Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР


Миркасыйм Госманов,
Татарстан Фәннәр академиясе академигы:
— Шәхсән минем үз тормышымда, үземнең рухи дөньямда да «Казан утлары»ның үзенә генә хас «мөнбәре» бар. Беренче мәртәбә мин ул журналны, әле «Совет әдәбияты» дип аталган чорында, 1947 елда ук кулыма алган, 1948 елдан исә анда басылган әсәрләрне йотылып укый башлаган идем.
Бу елларны атавым очраклы түгел. 1937-38 еллардагы кансыз репрессияләр, бигрәк тә Икенче дөнья сугышы чорында Казаннан әдәбият, китаплар килү өзелеп торганнан соң, шул кырыгынчы еллар ахырында гына, «күк капусы» ачылган төсле, Кытайда без яшәгән Голжа шәһәренә дә Казанда чыккан журналлар, китаплар яңадан килә башлаган иде... 1948 елда ук журналда басылган «Намус», «Язгы җилләр» романнарын, төрле мәкаләләрне, шигырьләрне уку әлеге «Казан әле исән, рухы да тере икән» ише шатлык һәм сөенечләрне көчәйтте генә.
Журналның санаулы нөсхәләрен нәүбәтләшеп, без яшьләр үзара чиратка язылып, түземсезлек белән көтеп алып укый идек.
Мондый хәл, минемчә, бер бездә генә булмагандыр. Соңрак ачыкланганча, Алманиягә эләккән, Төркиядә яшәгән милләттәшләребез дә шул журнал аша туган ил хәбәрләрен белеп торганнар икән. СССРнын төрле төбәкләренә сибелгән татарлар хакында әйтеп тә торасы юк.
Әгәр XX гасыр башындагы рухи хәлләребез, теләк ҺӘМ омтылышларыбыз, шул юнәлештәге конкрет гамәлләребез хакында «Шура» ҺӘМ «Аң» битләреннән белә алсак, сонгы 70-80 еллык иҗтимагый, рухи тормышыбызны, фикерләү үзенчәлекләребезне, казаныш ҺӘМ унышсызлыкларны белер, аңлар өчен безгә «Казан утлары »н актарырга кирәк булыр иде.
Әлбәттә, журнал узган юл әлләни шома, гел үргә менү генә булмаган. Әдәбилеге бәхәссез, сыйфатлары югары әсәрләр белән мәҗбүри тагылган примитив агиткалар да, башларга (язмышларга) суга торган күсәк-мәкаләләр дә билгеле елларда басылгалады аңда. Ничек кенә булмасын, алар да тарихыбызның (язмышларыбызның.) аерылгысыз өлешләре булып кала.
Шул ук вакытта бу журналның соңгы 30~40 еллык, бигрәк тә якын 15-20 елындагы аның тоткан юлыннан, әдәп-әхлагы чагылышы булган затлылыгыннан канәгать булырга кирәктер. Шөкер! «Үзгәртеп кору», «реформалар үткәрү» дип бер адым алга атлап, икене чигенгән, «кыргый капитализмга» күчү ише тотрыксызлык, башбаштаклык, әдәпсезлек, ертлачлык ҺӘМ кансызлыклар хөкем сөргән елларда да ул сабыр вә саллылык, чын әдәбиятка хас әдәплелек хисләрен югалтмады. Затлы әдәби басмаларга хас сыйфатларын җуймады. Афәрин!
2006


Разил Вәлиев,
Татарстан Дәүләт Советының фән,мәгариф, С мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе рәисе, Татарстанның халык шагыйре.
—Моннан төгәл утыз ел элек, Чаллы шәһәрендә яшәгәндә, миңа «Казан утлары»ның алтмыш еллыгына чакыру килеп төште. Бу олуг юбилейда катнашу-катнашмау турында ике төрле фикер булырга
мөмкин түгел иде. Әмма анда нинди бүләк белән барырга, Чаллы язучылары, Чаллы халкы исеменнән нинди котлау сүзләре җиткерергә? Озак уйлап тормадым, түгәрәк башлы, сизгер йөрәкле дустым, ул вакыттагы «Энергетик» Мәдәният сарае директоры (соңрак Г.Камал театрының мәшһүр җитәкчесе) Шамил Закиров янына юл тоттым.
Ул һәрвакыттагыча якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Мине тыңлап бетергәч, бераз уйланып торды да, фикерләрен тезеп китте: «Казан утлары» - татар халкының рухи көзгесе, язучыларның, әдәбиятның төп йорты. Димәк, син, шагыйрь буларак, журналны шигырь белән котларга тиеш. Аннары ул язучы-әдипләрне генә түгел, татар халкының барча зыялы затларын үз тирәсенә туплаучы, милләткә юнәлеш бирүче, аны алга әйдәүче дә...»
Студент чагымда берничә ай редакциясендә эшләп алган, Хәсән ага Туфан тәкъдиме белән бер туплам шигырьләремне бастырган бу олпат журналга хөрмәтем дә, рәхмәтем дә зур иде. «Шамил дус, анда миннән башка да шигырь укучылар күп булыр, әйдә, журналга багышлап өр-яңа җыр языйк та, юбилей тантанасында шуны яңгыратыйк!», - дидем мин. Ул, бүлмәне тутырып елмайды да, хуплавын белдереп кулга шапылдатып сукты һәм өстәлдәге телефонын алып композитор Илгиз Закировка шалтырата башлады.
Юбилей көнне Чаллы язучыларыныңуртак котлавы булган әлеге җырыбызны Чаллы егете Азат Хөсәенов җырлап бетергәч, зал алкышларга күмелде...
Язылуына утыз ел булса да, ул җыр әле һаман сәхнәдән төшми. Аның озын гомер кичерүенә, һичшиксез, халкыбызның «Казан утлары»на булган бетмәс-төкәнмәс ихтирамы, мәхәббәте дә сәбәпчедер.
Журналның туксан еллык юбилей көннәрендә мин эчтән генә шул җырны көйләп йөрим...
Яктырак яна «Казан утлары»,
Чакыра безне үзенә һаман.
Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан,
Учак янына җыелган сыман...
2012