Шигырьләр
« КАЗАН УТЛАРЫ »
Роберт Әхмәтҗан
Килгән идем...
Килгән идем... шаулап көлгән идем, кергән идем сезнең бакчага...
Кайтып булмас кире, чакырмагыз, сулар кинәт үргә акса да...
Ераклашам сездән, китеп барам... киттем инде сездән яртылаш...
Кайтаваздай йөри ярты җаным, Эңгер-Күлгә иңде ярты баш!..
Шуны тану — әллә батырлыкмы, әллә шоммы гомер итүләр?..
Батырлык та түгел, түгел шом да, — бу — гадәти килеп китүләр...
...Тәрәзәңә килеп бәргәләнсәм, канатларның калыр укасы...
Тәрәзәңне ачып, чыгар мине, — Күбәләктән әллә куркасың?!.
Ак дөньяның кайсы почмагында, Сине кайда күргән идем бер?..
Син елмаеп калдың өлгеләрдә!.. Бер күрүем булган — бер гомер!..
Гадәтенчә тормыш дәвам итәр, — кем шатланыр анда, кем елар...
Син гафу ит, талды канатларым, җитәлмәдем сиңа... мең еллар!..
Флера
Гыйззәтуллина
Хаклык ихтыяры ача йөзне
Иманымны, вөҗданымны барлыйм, Дәрья-дәрья шигырь язамын да...
Милләт гаме — вөҗдан газабымда! — Ничек йөклим гомер азагымда?
Минем вөҗдан — милләт вөҗданыннан. Хис дәрьясы миндә татарымның —
Үзем ни авырлык кичерсәм дә, Җырга салып аны кайтарырмын.
Милли чынбарлыкны кимсетергә Вөҗдансызга әмма куймам ирек...
Хисси камиллеккә ирештерә Хак Тәгалә безгә Иман биреп.
Кичерешнең, эшнең иң авыры Гомер азагында баса безне...
Әмма, ахыр килеп, йөгәнгәндә Хаклык ихтыяры ача йөзне.
2001, 9 сан
Фәнис Я р улли н
Күз нурларым
Ак кәгазьгә күз нурларым түктем, Кич утырып озын кышларда.
Ак болытлар аны төшеп алды Шәфәкъ яктысына кушарга.
Ак кәгазьгә күз нурларым түктем, Көзге моңсу елак кичләрдә.
Хәлсез яшен төшеп алды аны Соңгы учагына өтәргә.
Ак кәгазьгә күз нурларым түктем, Сикереп торып кара төннәрдә.
Яз җилләре алып китте аны Күңел кырларына сибәргә.
Күз нурларым ак чәчәкләр булып Үсәр бәлки күпләр күңелендә.
Ак кәгазьгә соңгы күз нурларым Шундый өмет белән түгелә.
Рәшит Әхмәтҗан
Ачлык мәйданы
Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча
Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.
Башкае киселгән нәселем Агачы
Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән.
Җәелгән җиремә — үлемсез агачым,
Иелмәс иңнәре биеккә үрелгән.
Яшәргә! Яшәргә! Яшәүләр — кешегә
Мең кабат газаплы булса да үлемнән.
Коллыкны яндырып каныбыз дөрләсен,
Дөрләсен, сүнмәсен — ант итик, Ватанчы:
Йә бозлы йортыма азатлык яуларбыз,
Йә янып бетәрбез — көл булып калганчы!
Илемә багышлап үземне, сүземне
Ачлыкта утырам шул газиз нигездә.
Яшәүне сөям мин!..
Сөягем белән, Ил,
Иреккә илтүче юлларны тигезлә!
2001, 4 сан
Ренат Харис
***
Никтер еллар хәзер ак кар кебек
Салмак бөтерелә...
Бик тиз тына...
Биткә түгел,
Янган иреннәргә түгел,
Чәчкә куна.
Ява... эри... ява... эри... ява... эри...
Карлы башымны чөеп мин
Эзләр салып йөрим.
Эзне вакыт көри...
Көрәгәне эри,
Җиргә сеңә,
Ташкын булып кушыла елгаларга.
Зәңгәр болыт безнең эзләр,
Көмеш балык, кызыл алма,
Яшел кына...
Ак кар түгел,
Ап-ак килеш безнең башка
Тормыш яме куна.
1978, 2 сан.
Рәдиф Гаташ
Чакыру
Кайтыгыз, минем сөюнең Былтыргы бураннары!
Югыйсә, артык бушанды Күңелнең урамнары.
Кайтыгыз, җилне-давылны Тынычтан артык күргән,
Тын йортның ишеген ватып Урамга чыккан көннәр.
Кайтыгыз, йолдызлы төннәр, Беркатлы өметләрем,
Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр, Йокысыз минутларым.
Кайтыгыз, былтыргы карлар, Кайтыгыз, сезгә карыйм!
Гөнаһсыз чакның карына Гөнаһлы исемем языйм.
Кайтыгыз, минем сөюнең Былтыргы бураннары!
Бушанды, артык бушанды Хисемнең урамнары!
Гәрәй Рәхим
Вәгъдә
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Атылган йөрәкләр, Ватылган йөрәкләр,
Сатылган йөрәкләр турында.
(Атылган йөрәкләр күптәннән кабердә.
Сатылган йөрәкләр исәннәр хәзер дә.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Сафланган йөрәкләр, Тапланган йөрәкләр.
Тапталган йөрәкләр турында.
(Бит әле кайдадыр Сафланган йөрәкләр таптала,
Тапланган йөрәкләр аклана.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Арыган йөрәкләр.
Ярсыган йөрәкләр,
Арслан йөрәкләр турында.
(Вакыт ул рәхимсез —
Арслан йөрәкләр арыйлар;
Арыган йөрәкләр ярсымый.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле —
Һәм исән йөрәкләр,
Һәм үлгән йөрәкләр,
һәм сүнгән йөрәкләр турында.
(Мин беләм:
Бер исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен.
Бер үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен.)
Йөрәкләр турында язасы бар әле...
Йөрәкләр турында...
Йөрәкләр турында...
1967, 7 сан
Лена Шагыйрьҗан
И, Телем син - Иделем син!..
Иделемдә йөзгән ак балыктай,
и, Телемдә йөзеп карадым!..
Иңләп-буйлап, чумлап төбенәчә —
шигьрем булды көймә-карабым...
И, Телем син, иңле Иделем син,
синдә — назым, синдә — ярсуым.
Идел суы кебек эчтем сине,
сусынымны бастың, Җансуым!..
Сине яклап күпме җырлар яздым,
авыз суларымны корытып...
Җиде-ят бит белми синең тәмне,
карамаган килеш бер йотып...
Җир йөзендә күп лә су-дәрьялар,
тирәндерме алар, бик киңме...
И, Телем син! Аһәң-аваз суым! -
Синнән башка яшәү мөмкинме?!