ГАБДЕЛҖАББАРНЫҢ ТӨШЕ
Габделҗаббарны төшендә Русия Президенты итеп сайладылар. Илдә гаҗәеп үзгәрешләр башланды. Иң башта Русиянең ак, кызыл һәм зәңгәр буйлы байрагына яшел төс өстәлде. Гербтагы ике башлы сәмруг кош аякларына читек, бер башына түбәтәй, икенчесенә калфак киеп алды. Ил бер авырлыксыз латин имласына күчте. Артабан хакимияттәге яраннары бер-берсен узышып татарлашырга кереште. Лужков кепкасын томырып түбәтәй киеп алды, бераздан ул барлык илнең милли баш киеменә әйләнде.Тишков халык саны алуларның дөрес мәгълүматын чыгарды. Аңа караганда, урыслар сан буенча татарлардан кала икенче урында икән... Югары урыннарны татарлар басып алды. Шуның белән бергә Мәскәү урамнары пычракка батты. Баксаң, урам себерүчеләрнең күпчелеге татарлар булган икән. Урыннарыннан колак какмас өчен яһүдләр үзләрен телләрен оныткан татарлар дип игълан итте, моны исбат итү өчен алар кайбер әгъзаларыннан файдаланды. Сөннәткә утырту — кампания төсен алды. Башкортлар үзләрен татарның бер диалекты дип игълан итте.Урыс егетләре татар кызларын алырга, марҗалар татар егетләренә кияүгә чыгарга тырышты. Дүрт Иван бер татар янында татарча сөйләшүгә күчте. Үзәк телеведениедән мөфтиләр иркенләп вәгазь укый башлады. Чиркәү манараларындагы тәреләр ярымай белән алыштырылды. Табигатьнең милләтсез калган яз, җәй һәм көз фасыллары татар фасылына әйләнеп, «татар язы», «татар җәе», «татар көзе» һәм «татар кышы» дип атала башлады. Урыс каены да күләгәгә күчеп, аның урынын тагы да кодрәтлерәк агач — «татар имәне» алды. «Татар чыршысы», «татар усагы», «татар зиреге» кебек агачлар барлыкка килде. Кайбер милләтчеләр хәтта Африкада үскән бук агачын да татарныкы итү теориясен күтәрде. Ләкин яңача яңгыраш бик үк матур булмау сәбәпле, монысы тормышка ашырылмады. Урысларда татарник дип аталган шайтан таягы иң кыйммәтле чәчкәгә әйләнде. Аны роза чәчкәсе кебек бүләк итә башладылар. Бәйрәмнәрдә шайтан таягы эләккән хатын-кызлар бәхетләренең җиденче кат күгендә йөзде. Бүләк итәргә илнең киңлекләрендә үскән бу чәчәкләр генә җитмәгәч, шайтан таягы плантацияләре барлыкка килде.
Түбәтәй, читек тегү фабрикалары, комган чыгару заводлары төзелде. Сыраханәләр чәйханәләргә әйләндерелде. Радио-телеведение бертуктаусыз чәй рекламалый башлады.
Илдәге барлык дуңгыз фермалары бетерелде. Дуңгызлар Украинага депортацияләнде. Салодан башка яши алмаучылар Украинада сәяси сыену урыны тапты. Монголия исә татар-монгол бер халык дип безгә якынаю юлларын эзләде. Заманында татарларны Монголиягә куарга җыенган Жириновский бу сүзләрен татарларны яратып, аларны Монголиядә булса да дәүләтле итү өчен әйтүе белән аңлатты һәм татар либераллары партиясе төзеде.
Ял көне җомгага күчерелде. Сабантуй илдәге төп бәйрәмгә әйләнде. Милли көрәш, ат чабышлары, катыктан акча эзләү, чүлмәк вату, кашыкка күкәй салып йөгерү буенча спорт федерацияләре оештырылды. Озакламый алар Олимпия уеннарына да кертелде. Америкалылар гольф уенын онытып кашыкка күкәй салып йөгерү белән чирли башлады. Моның өчен алар, миллиардларча доллар акча бүлеп, татар тренерларын чакыртты. Япон һәм Кытай халкы, каратэ- дзюдоларыннан баш тартып, татар көрәшен үзләштерде. Төрекләр үзләрен татарлар дип белдерде. Татар теле дөньядагы төп аралашу теленә дәгъва итә башлады...
Шул вакыт кемдер Габделҗаббарны: «Дед, а, дед», — дип тарткалый башлады. Баксаң, җәйге каникулга кайткан оныгы су буена балык тотарга төшәргә чакыра икән. «Ладны, чичас», — дип, Габделҗаббар иренеп кенә киенергә кереште.