Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФЕДЕРАЦИЯ - ИЛ ЯЗМЫШЫ


1552 елда Казанның егылуы Россиянең империя булып яши башлавына юл ача. Ул акрынлап күпмилләтле дәүләткә әверелә башлый. Берничә гасыр эчендә аның составына Украина, Кавказ, Төркестан, Башкортстан һәм башка күп илләр һәм җирләр кушылалар. Әлбәттә, бу иреклелек гамәле генә булмый. Күп вакыт көч кулланыла, кан коела. Яуланган җирләрне кул астында тоту максатыннан төрле рәвештәге идарә итү ысуллары барлыкка килә. Аларның күбесен гамәли федератив мөнәсәбәтләр дип бәяләү дөреслеккә туры килә.
Ул мөнәсәбәтләрнең яралгысы Казанның үзендә барлыкка килгән дисәк тә, хата булмастыр. Чөнки Казан егылганнан соң да дәүләт юридик яшәвен дәвам итә бирә. Аның хәтта махсус мөһере дә була. Анда «Государева царева и великого князя Федора Ивановича (Алексея Михайловича) всея Руси печать царства Казанского» дип язылган һәм тәпиен алга күтәргән елан сурәте төшерелгән була. Күтәрелгән тәпи — ул дәүләти вәкаләт билгесе. Чыннан да, мөһер иң җаваплы, әйтик, наказ, рөхсәт грамоталары кебек документларга гына сугыла торган булган. Ул 1591 елдан алып 1707 елгача актив хәрәкәттә була. Бүгенгә шушы мөһер белән тамгаланган 290 документ мәгълүм. Ул Казанская изба дигән махсус төзелгән өйдә ике воеводаның да мөһере белән ныгытылган аерым тартмада сакланган. Тартманы ачу һәм мөһердән файдалану тик ике воевода һәм дьяклар катнашында гына мөмкин булган. Әһәмиятле кәгазьгә тиешле мөһер сугылгач, аны янә шул рәвештә урынына кертеп куя торган булганнар. Әгәр дә шушы тәртипне ниндидер рәвештә бозу очрагы булса, бу хакта шунда ук Мәскәүгә — патшага һәм патриархка хәбәр ителергә тиеш була. Ә мөһердән файдаланырга тырышучылар булмый түгел.
1649 елда кабул ителгән Соборный уложениенең XVIII бүлекчәсендә элеккеге ханлыкта яшәгән халык рус патшасына Казан падишаһы буларак кына мөрәҗәгать итәргә тиешлеге язылган.
Әлбәттә, болар патша мәрхәмәтенең җимеше түгел, ә мәҗбүрият гамәле. Чөнки ханлык җирләрендә азатлык өчен көрәш Казан егылганнан соң да 20 елдан артык дәвам итә. Шунлыктан аның Россия составыннан ычкыну җайлары юк-юк дигәндә дә чыккалап тора. Әйтик, XVII гасыр башындагы болганчык еллар вакытында воеводаларның берсе үтерелеп, икенчесе качкач, Шульгин исемле бер дьяк мөһерне кулга төшереп, Казан ханлыгының җирләренә хуҗа булмакчы була.
Шул көннәрне казанлылар поляк илбасарларына бергәләп каршы торырга өндәп, күрше төбәкләргә мөрәҗәгатъ кабул итәләр. Анда мондый сүзләр бар: «:... всякие люди Казанского государства, и князья, и мурзы и татаровя, и чюваша, и черемиса, и вотяки, сослалися с Нижним Новым городом, и со всеми городы поволжскими, и горными и луговыми татарами, и с лугововой черемисою, и на том, что нам бытии всем и в совете, и соединении за Московское, и за Казанское государство стояти».
Моннан күренә ки, бу елларда ике дәүләт бер булып яшәгән. Соңрак исә Казан патшасы титулы рус императорының титулатурасында 1917 елга кадәр яши.
Мәгълүм ки, Казаннан соң Россия составына мөстәкыйлъ дәүләтләр рәвешендә Хива, Коканд ханлыклары, Бохара әмирлеге дә кушыла. Махсус дәүләт буларак Бөек Финляндия кенәзлеге дә рус империясенә кертелә. Аның үз акча системасы, 1910 елга кадәр хәтта армиясе дә саклана. Бу хәлне юридик булмаган, әмма гамәлдәге мәҗбүри федерация дип бәяләп була.
Тик менә шушы зур Евразия киңлегенә урнашкан күпмилләтле дәүләт өчен бу гына җитми. 1905 һәм 1917 елгы революция җилләре ил капкасын дөбердәтеп, тулы демократия һәм федерация кертүне дәгъвалый. Илдә автономистлар берлеге барлыкка килә. Эсерлар партиясе илне федератив рәвештә үзгәртеп коруны төп максатларының берсе итеп билгели. Украина, Кавказ, Казакъстан, Төркестан шулай ук федерация өчен көрәш юлына басалар. Польша исә тулы бәйсезлеккә омтыла. Илдә милли азатлык хәрәкәте елдан-ел тирәнәя һәм киңәя. Федерация рус булмаган халыкларның гомум
таләбенә әверелә.
1нче Дәүләт думасында Россияне федератив рәвештә үзгәртеп коруны таләп итүче «җирле-милли автономия» төркеме барлыкка килә. Аның эшчәнлегендә руслар да, милли депутатлар да, хәтта Дон, Әстерхан һәм Оренбург казакларының вәкилләре дә катнаша. Шушы җирләрнең вәкилләре II һәм IV Думада федерациягә ирешүне максатлары итеп билгелиләр. Гомумән, 1905-1917 елларда федерация һәм автономия мәсьәләләре җәмәгатьчелек тарафыннан куелган проблемаларның иң әһәмиятлеләренең берсе була. Федерация ил капкасын бертуктаусыз дөбердәтеп тора.
Самодержавие һәм кадетлар партиясе моңа теш-тырнаклары белән каршы. Алар федерация дошманнары, федерациянең исемен дә ишетергә теләмиләр.
Кадетлар партиясе үзенең уставына һәм программасына бердәм һәм бүленмәс Россия төшенчәсен беренче урынга чыгара. Идеянең авторы партиянең җитәкчесе профессор П.Н. Милюков була.
Ләкин тарих үзе белән шаяруны һич кенә дә өнәми, шаяручыларны җәзага тарта. Аның таләбен үз вакытында ишетмәгән сәяси саңгырауларга шушы җәзаны ныклап татырга туры килә. Шуларның иң беренчесе император Николай II үзе. Ул тәхетеннән колак кага һәм бөтен гаиләсе белән газаплы үлемгә дучар була. Шактый йогынтылы саналган кадетлар партиясе дә үкенечле язмышка тап була.
1920 елның 21 декабрендә эмиграциядә кадетлар партиясенең Париж төркеме шушы мәсьәләне махсус тикшереп, мөстәкыйльлеккә омтылучы халыклар белән илне федератив рәвештә үзгәртеп кору хакында килешүләр булдырырга кирәк дигән карарга килә. Ә Милюков үзе 1921 елның 26 мае көнне шул ук төркемнең утырышында «Я...долго стоял на этой отрицательной позиции, /бердәм һәм бүленмәс Россия позициясендә — И.Т./ но отвернулся от нее. и уже давно стою за федерацию». Ибо «единая и неделимая Россия» — лозунг, нас погубивший», дигән белдерү ясый. Һәм түбәндәге фундаменталь нәтиҗәгә килә: «Федерация — единственный инструмент удержания единства России». (См Протоколы заграничных групп конституционнодемократической партии. Май 1920 г. — июнь 1921 г.:М., Изд. «Прогресс»-Академия, с. 413.)
Бик дөрес нәтиҗә. Ләкин инде соң, терсәкне тешләп булмый. Үткән гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да, ди халык.
Большевиклар шулай ук федерация дошманнары. Ләкин алар сәяси яктан сыгылмалырак булалар, һәм тарих таләбенә буйсынырга кирәклеген вакытында аңлыйлар. Әлбәттә, аларга бу адым бик җиңел бирелми. «Правда»ның 1917 ел 28 март санында Иосиф Сталинның «Против федерализма» исемендәге мәкаләсе дөнья күрә. Ул эсер Иосиф Окуличның Россия өчен федерация дәгъвалаган мәкаләсенә җавап буларак язылган була. Аныңча, имештер, федерация актуальлеген югалткан, ә заман таләбе үзәкләштерелгән дәүләт икән.
Шушы ике Иосиф бәрелешендә Сталин җиңелә. Ул 1924 елны шушы мәкаләсен кабат бастырганда үзенең хатасын таный. Без, дип яза ул, илдәге милли азатлык хәрәкәтен, кайбер халыкларның инде Россиядән китеп баруларын исәпкә алмаганбыз. Һәм Сталин нәкъ Милюков кебек үк федерациянең ил бөтенлеген саклап калуның бердәнбер коралы дигән фикергә килә. Аерма шунда гына: кадетлар бу фикергә соңарып килгән булсалар, большевиклар инде китеп бара торган федератив поездның соңгы вагонына керергә өлгерәләр.
Мин соңгы вагоны дим, чөнки 1918 елның 5 гыйнварында бер генә көн эшләп калган Учредительное собрание Россияне федерация дип игълан итә. Большевиклар аны куып таратып кына инициативаны үз кулларына төшерәләр. 12 гыйнвар көнне Советларның III Бөтенроссия съездында Ленин кулы белән язылган «Декларация прав трудящегося и эксплуатируемого народа» кабул ителә. Анда мондый сүзләр бар: «Советская Российская Республика учреждается на основе свободного союза свободных наций, как федерация Советских национальных республик». Мин бу сүзләрне ничек язылган, шулай рус телендә бирәм.
Ленин федерациянең котылгысыз чара икәнен андый. Ләкин ул илгә аның исемен генә кертә. Җисемен исә партия диктатурасы белән буып куя. Шул рәвешле илдә ялган федерация барлыкка килә. Властьта ныгып алу белән большевиклар, мәҗбүрият нигезендә барлыкка килгән СССРны унитар дәүләт итеп үзгәртү, ә республикаларны губерналаштыру юлына басалар. РКП(б) ның VIII съездында бу ачык яңгыраш таба. Аның делегатлары милләтләрнең үзбилгеләнү принцибын заман өчен кирәк булган бер
уен гына дип бәялиләр һәм инде аны туктатырга вакыт диләр.
Ләкин тарихны алдап булмый. Моны Мирсәет Солтангалиев бик яхшы аңлый. Ул 1924 елны үзенең «Тезисы об основах социально-политического, экономического и культурного развития тюркских народов Азии и Европы» исемендәге чын мәгънәсендәге күрәзәчелек мисалы итеп бәяләнерлек хезмәтендә республикаларны бетерергә тырышучыларны панрусистлар дип атый. Алар, ди ул, күпме генә тырышсалар да, бердәм бүленмәс Россияне /«единую неделимую Россию» — текстта шулай.- И.Т./ кайтара алмаслар, ди һәм фикерен болай дәвам итә: «Из опыта последней революции в России мы пришли к выводу о том, что какой бы класс в России ни стоял или ни пришел к власти, никому из них восстановить былого величия и могущества этой страны больше не удастся... Россия как многонациональное государство русских неизбежно идет к распадению и к расчленению... Былая Россия, восстановившаяся под нынешней формой СССР, недолговечна. Она преходяще и временна».
Һәм нәкъ шулай була да, СССР таркала. Ә бит аны саклап калу мөмкинлеге булмый түгел. Моның өчен инде ничәмә дистә еллар буе ил капкасын дөбердәтә килгән федерацияне бөтен тулылыгы белән урнаштыру җитә иде. Үзгәртеп кору елларында тарих мондый мөмкинлекне барлыкка китерде дә. Илнең бөтенлеген саклап калу миссиясе М.С. Горбачев җилкәсенә төште. Тик менә ул аны башкарып чыга алмады. Акылы да сайрак булды, ихтыяр көче дә җитмәде.
Литва компартиясе съездына килгәч, делегатлар аңа «Михаил Сергеевич, СССР гимнының «Союз нерушимый республик свободных навеки сплотила великая Русь...» дигән сүзләрнең һәрберсенең эчтәлеген аңлатып бирегез әле, диләр. Генсек аптырашта кала. Моны күргән делегатлар аңа, Михаил Сергеевич, моңа җавап эзләп аптырамагыз, бу сезгә өй эше, диләр. Мәгълүм ки ул бу «өй эшен» үти алмый.
Инде СССР таркала барган көннәрдә Россия башлыгына әверелгән Б.Н. Ельцин, «мин Горбачев хаталарын кабатламам», ди һәм 1990 елның августында Казанга килгәч, суверенитетны, никадәр булдыра аласыз, шул кадәр алыгыз», ди. Ә Уфада, хәтта шул ук фикерне »йота алган кадәр» дип тә кабатлый.
Ләкин ул да үз сүзендә тора алмады, 1994 елның 15 февралендә Татарстан белән килешү төзеп, чын федерация сукмагына баскан булса да, чигенергә мәҗбүр булды. Аны да империалистик богаулар буды. Һәм ул акрынлап республикаларның, бигрәк тә федерализм хәрәкәтенең башында торган Татарстанның суверен хокукларын буу юлына басты.
Ә аның урынына Россия президенты кәнәфиенә утырган В.В.Путин моны дәвам итте. Республикабыз Конституциясенә каршы суд процесслары, прокурор протестлары яңгырдай яуды. Илдә хакимият вертикале урнаштырылды, республикаларның мөстәкыйль министрлыклары бетерелде, «суверенитет» төшенчәсен куллану тыелды. Хәтта Россия субъектларының башлыклары да, шул исәптән республикалар президентлары да өстән генә билгеләнә башладылар.
Дөрес, республикабыз 2007 елның июнендә яңа Шартнамә булдыруга ирешеп, Россиянең бердәнбер махсус статуслы республикасы булып кала алды. Ләкин ул ялгыз. Кирәк вакытта безгә берәү дә ярдәм кулын сузмады. Хәтта Мортаза Рәхимов җитәкләгән Башкортстан да!
Бүген безнең бергә туганнарча хәрәкәт итү мөминлекләребез бар. Ике Рөстәм уртак тел таптылар кебек. Ләкин аларга да җиңел түгел, Алла ярдәм бирсен үзләренә!
Заманалар авыр, ил карабын җил сөрә, Россиягә куркыныч яный... Явыз көчләр дәүләтчелегебезне упкынга өстериләр, милләтебезнең җанын сорыйлар. Алар республикаларны бетереп, федерациянең җисеменнән генә түгел, инде исеменнән дә баш тартуны таләп итәләр. Шуның белән, бәлки үзләре дә аңламастан, Россиянең үзен дә упкынга өстериләр.
Яңа шартларда илнең бөтенлеген саклап калу миссиясе яңадан президент итеп сайланган В.В. Путинга йөкләнә. Башкарып чыга алырмы икән ул бу миссияне?
Сайлау кампаниясе вакытында аның президентлык программасы рәвешендәге берничә мәкаләсе дөнья күрде. Аларны берсе милли проблемаларга багышланган. Ул бик тә каршылыклы. Күрәсең, бу аның үзенең эчке каршылыкларының чагылышыдыр. Аның күзен дә империалистик сөрем томалагандыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул милли мәсьәләнең фундаменталь икәнлеген таныган. Тик менә аның фундаментальлеге нидән гыйбарәт икәнлеген генә күрсәтмәгән, милли мәсьәләнең нәрсә икәнлеген, аның
ниләрдән торганлыгын ачыкламаган. Ә бит югыйсә аның берничәсе ярылып ята, көндәлек тормышта үзен сиздереп тора.
Боларның беренчесе — рус булмаган милләтләрнең физик исәнлеге, яки сакланып калу мөмкинлекләре. Икенчесе — аларның телләренә, гореф-гадәтләренә гарантия тудыру. Һәм инде өченчесе — милли республикаларның киләчәге. Авторның боларга җавабы бармы? Ни кызганыч, юк. Анда беренче урынга рус теле, рус әдәбияты, тарихы һәм культурасы чыгарылган, рус булмаган халыкларның телләре, культуралары, тарихлары шуның өлешен генә тәшкил итәргә тиешлеге күрсәтелгән. Боларны укыгач, кая соң монда тигез хокуклык, дигән сорау туа.
Уку стандартларыннан милли өлеш алып ташланды, милли мәктәпләрнең саны кыскарганнан кыскара бара. Урта мәктәпне тәмамлаганда бердәм дәүләт имтиханы — БДИ тик рус телендә генә алына. Шушымы икән тигез хокуклык?
Республикаларның хокулары турында сөйләп тә торасы юк. Алар кимегәннән кими бара. Алай гына да түгел, аларны бетерү турындагы фикер куерганнан куера тора. Кара көчләр гомумән федерациянең атамасыннан да баш тартуны, илне унитар дәүләт итеп игълан итүне таләп итәләр. Путинның әнә шул мәкаләсендә илдәге федерализм язмышы турында бер сүз дә булмавы, күрәсең, шуның чагылышыдыр.
Анда рус халкы дәүләтне оештыручы бердәнбер милләт итеп күрсәтелгән. Ә бу исә һич кенә дә тарихи дөреслеккә туры килми. В. Сергеевич үзенең «Древности русского права» исемле күләмле хезмәтендә документаль рәвештә татарларның рус тарихында тирән эз калдырганлыкларын, аларның таркалган вак кенәзлекләрне бергә җыеп, Мәскәү дәүләтен булдыруга зур өлеш кертүчеләр икәнлеген раслаган.
Русларны бердәнбер дәүләт тотучы милләт итеп күрсәтү Россиянең гамәлдәге төп законына да каршы килә. Аның кереш өлешендә Конституциянең күп милләтле Россия халкы исеменнән кабул ителгәнлеге, ягъни барлык халыкларның да дәүләт төзүче булулары күрсәтелгән. Федератив дип саналган дәүләттә башкача була да алмый.
Бәлки, бу мәкалә җәмәгатьчелек фикерен белү өчен язылган лакмус кәгазе генәдер. Шулай дип уйлыйсы килә. Чөнки өр-яңадан президент булып эшли башлаган кеше, милләте нинди булуына да карамастан, илдәге барлык халыкларның да мәнфәгатьләренә махсус игътибар бирергә тиеш. Күпмилләтле дәүләт башында торган кешегә үзен рус итеп кенә түгел, татар, башкорт, чечен һәм башкалар булып та хис итә белү зарур. Шунсыз милли мәсьәләнең асылын аңлау мөмкин түгел. Ә аңламагач, аны хәл дә итеп булмый.
Ил башында торучыларга заман таләбен күрә һәм аңлый белү кирәк, чөнки тарих үзеннән сабак алырга тырышучыларга гына юл ача. Ә аны өнәмәүчеләрне җәзага тарта. Алар Милюковның «единая и неделимая Россия» — лозунг, нас погубивший.., федерация — единственный инструмент удержания единства России», дигән сүзләрен хәтерләренә киртләп куйсыннар иде.
Шул чакта гына ил бердәм, бөтен һәм имин булачак.