Шигырьләр
« БЕЗНЕҢ ЮЛ»
Һади Такташ
Җавап
Урамнардан күпме эзләсәм дә,
Такташ баскан эзләр табылмас;
Шашкын йөрәкләрнең шат җырчысын
Минем кебек беркем сагынмас...
Ник язмый ул?
(Ә. Г.)
Һәрбер фронт безгә зур көрәштә
Яңа җиңү алып килгәндә,
Һәрбер җиңү алып килгән шатлык
Зур ашкыну безгә биргәндә,
Әллә күңлем артык ашкынудан,
Яшем яшькә җитми ардыммы,
Бүгенгенең бөек борылышында
Ыргытылып читтә калдыммы?..
Бүгенгенең чиксез ашкынуы
Авызлыклап тормыш агымын,
Алгы көрәшләрне күздә тотып,
Кызулатты корыч адымын.
Терәк булып безнең теләкләргә,
Урам саен, Бетоннардан йортлар коела,
Һәр йорт балаң булып, Һәрбер фасад
Җырың кебек якын тоела...
Хыял безнең өчен чит бер нәрсә,
Һәрбер теләк — якын киләчәк,
Һәрбер совхоз, Һәрбер гигант колхоз
Яшәү көче безгә бирәчәк!..
Бишьеллыкның бөек гигантлары
Һаман үсә, Һаман күккә таба үрелә,
Башларыннан инде бөтен дөнья
Республика кыры күренә...
Ә мин җырлый алмый бүгенгене,
Шулай ярты юлда ардыммы,
Зур елларның бөек борылышында
Ыргытылып читтә калдыммы?..
А, юк! Бу тик болай, Бу тик әле
Алга бару өчен тукталу, К
үтәренке тавыш алган чакта,
Бераз гына туктап тын алу...
Мин биш елда үземә бурыч итеп куям
Пушкиннарны узып китәргә,
Республикам миңа әмер итә
Тулы килеш шуны үтәргә!..
1930, 1 сан
Муса Җ әли л
Үлем алдыннан
Йөреп изге көрәшнең бу юлыннан,
Теләгемә җиталмадым — егылдым...
Атылган бер явыз дошман угыннан
Яраландым...
Кадалды ук йөрәгемнең түренә,
Кызылланып, җәрәхәттән ага кан.
Буялып ул таза, ак күлмәгемә,
Ясый күлмәк төсен алсу яңадан.
Үләрмен... тик (көенмим!) бер теләк бар:
Илаһи... Тыңлагыз, изге туганнар!..
Бу күлмәк каплаган изге йөрәк бар,
Аңардан акты күлмәккә бу каннар.
Алырсыз сез аны миннән, мин үлгәч,
Эләрсез бер биек талга — күренсен,
Күренсен илгә бу ләгънәтле кан-яшь,
Серен дошманнарым уйлап көенсен.
1923, 8 сан
«ЯҢАЛИФ»
Хәсән Туфан
Кырык бердән ашкан эсселектә...
Күрә алмам инде тормышны мин —
Их, ул тагы үсәр, үзгәрер.
Кайтмас юлга киткән мөһаҗирдәй,
Айга очып киткән юлчы кебек,
Саубуллашып карый күзләрем...
Оялары янган кошлар сыман,
Өметләрем качты бу баштан.
Бер уй гына калды баш очымда:
Кайда соң сез, кордаш, кардәшләр?!
Авырайды тән, тимер тутырган күк,
Үзенә үлем тула, ахыры?..
Бата барган кораб эчендәге
Юлчы сыман йөгерә акылым.
Тукта, акыл!.. Тукта... акыллым,
Йөгереп кая китә аласың?! —
Әйтелмәгән уйлар,
Язылмаган җырлар
Атомнарыма сеңеп каласыз.
Каласыз...
Каннар, әллә... тагын әйләнмәкче?!
Үлем, бәлки, кире юнәлер?..
Кырык бердән ашкан эсселектә
Кочегар күк эшли йөрәгем.
Ташлап киткән өмет кире кайтты,
Җанның эше тагы рәтләнә.
Йөрәккәме, камфарагамы соң, -
Кемгә илтим бөек рәхмәтне.
Тормышка мин
Яңадан алып киләм
Коткарылган табыш-гомерне.
Беренче кат күргән кеше кебек,
Туймый карыйм туган илемне.
1930, 2 сан
«АТАКА»
Җиңү җыры
Без яшенле давыл кебек
Айкап киләбез.
Илгә бәхет, шатлык даулап
Утка керәбез.
Кичәбез киң дәрьяларны,
Урман, тауларны.
Давыл кебек туздырабыз
Дошман яуларын.
Без ант иттек, куроклардан
Кулны алмабыз,
Бөтен дошман берләшсә дә,
Җиңми калмабыз.
Бу җиңүнең онтылмаслык
Данлы булуын
Иң матур җыр итеп җырлар
Киләчәк буын.
1930, 7 сан