Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЫШАНДЫРИН


САТИРИК ХИКӘЯ
Кайчандыр химфакта бергә укыган Хикмәт дустымны очраттым. Ул һич тә үзгәрмәгән, әвәлгечә күңелчәк.
— Ниһаять, мине котлый аласың! — диде, авызын колагына җиткереп. — Шәп дару уйлап таптым. Ышандырин дигән.
Хикмәт дусның хикмәтләренә мин инде күнегеп беткәнмен. Яшь чагында диңгез суыннан бензин куарга хыялланып йөргән иде. Барып чыкмады. Елгыр егетләр аның идеясен урлады — бензинга елга суы кушып сата башлады. Моны белгәч, Хикмәтнең кәефе кырылды, әлбәттә, әмма югалып калмады. Яңа идеяләр канатландырды дустымны. Шуңа аның әлеге хәбәренә әлләни исем китмәде.
— Булыр, булыр синнән, алхимик! — дип көлгән идем, Хикмәт җитди төзәтмә кертте:
— Алхимик түгел, нанохимик! — Ьәм, дәртләнеп китеп, үзенең гыйльми ачышы хакында сөйләде:
— Нанохимия казанышларын киң файдалану бүгенге җәмгыятебезнең тотрыклы үсешенә турыдан-туры уңай йогынты ясый. Соңгы ачышымның әһәмияте ифрат та зур. Ышандырин — Русия гражданнарының организмы өчен үтә файдалы дару. Олы яшьтәге кешеләр аны, аспирин кебек, даими эчеп торырга тиеш. Иманым камил, тиздән минем ышандырин аспиринны алмаштырачак.
— Ай-һай!..
— Нәрсә, ышанмыйсыңмы әллә?
— Кеше ышанырлыкмыни?!
— Менә-менә! Безнең халык нәкъ синең шикелле — ышана белми. Кем әйтмешли, бу безнең иҗтимагый-сәяси чиребез. Аны бары тик ышандырин белән генә дәвалап була.
— Булды ди!
Хикмәт миңа гаҗәпләнеп карады да:
— Әйдә, алайса, сыныйбыз... синдә! — диде.
Аның бу идеясе миңа кызык тоелды. Яңа ачышның дөреслеген үзеңдә тәҗрибә ясап тикшерүдән дә ышанычлысы юк.
— Ярый, подопытный кролик булырга мин риза, — дидем. — Алга, алхимик... нанохимик!
Без якындагы Мәдәният сараена юнәлдек. Анда депутатлыкка кандидатлар белән очрашу бара иде. Зур залга үтеп, арткы рәттәге буш урынга кунакладык.
Трибуна артында — Түрәгали Күпертәевич. Гадәтенчә борчак сибә:
Марсель Сәлим
Сатирик әсәрләр конкурсы
— Мин халкым өчен янып яшим. Анын ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында сонгы айларда аеруча зур эшләр башкардым. Минем җитәкчелегем белән тар урамнар кинәйтелеп, кин тротуарлар тарайтылды. Автомобиль хуҗалары рәхмәт укып бетә алмый...
Шулчак янәшәбездә утыручы ак мыеклы абый кычкырып сүз кыстырды:
— Өемдәге сөекле автомобиль хуҗаларына, дип әйт! Хатынын белән балаларыннын һәрберсендә — өчәр машина.
Түрәгали Күпертәевич бер секундка тукталып торды да сүзен дәвам итте:
— Әйе, хәзер сөекле халкыбызнын тормыш шартлары нык яхшырды. Чөнки хезмәт хаклары, пенсияләр бертуктаусыз арта да арта. Шуна янадан- яна кибетләр ачарга туры килә. Киләчәктә арзан фатирлар төзүне дә җайга салырга ниятлибез. Ләкин монын өчен мине депутат итеп сайлавыгыз мәслихәт...
Әһә, түрәлектән туйган бу, тынычрак урынга күчеп утырырга исәбе. Минем уйларымны укыгандай, янымдагы Ак мыек:
— Ришвәт алып, баеп беткәч, җинел генә җаваплылыктан качып котылмакчы, — дип куйды.
Гомер буе түрә креслосын биләгән кешенен бармагы үз ягына кәкре икәнен яхшы белгәнгә мин анын депутат булып халыкка тугры хезмәт итәренә тамчы да ышанмадым. Өметсез карашымны Хикмәткә төбәдем. Ул шундук, эшнен нидәлеген анлап, мина таблетка сузды. Аспиринга охшаган тылсымлы даруны йотып җибәргән идем... Менә сина кирәк булса, акылга сыймаслык могҗиза — Түрәгали Күпертәевичнын кандидатурасы депутат булырга лаеклы икәненә ышандым бит, әй! Ә ник ышанмаска? Чынлап та, лаеклы шул. Элекке хаталарын анлап, иске гадәтләреннән арынып, янача яши һәм эшли башлаячак ул. Депутат итеп кенә сайласыннар!
Хикмәт мина күз кысты:
— Йә, ничек?
— Шәп кандидатура! — дидем, күз дә йоммыйча.
Трибуна артына чираттагы кандидат менеп басты . Шәһәребезнен ин бай кешесе Алтынбай Карамаев. Болганчык заманда «кара алтын» белән әвеш-тәвеш итеп, кесәсен калынайтып калды . Байлыгы башыннан ашса да, саранлыгы белән барсын да уздырган бу замана бае, ишетәсезме, ничек сайрый:
— Әгәр мин депутат булсам, — ди, — меценатлык эшчәнлеген кин җәелдереп җибәрер идем. Үз акчама балалар бакчасы, мәктәпләр төзер идем, яшьләргә фатирлар, картларга ял йортларына путевкалар сатып алып бирер идем.
Най, афәрин! Анлаган, ниһаять. Урлап җыйган малнын барыбер игелеге тими диләр бит. Кешегә өләшеп бик дөрес эшли.
Әмма кинәт юмартланып киткән саран байнын программасы Ак мыекка ошамады
— Таштан юкә суелды ди. Көтеп тор! — диде ул, тегенен ихлас ниятен шик астына алып.
Җенем кузгалды бу Ак мыекка.
— Ә син көтеп торма, — дидем каты гына, — ышан да сайла!
Ак мыек җавапсыз калмады:
— Бик ышансан, үзен сайла. Ә мин ышанмыйм.
Без әйткәләшкән арада трибунада ораторлар алмашынды.
— Хәерле иртә, минем хөрмәтле укучыларым! — дип югары пафос белән сәламләде безне үзен «публицист» дигәнне үлеп яратучы шәһәр гәзите мөхәррире Төчекаләмов әфәнде. — Сез тагын бу публицист исерек баштан тәүлек мизгелен бутый дип уйламагыз. Әле кич булуга карамастан, ап-аек килеш әйтәм: «Хәерле иртә!» Чөнки сайлаудан сон безне якты көн көтә. Праймеризларда елдам катнашып, мин инновацион стратегиябезнен системалы модернизациягә әйләнүенә шаһит булдым. Тиздән шундый модернизацияләнгән инновацион тормышта яшәү бәхетенә ирешүегез белән котлыйм сезне, хөрмәтле укучы-сайлаучыларым!
Берничә кеше иренеп кенә кул чапты. Ак мыек үзалдына тиргәнеп куйды да, мина борылып:
— Син шушы алдакчыга ышанасынмы? — дип сорады һәм җавабымны да көтмичә тәтелдәргә тотынды: — Мин аны совет заманыннан ук беләм. Ул чакта якты коммунистик киләчәк турында яза иде. Ельцин вакытында демократларны мактап, коммунистларны хурлады. Хәзер инде Ельцинны гаепләп, бүгенгеләргә дан җырлый. Гел бер төрле төче сүзләрдән торган су буедай мәкаләләре белән гәзитен тутыра. Аларны үзеннән башка укучы калмады бугай инде, гәзитенен тиражы кимегәннән-кими. Минемчә, Төчекаләмов үзенен язганнарына үзе дә ышанмый хәзер.
— Анын каравы, мин ышанам!
Бу сүзләрем Ак мыекка бомба шартлагандай тәэсир итте.
— Ышанасын?! Чынлапмы? — дип кат-кат сорады ул. — Димәк, син анын чынбарлыкта кем икәнлеген белмисен. Ә мин беләм. Заманында безнен колхозга килеп, итен, маен, балын төяп китә дә рәисебезне мактап гәзитенә яза иде. Бушка беркемне дә данламый ул. Син менә шундый кешегә ышанасынмы?
— Ә нигә ышанмаска?! Журналистнын эше шул — кирәк кешене мактау, кирәкмәгәнен таплау.
— Димәк, син аларнын «икенче борынгы һөнәр иясе» икәнен беләсен?
Тәмам тәкатьне корытты бит, бәйләнчек! Чыдарлыгым калмагач, чәпәдем авызына:
— Яхшы беләм һәм барыбер ышанам!
Ак мыек утырган урыныннан егылып төште. Әллә инфаркт булды инде, тәүбә... Мин Хикмәткә бактым:
— Бу авыруга мотлак ышандырин кирәк. Бир хикмәтле даруынны! Ләкин дусым минем борчылуларымны бар дип тә белмәде:
— Ярамый! Мин синдә тәҗрибә үткәрәм. Ә анын нәтиҗәсен үзен күреп торасын.
— Әйе, — дип килештем анын белән. — Бик ышанычлы дару икән бу ышандырин дигәнен.
— Мин аны сайлауда катнашучы берәр фиркагә сатам әле.
Шулай диде дә Хикмәт, кандидатлар белән очрашунын беткәнен дә көтмичә, чыгып йөгерде...
Ә мин ышанычлы ышандырин йогынтысында сайлауда дөрес тавыш бирдем.
Нанохимик дустымны күптән күргән юк. Белмим, хикмәтле даруын берәрсенә төртә алды микән?
Сайлау нәтиҗәләрен көтик әле...