ТАТАР ТЕЛЕНДӘМЕ, РУС ТЕЛЕНДӘМЕ?
Әдәбиятыбызда «Ана телендә мәктәп» фикере 1905 ел революциясеннән бирле сөйләнеп килә. Октябрь революциясенә кадәр бу мәсьәләгә бары сәясәт вә милли яктан каралып киленде һәм бу идея иске хөкүмәт белән көрәшнең бер коралы булып барды. Хәзерге көндә миллият мәсьәләсе хәл кылынып килә, хәтта Октябрь революциясе бу бабта (мәсьәләдә) милләтчеләр теләгәннән артык хокук биреп, милли мәсьәләдә талашырга имкян (мөмкинлек) калдырмады. Шуның өчен урта мәктәпләрдә вә профессиональ уку йортларында уку теленең русчамы, татарчамы булуы мәсьәләсен бөтенләй сәясәттән чыгып, бер дә сабыйланмыйча, бер хиссияткә бирелмичә, «эш» ягыннан карарга мөмкин. Ибтидаи (башлангыч) мәктәптә фәннәрне ана телендә уку мәсьәләсе ул бер мәгълүм хакыйкать, хәтта Ильминский шикелле консерватор педагог тарафыннан да хәл кылынган бер мәсьәлә. Шуның өчен мәсьәләнең хәл ителмәгән ягы — бары урта мәктәп.
Бу елларда татар яшьләренең урта мәктәптә ана телендә укуга каршы фикерләре күренә башлады. Яшүсмерләр мәктәпкә керергә килгәндә, «русчамы, татарчамы укыла?» дип сорап, татарча дәресләргә ышанмыйча карыйлар. Аталар да балаларын китергәндә «русча укыла торган мәктәпкә бирмәкче идем...» дигән шикелле фикерләр сөйлиләр. Монда бер гаҗәп эш юк; мәктәп ислахаты (реформасы) заманында «фән, фән» дип кычкырдык та, мәктәп вә мәдрәсәләргә «фән» керттек; ләкин кертелгән фәннәрне укытучысы юньле булмаганга, укытырга дәреслекләр булмаганга, ул «фәннәр» бик начар укытылдылар ки, гали (югары) мәктәпкә керергә теләсәләр, мәдрәсәдән укып чыкканга карамыйча, һәндәсәне дә, җәберне (алгебра) дә, җәгърафияне дә, тарихны да, табигыятьне дә яңадан укырга мәҗбүр булдылар; хасыйль (кыскасы), татар мәктәпләрендә фән укыган булып, аның бары ишеген генә иснәп калдылар.
Октябрь революциясе соңында да гөмбәләр шикелле үсеп чыккан икенче баскыч мәктәпләребездә, техникум вә курсларыбызда һәр фәнне дә татарча укыта башладык; ләкин аларны укытырга көчле мөгаллимнәр таба алмадык. Мөгаллимнәребез яисә «Хөсәения», «Мөхәммәдия», «Галия», «Касыймия», «Госмания»дә укыган кешеләр иделәр ки, бу мәдрәсәдә укытучылар яисә Истанбулда сухтә булып (бик тырышып) укып кайткан, яисә анда ярым-ярты «Мөлкия» (хөкүмәт уку йорты), рөшдия (урта мәктәп), игъдадияләрендә (мәдрәсәдә югары белем алуга хәзерләү сыйныфларында) селкенеп йөргән кешеләр; яисә Учительский школада бары ибтидаи мәктәптә рус азбукасы, дүрт гамәл «гыйльме хисап» укытырга хәзерләнгән затлар иде. Урта мәктәпләребез ачылгач та боларга без үзләре белмәгән нәрсәләрне укытырга куштык; табигый, болар укыта алмадылар; паек алдылар, селкенделәр, йөрделәр. Аталарның да, балаларның да ана телендәге мәктәпләрдән тәмам ихласлары чыкты куйды!
Шуның өчен бу мәсьәләне тикшергәндә, маузугны (мәсьәләне) без болай куябыз:
— Әгәр көчле мөгаллимнәр булса, дәреслекләр мөкәммәл булса, урта мәктәпләрдә фәнне шәкертләр белми торган русчамы, әллә татарчамы укыту педагогия җәһәтеннән файдалы?
Мин бер дә өркемичә, бер дә мәсьәләгә сәясәт катыштырмыйча гына әйтәм ки:
— Татарча укыту файдалы!
Мәгълүм ки, без ысул җәдидә дәверендә ысул Кадимәдән көлгәндә алар гарәп нәхү-сарыфын (синтаксис һәм морфологиясен) фарсый (фарсы телендәге) дәреслектән укыталар дип көләдер идек. «Әгәр гарәп телен татарча дәреслек вә татарча тәкърир (аңлатып сөйләү) белән укытылса, тизрәк белер идек» дидер идек; һәм шулай иткәч, белдек тә. Әүвәле 15-20 еллар мәдрәсәдә ятып, гыйбарә укый белми чыккан хәлфәләрдән арттырып, шул ук нәрсәне 3-4 елда белдек вә «мсталәгабыз чыкты» (мәгънәсен аңладык). Бу бер тәҗрибә һәм яхшы тәҗрибә. Менә рус вә татар телендә укыту мәсьәләсендә дә шулай ук, бер-бер фәнне укыганда, фәннең әсас (төп) мәсьәләсенә караганда, «ничек итеп әйтәсе инде» дип уйлап утыру нәкъ схоластик бер нәрсәдер. Мәсәлән, татар мөгаллиме, миңа Фисагурс (Пифагор) теоремасын татарча сөйләде. Мин моны беренчеләй бик тиз аңлыйм, икенчеләй, аңлагач та исбат кыла алдым. Әгәр шул дәресне русча сөйләсәләр, миңа мөгаллимнең нәрсә сөйли икән вә ничек фикер йөртә икән дип тыңларга тырышуым белән бергә, нинди итеп сөйли, нинди сүзләр истигъмаль кыла (куллана) вә аларның мәгънәсе ничек, алар мөэәннәс (хатын-кыз җенесен белдерә торган грамматик категория — женский род) микән, мөзәккәр (ир-ат җенесен белдерә торган грамматик категория — мужской род) микән дигән шикелле, һичбер Фисагурс теоремасына бәйләнеше булмаган нәрсә хакында баш ватарга туры килә. Бу мәсьәлә гарәп сарыфын (фарсы телендәге) «Бидан» дәреслеге буенча укудан бер дә артык җире юк. Әле дә күз алдымда тора: бервакыт мин мәэмүр (инспектор) сыйфаты белән бер техникумда физика дәресенә кердем. Мәсьәлә «Җәзбе гомуми» (Всеобщее тяготение) иде бугай. Дәрес беткәч, мин бер шәкерттән сорадым. Русча сорадым. Шәкерт ык-мык итте; минем күземә вә мөгаллимгә җылмаеп, кызганыч сыйфат белән карады; сөйли дә башлады, булдырып чыга алмады; миңа әйләнде дә: «Газиз абый, мин аны русча әйтә алмыйм, әмма татарча булдырам» — диде. Вакыйгән (чынлап та), татарча сөйләп бирде. Әмма мөгаллим инде, сорап та белмәгәч, журналга «минус» галәмәтен куеп өлгергән иде. Бигрәк тә бу вакыйга сүз күп таләп кылына торган тарих, җәгьрафия, икътисад шикелле голуме мәгънәвиядә (мәгънәви фәннәрдә) сизелә.
«Соң бит безгә гали мәктәпкә керергә кирәк, әгәр монда ул дәресләр татарча укытылсалар, анда бит имтихан тотып булмас!» — диярләр.
Бу көчле дәлил; ләкин фәннәрне татарча укыткан чакта, бер «лябид минһу» (котылгысыз) булган шартны үтәргә кирәк. Ул шарт исә татар мәктәпләренең дәрес програмын ясаганда татар хосусияте белән хисаплашу. Бу мәсьәләдә исә иң күп игътибарга алына торган нәрсә — рус телен тел буларак, рус мәктәпләрендәгеләргә караганда ике өлеш күп кертергә һәм фәннәрне татарча укытканда рус истилахатын (терминологиясен) әйтеп узарга һәм русча дәрес укытканда коры «Кәҗә белән мәче» кыйссасын укып, язып кына уздырмыйча, ялгыз рус милләтчесенә генә кадерле булган Державин одаларын, «Бедная Лиза»ның характеристикасын тикшереп уздырмыйча, фәннәрнең төрле бабыннан (мәсьәләсен) тәкъриргә (аңларга) өйрәтү һәм шул бабларда доклад, инша вә имлялар яздырудыр. Шулай иткән вакытта шәкерт фәннәрне татарча укып та, русча сөйли беләчәктер. Менә мәсьәлә бары русча дәресне куя белүдә генә. Бу бабта минем бер тәҗрибәм дә бар. 1916 ел мин Тройскида кызлар дарелмөгаллиматында (хатын-кыз укытучылар әзерли торган уку йорты) укыттым, «Вазыйфа» исемле семинариядә мөдир булдым. Бер көнне мәшһүр миссионер вә Оренбург учебный
округының бер түрәсе килде. Калада хәбәр чыкты: «Менә татарча укытыла торган татар семинарияләрен ревизия ясап, әгәр белмәсәләр, ябылачак икән...»
Теге мөдһиш (куркыныч) нәрсә килде. Бездә табигыять татарча укыла иде. Шуннан сорарга тотынды. Кызлар вә егетләр яхшы җавап бирделәр. Түрә гаҗәпләнде; мәктәпне ябарга башка сәяси нәрсәләр генә эзли башлады. Менә бу вакыйга яхшы гына бер тәҗрибә. Моннан башка да тәҗрибәләр бар. Мәсәлән, рус гимназиясен бетергән рус малае француз, немец телләрен тел буларак өйрәнү белән француз, немец университетларында, лицейләрендә дәрес укый алмыйдыр иде мени? Русиядә әллә никадәр кеше шулай укыймындыр идемени?
Димәк, фән русча укылсын дигән сүз бер юк, әсассыз (нигезсез) вәсвәсәдән башка нәрсә түгел!
Менә моннан янә бер нәтиҗә чыга:
— Татарстанда рус вә татарларны бер үк мәктәптә укыту файдалымы, әллә татарлар өчен аерым мәктәпләр ачаргамы?
Мин янә татарлар өчен аерым мәктәпләр файдалы дим, аның дәлилләре дә шулар:
— Программа ике мәктәптә ике төрле булырга кирәк. Чөнки мәйданда рус теле укытуның тәүмәле (күләме) һәм аңарга бирелгән сәгатьләрнең саны тора.
Безнең өчен русларга караганда рус теле сәгатьләре күбрәк кирәк булыр; икенчеләй, ул тел исемендә кергән дәресләрнең укытылуының ысулы вә максуды (максаты) башка, безне сөйләргә, укырга вә шул тел белән фәннәрне тәгъриф итәргә (аңлатырга) өйрәтергә кирәк. Әмма рус баласы өчен тагы да башка максатлар бар.
Безгә татар теле вә әдәбияты кирәк. Дөрест, бәлки ул Татарстанда руска да кирәктер. Ләкин алар бу фәнне укуда татар баласы белән бергә бара алмыйлар. Нәкъ рус телендә татар баласы русныкы белән бара алмаганы шикелле.
Әгәр шул дәлилләр өстенә рус вә татар тарихы мәсьәләсен вә гомуми тарихны укытуда ысул мәсьәләсен вә сәяси мәгълүмат биргән чакта татарга бер якта күберәк игътибар итәргә кирәк булып та, руска башкасына әһәмият бирүне алсак, аерым мәктәпләр дигән фикер тагын да куәтләнә. Соңгы мәсьәләне бераз тәфсыйльләп китәргә кирәк. Мәсәлән, дин мәсьәләсен. Монда сәяси фән мөгаллиме динне тәнкыйть кылганда рус өчен аңларлык булган христианлыкны мисал итеп алса, татарныкында исә исламны алырга кирәк була.
Г.ГАЗИЗ
«Безнең юл». —1923. -№ 12.