БЕЗ «КАЗАН УТЛАРЫ»НДА ҮСТЕК
Замандашларым яхшы белә: без яшь чакта журнал кадәр журналда шигырь бастыру — галәмәт зур вакыйга санала иде. Телгә кердең дигән сүз! «Казан утлары»
— зур тарихлы журнал, без үскәндә редколлегиясендә генә дә С.Хәким, Ш.Маннур,Н.Юзиев, Ш.Галиев кебек абруйлы шәхесләр бар иде (ә алар югары органнар тарафыннан раслана!); һәр санга нинди шигырь, поэма кергәнен күзәтеп барган шигърият фанатигы Х.Туфан да бу «багның олуг сакчысы» кебегрәк иде. Безне
— университет һәм пединститут әдәби түгәрәкләре әгъзаларыннан бер төркемнең шигырьләрен сайлап, кереш сүз белән 1962 елның август аенда журнал битләрендә «дөньяга күрсәтүче» — Нил абый Юзиев иде. Ул чакта журналның баш редакторы
— Абдулла Гомәр, шигърият бүлеге мөхәррире — Рәшит Гәрәй булганын аларга рәхмәтле ждным һаман хәтерендә саклый әле... Аннан соң инде аерым бәйләмем (ун шигырь!) 1964 елның март санында дөнья күрде; «Совет әдәбияты»ның ул чакта баш редакторы Газиз Мөхәммәтшин булып, шигърият бүлеген инде өлкән шагыйребез Нури ага Арслан алып бара; җаваплы секретарь исә — шулай ук шагыйрь агабыз Әхсән Баян иде. Ә 1965 елның җәеннән баш редактор булып, исеме дә үзгәргән журналга күп яңалыкларга, иң мөһиме яшьләр иҗатына киң юл ачкан Рафаэль Мостафин эшли башлады (урыны җәннәттә булсын...) Әдәби, иҗтимагый тормышыбызда зур эз калдырды ул!) Иң мөһиме, шигырьгә нык игътибар булды ул чакта: һәр сан саен 1200 юл тезмә бирелә иде; һәм актив, әйдәп баручы шагыйрьләрне елына икешәр тапкыр зур бәйләмнәре белән күрсәтү яңалыгы да гамәлгә керде. Яшьләр белән эшләп, аларны үстереп, үзе дә үскән Нури ага соңыннан да — вафатына кадәр! — үҗәтләнеп, шул «традициягә» тугры булып калды. Һәм 60 нчы еллар башында шигърияткә яңалык алып килгән мәгълүм яшь буынны — Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мингалим, Рәш.Әхмәтҗан һ.б.ны әнә шундый даими публикацияләр аша таныдылар да инде! Яшьләргә игътибарлы караш соңрак та, Г.Ахунов, З.Нурилар баш редактор чакта да, үзгәрмәде. Хәер, ул һәрчак шулай булды. Бүген дә яшьләргә киң юл! Мәгәр Гариф ага гына һәр санда бирелә торган шигъри әсәрләрнең юлын 700 гә калдырды: бу турыда, никтер, бер горурлык белән үзе сөйли иде ул. Югыйсә шагыйрьләрне бик ихтирам итә иде, үзе дә, хатыны да гомер буе шигырь язды, кәефле чагында безгә дә укый, «үрнәк алырга» чакыруы иде, ахры... Күңелле истәлекләр! Һәрчак редколлегия сүзе белән хисаплашу, әсәрләрне (бигрәк тә роман, поэмаларны, йә бәхәсле тәнкыйть, фәнни мәкаләләрне) бастыруны мәслихәтләшеп, бергәләп хәл итү яшәп килде.
Журналыбыз Язучылар берлеге органы да булганга, аның еллык планы да идарәдә раслана һәм соңыннан әдәби ел йомгаклары, ачык партия җыелышларында журналда басылган әсәрләр даими тикшерелә, аерым жанрлар буенча докладлар тыңлана, төрле чыгышлар, бәхәсләр була иде. Шунда шигърият буенча докладлар йә ярты еллык саннарга күзәтүләрне безнең замандаш шагыйрьләр еш ясый иде: И.Юзеев, Ә.Баян, Роб.Әхмәтҗан, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, З.Мансуров, Р.Миңнуллин, М.Әгъләм, Зөлфәтләрнең гаҗәеп кызыклы, яшьләргә кыюлык, хәтта максимализм белән аерылып торган, әмма төпле, эчтәлекле, журналыбызның «продукция»сен хуплаган доклад-чыгышлары күпләрнең хәтерендәдер дим. Тәнкыйтьчеләр белән дә чәкәләшүләр булды ул җыелышларда: без күзаллаган тәнкыйть гамәлдәге шактый соры, конъюнктур тәнкыйтьтән нык аерыла иде шул. Әйтик, Ә.Еникинең «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять» кебек, журналыбызда басылган, әдәби вакыйга булган әсәрләренә «мәрхәмәтле, партияле тәнкыйть»нең күсәге ничек төшкәнен яхшы хәтерлибез бит (бу — әле һаман шул чорны «сагынып» бүген дә шундый тәнкыйтькә
кайтырга чакыручы кайберәүләр колагына!) Журналыбызда да озак еллар тәнкыйть бүлегендә һәм үзләре шул өлкәдә эшләгән Ф.Миңнуллин, Мансур һәм Мөдәррис Вәлиевләр, Р.Мөхәммәдиев, З.Мансуров исемнәре белән бәйле чын, яңа тәнкыйть өчен көрәш юлын да яхшы хәтерлим. Үзем исә журналыбызда 35 ел эшләдем: гомеремнең иң мәгънәле, чын бәхетле өлеше шул булды дип тә әйтә аламдыр. 1975 елда мин И.Юзеевны алыштырып, шигърият бүлегенә килгәндә, анда янәдән баш редактор булып Зәки ага Нури эшли; аңа урынбасар штаты да «ачылып», «кыстап» Әхсән Баянны шунда утыртканнар, ә ждваплы секретарь — Ләбибә ханым Ихсанова иде. (Соңыннан бу вазифаны Кояш Тимбикова, аннан Роберт Миңнуллин, Рашат Низами, Мөд.Вәлиевләр, М.Шабай, Н.Гамбәрләр дәвам итте.) Проза бүлегендә — күптәннән эшләүче, абруйлы, тәҗрибәле редактор Яхъя Халитов булып, миңа аның белән бер бүлмәдә утырып, сабак алу бәхете тиде. Аннан аны китап нәшрияты үзенә чакырып алды, — урынына редакциянең күптәнге әдәби хезмәткәре Вакыйф Нуруллин — хатлар бүлегеннән күченеп килде. Бераз вакыттан аны да нәшриятка баш редактор итеп үстергәч, зурлап озатып калгач, инде Гәрәй дус Рәхим белән бергә утырып эшләдек. Ә журналда эшләп чыныккан, соңыннан җаваплы урыннарга киткәннәр күп булды бездән: шул ук Р.Харис, Г. Рәхим, Р. Миңнуллин, Р.Мөхәммәдиев, Мөд. Вә- лиев — әнә шундыйлар иде. Аерылышу кыен булса да, нишлисең, без калганнар «түздек»... Ә Зәки ага чорында Гәрәйдән соң Марсель Галиев эшләп алды (килә-китә, өч мәртәбә «бәхетле итте» ул коллективны!) проза бүлегендә. Аннан Солтан Шәмси, Тәүфикъ Әйди, Шамил Маннапов, Камил Кәримовлар килде... Хатлар бүлегендә озак еллар хезмәт иткән Рәшит Әхмәтҗан да күренекле шагыйрь һәм милли көрәшче булып үсте; Нияз Акмал да бездә матур истәлекләр генә калдырып китте... Шаһинур Мостафин да. Ринат Мөхәммәдиев, Рашат Низами, Мөд. Вәлиев, аннан Флүс Латыйфилар исә баш мөхәррир урынбасары булып та эшләделәр. Рашат «Идел»дә баш редактор булып, озак кына анда утыргач, сагынып кабат безгә кайтты; лаеклы ялга да «Казан утлары»ннан китте. Фәүзия ханым Бәйрәмова безгә корректор булып килде; аннан инде «Болын» кебек повестьлары белән киң танылу алган әдибә һәм кыю сүзле публицистка әверелеп, зур көрәш һәм иҗат мәйданына юл алды. Фәүзиябез белән Марсель Галинең иҗади бәхәсләре, үзсүзлелек белән һәркайсы үз принципларын яклап, иҗат һәм яшәү мәсьәләләрендә баш бирмәс холыкларын еш чәкәштерүләре хәтергә уелып калган. Бу — бигрәк тә журналыбызның 60 еллык юбилее көннәрендә шулай булды: инде яшәрә барган коллектив, төрле иҗади амбицияләр, эзләнүләр, югалтулар аралаш табышлар чоры! Журналның тиражы өчен көрәшү, Союзның бар тарафына хатлар җибәрү, командировкалар, Т.Әйдинең мәгълүм сәяхәтнамәләре, милләтпәрвәр чыгышлары... Уку — журналны якын итеп яшәүнең бөтен халык җанына күчкән чоры бу! Тираж 100 меңнән дә артты бер елны. Шуннан нәрсә булдымы? Баш редакторга, урынбасарына һәм сәркәтипкә (Кояш Тимбиковага!) обкомда шәп мякяфәт — «бүләк» бирелде: өчесенә дә шелтә... Йә, ни өчен инде, ә?! Әллә шуннан башландымы дим тираж кимүләр, хәтта илдәге үзгәрешләр? Уйланырсың...
Хәер, 80 нче елларда, Ренат Харис баш мөхәррир вакытта да тираж әйбәт сакланды әле. Журнал тышлыгын да төслегә үзгәртеп матурланды, һәр санда рәссамнәрнең сурәтләре, язучыларның портреты бирелә башлады — эчтәлектә дә яңалыклар, кызыклы рубрикалар артты. Яңа әсәрләр дә языла торды, яшьләргә дә игътибар кимемәде. Ринат, («субординациясен сакласа» да, бүлекләргә ышанып, таянып эшли, бездән — әйберен бастырмаудан зарланып аңа кергән «гаугалы талант»ларны да «юата», ышандыра белә; бармагын пушкадай төбәп, үзенең хаклыгын шул атаклы жесты белән дә күрсәтә белә иде. Теге «мәҗрух» автор инде «гипнозланып», безнең бүлмәләргә кагылып та тормыйча, илһамлы уйларга бирелеп, редакциядән рәхмәт хисе белән чыгып китә... Шунысы бар: Харис һәр килгән хатны һәм аңа җавапны укый, материал белән дә танышып, үзе кул куя, һәр әсәрне (романмы, шигырьме, мәкаләме) укып бара, җаваплылыкны үз өстенә ала иде. Чөнки хисап бирәсе бар! Әле бит, элегрәк, партия җыелышында, Шәйхи ага Маннурдай, тәмәке тартырга чыгып барган җирдән, президиумга карап:
— Кайчан Мәһдине (яңа романын, «Фронтовиклар», ахры...) бастырасың? Нигә озак яткырасың? Оят кирәк әзрәк...» — дип, усал сүзләр әйтүчеләр дә күп иде. Нинди әйбәт кеше Зәки ага да каушап аклана, ык-мык итә андый чакта. Шулай, иҗади дөнья бу! Мәгәр Зәки абый үзе редакциядә озаклап җыелыш ясауны өнәми, берәр анекдот сөйләп көлдерә дә, «Эшләгез!» — дип чыгара иде. Аннан «Дуслар җыры»на тәрҗемә итәргә утыра — һәр халыкның шигъриятеннән үрнәкләр биреп бара иде баш редакторыбыз! Тагын бер кызык хәл: роман йә повесть героеның үлүе белән һич тә килешми иде ул. Үзгәртергә, ягъни геройны терелтергә куша иде.
Олыгайгач, кешедә төрле уйлар туа, күрәсең... Шәп кеше иде ул! Корректорлар да әсәрләргә үз фикерен белдерә торды. Җөмләдән, Роза апа («бәләкәч Роза» дип аталганы — чөнки зурысы да бар!) Шәйхи Маннурның тарихи поэмасыннан бәхәсләр белән без сайлаган бер өзекне номерга һич тә «сыйдырмый» — кертми интектерде. Нигәме? «Тәхетендә өегешкән Әби-патша» дигән гыйбарә күңеленә һич тә ярамаган икән... Мөгаен, хаклы булган ул!
... Әбәт вакытында исә ике дус — Солтан Шәмси белән Мансур Вәли гел бергә булып, Казансу ярын сәйран итеп йөрергә яраталар иде. Марсель Гали, тәрәзәдән аларга күрсәтеп:
— Әнә теге ике бөек тагын иңнәренә дөнья йөген, Җир шарын салганнар... Ходай ярдәм бирсен аларга... — дип, тәм табып көлә, — үзгәртәчәк болар дөньяны, күр дә тор, — ди иде...
Равил Фәйзуллин, баш редактор булып, инде чын үзгәрешләр чоры башында килде. Үзебез дә үзгәрдек, мөгаен, соңгы егерме елда. Әдәбиятка, иҗат кешесенә караш та, матбугат хуҗалары да үзгәреп тора. Ә журнал, Аллага шөкер, чыга, яши әле. Гел матурлана, тирәнәя. Бергә-бергә 70, 75, 80 еллыкларын да үткәрдек.
Соңгы еллардан журналдагы күңелгә якын бер мөһим яңалыкны гына әйтәсем килә, ул менә нәкъ Равил Фәйзуллин чорында булган әдәби мохит халәте: журналыбыз кайсы республика-өлкә, хәтта чит илләрдә яшәвенә карамастан, татар әдипләрен, шагыйрьләрен эзләп таба, җыя, туплый, аларга мул мәйдан бирә. Англиядән дә, Төркиядән дә, хәтта АКШтан да килә безгә әсәрләр. Ә инде Башкортстан татарлары иҗаты — Рим Идиятуллин, Фәрит Габдерәхим, Халисә Мөдәррисова, Салават Рәхмәтулла, Марис Нәзиров кебек шагыйрьләрнең әсәрләре даими басыла; алар — үз авторларыбыз, үз шагыйрьләребез... Удмуртия, Сембер, Себер ягы әдипләребез белән дә шулай. «Безнең юл»дагыча!
...Уртак йортыбыз, сүнмәс милли өмет яктыбыз син, «Казан утлары!» Сүнә генә күрмә...