БЕЗНЕ «АЗАТЛЫК» ТАНЫШТЫРДЫ
Минем һәм туганнарымның, Төркиядә яшәүче татар мөһаҗирләре балаларының теле матур татар теле белән ачылды. Чөнки безнең өй теле татар теле иде...
Төркиянең Эрзурум каласындагы Ататүрк университетында югары белем алдым һәм диплом хезмәтемне дә «Анатолиядә яшәүче татарларның авыз иҗаты үрнәкләре» турында яздым. Аннары Энкарадагы дустым галим Эхмәт Тимер миңа: «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә эшләүче хезмәткәр Эхтәм Ибраһим (Надир Дәүләт) 1984 ел уртасында Төркиягә кайта, аның урынына редакциягә яңа бер редактор кирәк икән, теләсәң, мөрәҗәгать ит, дип хәбәр салды...
Мин «Казан Утлары» белән эшкә башлавымның беренче көнендә үк таныштым. Шул көнне, башлыгым Гариф Солтан бүлмәмә кереп, кулыма журналны тоттырды.
— Энем, — диде ул, — син бу эшкә яңа башлыйсың. Иң әүвәл сиңа кирилл
хәрефләрен бик яхшылап өйрәнү кирәк, чөнки бөтен татар матбугатында шул хәрефләр кулланыла. Хәзер син бүтән эшләргә тотынганчы ошбу журналдагы беренче мәкаләне латин хәрефләренә күчереп яз. Язганнан соң миңа китер, дөрес язгансыңмы-юкмы, карап чыгармын. Шуны да онытма, бу журнал — татар матбугатының кояшы, татар халкының иң матур, иң тирән эчтәлекле, иң милли бердәнбер әдәби-нәфис журналы. Киләчәктә дә сиңа бу журналны күп укырга, эчтәлеге белән гел танышып торырга һәм радио тапшыруларында файдаланырга туры киләчәк.
Башлыгым Г. Солтанның шушы сүзләреннән соң мин журналдагы беренче мәкаләне кирилл әлифбасыннан латинга күчерергә тотындым. Мәкалә Татарстан Язучылар берлегенең ул замандагы рәисе Гариф Ахуновның берлек җыенында ясаган чыгышы турында иде. Мәкалә, кайбер урыннарында рәсми идеологиягә яхшатланып әйтелгән сүзләр булса да, миңа ошаган иде. Аны, латин хәрефләренә күчереп язып бетергәннән соң, Г. Солтанга бирдем. Ул аны алды һәм бер сәгатьтән соң күчермәне миңа кире кайтарып:
— Афәрин, энем, бер генә хата да таба алмадым, шулай дәвам ит! — диде.
Шуннан соң «Казан Утлары» журналын 12 ел буенча кулымнан һич төшермәдем. Аның һәр яңа чыккан санын сагынып көтеп тора һәм һәрбер битен, һәрбер юлын зур кызыксыну белән укый идем. Редакциябезгә ул журнал өч нөсхә килә иде, ягъни редакция хезмәткәрләре эшли торган һәрбер бүлмәгә берәр.
Күбесенчә радио тапшырулары белән мәшгуль булганлыктан, эш вакытында журналны башыннан ахырынача укырга вакыт җитми иде. Шул сәбәптән, журналны өйгә алып кайтам да, анда рәхәтләнеп укып чыга идем.
Редакциябезгә бүтән татар-башкорт газет-журналлары да килеп тора иде. Эмма минем өчен иң кадерлесе «Казан Утлары» иде. Ул чыннан да — татар матбугатының «кояшы» иде. Татар халкына милли аң-белем нурлары чәчә торган бер кояш! Аның һәрбер санында оста шагыйрь һәм язучыларының мине үзенә магнит кебек тарта торган берсеннән-берсе матур тирән эчтәлекле һәм татар теленең матурлыгын бөтен күркәмлеге белән күрсәтә торган шигырьләрен, һәр төрдән матур әдәбият үрнәкләрен очрата идем. Анда кайвакыт әдәбиятыбызның элекке классикларының әсәрләре дә урын ала иде. Миңа боларның барсы да бик ошый иде. Аларны җентекләп укып чыгу миңа халкымның теле һәм әдәбияты белән горурлык хисе, милли-мәгънәви рух, бер үк вакытта төрле темаларда тирән мәгълүмат бирә, белемемне арттыра иде.
«Казан Утлары» журналы үзенең юлыннан бервакытта да тайпылмады, анын төп максаты — иң авыр заманнарда да саф һәм күркәм татар телен һәм әдәбиятын иң югары дәрәҗәгә күтәрү һәм бер үк вакытта халкыбызга милли аң -белем бирү булды һәм бу хәзер дә шулай.
«Казан Утлары»нда чыккан, бигрәк тә әдәби мирасыбызга кагылышлы әсәрләр мине бик кызыксындыра иде. 90нчы еллар башында булса кирәк, журналыбыз 800 еллык әдәби мирасыбыз, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанын да һәр санында өлешләп бастырып чыгарды. Халкыбыз арасында «Йосыф китабы» дип танылган бу дастан үзенең темасын Коръәндәге Йосыф сүрәсеннән алса да, олуг шагыйребез Кол Гали асылда меңнәрчә бәетлек бу дастанны шушы сүрәдә аңлатылган вакыйгалар аркылы халкыбызга күркәм әхлакый үгет-нәсыйхәтләр бирү өчен язган булса кирәк. Анда нигездә бер гаилә һәм ул гаилә әгъзаларының тормыш юлында башларыннан үткән гыйбрәтле вакыйгалар тасвирлана. Анда туганнарның бер-берсеннән көнчелек хисенен шундый яман бер хис булып, хәтта туганны туганга дошман итеп, җинаять эшләрлек дәрәҗәгә җиткерүе, кешелек дөньясын алга илтәчәк юлның дошманлык түгел, бары бер-береңне ихлас күңелдән ярату, үзара дусларча, туганнарча яшәү һәм үзара ярдәмләшү булганлыгы бәян ителә. «Йосыф Кыйссасы»нда мин боларны күрдем һәм ул вакыттагы баш редакторыбыз Фәрит Иделлегә бу дастанны радиодан тапшырырга тәкъдим иттем. Ул да моны кабул итте. Мин студиядә бу дастанны укыганга хисләнеп кайвакыт күз яшьләремне тота алмыйм, алар дастанның бәетләренә кушыла иде. Ни өчен, дип уйлый идем, кешеләр һәм халыклар үзара дусларча, туганнарча тату яшисе урынга, гади мәнфәгатьләр өчен, байлык өчен, җир өчен, хакимият өчен бер-берләре белән сугышалар, нигә бер-берләренең канын коялар? Дөнья хәяте бит нинди кыска! Һәр кеше, һәр җан иясе иртәме-соңмы барыбер үлә. Ни өчен шул кыска гомернең кадерен белмибез, ни өчен аны төрле явызлыклар эшләп әрәм итәбез?.
Шулай итеп, без «Йосыф» дастанының бөтен бәетләрен, аңлатмалары белән,
радиодан тапшырдык. Мин моның өчен чиксез рәхмәтләремне «Казан Утлары»на ошбу тәбрикнамә аркылы җиткерәм.
Без «Азатлык» радиосы дулкыннарында татар шагыйрьләренең «Казан Утлары»нда басылып чыккан күп кенә шигырьләрен дә матур көйләр кушып тапшырдык. Шулар арасында Равил Фәйзуллинннең «Минем телем», Гәрәй Рәхимнең «Табылдыклар өстәле» дигән шигырен бик еш тапшырганыбызны хәтерлим.
Шушы тәбрикнамә белән мин татар матбугатының якты кояшы «Казан Утлары»на халкыбызга милли хезмәте юлында чиксез уңышлар телим, ул журналга матур әдәби әсәрләре белән өлеш керткән әдип һәм шагыйрьләребезнең вафат булганнарының рухы шат, урыннары җәннәтнең түрендә булсын. Исәннәренә дә корычтай сәламәтлек һәм иҗади тормышларын озак вакыт дәвам иттерүләрен телим.
Сәлам ҺӘМ ихтирам белән,
Хәйретдин САДЫЙК (ГӨЛӘЧЙӨЗ),
«Азатлык» радиосының элекке баш редактор урынбасары.