Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЗАН УТЛАРЫ» УЛ...

ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР

Зәки Нури,
шагыйрь:
—Берәр язганың басылып чыкса—түбәләремне күккә тидереп шатлану минутларын мин шул журналны алгач кичердем. Минем өчен, бәлки, аеруча истәлекледер бу—Белоруссиягә, Константин Заслонов җитәкләгән партизаннар берләшмәсенә самолет белән килеп төшкән берничә журналны поход биштәремә салып, патрон белән бер дәрәҗәдә кадерле итеп йөрткән куанычлы көннәр ҺӘМ атналар гомер-гомергә онытылмастыр шикелле...
1972


Габдрахман Әпсәләмов,
 Татарстанның Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты:
—Мин журналга бөек Ватан сугышы алдыннан килдем ҺӘМ аның аппаратында эшли башладым. Журналны халык никадәр яратканын сугыш елларында үз күзем белән күрдем. Бу хакта фронттан кайткач, «Кызыл Татарстан» газетасында «Совет әдәбияты» журналы турында «солдат хатлары» дигән мәкалә дә бастырган идем. Гаҗәп ул хатлар! Куе урман эчләрендә хәрәкәт иткән безнең подразделениеларга почтаны да самолеттан гына ташлыйлар иде. Бер вакытны почта капчыгы «битараф» җиргә килеп төшә. Безнең сугышчылар дошманның көчле уты астында аны үзләренә алып кайталар, аннары саз суында чыланган «Совет әдәбияты »ның һәр битен учак яктысында киптереп, солдатларга кычкырып укыйлар...
1972

Гамил Афзал,
шагыйрь:
— Сугыш башланганда калын-калын дүрт кулъязма китабым бар иде инде. Сугыш елларында көненә 12шәр сәгать эшләгәндә дә, конторадан чыгарып түккән кәгазьләрне, иске чертежларны җыеп, шулардан дәфтәр тегеп, шигырь яздым.
Сугыштан соңгы елларда миңа ГИделле, Ә.Камал язып җибәргән рецензияләр ҺӘМ «Совет әдәбияты»ннан килгән «каләмегез өметле генә күренә, ләкин...» дигән хатлар мендәр калынлыгы җыелды. Шунысы сөенечле, уныш теләп, кайнар сәлам җибәрәләр иде.
Унтугыз е

л тырышканнан соң гына мин әдәбиятка килдем.
Башкортстанның Шәрип авылында каты авырып, «миннән булмас, ахрысы, инде үлсәң дә ярый» диебрәк шикләнә башлаганда, 1955 елның ноябрь аенда «Совет әдәбияты» берьюлы тугыз шигыремне бастырып чыгарды. Шуннан мин терелдем, аякка бастым, урамга чыктым. Журнал миңа киң юл бирде, нык канатлар бирде, биек трибуна бирде, тырышкан ташны яра икән дигән ышаныч бирде.
1972

Әдип Маликов,
шагыйрь
— 1945 ел, сентябрь башы. Бөек Тын Океан киңлекләрендә тагын бер сугыш учагының яңа гына сүндерелгән чагы. Безнең Сахалин дивизиясе Тоэхарэ (хәзерге Южно-Сахалинск) шәһәренә килеп керде. Урман, тау араларында әле атыш тынмаган. Анда- санда качып йөргән самурай группаларын коралсызландырып, соңгы разведкадан кайтып кергән бер көндә, кулыма гранат сыман озынча төргәк тоттырдылар. Мин аны сүтәргә ашыкмадым, башта печатенә, кире адресына күз төшердем: «Казан». Күңелемнән бер уй йөгереп узды: әллә басылды микән?
Чик буе землянкасында, окопта язылган күләмле беренче шигъри әсәрем —
«Атаудагы хисләр» поэмасын шул елның маенда мин Казанга җибәргән идем. Бер бит чамасы сәлам хаты да яздым. Ә поэманың башында — үтенүле юллар:
Бир урныңны
ерак атаудагы Солдат хисләренә, Казаным!
Кат-кат төрелгән ул «гранат»ны мин, дөресен әйтим, дулкынланудан калтырана-калтырана гына ачтым. Эченнән «Совет әдәбияты» журналы килеп чыкты. Редакторы — Газиз Иделле, диелгән. Журнал «2нче Белоруссия фронтының татар сугышчыларыннан татар халкына хат» белән ачылган. Хат астына генераллар, бик күп офицерлар, татар сугышчылары, шул исәптән, фронтовик-шагыйрь Шәрәф Мөдәррис, фронтовик-язучы Гамир Насрый кул куйганнар. Повестьтан өзек, фронтовик язучыларның хикәяләре, шигырьләре арасында минем беренче поэмам да бар иде. Хәтта тыгып җибәргән хатымны да басып чыгарганнар. Менә бит, шушы кадерле төргәк, төргәк эчендәге бердәнбер калын журналыбыз Сихотэ-Алин таулары ҺӘМ диңгезләр аша, сугыш юллары буйлап, ун мең чакрым ераклыктагы атауга үзенең яшь авторын эзләп килгән! Мин үз гомеремдә, шул елларны истә тотканда, ике зур шатлык кичергәнмен икән: берсе — сугыштан исән чыгу, икенчесе — «Совет әдәбияты» журналының 1945 ел, 7 санын кулыма алу шатлыгы!
1972