Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҮЗЕҢНЕКЕ — ҮЗӘКТӘ

Равил Фәйзуллинга
(Шагыйрьнең нәни улы
Газизне дә уйлап)
Кырыклап китабы чыккан...
Иллегә тулмагае...
Равилнең иң шәп китабы —
Газизе булмагае?!
2002


Рәфикъ Юныска
(Үтә үҗәтлегенә һәм бәхәсләшүчәнлегенә
ишарәләп)
Эш агачы һичьюгында
Китерсен дисәң җимеш,

Рәфикъ белән бәхәсләш син -
Р.Юныс белән җиңеш!
2012


Алмаз Гыймадиевка
(Балалар, үсмерләр хакындагы
шаян әсәрләрен укыгач)
Әдәбият дөньясында
һәркем алтын-көмештер...
Миңа калса... Алмазы да
Бик булырга тиештер!
2002


Камил Кәримгә
(К.Шәле дигән әдәби
кушаматын искә төшереп)
«Акты,
Действительни факты.
Мамадыштан кайткан чакта,

бер шешә
аракыны ат типте дә ватты» —

дип язды К.Шәле.
Ул шешәне и жәлләде...
Ләбиб Шешәле.
2002

Ләбиб Леронга
«Минем иң куркыныч дошманым — үзем».
Ләбиб Лерон

Бер дошманы юк —
Бихисап пародия язып та!
Кемдер аның аркасында
Калыр бәлки тарихта...
Бер дошманы юк — шулкадәр
Төртмә булса да сүзе.
Бактың исә — бар дошманы!
Кем дисәгез —
Ул... Үзе!
2012
Л. ЛЕРОН, М. ЗАКИР эпиграммалары,
З. ХӘЙРУЛЛИН шаржлары