Логотип Казан Утлары
Публицистика

САН-ФРАНЦИСКОДА ТАТАР ҖӘМГЫЯТЕ


Тын океан буендагы җ.ылы табигатьле Калифорния штатында Американың читтән килеп яшәүче барлык халкыннан 40лап проценты гомер кичерә. Баштарак алар күбрәк Африка һәм Ауропа илләреннән агылган булса, соңыннан Кушма Штатларның яңа милләтен төзүгә Азия халкы да ныклап катнаша башлый; кытайлар хәзер барлык эмигрантларның — 23, филиппинлылар — 20, японнар 12 процентын тәшкил итә. Килгән халык үз җәмгыятьләре белән яшәргә, үз милләтләре кулайрак күргән хезмәтне сайларга һәм үз гыйбадәтханәләренә йөрергә тырыша. Ул эмигрантларның төп хыялы — АКШ гражданлыгын алу. Аны алгач, алар бу илнең .зур патриотларына әйләнәләр. Паспортларында милләт язылмый, шулай да баштарак үз илләрен, кавем-кыяфәтләрен юксыну аларны үзара оешып һәм күпмедер дәрәҗәдә йомылып яшәргә мәҗбүр итә. Моңа телне яхшы белмәү дә этәрә, әлбәттә.
АКШка безнең татар милләте вәкилләре дә килеп ирешкән. Алар әле бик күп һәм бай булмасалар да, кыйтганың капма-каршы ике ярына — Тын һәм Атлантик океаннар буенда урнашкан ике зур кала Нью-Йорк, һәм Сан-Францискода инде үз җәмгыятьләрен, очрашу урыннарын булдырып, егерменче еллардан бирле милли җәмгыятьләрен оештырып җибәргәннәр. Үзара аралашып яшәүче татарлар саны бер шәһәрдә 200—300 дәнузмаса да, алар милли рухны саклау, тел һәм мәдәниятебезне белү, аны яшь буынга тапшыру юлында зур гына эш башкаралар. Әлифбабызның өч тапкыр алышынуы мөһаҗирләребезгә дә зур кыенлык китерә: гарәпчә дә, русча да укый белмәгән яшьләргә олылар җыр һәм шигырьләребезне латин хәрефләренә күчереп таратырга мәҗбүрләр. Шунлыктан да әдәбиятка караганда җыр, музыка сәнгатебез аларда күбрәк таралыш таба.
1990 елда АКШның Висконсин штаты, Мадисон шәһәрендә уздырылган Үзәк Азия халыклары тарихы һәм фольклоры буенча халыкара IV конференциягә баргач, без анда Сан-Францискодан махсус килгән өч америкалы милләттәшебез Салих әфәнде һәм Шәмсия ханым Апакайлар, Нәрмин туташ Диюш белән очраштык. Әңгәмәләр арасында без аларга үз җәмгыятьләренең оешу тарихын тәфсилләп язып җибәрергә тәкъдим иттек. Күптән түгел 80яшен тутырган эшлекле Салих әфәнде элек үзе язган түбәндәге истәлеген тулыландырып җибәргән. Аның белән танышу күпләргә кызык булыр дип уйлыйм.
Флора ӘХМӘТОВА
Татарларның Рәсәйдән Ерак Шәрекъка килеп урнашулары 19 гасыр ахырларында ук башлана. Рәсәй белән Кытай хөкүмәтләре арасында Кытай-Көнчыгыш тимер юлын төзү килешенгәч, Маньчжуриягә тимер юл эшчеләре һәм татар сәүдәгәрләре килә башлаган иде. Милләттәшләребезнең күпчелеге Пенза һәм Тамбов якларыннан булып, Харбин, Хайлар кебек шәһәрчекләрдә төрле кибетләр ачканнар иде. Берничә елдан соң, эшләрен ждйга салгач, Рәсәйдән гаиләләрен дә үз яннарына китерткәннәр иде.
Милләттәшләребезнең Ерак Шәрекъ илләренә икенче күченүләре Рәсәйдәге сыйнфый көрәш елларында башланды. Уфа, Казан, Троицк шәһәрләреннән һәм Пенза вилаятеннән Ерак Шәрекъка килеп урнашкан бабаларыбыз Хайлар, Харбин, Мукден, Тяньзин, Шанхай, Кобе, Кижу шәһәрләрендә зур мәхәлләләр корганнар,
мәчет вә мәктәпләр торгызганнар, хәтта корылтайлар тәртип итеп, бөтен Ерак Шәрекъ мәхәлләләрен бер мәркәзгә җыюга ирешкәннәр иде. Токио мәхәлләсенең имамы вә рәисе Мөхәммәт Корбангали һәм Мукдендәге дини-милли мәркәз мәгариф бүлеге рухыбызны ашлар өчен ихтыяҗыбызга җитәрлек дәрәҗәдә дәреслекләр, мәҗмуга һәм газетлар нәшер иткәннәр иде. Бу эшчәнлек аркасында Ерак Шәрекътәге мөһаҗәрәт дини-милли үзенчәлеген саклап калуда кимчелек күрсәтмәде. Читтән һичбер ярдәм булмаганга күрә, мәхәлләләребезнең хәяты сәламәт нигездә дәвам итүе фәкать дәртле, тырыш милли сәүдәгәр вә һиммәт ияләренең матди һәм мәгънәви булышуына таяна иде.
Ерак Шәрекътәге эшлекле иҗтимагый хәят 1950 елларга чаклы дәвам итте. Шуннан соңгы үзгәрешләр исә бабаларыбызның мең бәла белән Ерак Шәрекътә корган милли мәхәлләләренең төбе-тамыры белән сүтелүенә, тар-мар килүенә сәбәпче булдылар. Нәтиҗәдә, анда яшәгән милләттәшләребез гөруһ-гөруһ яки аерым-аерым гаиләләр хәлендә Төркиягә, көньяк һәм төньяк Америкага күченеп китәргә мәҗбүр булдылар.
Бүгенге көндә Американың Нью-Йорк һәм Калифорния шәһәрләрендә яшәгән татарлар — югарыда язып узган мөһаҗирләр, Рәсәйдән күченеп киткәннәрнең балалары вә торыннарыдыр.
Милләттәшләребезнең Калифорниядә Сан-Франциско шәһәренә вә аның тирә- ягындагы кечерәк калаларга (Берлингәйм, Сан-Матео, Санта Клара һ. б.) килеп тора башлауларына быел 68 ел булды.
Бу җирләргә беренче килеп урнашучылар — Хәсән Салих, Мотыйг Гарифулла һәм Габдулла Зәйнаш гаиләләре иде. 1927 елда Габдулла әфәнде Шанхайга китеп, Зәйтүнә туташ Акбирдингә өйләнеп, кире кайтты. Бу өч гаилә үзара йөрешеп- күрешеп яшәделәр. 1932 елда, Шанхайда Татар оешмасы булдыручылардан Исмәгыйль ага Акбирдин дә гаиләсе белән Сан-Францискога килеп урнашкач, беренче тапкыр буларак өйләрендә гает намазы укылды. Гаеткә пакыстанлы һәм төркияле мөселманнар да чакырылган иде.
1934 елда Калифорниядә яшәүче милләттәшләребез күбәя башлады. Фәйзерахман әфәнде һәм Рабига ханым Бигиләр килде. 1936 елда Исмәгыйль ага вафат булды. Бу туфракларда беренче татар мәете җеназасы албанияле Габбас әфәнде Рамазан тарафыннан укылып, җирле каберстаннарның берсендә дәфен ителде.
1960 елга чаклы дини бәйрәмнәребез шулай өйләрдә уздырылып килде. Америкада да төрле-төрле милләтләр арасында диңгездән бер тамчы булып, кем икәнебез беленмичә, шулар арасында югалып китмәвебез өчен, бабаларыбыз күрсәтеп калдырган эздән барып бер арага туплану, оешма төзү кирәклеге сизелде. Оештыру комиссиясе 1960 елның 27 апрелендә Заһидулла Агыш җитәкчелегендә үзенең беренче утырышын уздырды. Бу утырышта Калифорния шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребезнең даими иҗтимагый һәм дини тупланмаларга ихтыяҗы булу фикере алга сөрелде. Бертавыштан оешма төзү карары чыгарылгач, идарә әгъзаларын сайлау, әгъзалык хаҗы һәм оешманың тотачак юлы кебек мәсьәләләр игътибар үзәгенә алынды.
1960 елның 15 маенда милләттәшләребезнең гомуми җыелышы Берлингәйм шәһәрендә, җирле клубларның берсендә уздырылды. Жыелышта 30 кеше бар иде. Гомуми җыелышның рәисе итеп Сәгыйть Килки, язу эшләрен алып барыр өчен Рәшит Акчурин сайландылар. Жыелыш рәисе оештыру комиссиясе тарафыннан каралган мәсьәләләр хосусында тәфсилле доклад укыды. Аннары түбәндәге карар кабул ителде:
1. Оешманың рәсми исеме — Америка төрки-татар берлеге;
2. Аның шөгыле — дини-мәдәни һәм иҗтимагый эшләр. 3. Оешма әгъзасы булыр өчен — татар булу шарт. Ят милләт кешесе белән никахланганнарның ире яки хатыны вә алардан туган балаларның оешмага керүләре мөмкин. 4. Әгъзалыкка язылу хакы —10 доллар. Еллык әгъзалык өчен гаилә башы — 12, буйдаклар — 6, укучылар 3 доллар түли.
Гомуми җыелыш Сафа Акчураның кыска бер дога укуы белән тәмамланды.
Фәйзерахман әфәнде Биги өендә оешмабыз идарәсенә түбәндәге затлар сайланды: рәис — Заһидулла Агыш, урынбасары — Сәгыйть Килки, сәркәтип — Рәшит Акчура, казначы — Рабига Бини.
Июнь аенда, корбан гаете намазы күтәренке рух белән укылганнан соң, югарыда исемнәре аталган кемсәләр һәм янә биш кеше 56 тавыш белән оешмабызның идарә әгъзалары буларак алкышландылар. Бу бәйрәм көнендә оешма әгъзасы булып язылу хисабына 265 доллар акча җыелды вә шуның белән идарәбез эшкә тотынды.
Идарәнең беренче утырышы биш көннән соң Сәгыйть әфәнде Килки өендә
уздырылды вә моннан соң булган утырышлар да, мәхәлләнең үз бинасы булмаганлыктан, чират белән шулай идарә әгъзаларының өйләрендә ясалып килде. Идарә тарафыннан Рамазан ае тәравих намазларын да шулай хосуси өйләрдә уку карары кабул ителде. Шәһәрнең берәр клубын арендаларга мәхәлләбезнең матди хәле мөмкинлек бирми иде әле.
1961 елның мартында оешмабызның беренче рәисе Заһидулла Агыш вафатыннан соң, аның урынбасары Сәгыйть әфәнде рәис вазифаларын үз өстенә алды. Мәрхүм Хафиз Салич идарәнең хисап эшләрен системага куеп, рәсми документ, дәфтәрләрне әзерләде. Шуннан соң оешмабыз Калифорния хөкүмәте тарафыннан рәсми рәвештә этник төркем, шулай ук дини-мәдәни оешма буларак танылды.
1962 елның 23 мартындагы идарә утырышында казначы Рабига Биги мәхәлләнең 930 долларын банк хисабына куйганлыгын белдерде. Шул ук утырышта мәхәллә әгъзаларына Сайпресс Лоан Семетри дип аталган каберстанда аерым җир сатып алу турында мәктүпләр күндерелеп, фикер алышу тәкъдим ителгән иде. Сафа Акчура белән Рабига Биги өйдән-өйгә йөреп, милләттәшләребез ниятен ачыклады. Нәтиҗәдә 100 каберлек урын сатып алуга мәрхүмнәребезне бер зиратка күмү чарасы күрелде. Шул ук вакытта мәет күмү оешмаларының берсе белән мәетләребезне юу, кәфенләү, җеназасын уку кебек йолаларны үтәү өчен килешү имзаланды.
Шушы елларда ук һәрбер җыелышта үз ихтыяҗларыбызны күрерлек зурлыкта һәм уңайлы бер җирдә бина сатып алу фикере туа, әмма мәхәлләбезнең матди хәле әле моңа мөмкинлек бирмәгәнгә, теләк киләчәк елларга кичектерелә килде. Ниһаять, 1966 елда барча идарә әгъзалары җыелып, гыйбадәт кылу һәм җыелышлар уздыру, дин дәресләре үткәрү өчен бер бинаны (Берлингәйм, Эл Камино Реал, 1258) 30250 долларга алдан өч меңен түләп, банк аша мәгълүм бер микъдар процент белән егерме ел эчендә бәхилләтеп бетерүне шарт куеп, сатып алырга мөмкин булачагын игълан иттелде.
Алыначак йорт хәзерге торышында эшләребезне үтәрлек сыйфатта түгел иде. Шунлыктан аны үз ихтыяҗыбызга ярарлык рәвешкә китерүне махсус бер һәйәткә тапшыру карарлаштырылды. Бинаны ихтыяҗыбызга ярарлык рәвешкә китерү өчен оешмабызның карты-яше, бала-чагасы үз эшләреннән бушаган вакытларын, ял көннәрен йортны сүтү, чүп-чарны түгү, ишегалдын тәртипкә китерү өчен кыргый үләннәрне, комачаулап торган агачларны кисү кебек эшләргә сарыф иттеләр. Хатын- кызларыбыз өмәчеләргә өйләреннән кайнар ашлар пешереп китерде. Озын сүзнең кыскасы: бу эштә оешмабызның барча әгъзалары җан-тән белән тырышты. Мәрхүм Сафа абзый Акчураның Япониядәге милләттәшләребездән бер микъдар туплап кайткан акчадан тыш, читтән һичбер ярдәм булмаганы хәлдә, бу төзелештә бары тик үз көчебезгә таяндык. Финляндиядәге кардәшләребезгә хәлебезне аңлатып озын бер мәктүп язылса да, кызганыч ки, алардан бертөрле дә җавап алмадык. Материал алырга идарәбезнең акчасы булмау сәбәпле, төзелеш эшләре вакыт-вакыт тукталып та торды. Бер ел ярым маташканнан соң, ниһаять, бинабыз тәмам ителде.
Сан-Францискодан алып Лос-Анжелеска хәтле сузылган озын бер урам үзәгендәге бу бинабызга йөзгә якын кеше сыя. Ул газ белән җылытыла, аның җыелышлар залы, язу һәм аш бүлмәләре, тагын бүтән ханәләре бар.
Оешмабызның имамнары. Имам вазифасын байтак еллар албанияле Габбас Рамазан алып барды. Ул картайгач, аның урынына Дәүләтша ага Сизгән китерелде. 1970 елда исә бу бик мөһим хезмәтне Хәсән ага Килки үз өстенә алды.
Дин дәресләре. Мәктәп яшендәге балаларыбызга һәрбер эшебезне бисмилла белән башлау тиешлеген белдерү, аларга мөкатдәс динебезне өйрәтү иң беренче вазифаларыбыздан булды. Өстебезгә йөкләнгән бу бурычны үтәү максаты белән, башында Тасия ханым Килки торган ата-аналар һәйәте 1964 елның октябрь башыннан 6—12 яшендәге балаларга туган телебездә дин дәресләре курслары ачты. Шәмсия ханым Апакай 1968 елга чаклы ул укуларны уңышлы рәвештә алып барды. Бу елларда әле оешманың үз бинасы булмаганлыктан, егерме икеләп бала ата- аналары өйләрендә тупланып укыдылар. Бу елларда дини бәйрәмнәребез балалар гүзәл мәкам белән укыган Коръән сүрәләре белән башлана һәм тәравих намазлары да балалар әйткән салаватлар белән гаять әсәрле үткәрелә иде.
Дин дәресләре берничә ел тукталып торганнан соң, 1973 елда яңадан башланды. Бу юлы Сан-Францискодагы Ислам мәркәзенә мөрәҗәгать ителеп, мөгаллим соралды. Мәктәп һәйәте оештырылды, һәйәткә Фазыл Садри, Сәрпил Утүш, Таһир Дәүләтша һәм
Шәүкәт Тарпиш сайландылар. Инглиз телендә бирелгән бу курслар тәртипле рәвештә 1973 елның июнь ахырларына чаклы дәвам итте. Балалар, ике төркемгә аерылып, тәҗрибәле мөгаллимнәр җитәкчелегендә файдалы белемнәр алдылар. Моның өстенә балаларыбыз бер-берсе белән танышырга форсат таптылар. Мәктәп һәйәте һәрбер дәрестә катнашып, тәнәфес вакытларында, беренчедән, тәртип саклау, икенчедән балаларга чәй һәм татлылар әзерләү белән мәшгуль булдылар.
1973 елнын 24 июнь көне бинабызда диплом алу йоласы тантаналы рәвештә уздырылды. Бу мәрасимгә мәхәллә әгъзалары, мөгаллим әфәнденең гаиләсе чакырылган иде. Имам Хәсән ага Килки тарафыннан кыска бер дога белән ачылган бу мәҗлес оешмабыз әгъзаларында онытылмаслык хатирә калдырды. Асылы белән фидҗиле булган Сохраб Галихан вә улы Бабыр безнең тарафтан һичбер түләү көтмәгәннәре хәлдә, балаларыбызга кыйммәтле вакытларын биреп, аларга гыйлем өйрәттеләр. Оешмабызның мәдәни һәйәте мөгаллимнәргә тәшәккөрләребезне белдергәннән соң, укучылар тарафыннан әзерләнгән дин белән бәйләнешле иншалар дикъкать белән тыңланылды. Мөгаллим әфәнделәргә укучылар тарафыннан җыелган бүләкләр тәкъдим ителде. Соңыннан кунакларга өйләрдән пешереп китерелгән бәлеш вә сумсалар белән чәй-каһвә эчерелде. Мондый мәҗлесләрнең күп еллар кабатлануын теләп, мәгънәви хозур эчендә өйләребезгә таралдык.
Уку яшендәге балалар булмау сәбәпле, берничә ел тукталып торгач, бу мөһим дәресләр 1979—82 елларда эшлекле әгъзаларыбыз Таһир әфәнде Дәүләтша һәм Шәмсия ханым Апакай җитәкчелегендә тәкърар башланды. 1988 елда Мәрьям ханым Апакай тырышлыгы белән фәләстинлы Мөнир әфәнде Коддура чакырылып, 6—12 яшендәге балаларга Коръән әлифбасы өйрәтелә башлады. Атнада бер кич шул ук Мөнир әфәнде өлкән яшьтәгеләргә Коръән сүрәләре мәгънәләрен аңлатты, ислам турында гомуми мәгълүмат бирде.
Оешмабызның бүлекләре.
1. «Ханымнар оешмасы» 1964 елда Рауза Рогард (Ибраһим) җитәкчелегендә төзелде. Бу бүлекнең вазифасы: һәр елның соңгы айларында идарә тәртипләгән «Шәрекъ кичәсе»нә аш-су әзерләү, елда бер кат Роммәҗ сәйл (актарма сатышы) дип аталган базар ясау. Бу кеби сатыш күп кенә мәшәкать белән бәйләнгән бер эштер: моны тәртипләгәндә оешма әгъзаларыннан вә аларның күршеләре һәм танышларыннан сатарлык әйбер җыю, аларга хак кую, тәртипләп тезү кебек эшләр байтак вакыт һәм көч таләп итә. Дини бәйрәмнәр вә башка җыелышларда чәй-каһвә һәм аш-су әзерләүне дә ханымнар оешмасы үз өстенә ала. Ханымнар оешмасы ел да бер кат гомуми җыелышларын тәртипләп, идарәләренә яңа рәисә вә аңа булышчылар сайлый.
2. «Яшьләр түгәрәге» 1965 елда Әсгать Сәзгән гайрәте белән төзелде. Түгәрәкне төзүдән максат: үзлегебезне саклау, милли мәдәниятебез белән танышу, мәдәният вә спорт буенча эшчәнлек итү белән бәрабәр, киләчәктә яшүсмерләребезнең мәхәллә һәм оешма эшләрен үз өсләренә алуга хәзерлек күрү, спорт аланында яшьләребезнең «Софт Бол» берлеге 1968 елда Сан Матео илчә каласында 14 команданы җиңеп, беренчелекне казанганнар иде. 1973 ел ярышларында икенчелекне алдылар.
1966 елда Нәркис Гели һәм Суфия Сәзгән төрек язучысы Кәримә Надирнең «Намус сакчысы» хикәясен татарчага тәрҗемәләп, ике пәрдәлек пьеса рәвешендә оешма әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Уенны — Әмир Утүш, Таһир Дәүләтша, Суфия Сәзгән, Нәркис Гели зур осталык белән башкардылар. Бу турыда «Төрек Күлтүре» журналында Тәлгать бәй Тәкин бер мәкалә дә бастырды.
1969 елда яшьләребез Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын сәхнәгә куйды. Бу әсәр Рауза ханым Рогард режиссерлыгында гаять зур осталык белән башкарылып, караучыларга күп еллар онытылмаслык бер зәвык бирде. Сәхнәдә Әсгать Сәзгән, Суфия Сәзгән, Таһир Дәүләтша, Рөшди Агый, Нәркис Гели, Нурия Шәрәфетдин, Равил Шәрәфетдин уйнадылар.
Оешмабыз мәхәллә күләмендә сабантуй да уздыра. Яшьләр түгәрәге бу сабантуйларда бала-чагаларны төрле уеннар уйнатып, очрашуларга аеруча бер жднлылык бирәләр.
1972 елның апрель аенда Яшьләр түгәрәге, ханымнар оешмасы ярдәме белән, сәхнәгә Гариф Богдановның өч пәрдәлек «Хуҗа һәм приказчик» комедиясен сәхнәгә куйды. Уенга айларча әзерлекләр күрелде. Балта осталарыбыз һәр күренеш өчен декорацияләр ясады. Сәхнә өчен затлы киемнәрен хатын-кызлар үзләре текте. Ирләр
яхуд арендага бирә торган кибетләрдән милли кыяфәтне җанландырырлык кием-салым, сакал-мыек эзләде. Барча һәвәскәрләр һич ару-талуны белмәгән Рауза ханым Рогард җитәкчелегендә рольләрен ятладылар.
Бу уен өчен махсус арендаланган клубның залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Утырырга урындыклар җитмәде, күпләр аяк өсте калды. Пәрдәнең ачылуын сабырсызлык белән көткән сәерчеләрнең өметләре бушка чыкмады: декорация, кием, грим, бигрәк тә уен һәркемне шат итте, АКШта яшәгәнлекләрен берничә сәгатькә оныттырды. Уен барышында Галимҗан байның (Ибраһим Яуш) еш кына: «Яхшы сөйлимме мин?» — дигән сүзләре халык теленә күчте вә бу сүзләр байтак вакытларгача уенны сагынып сөйләргә сәбәпче булды. Бу пьесада Ибраһим Яуш, Рауза Янгураз, Нурия Шәрәфетдин, Салих Апакай, Рөшди Агый, Сара Ибраһим, Разия Мөхәммәдҗан, Халидә Диүш уйнадылар.
1982 елда Рауза ханым Рогард режиссерлыгында сәхнәгә И. Арсланның 1937 елда язган «Газизәкәй балдыз» атлы өч пәрдәлек әсәре куелды. 1985 елда Рәйсә ханым Хәким режиссерлыгында Габбас Сөләйманның «Ерак Шәрекътә өйләнмәгән егетләр корылтае» атлы шигъри стильдә язылган көлке әсәре һәм «Кияү эзләү» атлы бер пәрдәлек комедия уйналды. 1986 елда Г. Камалның «Көндәш»е һәм 1989 елда «Ычкынды» исемле пьеса Р. Хәким режиссерлыгында һәвәскәр артистларыбыз тарафыннан башкарылдылар.
Оешмабызның башка мәдәни эшләре. 1970 елда Шәмсия ханым һәм Салих Апакайлар тарафыннан тәлинкәләрдән тасмаларга күчерелеп әзерләнгән милли җырларыбызны оешма әгъзалары үз бинабызда тыңлады һәм өйрәнергә кереште. Моның өчен җырларның сүзләре гарәп һәм латин хәрефләре белән күчерелде, ксерокста күбәйтелде һәм тыңлаучыларга таратылды. Алар шуны укып, магнитофонны тыңлап, милли җырларыбызны өйрәнә.
1971 елда Салих Апакай тарафыннан әзерләнгән «Сан-Франциско татарлары тарихы» дигән доклад укылды.
1973 елның апрель аенда халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 87 ел тулу уңае белән оешмабызның «Мәдәни һәйәте» тарафыннан Тукай көне үткәрелде. Шагыйребезнең кыскача тәрҗемәи хәлен Килки инглизчә укыганнан соң, ана телебездә Г. Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗаты вә хезмәте турында доклад сөйләнде. Илхан Садри «Кошларга», Бүләнт Садри «Бәхетле бала», Бану белән Туран Үтешләр «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сөйләп, тыңлаучыларны сөендерделәр. АКШта да Тукай көне традиционга әйләнсен, һәр ел шулай уздырылсын иде, дигән теләктә Ханымнар оешмасы әзерләгән чәй-каһвәне авыз итеп, өйләргә канәгать булып таралдык. Бу урында шуны да искәртәбез: мондый мәдәни җыелыш вә дини бәйрәмнәр тантанасына оешма әгъзаларыбыздан керү хакы алынмый, оешма идарәсе мондый эшләр белән баглы булган бөтен чыгымнарны инде үзе күтәрә.
1973 елның башында эшчән әгъзабыз Рожер Гели тарафыннан «Хәбәрләр мәктүбе» чыгарыла башлады. Бөтен мәхәллә хәбәрләрен, вакыйгаларын һәҗүви стильдә вә бик ансат аңлашыла торган садә телдә язып, бу кыйммәтле «Хәбәрләр мәктүбе» оешма әгъзаларының өйләренә почта белән озатыла вә һәркем тарафыннан сөелеп укыла. Әгъзаларның адреслары вә телефон номерларын белдергән күрсәткеч тә шушы басма тарафыннан төзелә һәм һәр ел таратыла.
Кириллица хәрефләре белән татарча уку курслары.
1966 елдан бирле «Казан утлары» һәм «Азат хатын» мәҗмугаларын, 1990 елдан башлап «Идел» мәҗмугасын тәртипле рәвештә почта белән Апакайлар гаиләсенә Казанда яшәүче туганнарыннан берсе — Фуат Апакай җибәреп тора. Бу мәҗмугалар белән өлкән яшьтәге милләттәшләребездән кайберләре кызыксынып, боларны укырга теләкләре булганын белдерделәр. Укыр өчен, әлбәттә, кириллицаны белү кирәк. «Игелекле эшнең иртә-киче юк»,— дип, кириллица хәрефләре белән татарча уку курслары оештырып җибәрдек, ул бер кыш дәвам итте.
1988 елда бер төркем агай-эне Татарстанда туристик сәяхәттә булдылар. Алар байтак кына татарча китаплар алып кайткан иде. Бу китапларны укыр өчен янә кириллица әлифбасын өйрәнү ихтыяҗы туды. Бу сәбәптән тәкърар курслар ачылып, тагы кыш буе дәвам итте.
Әниләр көне. АКШта һәр ел уздырылган һәм әниләргә багышланган көннең кыскача тарихы түбәндәгечә: 1907 елның 9 маенда Пенсильвания штаты Филадельфия шәһәрендә яшәүче Җәрвис исемле яшь бер хатын, әнисенең вафат булу еллыгы истәлеге
итеп, дус-ишенең әниләренә чәчәкләр җибәргән. Җәрвиснең бу эше бик хуш күрелгән. Җәрвис һәм дуслары, май аеның бер көнен әниләргә багышлауны үтенеп, хөкүмәткә гариза керткәннәр. Кыска бер вакыт эчендә АКШ хөкүмәте май аеның икенче якшәмбесен Әниләрне хөрмәт итү көне дип игълан иткән. Берничә ел эчендә бу тирән хисле, гуманистик мәгънәле фикер бөтен дөньяга таралган. Сан-Франциско татарлары җәмгыятенең хатын-кызлар оешмасы да һәр елны май аенда әниләр көне уздырып килә. Ул җыелышка фәкать әниләр генә түгел, әле әни булмаган хатын-кызларыбызны да җәлеп итү максаты белән оешма әниләр көнен Ханымнар көне дип атауны уңышлырак тапты. Соңгы елларда Ханымнар көненә мәхәлләбезнең барча хатын-кызлары чакырыла, чәй-каһвә эчерелә, бәлеш-татлылар белән кунак ителә. «Азат хатын» (хәзер — «Сөембикә») мәҗмугасында әниләргә багышлап нәшер ителгән шигырьләрне сөйләп, милли җырларыбызны җырлап, ханым-туташларыбыз күңелле, мәдәниятле вакыт кичерәләр.
Шәрекъ кичәсе. Оешмабызның 1963 елдан бирле ясалып килгән бу кичәсе 27 нче мәртәбәсендә 1990 елның ноябрь аенда шәһәрнең зур клубларыннан саналган «Эстәйт Рум»да зур уңыш белән ясалды. Бу кичәгә Төркиядән, Финляндиядән, Канададан, Нью-Йорк шәһәреннән вә Невададан килгән кунаклар бар иде. Мөһаҗәрәттәге халкыбыз Шәрекъ кичәсе дип аталган мондый тамашаларны беренче мәртәбә 1921 елда бөтен татар оешмалары катнашы белән Харбинда (Маньчжурия) уздырган иде.
1989 елда бабаларыбыз болгарларның ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулу мөнәсәбәте белән Татарстанда уздырылган бәйрәмгә Диния нәзарәте чакыруы буенча оешмабызның вәкилләре буларак идарә тарафыннан сайланган Шәмсия ханым Апакай белән Сәгыйть әфәнде Килки Татарстанга барып кайттылар.
Сан-Франциско татарлары оешмасына һәр ел әгъзалык акчасын түләп килгән милләттәшләребезнең 1990 елдагы саны 260 кешедән гыйбарәт. Идарәбезнең моңарчы хезмәт күрсәткән вә моннан соң да көчен бирәчәк рәисләренә, кәтип, казначыларына, бөтен әгъзаларына вакыт вә куәтләрен аямыйча сарыф итеп, урынлы-урынсыз һәм бигрәк тә нигезсез тәнкыйтьләргә бакмастан, оешмабызның яшәвен дәвам иттерүләре өчен рәхмәтләребезне белдереп, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, озын гомерләр, барча эшләрендә тулы уңышлыклар телибез.

Салих АПАКАЙ,
Берлингәйм, Калифорния штаты, АКШ.
1992, № 5