Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР


Рабит Батулла,
Татарстанның халык язучысы:
— «Казан утлары»нда чыккан татар әдәбияты җәүһәрләре тупланган «Сүнмәс утлар балкышы» исемле антологияне укыган кеше татар тарихыннан, сәнгатеннән, әдәбиятыннан, сәясәтеннән хәбәрсез була алмый. Сөекле журналыбызның әһәмияте, аның милләтебез язмышында уйнаган роле бәһаләп бетергесез.
Йөз елга якын гомерендә «Казан утлары» исемнәрен төрләндерде, әмма аның рухы, максаты үзгәрмәде. Бөек журналыбызның бөек максаты халыкны, милләтне үз янына туплау, үз идеяләрен сеңдерү була килде. Ул барча башка җурналларга үрнәк ата булып торды, тора ҺӘМ торачак, иншалла!
2012


Фәүзия Бәйрәмова,
язучы,тарих фәннәре кандидаты.
— Мин «Казан утлары» журналы редакциясендә 1979-84 елларда корректор булып эшләдем, шул елларда журналда беренче әдәби әсәрләрем басылды, шунда эшләгәндә Казан дәүләт университетына
читтән торып укырга кердем. «Казан утлары» журналы исә мине үзендәге әдәби мохите, анда зур шәхесләрнең, язучыларның эшләве белән җәлеп итте, алар арасында булу өчен мин корректор булып эшләргә дә риза идем.
Ул вакытта журналның мөхәррире легендар партизан, шагыйрь Зәки абый Нури иде, бик гади, ярдәмчел кеше иде, мәрхүм, урыны җәннәттә булсын! Ул елларда миңа Әхсән Баянов, Ренат Харис, Кояш Тимбикова, Ринат Мөхәммәдиев, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев ҺӘМ башкалар белән бергә эшләргә туры килде, алар минем үземә карата да, иҗатыма карата да һәрчак хәерхаһ булдылар. «Казан утлары» журналы барлык татар язучылары өчен туган йортлары кебек иде, алар моннан чыгып тормадылар, мин дә күпчелек әдипләр белән шунда таныштым. Әйтик, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, Фәрваз Миңнуллин, МөхәммәтМәһдиевләрне мин беренче тапкыр биредә күрдем, аларның әсәрләрен кат-катукып, хәреф хаталарын гына түгел, мәгънә буенча кайбер төгәлсезлекләрен дә төзәткәләргә туры килде, алар моңа рәхмәт кенә әйтәләр иде... Беренче әдәби әсәрем, «Болын» повесте «Казан утлары»ында 1983 елның август санында басылып чыкты, үзем аннан киткәч тә, күп кенә әсәрләрем шушы журнал битләрендә дөнья күрде... Дөньяда бер генә очраклы нәрсә дә юк, шуңа күрә әдәби тормышым башында «Казанутлары» журналында эшләвемне язмыш бүләге дип кабул итәм...
 

Айдар Хәлим,
язучы.
— Үз милләтенең язмышы белән бу кадәр дә аерылгысыз, кендеккә кендек бәйләнгән әдәби басмалар җир йөзендә бардыр, әмма сирәктер. «Казан утлары» безнең утлар кебек кенә күренсә дә, безнеке генә түгел. Ул бүлешкән саен арта, бетми торган хәзинә. Аның яктысы җир йөзендәге нәр залимны фаш итеп яктыртты нәм нәр кимсетелгәнне яклап җылытты. Ул биш гасыр буе аяусыз изелгән, рухи үсешне тәэмин итә торган барлык тамырлары милләтнең җан авазын асраган басма буларак — барлык дөнья күләмендәге халыкара күренеш, халыкара казаныш.
Һәм — без исән! Чөнки байракчыбыз — «Казан утлары» исән! Искиткеч сынаулар аша ул безнең әдәбиятыбыз аша әдәбебезне, туганлыгыбызны саклап килде. Хәзер мин уйлыйм-уйлыйм да, тагын да бер тапкыр уйлап куям: үзем илле елга якын басылып килгән, үземне кадерләп үстергән, мине, гади бер чокырда яткан татар авылыннан чыккан сугыш ятименнән шагыйрь, язучы, публицист, тануларынча, җәмәгать эшлеклесе итеп тәрбияләгән журнал коллективы, анда эшләгән мөхәррирләр үзләре генә дә нинди әдәпкә, кешелеклелеккә, белем, талант-кабилияткә ия булырга тиешләр иде икән?!
«Казан утлары »н саклау — милләтне саклау ул.
«Казан утлары»на карап яшик, туганнар!..
2012


Фәндәс Сафиуллин,
җәмәгать эшлеклесе.
— «Казан утлары» белән тәүге танышуымның кайчан булуын төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки мин аны бик кечкенә вакытларымнан беләм. Ул минем күңелгә «Совет әдәбияты» исеме белән кереп калган. Әле мәктәпкә кергәнче, 1941-42 елларда мин аны әле укып түгел, күреп белә идем инде. Анда язылган әйберләрне укыган кешеләрнең сөйләвеннән белә идем. Мин 1923 елда гына барлыкка килгән Актүбә дигән яшь нәм кечкенә авылда үстем. Анда шул заманның яшьләре зур авылдан аерылып чыгып, оҗмах кебек матур бер урында яңа тормыш корып җибәргән булганнар. Шуңа күрә анда өлкән кешеләр дә, тирәннән килгән традицияләр дә, китапханә дә юк иде әле. Китапка бик нык кытлык иде. «Совет әдәбияты» әнә шул китапка булган ихтыяҗны шактый дәрәҗәдә канәгатьләндереп торган. Өлкәнәя төшкәч, журналдан өзелмәдем. Германиядә хезмәт иткәндә ялга кайткач, авыл өебездә килгән бөтен саннарны җыеп укый торган идем...
«Казанутлары» телебезне, мәдәниятебезне саклау җәнәтеннән дә төп чыганакларның берсе ул. Журналны яратып укыйм. Ләкин халкыбыз өчен үтә мөним мәсьәләләр турында язганда кыюлыкны арттыра төшкәндә дә ярыйдыр.
2012