимгә дә җиткерәләр. Бу вакытта ул Пучы мәктәбендә укуын дәвам иттерә. Ә инде язын укуын тәмамлап кайтканда өйдә беркем дә булмый. Үги әнисе дә (үз әнисе 1921 елгы ачлыктан үлә) балаларын алып Кәриме янына Уфага киткән була. Йортларына инде Әбүбәкерләр гаиләсе кереп оялаган. Шулай итеп, Әхим бу көннәрне авыр кичерә. Кайда туры килсә, шунда ашап, кунып йөрергә туры килә. — Дөрес, Әбүбәкер һәм анын хатыны булдыра алганча ашатырга тырышалар, ә өйгә кайтмый калса кызыксынмыйлар, эзләмиләр. Туган авылында, үз йортында артык кашык, чит кешегә әверелә ул.
Тора-бара ул авылнын танылган хулиганы Сәлим белән дуслашып китә. Көннәрдән бер көнне Сәлим Әхимне үзе янына чакыра да:
— Мәйтәм, тамакны чылатып алсак зыян итмәс. Өлкәннәргә генә кыланырга димәгән бит, — ди.
Әхим ялындырып, кат-кат әйткәнне көттерми, ризалаша. Йомырка саткан акчага алынган «чәкүшкә»не тотып, авыл читендәге салам өеме янына, юнәләләр болар. Авылнын ин ярлы, хәтта, тавыклары да булмаган Сәлимгә йомырка каян эләккән сон? Билгеле инде, кемнендер тавык оясын туздырган.
Очрашунын инициаторы Сәлим салам өеме янына җиткәч, чәкүшкәнен яртысын Әхимгә салып бирә дә, егетлеккә миннән өйрән дигән кебек, калганын «эһ» дигәнче бугазына аударып та куя. Әхим дә калышмаска тырыша. «Бәй, бу өлкәннәр сүләгәнчә бик үк күнел кайтаргыч нәмә түгел икән», — дип авызын җайлап кына сыпырып ала. Ул гына да түгел, бөтен тәне буйлап «рәхәт» изрәү тоеп, кылган гамәле күнеленә хуш килгәч, Сәлим белән дуслыкны өзмәскә була. Ә бу дуслыкнын хәтәр «җимеш»ләре өлгереп килүен ул әле сизми. Монын ахыры нәрсә белән беткән булыр иде, әйтүе читен. Ярый әле, Яхшый авылына килен булып төшкән бертуган Мәликә апасы килеп, аны үзләренә алып китә. Бу мизгел Әхимнен тормышында нинди урын тотканын ул соныннан гына абайлый.
***
Яхшыйда яшәргә яхшырак иде, билгеле. Янәшә генә урман. Сөн елгасы да ерак түгел. Бирегә килгәч, Әхим өчен трай тибү бетте. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән апасы тәмам хәлдән тайган иде. Менә хәзер кул арасына керердәй энесе килгәч, Мәликә дә иркен сулап куйды. Гаилә колхозда исәпләнсә дә, әлегә колхоз эшенә чыгучы юк иде. Мәликә үзе бала караудан, йорт-җир эшеннән арына алмый. Ире тоткынлыкта. Шуна күрә дә гаилә исеменнән колхоз эшенә Әхимгә катнашырга туры килде. Өлкән яшьтәге колхозчылар белән ул теләсә нинди эшкә чыкты: җир сөрде, урман кисте, имән кайрысы әзерләде, терлек карады, тирес чыгарды. Шунын өстенә апасы берәр эш белән киткәндә балаларга да күз-колак булды...
Колхознын буйсынмас яшь тае да күп мәшәкать китерде Әхимгә. Дөресрәге, ул ниндидер ят малайга баш бирергә теләмәде. Болай ачыктан- ачык бәрелешләр килеп чыкмады чыгуын. Ләкин... көннәрдән бер көнне Әхим арбага тирес төяп басуга юнәлде. Көн ифрат та матур, тайнын кәефен кырырлык нәрсә юк, барысы да тәртиптә иде кебек. Тик... тайнын басу капкасын чыгуы булды, башта юртаклап, аннары исә кушаяклап чабарга тотынды. Кырынтауга җиткәч, бөтенләй дулап чапты. Әхим аны тыя алмады. Үч иткәндәй, шулчак көтелмәгән хәл булды: озын чыбыркынын бер өлеше аягына уралып, икенче очы тәгәрмәчкә эләгүгә, ул тартылып Әхимне арбадан алып атты. Ярый әле, җиргә төшкәч аягы чыбыркыдан ычкынды. Юкса зур бәла киләсе иде...
Тау итәгенә җиткәч, тай кинәт кенә борылды һәм шунда арбанын арткы өлеше әйләнеп капланды. Тай исә, арбадан бушауга, колакларын торгызып, «кем җинде» дигән кебек, баскан урынында Әхимгә карап тора иде. Инде бирелергә әзер иде ул. Әхим исә, суерылган җирләрен сөрткәләп алды да, аксый-аксый, горур тайга таба атлады...
Ничек кенә булмасын, Яхшыйда әйбәт яшәде Әхим. Бар вакыты хезмәт белән үтте. Йорттагы ир-ат эшен берүзе башкаргангамы, күнелен ниндидер горурлык хисе дә били иде. Тик, Нәҗип җизнәсе тоткынлыктан срогын тутырып кайткач, хәлләр үзгәрде.
Дөрес, Нәҗип начар хуҗа түгел иде: эш рәтен белә, хуҗалыкта һәр нәрсәне тәртиптә тота. Тик кирәгеннән артык вакчыл, кирәгеннән артык бәйләнчек иде шул. Кайтуының тәүге көннәреннән үк ул Әхимне тәмам кол итте. Күпме әче сүз, күпме мәсхәрә ишетте ул аннан. Арт чүмеченә менеп төшәргә дә күп сорамый җизнәкәй. «Нибары 2-3 ай эчендә җизнидән эләккән каһәр-тукмакны мин башкалардан гомер
буена да күрмәдем», — ди үзенең бер истәлегендә Әхим.
Көннәрдән бер көнне, анын уйларын сизгәндәй, әтисеннән: әйе, ин яраткан, ин ягымлы, ин кадерле, ин күп белә торган, ин олуг күңелле әтисеннән хат килеп төшә. «Фатир ягын бераз көйләдек, безнен янга Уфага кил, улым», — дигән иде әтисе ул хатта.
Юлга җыену озакка сузылмады. Юл хәлләрен кем белә, дигәндәй, бераз сохари киптерделәр. Мәликә апасы эчке җылы киемнәр, оекбаш хәстәрләде. Ә китәсе төнне Нәҗип җизнәсе колхознын ат абзарыннан «үз» атын, «үз» тарантасын алып кайтты. Хатынына тиешле күрсәтмәләр биргәннән сон, каенешенә боерды: «Тот атны, Әхим!»
Бу утыз беренче елнын салкын сентябрь ахыры иде. Алар Агыйдел ярындагы пристаньга элдерттеләр. Әхим — кучер, ул алга утырган, ә Нәҗип җизнәсе артта — баринны хәтерләтеп, кучерны өйрәтеп, акыл сатып бара, ара-тирә ачуланып та ала. Әле сентябрь генә булса да, үзәк өзгеч әче җил исә, вакыт-вакыт салкын янгыр сибәләп ала. Көтмәгәндә авыр болытлар арасыннан кояш елмаеп куя да, бу хәшәрәт дөньяны күрмәвен хәерлерәк дигәндәй, тагын болытлар артына кереп югала...
Менә ул — Әхимне туган якларыннан гомерлеккә аерасы пристань. Нәҗип җизнәсе атны үзе белгән кеше аркылы авылга җибәргәч, ничектер йомшарып калды. Әллә аерыласы булганга, әллә башына бүтән уй кереп, ул Әхим белән ягымлы сөйләште, юлда сак булырга өндәде. Инде аерылалар бит: Нәҗип аска — Казанга, Әхим өскә — Уфага...
Менә Казанга китәсе пароход пристаньга килеп тә туктады. Әхим күргән беренче пароход иде бу ике палубалы «Г.Тукай». Авыл малаен ул тәмам әсир итте, Әхим ана күз алмыйча сихерләнеп карады . Юк, палубада урнашып өлгергән Нәҗип җизнәсеннән түгел, ә «Тукай»дан ала алмады ул күзен. Ничектер ак пароход аны ерак җирләргә, чиксез кинлекләргә әйди кебек иде...
Менә пароход кузгалып та китте. Әхим Сабирҗан җизнәсе белән яр буенда басып калды. Әйе, ул ялгыз түгел иде. Гомумән, ул хәерле юлга чыккан иде. Пристаньга төшкәнче Минлекамал апаларына кереп, алар хәл җыеп чыктылар. Нәкъ шунда Минлекамал апасынын ире Сабирҗан Уфага барырга җыенуын әйтте. Алар да гаиләләре белән Уфага күчәргә җыеналар икән. Бер унайдан ул Әхимне үзләренекеләр янына илтеп тапшырырга уйлады. Егетнен куанычы эченә сыймый иде. Ул Сабирҗан җизнәсен бик тә яратып өлгерде. Бәхетенә, бу әле генә аерылышкан Нәҗип җизнәсе түгел иде инде. Үзе шаян, үзе ягымлы, үзе күп белә, сине үз тине итеп сөйләшә. Менә аларнын пароходы да килеп җитте. Әхим Сабирҗан җизнәсе белән бергә билет алып, дүртенче класска урнашты. Шулчак Әхим җизнәсенен җиненнән тартты:
— Кара әле, кара, маяк аска йөзеп китте!
— Маяк түгел, ә без кузгалып киттек, — диде Сабирҗан һәм энесенен җилкәсеннән кагып куйды.
Агыйдел өстендә яна көн туып килгәндә, Сабирҗан сак кына Әхимне уятты:
— Уфага җитеп киләбез, энекәш. Әнә, кара, нинди шәп шәһәр ул!
Әхим сикереп торды да тәрәзәгә ташланды. Тау башында көлтә-көлтә утлар җемелди. Шәп!.. Шәһәр дисән дә шәһәр! Минем язмыш, минем киләчәк...
Саумы, Уфа каласы!
Тар, пычрак урамнардан шактый атлаганнан сон (ул чагында. Уфада трамвай да, автобус та юк әле), ниһаять, Нижгородканы, Әхимнен әтиләре яшәгән урамны, йортны эзләп таптылар. Йорт дигәне пычрак күл буендагы Котельный урамына урнашкан иде. Йорт дисән, хәтерен калыр: биредәге йортлар авылныкыннан һич тә аерылмый, түбәләрен генә салам белән япмаган. Тик әле монысы да бит Кәримгә бирелмәгән. Моны алу өчен ана ин элек Салихжан дигән кешегә төзергә ялланган йортны салып бетерәсе бар. Шуннан бу иске йортнын хужасы янага күчәчәк һәм
искесен арзан бәягә Әхимнен әтисенә сатачак.
Йорт дигәннәре 16 квадрат метрлы бер бүлмәдән гыйбарәт. Ишек катында мич, ә мич артында бер өстәл сыярлык 4 квадрат метрлы аш ягы. Анда озынча киштә-сәндерәләр эшләнгән. Балаларнын төп яшәү урыны шул. Биредә Әхим сәндерәне сандыкка алыштырды. Әнисе Рабига өч баласы белән һәм Кәрим шунда йокладылар. Күптән көткән шәһәр тормышы Качкын малае өчен әнә шулай башланды.
Шәһәргә килеп берникадәр вакыт үткәннән сон шимбә көнне кич белән Кәрим Әхим янына керде:
— Улым, Мәдинә апаннарга кунакка барырга теләйсенме? Ничек яшәйләр икән, танышырсын, Наил һәм Фаил исемле энекәшләрен белән уйнарсыд.
Мондый тәкъдимгә кем каршы килсен, ди. Әхим куанып бетә алмады. Кунакка бик тиз жыендылар. Ә менә аякка нәрсә кияргә? Чабата кисән, шәһәрдә ничектер унайсыз, яланаяк барсан, салкын. Кинәшләшкәннән сон Әхимгә кемнендер иске итекләрен бирделәр.
Шәһәрдә транспорт йөрми. Бигрәк тә үзле балчык белән капланган Лесопильный урамы буйлап атлау бик тә кыен. Әхимнен болай да чамасыз зур итегенә үзле балчык потлап дигәндәй ябышты. Аны сөйрәп бармалы түгел иде, авыр итек аягын каны чыкканчы кырды.
— Ну, ничек? — диде шулчак әтисе Әхимгә , — шәһәр тормышы ошаймы?
Шундый чакта ничек сер бирсен инде:
— Әйй-бә-әт! — дигән булды ул, елмаерга тырышып.
Менә ул — Цюрупа урамы, кырык икенче йорт. Мәдинә апасы шунда яши бит.
Мәдинә кунакларны шатланып, ачык йөз белән каршы алды. Егерме тугыз яшьлек ханымнын ачык йөзендә яшьлегенен, саулыгынын, бәхетенен куанычлы чаткылары уйный иде.
— Ии-и, нинди куаныч, әткәем килгән. Керегед, кер, бүлмәгә үтегед, — дип тезеп китте Әхимнен апасы,— О-ой, карале, кемне күрәм? Бу бит беднен Әхимчик, нинди үскән!.. Аякларын, итеген генә күр син. Миргасыйм, әтисе, карале син энекәшемнен аякларына! Ай, Аллаһым, каян эдләп таптыгыд мондый үденнән дә дур итекләрне? Ачуым килмәгәе, һәркайсына пот ярым әчегән кәбестә сыярлык. Нигә дип бу котсыд ялгашларны кидердегед минем энекәемә?! Ьнчтә, чабата кидерсәгед ни булган? Бед үдебед дә чабата киеп үстек бит. Әле дә ярты Уфа чабатадан йөри.
Апасы күбрәк сөйләгән саен Әхимгә рәхәтрәк була барды. Шулай ачык йөз белән кабул итүләрен, чиста, әйбәт тормышта яшәүләрен күреп куанып бетә алмады ул. Мәдинә барысын да өстәл янына чакырды. Кунаклар хөрмәтенә сирәк очрый торган ризыклар да өстәлгә чыкты. Соныннан хужабикә өстәлгә өстенә юка гына итеп баллы май ягылган икмәк телемнәре куйды:
— Бисмиллагыдны әйтеп ашагыд, балалар, тамагыгыд туяр, — диде ул.
Арада ин кечкенәсе, әмма ин кыю улы Фаил:
— Балны калынрак яксан, бисмилланын көче икеләтә арта,әнкәй, — дип куйды шаяртып.
Барсы да жинелчә генә елмаеп алдылар.
... Чәйдән сон малайлар Әхимне үз бүлмәләренә алып керделәр. Мондагы китап... чуты-чамасы юк. Бик кечкенәләре дә, күтәрә алмаслыклары да. Әхим аларга кул тидерергә дә базмады. Малайлар аны шунда ук анлап алдылар:
— Телисенме, картиналар күрсәтәм, — диде Наил.
— Телисенме, менә бу кызык әкиятне укыйм үзенә, — диде Фаил.
— Кызык, имеш, — диде Наил тегене бүлеп,— барыбер картинага, рәсемгә җитми инде ул, шулай бит Әхим абый?
Кем белә, рәсем ясау сәнгатенә мәхәббәт, бәлки, шул мизгелдән, шул көннәрдә тугандыр Әхим күнелендә...
Икенче көнне дә китап дингезендә йөзде Әхим. Бу кадәр байлыкнын сере дә бар икән. Миргасыйм инде шактый еллар тәрҗемәче булып эшли, бик күп фәнни
китаплар тәрҗемә иткән ул.
Әхим пот ярымлы итекләрен киеп өенә кайтышлый туктаусыз энекәшләре турында уйлады. Алар бик бәхетле яшиләр төсле тоелды ана. Ләкин болар барысы да өстә, күренеп ятканы гына иде шул. Аларны да заман хәсрәте читләтеп үтмәгән иде. Мәдинә апасы әнә никадәр гомер инде эшсез... Балалар бакчасына эшкә алмый җәфалыйлар үзен. Ышанычлы кеше булуына белешмә таләп итәләр, ди.
Шундый коточкыч көннәр килде халыкка. Кешеләр бер-берсеннән курка башлады. Күрше-күләнгә генә түгел, туганнарга да ышаныч бетте. Намуссызларнын шикаяте белән бер гаепсез кешеләрне кулга ала тордылар ул чакта. Туганнарнын да бер-берсе белән очрашуы, кунакка йөрешүләре кысылды.
***
Кәримнәр гаиләсенә дә Уфада яшәү җинел түгел иде. Киенергә кием юк, ашарга икмәк җитми. Моны Әхим яхшы анлый, шуна күрә дә әтисенә ул:
— Мине эшкә урнаштыр, әткәй, кайда да ярый, заводта булса тагын да әйбәтрәк, — диде.
— Юкны сүләмә, улым! — диде әтисе кискен генә, — син укырга тиеш. Анлайсынмы? Тугыдынчы мәктәпнен директоры белән инде сүләштем. Бишенче класска барасын. Вәссәлам!
Икенче көнне инде Әхим мәктәпкә — 5 «б» классына укырга килде. Укуы кызык, әмма, авыр. Татар мәктәбе булса да, күп кенә фәннәр рус телендә алып барыла... Заманында Г.Ибраһимов, М.Гафури кебек танылган шәхесләр укыган Галия мәдрәсәсе бинасы бу. Совет властенын әлеге татар мәдәнияте үзәген дә руслаштырып барган көннәре иде ул. Бигрәк тә русча анлатыла торган немец телен үзләштерү авыр бирелде Әхимгә. Пучыда укытмадылар бит бу фәнне, ә шәһәр малайлары инде укыган булганнар...
***
Кыш якынлашкан саен Әхимгә бил каешын кысыбрак буарга туры килде . Талон-карточкага бары тик икмәк кенә бирелә иде. Калганын хәттин ашкан бәягә базардан алырга, туры килде. Бәяләр исә ай үсәсен көн үсте. Хәер, җан башына бирелә торган ипи паегынын күләме дә көннән-көн кысыла барды. Баштарак эшләүчегә 800 грамм, ә эшләмәүчегә 300 грамм бирсәләр, киметә торгач, эшләүчегә 500, ә эшләмәүчегә 100 грамм гына, бирә башладылар. Үсеп килгән егетләргә йөз граммга утыру, ай-һай, җинел түгел иде. Ярым ач хәлдә яшәделәр алар бу көннәрдә... Эч буш булгач, баш шуны тутыру турындагы уйлар белән генә тула иде . Бөтен фантазия, бар хыял — бары тик ипекәй табуга юнәлтелде. «Анны яшәү-көнкүреш билгели», — ди материалистик философия. Чынлап та, дөрес әйтелгән бит. Карынны ачлык борып-борып ала башлагач, кешенен башында намус дигән төшенчәгә дә караш үзгәрә, ә кайчакта бөтенләй юкка чыга...
Әхим яшәгән йортта әтисенен абыйсы Госман да тора иде. Ул шәһәргә вакытлыча акча эшләргә килгән. Үзе генә булгач, ашау ягы алай ук начар түгел. ...Бервакыт шулай Госман бер кирпеч икмәк алып кайтты да шүрлектә калдырды. Шуннан сон ул әллә аны онытты, әллә кирәге чыкмады, икмәк шүрлектә ята бирде. Тынгылык бирмәде ул малайларга. Киләләр дә икмәкне кулларында әйләндерәләр-әйләндерәләр дә, берәр чеметем генә булса да китеп алалар. Аннары икмәкне урынына куеп читкә киткән булалар. Әллә авыздагы тәме, әллә магниты тарта, ипекәйгә ничек кенә карамаска тырышсалар да, ара-тирә күз төшермичә түзә алмыйлар. Уйный-уйный акрынлап икмәк яткан шүрлеккә якынаялар да, «очраклы гына» ипекәйгә килеп кагылалар. Тагын кулларына алалар да, әйләндерә- әйләндерә һәркайсы берәр генә чеметем булса да китеп каба.
Әнә шулай өчме-дүртме көн дәвам итте. Шүрлектәге икмәккә үрелгәч, Госман аптырап калды. Ипекәйне инде танырлык түгел иде. Бу хәлне күргәч, малайлар бер-берсенә елышып, күзләрен кысып йомдылар: менә хәзер эләгә..., Госман абыйлары кирәкләрен бирә инде!.. Әхим исә кулындагы китабы белән битен каплады да, күз кырые белән генә Госманны күзәтте.
Госман абыйлары, тышы булмаганга катып ярылган һәм йомгакка охшап калган икмәкне кулына алды да малайларга таба атлады. Тегеләре бер-берсенә тагын да ныграк елыштылар. Госманнын аягындагы кирза итеге ялтырап китте. Итек белән китереп типкәнче дипме, Әхим китабын идәнгә ыргытты да үзе Госманга каршы атлады:
— Гафу ит, Госман абый, мин гаепле, Гомәргә тимә, ярыймы?! Мине кыйна! Мин гаепле, мин бит өлкәнрәк. Анарга мин әйтергә тиеш идем...
Бу хәлне күргәч, Госман да ни әйтергә дә белми аптырап калды, анын йөзендәге ачуы да юкка чыкты һәм үзе дә сизмәстән Әхимнен ике иненнән тотып кочты да:
— Сез гаепле түгел монда, Әхим энем. Заман гаепле. Ә менә шундый заманда да кешелек сыйфатларын саклап гафу үтенә белгәнен өчен рәхмәт. Менә, монысын да бүлеп ашагыз, — Госман абыйлары йомгакка охшап калган, инде катып беткән икмәкне Әхимгә сузды...
Эшкуар малайлар
Яна җирдә яна дуслар да табыла. Әхим өчен ул Фоат Юмашев иде. Янәшә генә яшәп бергә укыгач, укырга да бергә йөргәч дуслык тагын да ныгыды. Кыскасы, Фоат чын мәгънәсендә шәһәр малае. Ин мөһиме — ул намуслы, яхшы күнелле.
Көннәр язга авышкач, ашау ягы тагын да такырайгач, Фоат дустына болай диде:
— Әйдә, базарда бераз акча эшләп алабыз!
— Ничек итеп?
— Бүген үзен күрерсен. Дәрестән сон туп-туры базарга (бу урында хәзер Уфа авиация институты комплексы) китәбез. Анда безне Рәис көтеп торачак. Килештекме?
Килешми нишлисен ди. Бәлки, гаиләгә дә аз булса да ярдәм итеп булыр? Төштән сон базарда аларны классташлары Рәис каршы алды һәм озын сакаллы урыс карты белән таныштырды. Сакалбай бераз гына төшереп алган булса да, малайлар белән бик ягымлы сөйләште:
— Шулай, — диде ул, — димәк, сез, балалар, азрак акча эшләп алырга уйладыгыз? Ярый, ярый, әйтер идем, әйбәт эшләгәнсез монда килеп. Сезнен егет булып җиткәнне, замананын авыр булуын исәпкә алсак, сезне мактаудан башка ни әйтәсен. Әти-әниләрегез бармы сон? Ярый, ярый, аларга да әйбәт булыр, азмы-күпме акча эшләп алып кайта башласагыз, күнелләре булыр... 120
Сакалбай сөйләгәннәрне Әхим ярыйсы гына әйбәт төшенде, чөнки бу кышта инде ул шактый гына рус сүзләрен өйрәнеп өлгергән иде.
— Булгач булсын инде, мин сезгә бераз акча эшләргә булышырмын,
— диде Сакалбай, — сезгә хәзер йөз бит папирос кәгазе бирәм, сез аларны тәмәке тартучы мужикларга сатарсыз, һәрберсен биш тиеннән. Йөз бит сатсан биш сум, дүртесе мина, берсе — сезгә булыр. Кем мен бит сата, ул ун сумлы була. Килешсәгез, бирегез кулыгызны.
Малайлар борыннарын тарткалап, урыннарында таптанып алдылар:
— Безнен ул йөз битне сатып алырга акчабыз юк шул...
— Башлап җибәрү өчен йөзне бирәм мин сезгә. Тик качарга уйламагыз тагын, — диде бабай, утлы карашы белән сөзеп,— юкса муеныгызны борырмын. Аңладыгызмы?
Шуннан сон карт алдан әзерләп куелган йөз битне алып малайларга сузды. Тегеләр исә кәгазьләрне сүзсез генә алдылар да, бүрекләрен төзәткәләп урамга чыктылар. Сәүдә эше менә шулай башланды.
Бер мужиктан икенчесенә килеп берсе татарча, икенчесе урысча:
— Абый, папирос кәгазе алыгыз, әйбәт тә кәгазь инде, Рәсәйдә бер генә, мондый кәгазьне бүтән бер җирдән дә таба алмассыз, — дип мактый-мактый үз «товар» ларын тәкъдим иттеләр.
Мужиклар да төрле шул. Берсе икене, икенчесе бишне ала, ә өченчеләре бәйләнеп йөрмәгез әле эч пошырып, дип куып җибәрә. Берәүләр алу белән акчасын түли, икенчеләре озаклап кесә капшый, ә өченчеләре, акчасын чыгаргач та биримме-юкмы дигәндәй кулында әйләндерә...
Ә берсе барысыннан да уздырды. Бик озаклап акча эзләде. Ниһаять, тапты, кулына алды. Аны әйләндерде-әйләндерде дә кире кесәсенә салды, ә карашын шул тирәдә чүпләнеп йөрүче чыпчыкларга юнәлдерде.
— Абый, абый, — диде Әхим,— ә акча?
— Ак-ча-мы?,— дип сузды тегесе,— нинди акча?
— Папирос кәгазе өчен биш тиен.
— Ә-әә, кәгазь өчен... биш тиен... — дип ашыкмыйча гына кабат кесәсенә тыгылды, аннан ул акча түгел, ә папирос кәгазен тартып чыгарды һәм Әхимгә сузды. Аннары икенче кесәсеннән гәҗит кәгазе алып, самосад салып төрде дә чыпчыклардан күзен алмыйча гына тәмәкесен көйрәтә башлады.
Сәүдә бу көнне бик акрын барды. Йөз бит папирос кәгазен бары тик базар таралганда гына сатып бетерә алдылар. Кесәләре тәнкә белән тулган иде. Аны Сакалбай янына килеп бушаттылар. Хуҗа кеше акчаны санады да малайларнын һәркайсына берәр сум акча биреп аларны мактап алды, аннары өйләренә озатты.
Икенче көнне дә шуны ук кабатладылар, табыш инде бер сумнан артып китте. Өченче көнне берни дә булмас әле дип дәресне калдырырга һәм иртәдән үк базарга төшәргә булдылар. Ул көнне нык тырыштылар, ә кич белән Әхим үги әнисенен өстәленә бер өем бакыр тәнкәләр куйды. Бу кадәр акча бер көнлек ипи паегы һәм башка ашамлыклар алырга җитәрлек иде.
Тик малайларнын бу эшен Кәрим ага тиз төшенде. Ул көнне ул озак кына эндәшми йөрде, уйланды. Ә кич ятар алдыннан Әхимне үзе янына чакырып алды һәм йөрәккә үтәрлек итеп болай диде:
— Бу көннәрдә седнен ниндәй эш белән шөгыльләнгәнегедне яхшы беләм, улым. Синен авыр көннәрдә ата-анана болай булышырга теләвен яхшы, мактауга лаек... Ләкин, бу эш синен өчен түгел. Авырлыкларны ничек тә үткәреп җибәрербед. Ә син укы. Бадарда бүтән күренәсе булма!
Икенче көнне дусты килгәч, Әхим:
— Мина әти базарга бүтән бармаска кушты. Укырга туры киләчәк,
— диде.
Бәхет эзләп Наманганга
Хәтәр көннәр иде бу. Ачлык үзен көннән-көн ныграк сиздерә барды. Бигрәк тә авылдан шәһәргә килеп, әле шәһәр тормышына күнегеп җитмәгән, һөнәрсез, төшемле эш урыны булмаган кешеләр ачыкты. Әхимнәр гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан иде. Аннары гаиләдә «артык кашык»ларнын күбрәк булуы белән дә хәл мөшкелләнде. Ни әйтсән дә, икәү эшләгәнне җидәү ашый бит...
Шуна күрәдер инде, Әхимнен әтисе: «Урта Азиядә яшәү рәхәт, икмәк җитәрлек», — дигән сүзләргә бирелеп, шунда китәргә карар кылды. Аннары электәнрәк таралган «Ташкент — икмәкле кала» дигән сөйләм дә ана мәсьәләне хәл иткәндә көч һәм рух өстәде. Ферганә үзәнендә урнашкан Наманган каласына китәргә дигән карарга килде гаилә башлыгы. Анда алдан разведка ясарга дип Әхимнен абыйсы Әсхәт китте. Ана инде унсигез тулган иде. Калганнар Әсхәттән хәбәр килгәч кенә кузгалырга булдылар.
Әсхәт Наманганга барып бер төзелешкә эшкә урнашты, шәһәр читендәге балчыктан салынган бер үзбәк йортын алып торды, аннары Уфага хат җибәрде. «Бар да тәртиптә»,— дип язды ул хатында.
Шуннан, озак уйлап тормыйча гына, гаилә юлга чыгарга җыенды. Барлык булган әйберләрен алып вокзалга юнәлделәр. Әмма Мәскәүдән ул якларга баручы поездларга утыру мөмкин түгел иде. Ә менә Кинель стансасына эләксән, бу инде Урта Азиянен капкасы исәпләнә. Әмма Әхимнәр гаиләсе шушы стансага барып җиткәч, китә алмыйча озак вакытка шунда калды. Мәскәү ягыннан килүче поездларнын кайсы гына булмасын, берничә кешене генә ала алды. Алары да бай, акчалы кешеләр... Әхимнен әтисе көннәр буе билет компостирлый торган касса чиратында торды. Поезд килгән саен этеш- төртеш башлана, куллар кассага сузыла. Бу вакытта кесә караклары, бурлар үз эшләренә керешә. Поезд кузгалып киткәндә инде алар күпләрнен сонгы ашамлыкларын алган, кесәләрен чистарткан була. Бер кисәк икмәксез калган хатыннар үкереп елый, балалар кычкыра, һәр почмакта әче күз яше түгелә...
Вагонга үтү җинел булмады. Шулай да, тырыша-тырмаша торгач, карангы идәнгә кереп урнаштылар. Алар өстеннән сандык-чемоданнар, зур- зур төенчекләр очты. Кәрим абзый боларны урнаштыргач, урамда калган Фәиз янына омтылды, ләкин сонарды шул...
Ул килеп җиткәнче берәү:
— Ваня, ә Ваня, монда йомшак мендәрләр! — дип кычкырды.
— Нәрсә карап торасын, китер монда! Кирәге чыгар, — диде икенчесе.
— Өстендә ниндидер карапуз утыра...
— Утырса сон, селкеп төшер үзен!
Әмер үтәлде. Фәиз тәгәрәп төште, ә ул утырган — анын астындагы төенчекләр карангылыкка кереп күздән югалды. Куркудан коты алынып кычкырган баланы, билгеле, ишетүче дә булмады. Әтисе килеп җиткәндә, ул җирдә яткан килеш үкереп елый иде. Кәрим абзый эшне шунда ук төшенде һәм тиз генә малаен эләктереп вагонга ташланды. Юкса, анда да шундый ук хәл булуы мөмкин иде. Бәхеткә каршы, вагонда барысы да исән-сау иде.
Озакламый вагондагылар тынычлана төште. Каяндыр кондуктор килеп чыкты һәм керосин лампасын яндырып куйды. Тирә-юнь бераз гына шәйләнә башлады.
Мен җәфалар күргәннән сон, ниһаять, поезд кузгалып китте. Тик әле күрәселәр алда да җитәрлек иде. Ташкент һәм Урсатьевта икенче поездга күчеп утырулар дисенме, кайбер урыннарда көннәр буе туктап тору дисенме... Наманганга алар бары тик унҗиденче тәүлек тулганда гына барып җиттеләр.
***
Уфада калган Әхимгә дә яшәү бик рәхәт түгел иде. Башта шул Салихҗаннар йортында яшәде. Һәр атна саен апасы бер кирпеч икмәк китереп торды... Шулай да
әле яшәргә була иде. Тик менә яз җиткәч хәлләр мөшкелләнде. Апрель ахырында Агыйдел ярларыннан ташып чыкты. Котельный урамы янындагы күл тулды. Су Әхим яши торган йортка якынлашканнан-якынлаша барды һәм ул өй астына да тулып сайгактан өскә бәреп чыкты. Биредә яшәүчеләрне өстәрәк урнашкан туганнарына, якыннарына күчерделәр. Өендә исә Салихҗан үзе генә калды.
Күченүчеләр ул төнне, урын җитмәгәнгә, барысы да идәндә йокладылар. Әхим ике ханым арасына эләкте. Берсе яту белән диярлек йоклап китте, ә икенчесе нигәдер йокларга уйламый. Әхимнен кулын сакланып кына ала да күкрәгенә куя. Күкрәк бу вакытта бер күтәрелә, бер төшә, йә дерелдәп куя. Тыйнак һәм оялчан Әхим исә, сулыш алуын да сиздермәскә тырышып, йоклаганга салышып ята. Бәй, бу бит Салихҗан абзыйнын яшь хатыны Зәйтүнә ич! Менә ул тагын Әхимнен кулын йомшак кына тотып күкрәгенә кысты, ә үзе еш-еш сулый, калтырана...
Тиздән күкрәкнен тирбәлүе кими төште һәм Зәйтүнә Әхимнен кулын җибәрде. Янәшәдәге икенче хатын бу вакытта инде гырлап йоклый иде.
Икенче көнне ике ханым да торып эшкә китте, ә Әхим Салихҗан йортына юнәлде. Су инде Салихҗан яткан караваттагы мендәрләргә якынлашып килә иде. Каникул вакыты булганга, Әхим көнен табак-көймәгә утырып йорт белән күл арасында йөзеп үткәрде. Салихҗан абыйсына ул сунын кичкә таба аз гына кимегәнен хәбәр итте. Кич җиткәч, Салихҗан ялан аяк кына ятагына килде дә йокларга ятты.
«Капитан»га бу юлы да урынны шул ук ике ханым арасыннан бирделәр. Ике ут арасында иде ул. Ни әйтсән дә, унбиш яшькә җитеп килә бит. Зәйтүнәнен күкрәге тагын вулкан кебек кайнаша башлады, Әхимнен куллары тагын шул күкрәк өстенә куелды. Егет тагын йоклаганга салышты һәм кулын акрын гына шудырып төшерде. Бераздан исә кул тагын күкрәк өстендә иде. Дүрт көн, дүрт төн шулай дәвам итте. Ничек кенә булмасын, Әхим бу көннәрдә бәхетле иде. Шулай каникуллар да үтеп китте, су да кимеде, күл дә үз чикләрендә генә калгач, тынычланды...
***
Укулар әйбәт кенә барса да, ярым ач карын төрлесен уйларга мәҗбүр итте. Ни генә эшләмә, мондый шартларда базардан башка яшәү мөмкин түгел иде. Базар бит инде ул бик күптәнге заманнардан бирле туклану чыганагы, бигрәк тә шәһәр кешесе өчен — тормышнын үзе.
Шундый уйлар белән Әхим базарга юнәлде. Дусты Фоат Юмашев озата барды. Озакламый алар отышлы эш таптылар. Базар территориясе янында аяк киеме эшләү предприятиесе бар икән. Вак-төяк күн калдыкларын якындагы зур бер чүп тартмасына чыгарып түгәләр. Әхим белән Фоат шунда килделәр. Казына торгач, ярыйсы гына күн кисәкләре дә килеп чыккалый башлады.
— Ә нигә бу күн кисәкләрен итек төзәтүчеләргә тәкъдим итеп карамаска?! — диде Әхим.
— Шулай эшлибез дә аны! — диде Фоат.
Актарына торгач күн кисәкләре шактый табылды. Кесәләрен күн белән тутыргач, товарларын күрсәтергә дип итекчеләр янына киттеләр.
Кулланучылар товарны җентекләп карады, һәркайсы үз бәясен куйды. Утыз тиеннән алып бер сумга кадәр. Артык таммаса да, әгәр дә сөтнен литры ике сум икәнен исәпләсән, ярап тора бит бу!..
Аннары «сәүдәгәрләр» артык сатулашып та тормады. Тизрәк сату ягын карадылар. Тизрәк һәм күбрәк сатарга кирәк. Чүп тартмасы янәшәдә генә бит.
Шулай эшләделәр дә. Сәүдә базар ябылганчы дәвам итте. Көнлек табыш өчәр сумга җитә иде. Бу көннәрдә малайлар үзләрен бик бәхетле сизде, алар өчен өч сум зур капитал бит. Шулкадәр баеп киттеләр, хәтта бергәләп беренче тапкыр фоторәсемгә дә төштеләр.
Тик һәртөрле эшкуарлыкның чәчәк аткан чагы һәм бөлгән чагы — кояш баешы була. Боларга да килде ул. Күн табунын «җаен» башка малайлар да сизенгәннәр.
Берничә көннән күн сатучы малайлар белән базар тулды. Сатучы күп, алучылар санаулы гына. Итекчеләр дә инде аласын алган, җыйган... Шулай итеп, күн кисәкләре сату табыш китерми башлады. Малайларга бу һөнәрне, телиләрме-теләмиләрме, ташларга, онытырга, башка һөнәр табарга кирәк иде.
Анысын да тиз тапты малайлар. Тимер юл станциясендәге бер тупикта болар кукуруз чәкәннәре төялгән составка тап булдылар.
Шулай итеп, әле генә күн белән сату иткән эшкуарлар сак кына вагонга күтәрелеп, капчыклардан кукуруз чәкәннәрен суырып чыгаралар да кесәләренә тутыралар. Кесәләре тулгач, бернәрсә дә булмагандай, үз юллары белән китеп баралар.
Кыздырылган кукуруз — деликатес. Сәүдә кызды. Тик, монысы инде намуслы сәүдә түгел иде... Әмма ярым ач малайлар бу хакта уйлап тормадылар һәм тимер юл милициясе тотканчы шулай дәвам итте.
***
Көннәрдән бер көнне Әхим янына урта яшьләрдәге бер Фатыйма исемле хатын килде. Баксан, Үзбәкстан белән Уфа арасында сату итеп йөри икән. Үзбәкстанда ситса, текстиль әйберләрен арзан бәягә сатып ала икән дә, танышлары аша Уфада сата икән. Әйтүләренә караганда бу «бизнесмен» тере «тауар» белән дә сату итә икән. Татар авылларында булып, ачтан үлеп яткан аналардан, аларнын үсеп җиткән кызларын юк бәягә алып китеп, Урта Азиягә алып китеп җирле байларга саткан. Татар кызларын ул нибары 5-10 герәнкә онга сатып алган. Ә көньякта кыз башына 3-4 пот он биргәннәр. Карт кызларны түгел, ә яшьләрне әнә шулай бу хатыннан сатып алып, үзбәк агалары соныннан аларга өйләнә торган булганнар. Мескен кызлар гомер буе туган якларын сагынып, өзгәләнеп газаплансалар да шунда калганнар, үзбәктән үзбәк балалары үстергәннәр. Татар әнә шулай комга сенә торган...
Фатыйма Салихҗаннарга килгәч, Әхимне үз янына чакырды да катгый шарт куйды:
— Мина сине Урта Азиягә әтиеннәр янына алып кайтырга кушылды. Ә мин сине пай-малай булсан гына юлга алырга килештем. Үзеннекеләр янына кайткач, хет башында йөр,— диде ул мул итеп пудраланган җыерчыклы йөзендәге кашын төзәткәләп,— юлда исә син мине тыңларга, колым булырга тиешсен. Югыйсә, сезнен братны беләм мин... Аңлашылдымы?
— Ә нәрсә? Әгәр дә мин пай-малай булмасам, кирәксә-кирәкмәсә дә сине тынламасам, нәрсә була?
— Ул чакта мин сине юлда төшереп калдырам. Мина синнән башка да начар түгел. Үзем генә юл йөрергә мин инде күнеккән.
— Мин пай-малай булмаячакмын, — диде Әхим катгый итеп, — ә әтием янына үзем барырга тырышырмын.
Эшкуар бу сүзләрдән сон югалып калды. Ул мондый җавапны көтмәгән иде һәм бу хәл анын барлык планнарын җимереп ташлады.
Әхим Фатыйма ханымнын мингерәп калуыннан файдаланып, болай дип сорап куйды:
— Сезнен белән бара калсам, юлда мине кем ашатачак сон? — Малай кесә төбендә шалтырап йөргән сонгы тиеннәрен капшап куйды.
— Билгеле инде, мин ашатачакмын сине,— диде Фатыйма ашыгып һәм ягымлырак итеп, — миндә акча бар.
— Ул чакта мин сезнен белән бара алам,— диде Әхим, — хәтта пай-малай да була алам. Хәер, монысы инде минем кәефкә бәйле, ягъни сезнен юмартлыкка.
Шулай итеп уртак килешүгә ирешелде. Юлга җыену өчен Әхимгә бер атна вакыт бирелде.
Җыену дигәннән, поликлиникага барып белешмә алды: ул вакытта белешмәсез поездга кертмиләр иде. Аннары әйберләрен барлады. Кышкы кием дигәне аерым-
аерым кисәкләргә таркала башлаганга, аны Жучкага калдырды. Багаж дигәне бер кечкенә мендәр булып чыкты.
Уфадагы сонгы көннәрен ул хушлашуга багышлады. Күнеленә ин якын булган урамнарда булды. Агыйделдә туйганчы су коенды, тын Дим буенда хозурланды. Апалары, сенелләре белән хушлашты, кунакчыл булулары, аны якын итүләре өчен рәхмәт әйтте. Мәдинә апасы әле юлга дип ана зур кирпеч ипи дә пешереп бирде.
Сонгы кичне ул якын дусты Фоат белән үткәрде. Нижегородка күле буенда төн уртасына кадәр утырдылар, тагын очрашырга сүз куештылар. Әмма, бу — сонгы очрашулары, сонгы сөйләшүләре булуын уйларына да кертмәделәр алар. Икенче көнне Фоат иртә белән пионер лагерена ялга китте, ә Әхим үзенен юлдашы белән вокзалга юнәлде. Жучка озата барды.
***
Икенче көнне алар Кинель стансасына килеп төштеләр. Халыкнын күплеге!.. Баш төртмәле түгел. Әтиләре киткән чактагыдан аерма юк иде. Әмма бу юлы озак көтәргә туры килмәде: бер тәүлек дигәндә кузгалып та киттеләр. Монын сере бик гади — Фатыйма ханымнын акчалары үз эшен эшләде. Шулай да юлда озак барылды. Товар-пассажир поезды булганга, ул чат саен тукталды, озаклап нәрсәдер бушаттылар, төяделәр... Акрын гына көньякка таба барды да барды ул. Оренбург каласы, Арал дингезе... артта калды, буш казакъ далалары сызылып үтте... Менә шау-шулы Ташкентка да килеп җиттеләр. Биредә икенче поездга күчеп утыру артык күп вакыт алмады. Ниһаять, җиденче тәүлек дигәндә, алар Наманганда иде инде.
Үзбәк бакчасын саклаганда
Көннәр бик эссе торды. Җәй буена бер тамчы янгыр таммады. Рәсәйдә мондый көннәр булса, сонгы үлән тамырына кадәр корыр иде. Ә биредә, юмарт Ферганә үзәнендә арыклар бар. Көнен дә, төнен дә үләннәргә, мамык кырларына, җиләк-җимеш бакчаларына, терлекләргә һәм кешеләргә тормыш биреп, яшәү көче өстәп арыклар буйлап бераз гына тонык су ага. Чиксез күп эреле-ваклы арыклар кырлар буйлап, шәһәр һәм авыллар буйлап та ага, бакча һәм паркларга керә, урамнар аша үтеп ишек алларына юл ала. Тормыш булган, җан иясе булган һәр җирдә ул арык. Үзбәкнен унган куллары арыкны кечкенә генә җир кисәге булган урыннарга да сузган. Әхимнен әтисе арендага алып торган йортнын ишек алдында да арык бар. Арык янында чәчәкләр, берничә төп йөзем куагы үсә. Әхим эсседән тәмам әлсерәп, ял итәргә йөзем куагы төбенә утырып, ялан аякларын арыктагы салкынча суга төшереп мондагы хозурлыкка сокланды. Ишек алды шундый пөхтә итеп җыештырылган, тирә-якта барысы да ямь-яшелгә төренгән. Нава сулап туймаслык саф, чиста. Гаҗәеп матур чәчкәләрнен исе дөньяга анкып тора.
— Биредә яхшыдагыдан да яхшы, — диде Әхим үзенчә куанып, — үзбәкләр үз тормышын начар кормаган. Әгәр дә кояш болай ук кыздырмаса, гомергә монда яшәргә риза булыр идем...
Ишек алдында ике түтәл җир дә бар. Анда Әхимнен үги әнисе помидор утырткан. Ләкин бу участок бик кечкенә, зур гаилә өчен помидор төпләре бик аз иде. Шулкадәр аз иде ул, монда бер генә помидор да өлгерә алмады. Балалар аны әле яшел чагында ук иртә дә, кич тә өзә тордылар... Ашарга җитмәү монда да үзен нык сиздерде. Ни әйтсән дә, биредә дә шул ук карточка системасы. Эшчеләргә 600 әр грамм, ә гаилә әгъзаларына 200 әр грамм икмәк бирәләр. Бу — бик аз. Эшләп тапкан акчага да ашарга күп алып булмый. Рабига апа эшкә урнаша алмады. Шулай да ул тик тормады: күршеләргә булышты, аларнын керләрен юды, тегүен текте. Тегү машинасы бик ярдәм итте ана.
Тора-бара Әхимгә дә эш табылды. Күршедә яшәүче яшь бер үзбәкнен зур җимеш бакчасы бар иде. Нигездә, ул анар (гранат) плантациясеннән тора. Шунын янында
берничә өрек агачы, йөзем, инжир, шәфталу һәм бик зур бер чикләвек агачы да үсә. Үзбәк үзе кайдадыр эшләгәнгә бакчасын юньләп карый алмый. Әхимнен эше — бакчаны чүптән арындыру, сугару. Ин мөһиме: ул бакчаны төрле малай-шалайдан, караклардан сакларга тиеш. Эшләгән өчен ана үзбәк хатыны көн дә ашарга китереп торды.
Ә менә төннәрен начар иде. Хуҗа кеше бик саран булганга, бакчага кермәгәннәрме дип җиде төн уртасында да сикереп тора да Әхимне уята. Бер куак төбен дә калдырмый карап чыгалар. Инде тынычланды бугай дисән, хуҗага тагын бөтен бер шайка-карак кергән сыман тоела башлый һәм ул тагын Әхимне уята. Алар тагын бөтен бакчаны әйләнәләр, һәр куак, һәр агач төбен җентекләп тикшереп чыгалар. Хуҗанын кулында зур пычак. Шулай итеп төн үткәнче бакчаны кимендә сигез тапкыр әйләнеп чыга ул. Кайчан гына йоклый торгандыр...
Эшкә китәр алдыннан тагын Әхимне уятып, наказларын биреп калдыра. Әхимгә ышанып та җитми бугай ул. Бакчада бер анар кабыгы гына күрсә дә, шунда ук бәйләнә башлый:
— Кем анар ашады? Минем җимешләргә кул сузарга уйлый күрмә. Юкса, чеби суйган кебек суярмын үзенне, тынын да чыкмас. Җимешләр барысы да исәптә.
Аннары, әйткәннәре үтемлерәк булсын өченме, пычагын чыгара да, үткенлеген тикшереп караган була. Хатынына, хәтта кызларына да тынгылык бирми ул: «Бакчага ешрак чыгыгыз, теге юньсез «чеби»нен нәрсә эшләгәнен күзәтегез». Янәсе, җимешләрне таратмасын, бурлар кермәсен...
Бервакыт, көз җитәрәк, хуҗа бакчага керде дә: «Әчтерхан чикләвегенен унышын җыябыз бүген», — диде. Ял көн иде. Иртәдән алып кичкә кадәр чикләвек койдылар. Чикләвек исә агачыннан бик үк аерылырга теләми. Хуҗа Әхимгә ин өстәге ботакларга менәргә, чикләвекләрне сугып төшерергә кушты. Ботактан-ботакка сикереп хәлдән тайды ул көнне Әхим. Тегесе исә һаман кычкырынуын гына белде: «Әнә бит, күзен чыкканмени, ник күрмисен?» Астан күренгән чикләвекләр, өстә йөргән Әхимгә күренеп бетми иде шул.
Кич булганда, ниһаять, агач җимешләреннән арынды. Ике зур капчык һәм алты чиләк чикләвек җыеп алдылар. Чама белән, ун пот чамасы. Унышнын мул булуына хуҗа канәгать калып, куанып елмайды. Ә Әхимнен сөмсере коелды. Мул уныштан ике-өч кило чикләвек бирер әле дип өмет иткән Әхимгә хуҗа нибары дүрт чикләвек бирде. Әйе. Батрак булып, хуҗанын өметсез чыраена караулары рәхәт түгел шул...
Ә анар тагын да мулрак уныш бирде. Барысы бер йөз чиләк кенә анар чыккандыр. Дөресрәге, Әхим исәпне югалтты. Хуҗа бу юлы да Әхимне куандырмады. Эш беткәч, ярты чиләк чамасы гына, сатарга ярамаслык вак кына булган җимешләрне сайлап бирде.
Шунын белән Әхимнен батраклык хезмәте төгәлләнде. Күршесенә инде анын хезмәте бүтән кирәк түгел иде.
***
Көннәрен инде Әхим энеләре һәм кечкенә сенлесе янында үткәрде, өй эшләрендә әнисенә булышты.
Бервакыт шулай ишек алдыннан өйгә йөгереп кергәч, идәндә елан шуышканын күреп алды. Бу анын күзлекле елан белән беренче очрашуы иде. Әхимне күргәч, елан качмакчы булып берәр тишек эзләргә кереште. Үзе, әледән-әле кара телен чыгарып, дошманын куркытты. «Дошман» дигәне инде болай да нык курыккан һәм бөтенләй югалып калган иде. Бераз исенә килгәч Әхим урамга йөгереп чыкты һәм кулына беренче эләккән ташны алып кире өйгә керде, һәм ташны еланга таба тондырды. Тегесе бер җыерылды, бер сузылды да тынып калды һәм башка бер хәрәкәт тә ясамады. Әхим сакланып кына еланга якынлашты. Таш еланнын башына тигән... башы яньчелгән иде. Очраклы хәлме? Билгеле, очраклы! Алай дисән, сонрак тагын нәкъ шундый ук хәл кабатланды.
Эссе җәй акрынлап сүрәнләнде. Төннәрен, хәтта салкынча. була башлады. Анын каравы, хәзер рәхәт иде. Дөресрәге, черкиләр беткәч яшәү җинеләйде. Тиздән мәктәптә укулар да башланды. Әхим үзбәк урта мәктәбенен алтынчы классына укырга килде. Бу вакытта ул инде бераз үзбәкчә сукалый башласа да, әле бик авырлык белән сөйләште. Анын сөйләме үзбәк һәм татар сүзләреннән торган кишмишне хәтерләтә иде. «Кишмиш» еш кына класста пырхылдап көлүгә сәбәпче дә булды. Усал малайлар тәнәфес вакытында Әхим әйткән «кишмиш»не кабатларга тырышып карыйлар, тик булдыра гына алмыйлар һәм кабат көлешәләр.
Әхимнен кигән киеменә карап та малайлар хәйран калдылар. Ул укуга ниндидер каешланып беткән плащ киеп йөри иде. Билгеле, шәп тормыштан түгел инде, җитешмәгәннән, ярлылыктан, башка кием юклыктан. Бигрәк тә классташы, ике метр гәүдәле, кысык күзле Жура исемле малай тынгы бирми иде Әхимгә:
— Минем танышым бу, май заводы директоры, — ди ул Әхимнен иненә кагылып,— менә ул маен күбрәк сыкса, без инде яшибез. Сезгә яларга гына туры киләчәк.
Бераздан ул классташларынын көлгән тавышына кушыла:
— Менә, күрәсезме, — ди ул Әхимнен борын астына күрсәтеп, — мае инде күренә, тиздән эш тә булыр.
Әхимнен укырга тырышлыгы, дөрес һәм төгәл җаваплары укытучыларда ана карата хөрмәт уятты. Моны күреп, шаян малайлар да көлүдән туктадылар, Әхимгә башка бәйләнмәделәр. Малайнын абруе үскәннән-үсә барды. Бигрәк тә артта калучы иптәшләренә сизелерлек булыша башлагач, ана карата хөрмәт тагын да артты.
Ниһаять, кыш уртасында Әхим үзен шундый итеп күрсәтте, педсоветнын карары белән аны алтынчы класстан җиденчегә күчерделәр. Монда уку җинел булмаса да, Әхим чигенмәде, һаман да алдынгылар рәтендә булды. Шулай итеп, ул бер уку елында ике сыйныф — алтынчы һәм җиденче сыйныфларны тәмамлады.
Бәхил бул, сеңлем!
1933 елнын хәтәр кышы Әхимнәр гаиләсен дә читләтеп үтмәде. Читтән килгәннәр өчен монда яшәү аерата читенләште. Ни дисән дә, җирле халыкнын үз хуҗалыгы, бакчасы бар. Ә бит Качкыннан монда күчеп килгәннәрнең аз гына да запасы юк. Булган әйберләренең дә шактый өлешен юлда килгәндә Кинель стансасында урлаттылар шул.
Икмәкнең бәясе хәттин ашты. Киям дисән кием, ягыйм дисән утын юк. Алай да ашарга пешерү әмәлен тапты Әхим. Беркөнне ул арык читләрендә җыелып торган нефть һәм майлы чүп-чарны күрде. Алар шуларны җыеп алып кайтып яга башладылар. Аннары су өстендәге нефтьне иске чүпрәкләргә сеңдереп җыеп яктылар. Аны яккан вакытта өй эче сөрем белән тула, хәтта сулыш алу читенләшә, әмма беркем дә өйдән чыгарга ашыкмый, чөнки тышта суык, ә кияргә кием юк.
Корым, сөрем һәм ачлык, өстәвенә суык үзенекен итә. Балалар көннән- көн ябыга, аннары авырый башладылар. Бигрәк тә арада иң кечкенәсе, алтын чәчле Хәмидәгә каты авыру эләкте. Бернинди дә дару ярдәм итмәде, бала көннән-көн эреп югала бара иде... Зәңгәр күзле бу кызчыкны гаиләдә бик яраталар иде, әнисе исә аны саклап калыр өчен җанын да фида кылырга әзер иде. Һәркайсы үз өлешен бүлеп Хәмидәгә бирергә тырышты. Ләкин кызчык инде ашый да алмас хәлгә килгән иде. Түм-түгәрәк алсу битле, шат күңелле кыз танымаслык хәлгә килде. Ул сөяк белән тиредән генә тора иде. Күзләре дә сүнгәннән-сүнә барды. Ул күзләрдә сагыш, үкенү чаткылары чагылып ала, сирәк кенә булса да хәлсез кулларын туганнарына суза... Бәлки, ул шулай кулларын сузып, нигә мине бу якларга алып килдегез, туган авылыма — Качкыныма кайтарыгыз, димәкче булгандыр...
Бу кызның язмышы, ул — татар язмышы. Чит җирләргә таралып, үз җиреннән, кендегеннән аерылган меңнәрчә, күп меңнәрчә Хәмидәләр язмышы иде бу.
Аның соңгы минутлары... Янына Әхим килгәч, ул күзләрен ачты һәм нәрсәдер пышылдады. Аңлашылмады. Аннан бераз хәл алды да:
— Бәхил бул, абый... Качкынга, кайтсаң... — аның сүзләре шунда өзелде.
— Бәхил бул, Хәмидә.
Кызның үлемен барысы да бик тә авыр кичерде. Әнисе туктаусыз яшь түкте. Кәрим абый ничектер картаеп китте, сыгылып төште... Бу кадәр зур гаиләне читкә китеп тә туендырып булмавына ул инде төшенгән кебек иде. Үзен көчсез итеп сизә башлады, барлык балаларын да укытып олы юлга чыгару теләге дә сүнә-сүрелә барды...
Әхимнең иң яраткан ел фасылы — яз да бу юлы куаныч китермәде. Икмәк паегы эшләүчеләргә 400 граммга, ә гаилә әгъзаларына 50 граммга калды. Моңа яшәү мөмкин түгел иде. Балаларның һәркайсы базар тирәсендә, чүплекләрдә калдык-постык эзләргә мәҗбүр булды. Ә базар тирәсе инде андый малай-шалайлар, карт-коры, карчык-корчыклар белән тулган икән. Калдык-постык табу да читенләште. Беркөнне шулай Әхим базарга чыккан иде, үзеннән берничә яшькә генә өлкәнрәк, алама киемле бер егеткә тап булды. Ул малай көлчә сатучылар янына яшеренеп кенә килде дә, бер зур көлчәне тиз генә эләктереп авызына тутыра башлады. Юк, ул качмады, качарга да уйламый иде. Качса, барыбер аны тотып, көлчәсен тартып алачаклар иде. Ә хәзер алып карасыннар! Сатучы моны күреп корт чаккандай сикереп торды да егеткә ташланды һәм бар көченә аны тукмакларга тотынды. Тегесе исә уйлап та карамады, моңа гына түзәргә күнеккән инде, күрәсең. Сатучы аны кыйнаган арада, көлчә инде бөтенләе белән аның карынында иде. Теләсәң дә кайтарып биреп булмый...
Әхимнең хуҗасыз калган көлчәләр янына якынлашуын күреп, сатучы кыйнаудан туктады. Көлчәләрен сакларга ашыкты ул. Ә теге малай исә, яңа калҗа эзләп акрын гына базар буйлап китеп барды.
Сатучы Әхимнән куркып ялгышты. Урлашу әле аның канына кермәгән иде. Аннары нинди йодрык төшә бит, ә хәлсезгә күп кирәкмени? Гомерлек
гарип булып калуын да бар. Шуңа күрә ул әлегә калдык-постык җыеп туклану белән канәгатьләнде. Тик кайчакларны гына берән-сәрән өрек яисә чикләвек эләктергәләде...
Турды йодрыгы
Беркөнне Әхим шулай иртүк торды да, өйдә ач карынын тынычландырыр ризык тапмагач, урамга чыкты һәм үзе дә сизмәстән сул яктагы тыкрыкка борылды. Караса, балчык койма артында өлгергән эре җиләкләрен асылындырып тут агачы утыра. Әхимнең авызына сулар килде. Инде ул үз-үзен тотып калырдай хәлдә түгел иде. Аннары тыкрык буш, якын-тирәдә беркем дә күренми. Озын-озак уйлап тормады, ул сикереп балчык койма өстенә менде һәм аз гына баллы җимешләрне ашыга-ашыга авызына тутыра башлады. Тик туйганчы ашый алмады, кемдер аның тәпиеннән эләктереп алды. Әхим балчык кисәкләре белән бергә җиргә мәтәлде. Куркуыннан калтыранып өскә таба караса, каршысында таза гәүдәле бер үзбәк басып тора иде. Үзбәк итеге белән Әхимгә каты итеп типте дә сүз катты:
— Нигә дип син чит кеше коймасына менәсең, паршивый бур, нигә минем койманы җимерәсең?
— Абый, җибәр мине, — диде Әхим ялынып, — мин ике генә җимеш өздем. Башка тимәм. Сезнең койма икәнен белмәдем...
— Менә хәзер күрсәтәм мин сиңа ике җимешне. Нәр җимеш өчен мин синең биш тешеңне коям, эт баласы, — дип кулын күтәргән иде, тик туры китерә алмады. Малай куркуыннан ук кебек читкә таба атылды.
Нәкъ шулчак балчык койма артыннан бер хатынның ягымлы йөзе күренде һәм ул муен тамырлары бүртенгән үзбәккә дәште:
— Вой дост... Турды, ә Турды, тукта, тукта, кыйнама аны, җибәр. Күрәсең бит малайның болай да коты алынган, дер-дер килә. Ул беркайчан да коймага менмәячәк. Син бит болай да әнә ничек куркыттың. Шунысы да җиткән, җибәр, Турды, җибәр, тимә!
Үзбәк нәрсәдер әйтмәкче булып хатыны ягына борылган иде, Әхим иң кулай мизгел җиткәнен сизеп тиз генә табан ялтыратты. Үзбәк аның артыннан йодрык күрсәтеп калды:
— Кара аны, кечкенә күсе, башка минем кулга эләгәсе булма, шунда ук сугып үтерермен!
Яшәргәме? Әллә... Бу сорау Әхимне көннән-көн ныграк уйландыра башлады. Ачлык аңны тәмам томалап килә, күрәсең.
Атна да үтмәде, Әхим тагын теге таныш тыкрыкта иде инде. Нәкъ теге вакыттагы кебек, сусыл тут җимешләре аңа карап торалар. Бераз гына икеләнеп торганнан соң ул түзмәде, җимешләргә үрелде. Тик, ике җимеш тә өзеп кабарга өлгермәде, үзе дә сизмәстән, ул инде җирдә аунап ята иде. Бу юлы Турды әкәнең муен тамырлары элеккедән дә битәр бүртенгәннәр, мыегы тартышып-тартышып куя:
— Әһә, эләктеңме?!
Тыкрыкта алардан башка беркем дә юк иде. Турды куркудан калтыранган малайның өстенә менеп атланды да пычагын тартып чыгарды. Кулдагы пычак иртәнге кояш нурларында атакага әзерләнгән казакның кылычы кебек ялтырап китте. «Хәзер инде беттең, — диде Турды, тынычрак булырга тырышып,— элекке очрашуда килешкәнчә, мин сине чеби урынына суям. Җитәр миннән!..»
Малайның бөтен тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ул кычкырмакчы булды, мәгънәсез генә үләсе килми иде. Тик тавышы чыкмады, бугазына тыгылган ниндидер төер кычкырырга комачаулый иде.
Ул арада мыеклы үзбәк бармагы белән пычакның үткенлеген капшап карады да, малайның башын артка каерып, пычакны аның бугазына китерде...
Шулчак колак яргыч әче тавыш тыкрыктагы тынлыкны бозды:
— Турды, Турды, Турды, дим! Тукта, каргыйм үзеңне! Мондый явызлыкны эшли күрмә! Юкса, мине бүтән беркайчан да күрмәссең. Мин сине бу бичара малайның канына буялган кулларың белән беркайчан да үземә якын китермәм. Әй, җаным, җибәр аны, интектермә! Күрәсең бит, ул нинди ябык. Ачтыр ул, гафу ит аны, үтенәм синнән...
Койма артындагы хатын-кыз шулай кызу-кызу сөйләнде. Ә мыеклы исә, пычагын малайның бугазына терәгән килеш һаман аның өстендә утыра иде. Ниһаять, ул хатынына таба борылды. Аның күзләрендәге кызгану чаткыларын күрепме, суына төште.
— Эт баласы, — диде ул Әхимгә, — бәхетеңә, хатыным игелекле. Юкса!.. Югал күземнән!.. Тик соңгысы булсын!.. — Ул малайның биленә каты итеп тибеп алды.
Әхим ни үле, ни тере хәлдә акрын гына торды. Яшьсез генә елап алды: исән калуына куана идеме ул, әллә язмышның шундый аяныч хәлгә китерүенә рәнҗи идеме? Моны ул үзе дә анык кына әйтеп бирә алмас иде.
Әмма үлем әле барыбер артка чигенмәде. Яшәү өчен көрәш көннән-көн читенләшә барды. Беркөнне өчәүләп гаилә әгъзаларына бирелә торган 50 шәр грамм икмәкне алырга дип киттеләр. Ипи сорап куларын сузып торган ач балаларга:
— Башка килеп йөрмәгез, бүгеннән паек бетерелә, — диделәр.
Бу коточкыч хәл иде. Алар өчәүләп еларга тотындылар:
— Соңгы тапкыр булса да бирегез инде шул 50 граммны, зинһар! — дип ялындылар.
Нишләсеннәр соң, сатучы апалар үз икмәкләрен бирә алмый бит инде... бирмәделәр. Шул көннән бөтен гаилә «аяк асты» азыгына күчте. Базардан ризык сатып алу турында инде уйлыйсы да юк. Онның поты 600 сумга җитте. Өйдәге
сатыласы әйбер күптән сатылган, ашаласы ризык ашалып беткән...
Шәһәрдә нинди дә булса ашар әйбер табу мөмкинлеге бетте. Нишлисең, беркөнне Әхим үги әнисе белән чиләк алып басуга китте. Мамык басулары буйлап озак йөрделәр алар, бернәрсә дә тапмадылар. Тик, кайтырга чыккач кына, межада үскән тут агачына тап булдылар. Анда җиләк шактый иде. Чиләк тулгач, куанышып өйгә юнәлделәр. Кайткач ач балаларга җиләк ашатып, аларны йокларга яткырдылар. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Бу юлы инде җимешләрдән аш та пешерделәр. Шулай тагын берничә көн үтте.
Әмма, көннәрдән бер көнне, ашказанында каты авырту тоеп, Әхим аяктан ук егылды. Аннары көзән җыера башлады, бернәрсә булышмады. Кәрим абзый, ни эшләргә дә белмичә, улы янына ятып, аны үзенең дә инде кимеп бара торган җылысы белән җылытырга тырышты:
— Әхим, улым, син терел, син... яшәргә тиеш... Яшәвемнең дә бөтен мәгънәсе шунда! Син укырга, кеше булырга тиеш!..
Барысы да тынып калдылар. Әхим белән нәрсә булыр? Ул да үләр микәнни?!. Әхим еш-еш сулыш ала... тартышуы кинәт туктагандай да була... аннары тагын кабатлана... Менә, акрынлап ул бөтенләй тынычланды һәм йокыга да китте.
Әхим исән калды. Яңадан инде тут җиләген бүтән алай күпләп ашарга кыймады. Башка төр азык эзләргә, ачы үлем белән көрәшүнең башка юлын табарга кирәк иде...
Ишәккә рәхмәт инде
Беркөнне әтисе Кәрим абзый кемнәндер тимер юл буенда поезд бәреп киткән ишәк турында ишетеп алган.
— Авыр тормыш шартларына яраклаштырып куллана белмәгәч, шәригать кануннарын нәрсәгә өйрәндем сон мин? Балаларны ач үлем тырнагыннан йолып алырга кирәк ич!.. Барыгыд, алып кайтыгыд ишәкне. Тик, ашаганда Аллаһ исемен генә телгә алмагыд, — диде ул.
Әхим белән Рабига апа бер капчык алып, үлгән ишәкне эзләп киттеләр. Ишәк әйткән урынында ята иде. Әйбәтрәк кисәкләрне аерып алып капчыкка сала башладылар.
Боларны күреп торган бер үзбәк кызыксына калды:
— Поезд аны өченче көн үк бәрдергән иде, этегез ашамас дим.
— Безнен «эт» талымлап тормый, нәрсә бирсән дә ашый, — диде Әхим, үзбәктән тизрәк котылырга теләп.
Үзбәк озак төпченеп тормады, тагын бер тапкыр боларга шикләнебрәк карап алды да, үз юлы белән китеп барды. Әхимнәр исә, капчыкны үзләре күтәрә алырлык итеп тутыргач, өйләренә юнәлделәр.
Әхим өйгә кергәндә, яшәүгә өмет чаткылары әле сүнеп бетмәгән күзләр капчыкка текәлде. Ә ничек тамакларын туйдырырга сон аларнын тизрәк? Учакка ягарга да әйбер юк. Итне кычыткан белән самавырда пешерергә булдылар. Өйдә өч көн бәйрәм кебек булды. Ишәккә рәхмәт инде, каян тимер юл буена килеп чыккан да, ничек барып бәрелгән диген, бичара... Ачлыктан балаларга аз гына булса да хәл керде.
Бу вакытта балаларнын Әхимнән өлкәнрәге Әсхәт, тиф авыруы эләктереп, хастаханәдә ята иде. Анын авырып китүе дә гаиләдәгеләрнен ачыгуын куәтләде. Ни әйтсән дә, ул әле эшли иде, үзенә тиешле 400 грамм икмәкне алып кайта иде, ара-тирә капкалап алырдай коры-сарыларын да юнәтә иде. Менә ул терелеп чыкты. Танымаслык булып ябыккан, хәлсез Әсхәт шул көнне үк эшкә китте. Бик тә авыр булды ана хәлсез килеш утын кисүче (пильщик) булып эшләүләре...
Ә икенче көнне инде Әхимне салдылар хастаханәгә, ул да тиф авыруы йоктырган иде. Атна-ун көн каты гына авырып ятканнан сон хәле җинеләя төште. Моны күреп әтиләре сөенеп бетә алмады:
— Улым, тагын бер үлемне җиндек. Болай булгач, яшибез әле, яшибез, — диде
ул.
Бик тә ярата иде шул Кәрим абзый Әхимне. Ни өчен? Бу сорауга ул үзе дә кистереп кенә җавап бирә алмас иде, мөгаен. Бу хис бала тугач ук Кәрим абзыйнын күнеленә салып куелган, күрәсен. Бөтен яшәешен, бөтен барлыгын, бөтен омтылышын Әхимне югалтмауга, кеше итүгә юнәлткән иде ул. Бу балада булган талант чаткыларын сизгәндер, тойгандыр ахры ул. Нәм анын таланты ачылып китүе өчен үзен җаваплы хис иткәндер...
Авырудан сон Әхимнен аппетиты шундый ачылды, биш тәлинкә аш бирсәләр дә, барысын да ялт иттереп куярга әзер иде. Ашау дигәннән, күрше ятакларда ятучылар авыр хәлдә чакта, әле ярыйсы иде. Өйдән аларга аш китерәләр, ә боларнын тамагыннан үтми. Димәк, Әхимгә дә өлеш чыга иде. Ә менә алар да терелеп аппетитлары ачылгач, Әхимгә алар сыйланганда авыз суын йотып утырырга гына калды.
Озакламый Әхимне хастаханәдән чыгардылар, әмма аны алырга килүче булмады. Юлда ял итә-итә көч-хәл белән генә өйгә кайтып җитте ул. Анын кайтуына беркем дә артык сөенмәде . Үги әнисе дә, әтисе дә урын өстендә иделәр. Авырулары тиф булмагач, аларны хастаханәгә алмаганнар.
Инде нәрсә эшләргә? Ничек тамак туйдырырга? Әхимнен дә азык эзләр хәле юк, шулкадәр беткән иде ул, чак-чак кына кыймылдап йөри. Ә тора- бара шәһәр тормышы тагын да читенләште. Урам чатларында аунап яткан мәетләр күренә башлады. Ачлыктан шешенгән кешеләр танымаслык булып үзгәргәннәр иде. Әхим дә акрынлап шешенә, инде таяк белән генә йөри башлады. И-и, язмыш, Актаныш якларыннан кайларга кадәр бәхет эзләп кил дә, унбиш яшьлек «бабай»га әверел инде...
Нәкъ шул вакыт, анын янына бер сыйныфташы сугылды. Әхимне күргәч, ул хәйран калды, аннары хәбәрен җиткерергә ашыкты.
— Иртәгә уку елы төгәлләнү унаеннан мәктәптә аш пешерәләр, — диде ул, — килергә тырыш.
Икенче көнне Әхим иртүк торды, исәбе ничек тә ашка сонармыйча, бер тапкыр булса да кеше төсле ашап карау иде. Шуна күрә ул мәктәпкә дә гадәттәгедән бик иртә кузгалды. Таягын алды. Туктый-туктый, ял итә- итә ярты юл да үтелде. Үтеп баручылар ана игътибар итәләр, кызганалар, ләкин шундый хәлдәгеләр күп булганга күрә ярдәм итә генә алмыйлар иде шул. Наманганда 1933 елнын язы шундый кырыс килде.
Әхим мәктәпкә унбер тулганда гына килеп җитте. Укучылар да, укытучылар да инде җыелып беткәннәр. Сонгы ике айда күбесе нык үзгәргән: ябыклар, хәлсезләр. Укучылар гына түгел, укытучылар да... Аз сөйләшәләр, елмаймыйлар...
Класс җитәкчесе Турсун апа сүзен:
— Нигә мәктәпкә йөрмисен? — дип башласа да, таяк тоткан баланын, ин яхшы укучысынын аягында чак басып торуын күргәч, тыелып калды. Ул унайсызланып китте, мәктәп караучы Сөләйман әкә янына килеп, пышылдап кына нәрсәдер әйтте һәм таягына таянып торган Әхимгә таба күрсәтте.
Сөләйман әкәгә шундый авыр көнне саваплы эш йөкләгәннәр иде. Ул ботка пешереп, барлык укучыларны да сыйларга тиеш. Мона ул сөенеп бетә алмады, куанычы анын җыерчыклы йөзендә балкып тора иде.
Ул Турсун апаны тынлаганнан сон Әхим янына килде һәм зур сер әйткән сыман:
— Аштан сон беркая да китмә, минем янга кил, печтек кенә эш бар,— дип пышылдады.
Әхим, нәрсәгә икәнен белмәсә дә, куанып риза булды. Ин мөһиме, ул үзенә шундый игътибар булганга куанды. Юкса, сонгы вакытта кешеләр бер-берсен күрми-белми башлаганнар, җаннарын битарафлык салкыны баскан иде.
Сыйлану башланды. Сый дигәннәре — бер тәлинкә тары боткасы. Чын ботка иде. Бераз гына көйгән булса да, күпчелек балалар аны ин кадерле сый, яшәү көче биргән дару итеп кабул иттеләр. Әхимнен хәтерендә шул тары боткасы мәнге онытылмас ин
кадерле ризык булып калды.
Сыйдан сон мәктәп директоры укучыларга карап сүз башлады:
— Кадерле балалар, — диде ул, — бүген без уку елы төгәлләүне билгеләп үтәбез. Барыгыз да диярлек бер баскычка югары сыйныфка күчерелдегез. Ел авыр килде, әмма сез авырлыкларга бирешмәдегез, сынатмадыгыз. Барыгызны да уку елын унышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм. Укытучыларыбызга рәхмәт, ничек кенә читен булса да, уку елын унышлы төгәлләделәр.
Бераз дәшми торганнан сон ул завучтан бер бит кәгазь алды да дәвам итте:
— Кадерлеләрем, күзләрегездән күрәм, сезнен бик күбегезгә яшәү җинел түгел. Ирләрчә булыгыз, түземле булыгыз. Ышанам, тормышыгыз җайланыр. Җәйге ялыгызны яхшырту максатыннан, шәһәр мәгариф бүлеге безгә пионер лагерена 18 путевка бирде. Тугызар бала ай буе ике сменада ял итәчәксез. Путевкаларны тормыш шартлары ин авыр булган балаларга бирәбез.
Директор исемлекне укыганда үзенен фамилиясен ишеткәч, Әхим куанып бетә алмады. Бу, чын мәгънәсендә, ач үлемнән котылып калу юлы иде.
Укучылар таралып беткәч, Әхим акрын гына Сөләйман әкә янына килде. Тегесе исә, малайның иңнәреннән сөеп, аңа гәҗит кисәгенә төрелгән тары боткасы бирде. Казан төбеннән кырып җыелган иң тәмле ботка иде бу.
— Мә, улым, ал, сиңа бик кирәкле, ах, бик кирәкле өлеш бу... Исән бул!
Малай сөенеченнән нәрсә әйтергә дә белмәде, башы күккә тиде аның. Димәк, сыйны ул азрак өйгә дә алып кайтачак, үзенең ачыккан энеләрен, әтисен, үги әнисен дә сыйлаячак...
Өйдәгеләр сыйга Әхимнең үзеннән дә ким куанмадылар. Пионер лагерена китәчәген дә ишеткәч, Кәрим абзый җиңел сулап куйды: «Бер айга булса да бер тамак кимрәк булачак».
Яшим икән әле
Икенче көнне иртүк торып Әхим пионер лагерена юнәлде. Ул килгәндә мәгариф бүлеге янында лагерьга китүчеләр инде җыелып беткән иде. Күпчелеге Әхим кебек үк ябык, начар киенгән. Шулай да арада яхшы киенгән түгәрәк малайлар, алсу битле кызлар да бар.
Озакламый бина янына ЗИС-5 маркалы яңа машина килеп туктады. Мәгариф бүлегеннән чыккан кыз команда бирүгә, балалар машинага ашыкты. Пөхтә киенгән кыз, пионервожатый булса кирәк, машинага менгәндә барысы да урнашып беткән иде инде.
Кыз балаларны берәмләп барлап чыкты да, елмаеп:
— Барысы да урыннарында, Назар, кузгалырга була,— дип кычкырды.
— Хәерле юл, Надя, кузгалыгыз,— диде Назаров. Пөхтә киенгән бу төз буйлы егет пионер лагереның директоры булып чыкты. Чыгышы белән әллә татар, әллә үзбәк шунда, үзе дә төгәл генә белми икән, балалар йортында тәрбияләнгән.
Лагерь — шәһәрдән унбиш чакрым ераклыкта, бакча эчендә урнашкан иде. Биредә җимеш агачлары белән бергә декоратив куаклар да хәйран күп, бөтен җир чәчәкләргә күмелгән. Навасы шундый чиста, саф, агач күләгәсендә шәһәрдәге кебек эссе дә түгел иде.
Килеп бер сәгать тә үтмәгәндер, төшке ашка дәштеләр. Әхим башта бер тәлинкә ашны ялт иттерде, аннары зур гына кисәк ит салынган икенчене чыгарып куйдылар, өстәвенә, компот китерделәр.
Бер бирсә бирә икән Ходай. Янәшә утырган кечкенә генә кызның үз өлешен ашап бетерергә хәленнән килмәгән. Итне ул Әхимгә тәкъдим итте. Монысы исә кызга бик теләп булышты. Аннары байларча үз палаткасына таба атлады.
— Ә бит тормыш дигәне алай ук начар нәрсә түгел икән ләбаса, — диде ул, фәлсәфи уйларга бирелеп.
Палаткага керү белән үк урынына барып ятты. Шул вакыт бер бәйләнчек Атаулла дигән малай (малайлар аны холкына күрә Шакалулла дип йөртәләр иде) сүз башлады:
— Карагыз әле моны, күпме сукты, өстәвенә әле күршесендәге кызныкын да ялмап йотты, ә эче һаман да бүренеке кебек эчкә береккән. Менә убыр дисәң дә убыр. Мондыйлар юньле кеше кулын юганчы бер сарыкны ботарлап ашап бетерер, диләр. Хактыр.
— Әй, син, тизәк капчыгы, туктыйсыңмы-юкмы? — дип икенче берсе Әхимне яклап сүзгә кушылды. — Әгәр дә син ул күргәнне күрсәң, синең капкорсагыңнан ни калыр иде икән?
Әхим боларга игътибар итмәде. Ул инде татлы йокыга чумган иде.
Лагерь тормышы Әхимне бөтенләй үзгәртте. Ике көннән инде ул таяксыз йөри башлады. Уйнады, йөгерде, су коенды, экскурсияләрдә катнашты. Кыскасы, лагерь Әхимгә икенче яшәү бүләк итте, аның күзләрендә кабат яшәү чаткылары кабынды.
Лагерьдан кемнәр җәяү кайта? — дигәч, ул беренче булып кул күтәрде.
Машинада урын барлык укучыларга да җитәрлек түгел иде. Ифрат та эссе көн булса да, Әхим 15 чакрым араны җәяү үтте. Өйгә бөтенләй икенче
— сәламәт, кояшта янган, шат күңелле Әхим кайтып керде. Барысы да бик куанышты. Бу арада өйдә дә үзгәрешләр булган, гаилә әгъзаларына теге 50 грамм икмәкне тагын бирә башлаганнар һәм иң мөһиме — инде җәй, ризыклы вакыт җиткән иде. Юк-юк дисәң дә, өйдә кыяр, өлгерер-өлгермәс өрек, бүтән төр җиләк-җимешләр күренгәли башлаган иде. Аз сүзле Әсхәт тә гаиләгә шактый булыша башлаган, эштән кайтканда да ашарга нәрсә дә булса алып кайтмый калмый.
Шулай да әле тук яшәүгә ерак иде. Шуңа күрә Әхим дә беренче көннән үк яшәү өчен көрәшкә кушылды.
Кыргыз далаларына — башак эзләп
Кыргызстанның Учкурган далаларында ашлык өлгергән, коелган башакларны җыеп та шактый бодай әзерләп була икән, дигән хәбәр таралды Наманганда. Кәрим абыйның мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде. Бу якларны белә торган кешеләрдән сорашып, кайда, ничек барырга тиешле маршрутны билгеләделәр алар. Шуннан соң Рабига белән Әхим юлга җыенды: дүрт капчык алдылар, тимер юл билетына җитәрлек акча юнәттеләр. Тик, китәргә җыенгач кына өстәмә хәбәр килеп җитте: Кыргызстан белән Үзбәкстан арасындагы күпер аша бодайлы кешеләрне үткәрмиләр, теге якка чыгарга мөмкин, ә бу якка ярамый икән.
— Ни булса — шул булыр, тәвәккәллик! Аллаһы кушмаган эш булмас,
— дип Кәрим хатыны Рабигага, улы Әхимгә хәерле юл теләде.
Учкурганга җиткәч, Әхимнәр поезддан төшеп, стансадан биш чакрым чамасы ераклыкта булган күпергә юнәлделәр. Менә ул, Үзбәкстан белән Кыргызстанны аерып торучы, ярларына тулып, ургылып, шаулап аккан салкын сулы тау елгасы — Нарын. Элек бик үк күзгә ташланып тормаган бу елга, хәзер кыргыз далаларында үскән бодайны күп халыклы Ферганәдән ышанычлы саклый.
Күпер аша икмәк белән чыгу чынлап та тыелган иде. Кыргызстан ягына чыгарга мөмкин, беркем дә тыймый. Әхимнәр дә күпер аша тоткарлыксыз үттеләр. Күперне чыккач ук бодай кырлары башлана. Инде аның шактый өлеше җыеп алынган. Ә бу исә, «башак җыю» кампаниясен башлап җибәрергә мөмкинлек бирә иде.
Безнең юлаучылар, тәртип саклап булса кирәк, Нарын елгасы буйлап 8-10 чакрым чамасы аскарак төштеләр.
— Кеше күзеннән читтәрәк булуың хәерле, — диде Рабига түтәй эшкә керешкәндә.
— Шулай, әнкәй, — диде Әхим һәм чиләген кулына алып башак җыя башлады.
Башта бер капчык башакны җыеп, аны шунда ук суктылар. Аннары Рабига
Нарыннан ярты чиләк су алып килде һәм боткага охшаган үзенчә бертөрле аш
әзерләде. Дөресен әйтергә кирәк, ботка әйбәт кенә килеп чыкты. Дөрес, лагерьда ял
итеп кенә кайткан Әхимне бу ботка белән шаккаттырып булмаса да, Рабиганың
мондый тәмле ботканы әле ашаганы юк иде. Ашау дигәндә Әхим дә сынатмады,
анысы. Ни дисәң дә, лагерьдан кайтканга инде дүрт көн үткән иде бит.
— Бүгенгә җитеп торсын, — диде Рабига, — калганын иртә белән ашап эшкә
керешербез, улым.
— Хак әйтәсең, әнкәй, — диде Әхим, әнисен хуплап.
Иртә белән чиләктә калган ботканы ашап эшкә керешкәннәр генә иде, болар
янына атлы ике кыргыз килеп чыкты. Берсе, өлкәнрәк яшьтәгесе:
— Миндә эшләргә теләмисезме? Бодай урасы бар. Монда тавык кебек
чемченгәнче, кеше кебек эшләп табарсыз, — диде.
Рабига апа улына карап куйды:
— Әллә ризалашабызмы сон, улым?
— Мин каршы түгел, — диде Әхим.
Хуҗа кеше боларны ашатырга, эчертергә, хезмәтләре өчен бодай бирергә булды.
Кыргызнын иске өе янәшәдәге калкулык артында гына икән. Бер сәгать тә үтмәде,
килеп тә җиттеләр.
— Өйгә керсеннәр, — диде хуҗа кеше, өйдәгеләргә дәшеп, — татарлар болар,
мөселманнар, үз кешеләребез...
Хуҗанын хатыны булса кирәк, тыйнак, кин күнелле хатын кунакларны әчегән сөт
һәм икмәк белән сыйлады. Ә хуҗа исә, һаман сорашуын дәвам итеп:
— Ә менә сез нигә «кешечә» сөйләү телен белмисез? Башка татарлар белә бит, —
диде.
Монарчы Әхим «кеше теле» белән таныш булмаса да, эшнен нәрсәдә икәнен
шунда ук төшенеп алды. Юртасыннан беркайчан да читкә чыкмаган бу кешегә,
чынлап та, кыргыз теленен бердәнбер «кеше теле» булуы бер дә гаҗәп түгел иде.
... Шулчак гайрәтле генә бер чаян койрыгын күтәреп җир идән буйлап горур гына
үтте дә, келәм астына кереп шылды. Шулчак шаулашып юртага бер төркем бала-чага
килеп керде.
— Болар барысы да үзегезнекеләрме? — дип сорады Рабига апа, балаларнын
күплегенә гаҗәпләнеп.
— Әйе, үзебезнекеләр, — диде хуҗа, Рабиганын бик үк урынлы булмаган
соравына җавап итеп, — җидесе дә үзебезнеке. Аллага шөкер, ач тотмыйбыз үзләрен.
Бодай басуы янәшәдә генә иде. Барысы да шунда юнәлде. Боларга тагын дүрт
хатын кушылды. Урак дигәннән, монда безнекеләргә җитүче юк иде. Бигрәк тә бу
эштә Рабига осталык күрсәтте. Анын оста һәм җитез эшләвен күреп, хуҗа кеше, хәтта
телен шартлатып куйды:
— Шәп табыш бу, болай булса уракны кыска тотачакбыз!
Ләкин кояш күтәрелгәннән-күтәрелә барды, көн кызганнан-кызды, хәтта тын
алулары читенләште. Иреннәр кипте, авызда дым әсәре калмады. Рабига ара-тирә
билен турайтып, тирә-ягына каранды. Тагын эшкә тотынды... Тагын турайды... Анын
башы әйләнә башлаган иде. Ул бар көчен, түземлеген җыеп тагын эшкә кереште. Шул
башы әйләнү аркасында эштән колак кагасы, балаларын икмәктән мәхрүм итәсе
килми иде. Рабиганын бөтен тәне тиргә батты, куллары калтырый, хәлсезләнә
башлады. Үзе исә, һаман саен җан тиргә батып, яна учманы эләктереп, калтыранган
уракны үзенә таба якынрак китерергә, күбрәк урырга тырышты.
Бераз гына җиле булсын иде, ичмасам. Калтыранган кулларына, ялкынсынган
башына кагылып, кызарган күзләрен җилләтеп үтсен иде... Юк шул, юк... Ниһаять,
ул сонгы көчен дә җуйды, аягүрә басты... бер мизгел селкенгәләп торды да... кискән
агач кебек җиргә ауды...
Рабига көчле хатын иде: һәрчак аз сүзле, һәрчак эш белән мәшгуль булды ул.
Нинди генә кыенлыклар килсә дә башын имәде, горур булды, балаларын таза, исән-
сау итеп үстерергә тырышты. Шулай да, анын белән сәер генә хәлләр булгалый иде .
Корттан курка иде ул. Корт чакса, шунда ук җиргә ава, үлем белән көрәшкәндәй
тартыша башлый иде. Мондый чакларда Кәрим аны салкын су белән коендыра һәм
Рабига апа шуннан сон гына анына килә торган иде...
Игелекле кешеләр һәркайда була, алар монда да бар иде. Хатыннар эшнен нәрсәдә
икәнен тиз төшенделәр, сонгы кружка сулары белән анын башын чылаттылар һәм
эчерделәр. Аннан Рабига анына килде һәм үксеп елый башлады.Хатыннар көлтәләрне
өеп күләгә ясадылар һәм Рабиганы шунда яткырдылар. Аягына ул кичкә таба гына
баса алды.
Ә хуҗанын күнеле төшкән иде инде.
— Килгән җирегездә эшләү унайрак булыр сезгә, — диде кыргыз боларга бераз
бодай биреп, — анда елга да якын, җинелрәк булыр.
Әхим белән Рабига үзләре сайлап алган урынга кабат кайттылар. Хәзер алар анда
иртәдән кичкә кадәр башак җыйдылар. Бераз гына җыялар да елгага киләләр. Нарын
елгасы алар өчен, чын мәгънәсендә, эсседән коткаручы булды. Елга үзенен салкын
суы белән сыйлый, эсседән саклый, тәннәрен иркәли. Аз гына хәлләре читенләшә
төштеме, елгага йөгерәләр. Су коенып, тагын көч җыялар.
Шулай беркөнне, алар ике капчык башак җыйганнан сон, аны җиргә таратып ике
яклап суктыра башлаганнар иде, әллә кайдан гына бер зур үрмәкүч килеп чыкты да,
бодай суктыручылар каршында ике әйләнеш ясап, салам астына кереп посты. Әхим
корт чаккан кебек урыныннан сикереп торып Рабигага кычкырды:
— Әнкәй, тизрәк тор урыныннан! Фаланга!
Әнисе шунда ук урыныннан торып читкә тайпылды:
— Фаланга дисенме, улым, нәрсә сон ул?
— Ул тешләсә, әнкәй, түзә алмаслык авыртуга дучар буласын, хәтта үлүен дә
мөмкин. Биредә бит табиб юк.
— Безнен янга килмәсме сон ул?
— Ул куркыныч үрмәкүч тарантулдан аерылып тора, үзен тимәсән, һөҗүм итми.
Кем белә бит, акылы китеп, һөҗүм итүе дә бар. Ин яхшысы, моннан китик без.
Шуннан сон алар Нарынга тагын да якынрак бер урынга килеп урнаштылар.
Шулай ун көн вакыт үтеп тә китте. Бодай үзләре күтәреп алып кайтырлык кадәр
җыелган иде инде. Хәзер юлга да җыенырга, була. Тик ана кадәр бер мәсьәләне хәл
итәсе бар: ничек итеп күпер аша чыгарга? Ничә көн буе туплаган бодайны алып
калсалар, өйдәгеләр һәммәсе ризыктан мәхрүм була бит.
Барысын да күпер төбендә торучы сакчы хәл итәчәк. Кешелекле булса, кызгана
белсә, бәлки, үткәреп тә җибәрер. Шулай да, бу ышанычлы юл түгел иде. Кеше
дигәннәре арасында кемнәр генә юк хәзер. Андыйлар өчен «кеше» һәм
«кешелеклелек» дигән төшенчә юк, алар бары тик үз «тиреләре» турында гына
кайгырта беләләр. Менә шундыйларга очрау куркынычын абайлап, сак булырга
кирәк иде.
— Күперне төнлә үтәбез, — диде Әхим, — ул чакта күпердән эт тә йөрми.
Каравылчыларнын да йоклавы ихтимал.
Кояш баеганда гына кузгалдылар. Йөк дигәннәре шактый авыр иде, капчык
баулары инне сытып кергән. Шулай да алар сүзсез, тын гына атладылар.
Әхим егылыр хәлгә җитсә дә, әтисе әйткәннәрне исенә төшереп, көч алды.
Ниһаять, алар күпергә якын ук килделәр. Хәзер нәрсә эшләргә? Тотсалар, барысын
биреп калдырыргамы? Авыру әтисенә, балаларга нәрсә диярләр?!
Күпердә тынлык иде. Анын башында гына будка торганын, анда каравылчы
барын да беләләр белүен. Әмма «сакланганны саклармын» дигәнне искә алып, эшне
болайрак хәл иттеләр.
— Башта син чыгасын үзеннен бодаен белән, — диде Әхим әнисенә, — әгәр дә
ул-бу булмаса, син күперне чыгу белән мин кузгалам.
— Әгәр дә мине тоткарласалар? — диде Рабига.
— Башка юл юк, — диде Әхим, — барлык бодайдан берьюлы колак кагып
булмый. Һич югында миндәгесен кая да булса яшерербез.
Рабига бераз алга бөгелә төшеп, сак кына күпергә атлады. Иртә тайный аз гына
сызылып киткән яктылыгында анын гәүдәсе күренер-күренмәс кенә алга
кыймылдый. Менә ул күпер уртасына да җитте. Бер мизгелгә тукталып та алды.
Күрәсен, алга барыргамы, бармаскамы дип уйлагандыр. Шуннан сон анын шәүләсе
алга талпынды һәм карангылыкка кереп юк булды. Әхим колагын торгызып тынлана
башлады: сөйләшкән тавышлар ишетелмиме, эт өрмиме, менә-менә бодайсыз калган
әнисе елап җибәрмәсме?..
Юк. Тынлык. Бер генә тавыш та ишетелми. Инде ун минут вакыт үтте. Кара исәп
белән дә, әнисе инде күперне чыгып күренмәслек дәрәҗәдә ераклашкан булырга
тиеш.
— Аллаһыма тапшырдым,— диде Әхим үз-үзенә һәм күпергә юнәлде. Күпер
такталары буйлап ул ялан аяктан тавыш-тынсыз гына үтте. Мәче дә алай йөри алмас.
Тагын бер, ике... өч... адым... Менә ул — каравылчы. Күпергә аркылы яткан, нәкъ
уртасында, акрын гына гырылдап йоклый. Әхим сак кына атлап ана якынрак килде.
Мыеклы. Мыегынын бер очы күпер тактасында. Күз алдына башка мыек — теге
вакыттагы Турды мыегы килде. Менә ул сикереп торыр да, аны күпер тактасына егып
салыр, өстенә менеп атланыр да, пычагын чыгарып Әхимнен бугазына китерер...
Әхим мондый уйларны башыннан куды да гырлап яткан каравылчыны читләтеп
үтте. Ә каравылчы һаман йоклый. Мылтыгы кулыннан төшкән, читтәрәк ята. Бары
тик башындагы түбәтәе генә нык утыра.
Әхим адымнарын тизләтте һәм артына борылып карады. «Аллага шөкер, барысы
да тыныч, барысы да тәртиптә», — дип күкрәген тутырып бер сулады: каравылчы
яныннан үткәндә сулыш алудан да туктаган булгандыр, күрәсен...
Аннары әнисен куып җитте һәм бергәләп Учкурганга юнәлделәр. Поселокка
килеп җиткәндә, кояш үзенен тәүге нурларын юлчылар өстенә сирпеде. Күнелләр
ышаныч белән тулды. Тик авыр йөк, йокысыз төн үзенекен иткән, тизрәк стансага
йөгерәсе урында, беренче чәйханәне күргәч тә туктап калдылар. Кайнар чәй белән
көлчә исе аппетитны кузгатты.
Юлчыларнын күзләре очрашты: әнисе ышанычлы урынга яшергән акчасын
чыгарды. Финанс ягы тәртиптә иде. Билетка исәпләгәннән сон да бер көлчә һәм чәй
алырлык акча кала.
Иртәнге чәйдән сон көч кереп киткәндәй булды. Стансага кадәрге араны тиз
үттеләр. Тик бу юлы эш унмады: алар стансага килеп җиткәндә генә поезд кузгалып
китте. Тәүлек буе ничек эшсез утырмак кирәк? Көлчә алырга да акча юк иде. Чи бодай
белән канәгатьләнергә туры килде. Хәер, мона алар күнеккәннәр иде инде.
Менә төн дә җитте. Иртәнге поезд белән китәргә теләүчеләр вокзалда инде
шактый җыелган иде. Күп кенә олаучылар вокзал каршындагы җирдән урын алдылар.
Әхимнәр дә шунда үзләре кебек пассажирлар янына урнаштылар. Биредә
куркынычсызрак тоелды аларга, югыйсә, кыйммәтле бодайдан колак кагуын бар.
Капчыкларны уртага урнаштырдылар да, икесе ике яктан урын алдылар. Тик, саклык
чаралары ярдәм итмәде шул, бер капчыкны пычак белән ярып, бодаен агызып
алганнар иде. Артык кайгырырга урын юк. Биш пот бодайдан, ким дигәндә, өч поты
калган иде әле. Боларын өйгә кайтарып җиткереп булса, инде рәхмәтле Аллаһыбызга
шөкер итәсе генә кала.
Тиздән поезд да килеп җитте. Тарткалашып булса да билет алып, алар поездга
үттеләр, ә ике сәгатьтән Наманганда иделәр. Станса белән өй арасын, атлый-йөгерә
торгач, тиз үттеләр. Өйдәгеләр икмәк походыннан
кайтучыларны куанып, шатланып каршы алдылар. Мондый хәл җиңүчеләрне
каршылаганда гына була торгандыр, мөгаен...
Әмма әле яшәү өчен көрәш тынмады. Өч пот бодай, ул никадәр генә саклап тотсаң
да, озакка җитә алмас. Шуңа күрә ризык юнәтү өчен көрәш бер генә көнгә дә тынып
тормады.
Ике чәкән кукуруз
Буш карын Әхимнең башына тынгылык бирмәде. Аннары кирәкмәгән җиргә,
байлыкка күз ату да әллә гадәткә әйләнеп бара иде инде... Беркөнне шулай, июль
ахырлары булса кирәк, эзләп-эзләп тә ашар әйбер тапмагач, шәһәр читенә борылды
һәм кукуруз чәчелгән буш урынга килеп чыкты. Юан булып үскән кукуруз сабаклары
арасыннан инде алтынланып килгән кукуруз чәкәннәре күренә башлаган.
— Ике чәкәннән берни дә булмас әле, — дип уйлады ул һәм өзеп тә алды. Тик
күлмәк эченә яшерим дигәндә генә, бер сакаллы абзый (каян гына килеп чыккандыр)
Әхимне эләктереп алды да эчкәрәк басуга алып кереп китте.
— Бер уңмагач уңмый инде, — диде Әхим үз-үзенә, — атаң бояр булмагач,
байбичәдән тумагач... Бу сакалбай мине нәрсәдер эшләтергә җыена, ахрысы. Ярый ла
куркытып кына калса...
Шулай да сакалбайның кыяфәте куркыныч түгел, тыныч иде. Сакалы үзбәкләрчә
матур, тигез итеп кырылган, соры күзләре дә усал күренми. Шулай булса да, ул
Әхимне һаман эчкәрәк этәрде. Күп тә үтмәде, кукуруз басуы бетте һәм алар кечкенә
генә бер аланга килеп чыктылар. Анда өрек агачы астында берничә ир-ат басып тора
иде.
Сакалбай малайны шул агайлар янына алып килде һәм тыныч кына:
— Моны кукуруз урлаганда тоттым, үзегез хәл итегез, телисез икән, чарасын да
үзегез күрегез, — диде һәм аяк астына ике кукуруз чәкәнен ыргытты.
— Әп-пә, — диде арадан әрмәвердәй тазасы, — колхозный добро воруем, дисең.
Ә мин работай, горячий пот проливай, как сукины коты жаркий кояш астында
ишачь... Ә син плоды наших трудов красть!
Сөйләүченең сүзе дә үзе кебек тупас, ямьсез. Бите нәкъ имчәкле зур бәрәңге инде.
Тик бәрәңгедән аермалы буларак, негр кебек кап-кара. Негр да түгел, чөнки күзләре
кысык, нәкъ бәрәңге күзләре кебек кеп-кечкенә. Бу күзләр сиңа хәтта карамыйлар да,
ә зәһәрләнеп яналар! Әхим баскан җирендә сүзсез катып калды. Каршында бәрәңге
битле, кысык күзле һәм гаҗәеп юан беләкле әзмәверне күрү теләсә кемне куркуга
салыр иде.
... Кинәт аның кысык күзләре тагын да кысыла төште һәм ул арыслан кебек ике
сикереш ясады да, кувалдадай йодрыгы белән бөтен көченә селтәнеп җибәрде.
Йодрык Әхимнең нәкъ колак төбеннән генә выжылдап үтте. Малайга эләкми калу
сәбәбе — Сакалбай Әхимне әле кулыннан ычкындырып өлгермәгән иде. Теге бәрәңге
бит селтәнүгә, ул малайны җәһәт кенә читкә тартты.
Бу хәл кысык күзнең ачуын тагын да ныграк кабартты. Сакалбай, күрәсең, хәлнең
мондый ук борылыш алуын көтмәгән иде, үзе дә куркып калды. Әхимне бераз
читкәрәк этәрде дә калтыранган тавыш белән пышылдады:
— Йөгер, егет, тиз бул! Югыйсә, ул сине тычкан урынына сытачак.
Моны ишетүгә, Әхим бөтен көченә кукуруз басуына таба элдертте. Әзмәвернең
кулына шулчак каерып ташланган юан агач тамыры эләкте. Шуннан ул сикереп
торды да, бер-ике сикереш ясап, тамырны йөгереп киткән малай артыннан шундый
көч белән томырды ки, эләксә Әхим шунда ук җан тәслим кылган булыр иде... Ботак,
бәхетенә, Әхимгә тимичә күлмәк 138
җиңен генә ертып, выжылдап узып китте һәм карт агачның корган ботагына килеп
бәрелде. Ботак сынып арыкка төште һәм качып барган Әхимне пычрак су белән
коендырды. Алай гына да түгел, егет кабаланудан ялгыш ботакның икенче башына
эләгеп егылды да, тирән бер чокырга мәтәлде. Ике аягының да баш бармаклары
сыдырылган, бите канга буялган иде. Артыннан килгән булса, әзмәвер аны инде
күптән тотып изгән булыр иде, тик ул күренмәде, шаулаган тавышы гына ишетелде.
Күрәсең, малайны йомып калырга теләп, колхоз агайлары әзмәверне
тоткарлаганнардыр...
Әхим хәлне төшенеп, тиз генә чокырдан чыкты да, калын тузан каплаган юлдан
шәһәргә элдертте, артыннан тузан болыты гына өерелеп калды.
Рәхмәт, әткәй, барсы өчен дә...
Август башлары. Әхим базар тирәсендә тамак туйдырырга план корып йөри иде.
Шулчак, әллә кайдан гына мәктәп дусты — сыйныфташы Хөснетдин Игамбездиев
килеп чыкты.
— Әхим, нәрсә син монда селкенеп йөрисең? Телисеңме, бер яңалык әйтәм?!
— Өйдә утырып туйдым да, һава суларга чыктым әле менә, — диде Әхим, — йә
әйт, нинди яңалык ул?
— Беләсеңдер, чәйханәдә бер яшь кенә егет укырга теләге булган кешеләрне
теркәп утыра, диләр. Ни генә сөйләмиләр анда, хәтта ул мәктәптә, кайдадыр
Ферганәдә диме, укучыларга барысын да бирәләр икән, анда ашаталар да,
киендерәләр дә ди... Теләсәң, әйдә, барып карыйк!
Сөйләшә-сөйләшә алар янәшәдәге чатка борылдылар. Чәйханә моннан ерак түгел,
үзләре укыган мәктәп белән янәшәдә генә иде. Халык белми сөйләмәгән икән.
Чыннан да, иске келәм белән капланган диванда егерме биш яшьләр тирәсендәге бер
егет нидер язып утыра иде. Башы ачык, чәчләре көдрә, кыяфәте — эшлекле. Ул чәй
эчә-эчә янәшәсендәге егетләргә тырышып-тырышып нәрсәдер аңлатып маташа.
Әхимнәр дә шулар янына килеп басты.
Егет үзбәкчә сөйли иде. Әхимгә дә хәзер инде бу телдә барысы да яхшы аңлашыла,
тик үзе сөйләшкәндә сөйләме бераз татарчарак килеп чыга иде.
— Менә нәрсә, — дип дәвам итте егет кайсыныңдыр соравына җавап биреп, —
безнең пединститутта укытучылыкка укыталар. Кем булырга телисең, барысы да бар:
физика укытучысы булырга телисең икән, рәхим ит, физика бүлегенә языл; тарихчы
буласың килсә, тарих бүлеге бар; химик буласың килсә, химия бүлегенә кер. Җаның
кайсын тели, күңелеңә кайсы якын, шунысын сайла. Уку вакыты 4 ел. Ә беренче
курска керә алмаганнар өчен әзерлек курсы да эшли. Кыскасы, әйбәт бездә, баргач
үзегез күрерсез. Яшәр өчен тулай торак бар, урын-җир бирәләр. Ашарга: харчо, ботка,
чәй...
— Болар барысы да кем исәбенә соң?— дип сорады Әхим, сөенепме,
кызыксыныпмы.
— Кем исәбенә булсын, бушлай, халык исәбенә, совет исәбенә! Аңлашылдымы,
егетләр? Ә хәзер кем язылырга тели, әйдәгез, — дип егет кесәсеннән яулык чыгарды,
битен ипләп кенә сөртте, пиалада калган чәен эчеп куйды һәм кулына кәгазь-каләм
алды.
— Мине языгыз, минем фамилиям Кәримов, — диде Әхим һәм зур эшкә алынган
җитди кыяфәт белән өстәп куйды, — дөрес, әле мин әти белән сөйләшмәгән, минем
уемча, ул каршы килмәс, иртәгә җавапны килеп әйтермен.
Бүген ул үзен әтисе канаты астыннан чыгып күлгә таба тәүге адымын ясаган үрдәк
бәбкәсе итеп тойды. Ни генә булса да, йөзәр өчен туган бәбкә, барыбер йөзеп китә
инде ул.
Шундагыларның берсе язып утыручы егеткә:
— Син үзен кем буласын сон, директормы, укытучымы? — дип сорау бирде.
— Юк, — диде егет бераз уңайсызланып, — мин студент кына, дүртенче курста
укыйм. Өлкән курста укучы студентларны менә шулай яшьләрне укырга, җыярга.
урыннарга җибәрделәр. Укучылар җитми, кабул итү планы үтәлми.
Билгеле, бу гаҗәп хәл түгел иде. Ул елларда күп санлы махсус урта һәм югары уку
йортлары ачылды. Аларны урта белемле яшьләр белән тулыландырырга кирәк иде,
бигрәк тә хезмәт халкы арасыннан чыккан яшьләр исәбенә. Шуна күрә аерым
очракларда урта белеме булмаганнарны, җиденче, сигезенче сыйныфны
тәмамлаганнарны да кабул иттеләр. Әхимнен бәхетенәме, менә шундый чак туры
килде. Дөрес, институтның ни икәнен төшенеп бетмәсә дә, анын күнеленә ике нәрсә
кереп урнашты: уку һәм харчо, харчо һәм уку.
Чәйханәдәге сөйләшүдән сон ук Әхим өенә юнәлде.
Улын тынлаганнан сон, Кәрим абый шундый куанды, шатланды, моны сүз белән
генә анлатып бирү дә мөмкин түгел иде.
— Дөрес, мин синен табиб булуынны теләгән идем, — диде ул бераздан, — болай
да ярый. Барлык һөнәр дә әйбәт. Тик, бөтен күнеленне биреп, тырышып укырга һәм
эшләргә генә кирәк! Укытучы булу әллә мактаулы эш түгелме?!
Икенче көнне Әхим чәйханәгә барып әтисенен ризалыгын җиткерде. Җыенырга
вакыт тар иде. Тагын бер көннән әтисе белән икәүләп вокзалга юнәлделәр. Икесе дә
бик начар киенгән: иске түбәтәй, инде күп киюдән таушалып беткән чалбар,
яланаякка кигән брезент ботинка...
Әтисе эндәшми, әмма анын карашында улы әткәсенен үзенә карата мәхәббәте
чиксез булуын тоеп тора. Ата улына хәерле юл юрый, очып китәргә җыенган
кошчыгынын һәрчак бәхетле булуын тели.
Шул арада Кәрим абзый поездга билет юнәтте дә, калган акчасына бер кило йөзем
һәм көлчә алып, Әхимгә сузды:
— Мә, ал, улым! Юлда ашарсын. Бүген шундый онытылмаслык көндә үденә
күбрәк тә бирер идем... юк бит... Моны син үден дә анлайсын, улым, үпкәләмә инде.
Ышанам, әле безнен урамда да бәйрәм булыр!..
— Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә. Мин синен игелегенне беркайчан да онытмам,
— диде Әхим һәм әтисенен агарып калган йөзенә, бөкрәя төшкән иннәренә карап,
анын Качкындагы чакларын исенә төшерде. Әтисенен таза гәүдәсе, ут чәчеп торган
зәнгәр күзләре, пөхтә итеп кыркылган куе сакалы, һәрчак игелекле, ачык йөзе —
барлык гүзәл сыйфатлары әле ул чакта кайгы һәм ачлыктан җуелмаган иде. Шунда
ана бүгенге әтисе ничектер кызганыч булып тоелды һәм ул елап җибәрде...
Ул арада китәргә сигнал булды. Пассажирлар вагоннарга керә башлады. Әхим дә
үзенен әтисе биргән «багаж» ын алып тамбурга менде. Янәшәдә генә вагон янында
әтисе басып тора. Кинәт анын иреннәре кыймылдап куйды. Сүнеп барган карашында
ниндидер очкын чагылып үтте. Әхим анлады: әтисе нәрсәдер әйтергә тели иде.
Тамбурдан ике баскыч аскарак төште дә әтисенә таба иелде. Кәрим абзый да якынрак
килде һәм ачык итеп:
— Шулай аерылышабыд, улым...әйбәт укы. Укунын бик тә җаваплы булуын
онытма. Уку көннәрендә, хәтта әтиен үлсә дә, син укуынны калдырырга тиеш түгел.
Анладынмы? Бу минем накад сина. Сәламәт бул!
Кәрим абзыйнын күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Болар кызгану түгел, ә
горурлык яшьләре иде...
Ферганәгә — укырга!
Поезд Горчаков стансасына җитте. Әхим үзенен сыйныфташы Хөснетдин белән
поезддан төшеп читкәрәк китеп утырдылар. Ферганәгә әле биш чакрым барасы бар
иде.
Барысын да исәпкә алгач, шәһәргә таба җәяүләп кузгалдылар. Менә алар
Ферганәдә. Институтны эзләп таптылар, аннан канцелярияне. Егетләрне институтка
килергә өндәгән студент Умурзиков үзе дә биредә утыра иде. Документларны
тапшырганнан сон, икесен дә институтка керергә теләүчеләр исемлегенә теркәделәр,
икмәк алу һәм ашханәгә йөрү өчен карточка бирделәр. Сонрак тулай торакка ордер
да тапшырдылар.
Күп сөйләшүчән бер күзле комендант малайларны бик сагаеп каршы алды.
Дөресрәге, үзләре яшь, үзләре начар киенгән малайлардан шикләнде. Ордерларына
күз йөртеп чыкты да, бер бүлмәгә алып керде, ике буш ятакка күрсәтте:
— Болар — сезнен урыннар. Тик, карагыз аны, шаярасы булмагыз. Куып
чыгарырга да күп сорамам. Ә хәзер — марш мунчага! Урын-җирне мунчадан сон
алырсыз.
Комендант «шикле» малайларга тагын бер тишәрдәй итеп карады да, сөйләнә-
сөйләнә китеп барды:
— Каян гына китерә Аллаһы Тәгалә бу кадәр йолкышларны? Карар җирләре юк.
Кызлар — менә бөтенләй икенче. Алар белән сөйләшүе дә рәхәт. Ә болар?.. Йә
сугышалар, йә шаяралар... нәрсә дә булса уйлап чыгаралар. Үзе бер бәла. Аллам
сакласын инде...
Ул арада егетләр мунча кереп чыктылар. Шуннан сон комендант Гега түтәй
аларнын һәркайсына берәр матрас, ике җәймә, мендәр һәм одеял бирде.
Бу вакытта инде бу бүлмәдә яшәүче егетләрнен дүртесе дә кайткан иде. Болар: зур
башлы үзбәк Касыймов, күп сөйләшергә яратучан Оренбург татары Әбүбәкерев,
зирәк акыллы, гаделсезлектән җаны әрни торган Ташкент татары Мостафин һәм
орчык кадәр генә буйлы Әндиҗан үзбәге Турдыев.
Яна студентларны бүлмәдәгеләр куанып каршы алды дип булмый. Бары тик
Мостафин гына сүз катты аларга:
— Менә ерак илләрдән кунаклар да килде... — диде ул. — Өегездәге кебек
булыгыз, оялмагыз. Озак көттек үзегезне, сыйлар да суынды. Иртәгә сыйланырсыз
инде. Хәер, сезнен чәчәк кебек йөзгә карасан, сыйнын кирәге бармы икән?
Мостафиннын бу сонгы сүзләре нәкъ «үзәк»кә эләкте. Барысы да көлешеп
алдылар. Танышу шунын белән тәмам булды. Касыймов китабына капланды,
ниндидер мәсьәлә чишә башлады. Ә яна килгән безнен егетләр йокларга әзерләнеп
урын җәяргә керештеләр. Тик, Әбүбәкерев кенә үзенен тарихи «әсәрләрен» сөйли
бирде. «Шулай рабфакта укып яткан чак, — диде ул. — Иске татар мәдрәсәсе
бинасына урнашкан идек. Көннәрдән бер көн нәчәлникләр яна тәҗрибә уйлап
таптылар. Яна тәртипләргә, коммунизмга кин юл, диделәр алар. Димәк, барыбыз да:
ирләр дә, хатын-кызлар да тигез хокуклы. Шулай булгач, нигә егетләрне бер бүлмәгә,
ә кызларны икенче бүлмәгә урнаштырып интектерәбез? Тигезлек икән, тигезлек
булсын, бер бүлмәдә яшәсеннәр. Барысын да бер бүлмәгә нигә урнаштырмаска?..
Әйттек, эшләдек. Бүлмәләр безнен зур иде, егермешәр кеше сыярлык. Мәсьәләне
капитально хәл иттек. Юк, бүлмәне яртылаш бүлеп тормадык. Кызлар ятагы белән
рәттән егетләрнекен урнаштырдык. Шулай яши башладык. Эшләр шәп кенә барганда,
беләсезме, нәрсә булды? Кызлар берәм-берәм күзгә күренеп тазара башладылар... Бу
эшне уйлап тапкан җитәкчеләр куркуга калды. Безне тиз-тиз генә аерым-аерым
бүлмәләргә күчерделәр. Коммуна килеп чыкмады. Анын каравы, кайбер
нәчәлникләрнен башына суктылар. Каты суктылар, мәйтәм. Кайбер кызларга да
укуларын калдырып торырга туры килде.»
Турдыев авызын ябарга да онытып тынлады егетнен хикәясен. Һәр сүзгә ышана
иде шул. Ә менә Мостафин каш астыннан гына елмаеп, үзенчә: «Әйдә, әйдә, ялганлый
бир тынлаучы барда», — дип әйтә сыман иде. Әбүбәкерев исә берсен тәмамлауга
икенчесен башлады. Ул арада безнен юлчылар инде тәмле йокыга талдылар.
***
Икенче көнне Әхим иртә уянса да, ипигә чират торып, дәрескә сонга кала язды.
Класс шыгрым тулы иде. Бүлмәдәше Турдыев аны күреп алып, буш урынга — үзе
янына чакырды. Әхим тиз генә шунда үтте. Әбүбәкерев белән Мостафин да рәттән
генә утыралар иде.
— Әһә, якташ та килде, молодец — диде Мостафин елмаеп, — хәзер алгебраны
чәйнибез, диләр. Теге чират торып алган пешер-пешмәс икмәккә ябышмаса ярый
инде. — Мостафин, ишектән кергән укытучыны күрмичә, сөйләвен дәвам итте. —
Алгебра пешмәгән икмәк түгел, чәйнәмичә йотып булмый...
Шулчак укытучы анын җиненә җинелчә генә китап белән кагылды. Егет куркып
китте, сикереп куйды, урынына утыргач кына тынычланды.
Монарчы гөж килеп торган класс тынып калды. Дәрес башланды. Мостафин
әйткәнчә алгебра түгел, геометрия иде. Укытучы үзбәк Астаханов ак костюмнан,
гарип кулы комачауласа да, бер сәгать эчендә формулаларны тезде генә... Анлатуы
ачык һәм анлаешлы иде. Икенче сәгатьтә исә тикшереп карады: ничек үзләштерделәр
икән, янәсе. Әхимгә бу бик ошады, мәктәптәге укытучылардан көчлерәк күренде ул.
Аннары физика дәресе иде. Анысын яшь укытучы татар Урманов алып барды.
Зур тәнәфестә барысы да урамга чыктылар. Кин арык буендагы чирәмгә
тезелешеп яттылар.
— Лекцияләрне без кайсы класста тынладык? — дип сорады Хөснетдин
бүлмәдәше Турдыевтан.
— Кайсы класс дисенме? Монда бернинди класс та юк. Бу бит мәктәп түгел,
институт. Анын да әзерлек курслары. Беренче сентябрьгә кадәр кемнен беренчедә
укый аласын менә шунда билгелиләр инде. Кемнен әзерлеге әйбәт, шуны алачаклар.
— Ә алынмаганнар кайтып китәчәкме?
— Юк, Хөснетдин, юк, — диде Турдыев, — андыйларны бер ел әзерлек
курсларында укытачаклар. Шуннан сон гына беренче курска алачаклар. Безгә шулай
анлаттылар.
Ул арада озын тәнәфес бетеп, барысы да рус теле дәресенә җыелды. Дәресне үзбәк
түбәтәе кигән өлкән яшьләрдәге укытучы алып барды. Тыштан караганда тупасрак
күренгән бу абзый үз дәресен шундый итеп анлатты ки, дәреснен үткәнен дә сизми
калдылар. Бу — профессор Чистяков иде.
Ниһаять, дәрес бетте. Илле кешелек группа, команда булгандай, берьюлы
урыннан купты һәм җир тетрәгәндәй ишеккә ташланды. Профессор чыгарга
кыймады, ул тәрәзә төбенә таянып укучыларнын чыгып беткәнен көтеп торды.
— Йөгердек! — диде Турдыев һәм шунда ук халык арасына кереп чумды.
Әмма Наманган егетләре, эшнен нәрсәдә икәнлекләрен аңламаганлыктан,
ашыкмыйча, иң соңыннан гына чыктылар. Чыксалар, үзләре дә хәйран калдылар, алар
группасы гына түгел, бөтен институт студентлары йөгерә иде. Ашханә янына
килсәләр, гаҗәеп озын чират җыелган. Вакыт вакытны саклар, дигәндәй, бераз ашыга
төшсәләр, бу кадәр зур чиратта торырга туры килмәс иде. Метр артыннан метрны
саный торгач, ниһаять, Әхим ашханә эченә дә эләкте. Өстәлләр арасында түгәрәк
йөзле бер сылу кыз савыт-саба җыеп йөри иде. Кыз үзенең зәңгәр күзләрен кыса
төшеп, шундый мөлаем итеп елмайды ки, егет сүзсез калды. Бу — Аня иде...
***
Тулай торакка кайттылар. Касыймов инде дәресләрен карарга да утырган, ә
Әбүбәкерев әүвәлгечә нәрсәдер сөйли, Турдыев аны тыңлый. Мостафин гына юк.
Әбүбәкеревны беренче булып Хөснетдин бүлде:
— Ни эшләп сез сөйлисез дә сөйлисез, ә дәресләр карамыйсыз?
— Нигә кирәк ул, без болай да беләбез.
— Монда нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен эт тә белми, — дип сүзгә Төпчек
кушылды, — ни расписаниесе, ни тәртибе юк. Барысы да нәкъ кинодагы кебек...
— Шулай да, егетләр, иртәгә нинди дәресләр буласын белмисезме? — дип сорады
Әхим.
— Иртә белән алгебра була дип сөйләнделәр, — диде Касыймов, беренче
мәсьәләсен чишкәннән соң.
— Алгебраны сездә кем укыта?
— Канкаев. Сезнең брат. Кечкенә буйлы, ябык кына, бер абзый. Ә телгә дигәндә...
пулеметтан сиптергән кебек. Берни дә әйтеп булмый, әйбәт укыта.
— Үзе болай уш китәрлек булмаса да, хатыны бик чибәр, — диде Әбүбәкерев, —
Ферганәдә беренче сылу, шулай бит, Турдыев?
Үзе дә сизмәстән Турдыев кызарып чыкты.
— Дөрес сүзгә җавап юк, — диде Касыймов, икенче мәсьәләсен дә чишеп
бетергәч.
— Әй, егетләр, егетләр, — диде Хөснетдин, — безнең укытучылар арасында
профессорлар да бар, дип сөйләнәләр бит әле.
— Сөйләнәләр генә шул, — диде профессор хакында китаплардан гына укып
белгән Әхим,— кайда гына укыталардыр инде алар? Кара костюм, ак күлмәк, күбәләк
галстук таккан, пөхтә киемле укытучыларны бу тирәдә очратканым юк. Бәлки,
бөтенләй дә юктыр алар.
— Бар, бар профессорлар биредә! — диде Төпчек, кармагына профессор
эләктергәндәй, — бүген рус телен кем алып барды дисең? Ул бит — профессор
Чистяков.
— Ә үзбәк теленнән профессор Гайнуллин укыта,— диде Касыймов, өченче
мәсьәләне чишеп, — профессорга охшамаганмени? Үзе татар, үзе үзбәк теле
профессоры. Кирәк бит, ә? Бу татарларның кермәгән җире, булмаган урыны,
эшләмәгән эше юктыр, мөгаен.
— Дөрес әйтмисең, туган, татарның булмаган җире дә бар, — диде Әбүбәкерев,
үзенең хикәясе өчен шуны гына көткәндәй. — Бер яһүд үзенең урынбасары белән
поездда кайта икән. Бервакыт шулай поезд тоннельгә кергәч, купеда дөм караңгы
булып киткән. Яһүд шунда: «Ай-яй, караңгы, нәкъ тараканның арт тишеге кебек», —
дип куйган. Урынбасар да моментны ычкындырмаган, нәчәлниген күтәреп алган: «Әй
Абрам Ильич, кайларда гына булмыйсың да, кайларга гына кермисең син!» — дип
мактарга тотынган... Төшендегезме инде? Анда әле татарның булганы юк, булырга да
язмасын.
Бүлмәдәгеләрнең кайсы көлеп җибәрде, кайсы, аңламаганы аптырап калды.
— Ни катнашы бар монда тараканның? — диде Турдыев.
— Алайса, яһүднең дә катнашы юк.
Инде барысын аңлап, тагын бер көлешеп алдылар.
— Ә-ә, Леоновны онытканбыз ич, география профессорын. Шундый модный,
сакалы дулкын-дулкын... Белмисезме?
— Әйе, әйе, — диде Төпчек, — ник белмәскә, беләбез.
Әйе, профессорлар шактый иде Ферганә педагогия институтында. Тагын әле
педагогика профессоры Днейко, физика профессоры Коротин. Менә болары инде
тышкы кыяфәтләре белән дә профессорга охшаганнар... Әхим уенча, билгеле.
Тора-бара Әхимдә, нәрсәсе беләндер, институт директоры Ишбулдин белән һәр
очрашу зур тәэсир калдыра башлады. Ул утыз биш яшьләр тирәсендәге уртача буйлы,
һәрвакыт кырынган, яхшы һәм пөхтә киенгән булыр. Аның интеллигентлыгы,
ирләрчә ачык йөзе — очрашканда сиңа ничектер яшәргә көч бирә, рухландырып
җибәрә кебек. Киләчәк тормышның яхшырак, әйбәтрәк булырына ышаныч арта,
яшисе килә, кешеләргә, сине урап алган укучыларга карата ярату хисләре кабына...
Ул озак сөйләми, күрәсең вакыты тар, эше дә күптер... Әмма шул кыска гына вакыт
эчендә дә ул синдә очкын кабызырга өлгерә...
— Йә, ничек, улым, хәлләр? — ди ул Әхимне туктатып, аның иңеннән кагып.
— Акрынлап кына бара, Ишбулдин абый, — ди Әхим, зур канәгатьлек тоеп.
— Әйбәт! Ә син булмас дип уйлаган идең. Тырышсаң, барсы да була ул, улым.
Укы, тырыш. Олы туганыңның телен өйрәнү энә белән кое казу белән бер ул. Ә ансыз
сиңа юл юк, ябык. Аңладыңмы?
Әхим директорның сүзләреннән хәйран калып, әле үзе киткәч тә аңына килә
алмыйча басып торды: «Нинди гүзәл кеше! Нинди кешелекле кеше!»
Тик, ул биредә бик аз эшләп калды шул. Чорның әче җилләре аны да каядыр
очыртып алып китте. Ишбулдин төнлә белән юкка чыкты...
***
Яңа уку елы алдыннан «иләктән үткәрү» башланды. Билгеле, инде җиде, сигез
сыйныф бетереп килгән балаларның күбесе бу кыска гына вакыт эчендә институтның
беренче курсында укырлык дәрәҗәгә җитә алмады, иләктән бары тик яртысы гына
үтте. Әхимнәр бүлмәсендәге барлык егетләр дә үтүчеләр арасында иде.
Бу Әхим өчен зур бәйрәм булды. Ул — бүген югары уку йорты студенты! Аңа бит
әле, югыйсә, унбиш яшь тә тулмаган, урта белеме дә юк, алтынчы- җиденче
сыйныфларны бер елда бетерде ул. Әле моннан берничә ай гына элек ачлыктан
шешенгән, хәлсезләнгән, күзләрендә инде яшәү чаткысы да сүнеп барган Әхимне
бары тик пионер лагере гына коткарып калган иде, шуның аркасында гына ул студент
та була алды.
Әхимне озатырга килгәч тә әтисе: «Юньләп, тырышып укы, улым!» — дигән иде
бит, хәзер менә аның кушканы, аның теләге чынга ашты.
Иләктән үтүчеләрне факультетларга бүлгәндә, геометрия укытучысы Астаханов
Әхимне математика бүлегенә кодалады. Тик, егетнең күңеле тартмады, коры фән
кебек күренде аңа математика. Ни өчендер тарих бүлегенә керәсе килде аның, ә ул
бүлеккә ни сәбәптәндер сайлап алу булмады. Озаклап уйлагач, ул химия бүлегенә
керергә булды. Беренче тапкыр Татарстанда Пучы мәктәбендә укыганда ясаган химик
реакцияләр исенә төшепме, укытучысы ошагангамы, бу фәнне инде якын күрә иде ул.
Күрәсен, ялгыш түгел, ә язмыш шулай кушкандыр...
Менә беренче дәрес. Аудиториягә ишек ачып керсә, үзе дә сизмәстән, артка
чигенеп куйды. Бүлмә тулып түп-түгәрәк, алма кебек пешкән, өлгереп җиткән кырык
кыз утыра. Бер генә егет тә юк дисә, берәү бар икән. Бу кырык кызнын сөйләшүе
болындагы каз көтүен хәтерләтә иде. Анын әле беркайчан да бу кадәр кызлар
арасында калганы булмады. Нәммәсе диярлек әйбәт киенгәннәр, тук һәм чибәрләр.
Алар арасында Әхим бер генә танышын да очратмады, алар ничектер чит иде ана.
Аннары аудиториядә Әхимгә таныш булмаган рус сүзләре генә хакимлек итә.
Нинди дә булса өлкән курслар янына эләккәнмендер дип, таймакчы булган иде,
ана бер кыз игътибар итте:
— Син кая, иптәш, беренче курскамы?
— Әйе, — диде Әхим, тагын да югала төшеп, — беренчегә.
Моны ишеткәч, кызнын йөзендә ниндидер канәгатьсезлек билгеләре чагылып
үтте. Ихтимал, ул унай җавап ишетергә уйламагандыр. Анын зур кара күзләреннән:
«Шундый юк-бар малайлар да керә алган факультетта уку... нәрсә инде ул?! — дигән
сүзләрне укырга була иде.
— Биредә химия бүлеге! — дип дәвам итте кыз, — ә сезгә нинди кирәк?
— Мин дә химия бүлегенә,— диде Әхим ишетелер-ишетелмәс кенә, гүя бу кыз
аны куып чыгарырга җыена иде.
— Химия бүлегенә булса, кер, утыр, хәзер укытучы да керәчәк,— диде кыз.
Анын сүзләрендә үзен өстен сизү төсмерләре чагыла иде. Әхим моны сизми кала
алмады.
Эчкә үткәч, ул класстагыларны тагын барлап чыкты һәм танышына тап булды.
«Бәй, почмакта Ганиев түгелме сон? Шул, үзе!»
Ош шәһәреннән килгән кечкенә буйлы, ябык, битен бетчә баскан бу малай бер дә
кеше белән аралашмый, һәрчак үз эченә бикләнгән халәттә яши иде. Әхим анын
янына килеп утырды. Аккошлар арасындагы ике көзге әтәчне хәтерләтәләр иде алар.
Шулчак кызларнын берсе ишетелер-ишетелмәс кенә:
— Безнен коллективнын бөркетләре! — дип куйды.
Бөтен аудитория шаркылдап көлеп җибәрде. Монын сәбәбен егетләр төшенсәләр
дә, үпкәләмәделәр, чөнки алар хаклы иде. Алар бит инде өлгереп җиткән кызлар.
Мондый аерманын сәбәбе дә бар иде. Кызларнын барысы да инде урта мәктәпне
тәмамлап килгәннәр, тормыш тәҗрибәләре дә юк түгел.
Шул арада химия укытучысы — илле яшьләр тирәсендәге Александр Кузьмич
Кудреватов керде. Уртача буйлы, бераз бөдрәрәк чал чәчле бу укытучыны Әхим үз
итте. Тәмәке тартуын гына ошатмады ул анын. Ни өчен дисән, бер дәрестә унар
папирос тартырга өлгерә иде. Кулында һәрчак тәмәке булды, шунсыз лекция
укымады. Көннәрдән бер көнне ул папирос урынына леденец тотып керде. Баксан, ул
тәмәкене ташларга уйлаган икән. Дөресрәге, бер табиб туганы ана шундый кинәш
биргән. Тик, ана леденец ярдәм итмәде шул. Өч көннән анын кулында тагын папирос
иде.
Аннары ул төрле хикмәтле хәлләр, тарих сөйләргә ярата иде. Кызларга шул гына
кирәк, дәфтәр-каләмнәрен читкә этәрәләр дә, бирелеп Александр Кузьмичны
тынлыйлар. Шулай итеп кайчакларны дәрес башланырга да өлгерми, тәмамланып та
куя. Ул начар укытучы түгел иде. Кирәк чакта таләпчән дә була, укыта да белә.
Шулай көннәр үтә торды. Кышкы имтиханнар вакытында Ганиев булдыра
алмады. Шуннан беркемгә дә әйтмичә әнисе янына кайтып китте. Ул гына түгел,
шактый кызлар да коелды кышкы сессиядә. Хәзер инде Әхимнен берүзенә 33 кыз иде.
Ак сакаллы карт киңәше
Җәйге каникуллар җиткәч, Әхим әтиләре янына кайтты. Бай балаларын
каршылаган кебек булмаса да, анын кайтуына һәммәсе дә сөенгән иде, бигрәк тә
Кәрим абзый. Ни дисән дә, Әхим — институтка кереп укыган беренче баласы бит,
Качкын авылында туганнар арасыннан да — беренче студент.
Утыз өченче елнын ачлык дулкыны бераз гына кими төшсә дә, өйдә әле бик ярлы
яшиләр. Олыгая барган әтисенә бу кадәр баланы туендыруы җинел түгел иде. Дөрес,
гаиләгә өлкән улы Әсхәт шактый булыша, тик быел әнә анда да укырга керү теләге
уянган.
Кәрим абзый улынын укуы белән кызыксынганнан сон, бигрәк тә институтта
профессорларнын, доцентларнын булуын ишеткәч, үзе дә сизмәстән кызып китте һәм
Әхимгә мондый сорау бирде:
— Улым, нәрсә ул — атом?
Бу сораудан Әхим үзе дә бераз сәерсенеп калды. Шулай да әти кешене җавапсыз
калдырып булмый бит инде.
— Атоммы? Ул — элементнын ин кечкенә һәм бүленмәй торган кисәге,— диде
Әхим.
Кәрим җаваптан канәгать түгел иде:
— Ьмм, бүленмәй торган кисәк, дисен алайса, — дип каршы килде ул, — менә
үден уйлап кара әле, синен атом бит аскы һәм өске өлештән, ун һәм сул яктан тора.
Шулаймы? Шулай икән, атом бүленмәенчә кала алмай. Ул бүленә һәм тагын да ваграк
кисәкләргә дә бүленә...
Әхим аптырап калды. Каян уйлап чыгарган сон ул бу фәлсәфәне? Берәр җирдән
укыганмы? Алай дисән, андый китапны каян тапсын ул? Бармы икән әле ул андый
китап?..
***
Каникулга кайттым дип тик утырып булмый бит инде. Нәрсәдер эшләргә, гаиләгә
булышырга кирәк. Беркөнне Хакулабадта пильщик булып эшләүче абыйсы аны
Зөфәр Тазин исемле татар егете белән таныштырды. Ул шәһәрдән ерак түгел Макови
исемендәге колхозда сәркатиб вазыйфасында икән. Икенче көнне иртә белән алар
шунда юнәлделәр. Әхим анда вакытлыча хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнашты.
Колхозда эш күп. Көне буе гына түгел, кичләрен дә калып эшләделәр. Хисапчы
яшь кенә үзбәк үзе дә күп эшли, башкаларга да нык таләпчән.
Ике ай чамасы эшләгәнгә күп түләмәсәләр дә, бик кирәк әйберләрне алырга ярап
куйды әле ул.
Бу матур эш гадәткә керде. Әхим һәр елны каникулларны хезмәттә үткәрде. Ә
өченче курсны тәмамлагач, җәйге айларда укытучыларнын белемен күтәрү
курсларында укытырга да батырлыгы җитте анын. Ни дисән дә, курсларда кем генә
юк: яшь укытучылар белән рәттән дистәләрчә еллар буе тормыш тәҗрибәсе җыйган
аксакаллар — мәктәп директорлары, завучлар.
Әндиҗанда укытучыларнын белемен күтәрү курсларында укытканда үзе дә чак
көлкегә калмады. Биредә ул биология дәресләре алып бара иде. 18 яшьлек егет
беренче дәресне программада каралганча тиз тотты. Ике сәгатькә исәпләнгән
оештыру мәсьәләләрен бер сәгатьтә хәл итте дә, икенче сәгатендә тынлаучыларнын
сорауларына җавап бирергә булды. Дөресрәге, биологиядән теләсә нинди сорау
бирергә рөхсәт итте. Бу анын бераз беркатлылыгы да иде. Ә бит курсларда
тынлаучылар арасында кемнәр генә юк. Кайсы, чынлап та, үзен кызыксындырган
сорауны бирде, кайберләре Әхимнен белемен сынап карарга булды, ә өченчеләре исә,
кызык ясаудан да тартынмады — егетне егып салырга исәпләде. Дистә еллар буе
биология укыткан тәҗрибәле укытучылар алдында әле генә тормышка аяк басып
килгән Әхимнен сынау үтүе иде бу.
Әнә, почмакта утырган бер төркем яшь укытучылар хихылдаша да башлады, ә
өлкәнрәкләре исә, Әхимнен хәленә кереп, аларны тынычландырырга кереште. Шуна
да карамастан класста гүләү көчәйгәннән-көчәя барды, менә-менә ул тоташ көлүгә
әйләнер кебек...
— «Саескан йомырканы томшыгы белән саламы?» — диде берсе. Әхимнен мона
кадәр бу хакта ишеткәне булмады. Икенчедән, шул ук сорау: «Халыкта шундый сүз
йөри, дөресме ул?» — дип төгәлләнә.
Нәрсә эшләргә? Мондый хәлнен булуы мөмкин түгел, дисәм, әнә, үзе халыкта
шундый сүз йөри, ди бит. Мондый хәл булырга мөмкин, дисәм —көләрләр. Эшсез
калуын да бар. Нәрсә дияргә? Уйлана торгач, ниһаять, ул җаен тапты: «Монарчы
андый хәл турында әдәбиятта укыганым юк, шуна күрә тагын бер кат эзләп карармын,
ә нәтиҗәсен иртәгә — икенче дәрестә әйтермен, — диде.
Шуннан сон дәрес тәмамланды. Көлке оештырырга теләгән егетләр яшь укытучы
янында әйләнеп-тулганып йөрделәр дә, таралыштылар.
Әхим китапханәдә нинди генә китапларны карап бетермәде! Берсендә дә
саесканнын ничек йомырка салуы турында бер кәлимә сүз дә юк иде. Ни эшләргә?
Нинди җавап әзерләргә сон тынлаучыларга? Әгәр дә күпне күргән фатир хуҗасы —
үзбәк картыннан сорап карасам? Аякларын бөкләп чәй эчеп утырган карт Әхимне бик
зур игътибар белән тынлады. Аннары тын калып, дулкынланып торган ап-ак сакалын
сыпыра-сыпыра озак кына уйланды һәм телгә килде:
— Халык, чынлап та, ялкау кошны йомыркасын томшыгы белән сала, дип сөйли.
Әмма халык саесканнын бур кош икәнен дә яхшы белә. Әйе, ул чит кошларнын
йомыркаларын урлый, — диде аксакал һәм бераз уйланып торгач, болай дип өстәде,
— саескан йомыркасын томшыгы белән сала дип сөйләү — юк сүз ул, дөрес түгел. Ә
дөресе — томшыгы белән ул үз йомыркасын түгел, урланган йомырканы алып килеп
ояга сала.
Мәсьәләнен моннан да унышлырак чишелүенен кирәге дә юк иде. Икенче көнне
Әхим дәрескә кыю атлады. Аны тынлагач күпләр гаҗәпләнде, әмма җаваптан
канәгать калды. Класста тынлык урнашты. Әхимгә хөрмәт йөзеннән иде бу тынлык.
Ахыры киләсе санда