БЕЗ БУЛГАНБЫЗ, БАР ҺӘМ БУЛАЧАКБЫЗ!
Моннан берничә, хәтта дистә мең еллар элек үк уртак кояш астында яшәп, иҗтиһат итеп, цивилизация тарихында гамәли якты эз калдырган кавем-халыклар бар. Без дә шулар рәтенә керәбез дип уйлыйм. Чыннан да, мең еллар элек корылган шәһәр-калаларыбыз бар. Казаныбызның мең еллыгын билгеләп үтү дә шуңа бер дәлил. Урта Идел буенда ислам дине кабул ителүенә күптән инде мең елдан ашты. Әдәбиятыбызның мең еллык тарихы бар дип горурланып әйтәбез. (Шунысын да ассызыклап үтү урынлы булыр: ХШ гасырдан башлап һәр чорның әдәби әсәрләрен санаганда аның тәгаен авторларын атап сөйләшә алабыз). «Кыйссаи Йосыф» әсәренең дөньяга тарала башлануына да хәтсез гасырлар. Быел татар телендә басма китап чыга башлавына 400 ел тула. Безнең өчен зур истәлекле дата. Меңнәр димәктән, моннан 6 ел элек, элекке СССРда яшәгән халыклар арасында әдәби журналлардан беренче булып, «Казан утлары»ның меңенче санын чыгардык. Һәм, ниһаять, журналыбызның тыйнак санлы тагын бер юбилее килеп җитте. Безгә бу айда — 90 яшь. Мең еллык тарихы булган әдәбият өчен бу сан азрак түгелме, дияр кемдер. Әлбәттә, ХХ гасыр башында ук чыккан «Әлгасрелжәдид», «Шура», «Аң» кебек әдәби-иҗтимагый басмаларны чишмә башы дип санасак, юбилеебыз саны йөздән күпкә артык булыр иде. Нишлисең, заманында матбугат басмаларын Совет чоры белән башлап санау гадәткә кергән. Хәер, юбилей санын йөзле түгәрәкләр белән күрергә теләү үзмаксат түгел. Журналның 90 еллык гомере дә халкыбызның иҗтимагый-эстетик фикер үсеше, әдәбият-мәдәниятебезнең үткәне һәм бүгенгесе турында уйланып, киләчәкне анык күзаллап, бәйрәми хис белән билгеләп үткәрерлек олы вакыйга.
Журнал максатны баштан ук зурдан куйган: беренче санда ук үзенең колачлы басма — аерым җөмһүрият кысаларына гына чикләнмәгән киң даирәгә юнәлтелгән басма икәнлеген язып чыккан. «Безнең юл» идарәсеннән әдипләргә, шагыйрьләргә, гыйлем-әдәбият мөхибләренә (сөючеләргә — Р.Ф.) мөрәҗәгать» дигән язмада болай диелгән: «Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан, «Безнең юл» журналын чыгара башладык. «Безнең юл»ның чыгуы Татар җөмһүриятенең мәркәзендә — Казанда булса да, бу мәҗмуга Россиянең төрле якларында яшәгән һәммә татар-башкорт халыкларына хезмәт итүне үзенә максат итеп ала». Журнал инде бер гасырга якын шушы максатны тормышка ашыру юлында нәтиҗәле эшләп килә.
Журнал 1922 елдан алып 1930 елга кадәр гарәп шрифтында, алда әйтелгәнчә, «Безнең юл» исеме белән чыккан. 30нчы елдан «Безнең юл» икегә бүленеп, «Яңалиф» (Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәм Совет Язучылар оешмасы органы) һәм «Атака» (Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе органы) атамалары белән басылган. 1933 елдан 1965 елга кадәр — «Совет әдәбияты» (Татарстан Язучылар оешмасы органы) латин, кириллица имлаларында дөнья күргән. Соңгы 43 елда журнал «Казан утлары» исеме белән чыгып килә. Заман сәясәте һәм аның шаукымнарына бәйле рәвештә журналның оештыручылары да, структурасы да, редакциянең эш урыннары да үзгәреп, алышынып торган. Оештыручылар һәм басманың мәсләк тамгасы төрле чорда, төрле сүз тезмәләрендә бирелсәләр дә, аларда төп ике төшенчә һәрчак сакланып киленгән — «әдәби һәм иҗтимагый». Димәк ул, иҗтимагый әһәмияткә ия әдәби басма дигән сүз.
Мәгърифәтле халык, киләчәккә карап, Хәтер белән яши. Безнең халыкның рухи тарихы — нигездә басма сүздә — китапларда, әдәбиятта. Журнал — китапның үзгә бер универсаль төре бит ул. «Казан утлары» — матбугатыбыз тарихында уникаль басма: афәтле репрессия, дәһшәтле сугыш елларында илдә күп газет-журналлар ябылып, тукталып калганда да, ул — язмыш тарафыннан нәселне саклап калырга тиешле таза күзәнәкле зат кебек, сәяси катаклизмнарга бирешмичә, күпмедер компромиссларга барып, исемнәрен алыштыра-алыштыра булса да, җисемен-рухын саклап, халык тарихы елъязмасы рәвешендә өзелмичә яшәвен дәвам итә алды. Бу урында чит илдә яшәүче бер мөхтәрәм укучыбызның безгә котлау рәвешендә
җибәргән хатыннан берничә юл китереп узам. «Социаль-мәдәни тетрәнүләр фаҗигасен башыннан кичергәндә дә бирешмәгән, сау-сәламәт яшәргә тырышкан һәм шактый дәрәҗәдә шуңа ирешкән журналыбызның эшчәнлеген зур каһарманлык, могҗиза саныйм». Юбилей уңае белән бу хатта әйтелгән фикерләргә охшаш байтак тәбрикнамәләр алдык без. Сүз дә юк, горурландыра, күңелне үстерә торган тәбрикләүләр. Әмма алар безгә, редакция хезмәткәрләренә, гомумән язучыларга гаять зур вазифа, гаять зур җаваплылык өсти. Ышанычны акларга иде! Һәммәбез белә, унбиш- егерме еллар эчендә җәмгыятьтәге чиктән-чиккә ташланулар, берөзлексез «реформа»лар, пародокс хәлләр матбугат дөньясында да чагылыш тапмый калмады. Бу яктан, шөкер, «Казан утлары» үзенең күркәм традицияләрен дәвам итеп, вакланмыйча, очсыз реклама-шоудан, түбән инстинкт уята торган язмалардан өстен булып, акча кубызына биемичә, милләтебезнең традицион әхлак кодексына лаек әсәрләр язып, халкыбызның төп җитди журналы булып кала алды. «Казан утлары» — чын мәгънәсендә халык журналы — игенчеләр, укытучылар, эшчеләр, укучы яшьләр, зыялылар журналы. Журнал халык тормышын чагылдыра, шөкер, аның язмышы халык язмышы белән тәңгәл бара.
«Казан утлары» — әлбәттә, иң әүвәл язучылар журналы. Әдипләребезнең яңа язылган иң яхшы әсәрләре шушы журналда дөнья күрде. Алар әдәбиятыбызның алтын фондына керде, соңрак күп телләргә тәрҗемә ителеп, татар әдәбиятын дөньяга танытты; татар халкы, аның тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, хыял-омтылышлары белән бүтән ил халыкларын таныштырды, һәм киресенчә, чит ил һәм күрше-тирә кардәш халыклардагы иң яхшы әдәби үрнәкләрне хәл кадәри яктыртып килә.
Шунысын да өстәп әйтик: журнал яшьләр иҗатына киң урын бирергә тырыша. Соңгы елларда сәләтле яшь каләм ияләренә игътибар аеруча артты. Алар өчен яңа рубрикалар ачыла, конкурс-ярышлар оештырыла, әсәрләре тәфсилләп анализлана... Һәм бу хәл аңлашыла да. Яшь көчләр үзләре дә иҗатлары белән шактый активлык күрсәтә, безнең журналда басылуны дәрәҗә саный. Аңлыйлар: «Казан утлары» дигән Әдәби Капканы үтмичә зур иҗат мәйданында танылу кыен. Үткәнең нинди генә данлы булмасын, әгәр киләчәгеңә өмет булмаса, тормышта яшәүнең, иҗат итүнең мәгънәсе югалыр иде.
Күпләр «Казан утлары»н әдәби-мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы дип саныйлар. Әйе, мондый бәя хаклыкка шактый ук туры килә. Ә бит безнең рухи тормыш әдәбият белән генә чикләнми. Шуңа күрә дә журналга төрле тармакларга таралып «җигелергә» туры килә. Нәфис әдәбияттан тыш, әйтик, фән дөньясын алыйк: гуманитар өлкәдә, бигрәк тә әдәбият, тарих, тел белеме фәннәрендә академикларыбыз, йөзәрләгән фән кандидатлары һәм докторларыбыз бар икән, моңа кадәр аларның күбесе шушы журналда язмышын, хезмәтләрен бастырып, гыйлем үрләрен яуладылар. Моңарчы театр, музыка, рәсем сәнгате, мәдәният тарихы буенча махсус басмаларыбыз булмады диярлек. Шуңа күрә рәссамнар, композиторлар, артистлар, гомумән, сәнгать кешеләре иҗатына журналда шактый мул урын бирелә.
Әйе, журналыбызга 90 яшь. Юбилей бәйрәмнәре вакытында, гадәттә, проблемалар турында бик үк сөйләшмиләр. Шулай да ачык булыйк: алар бар. Хәзерге чорда язучыларга, сәнгать әһелләренә җиңел дисәләр, андыйлар үзләре җиңелрәк холыклы кешеләр булыр. Безнең өчен хәзер иң мөһим проблемаларның берсе — укучыларыбызны югалтмау, мөмкинлек булганда, ишәйтү. Электрон мәгълүмат чаралары, интернет заманында бу җиңел нәрсә түгел. Укучыларыбызны саклап калу юнәлешендә безгә турыдан-туры кагылган ышанычлы юлларның берсе — яхшы әсәрләр язу, булдыра алсаң бөек әсәрләр иҗат итү. Каләмгә тотынган һәр кеше моны онытмаска тиеш.
Моннан дүрт гасыр ярым элек үзенең дәүләтен югалткан халык тарихында, аның рух дөньясында әдәбият үзгә бер миссиягә ия: ул — рәсми беткән, ә күңелдә мәңгелеккә уелып калган дәүләтчелек хисен сүндерми сакларга ярдәм иткән, Ил-дәүләт эшләргә тиеш булган кайбер функцияләрне дә үтәп килгән. Казан — бөтен дөньяга сибелгән татар кешеләренең өмет кыйбласы булса, «Казан утлары» — бөтен
татарның төп калын журналы. Бер гасыр буе диярлек ул төрле кыйтгаларга таралган халкыбыз тормышын сүз сәнгатендә объектив чагылдырырга, милләттәшләребезне үзара якынайтырга, берләштерергә, цивилизация дөньясында халыкның үзенә лаек урынын алырга булыша. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр!