Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары»на - 90

«Казан утлары»... Мондый романтик исемне журналга кем биргән икән? Моңа кадәр журнал өч тапкыр исемен үзгәрткән, әмма, минемчә, үзенең менә шушы, асыл исемен алгач кына ул үзен чын-чын- лап раслый. Безнең Камал театрыбыз исән булып, анда үлмәс «Зәңгәр шәл» барганда, әниләр балаларына «Шүрәле »не укыганда, татарлар «Әпипә»гә биегәндә, «Туган тел»не җырлаганда, «Сабантуй»лар үткәндә — «Казан утлары» журналы да яшәячәк!..
Заманында шөһрәтле булган «Новый мир», «Дружба народов», «Знамя», «Ок-тябрь», «Нева» кебек журналларның хәле
әйбәт түгел. Шуңа күрә Казанга, төрле мастер-классларга, конференцияләргә әледән-әле Мәскәү язучылары килеп тора. Россиядә калын журналлардан хәзер бары «Казан утлары» гына югалтулар кичер-мичә, тотрыклы-имин чыгып килә, шәп кәгазьдә, әйбәт полиграфик башкаруда нәшер ителә...
Яраткан журналымны бәйрәме белән котлап, «Казан утлары»ның тагын да яктырак, дөньяның барча татарларының күңелен җилкетеп балкуын телим.
Рауль МИР-ХӘЙДӘРОВ.
Мәскәү.