Логотип Казан Утлары
Публицистика

Көлү мәрәкә

* * *
Көлү мәрәкә
«Казан утлары» журналынын проза бүлеге мөхәррире булып эшли башлагач, мине баш редактор Зәки Нури үз кабинетына чакыртты.
— Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде, бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән.
— Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк.
— Ничек булмасын инде, көлә дә, җибәрә дәме?
— Алай булгач, «көлеп куйды» дип төзәтик.
— Көлә дә, куядамы? — дип, Зәки Нури үзе дә җәелеп көлә башлады. Анын кайчан чын, кайчан шаяртып сөйләвен һич тә анламассын. Минем аптырап калуымны күреп, ул кинәт көлүдән туктады да:
— Әле генә мин нишләдем? — дип сорады.
— Көлә башлаган идегез, Зәки ага.
— Туктале, тукта, ничек инде, көләм дә, башлыйм дамы? — дип, ул тагын көләргә тотынды. Аннан тагын җитди кыяфәткә керде:
— Безнен телдә фигыльләр бик опасный... гел бер тирәгә барып төртелә, дип тагын көләргә ябышты. — Менә бәла! Көлә дә, ябыша да була инде монысы.
— Әллә сон, Зәки ага, бу фигыльләрне ташлап, Нурихан Фәттах сыман гына язарга микән?! Ул бит әнә ничек кисеп кенә куя: Барды. Алды. Салды. Көлде. Бетте...
— Менә-менә! Күпме кәгазьгә, күз нурына, типография буявына
экономия булачак... Дәүләт башында Сталин кебек тел белгечләре юк шул хәзер, указ гына чыгарып куяр иде дә... Утырып торам әле, дип сөйли бит татар. Утыра да, тора да, имеш... Сталин исән чагында берсен генә эшли иден: йә торасын, йә утырасын...

Кызыклы очрашу
Илдар Юзеев Язучылар берлегеннән «Казан утлары» журналына телефоннан шылтырата. Телефонны Тәүфикъ Әйди ала.
— Тәүфикъ, коллективыгызга әйт, иртәгә чит ил язучылары белән очрашу була. Сәгать уникегә килсеннәр ж,ыелышып.
— Нинди язучылар, кайсы илдән? — ди Тәүфикъ, сулышына кабып. Ул елларда чит илдән язучылар килеп төшү кибеттә кара уылдык сату кебек гайре табигый хәл иде.
— Язып ал, — ди Юзеев. — Бирма дигән илдән. Шагыйрь Шатаг Фидәр, икенчесе — прозаик Ташар Имазин.
Бөтен дөнья язучыларын белеп бетерергә кызыккан Әйди: «Минем китапханәмдә Шатаг Фидәрнен дә, Ташар Имазиннын да китаплары юк шикелле, кызганыч», — ди.
— Менә хәзер булыр.
Бераздан «Казан утлары»ннан берәм-берәм шылтырата башлыйлар.
— Очрашуны сонгаракка күчереп булмыймы, төшке аш вакыты бит, — ди Рәдиф Гаташ.
— Кыяфәтлерәк адәмнәрме? Үзебезнен йолкышлардан да туйган, — ди Кояш Тимбикова.
— Ничек киенеп килергә икән? — дип сорый Рашат Низами.
— Бирма дигән ил Австралия утравындамы әле ул, Илдар абый? — ди Шамил Маннапов.
Икенче көнне берсеннән-берсе матуррак киенгән «Казан утлары» язучылары Илдар Юзеев кабинетына ж,ыелалар. Юзеев аларга берәр бит кәгазь өләшеп чыга.
— Чит ил язучылары килгәнче, исем-фамилияләрегезне кирегә язып чыгыгыз, тегеннән шулай куштылар...
Дулкынланган язучылар дәррәү эшкә керешәләр. Бераздан шаркылдашып көлү башлана. «Шатаг Фидәр» дигәне — Рәдиф Гаташ, «Ташар Имазин» дигәне Рашат Низами икән бит, каһәр...
 

Әлбәттә
Мөсәгыйт Хәбибуллин сонгы арада роман түгел, ә кызыклы вакыйгалар тупланган тарихи этюдлар язу белән мавыга. Саллы гына кулъязмасын ул «Казан утлары» журналына китерә. Проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов кулъязманы бик ж,ентекләп укып чыга. Күр инде син, Президентыбызнын нәсел тамыры борынгы дәверләрдә яшәгән һун бабаларыбыз ханы Аттиланын үзенә барып ялгана икән бит!
Кайнар холыклы Камил Кәримов өстәлендә песи кебек йомарланып яткан телефонын дер селкетеп уята:
— Мөсәгыйт ага, Аттила дигәннән, ачыклап китик: Президентларыбыз алышынырга тора бит. Бер айдан янасын раслаячаклар. Аттиланын туганы дип кайсысын языйк сон?
— Әлбәттә, янасын инде, янасын, — дип куя Мөсәгыйт Хәбибуллин, ике дә уйлап тормыйча.