Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» УЛ..

.ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

Аяз Гыйләҗев,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
—Журналның язмышы авыр булды, татар әдәбиятының да язмышы шулай иде. Әгәр ул хөр фикерләрне чыгара башласа, йә Мәскәүдән, йә Казаннан чукмар белән аның башын төеп тордылар. Аның хәтерен җимерделәр, әдипләребезне 37елларда бер кырсалар, сугыш елларында алар икенче мәртәбә чалгы астында калып харап булдылар. Ләкин журнал чыга килде, журнал яшәде, журнал ул хәтәр җилләрнең уртасыннан барган очкыч кебек давылларга-жилләргә
бирешмәде. Бусы хак. Булды, әллә ниләр күрде безнең башлар. Ләкин без монда үзебезнең татарны зур хөрмәт белән искә алыйк. Журналны әдипләр генә түгел, журналны сәяси белгечләр генә түгел, журналны шагыйрьләр генә түгел, журналны татар яклады. Журналны татар ясады, татар рухсытты, татар яшәтте. Менә мин хәтерлим, сугыш елларыңда журнал ике мең, өч мең тираж белән чыга иде. Уйга калып, кайвакытта күз алдына китерәм, кемнәр язылды икән, кемнәр алды икән ул журналны, нинди хисләр, нинди уйлар белән кулларына тоттылар икән алар аны. Ничә буын татар «Казанутлары» журналын үзләренең канатлары итеп яшәп килде, татарлыкларын арттырдылар, татарлыкларын расладылар, журналны яшәттеләр ҺӘМ үзләре дә яшәделәр. Шушы уңайдан бер хәвефле уем белән уртаклашасы килә. Менә бүген журналга 70 ел. Әйдәгез әле тагын бер 70 еллыкка сикереп уйлап карыйк, 60 еллыгына, 50 еллыгына, 30 еллыгына, 10 еллыгына. 10 елда буыннар алмашына, 10 елда буыннар үзгәрә, 20 елдан язучыларның әсәрләре ике процент кына кала. Менә күз алдына китереп карыйк. Бүгенге татар кем ул? Нинди ул? Без бит тынычландыру сүзләре генә әйтергә яратабыз. Имеш, татар йоклаган иде, менә хәзер, имеш, татар уянды. Нинди татар уяна? Карт татар уянамы, яшь татар уянамы? Нигездә татарлыгы аның канында калган, тамырларында ага торган өлкән буын татар уяна. Әле дин аны беркадәр саклап калган, әле ул элеккеге замандагы яхшы игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле изге татарларны күреп үскән. Ә хәзерге татар нәрсә күрә? Ул татар 10 елдан соң ничек булачак? Димәк, «Казанутлары» алдында бик күп бурычлар тора. Милли аңны үстерүдә ул бик зур эш башкарырга тиешле журнал. Ул әле шуны белергә тиеш, 20 елдан соң татарлар нинди булырга тиеш, 30 елдан соң нинди булырга тиеш, барсы турында кайгырту журнал өстендә. Чөнки без ваемсыз ҺӘМ гамьсез татарлар булмыйк инде. Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без яратабыз юанырга ҺӘМ бер-беребезне юатырга, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да. Ләкин милләт язмышы бервакытта да шомартуга мохтаҗ түгел ҺӘМ безнең алдагы мәсләгебез —еракка китеп карау. Шул ерактагы татарны күрә алсак, без татарны яшәтербез, ҺӘМ милләтнең дә эзе тарихта беркайчан да суынмас!


Ренат Харис,
шагыйрь.
— СССРда иц беренче булып калын журналлардан «Казанутлары» чыга башлый. Аннан соц «Сибирские огни», аннан соц «Пламя», аннан соц «Новый мир», аннан соц башка ҺӘМ башка басмалар, 30нчы елда «Агыйдел». Менә 22нче елга кадәр безнец «Казанутлары»ннан элегрәк чыккан калын журнал элеккеге дәүләтебез территориясендә юк. Димәк, бу журналныц дулкыны хәзер СНГдәүләтләренец барлык әдәбиятларына барып җитәчәк ҺӘМ бер-бер артлы Әзәрбайҗан, Төрекмәнстан, Кыргызстан Һ.6., Һ.6. дәүләтләр үзләренец калын журналларыныц юбилейларын бәйрәм итәчәкләр. Ни өчен калын, чөнки анда җанлы романнар да сыйган, анда бер юл белән генә әйтеп була торган Әфләтүн хәзрәт сүзләренә тиц татар халкыныц мәкальләре дә сыйган, анда җылап укый торган шигырьләр дә сыйган, анда киләчәккә фараз да сыйган, анда үткәнгә карап елау да сыйган, киләчәккә карап өметләнү дә сыйган...

Хатыйп Миңнегулов,
профессор
—Мин инде сигезенче дистәне ваклап баручы шактый өлкән яшьтәге кеше. Шушы вакыт эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, күп югалтулар булды, хәттамәцгелеккә йөз тоткан биниьая зур империяләр таркалды. Әмма «Совет әдәбияты», «Казанутлары»мин үземне белә-белгәннән бирле минем белән яши, минем остазым, кицәшчем, рухи таянычым, гомерлек юлдашым булып кала килә. Олуг рәхмәтләр яусын үзенә, Ходай Тәгалә алга таба да безне аермасын иде!
Бу мөхтәрәм журнал бер гасырлап яшәү дәверендә, гәрчә исемнәрен алыштыргаласа да, төп мәсләгенә, иманына тугры калды, татарына - газиз халкына - хезмәт кылуны, аныц хадиме булуны үзенец даими кыйбласы итте, «Тәрҗеман»нардан, «Шура»-«Вакыт»лардан башланган игелекле эш-гамәлләрне, басма сүз традицияләрен яца, тагын да кыенрак, катлаулырак шартларда дәвам иттерде, үстерде, баетты. Милләт барлыгы өчен көрәшнец аеруча авыр елларында бөек Исхакыйныц «Яцамилли юл» (1928-1939), «МиллиБайрак» (1935-1945) кебек басмалары аца ярдәмгә килде.
«Казанутлары» бер гасырлык татармәгыйшәтенец елъязмасы гына түгел, Ә рухи мәркәзе, мөнбәре, оештыручы штабы ҺӘМ иҗади академиясе дә булды. Татарныц күпчелек язучысы, тарихка кереп калган әсәрләрнец төп өлеше журналныц «шинель астыннан» чыккан. Башка халыкларныц, дөнья сүз сәнгатенец рухи казанышларын укучыларыбызга җиткерүдә дә бу мәҗмуганыцроле гаять зур.
«Казан утлары», гәрчә ул аксакал яшендә булса да, милли барлык, газиз телебез, хәтер дәвамчанлыгы өчен бүгенге көрәшнец алгы сафында бара. Аца бу игелекле, саваплы эшендә уцышлар телим. Журналныц якты нурлары XXI гасырдагы, өченче мецьллыктагы барыр юлыбызны да яктыртып, балкытып торсын иде!