Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Казан утлары »на - 90

«Казан утлары» журналын мин беренче мәртәбә әле кечкенә вакытымда ук, әнинең туган авылы Масрага кайткач ифрат күп китап һәм журнал укучы мәрхүмжан Радис абыемның кулында күргән идем. Еллар үтеп, Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлап, аспирантурага калгач та «Сәгыйть Рәмиев һәм Нәсими» исемле беренче мәкаләмне язу белән нигәдер күңелем аның басылып чыгуы өчен нәкъ менә «Казан утлары» журналын сайлады... Шулай итеп, бары тик китап тышлыкларыннан күреп һәм шигырьләрен ишетеп белгән танылган шагыйрьләребез Рәдиф Гаташ һәм Равил Фәйзуллин белән танышырга насыйп булды. Аларның ж.ылы мөнәсәбәтен мин бары тик Казанда яшәгән елларымда түгел, инде чит илгә - Төркиягә китеп урнашкач та гел хис итеп яшәдем. Алар гына да түгел, биредә эшләгән башка шагыйрьләребез — Рашат Низами, Рәфикъ Юныс, Наис Гамбәр, авылдашым Лилия
Гатауллина һәм Гөлзадә ханым белән дә аралашып, чәй эчеп утырулар күңелдә матур хатирәләр булып калды. «Казан утлары» журналының сәхифәләрендә бары тик фәнни мәкаләләрем генә түгел, шигырьләрем дә дөнья күрде.
Елл ар буе бары тик үзенә генә хас үзенчәлекле милли йөзен сакл ап кала алган кадерле журналыбызга һәм аның һәрбер санын чыгару өчен бөтен көчен, талантын жәлләми хезмәт итүче олы шәхесләребезгә зур рәхмәтләремне бел- дерәм һәм киләчәктә дә татар милләте өчен иң әһәмиятле журналлардан берсе булып калуын телим.
Казансу буена урнашкан ундүрт катлы бина минем өчен барыннан да бигрәк «Казан утлары» булды һәм шулай булып калыр да кебек...
Чулпан ЗАРИФ-ЧЕТИН, шагыйрә.
Төркия.