«КАЗАН УТЛАРЫ» УЛ...
ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР
Мөхәммәт Гали,
язучы, галим:
—Хәзерге вакытта «Безнең юл» әдәбият сөючеләр өчен бөтен татар дөньясында бердәнбер нәфис әдәби журнал. Бер яктан ул хәзерге яшьләребезнең әдәби тойгыларын тәрбияләп, аларның гыйльми, иҗтимагый белемнәрен күтәрүдә булышлык итеп килсә, икенче яктан хәзерге яшь язучыларыбыз шуның аркылы үзләренең әдәби каләмнәрен очлыйлар ҺӘМ шомарталар...
Гомумән, тип ягыннан алганда, «Безнең юл»ның хәзерге бара торган юлы ярый торган. Тик шуны эчке ҺӘМ тышкы яктан ыспайларга, бизәкләргә ҺӘМ шомартырга гына кирәк.
1927
Гомәр Бәширов,
СССР Дәүләт премиясе лауреаты:
— Әгәр хәзер әдәбият дөньясында берсеннән-берсе яхшы әсәрләр пәйда була икән, әгәр безнең әдәбиятыбыз тагын да югарырак баскычка күтәрелгән икән, бу күтәрелештә журналның да өлеше зур. «Казан утлары »н безнең әдәби әсәрләребезнең беренче бишеге дип атарга мөмкин. Чөнки нигезсез йорт, баганасыз капка була алмый. Орлык чәчелмәгән кысыр туфрактан берни дә тишелми.
Халыкның ҺӘМ аның әдәбиятының тарихын, аның көрәш юлын никадәр яхшырак белсәң, алга таба шул кадәр ышаныбрак атлыйсың. «Казан утлары» татар әдәбиятының йөзләрчә еллар элек үк башланып киткән гуманистлык, халыкчанлык кебек яхшы сыйфатларын өзлексез дәвам иттерде, аларны эстафета рәвешендә буыннан-буынга тапшырып килде.
Журналның киләчәге тагын да матуррак, барыр юлы яктырак, адымнары тагын да үрчемлерәк ҺӘМ кыюрак булсын!
1972