МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ
РОМАН-ЭССЕ
«Ялга чыгу гаеп түгелдер»
1990 елның көзендә Мөхәммәт Мәһдиев, тыныш билгеләрен урыннарына куеп, ягъни катгый карары турында барыбызга да хәбәр салып, алтмышы тулуга укыту эшеннән китте. Ул бу хакта бик җылы, бәгырьләрне телгәләрлек итеп язып та чыкты: «Мин үз университетым белән саубуллашам. Рәхмәт сиңа, гали уку йорты! Син миңа тормыш мәктәбен, яшәү тәҗрибәсен бирдең. Синдә минем фәнни телем ачылды. Мин синдә яңадан тудым»...
Югары уку йортыннан үзе теләп китүләр сирәк була. Мөхәммәт әле көчендә, студентларга әйтер сүзе бар, шуңа да аның бу адымы сәеррәк тоелды.
— Язу-сызу белән шөгыльләнеп, укучыларым белән ешрак очрашып, теләгән җиремә барып, калган гомеремне үземә, гаиләмә багышлыйсым килә. Пенсия яшеңне тутыргач, ялга чыгу гаеп түгелдер, шәт, — дип аңлатты бу адымын.
Актерлар йорты кафесында чәй эчү оештырып, рәхәтләнеп аралашып, теләкләребезне иңдереп, дустыбызны бөтен татар факультеты белән зурлап, кадерләп озаттык. Күңелле булырга тырышсак та, җыр-биюләргә өлеш чыгарсак та, моңсу хисне җиңә алмадык. Университет югары кимәлле лекторын, студентлар яраткан остазларын, коллегалары тормышны сүзе белән бизәп, үзенә бер мохит тудыра белгән иптәшен, кемдер бик якын кешесен югалтты. Очрашып яшәргә, ташлашмаска вәгъдәләр бирешсәк тә, элеккеге кебек һәр тәнәфес, буш сәгать вакытында аралашуларның булмавын, аның акыллы, шаян киңәшләрен һәркөнне ишетеп тора алмавыбызны аңлау йөрәкләрне әрнетте. Мөхәммәт хыялында тудырган «ирекле» дөньясына чумды. Мин аны игътибарсыз калдырмаска, очрашулар оештыру, «малайлар мәҗлес»ләренә чакыру турында онытмаска тырыштым.
— Хөкүмәт эшеннән киткән кешене бер дә кызганмыйлар икән. Мәкалә язуны, радио-телевидениедән чыгыш ясауны үтенеп кенә торалар, үземә бер дәкыйка вакытым калмый, — дип зарланып алуында университетны сагынуын сиземләп, «иртәрәк, ашыгыбрак киттең шул, хәзрәт» диюемә, ул аңлатма кертте.
— Миннән үрнәк алып, А.Яхин, С.Ибраһимов кебек алтмышларын тутырган фән кандидатлары да урыннарын яшьләргә бушатырлар дип уйлаган идем. Ә аларның, юк, мыеклары аз гына да селкенмәде, һаман
Ахыры. Башы 3нче санда укытып йөриләр. Ир-атка һәркөнне эшкә йөрү сәламәтлеге өчен бик кирәк фал икән шул. Кемнәргәдер кирәклегеңне тоеп яшәү ин файдалы дару икән бу дөньяда.
Мин аның халәтен аңлап, декан, кафедра мөдире булуымнан файдаланып, үзе яхшы белгән ХХ йөз башы әдәбияты һәм иҗтимагый фикер үсеше буенча махсус курс укырга тәкъдим иттем. Бик теләп риза булган иде дә, бераздан, үзе әйтмешли, «артык тамак булып селкенеп йөрүдән» баш тартты. Чөнки шул арада нәрсәдер үзгәргән, яңа кешеләр килгән, кискән икмәк кире ябышмаган шикелле, ул үзен факультетта ятсыныбрак тотты. Университетка тулаем эшкә кайту тәкъдимен кабул итмәде: «ашарына җитмәгән дип, кешедән көлдереп йөрмим әле». Бу карары характерының горур, четерекле, нәзберек һәм үз бәясен белүе турында сөйли иде. Мәһдиев бер елгага икенче кат керергә теләмәде. Әлбәттә, аны укытучылар да, студентлар да бик теләп, рәхмәтле булып кабул итәрләр иде. Бигрәк тә бу чорда әдәбият кафедрасы
мөдире булып Мөхәммәтнең иҗатын югары бәяләгән дусты, ипле, чын галим, профессор А.Әхмәдуллин эшләгәнне дә исәпкә алсак.
Утыз елдан артык гомерен студентларга биргән тәҗрибәле укытучының белемен үзендә тотарга хакы юклыгын исәпкә алып, аның белән Яр Чаллы педагогия институтына лекцияләр белән йөри башладык. Туксанынчы еллар башы — Кама-Чулман буенда урнашкан, яңа оешкан уку йортының гөрләп үсеп киткән, милләткә хезмәт иткән чоры иде. Ул елларда ректор булып эшләгән Зиннур Шәрәфетдинов һәр белгечлек буенча студентларның яртысын саф татар телендә генә укыта торган итте. Русча белем алганнарның да 50 проценты милләт балалары иде. Минем энекәш, Мәһдиевнең иҗатына гашыйк, милли җанлы ректор, алдан сөйләшеп куеп, безне Чаллы санаторийларында яшәтте, «Волга»сында гына йөртте. Шунда Мөхәммәтнең лекцияләрен тыңлау мөмкинлеге тугач, университетның нинди әзерлекле, хисле, бай телле укытучысын югалтканын аңладым. Ул һәр чыгышына, аудиториягә беренче кергәндәй әзерләнеп, дулкынланып, үзен бер йодрыкка төйнәп керә торган иде. Аның фәнни әзерлеге, эрудициясе һәр җөмләсеннән сизелеп тора, бай теле (ул русча да яхшы белә иде) иң четерекле төшенчәләрне талип-талибәләр аңларлык итеп ачарга мөмкинлек бирә. Дәлил кирәк булганда ул нәзари фикернең асыл баганалары Сократ белән Мәрҗани, Гегель белән Белинский, Веселовский белән Җ.Вәлиди фикерләрен «ярдәмгә» чакырудан да тартынып тормады.
Хәзерге татар галимнәре М.Мәһдиев хезмәтләрен, тәҗрибәсен әйләнеп үтә алмасалар да, фән өлкәсендә ул турыдан-туры шәкертләр әзерләп калдырырга өлгермәде. Ул чорда аспирантурага урыннарны аз һәм докторларга гына бирәләр иде. Дөрес, аның җитәкчелегендә язылган диплом эшләре иң кырыс таләпләргә җавап бирерлек һәм дипломчылары аны хәзер дә онытмыйлар, сагынып искә алалар. Бүлекне тәмамлаган яшьләр арасыннан Мөхәммәт киләчәге өметлеләрне күреп ала белде, үсешләренә ярдәм итәргә тырышты. Беренче аспирантым Дания Заһидуллинаны да «бу кызның сүз тоемы бар, шигырьләр дә яза, киләчәге өметле», дип миңа ул тәкъдим итте.
Күренекле язучы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы исеменә лаек булгач та М.Мәһдиев фән дөньясына ихтирамын киметмәде. «...Фәннәр Академиясенең Казан филиалына мин әле дә кереп йөрим. Анда мине өнәп бетермәгән галимнәр бар, үземнең элеккеге укучыларым да байтак. Ул укучыларымның күбесе инде фән кандидатлары. Гыйлем йортын бик яратам мин, шундагы тар коридорларда кыштыр- кыштыр килеп профсоюз эше эшләп йөргән мәҗнүн яшь кызларны, дөньяда миннән дә акыллы кеше юк дип ышанып, үз фәненнән башка бөтен нәрсәгә пүчтәк дип карап йөргән тел, әдәбият, тарих галимнәрен — үземнен кичәге укучыларымны яратам», — дип яза ул «Хәмит Ярми» исемле мәкаләсендә.
Турыдан-туры үзендә лекцияләр тынлап, гамәли иҗат дәресләрен «Әллүки» әдәби оешмасында алып, татар әдәбиятына хезмәт иткән шәкертләрен дә бәяли алды Мәһдиев. Р.Сибатка язган хатында ул горурлыгын, кәпрәюен яшерүне кирәк тапмыйча болай дип яза. «Үземнен элеккеге студентларым арасында син, Нур Әхмәдиев, Рашат Низамиев, Шәмсия Җиһангирова, Җәүдәт Дәрзаман, Газинур Моратов һәм башка бик күпләр булуы белән горурланам» (сентябрь, 1982). Чыннан да, Мәһдиев яратып атаган каләм осталары хәзерге татар сүз сәнгатенен төбенә җигелеп тартучы, горурлыгын тәэмин итүче мөхтәрәм язучылар.
«Бәширов кызы кем белән торганын белеп яшәсен әле»
Казанга безне Чаллы пединституты ректоры зурлап, күчтәнәчләрен «кыстырып», йоласына туры китереп озата, ә Мөхәммәт игътибарлылыкны бәяли, рәхмәтен сендереп әйтә белә торган зат иде. Тәртип өчен кулларын боксерларча аркылы куеп,
«Зиннур энекәш, алай ук кирәкмәс, без бит ревизорлар түгел», дигән булса да, бәхетле ихласи елмаюын яшерә алмый. Теләсә кайсы адәм баласы кебек ул да кешелекле мөнәсәбәткә мохтаҗ. Мәһдиев холкынын янә бер шаян сыйфаты әлеге дә баягы Чаллыга сәфәр белән бәйле рәвештә ачылды. Казанга җыелышка баручылар белән өч машина юлга бергә чыктык. Мәркәзебезгә җитәрәк ясалган бер тукталышта Мөхәммәт шундый үтенеч белдерде.
— Егетләр, мине өч «Волга» белән өемә чаклы озатып куегыз әле. Юл өстендә генә яшим, җәһәннәмгә кереп торасы түгел.
Мәһдиевнен көтелмәгәнчәрәк борылышлы тәкъдимнәренә күнеккән булсак та:
— Ни өчен мондый тамаша? — дигән булдык. Ул серне чишәргәме, әллә җавапсыз калдырыргамы дип уйланып торганнан сон:
— Бу акция, егетләр, мина бик кирәк. Мин бит пенсионер. Бәширов кызы кем икәнемне, һаман да дусларым күплекне, кем белән торганын белеп яшәсен әле!
Янә бераз икеләнеп алганнан сон, өстәп куйды.
— Дөрес, безнен мөнәсәбәтләр әйбәт. Мин читкә чыгып китсәм, бик борчылып яши. Көннәр буена тәрәзә яныннан китмичә көтеп утыра.
«Лилия сине ир-егет буларак ярата, язучы итеп таный, хөрмәт итә, сина нигә кирәк мондый арзанлы спектакль», дип кәефен бозып тормыйча, өлкән дустыбызнын кәпризен үтисе булдык һәм өч «Волга» Совет мәйданы янында, Галиев урамында урнашкан өч катлы өй янына килеп бөялде. Бу йортнын укытучылар өчен Мәһдиев бөтен университетнын профком рәисе булып эшләгән чорда төзелгәнен һәм анда Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Сәгадәт Ибраһимов, Альта Мәхмүтова кебек татар факультеты укытучылары яшәгәнне мин генә тәгаен белә идем. Табигый сорау һәм шунда ук ана җавап туа? Ни өчен әле Мөхәммәтнен өйдәшләре, беришесе көндәшләре, анын пенсиядә дә нинди дәрәҗәдә яшәвен, эскорт белән кайтып төшүен күрмәскә тиешләр. «Бөеклектән» сер ясау вакыты узып, демократия җилләре куенга керә башлаган чорда яшибез ич!
Бер төркем ак, кара, яшел машиналарнын Мәһдиевләр йорты янына килеп туктавы белән кәмит тәмам дип уйласагыз, ялгышасыз булыр. Сценарий авторы хыялга ифрат бай адәм иде шул. Подъезд янына килеп төртелмәс борын Мөхәммәт үзе утырып кайткан машинанын йөртүчесенә каты итеп сигнал бирергә кушты, тавыш тынар-тынмас мизгелдә, балконда Лилия ханымнын елмаюлы ак түгәрәк йөзе күренде. Беришебез Мәһдиевнен тулы бәхетеннән көнләшеп тә куйганбыз. Ирен зар-интизар булып, юлдан күзен алмыйча көннәр буена шулай көтеп алучы дөнья бизәкләре күп булмаганны беләбез. Андый хатынны төшендә күрмәгән ир сирәктер. Шул арада Мөхәммәт машинадан чыкмыйча гына:
— Хатын, күчтәнәчләрне төшеп ал! — дигән әмерен төшерде.
Анын «күчтәнәч» дигәне кытлык заманда татар халкы мөкиббән киткән, тышына фил рәсеме төшерелгән биш-алты кап чәй һәм бер-ике шешә коньяк була инде. Без Мәһди бәхетеннән туйганчы көнләшергә дә өлгермәдек, шул арада Лилия ханым җитез генә төшеп тә җитте. Мөхәммәт вәкарь генә машинадан чыгып, әүвәл тук кыр казлары кебек тезелешеп торган машиналар ягына үзе генә анлаган ым ясады, багажникны ачтырып, коробканы култык астына кыстырганнан сон, безне чәйгә чакырды. Лилия ханым безнен белән исәнләште дә:
— Ярый әле, Мөхәммәтнен яхшы гадәте бар. Алдан шалтыратып, сәгать өчләргә кайтып җитәм, чыгып китмә, өйдә көтеп утыр дип кисәтеп куя. Шунар да бәйләп куйган кебек көтәргә мәҗбүр булам, барасы җирләрем дә күп иде.
Безне «тынычландырып» куйган белдерү ясаганнан сон, Мөхәммәтне хуплап:
— Әйдәгез, безнен каморканы күреп чыгарсыз. Кичкә пәрәмәч тә пешерермен.
Без рәхмәтләр әйтеп, баш тарткач, дустыбыз буш кулын изәп, үзен көтеп торган Лилиясе белән подъездга кереп югалды. Хатынынын Мөхәммәтнен катмарлы сюжетлы уенын анлап җиткермәве табигый, ул бит язучы түгел, анын тормыш иптәше генә.
Язучы хатыннары, Мәһдиев әйтмешли, «особый кавем». Аларга хокуклар күбрәк бирелмәсә дә, башка һөнәр ияләренен хәләл җефетләренә караганда, вазифаларнын күбрәк йөкләнгәнлеге сер түгел. Алар һәр хатын-кыз үтәргә тиешле бурычларны да өсләреннән төшермичә, «өстәл янында утыруыннан, аркана карап туйдым, әйдәле, дөньяга чыгып керик», дип зарланмыйча, беренчеләрдән булып иренен әсәрен укып, бәясен дә бирергә тиеш (нигездә мактарга) була. Шуна күрә С.Хәкимнен Мөршидәсенә, Аяз «җизнинен» Нәкыясенә, М.Әгъләмнен Нәҗибәсенә, авыру ирләрен кадерләп карап торган Ф.Яруллин, Р.Мингалим, Ф.Латыйфи, Җ.Дәрзаман хатыннарына рәхмәттән башка нәрсә әйтәсен! Гариф Ахуновнын инде үзе дә фани дөньяны ташлап киткән Шаһидә апага мәхәббәте, җылы, кечелекле, кешелекле мөнәсәбәте турында риваятьләр йөрүе турында алдарак сүз булган иде. Мөхәммәт Лилиясен яратып яшәсә дә, Язучылар берлеге коридорында кызык эзләп йөрүчеләрнен теленә азык бирмәс өчен, хатынына кеше алдында кырысрак булырга, хәтта үзе үк шаяртып алырга да җаен таба иде.
— Минем хатыннын бер җитди кимчелеге бар, — ди торган иде ул, мәҗлес кызып киткәч кенә.
Кызыклы хәбәр көткән авызлар ризык чәйнәүдән туктый, күзләр хәтәр ялтырый. Озын-озак күренгән паузадан сон гына абзый:
— Кәстрүл җыярга ярата Лилия апагыз. Нәр зарплатадан өйгә яна бер кәстрүл күтәреп кайтмаса, хатын йокыдан, тамактан кала.
Лилия ханым иренә мәрхәмәтле караш ташлап:
— Мөхәммәтнен миннән көлеп гомере уза инде.
Ул да бит язучы хатыны. Кеше алдында үзен болай «фаш» итүне буш калдыра алмый.
— Кәстрүлләрнең кирәге гел чыгып тора анын. Мөхәммәтнең алдан кисәтеп куймыйча, кунаклар ияртеп кайта торган гадәте бар. Шуна өйрәнә алмыйм.
— Күпчелек ирләргә хас бер сыйфат инде ул. Иптәшләр алдында хатынның кин күнеллелеге белән мактанасыбыз килә, — дип кыстырам, ул көнне чакырылмаган кунаклар рәтенә кергән кеше буларак. Лилия ханым бирешми, аяк терәп сөйләшүне яна деталь белән баета.
— Анысы гына җитмәгән, Мөхәммәт үзе кичә ашаган тозлы кыярны таптыра. Ярый ла, сезнен кебек гаепләми торган кешеләр белән генә кайтса. Төрлесе була.
Хуҗага, озын телен аркылыга бөкләп, сүзне башкага күчерүдән башка хут калмый. Анысы да ана килешә. Утны үзеннән күчерә белә иде Мәһдиев.
Фикерләү рәвешенен бу сыйфаты төрле дәрәҗәдәге очрашулар вакытында, сорауларга җаваплар биргәндә тирәнрәк ачыла.
Мөхәммәт үзенә элегрәк бирелгән бер сорауны исенә төшереп, канәгать елмаюын яшерүне кирәк тапмый. Бу очрашу турында еш искә ала иде.
— Теләчеме, Сабамы районынын бер авылында җыелыш вакытында өченче рәттә утыручы кечкенә бер кыз, буй-сынына караганда күп булса икенче сыйныфта укучыдыр, кулын күтәрде. Булачак соравынын җитдилегеннәндер инде нечкә кулы калтыранып тора. Үзе аягүрә дә рәтләр арасыннан чак-чак кына күренә.
— Минем бер соравым бар иде, абый?
— Рәхим ит, сенлем, дим.
— Абый, сез өйләнгәнме?
Зал шартлап көлеп җибәрде. Очрашуга килүчеләр белән ике арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Мин баланын соравына җитди итеп җавап бирергә тырыштым, кызым Гәүһәр, университетта укучы улым Искәндәр, гаиләм турында сөйләп киттем. Соныннан сорау биргән кызга бәхет теләдем.
Юмор Мәһдиевкә катлаулырак, четереклерәк хәлләрдән дә чыгарга ярдәм итүче бер таяныч иде. Чөнки өлкән курс студентлары, аспирантлар, укытучылар белән аралашу вакытында юри мәкерле сөальләр дә бирелә.
Студент:
— Мөхәммәт абый, кайсыдыр ялагае сезне «тере классик» дип атаган иде. Мондый бәя белән килешәсезме?
Мәһдиев:
— Энем, илле-алтмыш елдан сон мине күрергә тырыш! Сине чиратсыз кабул итеп, бу мәсьәләгә ачыклык кертербез.
Аспирант:
— Бер тәнкыйтьче сезне элитар өслүб язучысы дисә, икенчесе сүнеп барган авыл җырчысы — «деревенщик» дип атый. Кайсын дөрес дип саныйсыз?
— Элитар төшенчәсен ничек анлыйсын бит. Элитар — иле тар сүзләрен кушып ясалган түгелме әле? Минем татар илем кечкенә булса да, тар димәс идем. «Авыл язучысы» дигән билгеләмә минем өчен зур бәя. Безнен татарлыгыбызны авыл саклаган, әхлагыбыз, фәлсәфәбез, гүзәл җырларыбыз шунда туган. Талантларны авыл бирә.
Шул ук тынгысыз аспирант:
— Иҗатыгызнын төп үзенчәлеге нәрсәдә дип саныйсыз?
Мөхәммәт җитдиләнеп китә:
— Тормышчан детальдә булса кирәк. Сайлап, иләктән үткәреп алынган деталь һәр нәрсәдән өстен. Аннан башка әсәр буш. Бу — мин ачкан хакыйкать түгел. Шул ук фикер Тургеневта да бар бугай.
Әдәбият тарихы укытучысы буларак мин анын фикере турында күп уйландым. Әдәби әсәрдә, әлбәттә, җыйнак композициянең, өслүбнен, башка бик күп хасиятләренең әһәмияте зур. Мәгәр һәр олы язучыга өстенлек биргән, анын кабатланмас үзенчәлеген билгеләгән аһәне була. Үземә аралашырга насыйп булган каләм ияләре арасында детальгә, аерым сүзгә Мөхәммәт кебек игътибарлы язучыны очратканым булмады. Яна бер сүзне, гыйбарәне ишеттеме, кая гына, кем белән генә утырмасын, кесәсеннән, Жванецкий кебек, үзеннән беркайчан калдырмый торган дипломатыннан блокнотын чыгарып, һич югында өстәлгә кул сөртү өчен куелган кәгазьгә ишеткәнен теркәп куя. Ул бу язмаларын соңыннан әсәрләрендә файдаланганмы, юкмы, әйтә алмыйм. Әмма Мәһдиевнен һәр ишеткән яна сүзгә, гыйбарәгә игътибарлылыгы, хуҗаларча мөнәсәбәте сокландырмый калдырмый иде. Күбебез кеше алдында яхшы түгел, дип, йә оялабыз, йә хәтергә ышанабыз. Ә сонгысы еш кына ин кирәклесен «коеп» калдыра.
Үз халкынын тарихына, рухи тамырларына, яшәешенә гашыйк кеше генә анын һәр сүзенә шулай игътибарлы була ала.
Тәнкыйтьче Ф.Миннуллин да Мәһдиев иҗатынын нәкъ шул сыйфатына югары бәя биргән икән. «М. Мәһдиев үзенчәлекле бер деталь, бер-ике отышлы эпизод аша геройнын тулы характерын, бөтен тормышын күз алдына бастыра ала. Ул бер битлек, бит ярымлык мәйданга зур бер хикәялек материал сыйдыра».
Язучы, галим М.Мәһдиев мирасын барлау юлында
Мөхәммәт Мәһдиевнен гомере буена сокланып, мөкиббән китеп яшәгән, анын һәр җөмләсенә, сүзенә игътибарлы, яраткан шагыйре Тукай булуы гаҗәп түгел. Мәҗүсилек дәрәҗәсенә җиткән бу илаһи мөнәсәбәт озак еллар дәвамында Казан дәүләт дәрелфөнүнендә ХХ гасыр башы татар әдәбиятын укыту нәтиҗәсе булгандырмы, әллә бөек шагыйребезнен авыр язмышы, милләтнен киләчәге турында борчылып, җан атып яшәве, өмет-хыялларын сәнгати югарылыкта әйтеп калдыра алуы рухына туры килгәнме, шәт бу сорауларга үзе дә җавап бирә алмас иде. Шигырьләрен яттан күп белсә дә, җае чыккан саен ул Тукайнын «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» мәрсиясенен сонгы юлларын аерым бер басым ясап кабатларга ярата иде:
Бармыни бездә чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп күрсәтмәгәч!
Бу гыйбарәгә мөкиббән китүе әдипнен әтисен яла шикаятькә таянып, 1937 елда кулга алып, шул чорда ук атылса да, дөреслекне үткән гасырнын илленче еллары ахырында гына белүенә рәнҗүеме, озак еллар дәвамында архивларда, вакытлы матбугат битләрендә чокынып, Таип Яхин, Габделмәннән Рахманколый, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин кебек каһарман шәхесләребезне «кирәгеннән артык» күтәреп, марксизм тәгълиматыннан читләшкән дип, докторлык диссертациясен кат-кат тикшереп тә, яклауга чыгармаганнары өчен үпкәләве булдымы, анысын да хәзер тәгаенләп раславы кыен.
Мәһдиевнен Язучылар берлеген, җәмәгатьчелекне әдәби иҗатына илтифатсызлыкта гаепләргә нигезе юк кебек. Замандашларыннан бераз сонарыбрак булса да, 1990 елда Татарстан Республикасынын Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда «Татарстан Республикасынын халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә, «кеше кадрен» белмәү нәтиҗәсендә, шул олы бүләкләрне алгач кына яна, затлы фатирга күченә. Проза һәм фәнни-тәнкыйди әсәрләре аерым басмаларда укучыга даими ирешә торды, иҗатына, шәхесенә багышланган утыздан артык мәкалә дөнья күрде. Авторлар арасында Т.Миннуллин, А.Гыйләҗев, Ф.Миннуллин, Ф.Галимуллин, М.Әхмәтҗанов, М.Галиев, Ә.Гаффар кебек фикерләрен уйлап, сүзләрен өздереп әйтә белгән затлар булуны ассызыклап үтәсе килә. Адәм баласының күнеле төпсез кое, диләр. Мәһдиевнең үзе белән бер чорда иҗатка килгән каләмдәшләреннән аермалы буларак, сайланма әсәрләре тупланмасын чыгара алмый калуына үпкәсе булгандыр дип уйлыйм. Өч томлыгын нәшриятка әзерләп тапшырса да, бу басма язучы мәңгелеккә күчкәч (14 июнь, 1995), 1995-1996 елларда гына нәшер ителде. Ниһаять, куанычлы хәл. 2009 елның ахырында әдипнең кызы, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова төзегән бик затлы, төсе, бизәлеше белән академик басмага торырлык каты тышлык белән Мөхәммәт Мәһдиевнең биш томлыгы басылып чыкты. Язучы, тәнкыйтьче Р.Зәйдулланың кыска, мәгәр сыйдырышлы, әтрафлы сүз башы (Ркаилнең файдасыз яисә кальбе кабул итмәгән кешеләр иҗаты тирәсендә каләмен чуалтырга яратмаганы мәгълүм) белән чыккан бу басма Татарстан китап нәшриятының язучының 2009 елның соңгы аенда тулган 80 еллыгына бүләге дип фаразлыйм. Шул хәтлесе дә бар бит әле: Арча педагогия көллиятен, Казан дәүләт гуманитар педагогика университетын тәмамлап, берничә ел тарих укытучысы, завуч, КДУда утыз елдан артык талип-талибәләргә татар сүз сәнгатенең илаһи көчен, матурлыгын аңларга өйрәткән Мөхәммәт үзен беренче нәүбәттә укытучы дип санады, шул һөнәре белән горурланып яшәде. Бүгенгесе көнне гөрләп эшләп килә торган, укытучыларның яраткан гәзитәсе «Мәгърифәт» нең беренче саннарын чыгаруда, матбугат дөньясында үз урынын табуда ярдәм итүен исәпкә алып, аның беренче мөхәррире, «Идел» яшьләр журналы баш редакторы булып яхшы гына эшләп алган Рифат Фәттахов М.Мәһдиев исемендәге (язучылар, укытучылар өчен) махсус премия дә булдырган иде. Аның турында якташлары, дуслары кайгыртсын дип булса кирәк, газетадан китү сәбәпле, Р.Фәттах игътибарын төбәктәше җырчы Рәшит Ваһапов галиҗәнапләрен зурлауга юнәлтте, фондын булдырды.
Мәһдиевнең биш томлыгын китап кибетеннән алып кайтып, янәдән укый башлагач, үзе белән аралашкан, сөйләшкән, яшәеш турында киңәш- табыш иткәндәй булды: сокландырды да, уйга да салды. Күп томлыклар белән, иҗаты шуңа лаек булса, кешене мескенләндереп, кемнәргәдер ялындырып артыннан йөртмичә, авторы арабызда яшәгәндә сөендерсәк иде. Иншалла, үзләре исән-имин чакта мәдәниятебезгә, халкыбызга хезмәт итеп йөргән Ш.Галиев, Ә.Баянов, Т.Миңнуллин, Х.Камалов, М.Юныс, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин һ.б. мөхтәрәм каләм ияләребезнең сайланмалары басылып, мәктәпләргә таратылды. Исемнәре аталган әдипләр көчле, үз сүзләрен өздереп әйтә торган, арка терәкләре нык,
күкрәкләре премияләр, мәртәбәле исемнәр белән бизәлгән шәхесләр. Ә арабыздан киткән каләм ияләренең иҗатларын бастырып чыгару турында кем кайгыртырга тиеш? Андый берәр оешма яисә җаваплы кеше бармы? Ярый ла, М.Мәһдиевнең әдәби дөньяга якын булган, белемле кызы бар. Икътисадый торгынлык чорында биштомлыкның шулай тиз (безгә, бәлки, шулай тоела торгандыр) басылып чыгуы җиңел түгеллеген чамалыйбыз. Аты яхшы булса да, аңа юнәлеш биреп торучысы да кирәк шул. Моңа мисалларны әдәбият тарихыбыз бик күп бирә. Җөмләдән, заманында Әхмәт Фәйзи белән Әхмәт Ерикәй Мәскәүдә яшәп, шунда иҗат иттеләр, Казанда һәрдаим кадерле кунаклар булдылар. Ә.Фәйзи адашына (Ерикәйгә) караганда киңрәк колачлы әдип, «Тукай» романының авторы, Тукай исемендәге премия иясе булса да, Мәскәүдә акрынлап онытыла барды, ә Ә.Ерикәйнен кияве, яхшы тәрҗемәче, әдәбият галиме Вил Ганеев үзе исән чакта бабасынын җыентыкларын төрле Мәскәү нәшриятларында чыгару әмәлен таба белде. Хәзер икесе дә исәннәрнен намусында торып калды. 2010 елда Татарстан, Башкортстан җәмәгатьчелеге Шәехзадә Бабичнын тууына 115 еллыгын зурлап уздыра икән, Тукай музеенда үткән очрашуларны оештырып, шагыйрь исемен мәнгеләштереп йөрүче зат бар. Ул — Бабичнын авылдашы, шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов.
Совет чорын күпме генә каһәрләсәк тә, анда берәүне дә (яхшысын да, идеологик тәртәгә сыймаганын да) күз уныннан төшерми торган өлкә — фирка комитетынын мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлекләре бар иде. Анда белемле, үткен күзле, «сак акыллы», тәҗрибәле егетләр, кызлар утырды. Шуларнын күз-колак күзәтүендә мәдәният министрлыгы да җин сызганып эшләргә мәҗбүр булды. Цензура дигән оешманын әгъзалары да йокы даруы капкалап, мәрткә китеп утырмадылар. Дөрес, хәзер булганны бүлешү өчен «Татмедиа» оешмасын тудырдылар. Ул күбрәк вакытлы матбугат белән шөгыльләнә, язучылар эшенә тыкшынмый бугай. Хәзер Язучылар берлегенен дә вәкаләтләре шактый кысылды кебек (элек китап нәшрияты Язучылар союзы тәкъдимен нигез итеп ала иде, хәзер исе дә китми). Кыскасы, безнен чорда китап чыгару мәсьәләсендә гозерен белән кем аягына барып егылырга, шатлыгынны кем белән бүлешергә белмисен! Мәдәният министрлыгынын татарча белмәгән, «кухня телен» өйрәнүне кирәк тә санамаган җаваплы хезмәткәрләре, Мәһдиев әйтмешли, үгез каныдай кара чәйне көмеш кашык белән болгатып, милләтпәрвәрләрнен бәргәләнүләрен җылы бүлмәдән тәрәзә аша битараф кына күзәтеп утыралар. Сагызымны сытунын сере бер генә: мәдәният министрлыгында, урынбасар дәрәҗәсендә, әдәбият тарихын, бүгенгесен, кешеләрен яхшы белгән, КДУнын татар филологиясе факультетын тәмамлаган, (хәзер ул да юкка чыгарылды) белемле, объектив, үз әсәрләрен бастыру турында кайгыртмаслык бер зат, куратор кирәклек сизелә. 2011 елда мәдәният министры итеп татар телен, анын тарихын белгән кеше билгеләнүе киләчәктә бу юнәлештә дә үзгәрешләр булуга өмет уята.
Шундый бер җаваплы, мөрәүвәтле шәхес дәүләттә утырса, ул Тукай йортын җимерү, «Мәгариф» нәшриятын туздыру белән ашыкмыйк әле, әфәнделәр, дип исбатлый алган булыр иде, бәлки. Мәһдиевнен биш томлыгын кочаклап утырганда башыма «вакытсыз уйлар» (М.Горькийнын «несвоевременные мысли» дигәне кебегрәк) килде, кәгазьгә төште. Китап артыннан китап укып, кәгазь кыштырдатып тыныч кына утырасы да бит. Булмый шул.
Нишләп әле, Мәһдиевнен биш томлыгы белән балага тәти уенчык күрсәткәндәй, кызыктырып, ымсындырып, һаман үзәнгә төшмисен дисәләр дә хак булыр.
Алдан ук кисәтеп үтәм: яна басманын мәгънәви, сәнгати байлыгы, психологик тирәнлеге, тормышчанлыгы, сыгылмалы теле турындагы уй- фикерләрне тиз генә анализлау, үзе әйтмешли, «едва ли», мөмкиндер. Киләчәктә дә бу сайланмаларга, гомумән, анын иҗатына ешрак ишек шакырбыз дип уйлыйм. Биредә сүз гомуми танышу турында гына бара.
Алгарак китеп шуны искәртәсе килә: биш томлыкнын структурасы шактый
уйланылган. Тәүге китапны, табигый, Мәһдиевкә танылу алып килгән «Без — кырык беренче ел балалары» һәм авторны укытучы халкы арасында шөһрәткә күмгән «Фронтовиклар» романы бизи. Беренче әсәрдә авыр сугыш шартларында, ачлы-туклы яшәп, колхоз эшеннән, мендәрдән бет чүпләүдән башлары чыкмаган, мәгәр һәммәсен яшьлек дәрте, уен-көлке, кешелекле юмор белән уздыру җаен тапкан, тәүге мәхәббәт нурында коенган уналты-унҗиде яшьлек укучы балалар хәяте тасвирлана. Күпме еллар узса да (реаль шәхесләре инде арабызда юк), алардан илаһи сафлык, гүзәллек, тормышка мәхәббәт рухы бөркелеп, яшәүнен ямен, тәмен белүгә чакыру инеп тора. Татар прозасында көллият тормышын, аны бизәгән яшьләрне шулай яратып, белеп тасвирлаган башка бәян юк кебек. Икенче әсәрдә фронт михнәтләрен, яра сызлауларын оныттырып каһарманнарны мәктәп вәзгыяте бөтереп ала, үзара анлашу, көнләшү, балалар дөньясына үтеп керергә тырышу, чынбарлыктан артта калган, укытучыны картайту өчен урын биләгән, корыган каен агачы кебек катып калган роно хезмәткәрләре белән каршылыклар, шул ук вакытта бер низагны да ахырзаман мәхшәре дәрәҗәсенә күтәрмичә, барысын да вакыт шәрифләре юа дигән фәлсәфи карашлары, тормышны җинелчә юмор белән уздыра алган Гата, Раушад, Хәкимҗан, чибәр кыз Нәркис образлары һәркайсы кабатланмас холык- фигыльләре белән күнелләребездә калды.
Әдәбиятка мәктәп мәүзугы белән килеп керсә дә, Мәһдиев шул чорнын бик күп каләм әһелләрен борчыган татар авылы язмышы, үткәне, киләчәге турында уйланулардан читтә кала алмады. Өлкән буын вәкилләре М.Әмир, И.Гази, Ф.Хөсни, Г.Бәширов, Ә.Еники, А.Расихлар колхозларнын гөрләп яшәгән чорын күреп, сурәтләп дан алсалар, Р.Төхфәтуллин, А.Гыйләҗев, Х. Сарьян, Б.Камалов, В.Нуруллин кебек икенче буын «авыл җырчылары» («деревенщики») югары әхлагы, дине, дене, кунак өчен саклап тоткан такта чәе, түр башында чыжлап утырган самавары, көрәк куллы агае, көлгәндә дә аккан суда чайкаган ак яулык очы белән авызын капларга онытмаган, түгәрәк битле, карлыгач койрыгыдай кыйгач кашлы сөйкемле апайлары белән үткәндә кала барган авылны сагыналар, алар урынын били барган йә манкорт, йә өйләнә алмыйча картайган мәхлуклар күбәюгә әрнү хисеннән арына алмыйлар. Шул чорнын күренекле тәнкыйтьчесе Ф.Миннуллин Мәһдиевне «яшьлеген сагынучы» дип атаган иде. Юк, ул үз яшьлеген генә түгел, халкынын үткәнен, авылнын ямьле, нурлы чорын юксына, милләтенен дөнья кинлекләрендә ат уйнаткан дәверләрен эзли... Кыскасы, М.Мәһдиевне сүнеп барган авылнын сонгы философы, моны-сагышы дип таныткан «Кеше китә — җыры кала», «Ут чәчәге» повестьлары, «Каз канаты» романы сайланмаларнын икенче томын бизиләр. Рухы белән шул бәйләмгә якын «Торналар төшкән җирдә» әсәре өченче томда тәкъдим ителгән. Басылып чыккан мәлдә үк төп конфликты, фабула канвасы табылмаган дип төртмәле сүзләрне дә «ишеткән» «Мәнгелек яз» романы да шул томда урын алган. Мәһдиев әсәрләренен теленә, каһарманнарнын холкын, рухи дөньясын сурәтләү үзенчәлекләренә, психологияне ачу алымнарына «бәйләнә» алмагач, анын роман-бәяннары новеллалардан тора дип йөрүчеләр, аерым алганда, коллегалары сөйләшүләрендә ишетелгәләде. Әсәрнен буеннан-буена кызыктыру, укучынын игътибарын тоту чарасы буларак килгән сюжет сызыгы берәр гөнаһны ачуга багышланган маҗаралы — детектив әсәрләрдә генә мәҗбүри. Дөнья әдәбияты новеллалар җыелмасын (мәсәлән, Бокаччо, Декамерон) тәкъдир итүдән башланган һәм XIX гасыр ахыры XX гасыр башы француз, рус модернистлары сюжетнын әсәрдә гомумән булуы мәҗбүри түгеллеген, ул фикерләү иреген, кичереш офыгын чикли, бәйләп куя, дип раслап чыктылар. Әлбәттә, Мәһдиев бервакытта да сюжет кирәкми дип күтәрелеп бәрелмәде, шулай да: «Нишлим сон, егетләр, мин бит филолог түгел, тарихчы, күбрәк әсәрләремә ялган килеп сарылмасын, ихласлы булсын дип тырышам», дигәндә, анын иреннәрендә тантаналы киная уйный иде.
Мәһдиев сюжетный бер вакыйганы үзәккә алып, төп каһарманнар язмышын эзмә-эзмә сурәтләгән юнәлешен үстерүгә омтылмый. Тормыш әзер канун буенча гына
бармый, һәр кешенеи яшәеш моделе үзенчә, борылмалы-сыгылмалы авыл инеше кебек. Мәгәр Мәһдиевнеи һәр мотивы, детале, жөмләсе әсәрдә телгә алынган кешеләрнеи кичерешләрен, уй-фикерләрен, шатлык-кайгыларын, сөенеч-сагышларын чагылдырган мөстәкыйль «сюжет». Әдәбият белемендә «тартмалы композиция» дип аталган алым авторга бер чордан икенчесенә, бер вакыйгадан башкасына күчүгә, бер фикерне икенчесенә ялгап жциел хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.
Сайланмаларыныи дүртенче томына кергән ирекле уйлануларга, чигенешләргә, әигәмәләргә корылган «Бәхилләшү» роман - эссесе халкыбызныи асыл сыйфатларын, телен сакларга өндәү кебек кабул ителә. Ул бигрәк тә җаваплы кешеләрне, зыялыларны саклыкка, бердәмлеккә чакыра, кисәтә, сискәндерә.
Шул ук томда урын алган «Җир йөзендә алты кыйтга» юлъязмалары татар халкыныи дөнья харитәсендә тоткан урыны турында уйланулардан, күзәтүләрдән, этюдлардан тора. Соигы әсәрендә язучы гадәтенчә Рим, Тәһран, Карачи, Истанбул кебек шәһәрләрне иңләп йөрүе белән «масаеп» ала да, исенә төшеп, төп нәтиҗәсен ясый. «Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син — ком бөртеге, син — нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың... Чын сагыну үзен шунда танытты». (4 т., 551 б.).
Бишенче томда Мәһдиевнең тәүге юмористик хикәяләре, язмалары һәм инде танылган прозаикның, күренекле әдәбият галименең, университет укытучысының әдәбият һәм тормыш, әхлак һәм мәгыйшәт турында уйланулары, ягъни иҗатының чишмә башы һәм инешнең олы, тозлы диңгезгә килеп кушылган мизгелләре белән танышабыз. Үлеменә бер ел калгач каләменнән төшкән «Без үскәндә» мәкаләсенә экзистенциаль югарылыкка күтәрелгән әрнү, сызлану хисе аңа буйсынмыйча тышка бәреп чыга. «Коллыкның иң югары ноктасындагы бер җыр белән бу язмамны тәмамлыйм:
СССРның төп законын
Үзе язган Сталин.
Син яшәсәң, без яшибез, Мәңге яшә, Сталин!
Без менә шулай үстек. Без бик нык имгәтелгән буын...» (5 т., 422 б.). Теләсә кайсы вакыйга-хәлләргә нисбәтән аның үз уе, үз бәясе бар. Автор бер вакыйгага да читтән карап, битараф мөнәсәбәттә кала алмый. Бәлки, аның бөтен иҗатына хас лиризм, шигърилек шәхси башлангычның голфстрим кебек көчле агым булып яшәвеннән килә торгандыр. Ул әсәренең теләсә кайсы өлешенә үтеп кереп, кинәт килеп яуган яңгыр кебек, үз кичерешен ача, вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәтен белдерә. Менә яшь егетнең күзенә кино куелу турында белдерү чагыла. Кичен яңа фильмны карау күз алдына килгәч «...шатлыктан тын кысылды. Минем гел шулай, сирәк кенә эләккән шатлыктан гел тын кысыла. Шатлык аз эләккәнгәдер инде» (5 т., 77 б.). Безнең алда самимилекнең ар ягына чыккан ихласлы үсмер. Берничә юлдан соң ул дөньяның барышына, олы сәясәткә бәя бирә алырдай ир-егет. Ул чәчрәп чыгучы публицист түгел. Әмма бәясе төгәл, башкача уйлауга урын калдырмый. Сугыш чоры баласы бу афәткә мондый мөһерен суга. «Сугышны, гадәттә, эчке хәле рәтләнеп киткән, куәт, дәрт алган дәүләтләр башлаганнар. Россия дә, Германия дә, Франция дә шулай эшләгәннәр.
СССР да шулай: аз гына хәле юньлеләнеп киттеме — шундук басып алу сугышы башлый: йә Балтика җитми ана, йә Бессарабия, йә Әфганыстан» (5 т., 78 б.).
Мәһдиевнен биш томлыгы иҗатын бар тарафтан да инләгәнме дигән сораунын тууы табигый. Үземдә фәнни-тәнкыйди һәм әдәби иҗатка бүленеп (ике «мин»гә) яшәгән кеше буларак, Мөхәммәтнен югары сәнгати һәм иҗтимагый янгырашка, миллилекне янача анлау юлына күтәрелгән ХХ йөз башы әдәбияты тарихын тәфсилләгән хезмәтләре дә мина кадерле, анын күренекле әдәбият галимнәре, тарихчы язучылар иҗатына багышланган мәкаләләре янәдән дөнья күрүгә лаеклы. Беренче татар профессоры (аны Г.Ибраһимов шулай дип атый) Г.Гобәйдуллинга багышланган мәкаләсен ул «Сонгы могикан» дип исемли («Идел». 1994. № 1). Бу урында Мәһдиевнен фәнни мәкаләләре дә анализ тирәнлегенә хилафлык китермичә, йөгерек, сурәтле тел белән язылган булуларын гына искәртәсе килә. Әлбәттә, биш томлыкка анын төп истәлек-ләр китабы «Ачы тәҗрибә» кермәве бигрәк тә кызганыч. Мәһдиевнен язу өслүбен, фикерләү манерасын берәү белән дә бутап булмый, дип исбатларга тырыштык. Анын иҗатын бер юнәлеш яисә агым белән чикләве кыен: кы-рыс реализмны самими юмор бизәп җибәрә, драматизм ихласлылык белән җинеләйтелә, ирония, киная, җорлык, тапкырлык кебек халыкнын олы рухында туган алымнар лирик талгынлык белән кушыла. Мәкаль-әйтемнәрдән килгән метафорик фикерләү алымы Мәһдиев өслүбенен төп үзенчәлекләреннән берсе. Әйтик, «Кеше китә — җыры кала» повестенын (исеме үк ни тора) «Бәхетенне сыер сөзсә — көтү көткән акчанны да ала алмассын, диләр» җөмләсе 20-30нчы еллар тормышын, сугыш чорын, аннан сонгы елларны башларыннан кичергән татар гаиләләренен берничә буынынын язмышын (аны әсәрне уку барышында анлыйсын) күз алдына бастыра да куя. Бу җөмлә башка каләмнән төшсә, тәнкыйть «ничек инде ул бәхетне сыер сөзә алсын, бу хәлне күз алдына китереп булмый, сыердан сөздерерлек бәхет бәхетмени ул, бу бит чеп-чи натурализм» дип бәйләнергә мөмкин иде . Бу — саф Мәһдиев җөмләсе. Ана барысы да килешә. Башкача анын фикерләү рәвешен, өслүбен күз алдына да китереп булмый.
Атаклы уку йортында әдәбият кануннарын яшь буыннын миенә «дынгычлаучы» Мәһдиев үзенен әсәрләрендә, уйлануларында хронотоп, типология, герменевтика таләпләрен үтәү турында уйламый, эчпошыргыч эзлеклелекне, мантыйк кагыйдәләрен бар дип тә белми. Шул мизгелдә күнеленә, рухына нинди манзара, хис якын, шуны тәсбих җебенә терки дә куя. Бәлки, ул хаклыдыр.
Анын ачык структуралы әдәби әсәрләре нәзари фикерләү үсешенә дә этәргеч бирер дип уйлыйм. Халкыбызнын рухи дөньясын ачу юлындагы эзләнүләре, явызлык явызлык, яхшылык яхшылык булып кайта дигән фәлсәфи концепциясе, белеме, кин эрудициясе Мәһдиев иҗатына битараф булмаганнарны эзләнүләр юлына чыгарыр дип ышанып калам!
М.Мәһдиевнен тууына 80 ел тулуны анын гомере буена мөкиббән китеп яшәгән Казан дәүләт университеты да, әдәби җәмәгатьчелек тә хәлдән килгәнчә билгеләп үттеләр. Ул эшләгән татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары язучынын тормыш иптәше Лилия ханымны, кызы Гәүһәрне түргә утыртып,
Тәлгат Галиуллин университет галимнәре Азат Әхмәдуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Шәйхи Садретдинов һәм язучы Ринат Мөхәммәдиев белән. 1990 ел.
чәчәкләргә күмеп, фәнни конференция уздырдылар. Татар радиосыннан, телевидениедән төрле кимәлдәге тапшырулар шактый булды, вакытлы матбугатта Мәһдиев турында истәлекләр, күзәтүләр, уйланулар әлегәчә чыгып тора.
Тантананын ин олысы 2010 елнын апрель аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театрнын янартылган мәһабәт бинасында узды. Зал шыгрым тулы иде. Тамашачыларга аеруча шул театрнын яшь артистлары башкарган «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча эшләнгән театральләштерелгән күренеш ошады.
Сәхнәдән чыгыш ясаган халык язучысы, күренекле драматург Т.Миннуллин Мәһдиев иҗатынын төп үзенчәлеге итеп миллилекне атады, татарнын сагышын, монын чагылдыра алуына һәм югары әдәби осталыкка самими гадилек аша ирешүенә басым ясады.
— Бер караганда, ул кыска җөмләләр белән, көндәлек тормышта аралашкан шикелле яза, күктән йолдыз чүпләми, бөеклекне җирдән, арыш басуыннан эзли. Һәркем шулай яза алыр кебек тоела. Кулына каләм алып, «Мәһдиевчә» язып карыйсын, килеп чыкмый. Җөмлә катламындагы, сүз тәмендәге гаҗәеп серлелек югала. Мәһдиев татар прозасында берәү генә, андый шәхесләр фил йә арслан балалары шикелле, сирәк туа. Юбилеена биш томлыгы чыгу бик яхшы. Ләкин монда анын «Ачы тәҗрибә» әсәренә, тәнкыйди, гыйльми хезмәтләренә урын җитмәгән. Анын сайланмаларын кимендә 8 том итеп чыгарырга кирәк.
Мин үземнен телевидениегә яздырган, сәхнәдән сөйләгән чыгышымда Мәһдиевнен иҗатына, холкына, талантлы педагог булуына тукталып, язучынын исемен пропагандалау, мәнгеләштерү юлында берничә тәкъдим ясадым. Аерым алганда, Мәһдиевләр гаиләсе 30 елдан артык яшәгән Галиев исемен йөрткән урамга (анын кем хөрмәтенә бирелгәнен беркем белми, һәрхәлдә, бу атамага күренекле татар сүз осталары Шәүкәт белән Марсель Галиевләрнен катнашы юк диләр) Мәһдиев исемен бирү, анын сонгы елында яшәгән фатирында музей ясау кебек тәкъдимнәр керттем.
М.Мәһдиев иҗаты, шәхесе җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калды дип раслау дөрес булмас иде. Анын тәүге юмористик хикәяләрен, бигрәк тә «Без — кырык беренче ел балалары» бәянын һәм анын артыннан килгән әдәби әсәрләрен, язучылар үзләре, тәнкыйть дәррәү күтәреп алды. Әмма Мәһдиевнен әдәбиятта беренче адымнарын галим, тикшерүче, кыскасы фән кешесе буларак ясаганын онытырга ярамый. Инде танылган прозаик булып күтәрелгәч тә ул бу өлкәне ташламады, ХХ гасыр башы сүз сәнгате, фәлсәфәсе, мәгърифәте турында матбугатта чыгуын дәвам итте. Анын гыйльми иҗаты академик Д.Ф.Заһидуллинанын Казан дәүләт университетынын 200 еллыгы унае белән күренекле галимнәр сериясендә чыккан, югарыда телгә алынган «Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев» (КДУ, 2003) дип аталган брошюрасында күләм мөмкинлек биргән тәкъдирдә шактый эзлекле өйрәнелә. Анын «Фәндә беренче адымнар», «Гасыр башы», «И, кая китте ул көннәр...», «Җыр, туган җир, халык», «Иҗатчыны ни борчый...» дип аталган бүлекләре М.Мәһдиевнен беренче фәнни мәкаләләреннән алып үзенчәлекле, халыкчан телле, шул ук вакытта һәр детальгә, исемгә игътибарлы галим булып җитешүен күз алдына бастыралар. Галимә китабынын сонгы җөмләсе М.Мәһдиев хезмәтләренен ин мөһим сыйфатын ачып бирә кебек. «Күрәсен, фәнни язмаларда да кеше күнеленә кагылырлык кыллар таба белгән галим...».
Д.Заһидуллина Мәһдиевнен фәнни мирасын тикшерсә, Ә.Закирҗанов «Мөхәммәт Мәһдиев — тәнкыйтьче» («Рухи таяныч». 2011. 244-250 б.) исемле язмасында төп игътибарын Мәһдиевнен агымдагы әдәби процесс белән бәйләнешен үзәккә ала, анын үз чоры өчен үткен каләмле, кин карашлы тәнкыйтьче булуын күрсәтә.
Өлкәнрәк буын каләменнән төшкән мәкаләләрнен абруена да тап төшермәстән (алдагы бүлекләрдә алар турында сүз булды), ике яшь галимнен М.Мәһдиев иҗатын өйрәнү юнәлешендәге унышларын ассызыклап үтәсе килә. Аларнын берсе — М.Мәһдиев бәяннарынын милли рухын, эчке матурлыгын, психологик анализ
тирәнлеген ачу юлында җитди адым ясаган Илһам Фәттахов («Язучы-публицист осталыгы серләре», 2011 һ.б.), икенчесе — язучынын иҗатында шәхеснен урынын, автор белән каһарманнар бердәмлегенен серен ачуга омтылган, үзе дә оста каләмле Рәшит Фәтхерахманов («Тормыштан килгән геройлар (Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең өч томлыгы чыгу уңаеннан», «Казан утлары» 1996, №10). Юбилей елында башка авторларнын, бигрәк тә анын укучыларынын шактый кызыклы эчтәлекле, ихласи мәкаләләре күп басылды. Көн тәртибендә М.Мәһдиев иҗатын комплекслы, монографик планда өйрәнү бурычы тора. Ул — ана лаек дигән идек.
Бәхилләшү сүзе
Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешен алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала.
Мөхәммәт Мәһдиев.
Гомеренен сонгы баскычында, да Мөхәммәт, көтелмәгәнчәрәк «элемтә чарасын» кулланып, үзе булып калды. Бер шәһәрдә яшәп, телефон аша аралашып торсак та, Тукайлардан килгән йолага тугрылык саклап, ул мина бәхилләшү сүзен хат аша җиткерде. Бердән, телефоннар тынлана, ә хатны ачсалар да күп кеше укымый, икенчедән, мәктүпне кат-кат төзәтеп, җиде кат үлчәп, сүзенне һәр яктан уйлап кәгазьгә төшерергә була, дип уйлаган күрәсен акыл иясе. Әйткән сүз кош мисле оча да китә, чиста биткә төшерелгән кәлимә, каккан кадак кебек, озакка кала, аны, авторын юксынган саен, алып укып та була. Мөхәммәтнен 1995 елнын февраль азагында мина атап язган хатын шулайрак кабул иттем. Мөрәҗәгатенен сонгы җөмләсе монда язылганнардан сер ясамаска кирәклекне искәрткән иде. «Коллективка минем бу бәхилләшүемне уч. советта белдер (ул чорда мин татфакнын деканы идем). Күчтәнәч, билгеле». Урында яткан хәлендә дә үзендә шаярырга көч табуы һәм инде биш ел факультеттан читләшкән, ул аралашкан чор коллективы яна әгъзалар исәбенә шактый янарган булса да, Мөхәммәтнен үзен һаман татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр берлеге укытучысы дип санавы, деканнан хатынын бер өлеше белән таныштыруны соравы анын бөеклеген, кин күнеллелеген күрсәтүче бер дәлил дип таптым мин. Бу хат мина атап язылган булса да, бу очракта аны тулысынча китерү лазем дип саныйм.
«Хөрмәтле Тәлгат дус!
Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды.
Синен белән әйбәт, дус яшәдек, сина рәхмәт. Васыятем:
1. Мине озатырга дип укытучылар, студентлар алып килә күрмә.
2. Мине бик шыпырт кына үземнен авылга озатачаклар.
3. Транспорт-фәлән мәсьәләсен Р.Мөхәммәдиев (ул чорда Язучылар берлеге рәисе. — Т.Г.), Арча, Н.Мостафин (укучысы, бизнесмен. — Т.Г.) хәл итәр дип уйлыйм.
4. Ренат Мөхәммәдиев белән сөйләшсән — мин бик теләр идем (кабердә инде нигә ул!) некрологка университетнын бүгенге ректорынын да кул куюын (Р.М. бу турыда белә).
5. Бөтен коллективка минем ихтирамымны тапшыр, сонгы сәламемне әйт. Минем балаларым сина йомыш белән килсә — ярдәм ит.
Хуш, бәхил бул!
Имза».
Мәһдиевчә төгәллек, уйланылганлык тан калдырырлык. Сүзләрне гаять ачык итеп, хәрефләрне элеккеге күчереп язучылар (хәттаннар) кебек чыгарган, хатны
укыгач, күздән ирексездән яшь атылып чыкты. Телефоннан чылтыратып тормыйча, Чехов базары янындагы яна фатирына юл тоттым. Ишекне Лилия ханым ачты. Борчылуы йөзенә, кара тап булып күз төпләренә чыккан.
— Менә шундый хәлләр бит әле, Тәлгат. Якын туганнардан башка бер кешене дә кертмәскә кушты. Таныш-белешнен, дусларнын күнелендә чибәр, сәламәт Мәһди булып каласым, чирләшкә килеш күренәсем, дошманнарны шатландырасым килми, ди. Мөхәммәтнен холкын беләсен инде. Сина каршы килмәс. Сез якын дуслар бит.
Шул арада күрше бүлмәдән, акрын гына атлап, үзе килеп чыкты. Өстендә соры төскә кызыл тасмалар төшерелгән җылы күлмәк, җинел чалбар, аягында йомшак өй чүәкләре. Берничә атна күрешмичә торган идек. Ябыккан, янак сөякләре алга чыккан, күз карашы элеккеге кебек ут уйнатып тормаса да җанлы, ягымлы, йомшак.
— Нәрсә, хәзрәт, чын-чынлап чирләргә булдынмы әллә?
Ул минем сорауны җитдигә санамыйча, туры җавап бирмичә, кулы белән ишарә ясап, кабинетына алып кереп, диванга утыртты.
— Минем хатны алдынмы?
— Алдым. Шунын өчен йөгереп килеп җиттем. Бераз арттырасын бугай. Әле безгә яшисе дә, яшисе.
Минем бу сүзләрне дә колак яныннан уздырып, хатына сыймаган фикерен әйтеп калырга ашыкты.
— Мин, Тәлгат дус, үз хәлемне үзем беләм. Гаҗәп бит: әҗәлем якынлашкан саен мин үлемнән курыкмый башладым. Минем әни кешеләргә начарлык эшләмәсән, кешенекенә тимәсән Ходай Тәгалә җинел үлем җибәрә, ди торганые. Гел яхшылык эшләп тору кулымнан килмәсә дә, анлы рәвештә берәүгә дә начарлык кылмадым. Хәтта үземә күпме аяк чалган, нервымда уйнаган Альберт Яхинны да гафу иттем. Бу хакта үзенә дә чылтыратып әйттем. Сина исән-сау яшәргә, эшләргә!
Шуннан сон да анын янында берничә тапкыр булдым. Хәле начарайганнан начарая барды. Бик нык ябыкса да, рухы белән матур, мөлаем, олы кеше булып калды. Ул табиблар фаразы буенча мартта түгел, ә июнь уртасында фани дөньяны ташлап китте.
Мәһдиев парадокслар кешесе иде. Сонгы юлга озатырга күп кеше кирәк тә булмады. Күпләр белми-сизми дә калды. Әйткәнемчә, тантаналы, купшы күмүдән баш тартты. Гади генә, тыйнак кына, әмма тирән мәгънә белән, саф татарча, мөселманча әнисе янына җир куенына кереп ятты, сөеклебез.
Тормышка, табигатькә, матурлыкка, яшәешнен һәр күзәнәгенә гашыйк, һәр җан иясенә бары тик бәхет теләгән, көр күнелле, җор телле сүз остабыз яшәргә дә, яшәргә тиеш иде әле... Ниһаять, кешеләрчә көн итәрлек фатиры булып, оныгы Зөһрә тугач кына ул, картлыгын күрмичә, безне ташлап китте.
Каләмдәше Аяз Гыйләҗев Мөхәммәт Мәһдиев күмелгәннән сон Гөберчәк зиратынын статусы үзгәрде, дип язып чыкты. Күмүдә катнашудан мәхрүм язучылар, укытучылар, күпсанлы шәкертләре каберенә җәй буена агылдылар. Мәһдиевнен туган авылында югары кимәлле музей ачылды (1996 елда). Аны ул вакытта Арча леспромхозы директоры, хәзер район хакимияте башлыгы Алмас Назиров төзетте. Язучынын күпсанлы укучылары исеменнән ана мен рәхмәт, саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.
Җәсәде янында әйтәсе килгән берише фикерләремне хәзер кәгазьгә төшерергә булдым. Мәһдиевнен үзен һәм иҗатын яхшы беләм дип саныйм, бу истәлек-хатирәләр китабында шул хакта әйтергә дә тырыштым. Әсәрләре, каһарманнары, яшен ташыдай чагыштырулары, энҗе-мәрҗәннәр белән чигелгән теле хәтердә, йөрәктә, күз алдында. Биредәге саубуллашу кәлимәм анын имән агачыдай тирән тамырлы шәхесе турында гына.
М.Мәһдиев ХХ гасырнын икенче яртысында татар халкы бирә алган олы затларнын олпатлысы иде. Ул рухи, мәдәни, хәтта физик яктан да нык, көчле, әмма Октябрь фетнәсе нәтиҗәсендә шактый бәла-казага тарган, тукмалган, кимсетелгән,
укымышлы, зыялы нәселдән. Акыл казанынын тирәнлеге, хәтеренен үзенә элеккәнне читкә җибәрми торган капкындай булуы Мөхәммәтне затлы шәхес итеп, тирәлектән аерып тора иде.
М.Мәһдиевнен әдәби-нәфис могҗизаларына мөкиббән киткән хәлдә дә без анын олы галим, авызында былбыл сайраткан укытучы-лектор, ачы телле тәнкыйтьче булуын истән чыгармыйк. ХХ гасыр башында яшәгән һәм эшләгән бик күп олы шәхесләрне, сәясәтчеләрне, иҗтимагый эшмәкәрләрне ул ачты, аклады, укучыга алып кайтты. Ул алар турында кайбер галимнәр кебек укып булмаслык корама, ясалма, тәрҗемә лөгать белән язмады, биредә дә, сурәтле фикерләүгә, сыгылмалы телгә өстенлек бирде. Егерменче гасыр башы әдәби хәрәкәтен өйрәнүдә тарихилык һәм миллилек принципларына таянды. Баганаларны дөрес һәм урынлы утырткан, дөньяга карашына, үз принципларына турылыклы калган өчен ана әзер докторлык диссертациясен якларга бирмәделәр. Әүвәл тиешле кешеләр анын хезмәте тирәсендә бәхәс, тавыш күтәрделәр. Ул-бу килеп чыкмасын дип, ике куллап кәнәфиенә ябышып утырган адәмнәргә шул вәсвәсә җитә калды. Өстән төшкән әмерне үтәргә өйрәтелгән йомык бөерле, йомшак бавырлы галим-голамә Мәһдиевне «батыруга» булыша. Хәер, барысы да андый булмагандыр... Аны анлаганнары, яклаганнары да булуы безгә мәгълүм.
М.Мәһдиев кешеләргә биоҗегәр бирүгә сәләтле, аралашу, гәп корып, сөйләшеп утыру өчен җайлы кеше иде. Тукай иҗатын өйрәнү белән бәйле бер сәяхәт нигезендә анын бу сыйфаты турында Р.Мөхәммәдиев «Мәһдиев иленә сәяхәт» истәлек-мәкаләсендә бик гамьле итеп язып чыккан иде. Язучынын замандашларына мөнәсәбәтен ачуга багышланган бүлектә анын барча таныш-белешләрен атап булмады. Ул үзе эшләгән университет деканнарынын да якын сердәше (Индус Таһиров, Рәмзи Вәлиев, Җәмил Сафиуллин, Флорид Әгъзамов), үзе белән бергә әдәбият фәненә хезмәт иткән галимнәрнен (Азат Әхмәдуллин, Хатыйп Миннегулов, Марсель Бакиров), күренекле тарихчыларнын (Әзһәр Мөхәммәдиев, Риф Хәйретдинов, Равил Фәхретдинов, Равил Әмирханов) кинәшчесе иде. Ул аларнын һәркайсы белән уртак тел таба алды, дустанә яшәде. Милләтнен җаны, көче — анын телендә дигән иманда торды Мөхәммәт. Анынча тел — милли интеллектнын югары казанышы, тарихи ан җимеше. Ул, рәсми диннәр туганчы ук, барлыкка килгән. Сонрак алар бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп яшәгәннәр, үскәннәр. Ул татар теленен кардәш төрки лөгатьләр арасында ихтирамлы аралашу чарасы, бай һәм тирән тамырлы әдәбиятлы булуы белән горурлана иде. Телне гасырлар тудыра, ә аны юк итү өчен берничә буын да җитә икән. Тел яшәсә генә халык яши. «Телсез» халыкнын дөнья базарында урыны юк. Халыкнын теле аралашу чарасы буларак үзе бер могҗиза, милләтне яшәтү чарасы.
Мөхәммәт татар теленен байлыгын яхшы белеп, сурәтлелек көчен тирәнтен сизеп, әсәрләрендә анын берәү дә игътибар итмәгән раушан нурларын балкытып иҗат итсә дә, һәр яна сүзгә, яна гыйбарәгә ифрат игътибарлы булды. Халыктан колагына ингән сүз озак та үтми анын әсәрләрендә, яна мохиттә, энҗе-гәүһәр кебек ялтырап ачыла.
Укучылары белән очрашу — Мөхәммәтнен яшәү рәвеше иде. Бик тәмләп, иренмичә, сорауларга җавап бирә дә, үзенен яраткан мәүзугына кереп китә.
— Мина бик күп чит илләрдә булырга туры килде, — дип башлап китеп, Рим, Парижлар матурлыгына тукталып, шунда ук халыкны, милли телне, милли йөзне саклау мәсьәләләренә килеп чыга, балаларын ана теленә өйрәтә белгән фин татарларын үрнәк-өлге итеп искә алып тәмамлый иде чыгышын. Күзе үткен, чая, зиһене тырнаклы булуы ярдәм итә иде ана чыгышларында.
Халкыбызнын киләчәген ул Русиядә демократик көчләрнен җинүе белән бәйләде. Шунда да СССР дигән империянен капыл таркалуы гражданнар сугышына китереп чыгарыр дип курыкты. «Тегермән ташы арасына аз санлы халыклар эләгә, 100 миллионлы милләткә зарары тими анын», — дип, чын-чынлап борчыла, уйлана иде халык язучысы.
Гаяз Исхакый турында без ләм-мим берни белмәгән, ишетмәгән чорда ук ул анын рәсемен шәхси өстәлендә, каршысында тотты. Әдипнен иҗатына югары бәя биреп, тиз генә дәүләтчелекне торгызу мөмкинлегенә ышануынын хыялый, утопия икәнлеген искәрткәне дә хәтердә. Мәгәр ул Гаяз Исхакый кебек үк хакыйкатьнен ахыр җинәсенә ышанып яшәде. Бөтен холкы, яшәү рәвеше белән демократ булса да, ул эшче сыйныфына табынмады. Пролетариат, шәһәр авылны, табигатьне юкка чыгара, татар авылы белән бергә халкыбызнын милли рухы, әдәп-әхлак гадәтләре, тормыш итү фәлсәфәсе юкка чыга дигән иманда торды әдип. Бу яктан ул урыс язучылары С.Есенин, В.Астафьев, В.Распутин, В.Солоухин, В.Белов кебек сүз осталарына якын торды. В.Шукшин хикәяләрен аеруча югары бәяләде. Әлбәттә инде анын өчен ин олы шәхес, иҗатына мөкиббән киткән язучысы Габдулла Тукай булды. Сүзнен кадерен, тәмен белгән кеше буларак, ул Тукайнын берәр җөмләсен, сүзен бозганны, алыштырып куйганны сизсә, ишетсә, җен ачулары чыга торгание.
Сонгы елларда, бигрәк тә тәненә яман чир үтеп кергәч, Мөхәммәт буй- сыны, чандырлыгы, туры аркасы, ап-ак чәче, тирәнгә урнашкан акыллы, мәгънәле күзләре, киләчәк кешесе булуы белән Хәсән Туфанга охшый барса, эчке бәйсезлеге, буйсынмас, баш бирмәс менәзе белән урыснын бөек язучысы Иван Бунинны хәтерләтте. Әлбәттә, татар язучысы үз илендә рәнҗетү, кыерсыту күрсә дә, урыс морзасы үрнәгендә, җинел генә чит илгә чыгып китеп, гомерен Парижда үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм иде. Үз җирендә эчке мөстәкыйльлегенме саклап калуы кыенрактыр да әле. Кем белсен!
Дингә хөрмәте, ихтирамы зур булып, Коръән сүрәләрен күп белсә дә, аны диндар кеше дип булмый. Шулай да бер тәнкыйтьченен Аллага, дингә тел-теш тидерүен ишеткәч, бик нык ачуланганы хәтердә: «Кеше имансыз яши алмый. Андый адәмнәр авыр үлә».
Ә үзе фани дөньяны, әйтәсе васыятьләрен әйтеп, теләк-ниятләрен язып, җинел ташлап китте. Рухы күкләргә, тәне оҗмахка инде.
Әдәби әсәрләре, иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре белән халкыбыз, җәмәгатьчелек күңелендә, рухани мәркәзебездә тирән эз калдырган шәхесләрне вакыт галиҗәнапләре алар яшәгән елларны, айларны, көннәрне ераккарак чигендерә барган саен күнелдә югалту, сагыну, юксыну хисе көчәя бара икән. Иҗатлары, яшәешләре белән үзенә бер мохит тудырган мөрәүвәтле затларның истә калган, хәтердә уянган һәр сүзе, җөмләсе, фикере, фәтвәсе, вакыйга-хәлләргә мөнәсәбәте яна мәгънә-төсмерләре белән ачыла бара. Дөрес, элегрәк яшәп киткән, халыкнын мәдәни тормышында эз калдырган затларны идеаллаштыру, арттыру, «вәт теге заманда яшәгәннәр, эшләгәннәр, язганнар бит көчле адәмнәр, без вагайдык, гулливерлар- алыплар заманы үтеп киткән», кебек уфырулар, үкенечле тел шартлатулар һәр чорда булган һәм үткән биеклекләрне сагыну хасияте кешелекнен яшәп киткәннәргә ихтирам билгеседер.
Бабасы Г.Бәширов әйткәнчә, Мәһдиев иҗаты күпертеп бәяләүгә мохтаҗ түгел. Чөнки анын романнары, бәян-хикәяләре, саллы фәнни вә җанлы тел белән язылган тәнкыйть мәкаләләре, архив, вакытлы матбугат битләрендә эзләп табылган чыганакларга таянып язылган хезмәтләре вакыт узган саен яна сыйфатлары белән ачылып, анлаучыларын, яклаучыларын күбрәк таба баралар.
Бик кызганыч, әдип белән аралашкан дуслары, якыннары, хезмәттәшләренен сафы агачлары киселә барган урман кебек сирәгәя. Шул чорда яшәгән, әдәбият йөген бергә тарткан кешеләрнең хәтере дә тормыш ваклыкларынын һәммәсен истә тота алмый. Бары тик вакытында язылган истәлек кенә кемгәдер кирәк булса-булмаса да мәнгелек. Янәдән Мәһдиевнен дусты, олуг язучыбыз А.Гыйләҗев сүзләрен искә төшерәм. «Мәһдиев үз күнеленә һәм ана ышанган татар укучысына хыянәт итмәде. Бу — анын халык алдындагы батырлыгы иде». Дуслары, якыннары күнелендә дә ул бай рухлы, батыр һәм матур, хөсетсез, ачык йөзле шәхес булып калды.
Татар халкы унбиш елдан артык Мөхәммәт Мәһдиевсез, анын мирасын укып,
өйрәнеп яши. Күнелләрдә талгын монсулык... Анын гәүдәсе, сурәте, горур йөреше, елмаюы күз алдында. Менә ул кин кара чалбардан, куены ачык вельвет пинжәктән университетнын мәрмәр багана сафлары тезмәсе яныннан, тирә-юньне пакъләндергеч көч белән тутырып, хуҗаларча эре-эре атлап бара. Тулы ай кичке карангылыкны ерып, монсу гына анын артыннан күзәтеп килә. Аларнын юллары — мәнгелек.
2010—2011.