Логотип Казан Утлары
Новелла

ЧЫТЫРМАНЛЫКТА


Рюноскэ Акөтәгава (1892-1927) — япон әдәбиятының классигы. Бу талант иясенең бары тик үзе генә ачкан иж.ади алымнары дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән. Аның берсеннән-берсе кызыклы
новеллаларын бөтен континентларда да яратып укыйлар. Рюноскэ яшәгән, иҗ.ат иткән чордан ерагая барган саен аның әсәрләре заманчарак була бара һәм һаман укучыларны үзенә күбрәк тарта.
Япониянең ел саен бер яшь язучыга бирелә торган иң югары премиясе Акөтәгава исемен йөртә.
Гомере Кояш чыгышы иленең катлаулы үсеш чорына туры килгән Рюноскэ Акөтәгава авыр кичерешләр чолганышында яши. Тормыш белән араны өзәргә кирәклеге аның кайбер әсәрләрендә сизелгәләп китә. «Аллаларның бердәнбер бәхетсезлеге — алар үз-үзләрен үтерә алмыйлар» — ди ул.
1927 елның 4 июлендә, таң атып килгәндә ул агу эчә. Бу вакытта аңа нибары 36яшь була...
Рюноскэ Акөтәгаваның журналда тәкъдим ителә торган «Чытырманлыкта» исемле новелласы дөнья әдәбиятындагы уникаль әсәрләрнең берсе санала.
Суд вәкиле сорау алганда утын кисүче сөйләгәннәрдән
Әйе. Мин тап булдым мәеткә. Гадәтемчә, иртән-иртүк, агач кисәргә дип ераккарак, таулар эргәсенәрәк барган идем. Кайда дип?.. Ямасинога китә торган юлдан аз гына читтәрәк. Анда бамбук белән ылыслы куаклар аралашып үскән, чытырманлы, бик аулак урын.
Мәетнен өстендәге киеме сыек зәнгәр төстәге суйкан, башында шәһәрнекеләр генә кия торган кәпәч иде. Чалкан яткан иде, шунысын да әйтим: тәнендә бары тик бер генә яра бар, нәкъ күкрәк турысында, янәшәдәге коры бамбук яфракларына кызыл буяу сиптерелгән кебек иде. Юк, каны агудан туктаган иде, ярасы йомылган булгандыр. Ә-ә, онытып торам икән, минем аяк тавышыннан да курыкмыйча, яра өстендә кан эчеп бер шөпшә утыра иде.
Кылычы, корал ише әйбере дисезме? Юк, андый нәрсә күренмәде. Мәет янында бау гына аунап ята иде. Аннары... Ә, әйе, баудан кала бер кырыйдарак тарак бар иде. Мәет янында шул ике генә әйбер күрдем. Ул төштәге үлән дә, коелган яфраклар да бик нык тапталган иде, күрәсен, ул болай гына бирешергә теләмәгәндер. Аты юк идеме? Андый ешкынлыкка нинди ат керә алсын инде. Ат юлы ерактарак, куаклык артында.
Суд вәкиленә мосафир монах сөйләве
Мәрхүмне мин кичәгенәк очраткан идем. Кичә... төш вакыты иде. Чама белән, төш вакытлары булыр. Кайдамы? Сәкиямадан Ямасинога бара торган юл өстендә. Ул атка атланган бер ханым белән Сәкиямага таба юл тота иде. Ханым кин читле эшләпә кигән, бөркәнчек аша чыраен күрмәдем. Ефәк күлмәге сары чәчәкле иде. Аты җирән төстә, ялы кыркылган. Буе? Озын буйлы иде шикелле. Мин бит монах, ул мәсьәләдә бик үк тирән йөзмим. Ир кешененме? Әйе, бил каешына кылыч тагылган, аркасына җәя белән ук та аскан иде. Хәзергедәй күз алдымда, лакланган кара садагыннан егермеләп ук тырпаеп тора иде. Анын җирдәге тормышы шулай өзелер дип башыма да китермәдем. Уйласан, адәм баласынын гомере чык тамчысыдай бер мизгеллек кенә. И-ии, сүзләр белән генә анлатырлыкмыни, нинди кайгы...
Суд вәкиле сорау алганда жантимер сөйләгәннән
Мин кулга төшергән бәндәме? Атаклы юлбасар Тадземару булыр ул. Авадугата күперенә ат өстеннән егылып төшкән дә ынгырашып ята — шунда каптырып алдым мин аны. Кайчан дисезме? Кичә кич белән, кояш баеган мәлдә. Элегрәк тә мин аны
чак эләктерми калган идем. Ул чакта да анын киеме шул ук зәнгәр суйкан, билендә кылыч иде. Ә бу юлы, күреп торасыз, җәя белән уклары да бар. Шулаймыни?! Димәк, кораллар үтерелгән ир кешенеке? Бу очракта инде җан кыючынын Тадземару икәненә шикләнмәскә була. Күн белән тышланган җәя, лакланган кара садак, карчыга каурые куелган унҗиде ук — болар барысы да, димәк, үтерелгән адәмнен шәхси әйберләре. Әйе, аты да сез әйткәнчә, җирән төстә, ялы кыркылган.
Тәкъдирдә шулай язган, күрәсен, Тадземаруны әйтәм, җирән айгыр аны сыртыннан кагып төшергән. Мин килеп җиткәндә ат күпер төбендә үлән чемченә, артыннан озын тезгене сөйрәлеп бара иде.
Ә бу Тадземару, шәһәр башкисәрләреннән аермалы буларак, хатын-кыз күрсә болай гына ычкындырмый. Хәтерлисез микән, узган елны Лкиторибэ гыйбадәтханәсе артындагы тауда бер хатынны кызы белән бергә үтереп ташлаганнар иде. Аны да шушы Тадземару мөртәт эшләгән диделәр. Менә тагын җирән атта барган хатын... Ирне үтергән икән, хатын кая киткән? Беркем белми. Сез гафу итегез инде, эшегезгә катыша дип уйламагыз, моны тикшереп ачыкларга кирәк ич.
Суд вәкиле сорау алганда карчык сөйләгәннәр
Әйе, бу үтерелгән кеше минем кызымнын ире иде. Вакастан самурай ул. Ана егерме алты яшь. Исеме Канадзава Такэхиро. Юк, үчле кешесе булмас, бик йомшак холыклы иде. Минем кызыммы? Масаго исемле. Унтугыз яшь. Кыю-чаялыгы ягыннан ирләргә алыштыргысыз иде. Такэхирога кадәр бер дә яраткан егете булмады. Карасу тәнле, сул як күз почмагында мине бар, озынча йөзле.
Кичә Такэхиро кызым белән бергә Вакаска китте. Нинди гөнаһларыбыз өчен мондый бәла төште микән безнен башка? Кайда минем кызым, кайларда? Киявемнен язмышы белән инде әрнеп булса да килештем, ә кызым хакындагы борчу һаман йөрәгемне сызлатып тора. Карчык кешенен сүзен тынласагыз иде, Алла хакына дип сорыйм, бөтен урман-болыннарны актарып чыгыгыз, зинһар, табып бирегез мина кызымны! Тадземару дисезме әле, нинди әшәке бәндә ул! Киявемне генә түгел, кызымны да... (Сүз әйтә алмыйча хәле китеп җылый).
Тадземаруньщ тануы
Мин үтердем ул адәмне. Әмма хатынына кул салмадым. Кая китеп олаккан ул? Әйтә алмыйм. Туктагыз әле! Күпме генә изаласагыз да белмәгәнемне беләм дип әйтә алмаячакмын. Хәзер инде, шулай килеп чыккан икән, мин тамчы да курыкмыйм, берни дә яшермәячәкмен дә.
Мин ул ир белән хатынны кичә төш авышып барганда очраттым. Җил исеп куюга ханымнын бөркәнчеге ачылып китте дә... йөзе бер мизгелгә генә балкып алды. Мина ул алиһә булып күренде. Мин шунда ук бу ханымны яулап алырга карар кылдым, ирен үтереп булса да.
Сезгә бу куркыныч тоеладыр? Ир кешене чәнчелдерү — гадәти нәрсә. Хатын-кыз хакына ирләрне һәрчак үтерәләр. Әмма мин билемә тагылган кылычым белән намуслы үтерәм, ә менә сез кылычка тотына алмыйсыз! Сез власть, акча, матур ялган белән үтерәсез. Дөрес, мондый чакта кан чыкмый, ирләр исән дә кала кебек, ләкин алар барыбер тере мәеткә әвереләләр. (Кинаяле көлү).
Ирен теге дөньяга озатмыйча гына хатынын яулап алу мине канәгатьләндерми дип һич тә әйтергә теләмим. Бу очракта да мин әлеге Чибәркәйне кан чыгармыйча гына алырга теләгән идем. Әлбәттә, мондый шаяруны юл өстендә эшләмиләр. Монын өчен хатын белән ирне куаклыкка алып керергә кирәк иде.
Монын әллә ни кыенлыгы чыкмады. Тегеләргә юлдаш сыйфатында иярдем дә, сөйләнеп барган булам. Имеш, каршыдагы тауда борынгы курган бар, шуны казып, әллә нихәтле кылыч, көзге кебек әйберләр тапканмын. Бөтен хәзинәне тау итәгендәге урман ешкынлыгына кем дә таба алмаслык итеп күмгәнмен. Кызыксынган кешегә арзан гына бәягә сатып та җибәрүем бар, имеш. Минем мавыктыргыч сөйләвемә ир адәм әкрен-әкрен генә бирешә башлады. Шуны онытмагыз! Бу тормышта ин куркыныч нәрсә — нәфсенне тыя алмау, комсызлык! Ярты сәгать тә үтмәде, тегеләр атны бордылар. Минем арттан ияреп, тау сукмагына төштеләр.
Агачлыкка җиткәч, мин хәзинәнен эчкәрәк, куе ешкынлыкка, күмелгәнен, шунда кереп карарга кирәклеген әйттем. Нәфсесе кузгалган ир каршы килеп тормады. Хатыны, атыннан төшмичә генә, шул урында көтеп торырга булды. Дөрес эшләде, чытырманлыкка атны алып керерлек түгел иде. Бөтенесе дә, мин уйлаганча, майлаган кебек бара. Ханымны үзен генә калдырып без куаклык эченә кереп киттек.
Алга атлаган саен, бамбук агачлары ылыслы агачлар белән аралашып, ешкынлык отыры куера, карангылана барды. Ниятенне тормышка ашыру өчен моннан да кулай урынны каян табасын. Чытырманлы ботакларны аралый-аралый, хәзинәнен тегендәрәк, юан агач төбенә күмелгәнен сөйләп барам. Теге адәм, әсәренеп, миннән алгарак чыгып, ашыга башлады. Шулчак, капылт кына, ыргылып, тегене сугып ектым да... аны агач кәүсәсенә бәйләп кую минем өчен секундлык эш иде. Баумы? Нинди юлбасар баусыз йөри инде, ә! Әлбәттә, тавыш чыгармас өчен, коелган бамбук яфракларын авызына төйдем. Шуннан сон нинди мәшәкать чыгара алсын инде ул.
Ирне шулайрак хәл кылганнан сон, хатыны янына әйләнеп кайттым. Барып карарга кирәк, ирегезгә кинәт кенә нидер булды, чире тота башлады бугай, дидем.
Ханым, кин читле эшләпәсен салып, атыннан төште. Мин анын кулыннан тотып ешкынлыкка алып кереп киттем. Теге урынга җитүгә ул агачка бәйләнгән ирен күреп алды да куеныннан хәнҗәр тартып чыгарды. Минем әле беркайчан да мондый кыю-тәвәккәл хатын-кызны күргәнем юк иде. Абайламый калсам, эчемне актарып ташлыйсы иде. Ул беренче селтәнүгә үк читкә тайпылып өлгердем. Юкка гына мин Тадземару булып 132 йөримме! — кылычны кынысыннан алып тормыйча гына хәнҗәрен бәреп төшердем. Нинди генә гаярь булмасын — коралсыз хатын-кыз көчсез инде ул. Шулай итеп, мин иренен җанын кыймыйча гына хатынны үземә буйсындырдым.
Ирен соныннан да үтерергә теләгем юк иде. Ләкин мин күз яшенә манылып яткан хатынны калдырып бу урыннан тизрәк ычкыныйм дигәндә, ул җинемә асылынды да, тыны-көне бетеп кычкыра башлады: «Йә сез үләсез, йә ирем... Икегезнен берегез
үләргә тиеш!.. Ике ирнен дә күз алдында мәсхәрәләнү — үлемнән дә хәтәррәк... Сезнен берегез үләргә тиеш... Кем исән кала, мин шуна барам». Бу очракта инде мин анын ирен үтермичә кала алмый идем.
Нинди явыз, әшәке бәндә дип уйлыйсыз инде сез минем турыда. Әгәр сез ханымнын шул мәлдәге чыраен күрсәгез, алай уйламас идегез. Шулай... Анын утлы күзләрен күрсәгез иде. Күз карашын тоюга, баскан урынымда яшен бәрсә дә, барыбер аны үземнен хатыным итәм, дип уйладым. Юк, бу, сез уйлаганча, хайвани теләк түгел иде. Әгәр мине җенси хис кенә котырткан булса, ул ханымны читкә тибәр идем дә китеп барган булыр идем. Ул чакта инде анын, иренә дә үз каны белән минем кылычымны кайнарлату кирәк булмас иде. Ләкин ул мизгелдә, күләгәле урман ешкынлыгында, ханымнын йөзенә текәлеп карагач, мин анын ирен үтермичә кала алмавымны анладым.
Әмма мин аны ерткычларча үтерергә теләмәдем. Ин әвәл бавын чишеп, кулларын ычкындырдым. Кылычка кылыч киләчәкбез, дидем.
Сез агач төбеннән тапкан бау нәкъ әнә шул, мин ташлап калдырган бау булыр. Баудан бушанган ир, чыраен ямьшәйтеп, җәһәт кенә үрелеп кылычын алды да, һичбер сүз әйтмәстән, ярсып мина ташланды. Бу сугышнын нәрсә белән беткәнен инде сөйләп торасы юк. Егерме өченче селтәнүдә минем кылыч анын күкрәген үтәли тишеп чыкты. Егерме өченче селтәнүдә — зинһар онытмагыз моны! Хәзергә кадәр гаҗәпләнүдән гаҗизмен: дөньяда бердәнбер шул адәм кылычын минем кылыч йөзенә егерме тапкыр тидерә алды. (Сөенечле елмаю).
Канлы кылычы белән гөрселдәп егылуга мин артыма борылып карадым. Күз алдына китерә аласызмы, ханым беркайда да юк иде. Агач араларыннан эзләргә тотындым, коелган бамбук яфраклары өстендә дә бернинди эз юк, туктап тынланып карыйм, үлем белән тартышкан ирнен бугаз гыргылдыгыннан кала берни ишетелми.
Әллә сон без сугыша башлагач, ханым ярдәмгә кешеләр чакырырга дип юлга таба йөгергәнме? Болай торсам, капкынга эләгәсемне анлап, тиз генә үлән арасыннан теге ирнен кылычын, җәя белән укларын алдым да бая килгән сукмакка чыктым. Аланлыкта ханымнын аты берни булмагандай үлән уртлый иде. Соныннан ниләр булганын сөйләсәм, бушка тегермән тарту булыр иде. Ачыктан-ачык барын да сөйләп бирдем. Ин каты җәзага тарта аласыз мине. Кайчан да булса башымнын колга очында кадалып торачагын мин күптән белә идем.
Киемидза гыйбадәтханәсенә тәүбә итәр өчен кергән ханымның сөйләвеннән
Көчләгәннән сон зәнгәр киемле адәм, агачка бәйләнгән иремә таба борылып, мыскыллы көлә башлады. Иремә ничеккенәләр авыр булгандыр шул чакта! Ничек кенә бәргәләнмәсен, чорналган бау анын тәненә тирәнгәрөк бата барды. Мин, үз-үземне белештермәстән, ана таба тартылдым. Әмма теге явыз мина ачу белән тибеп, читкә алып ташлады. Шул мизгелдә иремнен күзләрендә әллә нинди очкын ялтырап алды. Әллә нинди... анлатып булмый торган... Әле хәзер дә, анын күз карашын искә төшерсәм, бөтен тәнем калтырый башлый. Сүз әйтерлек чарасы булмаганга, бәгырь авазын күз карашына салган инде ул. Ул карашта ачу да, газап чигү дә түгел, ул карашта мина карата чиксез җирәнү хисе көйри иде. Теге адәмнен тибүеннән дә түгел, ә иремнен шул коточкыч карашыннан мин, үз-үземне белештермичә, кычкырып җибәрдем дә һушымнан яздым.
Аныма килгәндә зәнгәр киемле адәм юк иде инде. Агач кәүсәсенә бәйләнгән ирем һаман да үз урынында иде. Яфраклар өстеннән көч-хәл белән күтәрелдем дә иремнен йөзенә сынап карадым. Күзләрендә һаман шул — өшеткеч җирәнү хисе. Ул чагында нинди тойгылар кичергәнемне ничекләр анлатыйм...
Оялу да, әрнү дә, ярсыну да барысы бергә буталды. Чайкала-чайкала ирем катына килдем:
«Ишетәсезме! Бу хәлдән сон мин сезнен белән бергә кала алмыйм. Мин үләргә
тиеш. Әмма сез дә, сез дә исән калмаячаксыз. Сез минем мәсхәрәләнүемнен шаһиты булдыгыз. Моннан сон мин сезне исән калдыра алмыйм».
Бик авыр булса да мин ана шулай дип әйттем. Ул сүзләрдән сон да иремнен чирканулы карашы үзгәрмәде. Күкрәгемне бәреп чыгарга җитешкән дулкынлануымны басарга тырышып, иремнен кылычын эзли башладым. Теге юлбасар алган, ахрысы, кылыч кына түгел, җәя белән уклар да юкка чыккан иде. Бәхеткә каршы, аяк астында аунап яткан хәнҗәргә тап булдым. Хәнҗәрне ике куллап кысып тоттым да иремә якын килеп: «Хәзер мин сезнен тормышыгызга чик куям, аннары үземнекенә», — дидем.
Ирем көчкә генә иреннәрен кыймылдатты. Төелгән бамбук яфраклары аша сүзе анлашылмады. Әмма мин анын иреннәре кыймылдавыннан нәрсә әйтергә теләгәнен анлап алдым, һаман да җирәнеп, мине күралмыйча ул нибары бер сүз әйтте: «Үтер». Җүләрсенгән бер халәттә мин анын йөрәк турына хәнҗәремне сабына кадәр батырдым.
Аннан сон мин тагын анымны жуйдым бугай, һушыма килгәч, тирә- ягыма карадым, ирем һаман шулай, бәйләнгән килеш, тик сулыш алуы гына сизелми. Куе ылыс ботаклары арасыннан ап-ак чыраена баеп барган кояш нуры төшкән. Үксеп җылавымны тыярга тырышып мин анын бавын чиштем. Аннары... Аннары ни булды сон әле? Сөйләргә телем бармый. Үз-үземә кул салырга ихтыяр көчем җитмәде. Хәнҗәрне бугазыма китереп карадым, тау астындагы күлгә ташланырга дип килдем — булмады. Исән калдым, әмма монын белән һич тә горурлана алмыйм. Бәлки, шәфкатьле, миһербанлы Каннон алиһә минем кебек беркемгә кирәксез заттан йөзен чөергәндер. Ни эшләргә сон мина, ирен үтергән, юлбасардан мәсхәрәләнгән хатынга нишләргә сон? Нишлим, йә?! (Кинәт өметен өзеп үкси башлый.)
Үтерелгән ирнең рухы күрәзәче аша ни сөйли
Үз эшен кылып канәгатьләнгән юлбасар, хатыным янәшәсенә утырды да, төрлечә юмалап, юата башлады. Минем авызга яфрак тутырылган, гәүдәм агачка бәйләнгән, шуна күрә хатыныма күз белән генә ым кагам. «Ышанма син ана! Анын бар әйткәне — ялган.» Мин ана анлатырга телим, ләкин хатыным яфрак өстендә тезләренә карап утыра бирә, бер дә минем якка күтәрелеп карамый. Юлбасарнын сүзләрен бик игътибар белән тынлап утырамы? Көнләшүдән мин үз-үземне чәйнәп ташларга җитәм. Юлбасар исә үз максатына ирешү өчен сүзләрне майлагандай тезә генә. Болай тапланган килеш ирен белән яшәү кыен булачак. Анын белән калганчы мина хатын булырга ризалашу кулайрак түгелме. Тупас кылануы да, имеш, бер күрүдә гашыйк булудан икән... Әнә бит ул сүздә нинди тәвәккәллеккә барып җитте.
Ниһаять, хатыным мина күтәрелеп карады. Йә, Хода! Болай ук та чибәр итеп минем аны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Нәрсә диде сон шул чакта юлбасарга чибәр хатыным? Мин инде хәзер теге дөньяда гизәм, әмма хатынымнын җавабын искә төшергән саен җанымны үрсәләнү телеп ала. Хатыным шулчак болай диде: «Кая телисез, шунда алып китегез». (Озак тынлык.)
Гаебе ул гына түгел иде. Шул җавап өчен генә мин, чиксез карангылык дөньясын колачлаганда, бу кадәр үк әрнемәс идем. Онытырлыкмыни: хатыным, саташкан кыяфәт белән, кулын биреп юлбасар артыннан иярде, агачлар арасыннан чыгып барганда кинәт үлек кебек агарды да, мина таба төртеп күрсәтеп: «Үтерегез аны! Ул исән чакта мин сезнен белән була алмыйм!» -дип, акылдан язган сыман, кычкыра, башлады. «Үтерегез аны!» — бу сүзләрнен рәхимсез давылы хәзер дә мине төпсез карангылык дөньясына куалый. Кайчан да булса шушындый чирканыч сүзләрне кеше булып кеше әйтергә мөмкинме? Кайчан да булса... (Гарьлектән шаркылдап көлү янгырый.)
Хатынымнын бу сүзләреннән хәтта юлбасарнын йөзе агарып чыкты. Җиненә асылынып хатыным отыры кычкыра: «Үтерегез аны! Үтерегез!» Юлбасар «әйе» дип
тә, «юк» дип тә әйтмәде, сынап бер карады да, капылт типкәләп, хатынымны яфраклар өстенә ыргытты, кулларын күкрәгенә кушырып минем тарафка борылды: «Бу хатын белән нишләргә? Чәнчелдеримме, әллә гафу итәргәме? Баш селкеп җавап бирегез». Үтерергәме? Шушы сүзләре өчен генә дә юлбасарны гафу итәргә әзер идем мин. (Тагын озакка тын калу.)
Мин икеләнеп торган арада хатыным кычкыра-кычкыра куаклар арасына ташланды. Юлбасар шул мәлдә үк анын артыннан омтылып караса да кул очыннан да эләктерә алмады. Боларнын барын да мин саташкан чакта томанлы гына күрдем шикелле.
Хатыным югалганнан сон, юлбасар минем кылычымны алып, бәйләнгән бауны кисте. Китәр алдыннан үзалдына: «Хәзер инде үзем турында кайгыртырга кирәк», — дип мыгырданганы хәтердә.
Ул киткәч, бөтен тирә-юнь тып-тын булып калды. Тирә-юнь дип, янәшәдә генә кемнендер үксегәне ишетелә ич. Баулардан арынам да игътибарымны туплыйм. Үзем үксим икән ләбаса! (Өченче тапкыр озаклап тын тору.)
Оеган гәүдәмне агач кәүсәсеннән көчкә аерып алдым. Яфрак арасыннан хатыным калдырып киткән хәнҗәр ялтыравына күзем төште. Күтәреп алдым да бер селтәнүдә күкрәгемә кададым. Кан ташкынынын тамакка тыгылуын сизсәм дә тәндә бернинди авырту тоймадым. Күкрәгем суына башлагач, тирә-юньгә тагы да тирәнрәк тынычлык инде. Илаһи тынлык иде ул! Куаклыкта ник бер кош аваз салсын. Агач кәүсәләрендә баеп барган кояшнын сагышлы нурлары гына көйри. Шәфәкъ нуры... Бераздан ул нурлар да сүнде. Агач ябалдашлары да эреп югалды. Чалкан төшкән гәүдәмне йомшак тынлык кочып алды.
Менә шул чакта кемдер шым гына минем янга килде. Кем икәнен күрергә телим, әмма урманны куе карангылык баскан иде. Әлеге кемдер күзгә күренмәс кулы белән хәнҗәрне күкрәгемнән сак кына суырып алды. Шунда ук минем авыз эче кан йомгагы белән тулды. Аннары мин теге дөньянын мәнгелек карангылыгына кушылдым. 

Марсель ГАЛИЕВ тәрҗемәсе.
1992, № 10.