Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хөрмәтле редакция!

Хөрмәтле редакция!
Сезгә күптәннән хат язарга уйлаган идем, 10нчы сандагы ике мөрәҗәгатегез, ниһаять, бер сәбәп булды: Фәнис Яруллинның көндәлекләре турында һәм шәхси архивтан фотолар турында.
Мин Татарстаннан бик еракта, Себердә яшим. Гомерем буена мәктәптә эшләдем. Рус телен һәм әдәбиятын укыттым. Татар телен мәктәптә укытканда, 60- 70нче елларда ничек өйрәткән булсалар, шул кадәр генә беләм. Хаталарым булса, гафу итәрсез. Хәзер пенсиядәмен, шулай да мәктәп музейларын җитәклим. Инде рәхәтләнеп татар әдәбиятын укырга да вакытым бар. Журналыгызны ике ел алдырам, киләсе елга да язылдым. Авылда татарча укучылар кимеп бара, шул борчый.
Безнең авылда Мәнвия Хөсәен кызы Шихова дигән зур ихтирамга лаек тарихчы бар иде. 2009 елда, 80 яшендә бакый дөньяга озаткач, ул гомер буена җыйган тарихи раритетларны, 20дән артык альбомда җыйган фотоларын, 66 ел буена алып барган көндәлекләрен (1943 елдан), 50 буынга хәтле шәҗәрәләрен, бик матур чигү һәм үрү кул эшләрен, бик күп тарихи китапларын, хатларын һ.б. җыеп, мәктәптәге бер бүлмәдә аның ядкаренә музей ачтык.
Мәнвия апаның шул мирасы арасында «Казан утлары» журналының 50нче еллар урталарыннан алып 2009 елга хәтле һәрбер (800ләп) саны бар. Мин, музейның мөдире буларак, соңгы еллардагы саннарның күбесен укып чыктым. Мәнвия апа да һәрбер санны зур игътибар белән укыган икән. Ассызыклап барган: бит читләренә үз фикерләрен язган. Укыганда аның белән тагын бер сөйләшеп, йә бәхәсләшеп, йә ризалашып укыйсың...
Укыган әсәрләрем арасында иң яратканнарымның берсе Фәнис Яруллинның «Сирәгәя бара аккошлар»ы булган иде. «Кем елый» шигырен 9 майда хәтта сәхнәдән дә укыдым. Сугыш елы балалары елап тыңлады. Фәнис абыйның көндәлекләре чыга башлаганнан соң мин журналны алу белән аның соңгы битләрен ачам. Нинди көчле шәхес! Көндәлекләрне укыганда үзеңә рухи якын кеше белән ирмәкләшкәндәй буласың. Авыру кешедә нинди ихтыяр көче, никадәр оптимизм! Лев Толстойча, нинди ачылып бетү, үзен аямыйча барысын да ярып салу. Аның тормышка мәхәббәте депрессия дип авыруга сабышучы сауларга зур үрнәк. Хатыны белән мөнәсәбәтләре турында укыганда Фәнисне, ул нинди бәхетле дип уйлыйсың.
«Җилкәннәр җилдә сынала» дигән повесте белән 1970 елда 10нчы класста татар теле укытучысы Рәҗия апа таныштырган иде. Анда да бик яратып, Н. Островский белән чагыштырып укыган идек. Аннан соң күп еллар минем өчен татар әдәбиятын укырга мөмкинчелек булмады диярлек. Сезнең журналыгыз һәм «Сөембикә» безне татар мохите белән бәйли. Без, Себер татарлары, үзебезгә Казаннан күбрәк игътибар көтәбез (соңгы елларны «Түгәрәк уен» фольклор фестивале дә безне бик үстерде). Фәнис абыйга минем зур рәхмәтемне белдерегез. (Хат әдипнең вафатына кадәр язылган. — Ред.) Ул, әгәр дә имгән- мәсә, татарның 1нче космонавты була алыр иде.
Шул ук санда архивтан фото-лар турында язгансыз. Себер ягы белән бәйле зур шәхес — Фоат Вәлиев, тарих профессоры, Себер татарлары турында эшләр, китаплар язган. Яланкүл авы-лында туган, Үләнкүл авылында укыган. Аның тормыш иптәше Суфия Исхакова да Себер та-тарлары телен өйрәнү турында күп эшләр язган. Алар икесе дә сугыш ветераннары иде.
Гомер буе Казанда яшәп, анда жңрләнгәннәр. Туган якларына да килгәләп йөрделәр. Себердә туганнары аларны онытмаганнар, бәлкем, аларның фотосын бастыру бездә журналны яздыручылар санын да арттырыр.
Безнең авыл белән бәйле зур шәхес — ул Равил Үтәбай Кәрими. Уфада яшәп, иҗат итеп Казаклар авылында җирләнгән дип беләм. Равил абый 1958-61 (?) елларда Үләнкүл авылында укытучы булып эшләгән. Ул елларда безгә татар авылларын күтәрү өчен Татарстан ягыннан күп кенә укытучылар җибәрелгән булган. Минем әтием Абдрәхим Рахмангулов Равил абый белән бик дуслар иде. Өебездә аның бүләк иткән китаплары саклана. (Дөрес, ул вакыт аны Кошкин Равил дип йөртәләр иде).
1989 елда Үләнкүл урта мәктәбе 50 еллык юбилеен үткәрде. Равил абый да килгән иде, бик матур чыгыш ясады.
Сезгә уңышлар теләп,
Зәлифә РАХМАНГУЛОВА.
Мәгариф отличнигы.
Большеречье районының Үләнкүл авылы, Омск өлкәсе.