Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары»на - 90

...90нчы елларда монда да яңа чор башланып китте. Мин Төркиядә яшәгән татарларның иң бәхетлеләреннән берсе булып, Урта дингез буендагы Анталия шәһәрендә яшәгәндә бу шәһәргә турист булып килгән бик күп милләттәшебез белән таныштым. Шушы еллар эчендә миңа килгән иң зур бүләк, әлбәттә, изге башкалабыз Казанда басылган китап, журнал, гәзитләр һәм җ.ыр кассеталары иде. Бу китап-журналлар эчендә, әлбәттә, «Казан утлары» журналының бик күп саннарын уку бәхетенә ирештем.
Туган телебезне саклау ул әби-бабала- рыбыз биргән татар үзаңы белән булса, камилләштерү шушы язулы әдәбият
белән мөмкин. Шул сәбәптән, шундый изге эш башкарган журнал җитәкчеләре белән бергә, шагыйрь һәм әдипләребезгә бик күп рәхмәтлебез.
90нчы еллар дәвамында башкарган изге гамәл нәтиҗәсе буларак, яңа буын балаларыбызның да татар үзаңы белән үсү һәм милли күлтүребезнең яшәвендә «Казан утлары» журналының өлеше бик күп булуына ышанам...
Уңышлар һәм казанышларыгызның горурлыгы милләтебез өчен булсын.
Бехзат АКТАШ, Татарлар җәмгыяте җитәкчесе.
Төркия, Измир.